ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

воскресенье, 7 августа 2016 г.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары бергәләп "Туган тел" җырын башкарды (видео)



http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/08/06/124031/

Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары бергәләп "Туган тел" җырын башкарды (видео)

Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары бергәләп "Туган тел" җырын башкарды (видео)6 август 2016,15:16
"Яшьләрнең йөзләрендә нур, күзләрендә чаткы күренә", - ди Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров


(Казан, 6 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда уза торган VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы азагына якынлашып килә. Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә форумның пленар утырышы узды. 
Башта күмәк проект сессияләрендә катнашу нәтиҗәләре турында тарих һәм туризм, мәгариф һәм тәрбия, этномәдәни проектлар, татар теле һәм интернет, PR һәм журналистика юнәлешләре буенча төркем җитәкчеләре кыскача мәгълүмат бирде, проектларның асылы турында сөйләде. Аннан соң Бөтендөнья татар яшьләре форумының идарә органы - советы сайланды. 50 кеше составында ул бертавыштан расланды. Аннары форумның рәисен сайлау буенча иң дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитте. Тәбрис Яруллинның үзенең командасы белән тагын алдагы ике елда җитәкчелек итәргә теләгәнен искәртик. Делегатлар бертавыштан диярлек (бер кандидат битараф булды) Тәбрис өчен тавыш бирде.
Пленар утырыш күмәк төстә "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды. Аны Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм берничә делегат, аларга кушылып бөтен зал башкарды. 
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә быелгы форум делегатлар арасында бик талантлылары булуын билгеләп узды. "Бирегә килгән яшьләр арасында Италиягә кадәр барып белем алып, Россиягә кайтып эшләүче сәнгать осталары, җырчылар булуын башыма да китермәгән идем. Татарлар арасында талант ияләре Татарстанда гына түгел, татар кайда яши, шунда талантлар үсә. Искиткеч зур шәхесләр бар араларында, алар - безнең киләчәгебез. Бу яшьләр югалмас. Килгән яшьләр арасында талантлар булуы безгә тагын да дәртләнебрәк эшләргә көч бирә. Кыскасы, яшьләр форумга елдан ел әзерлеклерәк булып килә. Бу быелгы форумның үзенчәлеге дип әйтер идем", - дип билгеләп узды Ринат Закиров.
 Зур талантлары булган халыкның башка милләтләр алдында һәрвакыт йөзе якты, ул калку булып күренә, дип горурлык белән сөйләде ул. Ринат Закиров яшьләрнең дә үз-үзенә бәясен белүе, аларның артык тәккәберләнмичә, үз-үзләрен басынкы тотулары турында әйтте. "Аларның йөзләрендә нур, күзләрендә чаткы күренә. Алар, һичшиксез, Татарстан үсешенә үз өлешен кертер дип саныйм мин", - ди Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе. Видео http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/08/06/124031/

Тәбрис Яруллин: Яшьләрнең өстенлеге – ана телен белү!

Тәбрис Яруллин: Яшьләрнең өстенлеге – ана телен белү!

Тәбрис Яруллин: Яшьләрнең өстенлеге – ана телен белү!
Калфак-түбәтәй кигән егет-кызлар, Татарстанны сагынып кайткан яшьләр – Бөтендөнья татар яшьләре форумының каймагы шушы. Аларның һәрберсенең төбәк-илендә татар милләтенә кагылышлы четерекле мәсьәләләр шактый. Шул проблемаларны уртага салып сөйләшү, хәл итү юлларын эзләү өчен килгән алар татарлар Мәккәсенә.

2004 елдан башланып киткән Бөтендөнья татар яшьләре форумы 7 ел уздырылып килә. Быел әлеге чара 30 илдән, Россиянең 60 төбәгеннән, Татарстанның һәр районыннан – барлыгы 900гә якын делегатны җыйган. Татар яшьләре оешмалары үзидарәсе эшчәнлегенә игътибарны арттыру – форумның төп максаты. Бүгенгә дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар яшьләренең 114 оешмасы бар.

Ике елга бер тапкыр яшьләр идарә итүче орган һәм рәисне сайлый. Нәкъ менә бу лидерлар оешманың төп эшчәнлеген әйдәп баруда күп көч куя. Бу оешмалар социаль проектлар белән эшләүгә корылган. Форумның пленар сессиясенә кадәр оештырылган “Проектлар аллеясе” дигән күргәзмә дә – быелгы форумның төп яңалыгы. Монда форум үзе оештырган “Акыл фабрикасы”, “Мин татарча сөйләшәм”, “Печән базары” кебек чаралардан тыш, төбәкләрдәге әдәби кичәләр, мобиль кушымталар кебек проектлар да тәкъдим ителгән. Аллеягә сайлап алынган проектларны тиражлап, башка өлкәләргә, чит төбәкләргә тарату бурычы да тора. Бүгенгә “Мин татарча сөйләшәм” дигәне Россия өлкәләрендә дә уздырыла.

Быелгы форум катнашучыларының 55 проценты гүзәл затлар булса, 45 проценты – егетләр. 15 проценты инде гаилә корырга өлгергән, 70 проценты – югары белем алган кешеләр. Форумда катнашучының уртача яше –26.



Канадада татар мәктәбе кирәк!

“Проектлар аллеясе”нә килгәндә, Мәскәүдә Татарстан республикасының тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында эшләп килгән Яшьләр советы проектлары да бар иде. Ул Мәскәүдә яшәгән татар яшьләрен, студентлар якташлыкларын берләштерә. Россия башкаласында татар яшьләре өчен “Хәрәкәт” проектлар бәйгесенең бүләкләү кичәсе һәм татар яшьләре көннәре уза. Анда, “Оскар” тапшырган кебек, төрле юнәлешләр буенча эшләнелеп, җиңгән проектларга бүләкләр бирелә. “Татфест” дигән чарада Мәскәүдә татар яшьләр шәһәрчеге булдырыла. “Кара фильм” проекты исә татарча фильмнар карауга юнәлтелгән.

- Эре институтларда Татарстан якташлыклары, “Татяшьләре.ру” сайты аша да без татар яшьләрен берләштерәбез. Башкортостан, Түбән Новгород өлкәсеннән килгән яшьләр аеруча актив. Туган якларыннан киткәч, яшьләр ана телен сагына башлый. Туган телне, мәдәниятне өйрәнү ихтыяҗы туа. Шуңа да проектларны белеп төзергә кирәк. Мәскәүнең педагогия институтында татар телен өйрәнеп була, шулай ук махсус курслар эшли”, – ди Мәскәүдә Татарстан республикасының тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында эшләп килгән Яшьләр советы идарә рәисе Эмиль Фәйзуллин.



Чит илләрдән татарлар Форумга аеруча сусап килә. Океан артыннан ук махсус шушы чара өчен очкан яшьләрдә татар милләтенә карата энтузиазм аеруча көчле.

- Канадада яшәүче татарларга телебезне, динебезне саклап калырга булышу, үзебезнең татар мәдәнияте, тарихына якынайту – иң мөһим максат. Татар гаиләләрендә үсеп килүче 5-6 яшьлек балалар күбесенчә инглизчә генә сөйләшә, татар телендә аралашмый. Шуңа күрә без татар мәктәбе ачарга телибез. Моңа кадәр мәктәп бар иде, кызганыч, ул ябылды. Без, нинди бәйрәмне уздырмыйк, балалар өчен аерым татарча программа булдырырга тырышабыз, – ди Канаданың Торонто шәһәрендәге “Берлек” оешмасы вәкиле, татар яшьләре лидеры Әмир Җиһаншин. Мирсылу Арсланова һәм башка активистлар башлап җибәргән әлеге оешма 13 ел уңышлы гына эшләп килә. Сабантуйларын Лойд паркында уздыра алар. Башка милләтләр алдында үзләрен күрсәтәләр. Торонто мәктәпләрендә укучы балаларның 65 проценты башка җирдән күчеп килгән кешеләр. “Без дә алардан калышырга теләмибез. Киләчәктә мәктәп өчен берәр бина да сатып алырга телибез”, – ди Әмир.



Кызганыч, Канададагы татар яшьләренә ярдәм итүчеләр юк. Торонтодагы “Берлек” оешмасына финанс булышлыгын күрсәтмиләр. Алар үз-үзләрен финансларга мәҗбүр. Хәйрия чараларында милли ризыкларны саткан акча, Сабантуй өчен бүләкләр алуга тотыла. “Без Татарстаннан 2-3 мәртәбә Сабантуйга җырчы җибәрергә сорадык. Ләкин булып чыкмады. Без бөтенебез бирегә үз акчабызга киләбез. Мин монда акча өчен түгел, акыл җыярга, белем алып кайтырга, дип киләм. Аннан соң шушы тәҗрибәм белән Канадада яшәүче татар яшьләренә илһам бирәм. Монда килү минем өчен бик мөһим, бөтен нәрсә дә акчага корылмаган”, – ди Әмир Җиһаншин.

Киноларның татарча тәрҗемәсе булсын

Бөтендөнья татар яшьләре форумында махсус резолюция дә кабул ителә.

- Иртәгә, 6 август көнне, Россиядә беренче тапкыр күмәк проектлар сессиясе узачак. Биредә 900 кеше катнашында проектлар төзиячәкләр. Проектлар эшләү дөньякүләм тренд булып тора һәм уңышлы нәтиҗә бирә. Хәзер бездә «Мин татарча сөйләшәм», дип оялу юк, киресенчә, бу безнең өстенлеккә әверелде. Ә татар яшьләренең өстенлеге – аларның үз туган телләрен белү,  – ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.



Дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар галимнәренә татар телен, тарихын  өйрәнү буенча Мәрҗани исемендәге стипендия булдырылган. Бу яшь галимнәр, студентлар өчен бик кирәк стимул булып тора.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы  рәисе урынбасары, Казан шәһәре  2 нче лицей-интернатның татар һәм инглиз телләре укытучысы Рашат Якупов исә яшьләр өчен татар телен өйрәнү мөмкинлекләре чикләнгәнлеген ассызыклый.

- Яшүсмерләргә, беренче чиратта, сериаллар, кинолар кызыклы. Аларның татар теленә тәрҗемәсе булмагач, алар ирексездән, рус вариантын карарга мәҗбүр. Татар яшьләре бу продуктларны татар телендә таба алмый. Бу – зур проблема. Моннан ике ел элек, 2014 елда уздырылган форумда, татар телендә кино күрсәтүче кинотеатр булдыру проблемасы күтәрелде. Әмма ул әле һаман тормышка ашмады. «Один дома» һәм башка берничә кинофильм гына энтузиастлар тарафыннан татарчага тәрҗемә ителде. Ә Казахстанда фильмнарны казах теленә тәрҗемә итү өчен махсус дәүләт комитеты булдырылган. Бездә дә бу мәсьәлә хакимият дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Шулай ук телләр мәсьәләсе буенча омбудсменның булдырылуын теләр идек, – ди Рашат Якупов.

Чит төбәкләрдән килгән татар яшьләре оешмаларында проблемаларның иге-чиге юк, дисәк тә ялгыш булмас. Мисал өчен, Әстерханның татар яшьләре активисты Динара Мәҗитовасөйләвенчә, аларны татарча укырга-язарга өйрәткәннәр, ләкин аралашу күнекмәләре бирелмәгән. Ике телдә белем алу өчен мәктәпләр кирәклеге, күп кенә төбәкләрдә массакүләм мәгълүмат чараларының корпунктларын булдыру кирәклеген ассызыклый ул.

Казан – татар яшьләре Мәккәсе...

– Бу көннәрдә Казан татар яшьләре, аларның моң-зарлары, киләчәк ниятләре белән яши. Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче татар яшьләре игътибарсыз калмый. Татарстанда милләттәшләребезне берләштерү, татар милли гореф-гадәтләрен, милли киемнәрне, ризыкларны саклап калу, үзебезне Россиядә таныту эшчәнлеген яхшы итеп алып барабыз. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез, Казанга үз Мәккәсенә кебек, төрле мәсьәләләрне чишүдә бездән ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, – ди Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул татарлар халыкара дуслык, динара татулык белән дә Россия дәрәҗәсендә аерылып торуын ассызыклый. Татарстан яшьләргә йөз тотып, киләчәккә планнар корып, нәкъ менә татар яшьләре аша якты киләчәкне күзаллый.



Фәрит Мөхәммәтшән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән катнашучыларга сәлам җиткерде. Президент яшьләрнең үзара ышанычлы элемтәләр булдырып, һәрвакыт аралашып торуларын тели. Иң актив татар яшьләренә Татарстан Президенты, Дәүләт Советы рәисенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Фәрит Мөхәммәтшин үзе дә «Шушындый сәләтле яшьләребез булганда, милләтебез бүгенге кебек дәррәү булып яшәр”, – ди.

Әлбәттә, Казанда уздырыла торган форумда 2-3 көн дәвамында гына барлык проблемаларны хәл итеп булмавы көн кебек ачык. Тик шулай да яшьләр бер юнәлештә, бердәмләшеп, кайбер нәтиҗәләргә ирешә алыр, дип ышанасы килә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА