ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

вторник, 9 февраля 2016 г.

ЗӨЛӘЙХАНЫҢ КҮЗЛӘРЕНӘ КАРАСАҢ...


http://www.madanizhomga.ru/tt/component/k2/item/1943-z%D3%A9l%D3%99yhanyi%D2%A3-k%D2%AFzl%D3%99ren%D3%99-karasa%D2%A3.html

ЗӨЛӘЙХАНЫҢ КҮЗЛӘРЕНӘ КАРАСАҢ...

Насилие тоталитарного  государства так велико, что оно перестает быть  средством, превращается в предмет мистического, религиозного преклонения, восторга.
В.Гроссман. 
«Жизнь и судьба».
 
                   * * *
Иярү - бик куркыныч нәрсә.  Юл белмәгәннәр һәм сукырлар гына ияреп йөри. Иярүдән Ходай  сакласын. Ияргән кеше як-ягына карамый, тирә-якта ниләр барын күрми, ияртүче артыннан бара-бара үзенең туган төбәге, әти-әниләре яткан зират яныннан да игътибарсыз гына үтеп китә. Ияртүче мәкерле булса, тирән упкынга төшеп харап булуы да ихтимал.
Т.Миңнуллин. 
«Татар мәдәнияте һәм Аурупа әкәмәте».

 
Телевидениедә Гүзәл Яхина белән булган әңгәмәләрнең берсендә ул үзенең «Зөләйха күзләрен ача» (2015)  дигән тәүге романында татар милли характеры турында үз күзаллауларын сурәтләргә тырышуын белдергән иде. Нәкъ менә шуңа күрә бу китапны укып чыгарга булдым да инде. Укыдым һәм...
 
Үз халкым өчен шулкадәр әрнедем!.. Милли мәдәниятебез өчен!.. Татар укучысы өчен!.. «Зөләйха күзләрен ача» романында  хәзерге татар милли сәнгатенә хас «чир» билгеләре ярылып ята. Иң аянычы шул: татар мәдәниятеннән ерак торган укучыларның әсәргә соклануларын күреп, әлеге романның татар галәме, татарларның милли көнкүреше турында ялгыш фикер формалаштыруына инанасың. Китапның һәр бите ясалмалылык рухы белән сугарылган һәм ялган тарата... Кызганыч ки, Гүзәл Яхина, Казанда туып-үссә дә, татар галәмен белми, аның татар авылы һәм анда яшәүче халык, шулай ук милли тарихның фаҗигале сәхифәләре турында күзаллаулары өстән-өстән генә... Әсәр татар галәмен колониаль роман традицияләрендә реконструкцияләүдән гыйбарәт. Кызганычка, татарлар кабат үз ватаннарында «аборигеннар» итеп сурәтләнә. Шунысы ачык: автор үзе өчен ят булган татар мәдәнияте дөньясын реконструкцияләү белән шөгыльләнә...
 
Татар әдәбиятында колониаль дискурс формалаштыруның шаһитларына әйләнгән  татар мәдәнияте әһелләренең чаң сукмавы гаҗәп. Татар галәмен  (Шәрыкне) рус дөньясына (Европага) каршы кую татар галәмен иблисләштерү аша гамәлгә ашырыла (Убырлы карчык, Мортаза). Гүзәл Яхина, Мортаза һәм Убырлы карчык образларын сурәтләгәндә, дөнья әдәбиятында инде Мәгърифәт  чоры тәэсирендә үк формалашкан «табигый», цивилизациясез герой (Байрон - «Корсар», Ч.Диккенс -  «Домби һәм улы»)  стереотибына ярашлы рәвештә, шәрык кыргыеның вәхшилек, рәхимсезлек, дәртлелек, үчлелек сыйфатларын үзенә туп­лаган клише образын иҗат итә. Романда татар галәме «кыргыйлар» полюсына тартым Убырлы карчык, Мортаза, Зөләйха, Мансур-Тигәнәк (Мансурка-Репей), Сәхабетдин мулла һәм аның хатыны образларында чагылдырылса, рус милли концепты Иван Игнатов, Денисов, Настасья, Груня, Иконников образлары аша гамәлгә ашырыла. Мондый структура Яхина романының үзенчәлекле образлылыгы хисабына саклана.
 
Бу бигрәк тә портрет характеристикасы дәрәҗәсендә ачык чагыла. Мәсәлән, Мортаза образында аның тышкы кыяфәтенең психологик потенциалы геройның чын асылы турында күзаллауны формалаштыра, ул кыргый һәм кансыз итеп сурәтләнә. Портрет характеристикасы тулысынча  татарның «ерткыч табигатен» ачуга юнәлтелгән: «низкий мужской голос»; «кустистые брови сдвинуты к переносице, морщины на мятом со сна щеках глубоки, словно вырезаны ножом»; «... растопыренной ладонью оглаживает бритый череп, расчесывает взлохмаченную бороду»; «сильный мужчина, большой»; «... подбородок с глубокой ямкой посередине гневно напряжен»; «сильные челюсти работают быстро и сильно, как жернова на мельнице. Слышно, как скрипят под крепкими зубами упругие конские жилы. Блестящие нитки слюны падают из открытого рта на ворот мужниной кульмэк».
 
Зөләйха күзләрен «ача» һәм гүзәл «чит мәмләкәт шаһзадәсен» - рус Игнатовны сайлый, аның «тәне зифа, биле нечкә», «тиресе  ап-ак һәм нәфис», «күзләре елга суыдай саф һәм соры», «теш­ләре шикәрдәй ак», «сулышы сабыйныкы кебек саф». Менә ул Зөләйханың иң зур ачышы!!!
 
Гүзәл Яхина бөек рус язучысы Лев Толстойның Хаҗи Моратны (шул ук исемдәге повестенда) сурәтләүдәге казанышларын җимерә. Мәгълүм ки, татар укучылары Лев Толстойны һәрвакыт яратып укый, чөнки аның иҗатында татарлар образын чагылдыру «түбәнсетелгәннәр һәм рәнҗетелгәннәр» темасы контекстында бара һәм үзенең яшәү факты белән үк социум-җәмгыятьнең булдыксызлыгын күрсәтә. «Балдан соң» («После бала») хикәясендәге милли үзенчәлек минимумга калдырылган, бары аны билгеләү белән генә чикләнелгән. Татар образы аның яклаучысызлыгын һәм рәнҗетелүчәнлеген күрсәтә торган билгеләр тупланмасыннан җыелган. Соңрак әлеге традицияне башка бөек рус язучылары да (В.Короленко, А.Куприн, М.Горький) дәвам иткән.
 
Татар укучылары бигрәк тә «Хаҗи Морат» повестен яратып укый. Әдәбият белгечләре фикеренчә, Хаҗи Морат образында Толстой, аның  батырлыгы, ирек сөючәнлеге, горурлыгыннан тыш, бигрәк тә гадилеген  һәм сабыйларча ихласлыгын сурәтләгән. Повестьта геройның елмаюы һәркемне мөкиббән итә һәм хәтта аның киселгән башында да сакланып кала. Хаҗи Моратның горурлыгы аның ачыклыгы һәм сөйкемлелеге белән кушыла. Ул юлында очраган һәркемне - яшь офицер Бутлерны да, Лорис-Меликовны да, Марья Дмитриевнаны да, Воронцовларның бәләкәй улларын да  сокландыра. Хаҗи Морат үз язмышына хуҗа буларак сурәтләнә. Аның язмышы Кавказга руслар килгәннән соң үзгәрә, ул аларның мәкерле уены корбанына әйләнә. Толстой шул рәвешле Россия хакимиятен, самодержавиене, халык язмышы белән уйнауны фаш итә. 
 
Г.Яхина үз романында деконструкцияне уңышлы куллана, бу хрестоматиягә әйләнгән образларны кабул итүдәге үзгәреш­ләргә китерә. Бигрәк тә бу Мансур-Тигәнәк (Мансурка-Репей) образында ачык күренә. Мәсәлән, Толстой һәм Куприн, татарлар образын сурәтләгәндә, һәрвакыт игътибарны аралашу кыенлыкларына юнәлтсә, Мансур-Тигәнәк «русча көчле акцент белән, әмма шома, килешле сөйләшә».  Хаҗи Моратның портрет характеристикасы «кыргыйга» хөрмәт уятуга юнәлтелсә, Г.Яхина романында әкренләп татар образына тискәре характеристика формалаша. Мансурның тышкы кыяфәте укучыда ассоциацияләр дәрәҗәсендә  антипатия тудыра: «рыжеватая бороденка»; «щурит и без того узкие глаза»; «мелкая рука»; «злой жилистый кулак»; «огрызается»; «громко и зло кричит». 
 
 Гүзәл Яхина Толстой символының мәгънәви парадигмасын үзгәртә: повестьтагы яшәү көче ташып торган  шайтан таягы чәчәге «тигәнәккә», ягъни мөстәкыйль булмаган, ябышкак нәрсәгә әйләнә.
 
Г.Яхина үзенең интервьюларында китабының автобиографик контексты булуын һәм аның әбисе истәлегенә багышлануын искәртә. Автор фикеренчә, ул үз героенда татар милли характерының иң яхшы сыйфатларын чагылдыра алган. Укучылары даирәсен киңәйтү өчен, Яхина романының исемендә Зөләйха исеменең патриотик потенциалын файдалана. Күрәсең, бу яшь язучы өчен нибары пиар-адым гынадыр... Әмма әлеге адым татар әдәбиятын яратучыларга татар тарихи хәтерен мыскыллау  булып тоела. Кол Галинең Зөләйха образы концепциясе «нык, бәхетле гаилә нигезе буларак бердәнбер һәм гаять көчле мәхәббәт идеясе» белән сугарылган (Н.Хисамов). Ә Гаяз Исхакыйның Зөләйхасы татар милләтенең рухын саклау­чы буларак татар әдәбиятында үлемсезлек алган.
 
Рус һәм татар әдәбиятлары дөньяга милләт каһарманнары булырлык хатын-кыз образлары тудырган. Татьяна Ларина, Наташа Ростова, Матрена Тимофеевна... рус милли характерлары галереясен тәшкил итә, алар аша укучы рус галәмен яхшырак аңлый башлый. Кол Галинең Зөләйхасы, Кандалыйның Сәхибҗамалы, М.Фәйзинең Галиябануы, Г.Исхакыйның Зөләйхасы, Ә.Еникинең Акъәбисе, А.Гыйләҗевнең Шәмсегаяны һәм Бибинуры - татар әдәбияты «карлыгачлары», аларның канатларына татар галәме турында самими сүзләр язылган. Аларның исемнәре күптән инде уртаклык исемгә әйләнгән, чөнки һәммәсе татар милли характерының тере гәүдәләнеше булып тора.
 
Г.Яхинаның Зөләйхасы турында нәрсә әйтеп була соң?..
 
Автор аны «җебегән тавык» дип атый. Әлеге тотрыклы гыйбарәне Г.Яхина ялгыш калькалаштыра һәм «мокрая курица» дип тәрҗемә итә, татарча сөйләшүчеләр исә бу гыйбарәне «булдыксыз, ачык авыз»  мәгънәсендә куллана.
 
Укучының төп герой белән тәүге очрашуы... Теләсә кайсы язучы, мөһимлеген белгәнгә, әлеге баш эпизодны һәрвакыт бик яхшылап уйлый... Ә биредә яшь автор татар милли характерының кайсы сыйфатын беренче планга чыгара соң?!! 
 
1. Зөләйха - карак... Ул, басу капкасы иясен мәрхәмәтләндерү өчен, өйдән ризык урлый!!!
 
