ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

воскресенье, 15 октября 2017 г.

Татарстанда татарча гына аралашу флешмобы башланды

https://www.azatliq.org/a/28787230.html

Татарстанда татарча гына аралашу флешмобы башланды



Социаль челтәрләр һәм мессенджерларда Татарстанда бары татарча гына аралашуга чакырган өндәү хатлары таратыла башлады. Чара мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу максатында оештырылуы хәбәр ителә.
Социаль челтәрләр һәм мессенджерларда татарча таралган хәбәрләрдә "татар теле дәресләрен саклап калу максатыннан башланган яңа чара" турында языла. Аның кысаларында өч гамәл тәкъдим ителә. Шуларның берсе - төрле оешмалар, кибетләрдә, офисларда татарча исәнләшү һәм беренче сорауны татарча бирү. Бары аңламаган очракта гына урысчага күчәргә тәкъдим ителә.
Шулай ук оештыручылар чара барышында татарлар җыелган урыннарда татарча гына сөйләшергә һәм мөрәҗәгать-гаризаларны татарча гына язарга өндиләр. Чара турында мәгълүматны барлык кешеләргә таратырга тәкъдим ителә.
Әлеге белдерү күбесенчә WhatsApp мессенджеры һәм Вконтакте социаль челтәре аша таратыла. Аны үз сәхифәләрендә Вконтакте челтәрендәге төрле татар төркемнәре дә урнаштыра.
Сентябрь аенда интернетта Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб үткәрелә башлады. Тел укытуны яклап ата-аналар төркеме оешты, төрле иҗтимагый оешмалар мөрҗәгатьләр белән чыкты. Тел укыту мәсьәләсендә бәхәс Русия президентының 20 июль көнне урыс теленнән кала "ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән белдерүеннән соң кискенләште. Татарстан мәктәпләрендә тел укытуны прокуратура тикшерә.
Татарстанда бу флешмобка охшаш эшчәнлекне "Үзебез" хәрәкәте һәм Дөнья татар яшьләре форумы башлап җибәргән "Татар-дозор" уены алып бара. Ел саен апрель аенда оештырылган чара кысаларында квест форматында кибетләргә кереп, дәүләт теле булган татар телендә хезмәт күрсәтү-күрсәтмәү тикшерелә.

14 октябрьдә Хәтер көненә багышланган митинг булды

14 октябрьдә Хәтер көненә багышланган митинг булды. Карагыз резолюция. Туганнар, нигә килмәдегез Хәтер көненә? Белмәдегезме, бүтән сәбәп бармы? Җавап бирүегезне сорыйм.
Хәтер көненә багышланган матәм җыенының резолюциясе
Казан ш. 14 октябрь 2017 ел
Фото Фарита Закиева.
Без бүген 1552 елның октябрендә сөекле Ватаннарын- Казан ханлыгын саклап шәһит киткән борынгы бабаларыбызны искә алабыз. Хәтер көнендә Татарстан дәүләтчелегенең хәленә, татар теленең, мәгарифенең, татар милләтенең хәленә бәя бирәбез.
Бүгенге көндә Татарстан дәүләтчелеге бик түбән хәлдә дип, бәялибез. 2017 елның 11 августында “Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамә” гамәлдән чыкты.Шартнамәдән баш тарту беренче чиратта РФ Конституциясенең 5 маддәсен бозу, халыкларнын үзбилгеләнү хокукын бозу дип, бәялибез. Чөнки 5 маддәдә ап-ачык язылган: “Россия Федерациясенең федератив корылышы аның дәүләти бердәмлегенә, дәүләт хакимияте системасының бердәмлегенә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары арасында эшләрне бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашуга, Россия Федерациясендәге халыкларның тигез хокуклыгына һәм үзбилгеләнүгә нигезләнә.” Шулай ук Шартнамә Татарстан Конституциясенең төп нигезләренең берсе:
“1 маддә 1. Татарстан Республикасы – Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе Һәм «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында» Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсе нигезендә Россия Федерациясе белән берләшкән демократик хокукый дәүләт”Шулай итеп, Шартнамәдән баш тарту РФ Конституциясен һәм Татарстан Конституциясен үзгәртүне сорый. Татарстан Конституциясе 2017 елның 11 августтан бирле гамәлдән чыкты, чөнки аның 1 маддәсе көчен югалтты. Әмма Татарстан дәүләте Конституциясез яши алмый. Конституциянең 1 маддәсен үзгәртү өчен 123 маддә нигезендә Татарстан халкы үзенең сүзен әйтергә тиеш. “123 маддә. Татарстан Республикасы Конституциясенең 1 статьясының һәм әлеге статьясының нигезләмәләре бары тик Татарстан Республикасы референдумы нәтиҗәләре буенча гына үзгәртелергә мөмкин.” Бүгенге көндә татар теле, мәгарифе, татар милләте упкын алдында тора дип, бәялибез. 2002 елдан 2010 елга кадәр татар телен белүче татарларның саны 1 миллион 70 меңгә кимегән. Рәсәйдә 2000 артык татар мәктәпләре ябылды, Татарстанда һәм Башкортостанда укыту рус теленә күчерелгән. 309-нчы канунны кабул итеп, милли мәгарифне һәм милли мәктәпне юк иттеләр. Әле ябылмаган татар мәктәпләре Бердәм Дәүләт Имтиханын татар телендә бирүдән мәхрүм ителгән. Татарстан Югары Шурасының 1994 елның 20 июлендә кабул ителгән N 2186-XII Карары нигезендә ачылырга тиеш булган Татар Милли Университеты һаман хыял гына булып кала. Соңгы вакытта Татарстан җәмгыятендә мәктәпләрдә татар телен укыту турында бәхәсләр кискенләште. Аеруча Интернет челтәрендә кызу бәхәсләр бара. “Татарстан халыклары арасында дуслыкны һәм тынычлыкны саклап калырга, каршылык һәм низаг чыгуны булдырмаска”- менә шушы нигездә генә без бу кискен вәзгыятьне чишә алабыз. Без бер-беребезне тыңларга һәм аңларга тиеш. Бер яктан, Татарстан Конституциясенең 8 маддәсендә язылган: ”Татарстанда дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре”. Шулай ук 2004 елда Рәсәйнең Конституция Мәхкамәсе Татарстан мәктәпләрендә татар һәм рус телләрен бер күләмдә укытуны канунлы дип тапты.( Карар № 16-П 16.11.2004 ел). Икенче яктан, Татарстан Конституциясен кабул иткәнгә 25 ел үтте, әмма Татарстанда бүгенге көндә бер дәүләт теле хөкем сөрә- ул рус теле. Татар теле Дәүләт Шурасында, Вәзирләр Шурасында(Кабмин), Казан шәһәр мәҗлесендә(Гордума), дәүләт оешмаларында, мәхкамәдә, хокукый оешмаларда һәм башка тармакларда кулланылмый. Бу каршылыкны чишү өчен Татарстан Конституциясенең 8 маддәсен тормышка ашырырга, татар телен чын дәүләт теле итергә кирәк. Моның өчен Татарстан Югары Шурасы, Вәзирләр Шурасы(Кабмин), иҗтимагый оешмалар, Татарстан халкы бергә эшләргә тиеш.
