ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

воскресенье, 8 октября 2017 г.

Туфан Имаметдинов: "Татарның юкка чыгуын туктату өчен мәдәни катлам булдыру кирәк"

https://www.azatliq.org/a/28768378.html

Туфан Имаметдинов: "Татарның юкка чыгуын туктату өчен мәдәни катлам булдыру кирәк"

Режиссер Туфан Имаметдинов

Казан яшь тамашачы театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов яшьләрдә горурлык хисе уяту өчен "Сөембикә" дигән бөек әсәрләр иҗат итеп дөнья сәхнәләрендә күрсәтергә кирәк ди.
"Әлиф" спектакленең видеога язылган кечкенә генә бер кисәге "Алтын битлек" ("Золотая маска") театр бүләге жюри әгъзаларын да кызыксындырганы билгеле булды. "Әлиф"нең режиссеры Туфан Имаметдинов бәйгенең тәнкыйтьчеләре спектакльне Казанга килеп карарга җыена, ә безнең спектакльне уйнарга сәхнәбез юк ди.
Казан яшь тамашачы (рус) театры баш режиссеры (ТЮЗ) Имаметдинов "Калеб"кә зур өметләр баглый һәм яңа буын татарлар тәрбияләүче бу хәрәкәткә теләп кушылуын белдерә. "Әлиф" "Калеб" проекты кысаларында дөнья күрде. Ә Туфан үзе исә татар тамашачысына "Әлиф" спектакле белән бөтенләй башка яктан ачылды.
Мәскәүдән чакырып кайтарып рус телле театрга баш режиссер итеп билгеләнгән Имаметдинов беренче эшләре белән үк тамашачыда да, коллектив эчендә дә дулкын куптарды. Кемдер аны кабул итте, кемдер каршы чыкты.
Азатлык яшь режиссер белән театр нинди юлдан үсәргә тиеш, ул ни өчен татар телен үле телләр рәтенә кертә, моны туктату өчен ниләр эшләп була һәм башка мәсьәләләр турында сөйләште.
– "Әлиф"не күрмәгәннәр дә бар, ул тагын кабатланачакмы?
– Әлегә билгесез. Бүген мәйдан эзләү белән мәшгульбез. Хәтта Камал театрының кече сәхнәсендә дә үзебез теләгәнчә уйный алмадык. Әйтик, идәнгә ком җәя алмадык, чөнки бу хакта алдан килешмәгән идек. Әгәр бу идеяне халык кабул иткән икән инде, шушы юнәлештә алга таба да иҗат итәргә була. Әйтик, минем Тукай шигырьләрен үле телләрдә яңгыратасым килә. Шәҗәрәләр буенча да спектакль әзерләп булыр иде. Барысы да мәйдан юклыкка килеп төртелә.
– Татар теле дә үле телгә әверелеп барамы?
– Кызганыч, ләкин бу шулай. Статистика мәгълүматларына караганда, 8 ел элек татар телендә сөйләшүчеләр саны бер миллионга күбрәк булган. Коточкыч тизлек белән бару бит бу. Ләкин безнең бу фактны кабул итәсебез килми. Тизлекне туктатыр өчен проблеманы күрү һәм кабул итү кирәк. Без исә, үз үзебезне алдау белән шөгыльләнәбез. Имеш, татар теле үсә, яши, тарала.
Испаниядә ун кешелек татар төркеменең барлыкка килүе - кысыр шатлык
Имеш, чит илләрдә дә татар телен өйрәнә башлаганнар. Ләкин, бу очракта сүз татар телен өйрәнүче ничәдер дистә кеше турында бара. 1 миллион татар үз телен онытканда, Испаниядә ун кешелек татар төркеменең барлыкка килүе кысыр шатлык икәнен аңлыйсыбыз килми. Әгәр начар чирдән интеккән кешене салкын тигәннән дәваласак, аның ахыры ни белән бетә? Барысы да диагноздан тора бит. Ә без үз хәлебезгә реаль бәя бирергә куркабыз.
– Юкка чыгу процессын ничек туктатырга соң?
