ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

вторник, 4 сентября 2018 г.

Си Цзиньпин решил вложить в Африку $60 млрд без «политической корысти» Подробнее на РБК: https://www.rbc.ru/politics/04/09/2018/5b8dfc0e9a7947b34ce5cf6b?utm_source=fb_rbc


Си Цзиньпин решил вложить в Африку $60 млрд без «политической корысти»

Подробнее на РБК:
https://www.rbc.ru/politics/04/09/2018/5b8dfc0e9a7947b34ce5cf6b?utm_source=fb_rbc

Си Цзиньпин решил вложить в Африку $60 млрд без «политической корысти»
Подобные инвестиции он обещал африканским лидерам еще три года назад. Финансирование будет включать в себя гранты, займы и кредитные линии, а также будет способствовать стимулированию импортной торговли Африки

Си Цзиньпин (слева) с президентом Ботсваны Яном Кхамой (Фото: Ju Peng / Global Look Press)
Китайский лидер ​Си Цзиньпин пообещал выделить на развитие Африки $​60 млрд, отказавшись при этом взимать с ряда беднейших стран континента ссудную задолженность и долги по межправительственным беспроцентным кредитам, которые им выдала КНР. Об этом глава государства заявил, выступая на церемонии открытия двухдневного Форума сотрудничества Китая и Африки в Пекине, передает газета The Wall Street Journal (WSJ).

Власти КНР на этом мероприятии Си Цзиньпин, по информации издания, представил как достойные доверия силы, которые работают с африканскими странами в области экономического развития, сокращения масштабов нищеты и борьбы с угрозами региональной безопасности. Китай, как заверил в ходе своего выступления глава государства, «инвестируя в Африку, не преследует своих корыстных политических интересов». «Наиболее квалифицированы для того, чтобы судить, хорошо ли китайско-африканское сотрудничество или нет, сами китайцы и африканцы», — заключил Си Цзиньпин.

Критику своих действий относительно того, что китайские инвестиции могут усугубить надвигающийся африканский долговой кризис, председатель КНР, как указывает WSJ, отверг

Инвестиции в размере $​60 млрд будут выделены Китаем странам Африки в течение трех последующих лет. Подобную финансовую помощь Си Цзиньпин, как напоминает издание, обещал оказать африканским лидерам на предыдущем саммите сотрудничества в 2015 году​. Инвестиции, по данным WSJ, в частности, будут включать в себя $35 млрд грантов, займов и кредитных линий. Еще $10 млрд пойдут на создание Китайско-Африканского фонда кредитования проектов развития, $5 млрд выделено для стимулирования импортной торговли Африки. Оставшиеся $10 млрд, как полагают в Пекине, в Африку инвестируют китайские компании. Помимо этого, в ближайшие три года КНР собирается помочь африканским финансовым учреждениям выпускать в Китае облигации, добавил Си Цзиньпин.

