ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

среда, 29 июня 2016 г.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Яровая законы”н мөселманнарның хокукларын кысу дип бәяли


http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/06/29/122500/

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Яровая законы”н мөселманнарның хокукларын кысу дип бәяли

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Яровая законы”н мөселманнарның хокукларын кысу дип бәяли29 июнь 2016,16:10
Татарстан Диния назәрәте бу уңайдан белдерү әзерли


(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Татарстан республикасы Диния назәрәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Яровая законы” исеме белән билгеле булган закон проектын ашыгып һәм уйланмыйча кабул ителгән документ дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгына белдерде.
Дәүләт Думасы депутаты Ирина Яровая әзерләгән закон проекты дини биналардан тыш урыннарда дини эшчәнлек алып баруны тыя.
Канун террористларга һәм традицион булмаган юнәлешләргә каршы кабул ителгән, әмма аларга бу тыюлар зыян салмаячак, чөнки алар инде күптән үз эшчәнлекләрен Интернетта алып баралар, дип саный мөфти. Закон традицион исламга һәм традицион дин әһелләренә комачаулаячак.
«Мәсәлән, исем кушу йоласын алыйк. Ул өйдә үткәрелә. Никах, гадәт буенча, кунакларны чакырып, килен йортында үткәрелә. Бу дини йола, аны башкача атап булмый. Өчесе, җидесе үткәрелгән мәҗлесләр барысы да өйдә уза. Болар барысы да дини чаралар, чөнки анда Коръән укыла һәм вәгазь сөйләнә. Бу канун буенча, кунаклар чакырып ифтар уздырган кешегә дә дәгъва белдереп булачак”, - дип саный Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Мөфти фикеренчә, бу канун, киресенчә, традицион булмаган юнәлештәгеләргә уңай булырга мөмкин, чөнки алар традицион исламдагы кайбер гореф-гадәтләргә каршы киләләр. Мәчетләргә килгәндә, андагы вәгазьләр барысы да Диния назәрәте тарафыннан расланган стандартлар буенча укыла.
Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, бу документ ашыгып һәм уйланмыйча әзерләнгән. «Әгәр миңа туганнар килсә, нишләргә? Мәчеткә китәргәме? Әгәр мәчетләр җитмәсә? Яки без юлда булсак? Без бит көненә биш тапкыр намаз укырга тиеш. Кайвакыт без заправкаларда тәһарәт алып, намаз укыйбыз, ә бит мәчетләр бөтен җирдә дә юк. Бу канун безгә комачау итәчәк. Бу мөселманнарның хокукларын кысу һәм аларны кимсету. Бу бөтенләй уйланмыйча кабул ителгән карар. Үз карарлары турында кабат уйланырга кирәк», - дип саный мөфти.
Тагын бер мисал итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин "Kazan-arena" стадионында үткән республика ифтарын күрсәтте һәм республикада 10 мең мөселманны җыеп һәм ашатып булырлык мәчет юклыгын искәртте.
Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, башка төбәкләрдәге коллегалары, шулай ук гади мөселманнар да бу уңайдан борчуларын белдерәләр. Татарстан Диния назәрәте бу законга кагылышлы хатлар һәм белдерү әзерли. «Бу законда уңай бер генә әйбер дә юк. Бу канун безнең күп кенә дини гореф-гадәтләребезне сорау астына куя. Хәтта мәетне күмүгә кадәр тыюга китерергә мөмкин – җеназа намазы зират янында да укыла. Әгәр болар барысы да тыела икән, мин нәрсә дип әйтергә дә белмим һәм алга таба ни буласын да күзаллый алмыйм», - диде мөфти.  

Мәскәү сәясәтен яклаган өчен Казанга бушка сәяхәт

http://www.azatliq.org/a/27825661.html

Мәскәү сәясәтен яклаган өчен Казанга бушка сәяхәт


Бер төркем Европа татарлары Казанда

Мәскәү үз сәясәтен үткәрү өчен оештырган "Европа татарлары альянсы"на кергән бер төркем вәкил хөкүмәт акчасына Казанда кунак булып китте. Алар Казаннан Франкфуртка туры очышларны башлаган очкычның кайту юлындагы беренче юлчылары иде.
Бер төркем Европа татарлары бушка Татарстанның истәлекле урыннары белән танышып китте. Очкыч өчен дә аларга бер тиен дә түләргә туры килмәде. Үзенә тугрыларны Русия хакимияте һәм аның Татарстандагы ялчылары буш итми. Бу 31 кешелек төркемгә нигездә Мәскәү сәясәтенә тугрылыклы булган "Европа татарлары альянсы" вәкилләре - Бельгия, Германия, Франция, Нидерландтан татарлар кергән иде.
Алар 17 июньдә Франкфурт-Майннан Казанга йөри башлаган Аэрофлотның беренче туры очкычы белән бушка килде. Әлеге очкычны рекламалау шактый вакыт дәвам итте. Европадан килгән кунакларны зурлап һава аланында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм аның урынбасары Данис Шакиров каршы алды.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты хезмәткәре Ленара Кутеева әйтүенчә, бу беренче рейска дип Франкфуртка якын булган илләрдән татар оешмалары вәкилләре чакырылган.
"Без Бельгия, Франция, Германия татар оешмалары җитәкчеләренә чыктык. Алар үзләре татарларны туплап килде. Бу сәфәр Франкфурттан Казанга беренче туры очкыч оча башлауга бәйле иде", диде ул.
Европа татарлары Болгар белән таныша
Европа татарлары Болгар белән таныша
"Сүз тыңлаучан" Европа татарларына ике көнлек програм әзерләнгән. Европа татарларын хөкүмәт акчасына бушка алып килүдән тыш, Казан кирмәне, Кол Шәриф мәчете, Казанның 1000 еллыгы музее, Татарстан милли музее белән таныштырганнар, Болгар тыюлыгына алып барганнар.
"Без бик канәгать һәм Татарстанга бу чакыру өчен рәхмәтле", дигән sntat.ru сайтына Бельгия татарлары берлеге рәисе урынбасары Регина Вәлиева.
Әлбәттә, мондый бушка оештырылган сәфәрләрне Татарстаннан читтә яшәүче башка татарлар да кире какмас иде, хәтта инде Америкадан да мондый бушка оештырылган сәфәрләр белән кызыксына башладылар. Әмма әлегә бу бәхет тугрылыклы булганнарга гына тәти.
Мисал өчен, күптән түгел Франциядән Әлфия Айзатова Татарстанда Бәкер шифаханәсендә ял итте. Аның сүзләренә караганда, бу юлламаны аңа Татар конгрессы актив эшчәнлеге өчен бүләк иткән. Билгеле булганча, узган елның көзендә "Европа татарлары альянсы" дигән төркем чираттагы утырышын Парижда уздырган иде. Анда Казаннан да зур делегация катнашты - Татар конгрессы кешеләреннән тыш, Дәүләт шурасы депутатлары, Татарстанның Мәскәү һәм Петербурдагы даими вәкилләре бар иде.
Франция татары Әлфия Айзатова конгресска шифаханәгә юллама өчен рәхмәт белдерә
Франция татары Әлфия Айзатова конгресска шифаханәгә юллама өчен рәхмәт белдерә
Билгеле булганча, 2013 елның май аенда Брюссель шәһәрендә Русиянең читтәге милләттәшләр белән эшләүче "Россотрудничество" идарәсе ярдәмендә оешкан “Европа татарлары альянсы”на Европадагы кайбер билгеле татар оешмалары, шул исәптән, иң зуры һәм иң абруйлысы булган Финляндия татарлары җәмгыяте кермәде. Европадагы милли җанлы татар вәкилләре арасында Русиядә татар хокукларын төрлечә кыскан Мәскәү бу курчак альянсны аерым илләрдәге татар җәмгыятьләре аша үз сәясәтен үткәрү өчен генә оештырган дигән фикер таралган. Альянска татар хәрәкәтенә бернинди өлеш кертмәүче, хәтта татарча да белмәгән очраклы кешеләрнең керүе дә әйтелде.
“Европада утырып Мәскәүгә буйсыну дөрес түгел һәм шул сәбәпле әлеге альянсның киләчәге юк. Брюссельдә утырганнары өчен Мәскәү түләячәкме? Бу инде бөтенләй башка сыймаслык хәл”, дигән иде Польша татарлары җәмгыяте рәисе Ежи Шахуневич.

Фаузия Байрамова Мәдинә апаның лаеклы дәвамчысы

https://www.facebook.com/notes/fauziya-bayramova/%D0%BC%D3%99%D0%B4%D0%B8%D0%BD%D3%99-%D0%B0%D0%BF%D0%B0%D0%BD%D1%8B%D2%A3-%D0%BB%D0%B0%D0%B5%D0%BA%D0%BB%D1%8B-%D0%B4%D3%99%D0%B2%D0%B0%D0%BC%D1%87%D1%8B%D1%81%D1%8B/1080016685418588
 Мәдинә апаның лаеклы дәвамчысы



 FAUZIYA BAYRAMOVA·29 ИЮНЯ 2016 Г.

 Мәдинә апаның лаеклы дәвамчысы Бу көннәрдә кулыма бик үзенчәлекле китап килеп керде, ул – Ырынбурда яшәүче милләттәшебез Хәзирә Абделманеваның “Галимә, мөгаллимә Мәдинә Рәхимкулова” дип аталган китабы. Исеменнән үк күренгәнчә, китап Ырынбурның танылган мәгърифәтчесе Мәдинә апа Рәхимкулова турында һәм ул аның 100 еллык юбилее уңаеннан нәшер ителгән. Әйе, моннан нәкъ бер гасыр элек, 1916 елның 30 июнендә Уфа вилаятенең Олы Кәркәле авылында, зур укымышлы гаиләдә туа ул. Шәхес культы елларының кара дулкыны бу гаиләне Кыргызстан-Үзбәкстан якларына илтеп ташлый, илсез-җирсез-эшсез калдыра, әмма иманнан, гыйлемнән яздыра алмый. Мәдинә апа да гомер буе гыйлем ала, гыйлем бирә, Казан дәүләт университетында, Ырынбур дәүләт институтында укый, 20 ел буе Ырынбур авыл хуҗалыгы институтында физика һәм электроника кафедрасында укыта. Әйе, белеме буенча ул физик-математик, бу өлкәдә дә шактый кызыклы ачышлар ясаган, фәнни хезмәтләр язган галимә, СССР География җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы. Әмма шул елларда ук Мәдинә Рәхимкулова кандидатлык диссертациясен дә милли тема белән бәйләргә тырыша һәм “Революциягә кадәр татар дини мәктәпләрендә табигать фәннәрен укыту һәм шул чорда Русиядә табигать белеме һәм төгәл фәннәр буенча татарча басылган дәреслек” дигән фәнни монография яза. Һәм безнең өчен, ягъни, татар халкы өчен Мәдинә Рәхимкулова – милләтебез тарихын барлаучы һәм яктыртучы мәгърифәтче-галим буларак кадерле. Ул милләтебезгә Ризаэддин Фәхреддин, бертуган Рәмиевләр, бертуган Хөсәеновларның мирасын һәм исемен кире кайтарырга ярдәм иткән, шул эшкә калган бөтен гомерен багышлаган зур шәхес, Ырынбур төбәгендә ислам динен таратучы милләт анасы иде... Кулымдагы китап авторы Хәзирә ханым Абделманева да 90-нчы еллар башында Мәдинә ападан дин сабак алган кеше, укытучы, соңрак Ырынбурдагы “Хөсәения” мәдрәсәсен һәм Мәскәүдә ислам университетын тәмамлаган әзерлекле белгеч. Аның институтта диплом темасы да “Мәгърифәтче-мөгаллимә Мәдинә Фәтхи кызы Рәхимкулованың Оренбург төбәгендә Ислам мәгарифенең тарихи үсешен тикшерүе” (“Научное исследование истории Исламского образования в Оренбуржье педагогом-просветителем М.Ф.Рахимкуловой”) дип атала. “Мәдинә ханымның 23 китабы арасыннан минем темага туры килгәннәре “Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсе” һәм Ризаэтдин бин Фәхретдиннең Мәдинә апа кириллицага күчереп язган, аннан русчага тәрҗемә иткән (15 еллык титаник хезмәте) “Җәвамигуль кәлим шәрхе китабы”, дип яза бу турыда Хәзирә Абделманева. Хәзирә ханым бу китабына да үзенең фәнни эшенең бер өлешен керткән, шулай ук анда Мәдинә Рәхимкулованың барлык китапларына тулы бәя бирелгән, анотация-эчтәлекләре-тышлыклары урнааштырылган, истәлекләр урын алган. Ә Мәдинә апаның милләтебез тарихына караган егермедән артык китабы барлыгы билгеле, дөрес, аларның кайберләре, шул чактагы техник һәм матди мөмкинлекләрдән чыгып, шактый гади эшләнгән, әмма бик күп мәгълүмат бирә. Әйткәнебезчә, Мәдинә Рәхимкулова 1995 елда Риза Фәхреддиннең данлыклы “Җәвамигуль кәлим шәрхе” хезмәтен гарәп графикасыннан бүгенге әлифбага күчереп бастырып чыгара, 1999 елда шул ук китапны үзе русчага тәрҗемә итеп бастыра. 1997 елда аның “Медресе “Хусаиния” в Оренбурге” дип аталган тиңсез китабы дөнья күрә, 1998 елда “ Преподавание естественных наук в татарских школах дореволюционной России” китабы басыла, шулай ук “Ризаэтдин бин Фәхреддин” (1998), өч тапкыр “Рәмиевләр” дип аталган китабы (1995-1999), “Гани бай” (1998), “Әхмәд бай” (1997), “Галимҗан Ибраһимов” (1997), “Ырынбур сәүдәгәрләре” (1996), “Тәфкилевләр” (1999) һәм башка китаплары, дини дәреслекләр, тәрбия, җыр, шигырь китаплары, брошюралары, альбомнары басылып чыга. Мәдинә Рәхимкулованың 200-дән артык фәнни язмасы булуы билгеле, ул шулай ук “Татар энциклопедиясе” өчен дә байтак мәкаләләр язган автор иде. Мәдинә апа Ырынбур шәһәрендә “Хөсәения” мәдрәсәсен кайтарып алуда, Риза Фәхреддин, Дәрдмәнд шәхесләре белән бәйле урыннарны мәңгеләштерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе булды. “Мәдинә Рәхимкулова үз акчасына 2 мемориаль такта куя: 1. Риза Фәхретдиновка – Правда урамы №9, 1 сентябрь, 1986 ел; 2. Закир Рәмиевка (Дәрдмәнд) – Ленин урамы №31, 17 май, 1989 ел”, дип яза бу хакта китап авторы Хәзирә Абделманева. Минем үземне дә беренче тапкыр Ырынбурга 1998 елның май аенда Мәдинә апа чакыртып китергән иде, һәм беренче эш итеп ул безне шушы истәлек такталары куелган урыннарга алып барды. Икенче тапкыр мин Ырынбурга 1999 елның ноябрендә бардым, Мәдинә апаның туганы язучы Айдар Хәлим, Әлмәттән шагыйрь Разим Вәлиуллин бергәләп без аның өендә дә булдык, шулай ук Мәдинә апаның шәкертләре, татар зыялылары белән дә очраштык. Әйткәнемчә, Хәзирә ханым Абделманева да Мәдинә апаның шәкерте, без аларның өендә дә булдык, шул чагында Хәзирә ханым Мәдинә апаның бай архивы үзендә саклануын әйткән иде. Мәдинә апа архивы өчен бик борчыла иде, ул бик кирәкле кәгазьләрне һәрвакыт үзе белән йөртте. Соңыннан ул архивының бер өлешен Хәзирә ханымга, бер өлешен Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсенә, бер өлешен Әлмәт районындагы Кичүчат авылына, Риза Фәхреддин музеена тапшырган, ә меңнән артык затлы китабын, китапханәсен 38-нче санлы урта мәктәпкә бүләк иткән. Ул шулай ук 1991 елдан башлап педагогия көллиятенең татар бүлеге укучыларын “Закир Рәмиев” (Дәрдмәнд), “Риза Фәхреддин”, “Фатих Кәрими”, “Мөхәмматша Бурангулов” исемендәге премияләр белән дә бүләкли. Мәдинә апа Рәхимкулова Ырынбурда яшәгәндә беркайчан да кешедән өзелми, аның янында һәрвакыт яраткан шәкертләре һәм татар зыялылары була. Хәзирә Абделманева да, истәлекләреннән күренгәнчә, 1998 елда Мәдинә апа катлаулы операция кичергәндә дә, аның юбилейларын уздырганда да һәрвакыт янында була. 2000-нче елны Мәдинә апаның кызы Диләрә аны үз янына Петербургка яшәргә алып китә, ул чагында да аның янына Ырынбурдан, күчтәнәчләр күтәреп, Хәзирә ханым барып җитә. 2004 елның 15 февралендә Мәдинә апа Петербургта вафат була, истәлекләрдән күренгәнчә, Хәзирә ханым анда барып, Мәдинә апаны үз куллары белән юып-кәфенләп, шәһәр мулласыннан җеназа укытып, соңгы юлга озата, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын! Һәм остазының 100 еллык юбилеена тагы бер бүләк – “Галимә, мөгаллимә Мәдинә Рәхимкулова” дип аталган документаль китабы, ул 2016 елда Ырынбур шәһәрендә басылып чыккан. Әйткәнемчә, китапта Мәдинә апа турында хәтирәләр, истәлекле фотолар да шактый урын алган, язмаларның бер өлеше рус телендә дә бирелгән. Татарстаннан язучылар Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Лирон Хәмидуллин, галим Равил Әмирханның Мәдинә апа турында фикерләре китапның иң түрендә урын алган. Әлбәттә, безнең барыбызда да диярлек Мәдинә апа турында язмаларыбыз да бар иде, китап авторының аларны барларга вакыты һәм мөкинлеге булмаган, мөгаен. Хәер, Мәдинә Рәхимкулова турында истәлекләр китабы Казанда да бер чыгар әле, дигән өметтә калам, чөнки ул моңа лаек. Ырынбурда Мәдинә Рәхимкулованың йөз еллыгын Ямашев исемендәге татар китапханәсендә зурлап билгеләп үттеләр, аның турында чыккан бу китапны да халыкка тәкъдим иттеләр. Хәзирә ханымның 2015 елда галим-мөгаллим, язучы Гобәйдулла Мөэминов (Рәдүди) турында да китабы чыккан була, бу китапның презентациясе аларның туган авылы Рәдүттә дә зурлап уздырыла. Эш шунда, Хәзирә ханым узган гасыр шагыйре Рәдүдинең өченче буын туганы. Бу авыл Ырынбур өлкәсе, Сарыкташ районында урнашкан, икенче рәсми исеме – Никитино, авылга нигезне узган гасырларда Казан ягы татарлары һәм урыс хәрбиләре салган, катнаш авыл. Рәдүт авылыннан милләткә хезмәт иткән билгеле кешеләр, язучылар чыккан. Бу хакта Хәзирә ханым менә ничек яза: “Хөрмәтле Мәдинә ханым Рәхимкулованың миңа әйтеп калдырган сүзләре: “Рәдүт авылы укымышлы гына түгел, аның данлы галиме һәм шагыйрьләре дә бар: Гобәйдулла белән Багбостан Мөэминовлар һәм Төхфәт Ченәкәй. Аларның данын син генә күтәрә аласың. Тырыш, шуны эшлә. Алар турында мәгълүматны сиңа калдырам.” Аллаһның ярдәме белән һәрберсенә истәлек тактасы куярга һәм китап язарга ниятлим, иншаллаһ! Беренче китабым галим, укытучы, шагыйрь Габдулла улы Гобәйдулла Мөэминов (1885-1912) турында.” (Хәзирә (Мәҗитова) Абделманева. Йолдыздай яшьнәп үткән гомер язы. – Оренбург, 2015, 5 бит.) Мәдинә апа Рәдүди турында архивын Хәзирә Абделманевага калдыра. Нибары 27 ел яшәгән, Тукай кебек үпкә чиреннән үлгән Рәдүди - Гобәйдулла Мөэминов “хикәяләрдән торган 13 китап язып бастырган, шулай ук шәкертләр өчен 7 китап шигырьләр һәм дәреслекләр язган”. Хәзирә ханым шуларның икесен гарәп әлифбасыннан кириллга күчереп, Гобәйдулла Рәдүдинең ике китабын берләштереп чыгарган. Бу китапта да истәлекләр, шәҗәрә-фотолар, тәрҗемәи хәл-биографияләр, Рәдүди турында мәкаләләр, аның үз әсәрләре бирелгән, аларның кайберләре гарәп әлифбасында да тәкъдим ителгән. Китап узган гасырларда татар иҗтимагый тормышын өйрәнүчеләр өчен дә, дин әһелләренә дә, бүгенге әдәбият сөючеләр өчен дә кадерле һәм кирәк булачак. Ырынбур төбәге элек-электән милләтнең мәгърифәт үзәге булган, ул Риза Фәхреддин, Дәрдмәнд-Рәмиевләрне, Фатих Кәрими, бертуган Хөсәеновларны үзенә сыендырган, “Шура”, “Вакыт” кебек милли матбагасы, шуларны тотучы милли байлары белән дан алган. Заманында Ырынбур-Каргалы мәктәп-мәдрәсәләрендә укыган яки укыткан Һади Атласи, Гаяз Исхакый, Муса Бигиев, Зәки Вәлиди, Муса Җәлил, Сәгыйть Рәмиев, Сәгыйть Сүнчәләй, Шәехзадә Бабич, Шамун Фидаи, Ибраһим Бикчәнтәев, Габдулла Ибраһимов (Шеноси), Борһан Шәрәф һәм башка зыялыларыбызны да хәтерли бу төбәк. Совет чорында бу мәгърифәт нуры бераз сүрелеп торган кебек булса да, барыбер Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсе эшләп торды, анда Казаннан барлык язучылар да диярлек килеп китте, шулай ук педагогия институтында һәм көллияттә татар теле бүлекләре бар иде, авылларда уку-укытулар өлешчә татарча да дәвам итте. Инде үзгәртеп корулар башлангач, Ырынбур төбәге дә шушы хәрәкәткә кушылды, биредә дә милли оешмалар төзелде, мәчетләр ачылды, “Яңа вакыт” газетасы чыга башлады, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар театры яңадан эшли башлады, китаплар язылды, тарих торгызыла башлады. Бу эшләрнең башында Мәдинә Рәхимкулова, Зиннур Шакиров, Зәкия Атнашева кебек фидакарьләр торды. Инде заманалар шактый үзгәрде, башлап йөрүчеләр бакыйлыкка күчте, милли романтика урынына кырыс чынбарлык килде, мәйданга яңа лидерлар үсеп чыкты, милләт эшләрен алар алып китте. Бүгенге көндә дә Ырынбур төбәге аягында нык тора, биредә 150 меңләп татар яши, җитмешкә якын татар авылы бар, аларның һәрберсендә диярлек мәчетләр эшләп тора, күпчелегендә татар теле предмет буларак укытыла. Төбәктә милли тарих буенча да яңа эзләнүләр бара, аталы-уллы Рәшит һәм Әнвәр Искәндәровларның энциклопедия дәрәҗәсендәге китаплары шул турыда сөйли. Хәзер өлкә белән алынса да, Татар тарихының чикләре. Читтә әле аның укылмаган, Әле язылмаган битләре, - дип юкка гына язмаган шул Мәдинә апа теге елларда. Инде, шөкер, Мәдинә апа Рәхимкулованың эшен дәвам итүче дә табылды, ул – кулыбыздагы китапларның авторы Хәзирә Абделманева. Күргәнебезчә, Хәзирә ханым Ырынбур төбәгендәге татар мәгърифәтчеләре турында эзләнүләр алып бара, алар турында яза, узган гасырлардагы милли зыялыларыбызның хезмәтләрен дөньяга чыгара. Аның моңа гыйлеме дә, тырышлыгы да җитә, ул, Ырынбур далаларындагы бер мөселман-татар хатыны, Мәдинә апа Рәхимкулова кебек, бисмиллалы догасы белән тарих битләрен ача, милләтебезнең бөеклеге турында дөньяга сөйли... Уңышлар телик аңа! Фәүзия Бәйрәмова, язучы, тарих фәннәре кандидаты. 2016 ел, 28 июнь.











Казан кала. Зульфат Хаким Посвящается защитникам Казани

Президенту РФ господину В.В. Путину и членам Совета Федерации скажите нет "антитеррористическому" закону Яровой=он ведет страну к тоталитаризму!

Президенту РФ господину В.В. Путину и членам Совета Федерации
Уважаемый Владимир Владимирович, уважаемые господа члены Совета Федерации скажите нет "антитеррористическому" закону Яровой-он ведет страну к тоталитаризму!!
Антитеррористический закон госпожи Яровой  таковым не является, а лишь служит инструментом для тотального контроля государства на всё и вся.
Под предлогом борьбы с терроризмом государство вновь пытается поставить права и свободы человека и гражданина под свой контроль. Снова, на этот раз с подачи депутата Гос Думы госпожи  Яровой принимается закон http://asozd2.duma.gov.ru/main.nsf/%28SpravkaNew%29?OpenAgent&RN=1039149-6&02 (  Текст закона направляемого в Совет Федерации. Можно скачать в компьютер)  ограничивающий права и свободы граждан страны, речь идет о антитеррористическом пакете Яровой принятый Гос Думой РФ.  По сути он не несет в себе цель борьбы с терроризмом, а лишь попытка  в очередной раз усилить роль государства. Постепенно страна скатывается к тоталитаризму. И это в 21 веке!  Хочется задать вопрос госпоже Яровой -  а как же нормы Конституции гарантирующие право на свободу слова и убеждений, запрет цензуры, свободу получения и распространения информации. Или в угоду неких сомнительных политический целей, Конституцию страны можно и не соблюдать.  Непонятна фраза о эктремизме. ФЗ О противодействию экстремистской деятельности сам противоречит Конституции, так как с его помощью запрещаются книги и информационные материалы, т.е устанавливается цензура. Закон Яровой принуждает граждан к доносительству. 
Для борьбы с терроризмом имеющиеся правовой базы  вполне достаточно. И с имеющиеся законами можно успешно бороться с ним. Но мадам Яровая видимо видит борьбу с терроризмом  не в  самой борьбе с ним, а лишь  путем ограничения прав и свобод человека и гражданина. Складывается мнение, что именно в правах и свободах граждан страны, закрепленных в Конституции РФ, она видит  террористическую угрозу.  Но позвольте заметить, что тогда это уже не борьба с терроризмом, а борьба с несогласными  с политикой Кремля. Да есть лица занимающиеся терроризмом, но по логике мадам Яровой получается, что все граждане страны потенциальные  террористы? Устанавливается тотальная слежка за всеми гражданами страны через сотовую связь и интернет.  Понятие экстремизм весьма абстрактное и под него можно даже подвести критику действий Кремля, например  в Сирии и поддержку Кремлем Асада, или критику  ДНР и ЛНР и так далее. Поэтому данный закон не приемлем для демократической страны! Не надо в угоду неким политическим доктринам попирать нормы Конституции страны и права и свободы граждан. Поэтому мы просим Совет Федерации и Президента РФ В.В. Путина отклонить данный закон и не допустить возврата страны к тоталитаризму.

ЦКС НДП Ватан  ndp.vatan@gmail.com askerbey@gmail.com 28 июня 2016 года Москва