ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

суббота, 21 октября 2017 г.

Муфтий Татарстана призвал пропагандировать татарский язык в социальных сетях

http://prokazan.ru/news/view/120827?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com

Муфтий Татарстана призвал пропагандировать татарский язык в социальных сетях


Муфтий Татарстана призвал пропагандировать татарский язык в социальных сетях

Духовное управление мусульман Татарстана должно стать территорией татарского языка. Об этом заявил муфтий РТ Камиль Самигуллин, передает пресс-служба ДУМ РТ.
- Необходимо осуществлять внутренние и внешние коммуникации муфтията в пределах республики на двух государственных языках, - считает он.
При этом муфтий уточнил, что данное поручение не будет распространяться на делопроизводственные связи муфтията с ведомствами и партнерами за пределами Татарстана.
Как сообщает пресс-служба, отдельным направлением деятельности он выделил пропаганду татарского языка в соцсетях.
- Также важной инициативой станет издание русско-татарского и татарско-русского разговорников с включением религиозной терминологии для пользования в общественных местах, - добавил он.

Интернетта мәгариф министры Энгел Фәттаховны яклау флешмобы башланды

https://www.azatliq.org/a/28806398.html

Интернетта мәгариф министры Энгел Фәттаховны яклау флешмобы башланды



Социаль челтәрләрдә Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховны яклау флешмобы башланып китте.
Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда министрның фотосы таратыла, аңа түбәндәге мәгълүмат тә өстәлгән: "Энгел Фәттахов. Ул гади инженер буларак башлаган, югары белем алган, аспирантура тәмамлаган. Инглиз телен белә. Техник фәннәр кандидаты, тугыз фәнни эш авторы, уйлап табучы. Ә син тәүлекләр буе интернетта утырган килеш, хәтта рус телендәге текстта да хаталар җибәргән башың белән аның татар акцентыннан көләсең".
Челтәрләрдәге язмаларга #рукипрочьотэнгеля һәм #несудипоакценту һештеглары беркетелгән.
Фәттаховка теләктәшлек белдергән бу чараны ВКонтакте челтәрендәге "Татар ата-аналары" инициатив төркеме башлаган. Популяр Telegram-каналларда Татарстан мәгариф министрын вазифасыннан алганнар дигән хәбәрләр әледән әле күренгәләп тора. Пәнҗешәмбе министр урынбасары Лариса Сулима әлеге имеш-мимешләрнең дөрес түгеллеге турында белдерде.
Русия президенты Владимир Путин баш прокуратурага һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә биргәннән соң "Татар ата-аналары" төркеме оешты. Алар Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны таләп итә, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыгара. Бүгенге көнгә төркемдә 7,4 мең әгъза теркәлгән.
Татар ата-аналары шулай ук Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады. Бу хатка меңнән артык имза җыелды.

Чаллы мәктәбе дәүләт телләрен укытуны федераль стандартларга кертүне сорап Югары мәхкәмәгә шикаять итә

https://www.azatliq.org/a/28805637.html

Чаллы мәктәбе дәүләт телләрен укытуны федераль стандартларга кертүне сорап Югары мәхкәмәгә шикаять итә

Татар теле һәм әдәбияты дәресе (архив фотосы)
Татар теле һәм әдәбияты дәресе (архив фотосы)

Бер төркем юристлар республика дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны федераль стандартларга кертүне сорап Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять әзерли. Алар шулай ук мәхкәмә карары чыкканчы мәктәп мөдирләренә җибәрелгән прокуратура күрсәтмәләрен туктатып торуны сорый.
Әлеге эш белән мөселманнарны яклау белән танылу алган адвокат Руслан Нәгыев һәм аның хезмәттәшләре шөгыльләнә. Адвокат Азатлыкка белдерүенчә, алар Чаллының бер мәктәбе исменнән шикаять җибәрергә җыена. Җавап бирүче итеп Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгы тора.
Руслан Нәгыев
Руслан Нәгыев
Адвокатлар республикалардагы дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны федераль мәгариф стандартларына кертүне сорый. "Әлегә анда "урыс теле һәм ана теле" турында гына сүз бара", ди Руслан Нәгыев. Адвокат сөйләвенчә, мәхкәмәгә шулай ук Татарстан прокуратурасы да шикаять ителә. Юристлар мәхкәмә эше барган вакытта мәктәп мөдирләренә җибәрелгән прокуратура күрсәтмәләрен үтәүне туктатып торуны таләп итәләр. Шикаятьне киләсе атна башында тапшырырга җыеналар.
"Без анализ ясап карадык, бу – бердәнбер чара. Безнең моңа хокукыбыз бар, әлеге хокуктан файдаланырга телибез. Җитди эш башкарыла, Петербур белгечләрен дә чакырдык", ди Руслан Нәгыев.
Русия президенты Владимир Путинның ана телләрен ихтыяри укыту турындагы белдерүеннән соң прокуратурага һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылу-укытылмауны тикшерергә күрсәтмә бирде. 2 октябрьдә Татарстан прокуратурасы мәктәпләрдә татар телен ихтыяри укытуны тикшерә башлады.
Азатлык радиосы милли мәгариф белгече һәм юрист белән Татарстан прокуратурасының мәктәпләргә чыгарган күрсәтмәләрен тикшерде. Белгечләр прокуратура күрсәтмәләрен мәхкәмә аша кире кагып була, чөнки алар Русия, Татарстан Конституцияләренә, кануннарына каршы килә дип белдерде.
Руслан Нәгыев - Татарстанның адвокат пулаты әгъзасы. Мордовиянең Азюрка авылы мәктәбендә яулык ябу фәрманы чыккач, ул мәхкәмәдә укытучыларны яклады. Нәтиҗәдә алар җиңеп чыкты. Нәгыев шулай ук Көньяк Сахалин мәхкәмәсе Коръәннең кайбер аятьләрен тыйганнан соң, карарны шикаять итүдә катнашты.