Автор: Евгения Маляренко

Татар-башкортның хәзерге диссидентлары

https://www.azatliq.org/a/28806672.html

Татар-башкортның хәзерге диссидентлары


30 октябрь сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Азатлык татар һәм башкортларның хәзерге диссидентларын барлады.
Үз милләтен, динен яклап сүз әйтүчеләр, гамәл кылучылар Русия җитәкчелеге өчен дошманга әйләнә бара. Аларның зинданнарга ябылуы, эзәрлекләнүләре моңа ачык мисал булып тора. Азатлык иң зур яңгыраш алган очракларны барларга тырышты.
Рөстәм Вәлиуллин
Рөстәм Вәлиуллин
2012 елны Алтайда бер елгада адвокат Рөстәм Вәлиуллин мәете табылды. Ул бик сәер төстә суда батып һәлак булды. Вәлиуллин мөселманнарны яклау эшен курыкмыйча алып барды.
Рөстәм Вәлиуллин милли һәм динара мәсьәләләр нигезендә эшләүче иң танылган адвокат иде. Заманында Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповка карата җинаять эшендә аның яклаучысы булды. Әмма соңрак ул бу эштән читләштерелде.
Фәнзил Әхмәтшин Сомалида һуманитар ярдәм тарата
Фәнзил Әхмәтшин Сомалида һуманитар ярдәм тарата
2013 елның 23 мартында башкорт милли һәм дини әйдаманы Фәнзил Әхмәтшин 4,5 елга төрмәгә утыртылды. Әхмәтшин авыр хәлдәге Сомали халкына 60 мең доллардан артык һуманитар ярдәм илтеп кайтканда Уфа һава аланында кулга алынган иде. Иминлек хезмәте анда бер граммга якын әфьюн табылуын хәбәр итте. Күптән түгел Әхмәтшин иреккә чыкты.
Азамат Хәсәнов
Азамат Хәсәнов
Шул ук елны Башкортстан мөселманнары шурасы җитәкчесе, эшмәкәр Азамат Хәсәновэзсез югалды. Аны өч кеше (шуның икесе эчке эшләр министрлыгы киемендә) алып киткәнен күргәннәр. Хәсәновның хатыны иренең мөселман булуы һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашуы өчен алып киткән булырга мөмкиннәр дип әйткән иде. Азамат Хәсәнов Фәнзил Әхмәтшинның дусты иде һәм аңа ярдәм итү өчен адвокат яллауга акча җыю белән дә шөгыльләнде.
2014 елның 21 августында Уфада Ринат Сахабов югала. Ул сәләфиләр җәмгыяте активисты буларак билгеле. Аны шулай ук полиция киемендәге кешеләрнең микроавтобуска утыртып китүен күрәләр.
Сөләйман Зарипов
Сөләйман Зарипов
2016 елның 7 февралендә Мордовиядән Татарстанга кайтканда Буа районында Казанның “Нурулла” мәчете имамы Сөләйман Зарипов югала. Ул Татарстан һәм Русия төбәкләрендә мәчетләр төзелеше белән шөгыльләнгән була. Элегрәк туганнары Азатлыкка Тикшерү комитетыннан эзләү туктатылды дигән хат алулары турында әйткән иде.
2010 елның 25 сентябрендә Мәскәү өлкәсе Балашиха шәһәрендә дини китаплар чыгаручы “Сад” нәшрият йорт җитәкчесе Айдар Хәбибуллин тоткарлана. Аның яллап торган йортында граната һәм тыелган китаплар табыла дип әйтелә. 2012 елның февралендә ул дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителә. Аның адвокаты гаепләүләрне сафсата дип атый.
Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов
2015 елның 13 мартында Уфада башкорт эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтов өч елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул “Ахыр Заман” язмасы аша корал кулланып илнең төзелешен, Конституциясен үзгәртергә чакыруда гаепләнде. 2016 елның апрелендә "Мемориал" хокук яклау үзәге Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип атады. 2017 елның 11 сентябрендә ул иреккә чыкты.
Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов
2015 елның 15 сентябрендә Чаллыда татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов өч елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә, Украина көнчыгышында сугыш башлавына, Русия президенты Владимир Путин сәясәтенә каршы интернетка чыгарган биш язмасы өчен экстремизмда гаепләнеп шул ук елның декабрь ахырында кулга алына.
Хәзер ул Коми республикасының Ухта шәһәре янындагы Ик-19 колониясендә утыра. "Мемориал" хокук яклау оешмасы аны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте.
Мәхмүт Вәлитов
Мәхмүт Вәлитов
2016 елның 11 июлендә Мәскәүдә "Ярдәм" мәчете имамы Мәхмүт Вәлитов тоткарлана. 1917 елның 28 апрелендә аны 3 елга хөкем итәләр. Ул террорчылыкны аклауда гаепләнә. Ягъни террор оешмасы вәкиле дип саналган һәм үтерелгән Абдул Гаппаев рухына дога кылганда аны яклап сүз әйткән булган.
Илмир Имаев
Илмир Имаев
Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” эше нигезендә хөкем ителгән мөселманнар саны да арта бара. Шуларның иң яңгырашлысы блогер Илмир Имаевка карата булды. 65 яшьлек блогер полициядә мөселман егетләрнең җәзалануын интернетта фаш итте. Шулай ук куәт структуралары һәм ил җитәкчелеге эшчәнлеген тәнкыйтьләгән язмалар бастырды. Имаев 2014 елның 18 декабрендә 3,5 елга хөкем ителде. Күптән түгел ул иреккә чыкты.
Рөстәм Сафин
Рөстәм Сафин
2013 елның 24 сентябрендә Казанның “Ихлас” (хәзерге “Миргазыян”) мәчете имамы Рөстәм Сафин ике елга хөкем ителде. Ул 282нче маддә нигезендә экстремистик оешма (“Хизб ут-Тәхрир”) оештыруда гаепләнде. Сафин даими рәвештә мөселманнарны яклау чараларында катнашып килде.
"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә Башкортстан, Татарстан, Чиләбе мөселманнары күпләп хөкем ителде.
Казанда мәхкәмә утырышы, 5 апрель 2017 ел.
Казанда мәхкәмә утырышы, 5 апрель 2017 ел.
2017 елның 5 апрелендә Казанда 25 яшьлек Айрат Шакировны 18 елга, 28 яшьлек Райнур Ибатуллин белән Наил Юнысовны 17шәр елга, 30 яшьлек Арслан Сәлимҗановны 16 елга кырыс шартлы колониядә ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарылды. Хөкем карарына күрә, алар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашкан дип санала."Мемориал" хокук яклау үзәге әлеге кешеләрне сәяси тоткын дип атады.
Хизб ут-Тәхрир җыены, архив фотосы
Хизб ут-Тәхрир җыены, архив фотосы
Соңгы берничә елда Башкортстаннан Илгиз СәләховШамил ХөснияровИлшат СәлимовГазыйм КотлыяровРуслан АсыловРөстәм ГалимхановРөстәм ГабдуллинАйдар Фәйзуллин 5,2 елдан башлап 10,5 елга кадәр төрмә җәзасы алды. “Мемориал” аларны сәяси тоткын дип таныды. Хөкем ителүчеләрнең эшчәнлеге дини китапларны уку, фикер алышу һәм чәйләр эчүгә генә кайтып калган. Һәм бу турыда хөкем карарында да язылган, диелә "Мемориал" белдерүендә. Башкортстаннан Ринат Мамаев һәм Ришат Гатауллин дүртәр елга хөкем ителде.
Чиләбедән Марат БазарбаевРушат ВәлиевРинат ГалиевРинат ИделбаевРөстәм СинакаевСалават ХәбировАльфред ШаимовРадик КәбировРинат Шәмсетдинов 5-17 елга кадәр кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Алар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" әгъзалары булуда һәм экстремистик эшчәнлек башкаруга башкаларны чакыруда гаепләнде.
Данис Сәфәргали
Данис Сәфәргали
2017 елның 31 августында Казанда мәхкәмә “Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалины өч ел колониягә хөкем итте. Сәфәргали 2016 елда булган кыйнашу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Мәхкәмә барышында Данис Сәфәргали гаепләүләрне кире какты, аның кулында ангинадан дару – биопарокс булуын әйтте.
"Алтын Урда" хәрәкәкте лидеры Русиянең Җинаять кодексының 282 маддәсе нигезендә Вконтакте челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды.
Элегрәк Сәфәргали Рәфис Кашаповны яклап пикетка чыккан иде. Шуннан соң ул эшеннән дә куылды.
Таһир Хәсәнов
Таһир Хәсәнов
2016 елның 27 июлендә Мәскәү хәрби бүлеге мәхкәмәсенең күчмә коллегиясе Түбән Новгородтан 70 яшьлек Таһир Хәсәновны"террорчылык эшчәнлегенә булышу", "канунсыз корал сатып алу, йөртү, саклау" маддәләре нигезендә җинаять кылуда гаепләп, биш ярым елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Мәхкәмәдә Хәсәнов гаепләүләрне кире какты.
Таһир Хәсәновка төрмәдә паралич сукса да аны азат итмәделәр. 2017 елны 17 гыйнвар көнне аның Сарытаудагы тоткыннар хастаханәсендә үлүе билгеле булды.
Мансур Мусин
Мансур Мусин
2016 елның 9 сентябрендә Мансур Мусинике ел алты айга колониягә хөкем ителде. 43 яшьлек Мансур Мусин 2014 елның җәеннән 2015 елның көзенә кадәр Казанның берничә урынында диварларга экстремистик эчтәлектәге язулар язган дип әйтелде.
Тикшерү шулай ук Мусин Вконтакте челтәрендә Исмагил Муса дигән исем белән “экстремистик эшчәнлек алып барган” диде. Гаепләнүче тараф фикеренчә, Мусин һәм Камалов “Вконтакте”дагы “Правые татары” җәмгыяте вәкилләре, шулай ук милләтчел һәм сепаратист идеяләр тарафдары” булып тора.
Руслан Сәйфетдинов
Руслан Сәйфетдинов
2015 елның 21 апрелендә Ноябрьскидәге Русия мәхкәмәсе Руслан Сәйфетдиновны"ялланып хәрби бәрелешләрдә, йә сугыш гамәлләрендә катнашу" өчен өч еллык төрмә җәзасына хөкем итә.
Тумышы белән Оренбур өлкәсеннән булган Руслан Сәйфетдинов Төмәндәге медицина академиясендә укый. Шул елларда ул ислам белән кызыксына башлый. Русия иминлек көчләре мәгълүматына караганда, 2013 елның июль-декабрь айларында Сәйфетдинов Сүриядә булып кайта, анда "Җиеш әл-Муһаҗирин вәл-Ансар" төркеменә кушыла. Руслан үзе Сүриядәге сугышларга катнашуын кире кага, сәфәре барышында фәкать андагы халыкка медик буларак ярдәм иткәнен әйтә. Шуңа да карамастан, Русиягә кайтуга иминлек көчләре аны кулга ала һәм аңа хөкем карары чыгарыла. 24 яшьлек Руслан Сәйфетдинов быелның 7 гыйнварында Кургандагы төрмә хастаханәсендә үлә. Ул иреккә 2017 елның 18 гыйнварында чыгарга тиеш иде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

