ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

воскресенье, 17 сентября 2017 г.

"БАЛАЛАРЫБЫЗГА ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘТӘСЕБЕЗ КИЛӘ" - КФУДА ТАТАР ТЕЛЕ КУРСЛАРЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ

http://intertat.ru/society/balalarybyzga-tatar-telen-yr-t-sebez-kil-kfuda-tatar-tele-kurslary-eshli-bashlady/


"БАЛАЛАРЫБЫЗГА ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘТӘСЕБЕЗ КИЛӘ" -

 КФУДА ТАТАР ТЕЛЕ КУРСЛАРЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ


Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында түләүсез татар теле курслары эшли башлады. Әлеге курсларга язылган 800 дән артык кеше, төркемнәргә бүленеп, татар телен өйрәнәчәк.
Җыелыш кичке сәгать 6 га билгеләнелгән булса да, укучылар бер сәгать алдан ук җыелыша башлады. Һәркем актлар залында үзенә урын алып калырга тели, чөнки татар телен үзләштерергә теләүчеләрнең саны 800 дән артып киткән. Узган ел белән чагыштырганда бу сан үзгәрмәгән дип әйтеп була, әмма алдагыларыннан аз гына кимегән. Әйтик, 2012 елда татар теле курсларына язылучылар саны 1200 булган,шуларның 800е курсларга даими йөргән. 
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының булачак 3 айлык “студентларын” Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова каршы алды.
“Биредә алдагы ел курслары укучыларын күрүемә шатмын. Аларны әле дә таныйбыз”, - ди югары мәктәп директоры.
КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында түләүсез татар теле курслары оештырыла. Ул курслар 3 ай дәвам итә. Быел ул 18 сентябрьдә башланачак һәм 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
"Гадәттә, дәресләр коммуникатив рәвештә алып барыла. Татар теле курсларына язылучылар дәресләрдә татарча аралашырга, диалоглар, монологлар төзергә өйрәнә”, - сөйләде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Кадрия Фәтхуллова“Татар-информ” хәбәрчесенә.
"Ташкенттагы татар теле укытучысы өчен генә булса да, өйрәнәм!"
Курсларга килүчеләр арасында ак яулыклы әбиләр дә бар. Яшь студентлар да күп. Шуларның берсе - татар егете Якуб Мәмлиев белем алыр өчен Ташкенттан күченеп килгән. 
-  Үзем Ташкентта татар гаиләсендә үстем, татарча начар беләм. Рус мәктәбенә укырга кергәч, телне оныта башладым. Ташкентта Рәйхан исемле татар теле укытучысы бар. Бик яхшы укытучы. Мине татар теленә ул өйрәтте. Татарча аның өчен генә булса да сөйләшергә өйрәнергә телим!
"Элек татар телен өйрәнергә теләк булмады..."
"Мин татар, әмма, кызганыч, телемне белмим", - дип сүзен башлады тумышы белән Оренбургтан булган Эльнара Фазеева. Аның тормыш юлы чит төбәкләрдәге күпчелек татарларныкы кебек - татар гаиләсендә туган, өлкән буын татарча сөйләшкәнлектән, татарча аңлый, әмма сөйләшми. Ә хәзер исә сөйләшергә өйрәнергә тели.
- Моңа кадәр татар телен ник өйрәнмәдем? Беренчедән, теләк булмады, тел белән кызыксынмадым. Икенчедән, мин Оренбург өлкәсендә тудым. Анда татар телендә сөйләшүчеләр аз, теләсәң дә, өйрәнеп булмый. Татарстанга укырга килдем һәм монда төпләнеп калырга телим. Шуңа миңа телем кирәк булачак дип уйлыйм.
"Һәр нәрсәнең үз вакыты"
"Әдәби татар телендә матур итеп аралашасым килә. Без Татарстанда яшәсәк тә, Казанда русча аралашучылар күбрәк. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Бәлки минем дә татар телен өйрәнергә вакыты килеп җиткәндер. Бу курсларда куйган максатларга ирешә алмасам да, үзем татар телендә аралашырга, бер-береңә ярдәм итәргә дус табармын дип ышанам", - дип сөйләде Алмаз Минһаҗев.
"Минем белән татар телендә аралашучы булмады"
Фәрит Фәйзуллин да Татарстаннан читтә - Ульяновскида туган.  
- Моңа кадәр татар телен үзлектән өйрәнергә тырыштым, әмма миңа практика җитмәде. Беркем дә минем белән туган телемдә сөйләшмәде. Дусларымнан үзем белән татар телендә сөйләшүне сорадым, тик аларның берсе дә моңа теләк белдермәде дип әйтсәк була. Бу курсларга дустым язылды, мин дә үземне сынап карарга булдым.
Ульяновскида татарлар күп булса да, аны рус шәһәре дип әйтеп була. Татарлар үз телен белми. Кызганыч, мәктәптә туган телемне өйрәнмәдем, гаиләдә дә бу телдә әбием белән генә сөйләштем. Хәзерге вакытта Татарстанда яшим, шуңа күрә үземә татар телен камил рәвештә белерлек итеп өйрәнергә кирәк дигән максат куйдым.
"Балаларыбызга татар телен өйрәтәсебез килә"
Алсу һәм Эликс Мамаевлар курска бергә килгән.
- Безнең ике балабыз бар һәм аларга татар телен өйрәтергә телибез. Безнең улыбызга 5, ә кызыбызга 3 яшь. Татар телен 10-11нче сыйныфларда гына өйрәндем. Без өйдә дә татар телендә аралашмыйбыз, шуңа белү дәрәҗәсе түбән, - Алсу Мамаева
- Мин сөйләшкәнне аңлыйм, әмма балама татар телен өйрәтә алмаячакмын. Озак уйлаганнан соң, хатыным белән бу курсларга язылып карарга булдык. Икәү булгач, җиңелрәк тә булыр.  Әдәби телдә сөйләшергә, бер беребезне аңларга максат куйдык, - дип сөйләде Эликс Мамаев
Татар теле курслары укучыларының беренче дәресе 18 сентябрьдә булачак.
 


Комментариев нет: