ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

пятница, 7 октября 2016 г.

Фаузия Байрамова hиҗрәт (романнан өзек)

https://www.facebook.com/notes/fauziya-bayramova/%D2%BB%D0%B8%D2%97%D1%80%D3%99%D1%82-%D1%80%D0%BE%D0%BC%D0%B0%D0%BD%D0%BD%D0%B0%D0%BD-%D3%A9%D0%B7%D0%B5%D0%BA/1161844583902464
Һиҗрәт (романнан өзек) FAUZIYA BAYRAMOVA·6 ОКТЯБРЯ 2016 Г.
 Икенче бүлек Олы сәфәр алдыннан 


 Тарага икенче көнне генә килеп керделәр... Озын юлда төрлесен уйлады Мөхәммәтҗан карт, Яланкүлдәге кайнарлыгы бераз басыла төште, һиҗрәт мәсьәләсен дә төрле яктан килеп бәяләде. Ул үзе анда китмәячәк инде, бу турыда сүз дә була алмый, Тайрасының, ата-аналарының каберләрен калдырып, гомер буе бөртекләп җыйган йорт-җирне пыран-заран китереп, балалары белән билгесезлеккә чыгып китә алмый ул. Ә менә кызы Хөснибикә... Ул бик кызганыч, үзәкләрне өзә шул гарип баланың язмышы... Үзенең балалары нинди булып туар, ире риза булып яшәрме телсез-чукрак хатын белән? Әле монда, ни булса да, ярдәмгә ашыгырга карт атасы бар, анда кем янына килер, кем хәлләрен белер? Хәер, Мөхәммәтҗан картның ике кыз туганы һәм энесе дә, балалары белән, шушы һиҗрәт кәрванына кушылырга уйлыйлар, аларның инде хәл ителгән. Анда баргач та, Хөснибикәсен ташламаслар, ин ша Аллаһ! Алай да, инде бер юлга чыккач, Габдрәшит хаҗига хәлне аңлатып карарга кирәк, бәлки башлап йөрүчеләргә әйтер, Хөснибикәләр гаиләсен калырга үгетли алырлар? Теге вакытта Яланкүл мәчетендә Габдрәшит хаҗига каршы төшеп тә ялгыш эшләде ахыры ул... Кеше алдында кирәкмәс иде, имеш, Коръәнне Мөхәммәтҗан карт та белә... Габдрәшит хаҗи исә ил алдында аның йөзен ертмады, каршы төшмәде, әмма үз фикереннән дә кире кайтмады. Мөхәммәтҗан карт та үз фикереннән кире кайтмады анысы. Тәмам башы катты аның бу һиҗрәт белән... Әнә шундый икеле-микеле уйлар белән Тарага килеп кергәндә, өйлә туры үтеп киткән иде инде, Мөхәммәтҗан карт атын мәчет ягына атлатты, намазын да укып алыр, Габдрәшит хаҗины да шунда күрермен, дип уйлады. Башлыча ике катлы агач йортлардан торган Тара шәһәре аны көзге ярминкәләре, кайнап торган базарлары, урамда очып йөргән сары яфраклары белән каршы алды. Аның Тарага элегрәк тә килгәләгәне булды, биредә татарлар шактый яши, бохаралы мөселманнарның да төп яшәү урыннары шушында. Биредә ике мәчет бар, чиркәүләрнең саны хисапсыз. Заманында Күчем ханның җәйге ыстаны булган һәм Ялым-Тора дип аталган бу шәһәрне себер татарлары хәзер дә Тора, дип кенә йөртәләр. Урыслар исә аны басып алып, 1594 елда биредә хәрби кәлгә төзеп куялар, тора-бара ул бөтен Себерне яулап алырга бер үзәк була. Тара өчен сугышлар әле Күчем хан үлгәч тә озак дәвам итә, аның балалары һәм оныклары бу шәһәрне генә түгел, бөтен себерне кире кайтару өчен көрәшеп карыйлар, әмма урысларны җиңә алмыйлар. Тара бөтенләе белән урыслар кулына күчкәч тә, татарлар биредә юкка чыкмыйлар, шул ук бохарилар каладан аз гына читтәрәк – тау асты бистәсендә оешып яши башлыйлар. Бик яхшы сәүдәгәрләр һәм оста арадашчылар булганга, җирле халыклар белән ике арада эш алып бару өчен, патша хөкүмәте аларга тими, тия башласалар, алар Петербурга илчеләр юллыйлар һәм мәсьәләне үз файдаларына хәл итеп кайталар. Алим шык та шулай заманында патшабикә янына барып, халыкны бөтенләй чукындырып бетерүдән саклап калган иде... Аннан соң да төрле хәлләр булды, бохаралылар да ышанычтан чыга башлады, чөнки алар урыс хакимияте өчен барыбер мөселманнар, барыбер татарлар иде. Габдрәшит хаҗи дөрес әйтә - алар татарларны чукындырып бетермичә туктамаячаклар. Татарлар да тик ятмый – кулларына аз гына акча кердеме – урыс арасында мәчет-мәдрәсә төзеп куялар, балаларын укыталар, һөнәр бирәләр, үрчиләр! Тарада беренче мәчет-мәдрәсәләрне дә шул Габдрәшит хаҗиның бабалары салды бит, әле ул Петр патша заманында ук булды. Шул гасыр азагында шәһәрдә беренче таш мәчет салынды, түбәсен калай белән яптылар, анысын инде данлыклы Айтукә байлар эшләде. Мөхәммәтҗан карт хәзер менә шул таш мәчеткә бара, ул һаман эшләп тора... Аны күрергә дип тәгаенләп килсә дә, Габдрәшит хаҗи мәчеттә булмады. Мөхәммәтҗан карт намазларын укыды да, инде кайда яшәгәнен сораштырып, өенә барырмын, дип торганда, бер яшь татар килеп, аңа булышырга алынды. Ябык кына кыяфәтле, бер күзенә ак төшкән бу кеше үзен сәер тота, туктаусыз як-ягына карана иде. Ул Аубаткан авылыннан булып, Исмәгыйль исемле икән, хәзер Тарада яши, ди, Мөхәммәтҗан картны да белә булып чыкты. Мөхәммәтҗан карт аңа үзенең гозерен әйтте, Габдрәшит хаҗины эзләп килүен җиткерде. Яңа танышы як-ягына каранды, аннан сер итеп кенә әйткәндәй, пышылдап куйды: - Хәзрәт Питердән качып кайткан бит, ул мәчет тирәсендә бик күренеп йөрми хәзер, анда-санда гына кергәләп чыга... - Алай икән, - диде Мөхәммәтҗан карт, авыр сулап. – Мин аны күрергә дип ат җигеп Яланкүлдән үк килгән идем бит... Килешеп бетмәсә дә, өенә бармыйча булмас инде, киңәшәсе нәрсәләрем бар иде... Яшь кеше аның янына ук килеп утырды. - Авылда бер-бер яман нәрсә юктыр бит, агай? – диде ул, кызыксынып. - Яман гынамы, энекәш, яман гынамы?! Бетә авыл, безнеке дә, сезнеке дә... Бөтенесе һиҗрәткә дип кузгалган, тыеп-туктатыр хәл юк... - Габдрәшит хаҗига әйтүдән мәгънә юк моны, агай, - диде яңа танышы, бик белдекле кыяфәттә. – Ул үзе аларны котыртып йөри бит... Аны тыңлый күрмәгез! Иярә күрмәгез, харап булырсыз! Панисламист, пантюркист бит ул! Хөкүмәт дошманы, күзәтү астында ул хәзер, сак булыгыз! Шул чакта Мөхәммәтҗан карт аңлап алды – бу шома егет Габдрәшит хаҗига каршы кеше иде ахырысы, тел төбеннән шул аңлашыла. Үзе дә артыграгын әйтеп ташлады ахры, инде хәзрәткә зыяны-фәләне тия күрмәсен... - Ярар, энекәш, мин китим әле алайса, - диде ул авыр гына күтәрелеп. – Юл кешесенең юлда булуы яхшы. Яшь татар аңа ярдәм итәргә теләп, иелде, шул чакта Мөхәммәтҗан карт аның изүендә нидер ялтырап китүен күрде, тимер чылбырга “тавык тәпие” тагылган иде! Мөхәммәтҗан карт, корт чаккандай, сикереп торды, чепи күз белән саубуллашып та тормыйча, тизрәк мәчеттән чыгып китте. Охшамады аңа бу егет, әллә нинди шымчы кыяфәтле бәндә, әллә муенында тәресе дә бар инде, әллә күзенә генә күрендеме... Ни булса да, яныннан тизрәк китүең хәерле. Мөгаен, мәчеткә кем кергән-чыкканны тиешле җирләргә җиткереп барадыр... Аллам сакласын, Габдрәшит хаҗига зыяны тия күрмәсен... Атына утырып мәчет тыкрыгыннан борылуга, ул каршына очраган татарлардан Габдрәшит хаҗиның кайда торуын сорады. Аның өе якында гына булып чыкты, ул карагай агачыннан салынган җыйнак кына йортта яши икән, каршысында бакчасы да бар. Ишек шакылдаткан тавышка өйдән буй җиткән егет чыкты, каршында олы яшьтәге татар ирен күргәч, аны шунда ук эчкә үтәргә чакырды. Мөхәммәтҗан карт егет артыннан эчкә үтте, алар китаплар белән тулы якты бер бүлмәгә килеп керделәр, аның түрендә, Коръән укып, Габдрәшит хаҗи үзе утыра иде. Ул да бераз олыгаеп киткән кебек, йөзе дә арыган-алчыганга охшаган, соңгы вакытта тормыш аны да нык басты шул... Баштанаяк актан киенгән, мәһабәт гәүдәле, ак сакаллы бу кеше Хозыр-Ильясның үзенә охшаган, аннан нур һәм көч-кодрәт бөркелеп тора иде... Кул биреп, кочаклашып күрештеләр, утырып, дога кылдылар. Кайбер фикер каршылыклары булса да, Габдрәшит хаҗи кунагына нык куанды, якын туганы кебек, түр башына утыртты. Капка төбендә аты калганлыгын белеп, улына аны ишегалдына кертеп куярга, алдына ашарга салырга кушты, егет ашыгып чыгып китте. Ул арада икенче бүлмәдән ирләрнең үзләренә дә ашарга чыгардылар, әнисе белән үсмер кыз алар янына тәмле-төмлесен ташып кына тордылар. Өстәлгә кайнар ашы да, салкынча ите дә, җиләк-җимеше дә, сөтле чәе дә чыкты, ирләр ашаган арада сүз дә башлап җибәрделәр. - Син, Әптрәшит хаҗи, мине кичер инде, теге вакытта Яланкүл мәчетендә сүзеңә каршы төштем... Менә хәзер дә шул мәсьәлә буенча килдем әле... - Әллә үзең дә китәргә җыенасыңмы, Мөхәммәтҗан мелла? – диде Габдрәшит хаҗи, гаҗәпләнеп һәм серле елмаеп. - Юк, хәзрәт, мин андый олы юлга чыга алмыйм, - диде Мөхәммәтҗан карт, кырт кистереп. – Син бәлки беләсеңдер, Тайрам үлгәч, балаларны ятим итеп булмый, дип, мин туганнан-туганыма өйләндем... Бер-бер артлы тагы балалар туды... Әмма алар барысы да телсез-чукрак булып тудылар... Әниләре үзе дә шундыйрак... Менә шул ничә гарип-горабаны төяп, мин ничек билгесез юлга чыгып китим? Монда мин һәр үләнне, һәр киекне беләм, гаиләмне ач итмәм, анда нишләрмен? Син миннән яшьрәк, әмма мин алтмышка җитеп киләм бит инде, ак сакаллы бабай! - Я, куй, Мөхәммәтҗан әкә, син әле егетләргә биргесез! – дип, хуҗа аны бүлдерде. – Сине урмандагы аюга каршы коры кул белән барган, аның белән бил алышкан, сыртына салып, авылга алып кайткан, дип сөйлиләр бит... - Анысы аның яшь чакта булды бит инде, - дип кул селтәде Мөхәммәтҗан карт, әмма үзенең күңеле булды, күзләре янып, хәрәкәтләре җиңеләеп китте. – Аюларны күп ектык без, хәзрәт, бүреләрне күп суктык... Ә хәзер тормыш басты, Тайрамның вакытсыз китүе, балаларымның зәгыйфь булып тууы да күңелне төшерде... Мин әле кайчан гына җир җимертеп, ун авылны бер итеп йөри торган кеше идем бит! Ярар, анысын куеп торыйк, сиңа килүемнең сәбәбе бик җитди, Әптрәшит хаҗи, шул теге вакытта кузгаткан сүз инде... Телсез-чукрак кызым Хөснибикә өчен бик борчылам, җитмәсә авырлы, бик зәгыйфь, йомшак бала, мондый юлны күтәрә алмас ул... Ире беркемне тыңламый, үзе дә китә, хатынын да өстери... Бәлки син әйтсәң, калып торырлар иде, баласын табып, бераз тернәкләнгәч үзләре хәл итәрләр иде тагын... Бу һиҗрәткә җыенучылар арасында карт-корылар, яшь балалар күп, аларны бер белмәгән-күрмәгән җиргә, кышкы юлга ничек чыгарып җибәрәсең? Әллә китәргә теләгән ирләр үзләре генә китсеннәрме башта, дим? Шул турыда киңәшергә дип, ат җигеп махсус килдем синең яныңа... Габдрәшит хаҗи җавап бирергә ашыкмады. Кече яктан хатынын чакырып, тагы кайнар чәй китерттерде. Ул арада ат бәйләргә чыгып киткән уллары да кереп, алар янына килеп утырды. - Мин үзем дә иртәгә таң белән озын юлга кузгалырга торам, Мөхәммәтҗан әкә, - дип башлады Габдрәшит хаҗи, сүзне ерактанрак урап. – Гаиләмне Казанга илтеп куям, аннан, җай чыккач, Истанбулга алдырырмын, ин ша Аллаһ! Бәлки минем хәлләрне ишеткәнсеңдер – үзем дә жандармнардан качып йөрим, чөнки мәхкәмә төрмәгә ябарга дип карар чыгарды... Мөхәммәтҗан карт уңайсызланып куйды, менә бит, башта кешенең хәлен сорамыйча, үзенекен сөйли башлады! Һай шул авыл акылын, әйтерсең лә аның кайгысы гына кайгы, аның эше генә эш! Ә менә шундый гыйлем иясе төрмәгә хөкем ителеп, качып йөрергә мәҗбүр икән бит... Хәер, Тара мәчетендәге теге чепи күз нидер сөйләп маташкан иде бит, качып йөри, дигән иде... Димәк, белеп сөйләгән икән... - Син тагы кичер инде мине, хәзрәт, - дип, ул икенче тапкыр гафу үтенде. – Хәлеңне сорамыйча, үземнекен сөйли башладым, синеке минекеннән дә авыррак булып чыкты... - Без барыбыз да бер хәлдә, Мөхәммәтҗан әкә, - дип дәвам итте Габдрәшит хаҗи. – Без үз илебездә качак хәлендә, теләсә кайчан тотып, зинданга ябарга мөмкиннәр... Ул гасырлар буе шулай булды, алга таба әле тагы да куркыныч булачак, эшләр шуңа таба бара. Мин теге вакытта мәчеттә әйтеп бетермәдем, чөнки анда да озын колаклар булырга мөмкин, бу илдә әле канлы инкыйлаблар көтелә... Бишенче елгы халык күтәрелешеннән алар бик курыкты, хәзер рәттән – урысын-татарын, украинын-ләхен, җәбрәен-мөселманын төрмәләргә утырта башладылар. Авыз ачып бер сүз әйтергә ярамый, син хөкүмәткә, патша галиҗанәбләренә каршы икән, дип, килеп алып китәләр һәм ябып та куялар. Газеталар ябылды, думалар куып таратылды, инде чират мәчет-мәдрәсәләргә дә җитеп килә... - Анысына ук бармаслар инде, хәзрәт, мәчет-мәдрәсәләнең тыны да чыкмый бит, ак патшага дога кылып утыралар, - дип, тагы бераз каршы төште Мөхәммәтҗан карт. - Синеке дә дөрес, ак патшага дога кылган урыннар да күп, - дип моңсу гына елмаеп куйды Габдрәшит хаҗи. – Бәлки башта аларына тимәсләр дә, әмма чират барысына да җитәчәк – тарих шуны күрсәтә... Татарда хәзер шуларны күрүчеләр, чын тарихны язучылар, халыкка аңлатучылар күренә башлады. Цензорлар гына бу дөреслекне сызып бетерә алмыйлар, татарның күзләре ачылып килә - менә нәрсәдән курка ул карагруһлар! Менә нәрсә өчен милли матбагабызны, дини уку йортларыбызны юк итәргә телиләр һәм шул кара эшкә тотындылар да инде! Сөйләшү шактый озакка сузылды, сүзгә уллары да катнашып китте, ул Мөнир-Әхмәт исемле икән, үсмер кызлары Фәүзия атлы булып чыкты. Менә алар да туып-үскән урыннарыннан кубарылып чыгып китәргә җыеналар икән, иртәгә иртүк юлга кузгаласылар, ди. Шул исенә төшкәч, Мөхәммәтҗан карт тагы үз мәсьәләсенә күчте, аннан кузгалырга уйлады. - Безгә нишләргә соң, хәзрәт? – диде ул читкә-чатка кереп тормыйча. – Халык икегә бүленде бит, бөтен авыл купты, әле мондый хәлнең булганы юк иде, кыямәт диярсең... - Китәргә ниятләгән кешеләрне туктату дөрес булмас, Мөхәммәтҗан әкә, - диде Габдрәшит хаҗи. – Һиҗрәт бит ул, иманны, динне саклап калу өчен, Аллаһ ризалыгы өчен дингә ирек булган урынга күчеп китү... Госманлы дәүләте килегез, дип тора, еллар буе артыннан йөреп, тиешле документлар алынды, юлга чыгуның көне-сәгате билгеләнде – ураза гаетеннән соң, дип торалар... Дөрес, юл мәшәкате җиңел булмас, кышка каршы бит. Патша хөкүмәте махсус шулай сузды, кирәкле кәгазьләрне кышка таба юлга чыга торган итеп бирде. Мөгаен, шуннан куркып, туктап калырлар, дип уйлаганнардыр. Инде тагы да сузсак, юллар бөтенләй ябылырга мөмкин, чөнки дөньяда зур сугышлар, фаҗигаләр көтелә, китсәк, хәзер китеп калабыз, аннан капкалар ябылачак. Бу сүзләрдән соң, Мөхәммәтҗан картка да куркыныч булып китте, чөнки Габдрәшит хаҗиның буш сүз сөйләмәгәнен ул яхшы белә иде. Бөтен дөньяны әйләнеп чыккан, ничәмә-ничә тапкыр Мәккә-Мәдинәләрдә булган, Төркиядә һәм Япониядә патшалар белән кара-каршы утырып сөйләшкән, монда да ничәмә-ничә газет-журналлар чыгарган, сәяси фиркаләр төзеп йөргән, мөфти-казый дәрәҗәсенә кадәр ирешкән, төрмәләрен дә күргән Габдрәшит хаҗи бит ул! Ул белми сөйләмәс, начар киңәш бирмәс. Әмма, әмма Мөхәммәтҗан картның да үз кайгысы кайгы бит, ничек шул зәгыйфь баласын йөрәгеннән өзеп чит-ят җирләргә чыгарып җибәрсен ул?! Аның борчулы уйларын сизгәндәй, Габдрәшит хаҗи үзе яңадан бу сөйләшүгә әйләнеп кайтты. - Кызың өчен дә бик борчылма, Мөхәммәтҗан әкә, - диде ул. – Бәлки менә шушы телсез-чукрак кызыңнан туган нәсел синең бердәнбер догачыларың булыр әле, Аллаһ белүче! Монда калганнарда дин кайгысы булмаячак, баш кайгысы булачак, бәндәләр исән калу турында гына уйлаячаклар, әмма күпләр харап булыр... Сугышлар, ачлык, төрмәләр, бер гаепсез кешеләрне, бигрәк тә, дин тотучыларны үтерүләр – аларның иге-чиге булмаячак, Мөхәммәтҗан әкә... Бу илдә гасырлар буе күргән газапларыбыз бу фаҗигаләр алдында кечкенә булып калачак... Габдрәшит хаҗи кыйбла якка ачып куелган тәрәзәгә карап, сөйли дә сөйли, әйтерсең лә, анда күк мөнбәренә куелган китапны укый, бәндәләрне шул хакта кисәтә... Зур укымышлы, мәһабәт гәүдәле, сакалы агарып килә торган бу ил картының сүзләренә ышанмау мөмкин түгел... Мөхәммәтҗан картның да күңелендә бер генә уй бөтерелә башлады – киткәннәр котыла, калганнар тотыла икән... Язмыш аларны бугазларыннан эләктереп алып, кара гүргә салмакчы була икән... Ярый да әле анда иман кәлимәсе белән, мөселман булган хәлеңдә күчсәң, андый болганчык заманда барысы да онытыла бит! - Аллага тапшырдык инде, хәзрәт, ни булса да ил белән күрербез... Киңәш-кисәтүләрең өчен зур рәхмәт, ни булса да, Аллаһ язган булыр! Әйткәнемчә, мин үзем китмим, нишлисен һәркем үзе хәл итәр. Бер генә үтенечем бар – кызымны ... Хөснибикәмне ярдәмеңнән, догаңнан ташлама... - Хөснибикәңне синең догаларың саклар, Мөхәммәтҗан әкә! Дөньяда иң зур дога – атаның баласына догасы. Бик кайгырма, ут йотма, баштарак авыр булса да, янында синең кыз һәм ир туганнарың да булачак бит, ярты авыл анда булачак! Аллага тапшырып, тәвәккәлләргә кирәк, безнең бабаларыбыз дин-ислам хакына җылы якларны Себергә алыштырганнар, ә монда – киресенчә - боз салкыныннан кояш нурына таба китә бит кешеләр! Ислам нурына таба! Моннан да зур бәхет була аламы?! Бу сүзләрдән соң, Мөхәммәтҗан картның да күңеле тынычланып китте, ул күңеленнән генә Хөснибикәсенә фатихасын бирде. Инде кузгалырга дип торганда, Яланкүлдән Юанбаш Мөхәммәди һәм тагы берничә ир-ат килеп керде. Мөхәммәтҗан картның мондалыгын алар ишегалдындагы юртак атыннан ук белгәннәр иде, шуңа күрә, аптырамадылар. Ә менә аның тыныч кына чәй эчеп утыруын күреп, гаҗәпкә калдылар, Мөхәммәтҗан карт Яланкүлдәге кебек нәгърә ормый, шауламый, язмышы белән килешкән кебек күренә... Габдрәшит хаҗи янында башка төрле була да алмыйсың, ул теләсә кемне ышандыра, үз артыннан алып китә торган шәхес, менә һиҗрәткә төп каршы кеше Мөхәммәтҗан карт та әнә икенче кешегә әйләнгән... Тагы кул биреп күрешүләр, кочаклашулар, хәл белешүләр китте, тагы өстәлгә сый-хөрмәт чыкты, вакыт сузылды да сузылды. Юанбаш Мөхәммәдиләр Габдрәшит хаҗиның иртәгә китәсен белгәннәр дә, тагы шул һиҗрәт турында киңәшергә, документларны күрсәтергә дип килгәннәр. Юлга кузгалуны ноябрь уртасы, декабрь башы дип тәгаенләделәр, ул вакытта ураза да беткән булачак, юлларга кар да төшәр, әле аның Умба-Омскиена чаклы да ике йөз чакрымнан артык ара бит. Умбада кайда тукталырга, нинди поездга алдан заказ бирергә - барысы турында да киңәштеләр, җаваплы кешеләрне билгеләделәр. Ә Истанбулда аларны Габдрәшит хаҗи үзе каршы алачак, анда инде барысы да сөйләшеп куелган, мөһаҗирләрнең килгәннәрен генә көтәләр ди... Шушы сөйләшүләрдән соң, ирләрнең күңелләре күтәрелеп китте, Мөхәммәтҗан карттан кала, барысы да госманлы мәмләкәте белән хозурлана башлады, аның турында күбрәк беләселәре килеп, Габдрәшит хаҗидан Төркиядәге хәзерге вәзгыять турында сораштырдылар, ул бик теләп җавап бирде. - Госманлы иле дә кайный, җәмәгать... Анда да алда зур үзгәрешләр көтелә, чөнки яшьләр искечә яшәргә теләмиләр, хөкүмәт алдына көн дә яңа таләпләр куялар... Истанбулда бихисап газета-журналлар чыга, кем нәрсә теләсә - шуны яза, кем нәрсә теләсә - шуны сөйли... Хакимият кайда да үз-үзен яклый – анда да күп кенә яшь сәясәтчеләрне төрмәләргә утырттылар, илдән кудылар... - Соң, анда да шул хәл булгач, нигә туган илне госманлыга алыштырырга соң? – дип сораганын сизми дә калды Мөхәммәтҗан карт. Башкалар да куркып, сагаеп калдылар, алар шул төрмәләрдән качып бу илдән китәләр бит инде, баксаң, анда да шул ук хәл икән! - Әйе, анда да шул ук хәл, - диде Габдрәшит хаҗи, аларның уйларын сизгәндәй. - Әмма анда дингә тимиләр, мәчет-мәдрәсәләрне япмыйлар, муллаларны төрмәгә утыртмыйлар, синнән урыс-кяфер ясарга тырышмыйлар... Хәзергә шулай, алдагысын бер Аллаһ белә... Җыелган халык җиңел сулап куйды, иң мөһиме – дингә тимиләр икән! Алар шул дин-ислам хакына гына шушы озын юлга – мәңгелек юлга кузгала бит... Шушы туып-үскән якларыннан, Себернең карлы-буранлы кышларыннан, мең төрле сайрар кошларыннан, якын туганнардан, ата-бабаларның каберләреннән аерыла бит! Аларның бу моңсу уйларын сизгәндәй, Габдрәшит хаҗи тагы дәвам итте: - Төрекләр уку-укытуга бик зур игътибар бирә башладылар, гарәпкә генә ябышып ятмыйлар, чит телләр өйрәнәләр, французча белү бик модада, - диде ул. – Балаларыгызны теләсә кайсы уку йортларында укыту мөмкин булачак, аларга зур дөньяга юллар ачылачак, ин ша Аллаһ! Төрек халкы бик тырыш, җиргә ябышып ята, анда бар нәрсә үсә - карбызы да, әфлисуны-йөземе дә, җәннәт ризыклары булган инҗиры, зәйтүне дә... - Арпа-бодай бармы соң, анда да бәрәңге утырталармы? – дип сорап куйды бер авыл агае. - Иген дә чәчәләр, яшелчә-җимешен, бәрәңгесен дә утырталар... Дөрес, анда һәр тарафта үз ризыгы, Шам тарафында, ягъни, эссе якларда, Анадалада инҗир-йөзем, армут-анар кебек кебек затлы җимешләр тиз өлгерсә, рум тарафында, Конья тирәләрендә салкынча була, анда иген игәләр, яшелчә үстерәләр. - Безгә соңгысы яхшырак икән, - дип сүзгә кушылды Юанбаш Мөхәммәди. – Безгә, Себер халкына, салкынчарак җир кирәк, хәзрәт... Безнең халык андый эссегә күнекмәгән, авыр булыр... Хөкүмәт белән сөйләшкәндә, шул рум тарафы дигән урынны тәгаенләсәң иде... - Үзем дә шулайрак уйлап торам, - диде Габдрәшит хаҗи. – Бик борынгы, бик тарихи урыннар ул Конья тирәләре, төрекләрнең изгеләштерә торган җирләре... Аларның беренче дәүләтләре, башкалалары да шунда булган... Анда бөек акыл иясе Мәүлана хәзрәтләре җирләнгән, мәчете-мәдрәсәсенә хәтле саклана. Дөрес, Коньяның үзендә зур сулар юк, әмма бераз арырак китсәң, суы да, яшеллеге дә бар. Казан татарлары исә Искешәһәр тирәсенә урнашканнар, баргач, үзегез барысын да карап, йөреп чыгарсыз, бер урында тукталырбыз, ин ша Аллаһ! Икенде вакыты кереп килә иде, барысы да рәхмәт әйтеп, урыннарыннан кузгалды, намазны янәшәдәге мәчеткә кереп укырга булдылар. Намаздан соң Габдрәшит хаҗи үзендә калырга тәкъдим итсә дә, аларның иртәгә иртүк ерак юлга чыгасыларын уйлап, Мөхәммәтҗан карт та, Юанбаш Мөхәммәди һәм аның белән килүчеләр дә рәхмәт әйтеп баш тарттылар. Ул кичне юлга кузгалмадылар, мәчет янәшәсендәге мәдрәсәгә кереп кундылар. Габдрәшит хаҗи әле анда кереп тә алар белән шактый сөйләшеп утырды, ахшам, ястү намазларын да бергәләп укыдылар. Шул чак Мөхәммәтҗан карт үзен мәчеттә каршылаган Аубаткан кешесенең гел Габдрәшит хаҗи артыннан тагылып, күзәтеп йөрүен шәйләде, бу хакта хәзрәтнең үзенә дә әйтте. Габдрәшит хаҗи үзе дә моңа игътибар иткән булган икән, шуңа күрә, өйдәге кебек артыгын сөйләмәде, аларга да саграк булырга кушты. Шуны гына көткәндәй, Юанбаш Мөхәммәди ук кебек атылып чепи күз янына барды, авыл турылыгы белән, ярып та салды: - Син нәрсә, чепи Исмай, һаман безгә тагылып йөрисең? – диде ул аны зур гәүдәсе белән бер читкә кысрыклап. – Синең турыда төрле сүзләр йөри бит, тәти егет! Теге йорттагы абзыйлар тирәсендә дә күргәлиләр ди сине... Исмай ябык гәүдәсе белән аның көрәктәй куллары астыннан чыгып ычкынмакчы булды, үзе нидер мыгырданды, ризасызлык күрсәтте. - Кара аны, егет, - диде Юанбаш Мөхәммәди, бала башыдай йодрыкларын аның борын төбендә уйнатып. – Кара аны, Габдрәшит хаҗиның башыннан бер генә бөртек чәче төшсә дә, үз башың белән җавап бирәсең! Ишеттеңме, аңладыңмы? Аубаткан Исмай аның кулыннан ычкынып китте, һәм шул чагында аяк астына чыңгылдап нидер килеп төште. Барысы да лампа яктысында шуңа текәлделәр, Исмайның аяк астында җиз тәре ялкылдап ята иде... - Менә эш нәрсәдә икән..., - дип куйды Юанбаш Мөхәммәди. Аннан, җирәнгәндәй, тәрене аягы белән тибеп җибәрде. – Бар, исән чакта ычкын моннан, югыйсә, болдыр баскычына асып куям үзеңне, хәшәрәт... Исмай мүкәләп тәресен эзләп тапты, аны тиз генә куенына яшерде һәм артына да борылып карамыйча, ашыга-ашыга чыгып китте. Бу хәлдән барысы да аңга килә алмый тордылар, беренче булып сүзне Мөхәммәтҗан карт башлады. - Харап булган егет, динен саткан, кяфер булган, - диде ул, авыр сулап. - Яшьтән шушы Тарада, урыс арасында бөтерелде ул, - дип дәвам итте Юанбаш Мөхәммәди. – Югыйсә, атасы Габдрахман абзый да начар кеше түгел иде бит... Гомер буе үз хезмәте белән көн күрде. Ә менә улын кулдан ычкындырган, Исмәгыйльдән Иванга әйләнгән егет, адәм хурлыгы... Моңа кадәр бу хәлләрне авыр сулап, дәшми генә күзәткән Габдрәшит хаҗи да сүзгә кушылды: - Бер татар баласының үз иреге белән муенына тәре тагуында барыбызның да гаеп бар, җәмәгать, - диде ул. – Димәк ки, милләт белән, халык белән эшләп бетермәгәнбез... Хәзер бит теге заманнар түгел, муенга тәрене көчләп асмыйлар. Димәк ки, егетне ышандыра алганнар, үз диннәренә аударганнар... Бәлки ниндидер куркытулар, янаулар да булгандыр, бәлки закон каршында ниндидер гаебе бардыр, шуннан котылу өчен бу юлга баргандыр... Аллаһу әгълам, Аллаһ белүче. Алда әле мондый хәлләр күп булачак... Менә шуңа күрә, иманны саклап калу өчен, һиҗрәткә кузгала инде халык. Икенче көнне мәчеттә иртәнге намазны укыгач, һәркем үз юлына кузгалды – Габдрәшит хаҗиның гаиләсе – Казан ягына, Яланкүлләр – авыл тарафына... Аубаткан кешесе аларны чат башыннан борылганчы карап калды, аннары ашыга-ашыга полиция идарәсенә, жандармериягә юнәлде, аның үз эше иде... Тиздән авылда, тагы берничә елдан шушы Тарада, мәхкәмәдә бу бәндә белән кабат очрашасыларын Габдрәшит хаҗи да, Мөхәммәтҗан карт та уйларына да кертә алмыйлар иде... ... Ул елның уразасы көз аена туры килде, әллә туган якларда соңгы ураза булганга, әллә көннәр шулай сагыштай сары торганга, халык аны үзенә бер бирелгәнлек белән тотты. Авыл халкының бер өлеше биш вакыт намаз укымыйча, җомга намазларына гына йөрсә дә, уразаны монда беркем дә калдырмый, кемдер Алладан куркып, кемдер кеше сүзеннән оялып тота... Яланкүлдә дә шулай – рамазан аенда бөтен авыл белән бергә сәхәргә торалар, бөтен авыл белән бергә кичен авыз ачалар... Ул авыз ачтырулар быел бигрәк тә үзәк өзгеч булды - әллә бәйрәм, әллә бәхилләшү, хушлашу - соңгы тапкыр бергә булган мәҗлесләр кебек иде алар. Туган-тумачалар, бер оч-урам халкы шулай бер-берләренә йөрештеләр, бүләкләр бирештеләр, бер-берләренә иң җылы, иң кадерле сүзләрен әйтеп калырга тырыштылар. Һиҗрәткә каршы эшләүчеләр дә бу айда тынып торды, чөнки инде буласы булган, китүчеләрнең документлары кулларында, мал-мөлкәт сатылган, барысы да гаеттән соң олы юлга кузгалуны көтәләр... Мөхәммәтҗан карт та бу айда гел кызы Хөснибикә белән бергә булырга тырышты – я ифтарга, дигән булып, үзенә чакырды, я бүләк-санакларын күтәреп, кияве өенә барып җитте. Кияве Салих элек бабасының тормышларына артык кысылып йөрүен, кызын калырга үгетләвен өнәп бетермәсә дә, ураза вакытында аларга сүз әйтмәде, ул да ата белән кызның соңгы күрешүләре икәнен яхшы аңлый иде. Ә Хөснибикә әле үзе балалар кебек, иренең бераз ирек бирүен сизүгә, чакырмыйча да атасы йортына чыгып йөгерә, аның белән җитәкләшеп, Ырыслы күл буена чыгып китә, яшь колынчык кебек, сары яфраклар өстенә ятып ауный, әйтерсең лә, туган якның бөтен исен-тәмен тәненә-җанына сеңдереп калырга тырыша... Хөснибикә кечкенәдән әтисенең иң яраткан кызы булып үсте, бәлки моңа баланың телсез-чукрак булуы, шуның белән, башкалардан аерылып торуы сәбәпче булгандыр. Әнисе дә аны үлгәнче кулларыннан төшермәде, авырлы чакта да Хөснибикәсен җаныннан артык күреп яратты, бар күңел җылысын, бар мәхәббәтен аңа бирде. Хөснибикә үзе дә яраттыра торган бала иде шул! Ул түгелергә торган яшькелт зур күзләр, дисеңме, ул мәрмәр кебек ак йөз, ап-ак тән, ул карлыгач канатыдай елкылдап торган озын кара чәчләр... Хәер, аның анасы Таһирә дә нәкъ шундый иде бит – авылда гына түгел, бөтен Себерендә иң гүзәл бичә! Дөрес, ул бохаралы түгел, җирле себер татарларыннан, аларның да әле иң борынгы кабиләләреннән – саргатлардан. Себер гомер-бакый алар кулында булган, бик гаярь-гайрәтле, сугышчан, югары мәдәнияткә ия халык булган алар. Нигездә, Ишимнең Иртышка коя торган тамагында яшәгән бу саргат татарларын беркайчан да көч белән җиңә алмаганнар, ә хәйлә һәм мәкер белән тозакка керткәннәр. Керәшен кыры – шул бөек кабиләнең юкка чыгуына бер фаҗигаи мисал бит инде... Менә шул саргат кызы Таһирәне Ишим-Тамак якларыннан кодалап алып кайткан иде Мөхәммәтҗан. Тара-Тубыл юлы өстендәге бу борынгы кала аша үтеп бараганда, мулла өендә күргән иде ул аны. Янәшәдәге Олы Бүрән авылыннан, ятим бала, диделәр. Инде олыгаеп барган, “карт егет” хисабында йөргән Мөхәммәтҗан күрде дә бу кыз баланы, тынсыз-хушсыз калды – ул аның гомер буе эзләгәне һәм көткәне иде... Әйтеп-сөйләп бетергесез тышкы матурлыгы өстенә, аның көмеш нур сибеп торган йөзе, нәни генә ап-ак куллары, фәрештәдәй тыйнаклыгы Мөхәммәтҗанны бер күрүдә гашыйк итте. Ул, тәвәккәлләп, кызны хатынлыкка сорады. Мулла хәзрәтләре аның туган тиешлесе икән, ул, әлбәттә, Яланкул имамының теләгенә каршы килмәде, никахлар укып, кызны биреп тә җибәрделәр. Яхшы җиргә, мөселман-татарлар арасына, мулла йортына килен булып төшә, дип куанып та калдылар әле... Мөхәммәтҗан калымны мулдан бирде, ул бу урман гүзәле өчен бар байлыгын бирергә әзер иде. Ә Таһирәсенең, ятимәкәйнең, әллә ни бирнәсе дә юк иде – бер төенчек чүпрәк-чапрак инде шунда. Аның каравы беләгендәге борынгы көмеш беләзеге дөнья бәясенә торырлык затлы һәм сирәк хәзинә иде! Фирүзә ташлар белән бизәлгән ул көмеш беләзек Таһирәгә мәрхүм әнисеннән калган булган, ә аның нәселе Саргат ханга барып чыга. Саргат патша теге шомлы елларда ук башкисәр Ермакка каршы сугышта шәһит киткән, каласы туздырылган һәм яндырылган, гаиләсе исә кара урманнарга качып кына исән калган. Ханбикә Иртыш елгасы буйларына килеп, ирен сагынып, озак тилмереп йөргән, аңа атап, җырлар да чыгарган. “Явым, явым биш казак” дип аталган бу борынгы җыруны ул якларда әле хәзер дә җырлыйлар, Таһирәсе дә аны белә иде. Аның кулындагы көмеш беләзекне дә Саргат ханбикәсеннән калган мирас, дип сөйлиләр иде, Таһирәсе аны үлгәндә дә салмады... Хәзер ул беләзек Хөснибикә кызында, ичмаса, ерак илләрдә анасының төсе итеп кияр, колынкай... Мөхәммәтҗан карт сагышлы уйларына бирелеп, өйгә кызы Хөснибикә кергәнен сизми дә калды. Ул аңа сокланып та, кызганып та озак карап торды – нәкъ әнисе инде бу бала, нәкъ аның Яланкүлгә килеп булып төшкән вакытындагы кебек. Күлдәй яшькелт күзләрен камыштай озын керфекләре чорнап алган, ак мәрмәр йөзендә ниндидер илаһи нур балкый, елмайганда исә күк капуслары ачылган кебек була... Телсез-чукрак булса да, авылда аңа кызыгып караучы егетләр шактый иде, кияүне исә кыз түгел, аның атасы Мөхәммәтҗан үзе сайлады, Хөснибикәнең кемгә кияүгә чыгасын ул хәл итте. Һәм менә шул Салих хәзер аның фәрештәдәй баласын җир читенә алып китеп бара... Мөхәммәтҗан картны тагы авыр уйлар басты, тагы шул һиҗрәт, кызыннан, туганнарыннан аерылу хәсрәте җанын изде. Хөснибикә дә аның уйларын сизгәндәй, карт атасының күкрәгенә башын куйды, күзеннән энҗе яшьләре тәгәрәп төште... Ул күңеле белән атасының борчылганын күптән сизенә, ире белән шул хакта ачуланышканнарын да хәтерли, сүзләрен ишетмәгәч, бу борчылуның сәбәпләрен белми... Әмма ул күрә, сизә - аның тормышында нидер үзгәрергә тора, бу үзгәреш аңа гына түгел, күп кешеләргә кагыла, чөнки ярты авыл урыныннан купкан, һаман нидер җыялар, саталар, нәрсәгәдер әзерләнәләр. Ире Салих та мал-туарны сатып, төенчекләрне төйнәп куйды, Хөснибикәнең сорау белән мөлдерәп тулган карашына кулын селтәп кенә җавап бирә. Әтисе аңлатырга тырыша, алар кечкенәдән кул хәрәкәтләре белән сөйләшергә өйрәнделәр, әмма ул да аңлатып бетерә алмый, ниндидер ерак юлны күрсәтә... Тик Хөснибикә ул юлның кая алып барганын белми, ул урман юлларын күзен йомып та таба, күрше авылларга үзе генә барып кайта ала, әмма аннан да еракта дөнья барын белми... Ул арада икенде намазы вакыты җитте, Мөхәммәтҗан карт камәт төшереп намазга басты. Хөснибикә дә әтисе артына килеп басты, чөнки әле әнисе исән вакытта ук аны намазга өйрәтеп калдырган иде. Телсез-чукрак кызының бик сизгер, һәр хәрәкәтне кабатлап баруын күреп, Таһирә аңа язып гарәп хәрефләрен өйрәтә башлады, иреннәрен бөрә-бөрә, аларның әйтелешен аңлатырга тырышты. Башта Мөхәммәтҗан моңа каршы булды, телсез-чукрак кеше, хәрефләрнең әйтелешен ишетмәгәч, аларны үз теле белән кабатлый алмагач, берни дә килеп чыкмас, дип уйлады. Әмма кечкенә кызчык әнисенең һәр хәрәкәтен, бармак очларының, иреннәренең, йөз сызыкларының һәр тибрәнешен карап, йотып, сеңдереп барды, аһылдый-уһылдый аның артыннан кабатлады. Иртәнге һәм төнге намазлардан кала, ул әнисе янына басып, аның бар хәрәкәтләрен кабатлады, намазлыгына ябышып ятты... Аның ничек укыганын, нәрсә укыганын бер Аллаһ кына белә, әмма телсез-чукрак баланың, нәни кулларын күккә күтәреп дога кылуын күргәндә, олылар да елый иде... Әнисе үлгәч, Хөснибикә намазны атасы артына басып укый башлады, ул эш белән мавыгып онытылып китсә, кызы аны кулыннан тартып намазлык янына алып килә иде. Үсә төшкәч, Хөснибикә олылар белән ураза тота башлады, әнә быел да, авырлы булуына карамастан, уразага кергән. Бүген Мөхәммәтҗан карт аны һәм һиҗрәткә җыенган кыз туганнарын ифтарга – авыз ачарга чакырды, бәлки бу соңгы мәҗлесләре дә булыр, дип, тагы күңеле тулды. Икенде намазы бетеп, бераз вакыт узуга, өйгә бер төркем хатын-кызлар килеп керде, алар абыйлары белән шау-гөр килеп, кочаклашып күрештеләр, ахшамга кадәр бераз сөйләшеп алырга булдылар. - И, газиз кыз кардәшләрем, бәлки бу безнең бергәләп соңгы утыруыбыздыр, олы юлга кузгалыр алдыннан сезгә әйтер сүзләрем бар, - дип башлады Мөхәммәтҗан карт. Сеңелләре Мәхсүрә белән Мансура аңа якынрак килеп утырдылар, Мәхсүрәнең үсмер кызы Зөлбану Хөснибикә белән бераз читтәрәк урнаштылар. Элегрәк абыйлары һиҗрәт турында ишетергә дә теләмәгәч, бу хакта әле кыз туганнары белән җитди сөйләшүнең булганы да юк иде. Әмма соңгы вакытта Мөхәммәтҗан карт та тәкъдирдә язылган белән килеште кебек, һиҗрәткә каршы сөйләгәне ишетелми башлады. Бер караганда, абыйларын да аңларга була – гарип кызы, барлык туганнары гаиләләре белән кубарылып, мәңгегә туган якларны ташлап китәләр бит... Себер татарларында туганлык җепләре бик көчле, аның язылмаган катгый кануннары да бар. Абыйлары Мөхәммәтҗан хәзер аларга ата урынына калган кеше, ягъни, аның сүзе закон булырга тиеш. Әмма Мәхсүрә белән Мансураның ирләре дә бар бит әле, һәм соңгы сүзне барыбер алар әйтә. Ә алар, китәбез, диделәр. Ә энеләре Сахибзадә үзе хәл итте китәсен, беркем белән киңәшеп тормады. - Сезгә кызым Хөснибикәне амәнәт итеп тапшырам, - дип сүзен дәвам итте Мөхәммәтҗан карт. – Аның хәлен үзегез беләсез – кеше ишеткәнне ишетми, кирәген аңлатып сөйли алмый... Монда без аның белән аралашырга өйрәнгән идек инде, анда балакаема бик авыр булачак... Кияү дә аның хәлен аңлап бетми әле, матурлыгына, тыйнаклыгына карап өйләнде... Анда баргач, карашы үзгәрмәсме, балам чит җирдә ятим калмасмы – менә шул уйлар өзгәли минем үзәгемне... - Алай бик бетеренмә, абый, - диде Мәхсүрә, аны юатып. – Ялгызы чыгып китми бит – янында ире бар, без барыбыз да анда... Әнә Зөлбану да аның белән бик яхшы аңлаша бит! Алар монда да гел бергә булдылар, анда да аерылмаслар, Аллаһ теләсә! Барысы да борылып Хөснибикә белән Зөлбануга карадылар, алар исә, дөньяларын онытып, үзләре генә белгән хәрәкәтләр телендә мәж килеп сөйләшеп утыралар иде. Мөхәммәтҗан карт та, беренче тапкыр күргәндәй, сеңелесенең кызына текәлде – ул коеп куйган Хөснибикә иде! Шундый ук зифа буй, ак йөз, шундый ук зур яшькелт күзләр... Охшаса да охшар икән туган туганга! Әле бер-берләрен аңлыйлар да икән бит, кайчан, каян өйрәнеп өлгергән бу Зөлбану балакай Хөснибикәнең телсезләр телен? Мөхәммәтҗан карт шулай дип сораганын сизми дә калды. Зөлбануның озынча ак йөзе алсуланып чыкты, олылар сүзенә кушылырга уңайсызланып, ул кыска гына җавап бирде: - Туганым бит ул минем, әкә, - диде ул. – Без бит бергә үстек, аннан күреп өйрәндем инде... Мөхәммәтҗан картка бераз җиңел булып китте. Юк, аның туганнары Хөснибикәне беркайчан да ташламаслар, Аллаһ теләсә! - Рәхмәт, кызым, туганлыкны аңлыйсың икән, мәңге шулай булыгыз! Соңгы сулышыгызга кадәр бер-берегезне ташламагыз, бу – минем сезгә васыятем, амәнәтем! Монда без күп идек, һәр авыл саен туган-тумачаны табарга була... Анда сез аз, чит кавемнәр арасында, аларның холык-фигылләрен белмисез... Нәрсә генә булса да, дөньялар кайсы якка үзгәрсә дә, сез үзгәрмәгез - бер-берегезгә таяныгыз, бер-берегезне сатмагыз, бер-берегезне саклагыз һәм яклагыз! - Үзең дә тәвәккәлләмисеңме соң, абый? – дип сорады сеңелесе Мәхсүрә, аның йомшаруын сизеп. – Син бит безгә атабыз урынында калган кеше, анда да барыбызны бер канат астында җыеп тотар идең... Кыз туганының шулай олылап дәшүенә Мөхәммәтҗан картның күңеле булды. - Рәхмәт, кардәшем, мин хәзер дә сезнең өчен олы абый урынында да, ата урынында да, - диде ул. – Теләсә кайсы вакытта яныма кайтып сыена аласыз – үзем үлгәндә дә сезне яшәтер өчен тырышырмын... Мин китмим инде, монда калам... Үз өемдә, үз нигеземдә, үз илемдә калам... Ни күрсәм дә, шушында күрермен... Өй тулы менә бу сабыйларыма монда нәселне дәвам итәргә язган, күрәсең... Җиңгәгез дә авыру, үзегез күреп торасыз, балаларда да шаукымы бар... Олыгайган көнемдә итәк тулы бала, шөкер Аллаһка! Безгә монда яшәргә җиңелрәк булачак, Аллаһы Тәгалә шуларны аякка бастырырлык хәерле гомер бирсен инде. Әйе, Мөхәммәтҗан картны моннан кузгатырлык көч юк иде инде... Читтә яши дә алмас иде ул, шушы карлы-бозлы Себерен сагынып саргаер иде... Ул әйтерсең лә табигатьнең үзеннән үсеп чыккан кебек – карагайдай нык бәдән, төз буй-сын, аюдай көч, бүредәй үткенлек, тиендәй җитезлек, сандугачтай моң – барысы да бер кешедә тупланган. Шушыларны үзе белән ала алганда гына аны урыныннан кузгатып булыр иде, бөтен Себерне – кышын-язын, җәен-көзен моннан күчергәндә генә Мөхәммәтҗан карт китәргә ризалашыр иде... Ул арада ахшам якынлашты, лампага ут элделәр, өй эче яктырып китте. Мөхәммәтҗан карт янәшәдәге мәчеткә юнәлде, Хөҗҗәт мулла киткәннән бирле, биредә намазларны ул укыта иде. Өйдә калган хатын-кызлар исә кече якта авыз ачарга ризык әзерли башладылар, хәер, җиңгәләренең инде көндездән үк барысы да әзер иде. Өстәлне зур якка куйдылар, кунаклар өчен генә дип тоткан бар тәмле-томлы чыкты, барысы да сабыр гына азанны көтә башлады. Көзге кояш урман артына кереп яшеренгәч, мәчет манарасыннан моңлы азан тавышы яңгырады, аны бүген Мөхәммәтҗан карт үзе әйтте. Хатын-кызлар кайсы берничә йотым су, кайсы хөрмә-җимешләр белән авыз ачтылар да, дога кылып, ахшам намазына бастылар. Хөснибикә белән Зөлбану намазны янәшә басып укыдылар, Хөснибикәнең туган нигезендә бу соңгы намазы иде... Әллә шуны сизенепме, тезләнеп сәҗдә кылганда күз яшьләре намазлык өстенә тамды, ул бөтен җаны-тәне белән Аллаһтан үзе өчен дә, туасы баласы өчен дә, карт атасы өчен дә хәерлесен сорады... Кичке ашка утырырга Мөхәммәтҗан картны көттеләр, ә ул бер төркем ир-ат белән кайтып керде. Мәчеттәге ахшам намазыннан бирегә ифтар мәҗлесенә энесе Сахибзадә, сеңелләренең ирләре, кияве Салих та килгән, Мөхәммәтҗан карт бик кыстагач, Юанбаш Мөхәммәди дә ияреп кайткан иде. Алар шулай бер төркем килеп кергәч, ирләргә тиз генә аерым өстәл куелды, өстәлгә тагы яңа ризыклар чыга башлады. Себер татарларының иң яраткан ризыгы үрәдән башка мондый мәҗлесләрне күз алдына да китереп булмый, сөякле ит шулпасына киледә төелгән арпа салып пешерелә ул милли аш. Өйрәгә өстәп, өстәлгә табак-табак ат ите куела, аннан тирән эчле бәлеш чыга, көзләрен ул ярма һәм кабактан булса, кышларын инде, эре мал суйгач, ит бәлешләре пешә... Бүген дә әнә ифтар табыны пәрәмәчләрдән тау кебек өелеп тора. Аның өстенә катыгы-каймагы, балы-мае, урман җимешләре – мәмрәп торган мүк җиләкләре – торна күзе, кура-карлыганнары – барысы да көннәр буе Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотканнарга сый-нигъмәт... Табын янында да сүз һиҗрәт турында барды, чөнки инде ураза бетеп бара, гаеттән соң олы юлга кузгалырга торалар иде. Бәхетләренә, быел көз дә бик матур, коры килде, туктаусыз яңгырлары белән интектермәде, югыйсә, яңгыр яуса, монда авыл араларында аякланып йөри торган түгел. Инде коры, җылы көннәр артта калып, аяк асларын катыра да башлады, күлләрне боз элпәсе каплады, урманнарны ак бәс сарды... Әле бу кичтә әнә кар да төшкәли башлаган, бәлки олы сәфәргә кузгалганчы, чана юллары да төшәр, ул чакта җиңелрәк булыр иде... Юанбаш Мөхәммәдинең әйтүенчә, Умбага кадәр атлар белән барачаклар, йөкләр-төенчекләр белән, алтмыш-җитмеш олау кирәк булачак. Олы юлга чыккач, Яланкүлләргә күрше-тирә авыллар да кушылачак, алар белән дә сөйләшенгән. Ә Умбыда аларны Мәтин бай көтеп тора, мең кеше булса да ашатам, үземдә тотам, чөнки алар Аллаһ мосафирлары, дигән, рәхмәт яугыры! Һиҗрәтчеләр мең үк булмаса да, аның яртысы булыр, документлар шуның кадәр кешегә әзерләнгән. Аннан Умбага аларны алырга Барнаулдан махсус поезд киләчәк, ул Одессага кадәр алып барып җиткерәчәк икән. Аннан соң инде һиҗрәтчеләр диңгездә пароход белән Истанбулга китәчәкләр икән, анда аларны көтеп торачаклар ди... Сөйләшкәндә шулай җиңел генә тоелса да, бу сәфәрнең авыр буласын барысы да аңлый иде. Кыш көне, балалар, карт-карчыклар, авырлы хатыннар белән күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә чыгып китә бит алар... Мәңгегә, бөтенләйгә, дип чыгып китә... Юлда да, анда баргач та төрле хәлләр булырга мөмкин, үлем-җитемнәргә дә әзер булып торырга кирәк. Иң мөһиме – бу бөек кузгалышның, бу мәңгелек китүнең Аллаһ ризалыгы өчен, иманны саклап калу өчен һиҗрәт икәнен онытмаска, шуның хакына, барысына да түзәргә, сабыр итәргә... Алар шулай дип бер-берсен юатты, бер-берсен дәртләндерде һәм тынычландырырга тырышты, әмма йөрәкләрендә инде юлга кузгалмас борын ниндидер моң һәм шом бар иде… Урам якта ниндидер чит тавышлар ишетеп, барысы да сискәнеп китте – киләсе кеше килгән, инде таралыр вакыт җиткәндә, көзге кара төндә кемнәр шулай йөрергә мөмкин? Ул арада каты итеп ишек дөбердәттеләр, керергә рөхсәт тә сорап тормыйча, ниндидер чит-ят кешеләр өйгә бәреп керделәр. Бишмәтләрендәге ялтыр төймәләрдән һәм башларындагы текә кәпәчләреннән аларның гади кешеләр булмыйча, хөкүмәт эшендәгеләр, полиция-жандармериядән килгәннәре күренеп тора иде. Алар арасында бер генә таныш кеше бар – Аубаткан Исмай. Көтелмәгән кунакларны күргәч, ризыкка дип сузылган куллар кире төште, һиҗрәт дип ачылган телләр тешләнде, барысы да, шомланып, бу хәлләрнең ахырын көтте. Йорт хуҗасы буларак, Мөхәммәтҗан карт алгарак чыкты һәм татар гадәте буенча, өенә бәреп керүчеләрне табынга чакырды, әмма аның сүзләрен Аубаткан Исмаеннан башка беркем аңламады. - Ашау кайгысы түгел монда, әкә, - дип барысы өчен дә җавап бирде ул. – Үзегез күреп торасыз – болар Тарадан килгән хөкүмәт кешеләре, полицайлар… Аларның тикмәгә йөрмәгәннәрен дә яхшы беләсез… Безнең кулыбызда Мөхәммәди Шиховны кулга алырга, дигән боерык бар. Аны алырга дип килдек, ә ул монда булып чыкты. Хәзер өенә барып үзе алдында тентү уздырабыз һәм аны Тарага алып китәбез… Аубаткан Исмайның бу сүзләре барысын да телсез калдырды. Нинди Тара, нинди кулга алу, нинди тентү? Юанбаш Мөхәммәдинең ни гаебе бар? Һиҗрәтне өзү өчен эшләнгән этлек түгелме икән бу? Ник дисәң, бөтен документлар анда бит, бөтен эшне ул оештыра, башкалар ияреп йөрүчеләр генә… Күбесенең башыннан шундый уйлар сызылып үтте, Мөхәммәтҗан карт түзмәде, бу сорауны Аубаткан Исмайның үзенә дә бирде. - Шулай итеп, һиҗрәт сәфәрен өзәргә булдыңмы, энем? – диде ул, Исмайның каршысына ук килеп. – Барып чыкмас, Аллаһтан язылган икән, китәр алар, син генә туктатып кала алмассың… - Соң, Мөхәммәтҗан әкә, син үзең дә каршы идең бит ул нәрсәгә?! Теге вакытта мәчеттә, бетәбез, бетәбез шул һиҗрәт белән, дигән идең! Нәрсә, сине дә сатып алдылармы бу корткычлар? - Син, Исмайдан урыс Иванга әйләнгән мөртәт, сүзләреңне чамалап сөйлә! – дип Юанбаш Мөхәммәди аның өстенә очып кунды. Аларның арасына,кылычларын чыңгылдатып, полицай урыслар килеп керде. Ул арада Юанбаш Мөхәммәдинең бүрәнәдәй беләкләренә богау да салып куйдылар. Бу хәлдән барысы да шашып калды. Тарадан килгән полицайлар башлыгы Юанбаш Мөхәммәдинең борынына кәгазь кисәге төртте. - Сез патша галиҗанәпләренә каршы коткы таратуда, империянең нигезен җимерергә тырышуда гаепләнәсез, - диде ул, русчалатып. Аубаткан Исмай аны татарчага тәрҗемә итәргә тотынды. - Татарга тылмач кирәкми, дәшмә, надан! – дип кычкырды аңа Юанбаш Мөхәммәди. – Мин Петырларда патша хөкүмәте белән сөйләшүләр алып барган кеше! Үземне-үзем якларлык көчем дә, гыйлемем дә бар! Аннан ул урыс полицаена борылды да, урысчалатып: - Мин кайда патшага каршы сөйләп йөргән инде, анысын да белик! – диде. Сүзгә тагы Аубаткан Исмай килеп кушылды. - Оныттыңмыни, теге вакытта, Тарада мәчеттә сөйләгәнеңне? Безгә монда ирек юк, солтан җиренә китәргә кирәк, дидең! Татарларны бөтен җирдә кысалар, урыслар басып алганнан бирле көчләп чукындыралар, алар безне урыс ясамыйча тукталмаячаклар, дидең! - Нәрсә, дөрес түгелмени? – дип, сүзгә Мөхәммәтҗан карт та кушылды. – Менә мин дә нәкъ шулай дип әйтәм, алайса, мине дә кулга алыгыз! Син, энем, Мөхәммәдидән үч аласың, теге вакытта муеныңдагы тәреңне тартып өзгән өчен! Анда барып әләкләгәнсең. Хәзер һиҗрәтне өзәргә тырышасың – барып чыкмас, мөртәт керәшен! - Син, әкә, кайчаннан бирле һиҗрәт яклы соң әле? Авылда моңа иң каршы кеше син идең бит, оныттыңмыни?! Әллә үзең дә шулар арбасына утырып чыгып китәргә җыенасыңмы? - Әйе, мин каршы идем, дөрес әйтәсең. Менә шушы гарип балам хакына, аларны илдән җибәрәсем килмәде… Ә хәзер – барыгыз, бу Алланың каһәре суккан илдән башыгызны алып качыгыз, дим! Чөнки монда калсаң, теләсә кайсы вакытта менә шушы хәл булачак – рөхсәтсез өеңә килеп керәчәкләр, кулыңа богау салачаклар, зинданга ыргытаячаклар… Әле, синеке кебек, муеныңа тәре дә асарга мөмкиннәр… Китегез, балакайларым, качыгыз бу илдән, иманны, үзегезне, нәселне саклап калыгыз – миннән сезгә хәер-фатиха! Тара урысларына татарларның бу талашлары кирәкми иде – Юанбаш Мөхәммәдине төрткәли-төрткәли өйдән алып чыгып киттеләр. Аубаткан Исмай да тизрәк алар артыннан җилдертте, монда калса, Яланкүл ир-атлары аны өзгәләп ташларга мөмкиннәр иде. Өй эче, яу чыккандай, тынып, бушанып калды. Ифтар мәҗелесе өзелгән иде. Әмма иң куркыныч, Юанбаш Мөхәммәди кулга алынгач, һиҗрәт сәфәре дә өзелергә мөмкин иде… Ирләр иртәгә үк Тарага барырга, өяз түрәләре белән сөйләшергә, дигән фикергә килеп, башларын иеп өйләренә таралдылар. Мөхәммәтҗан картның кызы, туганнары белән соңгы мәҗлесе шулай догасыз тәмамланды… Һәм бу илнең үзен дә озак елларга догасыз, имансыз, динсез, бәхетсез чорлар көтә иде… ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА.

КЕМ ПО НАЦИОНАЛЬНОСТИ БЫЛИ РОМАНОВЫ

http://myhistori.ru/blog/43544092767/Kem-po-natsionalnosti-byili-Romanovyi?utm_campaign=transit&amp%3Butm_source=main&amp%3Butm_medium=page_0&amp%3Bdomain=mirtesen.ru&amp%3Bpaid=1&amp%3Bpad=1

КЕМ ПО НАЦИОНАЛЬНОСТИ БЫЛИ РОМАНОВЫ

Последним прямым потомком Романовых, правившим на российском престоле, была Елизавета Петровна. Великая императрица почила 5 января 1762 года.
Кем по национальности были Романовы

Первый царь с немецкой кровью  

После Елизаветы на престол взошел Петр III. Его имя при рождении звучало так: Карл Петер Ульрих Гольштейн-Готторпский. Новый самодержец был русским только на 50%. Его матерью была Анна Петровна, урожденная Романова, а отцом – герцог Карл-Фридрих все с той же немецкой фамилией Гольштейн-Готторпский. 
 
Даже и те русские 50% можно поставить под сомнение. Историки и сейчас теряются в догадках, кем по национальности была бабушка российского императора, Марта Скавронская, больше известная как Екатерина I. Все ниточки ведут в Прибалтику. Кем же точно – латышкой, эстонкой или литовкой – доподлинно так и не установлено. 
Традиция жениться на немецких принцессах 
Петр III женился на Софии Фредерике Августе. Она происходила из аристократического, но обедневшего немецкого рода Ангальт-Цербстских. Эта юная немецкая принцесса приехала снежной зимой в Россию, чтобы быть помазанной на царствование и стать Великой самодержицей Екатериной II. У нее родился сын, Павел I. Мальчик был русским уже на 25%.
Повзрослев, Павел для укрепления дипломатических связей и по сложившейся уже традиции тоже взял в супруги немку с длинным именем София Мария Доротея Луиза Августа Вюртембергская. В России она получила более благозвучное для русского уха имя Мария Федоровна. 
Русская кровь еще больше разбавляется 
В супружестве Мария Федоровна дала жизнь десятерым отпрыскам. Один из них, Николай I, стал прародителем Николая II. Николай I был русским уже на 12,5%. Он снова связал себя узами брака с иностранкой – дочерью прусского короля, которая после крещения получила имя Александра Федоровна. 
Она родила мальчика, будущего императора Александра II. Этот российский правитель был русским приблизительно на 6,25%. Александр не стал исключением: его царствующей супругой стала очередная немка – Максимилиана Августа Гессен-Дармштадская. В России она взяла имя Мария Александровна и родила следующего наследника престола – Александра III. 
Процент «русскости» Николая II 
В жилах Александра III текло около 3% русской крови. Супругой царя стала принцесса-датчанка, перекрещенная в России в Марию Федоровну (при рождении носила имя Мария Фредерика София Дагмара). Она-то и произвела на свет будущего императора-мученика Николая II. Последний российский император был русским только на 1,5%. 
На 50% - по матери – он был датчанином. Оставшиеся 48,5%, несомненно, немецко-прусские. Возможно, какие-то сотые доли процента принадлежат и прибалтийским народностям. Их император получил от той самой Марты Скавронской, национальность которой так и не установлена.
И он тоже женился на немке, произведя на свет принца Алексея,Мальчик был «русским» меньше, чем на 1%. Так что можно предположить, что не случись в России революции, престол бы прочно закрепился за выходцами из Европы. 
© Русская Семерка russian7.ru
Ключевые слова: новостистатья
Опубликовал Игорь Молд , 06.10.2016 в 18:27