2. Зөләйха - мәҗүси. Казан артында яшәүче татар хатыны иртәсен комган белән тәһарәт алудан һәм самими иртәнге намаздан түгел, бәлки карак­лыктан, мәҗүси ияләр турында уйланулардан башлый... Яшь хатын, басу капкасы иясе зират иясе белән уртак тел табар, дип өметләнә?!! Татар мәдәниятеннән азмы-күпме хәбәрдар булган кеше моны саташуга санар иде!!! Һәркемгә мәгълүм ки, авыл халкы, басу капкасыннан чыкканда, тиешле доганы укый, ялгыз карчыкларга яки чирлеләргә сәдака бирә... Әмма беркайчан да ризык белән ниндидер мәҗүси йолалар башкармый. Татарлар өчен ризык - изге... Ризыкка хөрмәтсез һәм кимсетүле караш теләсә кайсы мәдәнияттә зур гөнаһ санала. Татарларда бернинди зират иясе дә юк.  Зиратта татарлар үзләрен бик тыныч тота, әрвахлар рухын тынычсызлаудан курка. Хатынның җилгә как ыргытуын сурәтләү авторның «үзеннән өстәве» буларак кабул ителә, ниндидер экзотик нәрсә уйлап чыгарып, ул ничек кенә булса да укучыларның игътибарын яуларга маташа. Гүзәл Яхинаның татар фольклорын начар белүенә инану өчен, «Татар  мифологиясе» сүзлеген ачып карау да җитә. Ф.Урманче ияләр турындагы материалында Җил иясе, Юл иясе һ.б. турында хикәятләрнең язма әдәбиятка хас булуын фаразлый. Ә менә Шүрәле, Су анасы, Су бабасы, Өй иясе, Абзар иясе, Кое иясе, Чишмә иясе турында риваятьләр телдән-телгә күчеп сакланган. Чыннан да, ияләргә ышану ислам кануннарына каршы килә һәм мәҗүсилек, потларга табыну буларак гаепләнә. Әгәр Зөләйха үлгән кызларының хәлен «яхшыр­тырга» тели икән, ул ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә хәер һәм ризык бирергә тиеш иде. Шул чакта Аллаһы Тәгалә аның балаларына багышланган догасын ишетер иде...
 
Сүз дә юк, һәр халык фольклорында ияләр дөньясының үз иерархиясе бар. Һәркайсының яшәү урыны да билгеле. Мәсәлән, Шүрәле - урман иясе, шунлыктан ул зиратта яшәми. Шүрәле әрвахлар рухын борчымый, аны тереләр кызыксындыра -  урманга йә кояш батканда, йә таң атканда килгән ялгыз юлчылар. Шунлыктан «шаян явыз шүрәлеләр» («злые озорные шурале») каберләр арасында күңел ача, дип язу - наданлык билгесе һәм әрвахларны мыскыллау булып тора. Автор мантыйгы буенча, шүрәлеләр әрвахлар белән кети-кети уйный булып чыгамыни?!! Күрәсең, Гүзәл Яхина үз вакытында Н.Гогольнең «Вий» повестен кабат-кабат укыгандыр... Әгәр инде безнең Шүрәле шаярырга уйлый икән, ул гадәттә җәен төнлә ак төстәге атта аны үтерә язганчы чаба, яисә ялгыз юлчыны чытыр­манга кертеп адаштыра.
 
Каюм Насыйриның ышануларын игътибар белән укып чыксаң, ияләрнең бер-берсе белән дус яшәмәве, һәркайсының үз вазифасы һәм урыны булу шундук аңлашылачак...
 
Яшь, «мескен татар хатынының» ислам догмаларына ревизия ясарга маташуына гаҗәпләнеп туя алмыйсың!!! Урманга баруга ук Зөләйха иреннән,  Аллаһ хәзер безне күрәме-юкмы, дип сораштыра. Мөселманнар өчен исә сорауны бөтенләй болай куярга ярамый!!!
 
Китап авторның татар көнкүреше нечкәлекләрен белмәве белән дә  үтерә... «Зөләйха кышкы абзарга йөгерә, анда да мичне ягып җибәрә»... Нинди абзар? Каты суыкларда крестьяннар терлекләрне өйгә алып кергән, сарайда бернинди мич тә булмаган. Нинди фантазия бу? Кояш баеганнан соң мунча якмыйлар, чөнки гөнаһ. Төн уртасында мунча керү дә гөнаһка санала. Мунчаны көн яктысында ягалар. Ә инде роман авторына ышансаң, Зөләйха мунчаны кояш баегач яга башлый, чөнки алар урманнан эңгер-меңгердә генә кайтып җитә. Күрәсең, роман авторы математиканы һәм авыл тормышын белми: җылынсын өчен, мунча миченә берничә сәгать буе ягарга кирәк, ә аннары кимендә өч сәгать - көтәргә... Мортаза гаиләсе  - гөнаһ капчыгы булып чыга. Төн уртасында керосин лампасы яктысында йөз яшьлек сукыр карчыкны юуны күз алдына китерә аласыз­мы?!! Бу яшьтә картлар Аллаһ Тәгалә турында уйлый, язылмаган кагыйдәләрне бозмаска тырыша... Нәкъ менә өлкән буын аларның үтәлешен контрольдә тота. Ә Гүзәл Яхина Убырлы карчыкның намазлыкта утыруын сурәтләп азапланмый. Татарларның яшәү рәвеше буларак намаз культурасы аңа бөтенләй таныш түгел. Убырлы карчыкны тасвирлаган сәхифәләр укучыны  А.Островскийның Кабанихасын һәм М.Салтыков-Щед­ринның Головлевасын хәтерләргә мәҗбүр итә. Убырлы карчык - ул татарның Арина Петровна Головлевасы: шундый ук көч, энергия, искиткеч рәхимсезлек, икейөзлелек. Күрәсең, карчыкка кагылышлы эпизодлар М.Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» («Поднятая целина») романын укыганнан тугандыр: Яков Лукичның әнисен ачтан үтерүе турында сәхифәләрне искә төшерегез. Бу урында Яхинага рәхмәт әйтергә кирәктер: ул, рус Домостроен иҗади эшкәртеп, әсәрендә улының әнисенә карата хөрмәтен булса да күрсәткән, чөнки татар мохитендә башкача була алмый. Тагын бер төгәлсезлек - татарлар арасында кыз куу гадәте юк. Әлеге җайдаклар уены Әзәрбәйҗанда һәм Урта Азия халыкларында очрый. Мөгаен, бу эпизод романдагы явыз карчык образына экспрессия өстәргә һәм татар ирләре өчен (Мортазаның да, аның атасының да)  хатыннарын гел кыйнап торуның норма икәнен күрсәтергә тиеш булгандыр. Г.Яхина бу эпизодларында татар халкы тормышында иң югары кыйммәт буларак гаилә идеясен җимерә.
 
3. Зөләйха - укымаган, надан хатын. Хәтерләсәгез, ул йөз йортлы авылда яши. Бу - зур татар авылы. Бөтен нәрсә бөтен кешенең күз алдында, мәчет тирәсендә бер мәхәллә булып яшиләр. Ә безнең Зөләйхабыз исә, гаиләнең башка әгъзалары кебек үк, юри община тормышыннан читтә сурәтләнгән.
 
Бәхәссез каршылык күзгә ташлана: Зөләйха бер тапкыр да авылдан читкә чыкмаган, ә русча белә... Ә менә арифметикадан бихәбәрме?!! Әгәр хатын-кыз русча белә икән, бу инде аның укымышлы икәненә ишарә. Кыз ярлы гаиләдән түгел, димәк, кимендә абыстайда укырга тиеш булган. Аның укый да, саный да белмәвен күз алдына китерүе дә кыен. Җитмәсә, романдагы вакыйгалар татар рухының таянычы булган Казан артында бара. Әгәр Зөләйхага 1930 елда 30 яшь булса, ул мәктәптә белем алырга тиеш иде. 1902 елның 18 июнендә (ягъни Зөләйха туган елларда)  язылган «Казан губернасы халык училищелары директоры А.С.Никольскийның Казан укыту округы попечителе С.Ф.Спешковка мәдрәсә һәм мәктәпләрнең аермасы хакында белешмәсендә» «Мөселман кызларын бөтен җирдә мулла хатыннары үз фатирларында һәм малайлар белән бер үк шартларда укыта», дип теркәлгән (ТР МА,  фонд 160, исемлек 1,  эш 977, 55-56 бит. Күчермә). Зөләйхага 12 яшь булганда Казан губернаторы канцеляриясе төзегән «1913 елның 1 гыйнварына Казан губернасындагы мөселман мәктәпләре турында мәгълүмат»тан күренгәнчә, Казан өязендә мәктәпләрдә 9039 малай һәм 7543 кыз бала укыган (ТР МА, фонд 1, исемлек 4, эш 5482, 103-104 бит. Төп нөсхә). Шул рәвешле, Зөләйха уку-язу һәм дин нигезләрен белергә тиеш. Мәктәптә уку курсы гадәттә 4 ел тәшкил иткән, ягъни кыз балалар 9-10 яшьтән 14 яшькә кадәр укыган. Зөләйха 1914-1915 елда, үзенә 15 яшь тулгач кияүгә чыккан. Әмма ул романда бер генә тапкыр да үзенең укымышлылыгын күрсәтми: аның репликаларында татар язучыларының исемнәре очрамый, ә менә «мәҗүси» риваятьләр әледән-әле ишетелә, ә соңыннан исә - татар укучысы өчен көтелмәгән хәл - Аттарның фәлсәфи трактатын белүе ачыклана (Сәмруг кош турында риваятькә соңрак тукталырбыз).
 
