ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

среда, 27 июля 2016 г.

Түбән Камада Корбан бәйрәменә яңа мәчет ачарга ниятлиләр

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/60501-t%D2%AFb%D3%99n-kamada-korban-b%D3%99yr%D3%99men%D3%99-ya%D2%A3a-m%D3%99chet-acharga-niyatlil%D3%99r.html

Түбән Камада Корбан бәйрәменә яңа мәчет ачарга ниятлиләр


Бу хакта бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның мөфтияттән узган эшлекле очрашуы вакытында билгеле булды.

Имам-мөхтәсиб Түбән Кама районы һәм шәһәрендәге дини вәзгыять белән таныыштырды. Шулай ук мәхәлләләрдә алып барылган эшләр хакында сөйләде. Яңа төзелгән “Нур” мәчетен ачуга әзерлек барышы хакында җиткерде, дип хәбәр иттеләр нәзарәтнең матбугат хезмәтеннән.

Яңа мәчетнең эшке эшләре тәмамланган инде. Хәтта намаз да укыла башалаган.  Фәкать тышкы яктан берникадәр эшләрне генә төгәллисе калган.
 
Җирле мөселманнарның тәкъдимнәре, фикерләре исәпкә алынып төзелгән мәчетнең намаз бүлмәсендә бер юлы 500 мөселман намаз укый алачак. Ир-атларга һәм хатын-кызларга мәчеткә керү аерым эшләнгән. Мәчет 2008 елда төзелә башлаган иде.  Хәзерге вакытта төзелеш өчен 80 млн. сумнан артык акча тотылган. Яңа мәчетне Корбан бәйрәменә ачарга җыеналар.




Экс-министр обороны Литвы: цель Путина – раскол ЕС и аннексия Казахстана


http://baltnews.lt/vilnius_news/20160726/1015929703.html

Экс-министр обороны Литвы: цель Путина – раскол ЕС и аннексия Казахстана

Экс-министр обороны Раса Юкнявичене, депутат от консервативной оппозиционной партии "Союз Отечества" - Литовские христианские демократы (СО-ЛХД) уверена, что цель президента РФ Владимира Путина – это раскол Европы. Кремль будет спонсировать и помогать "прорусским" политикам в ЕС в Германии и во Франции.
Об этом сегодня, 26 июля, сообщает парламентский корреспондент BALTNEWS.ltсо ссылкой на публикацию Расы Юкнявичене на своей странице в Facebook.
Бывший министр обороны Литвы больше известная как "литовский ястреб" уверена, что в ближайшее время Путин попытается расколоть Европу и привести к власти "выгодных Кремлю" политиков.
"Предполагается, что Кремль, поддерживающий прорусских политиков во Франции и в Германии, стремится изменить политический курс этих самых влиятельных стран ЕС, который сегодня неутешителен для России", — пишет она.
Раса Юкнявичене ссылается на оценки экспертов из Немецкого института по международным отношениям и безопасности (Stiftung Wissenschaft und Politik). Последние уверены, что Россия в 2017 году окажет воздействие на президентские выборы во Франции и парламентские в Германии.
Помимо этого, бывший министр обороны Литвы пишет о том, что Россия будет препятствовать евроинтеграции Сербии и не допустит усиления Запада. По её словам, если Белград продолжит укреплять связи с ЕС и NATO – Россия может признать независимость Косово.
Также Раса Юкнявичене допускает то, что Россия может вторгнуться в Казахстан, аннексировав его как Крым и подтолкнуть к объединению Южную и Северную Осетию, угрожая независимой Грузии.
Как ранее сообщал независимый информационно-аналитический порталBALTNEWS.lt, экс-министр обороны Раса Юкнявичене прославилась громкими заявлениями в адрес "агрессивной России" и президента Путина. Именно она утверждает, что "русские вот-вот нападут на Прибалтику", а Путин готов применить против стран Балтии ядерное оружие (подробнее ЗДЕСЬ и ЗДЕСЬ). 
Также депутат Раса Юкнявичене известна в странах Балтии как "литовский Жириновский" из-за своих скандальных заявлений и выступлениях в парламенте (подробнее ЗДЕСЬ и ЗДЕСЬ).

"Хәйрия чаралары күз буяуга әйләнмәсен иде"

http://www.azatliq.org/a/27879304.html

"Хәйрия чаралары күз буяуга әйләнмәсен иде"


blob:http%3A//www.azatliq.org/465f1548-db4b-4dd9-9b84-6113dd257827

24 июль Казанның Иске татар бистәсендә милли хәйрия ярминкәсе узды. Җыелган акча Теләче районы Иске Җөри авылындагы "Гаилә учагы" балалар йортына тапшырылачак ди оештыручылар. Шул ук вакытта чарага килүчеләр кайбер җитешсезлекләргә игътибар итте, соңгы вакытта мондый чараларның күз буяуга әйләнә баруын да әйтте.
Каюм Насыйри урамында рәт-рәт булып тезелгән сәүдә нокталарында милли киемнәр, кул эшләнмәләре, сувенир, китаплар һәм азык-төлек сатылды. Һәрбер ноктада диярлек акча җыю өчен махсус тартмачыклар куелган иде. Ачык һавада корылган сәхнәдә татар эстрадасы артистлары, шагыйрьләр катнашында концерт тамашасы күрсәтелде.
“Без, Болгар радиосы, хәйрия чараларында бик теләп катнашабыз. Узган Рамазанда гына радиода берничә шундый чара оештырдык. Ай дәвамында алар өчен кирәк-яраклар җыйдык, радиотыңлаучылар бик актив катнашты. Шушы чараны оештырганда безгә “Иске шәһәр” префектурасы мөрәҗәгать итте һәм бик теләп ризалаштык. Миңа калса, хәйрия беркайчан да артык түгел. Эш барышында авырлыклар булмады, җырчылар белән дә җайлы булды. Киләчәктә дә мондый чаралар күбрәк булсын иде”, ди Болгар радиосының музыкаль мөхәррире Илфар Кәримов.
Концертта 30га якын җырчы арасында булган Фәридә–Алсу дуэты белдергәнчә, милли киемле, татарча хәйрия ярминкәсе Иске татар бистәсенә тагын да ямь өсти.
“Бу бик матур милли бәйрәм, кешеләрнең йөзләреннән елмаю китми, күбесе милли киемнәрдән киенеп килгәннәр һәм ярминкәнең урыны да бик яхшы, чөнки мондагы йортларда татар тарихы сакланган.
Бүгенге көндә бер-беребезгә карата игътибар һәм мәрхәмәтлелек җитми. Бер яктан, җырчылар шәхси концертларыннан күпмедер акчалата ярдәм итсәләр, шушындый чаралар да бик кирәк”, диде җырчы ханымнар.
Биредә балалар өчен күңел ачу мәйданчыклары да бар иде. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артистлары балаларга тамаша күрсәтте. Тик ярминкәгә килгән өлкән буын вәкилләре генә чарада озак була алмады. Биредә ял итү, утырып хәл алу өчен утыргычларның җитмәвеннән күпләр зарланды, шуңа да озак тоткарланмыйча, китә бардылар.
Ярминкәнең оештыру эшләре белән шөгыльләнгән “Ярдәм” тернәкләнү үзәге мөдире ярдәмчесе Лилия Сәлахетдинова сүзләренчә, мондый хәйрия бәйрәмен кечерәк масштабта, ләкин ешрак итеп, бер генә тармакка багышлап ясалса, отышлырак булыр иде. Ул әлеге чараны гаилә бәйрәме дип атады.
“Һәрбер өстәл кемгәдер багышланган. Кайберләре биредә сатылган акчадан хәйрия вакыфына күпмедер өлеш чыгара, үз файдаларына гына эшләүче сәүдәгәрләр дә бар”, дип җиткерде Лилия.
Ярминкә кунаклары – төрле буын вәкилләре. Күпләре массакүләм мәгълүмат чараларыннан ишетеп килсә, очраклы рәвештә килүчеләр дә бар.
“Оештыручыларга рәхмәт, безгә монда ошый һәм милли күргәзмәләр, ризыклар булуы да яхшы. Халыкның аз булуы гына борчый. Хәзер хәйрия концертлары модага кереп китте, алар еш уздырыла. Без дә әлеге вакыйгалардан читтә калмаска тырышабыз, чыгыш ясыйбыз. Кемнеңдер гомерен, сәламәтлеген саклап калу өчен үз өлешебезне кертәбез икән, бу бик куандыра. Шунысын да әйтергә кирәк, аларның чамасын да белергә кирәк”, диде бәйрәмдә тамаша кылган татар шоулары осталары Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар.
Икенче бер тамашачы -Алия Гасыймовага исә хәйрия бәйрәме бик үк ошап бетмәгән. “Оештыручыларга рәхмәтлемен, тик оештыру ягыннан күп нечкәлекләре уйланмаган, җитешсезлекләр бар”, ди ул.
Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Елга авылыннан Казан күрергә килгән Асия әби Сафиуллина Иске татар бистәсендәге милли хәйрия бәйрәмен ошатса да, соңгы вакытта мондый чараларның күз буяуга әйләнә баруын әйтте.
“Хәйрия концерты белән генә түгел, югарыда утыручылар мохтаҗларга төрле юллар аша булышсын иде. Балаларга гына түгел, карчыкларга да”, диде Асия әби.
Сүз уңаеннан, бу көннәрдә Асия әби һәм аның берничә ахирәте социаль челтәр йолдызына әйләнеп куйды. Казан Кирмәне яр буенда веломобильдә йөрүче ак яулыклы әбиләр интернетта йөзләгән кешеләргә хуш килде.
Ярминкәдә милли тауар сатучылар бәяләр үзгәрешсез дип белдерде. Ягъни, хәйрия уңаеннан тауар хакы күтәрелмәгән дә, төшмәгән дә. MISA бренды дизайнеры Миләүшә Мусина әлеге ярминкәдә милли калфаклар тәкъдим итте.
“Бүгенге сатудан җыелган акчаның күпмедер өлеше балалар йортына китәчәк. Безнең калфаклар төрле очракларга, яшьләр өчен дә, олылар өчен дә бара. Кызыксынучылар күп”, дип сөйләде ул. Аның өчен әлеге ярминкә, беренче чиратта, балаларга ярдәм итү булса, икенче яктан - үз-үзеңне күрсәтү. Тик сатучылар сүзләренчә, сату урыннары янәшәсенә урнаштырылган акча җыю тартмаларына игътибар итүчеләр бик аз булган.
Бәйрәм концертында күпләргә таныш скрипкачы Динә Закирова да чыгыш ясады.
“Әлеге чарага чакыруларына бик рәхмәтлемен. Биредә чыгыш ясавы да үзенчәлекле, башка төрле кабул итәләр, зәвыклы, чын-чынлап татарлыкны яратучы милли җанлы халык җыелган, шул күңелне бик җылыта. Хәйрия чараларында еш һәм бик теләп катнашам. Чөнки бу күңел өчен эшләнә торган эш һәм мин чын йөрәктән ярдәм итәм дип ышанам. Мохтаҗ кешеләрнең хәлләрен белеп, тормышларын күзәтеп барам”, диде Динә.
Хәйрия ярминкәсе көне буе барды, аны башкаланың “Иске шәһәр” префектурасы, Болгар радиосы, “Ярдәм” милли хәйрия вакыфы оештырды. Күзәтүчеләр фикеренчә, балаларга ярдәмгә берничә дистә мең акча җыелган булырга мөмкин.

Себертатарлар Омскида Ермакка һәйкәл куюга каршы

http://www.azatliq.org/a/27881331.html

Себертатарлар Омскида Ермакка һәйкәл куюга каршы

Омски шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте идарәсе әгъзасы Фәгыйлә Чумарова Ермакка куелачак һәйкәл нигезе янында

Омски өлкәсе хакимияте 29 июльдә Себерне яулап алган атаман Ермакка һәйкәл куярга җыена. Себертатарлар һәйкәлгә протест белдерә, имза җыялар.
Омски хакимиятләре шәһәрнең 300 еллыгы уңаеннан Себерне яулап алган Ермакка 29 июльдә һәйкәл куярга җыена. Шәһәрнең "Советский" паркында һәйкәлнең нигезен ясап куйганнар инде.
Себертатарлар Ермак һәйкәленә каршы. Халыктан имза җыялар һәм аны Омски өлкәсе һәм шәһәре җитәкчелегенә тапшырырга җыеналар.
Себертатарларның иҗтимагый оешмасы һәм активистлар алдан Ермак һәйкәленә каршы булуларын белдерү өчен видео-мөрәҗәгать әзерләп, аны хакимияттәгеләргә җибәрде. 

Обращение татарской автономии Губернатору В.И. Назарову и мэру В.В. Двораковскому

"Бу һәйкәлне кую Себернең асаба халкы булган себертатарларның милли хисләрен мыскыллау булып тора. Бу һәйкәлне куеп халык күңелендәге авыр кичерешләрне искә төшермәскә, ә узара аңлашып һәм хөрмәттә яшәүгә чакырган мемориаллар ачарга кирәк", диелә әлегә мөрәҗәгатьтә.
Хакимиятләр Омскида Ермакка һәйкәл куюны ашыгыч рәвештә хәл итте дияргә була. Июнь уртасында Ермак һәйкәле проекты белән Омски өлкәсе губернаторы Виктор Назаровны таныштырдылар. Ул хуплаган.
Себердә Ермакка һәйкәл кую әледән-әле күтәрелеп тора. Июнь уртасында Төмән өлкә думасында "Төмән җирен үзләштерү тарихында шәхесләр һәм архитектура" дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүендә дә Ермакка һәйкәл кирәклегенә басым ясалды. Аңа кадәр, узган елның көзендә, Төмәннең "Тура" бистәсеннән (халык арасында атамасы "Лесобаза") шәһәр думасы депутаты Альбина Селезнева Ермакка һәйкәл куюны күтәреп чыккан иде. Төмән өлкәсенең себертатар иҗтимагый оешмалары кискен каршылык белдереп килгәнгә хакимиятләр Төмәндә Ермакка һәйкәл кую карары кылырга җөръәт итми.
Русия патшаларга, баскыннарга һәйкәл кую дулкыны эчендә. Казанда Әби-патшага һәйкәлнең кая куелачагы әлегә кадәр игълан ителмәде. Дөнья татар яшьләр берлеге башкала хакимиятенә халык фикере өйрәнелергә, киң җәмәгатьчелек тыңлаулары үтәргә тиеш дип белдерсә дә, бу эш башкарылмады. Халыкка проектларга интернет аша тавыш бирү һәм кая куюны сайлау мөмкинлеге генә бирелде. Хакимиятләр Казанда Әби-патшага һәйкәлнең кая куелачагын әлегә игълан итмәде.

"Татарстанның Рио-де-Жанейрога үз спортчыларын җибәрергә хокукы бар"

http://www.azatliq.org/a/27873262.html

"Татарстанның Рио-де-Жанейрога үз спортчыларын җибәрергә хокукы бар"

Пекин Олимпиадасында алтын медаль алган Татарстан спортчысы Гөлнара Самитова- Галкина җиңүдән соң Русия флагы белән бергә Татарстан флагын да тотып стадионда йөгереп узып рәсемгә төшкән өчен шелтә алган иде
Пензада яшәүче татар егете Йосыф Исәнәев Рио-де-Жанейрода узачак җәйге Олимпиадада Русиягә карамыйча Татарстан спортчылары аерым да чыгыш ясый ала, дигән фикердә. Моның хокукый нигезе бар дип белдереп, ул Татарстан президентына хат юллаган.
Халыкара Олимпия комитеты Рио-де-Жанейрода узачак Олимпидада Русия атлетлары катнаша алсын өчен аларга шартлар куйды. Алар Дөнья допингка каршы бәйсез комиссия таләпләренә туры килгән допинг сынавы үткән вакытта гына бу иң абруйлы халыкара спорт чарасында чыгыш ясый алачак. Допинг сынауны халыкара лабораторияләр расларга тиеш. Уеннарда катнашу рөхсәте алган спортчыларны спорт төре федерациясе һәм допингка каршы комиссия төрле яклап тикшерәчәк.
Русия спортчылары тирәсендә шау-шу бик күп булды. Допинг кулланудагаепләнеп, Халыкара Олимпия комитеты вакытлыча Русияне үзендә халыкара спорт уеннары үткәрүдән читләштерү чакыруы белән чыккан иде. Җәйге Олимпиада Русиянең 68 атлетының катнашуы кыл өстендә булды. Әллә катнаштыралар, әллә юк булып килде.
Түрәләргә ияреп ярыша-ярыша Көнбатыштагы "дошаманнар"ның Русиягә карата астыртын эш итүе дип сөйләгәндә татарлар башка чыгу юлын эзли. Пенза шәһәрендә яшәүче татар егете Йосыф Исәнәев Татарстан халыкара спорт ярышларына, шул ук Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиадага үз такымнарын җибәрә ала, дип саный. Бу хакта Исәнәев Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат юллаган.
Йосыф Исәнәев
Йосыф Исәнәев
Ул Британиянең кайбер төбәкләре мөстәкыйль дәүләтләр булмаса да, үз такымнарына ия дип искә төшерә. Футболда Англиянең үз такымы бар, Төньяк Ирландия, Уэльс такымнары да Европа футбол беренчелегендә мөстәкыйль чыгыш ясады, Русиядә дә шулай эшләп була. Моның бөтен хокукый нигезе бар дигән фикердә Исәнәев.
Татарстанның Русия белән имзаланган шартнамәсе бар, аның нигезендә федераль үзәк белән Татарстанның аерым мөнәсәбәтләре корылган. Татар җыелма такымын булдыруны республиканың төп канунына нигезләнеп эшләп була ди Исәнәев. Конституциянең 6нчы маддәсендә Татарстан республикасының үз вәкаләтләре кысаларында халыкара һәм тышкы икътисади бәйләнешләр кора алуы да күрсәтелгән. Шушы хокукый нигездә Татарстан футбол, хоккей һәм башка спорт төрләре уеннарында үз җыелма такымнарын халыкара ярышларга җибәрә ала", дип аңлата ул үз фикерләрен.
Исәнәев Рио-де-Жанейрога һичьюгы Татарстаннан чыккан, аның өчен чыгыш ясаган спортчылар барырга тиеш, дип саный.
"Бу мәсьәлә Рио-де-Жанейрода узачак җәйге Олимпиада уеннары алдыннан бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Русия җыелмасының бу уеннарда катнашу-катнашмавы әлегә кадәр билгесез. Русия спортчыларын ярышларга кертмәсәләр, Татарстан спортчылары да, башка төбәкләрдә яшәүче татар спортчылар да бу иң абруйлый спорт чарасыннан мәхрүм калачак. Республикадан читтә яшәүче татар спортчылары шактый күп, алар халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясый. Мисал итеп Алия Мостафина, Василий Мосин, Гөлнара Сәмитова-Галкина һәм башкаларны китерергә була. Хакимиятнең мине ишетүен, татар халкының үз җыелма такымын булдыра алуын аңласыннар дип исләренә төшереп хат яздым", дип сөйләде ул Азатлыкка.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Йосыф Исәнәев хатын укыганмы-юкмы – билгесез. Әмма хатка җавап кайтару бурычы Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт минитстрлыгына йөкләнгән. Министрлык татар егетенең фикерләре белән килешми. Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Хәлил Шәйхетдинов имзалаган рәсми җавап хатында “Татарстан, Русия федерациясе субъекты буларак, чикләнгән хокукларга ия”, диелгән.
“Русия Конституциясенең 6нчы маддәсендә беркетелгәнчә, Татарстан – Русия субъекты һәм Русия составына керә. Русия төбәкләренең конституцион-хокукый статусы, беренче чиратта, Русия Конституциясе, федераль кануннар һәм башка хокукый актлар аша билгеләнә. Русия субъектларының халыкара һәм тышкы икътисади бәйләнешләр булдырырга хокуклы булса да, аларның халыкара эшчәнлеге чикләнгән. Руcия субъектлары дипломатик тану мәсьәләсен күтәрә алмый, чит илләрдә илчелек дәрәҗәсендәге вәкиллекләр ача алмый, Русия субъектларының спорт такымнары халыкара ярышларда халыкара хокукның мөстәкыйль субъектлары буларак катнаша алмый”, дип Татарстанның хокукларын санап чыккан Шәйхетдинов.

11 февраля 2015 "Ислам дал мне то, чего не могло дать православие"

http://islamreview.ru/sport/islam-dal-mne-to-cego-ne-moglo-dat-pravoslavie/
11 февраля 2015

"Ислам дал мне то, чего не могло дать православие"


Эдуард Муравицкий – белорусский спортсмен, неоднократный призер чемпионатов мира и Европы по боевому самбо, мастер спорта международного класса. Два года назад он принял ислам и взял себе новое имя – Расул.
Белорусской газете «Наша Нива» Расул рассказал о причинах своего решения и поделился впечатлениями человека, выросшего в православии, но нашедшего себя в исламе. Предлагаем вниманию читателей IslamReview интервью со спортсменом.
 Мне 23 года, я белорус – родился и вырос в Барановичах. С 9 лет стал заниматься борьбой, потом как-то увлекся, решил связать свою судьбу со спортом. Получил «мастера» по одному виду, по другому, начал профессионально выступать. Потом была армия – спецназ, остался по контракту. Но со службой у меня не сложилось, поэтому вернулся в профессиональный спорт, женился. Уже успел много где выступить и победить. Из самого яркого – это бои, которые устраивались для высокопоставленных лиц в России. Тогда за нами наблюдали и президент Путин, и Медведев.
 Какую религию исповедуют твои родители?
– Я родился в православной семье, как православного меня и окрестили. Потом бабушка стала брать с собой в церковь, научила молиться. Но меня смущали лица, глядевшие на нас с икон, я до конца не понимал, почему мы должны их считать святыми – ведь мы их совсем не знаем… Меня это огорчало, и с течением времени я отошел от религии, хотя верить не переставал.
 И как пришел к исламу?
– Поехал зарабатывать в Москву – дрался за деньги в спортивном клубе. Все было замечательно: жилье бесплатное, питание тоже, а за победу от 400 баксов платили. Из нас, бойцов, большинство были выходцами из южных республик России, мусульмане по вероисповеданию. Поражали их единство, взаимовыручка, готовность всем коллективом прийти на помощь друг другу – среди славянских спортсменов такого единства никогда не видел.
И мне стало интересно наблюдать за мусульманами: как они совершают намаз, молятся. Никто из них не ругался, не выпивал и не употреблял наркотики, поскольку это запрещает их вера. Это поражало! Я сам попросил объяснить мне некоторые нюансы, пытался узнать больше – они пошли навстречу и рассказывали о Пророке, о Коране. Это буквально за душу хватало, я понимал: если и есть вера – то вот она. Но тут начались проблемы с финансами – клуб не выплачивал зарплаты и вскоре закрылся. Поэтому пришлось возвращаться в Барановичи, и уже здесь я решил, что хочу перейти в ислам. Белорусские мусульмане мне в этом помогли.
 Что изменилось в твоей жизни?
– Появились новые друзья и главное – вера. Ислам дал мне то, чего не могло дать православие. Вот посмотри: многие православные искренне верят в Бога, исполняют все его заповеди? В людях нет веры – они приходят в храм не для того, чтобы поблагодарить Бога за то, что имеют, а чтобы попросить о чем-то, когда уже «припекло», как говорится. Веру превращают в бизнес, в храмах религиозные вещи продаются за деньги! Меня это возмущает – в мечети, если ты хочешь больше узнать про Аллаха, можно бесплатно взять все, что тебе для этого нужно. И никто не попросит заплатить. Есть, конечно, система добровольных пожертвований, но каждый месяц имамы отчитываются перед своими прихожанами: сколько денег пожертвовано, сколько денег ушло на то, сколько на это, сколько передали такой-то нуждающейся семье. Ты реально можешь видеть, как твои средства направляются на полезные цели, и это, конечно, вдохновляет!
И еще – я заметил – все больше этнических белорусов принимают ислам. Конечно, у каждого свои мотивы, но мне кажется, есть один общий фактор: люди нуждаются в поддержке, единстве. И ислам это дает. Вот пример: обычный «гоп-стоп» на улице – кто-то «зацепил» белоруса. И как поступят прохожие? Не будем себя обманывать – большинство сделает вид, что ничего не случилось и ускорит шаг. А ты попробуй зацепить мусульманина, если рядом будут его братья по вере – сразу сбежится народ и отобьет своего! Я полагаю, вместо того чтобы обосабливаться друг от друга, мы должны объединяться и становиться ближе – сплоченными рядами белорусы принесут больше пользы государству.
 Как на твой выбор отреагировали родственники и друзья?
– Кто как. Мать сказала: «Поступай, как считаешь нужным». Бабушка немного «бурчала» и без оптимизма приняла выбор, а жена теперь перестала готовить свинину. Правда, я где-то полгода подготавливал родителей к своему шагу – где слово скажу об исламе, где два. Как-то так постепенно и получилось, что все прошло без шока для них. Что касается друзей, то они сначала удивлялись, а теперь и сами интересуются исламом, просят им рассказать о моей вере. Правда, были и такие, кто начал говорить типа «в террористы заделался?». Смешно впрямь! Я им объясняю – мусульмане в Беларуси уже несколько веков живут и ничего еще не взорвали. Поэтому не надо путать наши и восточные реалии, где распространен радикальный исламизм. И угрозы какой-либо от мусульман в Беларуси нет – я никогда не слышал от единоверцев ни одной радикальной мысли. Всех волнует только экономика, никакого насилия и в мыслях нет. Все хотят мира, тем более – на фоне последних событий.
 Тогда что ты скажешь о недавней депортации мусульман-салафитов?
 В моем понимании салафиты мало чем отличаются от ваххабитов, что не делает им чести. Но я не думаю, что те люди могли готовить теракты. Иначе где логика? Сегодня ислам в Беларуси никто не ущемляет, а насильственными действиями можно добиться только негативной реакции. По моему мнению, никто сегодня не пойдет на обострение ситуации.
 Какого вероисповедания будут твои дети?
– Я буду воспитывать их по заповедям ислама, но лишать выбора не стану. Если с течением времени мой сын или дочь поймет, что это не его, то я не буду их насильно удерживать в своей вере, это невозможно.
 А мог бы прижиться в Беларуси шариат?
 Не думаю, это неестественно для нас. Шариат – это ходить на «цыпочках». Отсекать за воровство руку – возможно, и правильно, но как по мне – пусть преступник лучше сидит 10 лет, чем становится инвалидом. Это очень жестоко.
– Стал ли ты в меньшей мере ощущать себя белорусом после того, как перешел в ислам?
 Я сменил веру, а не родину. Впрочем, совершать намаз можно хоть в вышиванке – главное, чтобы одежда не была запятнана ни кровью, ни чем-то еще.
 А вера помогает тебе побеждать на ринге?
 Безусловно! Намаз помогает настроиться, дает духовную силу. И вот мое наблюдение: все чаще в боях доминируют мусульмане. Посмотрите – что ни чемпион по борьбе, то дагестанец, или ингуш, или азербайджанец, чеченец. Наверное, и мне помогает Аллах.
И, кстати, после принятия ислама я даже основал в Барановичах свою школу по ММА, где половина моих воспитанников – студенты из южных стран, мусульмане. Но белорусам я ничего религиозного не навязываю, разве что иногда напоминаю о том, что, по крайней мере, «бухать» и ругаться – это некрасиво.
+