– Мәсәлән, 1964 елда ядрә атып командасына алтын медаль алып килгән кешенең исемен, милләтен кем хәтерли? Җиңде, шатландык, оныттык. Онытылмас өчен мәдәни катлам (пласт) булдырырга кирәк дип уйлыйм мин. Русларның шундый катламын Пушкин, Достоевский, Чайковский, Малевич кебек мәшһүрләр тәшкил итә. Аларның әсәрләре дөнья буйлап йөри. Мәсәлән, "Аккош күле" балеты куелмаган бер генә ил, аны белмәгән бер генә кеше дә калмады.
Софья Гобәйдуллина да мин - татар дип кычкырып йөрмәгән
Татарга дөньяга билгеле мәшһүрләр кирәк. Бездә бит бар алар. Көчле язучыларыбыз да, композиторлар да бар. Ләкин дөньяга чыкканнары татар булып танылмаган. Рудольф Нуриев, мәсәлән, үзен татар мәдәнияте вәкиле итеп танытмаган. Композитор Софья Гобәйдуллина мин – татар дип кычкырып йөрмәгән. Америкада яшәгән Михаил Барышников, киресенчә, рус көйләренә биегән. Менә шундый милләттәш белән горурланмый мөмкинме соң инде? Милли үзаңы көчле булган татар Барышниковларын үстерергә кирәк безгә. Яшьләрдә горурлык хисе уяту өчен "Сөембикә" дигән бөек әсәрләр иҗат итеп дөнья сәхнәләрендә күрсәтергә кирәк.
– "Әлиф" турында сүз чыккач, мәйдан эзлибез, дидегез. Театр режиссеры авызыннан бу сүз сәеррәк яңгырый.
– ТЮЗ рус телле балаларга һәм яшүсмерләргә тәгаенләнгән. Дөрес, монда төрле милләт кешеләре килә, спектакльләр карый. Ләкин алар монда русча спектакльләр күрергә килә. Татарча тамашалар өчен татар ТЮЗы бар бит. Аларның исә үз репертуары. Шуңа күрә "Әлиф" бүген үги хәлдә әле.
Мондый спектакльләр өчен үзгә мәйдан кирәк шул. Русча спектакльләр өчен "Угол" дигән мәйдан бар. Татарча проектларга мондый урын юк.
Биюче Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендә
Биюче Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендә
– Татар яшьләре хәрәкәтендә катнашасыз, татарча укытуны яклап видеороликлар ясыйсыз. Бу – соңгы чиккә җитүне аңлап ясалган талпынышлармы?
– Әгәр безнең 30-40 ел запасыбыз булса, миңа калса, телне саклап калырга өмет бар. Бу вакытта татар яшьләрен берләштереп торучы мәдәни җирлек барлыкка китереп була әле. Талантлы яшьләр бар бит. Ләкин күбесе Казанда эш урыны таба алмыйча, читкә китә.
Байбулат татар киносын дөнья дәрәҗәсенә чыгарырлык итеп төшерә ала
Бу җәһәттән Нурбәк Батулла искәрмә. Ул Петербурда укыды да, Казанга кайтты. Бу карары өчен үкенмидер дип уйлыйм. Татар ТЮЗында эшләү белән беррәттән, менә шушындый проектларда да актив катнаша. Безнең максатыбыз, карашларыбыз бер. Ә менә энесе Байбулат Мәскәүдә калды. Әгәр аңа монда фильмнар ясарга мөмкинлек бирсәләр, ул да кайтыр иде. Байбулат татар киносын дөнья дәрәҗәсенә чыгарырлык итеп төшерә ала. Якутларда кино сәнгате күтәрелештә. Бу бит якут телен, мәдәниятен яңадан кайтару дигән сүз. Ә алар 300 мең генә кеше, татар халкын 7 миллион дибез...
– "Әлиф" – татар тамашачысы күнеккән форматтагы спектакль түгел. Шуңа күрә аны кабул итмәүчеләр дә булды. Театр шушы юнәлештә үсәргә тиешме, әллә бу – бер тәҗрибә генәме?
– Минем өчен театрның һәр яклап үсүе мөһим. Һәр юнәлеш дөрес, чөнки аларның һәрберсенең, азмы ул, күпме, үз тамашачысы бар. "Әлиф" – минем өчен тәҗрибә булды. Гомумән, һәрбер спектакль тәҗрибә, яңа юлны эзләү ул.
"Әлиф" – гарәп язуы белән мавыгып китүем аркасында туды. Кулыма бабамның атасы Имаметдин улы Абзалетдин язып калдырган көндәлекләрне алгач, мин шушы имла белән никадәр байлыктан мәхрүм калганыбызны аңладым. Чыннан да бит, 1927 елга кадәр безнең мәдәният, әдәбият гарәп графикасына бәйле булган. Моны аңлаган кешеләр гарәпне латинга, латиннан кириллга күчкәндә дә, гарәпчә язудан туктамаганнар.
Имаметдин бабай да гомер буе гарәпчә язган. Чөнки ул дөньяны шушы хәрефләр аша таныган һәм башкача кабул итә алмаган да. Уйлап карагыз, күпме аерма бит! Бабам уңнан сулга язса, ә моңа күпме мәгънә салынган, хәзер сулдан уңга язарга кирәк. Бер шушы фактны кабул итәр өчен генә дә аңны үзгәрү шарт.
Гарәп графикасыннан баш тартып, без шәркый мәдәниятне югалтып, ниндидер бер автономиягә әверелдек
Мине күптәннән бер сорау борчый иде. Нишләп без мәдәниятнең соңгы йөз елына гына әһәмият бирәбез соң? Ә аңа кадәр тарих булмаганмы? Казанның тарихын гына да мең ел дип исәплибез икән, кайбер чыганаклар әле аның тарихы тагын да элегрәк башланган дип күрсәтә. Шулай булгач мәдәниятне Тукайдан башлап кына өйрәнү гадел булмый бит.
Миңа калса, гарәп графикасыннан баш тартып, без шәркый мәдәниятне, дини әдәбиятне, гарәп, ислам дөньясы белән элемтәләрне югалтып, ниндидер бер автономиягә әверелдек. Рус мәдәнияте йогынтысында калган автономия булып яши башладык. Ә кая соң Шиһабетдин Мәрҗанинең фәлсәфә трактатлары? Кол Гали кая? Мин ул чорлардан "Идегәй" дастанын, "Кыйссаи Йосыф" һәм "Сак-Сок"ны белә идем.
1552 елга кадәр, аннан соңгы шагыйрьләр, язучылар безгә нәмәгълүм. Әгәр дә инде шундый берәр өлгегә тап булсак та, безгә аны аңлавы читен. Үзем, мәсәлән, Сәйф-Сараи дигән шагыйрьне ачтым. Аның әсәрләре шулкадәр матур, ләкин төп нөсхәдә безгә аңлаешсыз. Хәер, Тукайның да бөтен шигырьләре аңлаешлы түгел. Без аны үзебезгә яраклаштырган вариантта гына кабул итәбез. Яраклаштрганда Тукайның ритмикасы, стиле бозылуы инде беркемгә дә сер түгел.
Әлифбалар алмаштырып без гарәп графикасындагы җиде хәрефне югалттык
Миңа, сәнгать кешесе буларак, әсәрләрнең шул чордагы яңгырашы әһәмиятле. XIX гасыр һәм аннан әүвәлге чорларның яңгырашын ишетәсем килә. Яңгыраш дигәннән, әлифбалар алмаштырып без гарәп графикасындагы җиде хәрефне югалттык. Димәк, никадәр аһәң югалды. Миңа калса, һәрбер хәреф ул зур югалту, хәтта фаҗига да.
Моңа рус әдәбиятыннан бер мисал, Толстойның "Сугыш һәм солых" ("Война и мир") романының исеме беренче нөсхәдә “мiр” дип язылган булган. Болай язылганда ул "җәмгыять" дип укыла. Романны “Сугыш һәм җәмгыять" дип укысак, ул башкача кабул ителер иде.
Режиссер Туфан Имаметдинов
Режиссер Туфан Имаметдинов
– Димәк, гаилә ядкәрләрен аңларга тырышу өчен гарәпчә укырга өйрәнгәнсез?
– Ерак бабам көндәлекләре кулыма килеп кергәнче үк гарәп графикасында язылган татар язмаларын укый белә идем инде. Әлеге юнәлештә эзләнүләрне дәвам итү, мин – кем дигән сорауга җавап эзләү булды. Гаилә тарихында ак таплар җитәрлек. Әйтик, Имаметдин бабай кулак дип авылдан сөрелгән, төрмәдә утырган. Ләкин гаиләдә аның турында истәлекләр бик сакланмаган. Үзе дә күп сөйләмәгән, бу тема ябык булгандыр, күрәсең. Укымышлы кеше булган. Көндәлегеннән үк күренеп тора.