2016 елның 8 сентябрендә, Яңа татар бистәсендәге татар зиратында йөзләгән кабер ташларын вату, җимерү вәхшилеге бөтен татар дөньясын тетрәндерде. Бу коточкыч җинаяттән соң бер елдан артык вакыт үтте. Ләкин Татарстан Прокуратурасыннан,Тикшерү комитетыннан бернинди мәгълүмат юк. Бу җинаятьне эшләүчеләр һәм оештыручылар табылыр микән, җавапка тартылыр микән? Вәхшиләр оятсыз эш иткәннәр, җәзасыз калуга ышанганнар. Бу җинаятьнең төбендә көч күрсәту, татар халкын куркыту, кәбахәтле котырту, халыклар арасында дошманлык тудыру нияте ята. Бу вәхшилек- татар халкының милли һәм дини хисләрен мыскыл итү һәм мәсхәрәләү дип, бәялибез. Вәхшиләрнең максаты- милләтләр арасында сугыш чыгару, Татарстандагы тынычлыкны җимерү.
Без, митингта катнашучылар, Рәсәйдә яшәүче татарларга һәм Татарстандагы барлык ватандашларга мөрәҗәгать итәбез:
Хөрмәтле ватандашлар! Чуашлар, украиннар, башкортлар, татарлар, руслар, марилар, удмуртлар, мордва халкы!
Татарстан халыклары арасында дошманлык тудырырга теләүче, котыртучы көчләр көчле һәм мәкерле. Әмма без, нинди генә бәхәсләр булмасада “Татарстан халыклары арасында тынычлыкны, дуслыкны саклап калырга, дошманлыкка юл куймаска ! ” дигән хакыйкаткә нигезләнеп эш итергә тиеш. Шул вакытта бар мәсъәләләрне чишәрбез, сөекле Татарстаныбызда барлык халыклар чәчәк атыр!
Хәтер көнендә таләп итәбез:
1.. 2017 елның 11 августында “Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә” гамәлдән чыгарылды. Татарстанның Дәүләт Шурасыннан таләп итәбез: Ноябрь аенда Шартнамәгә багышланган чираттан тыш утырыш үткәрергә. Бу утырышта яңа Шартнамәнең зарурлыгын нигезләп РФ Дәүләт Думасына мөрәҗәгать әзерләргә.
2. Татарстанның Дәүләт Шурасыннан таләп итәбез: кичекмәстән “Татарстан Конституциясенең 8 маддәсен тормышка ашыру буенча чаралар” исемле чираттан тыш утырыш үткәрергә. Татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү буенча махсус программа кабул итергә.
3. РФ Президенты Путиннан: РФ Конституциясе һәм Татарстан Конституциясе нигезендә Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укытуны саклап калуны таләп итәбез.
4. Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары! Сездән үзегезне Татарстан халкының ихтияҗларын яклаучы,мөстәкыйль сәясәтчеләр итеп күрсәтүне таләп итәбез! Татарстан Конституциясен, Татарстанның дәүләт телләрен яклау- сезнең бурычыгыз! Таләп итәбез: Дәүләт Шурасы татар телен- дәүләт телен яклап Президент Путинга, РФ Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итергә тиеш.
4. РФ Мәгариф министрлыгыннан: 28.11.2008 ел кабул ителгән № 362 карарны гамәлдән чыгарырга, Бердәм Дәүләт Имтиханын республикаларның дәүләт телендә тапшыруны рөхсәт итергә.
5. РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдиновтан һәм Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларыннан: “Төбәк телләре турында Европа хартиясен” ратификация үткәрү өчен көрәш башларга.
6. Татарстан Прокуроры Нафиковтан һәм Тикшерү комитетыннан таләп итәбез:
- 2016 елның 8 сентябрьдә татар зиаратында булган коточкыч җинаятьне тикшерү турында кичекмәстән пресс-конференция үткәрергә.
- Тикшерүнең ничек баруы турында татар җәмәгатьчелеген даими таныштырып торырга.
7. Президент Миңнехановтан, Татарстан Дәүләт Шурасыннан таләп итәбез: “Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәр турында” ТР Законына Хәтер көнен-15 октябрьне истәлек көне итеп кертергә һәм бу көнне матәм һәм мәдәни чаралар уздырырга
8. Татарстан Президентыннан һәм Вәзирләр Шурасыннан(Кабмин): 26.02.1999 елда кабул ителгән “1552 елда Казанны саклап һәлак булганнарга һәйкәл кую турында” № 93 Карарны үтәүне таләп итәбез. Халык җыенында кабул ителде. Казан, 14 октябрь 2017 ел.

Әремцәндә кәгазь җитештерү комбинаты төзелешенә каршы протест чарасы үтте

https://www.azatliq.org/a/28794894.html

Әремцәндә кәгазь җитештерү комбинаты төзелешенә каршы протест чарасы үтте

Әремцән авылында кәгазь җитештерү комбинаты төзелешенә каршы протест чарасы, 15 октябрь 2017


Әремцән авылында кәгазь җитештерү комбинаты төзелешенә каршы протест чарасы, 15 октябрь 2017

15 октябрь Төмән өлкәсе Тубыл районы Әремцән авылында кәгазь җитештерү комбинаты төзелешенә каршы протест чарасы үтте. Чарада катнашучылар Русия президенты Путин һәм җирле түрәләр исеменә резолюция кабул итте.
Әремцән авылында кәгазь җитештерү комбинаты төзелешенә каршы хәрәкәт активистларының берсе, Гөлзифә Бакыева Азатлыкка​ cөйләвенчә, бүгенге җыенда җирле халык белән бергә читтә яшәүче авылдашлар, җәмәгать эшлеклеләре, күрше авыл кешеләре, барлыгы 150га якын кеше катнашкан. ​"Хакимиятнең басымы, эштән куу янаулары булмаса, күбрәк тә кеше килгән булыр иде. Шуңа карамастан, без берничә ай барган көрәштән соң, ниһаять беренче каршлык чарасын үткәрә алдык" диде ул.
Җыенда хакимият вәкилләре дә катнашкан, ләкин алар чыгыш ясамаган, тыңлап кына торганнар. Чыгыш ясучылар, нигездә җирле авыл халкы, бу төзелеш башланса тирә якка зур зыян киләчәк, берничә мең кеше эшкә күчеп килеп себертатарларның үзенчәлекле авылы юкка чыгачак, комбинат зарарлы матдәләр таратып кеше сәламәтлегенә һәм табигатькә зыян салачак дип сөйләгән. Алар бу эшне кичекмәстән туктатырга, төзелеш өчен башка урын табарга талап иткән.
Әремцән авылында урам җыены, 15 октябрь 2017
Әремцән авылында урам җыены, 15 октябрь 2017
Митинг нәтиҗәсендә резолюция кабул ителгән. Русия президенты, хөкүмәт башлыгы, Төмән губернаторы һәм җирле депутатлар исеменә язылган документта митингта катнашучылар үз авыллары янында фанер, кәгазь җитештерү комбинатлары һәм агач эшкәртү заводыннан торган комплекс төзүгә катгый каршы булуларын белдерә. “Ата-бабалардан мирас булып калган җирләр өчен киләчәк буын алдында җаваплылыкны аңлап, бу төзелешне булдырмас өчен без һәр төрле чарага әзер, авылыбыз тирәсендәге уникаль табигатьне саклап калыр өчен төзелеш техникасы юлында тере калкан булып булып басачакбыз” диелә резолюциядә.
Әремцәннәр әлеге корылмалар төзелсә, авыллары юкка чыгар, зарарлы матдәләр тирә якны пычратып, сәламәтлеккә зыян салыр дип борчыла. Моннан тыш читтән китерелгән меңләгән эшче төбәктә социаль киеренкелек, экологик һәм этнодемографик казага сәбәп булачак ди алар. Менә инде берничә ай Әремцән халкы бу төзелешкә каршы көрәш алып бара.
* * * *
10 май. Әремцәннәр Төмән өлкәсе хакимиятенең кәгазь комбинаты төзүне хуплавын мәгълүмат чараларыннан белде.
11 май. Авыл халкы комбинат төзелешенә имза җыю эше башлады.
9 июнь. Авыл җыенында халык төзелешкә карыш бертавыштан тавыш бирде.​
20 июнь. Төмән губернаторы Якушевка комбинатка каршы булуларын белдереп хатҗибәрделәр.​
30 июнь. Әремцәннәр Тубыл шәһәрендә 15 июль көнне митинг үткәрәчәкләрен район хакимиятенә белдерде.

7 июль. Тубыл хакимияте башка чара булачак дип, әремцәннәргә митингка рөхсәт бирмәде.​ Авылга Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев килеп укытучылар белән аерым, башкалар белән аерым-аерым очрашып төзелешкә ризалашсыннар өчен басым ясарга теләде.
12 июль. Әремцәннәр өлкә түрәләренең халык фикерен санламыйча башбаштаклануын Русия президенты Владимир Путинга шикаять итте.
21 июль. Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары Вадим Шумков Әремцәнгә килепкомбинатны төзү әлегә хәл ителмәгән әле дип кайтып китте. Авылдагы проблемнарны барлау һәм губернатор килгәндә тәкъдим итү өчен эшче төркем төзелде. ​
12 сентябрь. Төмән губернаторы Владимир Якушев үзенең ярдәмчеләре белән Әремцән авылына килеп халыкны комбинат төзүгә ризалатырга тырышты. ​
27 сентябрь. Төмән өлкәсеннән бер төркем түрәләр килеп кәгазь комбинатын тәкъдим итте. Әремцәннәр чарага үз теләкләре белән кереп комбинатка каршы чыкты.​