Мәскәү имамы Мәхмүт Вәлитов кабат төрмә хастаханәсенә салынган

https://www.azatliq.org/a/29464183.html

Мәскәү имамы Мәхмүт Вәлитов кабат төрмә хастаханәсенә салынган



Мәскәүнең "Ярдәм" мәчетенең элекке имамы Мәхмүт Вәлитов кабат колония хастаханәсенә салынган. Аның адвокаты Дагир Хасавов Азатлыкка әйтүенчә, Вәлитовка тиешле медицина ярдәме күрсәтелми. Колония хастаханәсендә Вәлитовка планлы тикшерү ясалачак дип ышандырдылар.
Террорчылыкны аклауда гаепләнеп өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән "Ярдәм" мәчетенең элекке имамы Мәхмүт Вәлитов Әстерханның 10нчы колониясендә утыра. Август азагында аның хәле начарлангач имамны Әстерханның 2нче колониясе каршындагы өлкә хастаханәсенә салганнар. Адвокат Дагир Хасавов Азатлыкка әйтүенчә, аңа кадәр инде ул бер тапкыр хастаханәдә ятып чыккан булган.
Мәхмүт Вәлитов
Мәхмүт Вәлитов
"Мәхмүт Вәлитовны 24 июль көнне салганнар иде. 7 август тирәләрендә киредән хастаханәдән үз колониясенә чыгарганнар. Дәваламаганнар. Аның бит авырулары бихисап. Элегрәк ике инфаркт һәм инсульт кичерде. Ирекне чикләү моны тагын да катлауландырды. Мәхмүт хәзрәтнең төп проблемы ул - йөрәк. Аягында гөмбәчекләргә сылтап аның зур бармагыннан тырнакларын алганнар. Дәвалауның бит төрле ысуллары бар, тырнакларны ник алырга кирәк иде? Аның ни дәрәҗәдә авыртуын мин бик яхшы беләм. Ул вакытта антибиотиклар бирергә кирәк. Бу хәлдән соң Мәхмүт хәзрәтнең аяклары зур-зур булып шешкән иде. Аякларым авырта дип зарланды. Суларга авыр булуын әйтте. Йөрәк авыртуы да тынгылык бирми.
Колония хастаханәсеннән йөрәк авыруы, алынган тырнаклар белән үзенең 10нчы колониягә кире җибәргәннәр бит. Ә анда табиб ялда булып чыккан, фельдшер справкалар бирергә әзер түгеллеген әйтә.
Кабат хастаханәгә салганнарын белгәч, Корбан бәйрәменең беренче көнендә (21 август - ред.) тизрәк аның янына очарга мәҗбүр булдым. Минем киләсемне белмәгән. Аны сакчылар минем янга административ бинага алып килделәр. Ул сәлам бирү өчен шатланып мине кочакламакчы иде, чак кына егылып китмәде. Бик хәлсез. Шушы тимер рәшәткә артында утыру вакытында 15 килограммга ябыкты.
"Мин егылмасам, тотынып йөрсәм беркем дә миңа игътибар итми. Син шифаханәдә түгел, зарланып йөрмә дип әйтәләр", ди хәзрәт.
Хәле бик каты борчу тудыра. Бу хакта инде мин ай ярым сөйлим. Мәхмүт хәзрәт әйтүенчә, колония хастаханәсендә аңа УЗИ ясаганнар. Әмма диагнозны әйтмиләр, табиблар нишләргә кирәген үзләре белә дип кенә җавап кайтаралар.
Мәхмүт хәзрәт белән күрешкәннән соң мин прокуратурага киттем. Анда әлеге колонияне күзәтчелек иткән прокурор ярдәмчесе белән очраштым.
Дагир Хасавов
Дагир Хасавов
"Ул бу вазгыять турында белмим" диде. Һичьюгы мәхкәмәләр безнең шикаятьне караганчы кеше белән берәр хәл булмасын өчен безгә мөмкинлекләр бирегез инде дидем. Ул якын көннәрдә нәрсәдер эшләргә ышандырды.
Тавыш купкач бер көнне Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтеннән табиб килгән. Нәкъ ул инде икенче тапкыр хастаханәгә салу карарын кабул иткән. Бу инде аны чыннан да беренче тапкырда дәваламауларын ачык күрсәтә. Колониядә кирәкле дарулар юк, ә туганнардан шулай ук кабул итмиләр.
​Аның кебек җитди чирләре булганнарга дәвалану өчен әлеге хастаханәдә шартлар каралмаган. Аны шәһәр хастаханәсенә салырга кирәк.
Тагын баш прокуратурага мөрәҗәгать итәчәкбез. Аның әкренләп үлгәнен карап торып булмый бит инде", ди Хасавов.
Адвокат сүзләренчә, Европа мәхкәмәсе Мәхмүт Вәлитовка бәйле өч маддә нигезендә аның шикаятен кабул иткән.
Вәлитовның сәламәтлеге белән проблем булу сәбәпле, ул әлеге мәхкәмәдә эшне карауны тизләтмәкче. Инде сентябрьдә вакытыннан алда чыгаруны сорап гариза язарга да җыеналар.
Русиядә мөселманнарга карата чыгарылган карарлар хәтта көч кулланучыларга караганда да кырысрак
"Русиядә мөселманнарга карата чыгарылган карарлар хәтта көч кулланучыларга караганда да кырысрак. Ул бит төрмәдән вакытыннан алда чыгуны сорап мөрәҗәгать язу өчен дә башкалар белән чагыштырганда күбрәк утырырга тиеш. Гыйнварда без иректән мәхрүм итү карарын штрафка үзгәртә ала идек, сорап карадык, әмма Әстерханның Совет районы мәхкәмәсе моны кире какты. Алар хәзрәт төнлә озак телевизор карап башка тоткыннарга йокларга комачаулаган дигән нәрсә уйлап тапты. Имам төнгә кадәр дога кылды дип әйтсәләр әле ышаныр идем, әмма телевизор карау - ялган. Үзе дә шулай ди.
Мәхмүт хәзрәтнең исламга тугрылыклы калуы, Аллаһтан куркуы эчләрен пошыра. Баш имәде. Шуңа утырталар да. Ул бүгенге Русиядә дин өчен газап чигүче шәхеснең ачык мисалы. Абдулла Гаппаев дигән мөселманны яклаганөчен төрмәгә утыртылды бит. Ә мөселман өммәте дәшми. Аны яклап бер сүз әйтмиләр. Хәзер бит хәзрәтне танырлык та калмады, диварга гына тотынып йөри. Әйтерсең концлагерьга утыртылган.
Мин аны азат итү өчен мөмкин булган бөтен җиргә мөрәҗәгать итәм. Русиядә инде бөтен юлларны уздым. Европа мәхкәмәсендә генә бу эшкә алындылар.
Мин Мәхмүт хәзрәтнең авыруын әйтеп, Европа мәхкәмәсендә бу эшне карауны тизләтергә телим. Мондый хокук бирелә. Без колония хастаханәсеннән аның сәламәтлеге турында документлар сорыячакбыз”, ди Хасавов.

Татар-башкортның хәзерге диссидентлары


Ул атакайларның колонияләрдә даими булуын әйтеп, мөселманнарның бу өлкәдә бик акрын хәрәкәт итүенә зарлана.
"Әстерханның иң зур Кызыл мәчетенә барып та имамга: "Православ атакайлар колониядә йөри, "сез дә барып килегез" дип әйттем. "Барырбыз" дип ышандырган булдылар. Европа мәхкәмәсендә эше каралганда үлеп китсә һәм аннары аны гаепсезгә утыртканнар дигән карар чыгарылса бик үкенечле булачак", ди адвокат Дагир Хасавов.
Әстерханда мөфтият каршында мөселман тоткыннар белән эшләүче Мөхәммәт Шәрәфетдинов Азатлыкка әйтүенчә, 30 август көнне ул Мәхмүт хәзрәт янына барган, әмма колония җитәкчесе җыелышта булу сәбәпле, аның янына эләгә алмаган.
"Мәхмүт әфәнде сораганны аңа калдырдым (нәрсә икәнне белгертмәде - ред.). Рамазан гаетеннән соң Мәхмүт хәзрәт белән очраштым. Тагын барачакмын", диде ул. Азатлык элекке имамның сәламәтлеге турында мәгълүмат алырга теләп Мәхмүт Вәлитов салынган 2нче колония каршындагы хастаханәгә дә шалтыратты. Анда мәгълүматны Әстерхан өлкәсе Җәзаларны үтәтү хезмәтеннән алырга тәкъдим иттеләр. Әлеге хезмәтнең матбугат вәкилләре белән эшләүче Юлия Дубровина Азатлыкка әйтүенчә, Вәлитов тикшерү узу өчен икенче колония каршындагы өлкә хастаханәсенә салынган.
"Аның сәламәтлеген медицина хезмәткәрләре тотрыклы, тормышына куркыныч янамый дип бәяли", диде ул. Дубровина Вәлитовның нәрсә белән авыруын әйтергә хакыбыз юк дип әйтте.
"Инде тикшерү узганнан соң кирәк була калса аңа өстәмә дәвалау билгеләнәчәк. Хәзер Вәлитов табиблар кирәк дип санаган барлык ярдәмне дә ала. Барлык медицина кирәк-яраклары хастаханәдә бар", диде ул.
Элегрәк Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчылыкка ярдәм итүдә гаепләнгән, төрмәдә паралич суккан 70 яшьлек Таһир Хәсәнов Сарытау тоткыннар хастаханәсендә вафат булган иде.

HEY TATARLAR!