Ә төп гаебе – авылдашларын үлемнән саклап калу булган. Идел буенда ачлык башлангач, чәчүгә ике капчык арышны биреп бетермичә, халыкка өләшкән. Бу хакта органнарга күршесе барып әйткән. Сарман районының Анак авылында була бу хәлләр.
– Сез укымышлы, зыялы гаиләдән, ә рус ТЮЗына режиссер итеп билгеләнгәч, театр училищесына керми кая барыйм инде, мәктәптә икелегә укыгач, дип интервью биргәнсез.
– Мәктәптә мин чыннан да бик яхшы укымадым. Чөнки укудан тыш шөгыльләрем шактый иде. Музыка мәктәбендә укыдым, халык ансамблендә йөрдем, үзлегемнән халык уен коралларында уйнарга өйрәндем һәм башкалар. Болар барысы да хәзер миңа ярдәм итә.
– Театрда демократия бармы? Ул сәяси хәлләргә карата үз фикерен белдерә аламы?
– Театр эчендә һичшиксез демократия булырга тиеш, башкача иҗат була алмый. Тиран режиссерлар тарихта калды, миңа фикерләшеп, аралашып эшләү ошый. Сорауның икенче өлешенә килгәндә, миңа калса, театр үзен билгеле бер проблемнарга багышларга тиеш түгел. Дөрес, мондый юнәлештә эшләүчеләр дә бар. Мәсәлән, Брехт театры. Ләкин бу җәһәттән театр массакүләм мәгълүмат чараларына бик оттыра. Чөнки аның мәгънәсе башкада бит. Ул рухи продукт буларак яралган.
Сәнгать ул, үзенә күрә, диннәрнең суррогаты. Борынгы грекларның "Фарсылар" дигән әсәрен искә төшерик әле. Греклар фарсылар белән һәрвакыт кораллы конфликтта булган, димәк алар бер-берсенә дошман. Ә текстта греклар батыр фарсыларга дан җырлый. Гаҗәеп бит. Хәзер шушы хәлне үзебезнең заманга яраклаштырыйк. Әгәр театр 1946 елда берәр Францка дан җырлаган пьеса куелса, театрны ябарлар, коллективын атарлар иде. Безнең заманда да шул ук хәл кабатланыр иде.
Борынгы заманда исә җиңелү аллаларга корбан булу, батырны үтерү – аллага корбан китерү итеп аңлатылган. Һәм батырның яуда шәһит китүе, дошманмы ул, юкмы, соклангыч күренеш саналган. Димәк, театрда дини ритуал үтәлгән һәм ул чыннан да чынбарлыктан читтәрәк торган.
– Демократия дигәч, ерак тарихны түгел, Серебренников вакыйгасын күз уңында тоткан идек.
– Бу вакыйганы кабул итү авыр иде. Чөнки сүз Кирилл Серебренников турында бара, ә бу гаепләр аңа бөтенләй туры килми кебек. Аннары аның өчен сөендем. Чөнки аның будда динен кабул итүен белдем. Ул бит мәхкәмәгә дә киңәшләшер өчен будда дине руханиен чакырттырган. Ә дин буенча дөньялыкта күтәргән авырлыклар җанны чистарта. Җанның чистаруы хәерле.
* * * *
Туфан Имаметдинов 1984 елның 7 ноябрендә Татарстанның Чаллы шәһәрендә туа. Русия театр сәнгате академиясендә режиссура бүлеген тәмамлый. Укыганда аны "Современник" театрына чакырып алалар һәм "Муки ада", "Музыка на третьем этаже", "Капитанская дочка" кебек спектакльләрдә уйный. Режиссер буларак ул "Гоголь. Фантазии" – "Записки сумашедшего" спектакленнән соң таныла. Бу спектакль 2010 елда “Режиссер и пространство” халыкара театраль бәйгесендә җиңеп чыга.
Имаметдинов 2014 елның декабрендә Казан яшь тамашачы театрына баш режиссер итеп билгеләнә. Монда ул "Любовь людей" (Д.Богославский), "Война глазами детей" (Р.Винекен), "Из глубины” (художник Ван Гог) һәм башка спектакльләр куя.

Мәхкәмә Айдар Хәлимгә карата җинаять эшен туктатты


https://www.azatliq.org/a/28775432.html

Мәхкәмә Айдар Хәлимгә карата җинаять эшен туктатты

Айдар Хәлим

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе язучы Айдар Хәлимгә карата җинаять эшен туктатты. Ул "нәфрәт һәм дошманлык тудыруда" гаепләнә иде.
"Айдар Хәлимгә карата җинаять эше туктатылды. Ул үзенең иҗаты белән шатландырыр әле, дип өметләнәм", дигән язучының адвокаты Рушана Камалова Idel.Реалиига.
Язучыга каршы 282нче маддәнең беренче өлеше, ягъни "нәфрәт һәм дошманлык тудыру" нигезендә җинаять эше ачылган иде. Экспертлар аның 2014 елда Хәтер көнендәге чыгышында урыс милләтен кимсетү сыйфатлары күргән диелде.
Быел августта Чаллы мәхкәмәсе Айдар Хәлимнең "Яшиселәр килә!.." ("Жить хочется!..") китабына карата шикаятьне карап андагы публицистик язмаларны экстремистик юнәлештә дип бәяләде.

Бер төркем зыялы Татар халкы голәмә шурасы оештырып Путинга мөрәҗәгать юллады

https://www.azatliq.org/a/28776255.html

Бер төркем зыялы Татар халкы голәмә шурасы оештырып Путинга мөрәҗәгать юллады

Габдулла Галиулла

Габдулла Галиулла

Казанда Татар халкы голәмә шурасы оешты. Анда башлыча татар галимнәре: тарихчылар, тел белгечләре, журналистлар керә. Шура Владимир Путинга төбәкләрдә ана телләрен саклап калуны сорап мөрәҗәгать кабул итте.
Русия президентына хат юллаулары турында Азатлыкка голәмә шурасы әгъзасы Нурулла мәчете имамы Габдулла Галиулла әйтте. Хатта Путинның туган телләрне ихтыяри укытуга калдыру турындагы сүзләре Татарстанда шовинистик кәефләр уятты, диелә. Президентның мәктәпләрдә ана телләрен укытуны тикшерү турындагы боерыгы Русия Конституциясенә һәм кануннарына каршы килә, дип белдерелә.
Авторлар язуынча, дәүләт теле буларак, татар телен укыту бер канунга да каршы килми, ул федераль мәгариф стандартлары кысаларында башкарыла.
Галимнәр Русия халыкларының телләрен саклап калу өчен ана телләрен федераль стандартка кертү һәм туган телдән мәҗбүри имтихан булдыру кирәк дип саный. Алар Путиннан әлеге мәсьәләне чишүне Русия хөкүмәтенә кушуны сорый.
Голәмә шурасына 20гә якын кеше керә. Хат имазалаучылар арасында Марат Лотфуллин, Илдус Әмирханов, Рүзәл Йосыпов, Зөһрә Айсина, Тәэминә Биктимерова, Кашиф Гатин, Вахит Имамов кебек зыялылар бар.
Шул ук утырышта Идел-Урал буенда яшәүче урыс булмаган милләтләр җыенын уздыру карары да чыгарлыган. Биредә милли мәгариф проблемнарын чишү юлларын билгеләнәчәк. 6 ноябрьдә исә татар җыены уздыру планлаштырыла.

Фәүзия Бәйрәмова: "Бөтен ишекләр ябылганда миңа бер ишек ачылды - Аллаһы Тәгалә ишеге" (ВИДЕО)

СМИ узнали о голодовке чеченских заключенных в вологодской колонии

https://www.islamnews.ru/news-538918.html
СМИ узнали о голодовке чеченских заключенных в вологодской колонии

СМИ узнали о голодовке чеченских заключенных в вологодской колонии


Семь уроженцев Чечни четвертый день проводят голодовку в колонии, требуя прекратить унижения заключенных-мусульман. Об этом пишет сегодня «Кавказский узел» со ссылкой на мать заключенного Адама Магомерзаева, отбывающего срок в колонии, расположенной в Вологодской области.

Со слов женщины, с начала лета заключенные, исповедующие ислам, подвергаются избиениям. «Выясняют, кто из заключенных мусульманин. Никто из исповедующих ислам своей религии не скрывает. Людей сажают в штрафной изолятор, где нельзя сидеть, жуткий холод, а стены покрыты плесенью… Говорят, мол, где твои хваленые чеченские власти», — рассказала мать Адама Магомерзаева. 25 сентября, по ее словам, Адам Магомерзаев попал в тюремную больницу после того, как «начал харкать кровью, а температура тела поднялась до 40 градусов», сообщила родственница заключенного. «В начале текущей недели он был выписан, хотя состояние практически не улучшилось. Вместе с шестью другими заключенными-чеченцами мой сын объявил голодовку. Таким образом, она продолжается уже четвертый день, однако о ней мне стало известно лишь сегодня от других заключенных», — рассказала собеседница издания. Женщина, по ее словам, обращалась в прокуратуру по надзору за соблюдением законов в исправительных учреждениях Вологодской области, а также писала письма к областному уполномоченному по правам человека, однако ответы пока не пришли. Представитель надзорного ведомства отказался прокомментировать корреспонденту «Кавказского узла» слова матери заключенного. Сотрудники приемной омбудсмена Вологодской области и УФСИН по Вологодской области также отказались дать комментарии.

Рәфис Кашаповны күзәтү астында тоту карары көчтән чыгарылган

https://www.azatliq.org/a/28775226.html

Рәфис Кашаповны күзәтү астында тоту карары көчтән чыгарылган

Рәфис Кашапов

5 октябрь Коми Югары мәхкәмәсе утырышында татар милләтпәрвәре Рәфис Кашаповка карата 3 ел күзәтү астында тоту турында шикаятен төрмә идарәсе кире алды. Ул арада төрмәдә утыручы Кашапов җәмәгатьчелеккә туган телгә кагылышлы мөрәҗәгатен җиткерде.
Чаллы Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Рәфис Кашапов утырган ИК-19 төрмәсе идарәсе быелның 11 июлендә Ухта шәһәр мәхкәмәсенә шикаять белән мөрәҗәгать иткән иде. Анда Рәфис Кашаповны азат ителгәч тә күзәтү астында тоту каралган иде. Ухта мәхкәмәсе төрмә идарәсе шикаятен карап, Кашаповка 3 ел күзәтү астында тоту карары чыгарган иде.
Коми хокук яклаучылары, шулай ук татарстанныкылар да бу карарны Коми Югары мәхкәмәсендә кабат каратуга иреште. 5 октябрь шушы эш буенча мәхкәмә утырышы узды. Биредә Рәфис Кашаповка күзәтү таләп иткән колония идарәсе вәкилләре үзләренең шикаятеннән баш тарткан. Бу хакта Азатлыкка Комидагы хокук яклаучы Эрнест Мезак хәбәр итте.
Эрнест Мезак
Эрнест Мезак
"Коми Югары мәхкәмәсе утырышында татар активисты Рәфис Кашаповка карата булган 3 ел күзәтчелек астында тоту турындагы шикаятен төрмә идарәсе кире алды. Чөнки ул шикаять һәм Ухта шәһәре мәхкәмәсе карары да кануннарга каршы килә иде", диде Мезак.
Баштарак Ухта шәһәре мәхкәмәсе Рәфис Кашаповка 8 ел күзәтчелек билгеләү турында карар чыгарды дигән хәбәртаралган иде. Монысы хөкем карарын гаепләнүчегә вакытында бирмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан булган.
Шунысын да искәртик, Русиянең "Мемориал" кеше хокукларын яклау оешмасы Рәфис Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә керткән иде. Аның эше белән Страсбургтагы кеше хокуклары мәхкәмәсе кызыксына. Бу да хөкем карары чыгаручыларга тәэсир ясаган булуы мөмкин.
Төрмәдә мәхкәмә тормышы белән яшәүче Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов җәмәгатьчелеккә, республика һәм Русия җитәкчеләренә мөрәҗәгатьләр дә юллый. Шушы көннәрдә Чаллыга килеп ирешкән соңгы мөрәҗәгате милли җәмгыятьләргә, Русия халыкларының иҗтимагый-сәяси оешмаларына аталган һәм туган телгә кагылышлы.
Рәфис Кашапов мөрәҗәгате
Рәфис Кашапов мөрәҗәгате
Җирле халыкларның телләрен бетерсәң, ул халыкларның үзаңнары да юкка чыгачак һәм алар шовинист сәясәтчеләр корбанына әвереләчәк
Әлеге язмасында Рәфис Кашапов туган телнең һәркем өчен балачактан ук мөһим булуын, тел байлыгына ирешү зарурлыгын, баланың теле туган телендә, әти-әни дип ачылуын бәхет ди. Ул күпмилләтле һәм күптелле Русияне шушы яктан гаҗәеп ил дип саный. Шул ук вакытта "дәүләт дигәнебез күпсанлы милләтләрнең телен саклау һәм үстерү өчен нәрсә дә булса эшлиме?" дигән сорауны да күтәрә. "Җирле халыкларның телләрен бетерсәң, ул халыкларның үзаңнары да юкка чыгачак һәм алар шовинист сәясәтчеләр корбанына әвереләчәк", дип яза Кашапов.
Мөрәҗәгатьтә һәр елның 21 февралендә Халыкара Ана теле көне билгеләнүен, аның Бангладеш студентларының туган телләрен яклау чаралары, кан белән тууын искә ала. ЮНЕСКОның 21 февральне Ана теле көне итеп билгеләвен ул азсанлы милләтләрне яклау гамәле дип кабул итә.
Тулы бер халыкларга юкка чыгу куркынычы янавын күзәтүе бик авыр. Без үз-үзебезне җиңеп, рухи кыйммәтләргә кайтуны максат итеп куярга тиешбез
“Русиядә яшәүче хөрмәтле асаба халыклар вәкилләре! Безне тарихи тамырлар гына түгел, кеше хокуклары өстенлеге дә, азсанлы милләтләргә хөрмәт хисләре дә бәйли. Тулы бер халыкларга юкка чыгу куркынычы янавын күзәтүе бик авыр. Без үз-үзебезне җиңеп, рухи кыйммәтләргә кайтуны максат итеп куярга тиешбез”, ди Рәфис Кашапов һәм алга таба эш итү турында кайбер тәкъдимнәрен дә җиткерә.
Коми төрмәсендә утыручы Чаллы ТИҮе рәисе 2018 елның 21 февралендә халыкара хокук кысаларында, асаба халыклар телләре проблемнарына багышлап Казанда, Мәскәүдә яки Петербурда корылтай җыярга тәкъдим итә. Корылтай эшенә күзәтүчеләр сыйфатында Русиянең Федерация шурасы, Дәүләт думасы депутатларын һәм БМО, ЮНЕСКО, ОБСЕ вәкилләрен чакырырга кирәклеген белдерә. Оештыручыларның эше нәтиҗәлерәк барсын өчен, мөрәҗәгатьтә сайт булдыру зарурлыгы да әйтелә.
Белешмә
Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов сепаратизмга өндәү маддәсе нигезендә гаепләнеп, 2015 елның сентябрендә өч елга иректән мәхрүм итү җәзасы алды. Ул интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуын, Кырымны аннексияләүне хөкем итте, Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп, Русиянең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты.
Русиянең "Мемориал" кеше хокукларын яклау оешмасы Рәфис Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә керткән иде.

В Москве завершилась протестная акция в поддержку оппозиционера Алексея Навального

https://www.vedomosti.ru/politics/articles/2017/10/07/736947-moskve-aktsiya-navalnogo
В Москве завершилась протестная акция в поддержку оппозиционера Алексея Навального.

Акция в поддержку оппозиционного политика Алексея Навального в Москве
 По словам руководителя московского штаба политика Николая Ляскина, «народу было прилично, несмотря на плохую погоду», однако приблизительное число участников он назвать затруднился. По данным ГУ МВД по Москве, она собрала около 700 человек. Сам Навальный участие в акции не принял, поскольку находится под административным арестом. Акция в поддержку Навального в Екатеринбурге В России начались акции в поддержку Навального Несогласованные акции с требованием допустить оппозиционера к выборам пройдут также в Москве и Петербурге 2 Сначала сторонники Навального собрались на Пушкинской площади, держа плакаты со статьями Конституции и требованиями допустить Алексея Навального к выборам, сообщал корреспондент «Ведомостей». Толпа скандировала традиционные лозунги: «Россия будет свободной», «Путин - гарант коррупции», «Россия без Путина», а также «Свободу Навальному», «С днем рождения». Напомним, что 7 октября - день рождения президента России Владимира Путина. При этом за памятником поэту Александру Пушкину у памятного камня на месте, где стоял Страстной девичий монастырь, шесть человек читали молитву. В Москве началась акция в поддержку Навального Полиция предупреждала протестующих о том, что акция не согласована с органами исполнительной власти, и требовала не мешать проходу граждан. Как сообщил «Интерфакс», несколько человек с плакатами были задержаны. В 15.00 сторонники Навального двинулись от Пушкинской площади в сторону Тверской площади, держа в руках флаги, шарики с уточками и скандируя: «Идем гулять», «Путин - вор», «Это наш город». Дойдя до Госдумы, толпа снова начала выкрикивать лозунги. Часть людей собралась у входа в Госдуму со стороны Георгиевского переулка, часть двинулась вновь в сторону Пушкинской площади. Это третья несогласованная акция в Москве за последние восемь месяцев. Две другие акции собрали существенно больше народа. По данным столичной полиции, на акции 26 марта было было 7000-8000 человек, а по данным организаторов акции, до 30 000 человек. Тогда было более 1000 задержанных, сообщал проект «ОВД-инфо». Акция 12 июня, по данным полиции, собрала 1800 человек, мэрия сообщала о 5000 участниках, по мнению организаторов - не менее 8000 человек. 

Акция в поддержку Навального в Москве 

Акция в поддержку оппозиционного политика Алексея Навального в Москве
 В Москве завершилась протестная акция в поддержку оппозиционера Алексея Навального Евгений Разумный / Ведомости В Москве завершилась протестная акция в поддержку оппозиционера Алексея Навального 1/34 Ранее сторонники Навального вышли на акции в других городах России. В Кемерово поддерживающие политика граждане провели пикет в Заводском районе и акцию в Центральном районе города. Руководитель кемеровского штаба Навального Ксения Пахомова рассказала «Интерфаксу», что митинг не требовал согласования, поскольку люди собрались в гайд-парке. Однако, по ее словам, в субботу «мэрия решила согнать сюда технику (тракторы и машины - мойщики улиц)». По мнению Пахомовой, это было сделано с целью помешать мероприятию, поэтому она написала заявление в полицию с требованием проверить факт воспрепятствования. Акции в Кемерово прошли без задержаний, отмечает агентство. Андрей Колесников «Путин становится похожим не на отца, а на дедушку нации, от которого уже ничего не ждут, но он стал константой – гибридным монархом» Пикет в Барнауле также состоялся без задержаний. Председатель «Партии прогресса» в Алтайском крае, член штаба Навального в Барнауле Ольга Фотиева сказала агентству, что первоначально организаторы подавали заявки на проведение акций в центре города, однако им было отказано «якобы в связи с тем, что территории уже заняты». В результате они смогли согласовать «место не в центре города». Она добавила, что мероприятие прошло у стен дома культуры «Южный». В штабе Навального сообщают о завершении обыска О задержаниях сообщали сотрудники штаба Навального в Самаре. В частности, как пишет агентство «Интерфакс», во время не согласованного с властями города митинга были задержаны четыре человека. Организатор акции - сотрудник штаба оппозиционера Егор Алашеев - на акцию не пришел. Он рассказал агентству, что был задержан правоохранительными органами и находится в отделении полиции. Ранее пресс-секретарь президента Дмитрий Песков заявил, что в случае нарушений во время проведения несанкционированных акций 7 октября будут приняты меры в соответствии с законодательством. «Здесь все достаточно очевидно», - заметил он. Ремонт на Марсовом поле накануне акции Навального Алексей Навальный планировал 7 октября – в день 65-летнего юбилея Владимира Путина – приехать на «встречу с избирателями» в Санкт-Петербург. За два дня до этого Марсово поле, где должна была пройти встреча, огородили ленточками и забором Евгений Егоров / Ведомости Алексей Навальный планировал 7 октября – в день 65-летнего юбилея Владимира Путина – приехать на «встречу с избирателями» в Санкт-Петербург. За два дня до этого Марсово поле, где должна была пройти встреча, огородили ленточками и забором

В Петербурге акция в поддержку Навального закончилась массовыми задержаниями

https://www.vedomosti.ru/politics/articles/2017/10/07/736960-peterburge-aktsiya-navalnogo
В Петербурге акция в поддержку Навального закончилась массовыми задержаниями

Акция в поддержку Навального
Протестующих задерживали на Литейном проспекте и у торгового центра «Галерея» 07 октября 18:31 Обновлено в 21:50Дмитрий Горшенин, Яна Шебалина / Ведомости 101 1 7 1 

Акция в поддержку Навального Акция в поддержку Навального Евгений Егоров / Ведомости В субботу в российских городах прошли акции в поддержку политика Алексея Навального. Протестущие требовали допустить Навального до выборов президента в 2018 году. Политик не может принять в них участие из-за приговора по делу Кировлеса. Он и руководитель его предвыборного штаба Алексей Волков отбывают административные аресты. Самой массовой оказалась акция в Санкт-Петербурге. После митинга на Марсовом поле участники акции пошли по улице Пестеля по направлению к площади Восстания и вышли на Литейный проспект. Там они столкнулись с сотрудникам ОМОНа, которые начали задерживать протестующих. Среди задержанных оказались политический активист Ильдар Дадин, сотрудник Фонда борьбы с коррупцией Георгий Албуров и Полина Костылева, руководитель штаба Навального в Петербурге. В Петербурге началась акция в поддержку Навального Как говорится в пресс-релизе ГУ МВД России, к тому моменту, как шествующие оказались на Литейном проспекте, их численность составляла 1800 человек. Часть из них вышла на проезжую часть, несмотря на предупреждения со стороны полицейских. За выход на проезжую часть 38 человек были доставлены в отделения полиции, им было вынесено устное предупреждение, и они были отпущены. Акция в поддержку оппозиционного политика Алексея Навального в Москве В Москве прошла акция в поддержку Навального По данным столичной полиции, она собрала около 700 человек 2 Позже задержания продолжились у торгово-развлекательного центра «Галерея». Один из участников акции кинул бутылку в сотрудников правоохранительных органов, после этого завязалась драка. Задержанных после драки довели до автозака и отпустили, как только они предъявили документы. Всего по данным Общественной наблюдательной комиссии в Санкт-Петербурге к 21 часу было задержено около 50 человек. Акция на Марсовом поле прошла спокойно. Собравшиеся выкрикивали: «Выборы - это дебаты, а не обыски и аресты», «Путин - рак народа», «Навальный - это не человек, а идея». Некоторые участники пришли с флагами Каталонии, волонтеры штаба Навального раздавали картонки и наклейки с надписью «Навальный 2018». В толпе ходил человек в резиновой маске Путина и оранжевой арестантской робе. Акция не была согласована с городской администрацией, Марсово поле до недавнего времени имело статус гайд-парка. За час до начала митинга вокруг Марсова поля появилось несколько автобусов с телеметрической аппаратурой и видеокамерами, а также несколько больших автобусов без опознавательных знаков

Задержания на акции в поддержку Навального в Петербурге

В Санкт-Петербурге сотрудники ОМОНа начали задержания сторонников  оппозиционера Алексея Навального, которые устроили в субботу акцию в его  поддержку
 В Санкт-Петербурге сотрудники ОМОНа начали задержания сторонников оппозиционера Алексея Навального, которые устроили в субботу акцию в его поддержку Евгений Егоров / Ведомости В Санкт-Петербурге сотрудники ОМОНа начали задержания сторонников оппозиционера Алексея Навального, которые устроили в субботу акцию в его поддержку 1/25 Накануне петербургская администрация объявила о благоустройстве сквера на Марсовом поле. В субботу утром на газонах появились рабочие и техника, асфальтоукладчик стал утрамбовывает песок, работал экскаватор. Несмотря на благоустройство, полностью перекрывать Марсово поле власти не стали. На входе участникам митинга раздавали памятки с подписью вице-губернатора Константина Серова, а на обратной стороне был бесплатный билет на фильм «Крым». Сеанс должен был начаться в 18.30 в кинотеатре «Родина», то есть во время акции протеста. Администрация Петербурга предупредила сторонников Навального об ответственности за участие в акции Днем в субботу аналогичная акция прошла в Москве на Пушкинской площали и у здания Госдумы. По данным cтоличной полиции, она собрала около 700 человек и стала самой малочисленной акцией Навального в Москве за последние годы. По данным «Интерфакса», несколько человек были задержан с плакатами. Алексей Навальный планировал 7 октября – в день 65-летнего юбилея Владимира Путина – приехать на «встречу с избирателями» в Санкт-Петербург. За два дня до этого Марсово поле, где должна была пройти встреча, огородили ленточками и забором Евгений Егоров / Ведомости Алексей Навальный планировал 7 октября – в день 65-летнего юбилея Владимира Путина – приехать на «встречу с избирателями» в Санкт-Петербург. За два дня до этого Марсово поле, где должна была пройти встреча, огородили ленточками и забором