Шунысын да онытмаска кирәк, 1920 елларда татар мохитендә мөселман хатын-кызлары хәрәкәте киң колач ала. Хатын-кызлар мәчетләрдә җыелышлар үткәрә башлый. Әлеге хәрәкәтнең лидеры мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте казыясы Мөхлисә Буби була...
 
4. Зөләйха - икейөзле хатын. Ул һәрдаим «Миңа яхшы ир эләкте», дип кабатлый, ә үзенең һәр ишарәсендә, һәр фикерендә «залим» иренә һәм явыз каен­анасы Убырлыга нәфрәт һәм хөрмәтсезлек ярылып ята. Һәм бу аеруча гаҗәпләндерә, чөнки Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы татар кызларының кулыннан төшмәгән һәм туйга иң кадерле бүләкләрдән саналган, анда исә татар хатынының милли үзенчәлеге булган сабырлыкка мәдхия җырлана. Минем уйлавымча, романдагы каенаналы эпизодлар Н.Некрасовның «Русьта кем яхшы яши?» («Кому на Руси жить хорошо?») поэмасындагы Матрена Тимофеевна катнашкан эпизодлар өлгесендә язылган һәм А.Ахматованың «Муж хлестал меня узорчатым, / Вдвое сложенным ремнем» дигән юллары тәэсирендә туган.
 
Роман авторының татар көнкүрешен белмәве күзгә ташлана. Вакыйгалар егерменче гасырның утызынчы елларында бара... Ә сукыр каенана, өч лампаны берьюлы кабызып, кыйбатлы (!!!) керосинны әрәм итә!!! Кышкы урманда ашлык яшерү турында укуы да көлке... Сез моны күз алдына китерә аласызмы? Кар бөтен серне ачачак бит... Кабан дуңгызлары, куяннар, тычканнарны әйтеп тә тормыйбыз инде... 1919 елдан бирле  крестьяннар үз кишәрлекләрендә дә бөтен нәрсәне бик яхшы яшерергә өйрәнгән (М.Шолоховның «Дон хикәяләре»н («Донские рассказы») искә төшерергә була). Бөртекне кызлары каберенә күмү исә - нонсенс... Бу ислам кануннарына каршы килә, иманлы татарларның берсе дә моңа бармаячак. Гәрчә инде шундый әхлаксыз гамәл кылганнар икән, бу «серне» кардагы эзләр шундук ачар иде.
 
Авыл халкы продразверстка турында зарланганда «бирәннәр», «бирәннәре тыгылсын» гыйбарәләрен кулланган, романдагы кебек «дию» яки «албасты» сүзләрен түгел. Баш героебызның продразверстканы «кызыл урда» белән чагыштыруы да ясалма.Үткән гасыр башында татарлар Чыңгызханны ихтирам иткән, чөнки аның образы дәүләтчелекнең Алтын чоры, бердәм дәүләт чоры турындагы мифның бер өлеше булган. Чыңгызхан сугышчылары дәүләтчелек символы саналган. Моңа инану өчен Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкиятен уку да җитә:
 
Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен Сауләтләре.
Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! дисең, без ник болай соң? без дә Хакның бәндәсе.
 
Кулак малын тарату күренеше дә - ялган һәм алдаулы. Общинаның бернинди үзоешма формалары да күрсәтелмәгән. Әгәр Мортаза гаиләсен кулак дип табалар икән, җыелыш булырга тиеш иде. Хакимият демократиягә уйнауны хуп күргән. Кемне кулаклыкка чыгарырга һәм авылдан сөрергә кирәк - община җыелышы, ярлылар җыелышы хәл иткән.Үзәктән вәкил килә торган булган. Авылга гаскәр җибәрелмәгән (М.Шолоховның «Күтәрелгән чирәм», А.Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога» романнарын, А.Платоновның «Нигез чокыры» («Котлован») повестен искә төшерегез).
 
Денисов образының да китаптан алынганлыгы күренеп тора - аңарда Шолоховның Давыдовы җиңел төсмерләнә: «Питер диңгезчесе (Балтыйкчы!) һәм Ленинград эшчесе (ударник!), хәзер исә менә егермебишмеңче (романтик!)». Ул мәчетне складка әйләндергән: хатын-кызлар ягында - сарыклар, ирләр ягында кешеләр яши. Денисов мәчеттәге гарәп телендәге китапларны мич кабызу өчен файдалана, манарага исә ярымай урынына кызыл байрак элеп куйган. «Егермебишмеңче» авыл тормышына да үзгәрешләр керткән, Сабан туен Трактор туена әйләндергән. Әлеге персонажның әдәбилеге Давыдовның «Удобно, факт», дигән яраткан гыйбарәсен куллануыннан да күренә.
 
Роман авторының репрессияләнгәннәр агымнарын сурәтләүдәге ялгышлары да ярылып ята. 1930 елда репрессияләр сис­темасы бик төгәл эшли. Дәүләт репрессияләнгәннәрнең төрле агымнарын беркайчан да бергә кушмый. Кулаклар арасына бернинди «ленинградлылар» да, профессор да килеп керә алмый. Татар руханилары һәм бай крестьяннары бердәм төркем тәшкил итә. Алар Уралдагы төзелешләргә җибәрелә. Кулакларга карата разнарядка буенча, судсыз репрессияләр кулланыла. «Ленинградлылар» махсус поселениедә кулаклар белән бергә урнаштырыла алмый, чөнки алар 1926 елгы РСФСР Җинаять кодексы буенча кулга алына. Җинаять кодексы буенча «спецпоселение­гә» җибәрергә дигән җәза юк. Хәтта тизәйтелгән хөкем чыгару процессында да сүз конкрет җәза, конкрет статья турында бара.
 
Урман кисү күренешләре исә - тоташ «карамель» «робинзонада» булып тора. Автор хезмәтне тәфсилләп сурәтләми. Гомумән, Яхина эшсөярләрне әллә ни хөрмәтләп азапланмый. Баш героебыз да хезмәт сөючән ире Мортазага түгел, ә аны үтергән Игнатовка гашыйк була.
 
5. Автор татар хатын-кызының үз өендәге дә, сөргенлектәге дә хезмәт сөючәнлегенә мәдхия җырлый.
 
Каенана образы, янәсе, татар милли характерын өстәмә төсмерләргә баета. Убырлы карчык Мортазаның балачагын исенә төшергәндә татарларның хәтта кеше ашауга барып җитүләренә ишарә ясала. Биредә автор тагын математикада бутала: Убырлы монологындагы вакыйгалар 1921 елда түгел, бәлки 1870 елда барган булып чыга. Хәтерләсәгез, Мортазага 1930 елда алтмыш тула. Ә карчыкның хатирәләрендә С.Есенинның Украинадагы ачлыкка багышланган «Бәдбәхетләр иле» («Страна негодяев») поэмасы һәм Г.Ибраһимовның «Адәмнәр» новелласы җанлана.
 
Китап укучылар күз алдында Зөләйха күптән үзенең татарлыгыннан тартына. Әкренләп әлеге хис укучыга да йога. Әйләнә-тирәдәгеләрнең барысын да сөендереп, ниһаять «Шәрыкнең кол хатын-кызы» Сталин каторгасында иреккә чыга... Бәхет Мортазаның улына да елмая: ирек, белем һәм файдалы социаль статус алу өчен, Йосыфка (Юзуфка) рус фамилиясенә күчәргә туры килә... Мондый «бәхет» рецепты татарларга инде Явыз Иван заманнарыннан бирле үк «таныш»: татар морзалары, чукыну бәрабәренә, кенәз һәм боярларга, патшаның якын туганнарына хәтле әйләнгән. «Кыргый» ватаны һәм «залим туганнарыннан» башка Г.Яхинаның Зөләйхасы чәчәк ата: «җебегән тавыктан» сөйкемле ханымга әверелә; сәламәт бала табып, ана булу рәхәтен кичерә; сөргендә дә урман кисеп азап­ланмый,  җылыда - кухняда яки хастаханәдә эшли; аннары тагын бер могҗиза була - аңарда аучылык сәләте ачыла. Могҗиза дими нәрсә дисең - кулына беренче тапкыр мылтык алуга ук, ул бер атуда аюны үтерә... Холкы «куркынганнан» тәвәккәлгә әйләнә. Шул рәвешле «изелгән татар хатыны» «сугышчы хатынга» әверелеп куя. Хәзер ул кешеләр яныннан «шыпырт кына» үтми, нык, ышанычлы, хуҗаларча атлый, үзе башкаларга куркыныч тудыра.
 
Мортазаның улы каторгада дворяннар тәрбиясе ала: аны табиб-профессор кайгырта, Изабелла Леопольдовна аңа француз теле өйрәтә, ә ул, бай баласы кебек, тәкъдимнәрдән борынын җыера - янәсе, табиб һөнәре аның күңеленә ятмый, җаны иҗатка тартыла.
 
Баш геройның юл траекториясе символик мәгънәгә ия: Юлбаш авылыннан Семрук бистәсенә кадәр. «Читнеке» файдасына «үзенекеннән» баш тартып кына, үгез каны төсле СССРның «кызыл чоңгылына» баштанаяк чумып, Зөләйха бәхетен таба.
 
Романның сюжеты совет китап­лары сюжетлары коллажыннан гыйбарәт. Автор изелгән, совет власте коллыктан коткарган  шәрык хатыны турындагы совет мифлары әсирлегендә тибрәлә. Г.Яхинаның Г.Ибраһимовның «Казакъ кызы», М.Шолоховның «Күтәрелгән чирәм», В.Шишковның «Угрюм-елга» («Угрюм-река») әсәрләрен игътибарсыз укуы ачык. Кызганыч ки, яшь автор үз әсәрендә атаклы совет романнарына хас булган эпос тирәнлегенә ирешә алмый шул әле...
 
Г.Яхина Казаныбызны сурәтли торган текст язарга алынган. Әмма яңа «татар» романы авторының М.Горький, В.Гроссман, Е.Гинзбург,  Е.Евтушенко, В.Аксеновлардан илһамланмавы ачык күренә... Г.Яхина романындагы Казан - комсомол фахишәләре, җенси тотрыксыз партиялеләр, әләкчеләр шәһәре. Ә бит бу тарихи чорда шәһәребездә киеренке фәнни, сәяси һәм мәдәни тормыш кайнаган. Бөек рус язучылары әсәрләрендә Казан Россия язмышы турында бәхәсләр куерган урынга әйләнә. Башкалабызның рухи үзәге - Казан университеты, ул Россия фәне һәм мәдәниятенең төп символларыннан берсе санала.
 
Евгений Евтушенко  шул исемдәге поэмасында болай яза:
 
Мне вновь планида оказала милость,
и, вновь даря свой выстраданный свет, 
как в Братской ГЭС,
Россия мне раскрылась
в тебе, Казанский университет.
 
Әмма Яхина романында бу хакта бер генә сүз дә юк...
 
Казанны сурәтләгән бүлекләрдәге гинеколог Лейбе турындагы сәхифәләр М.Булгаковның «Эт йөрәге» («Собачье сердце») повестендагы бүлекләрнең түбән сортлы күчермәсе булып тора. Яхинада Казан университетын акылдан язган Лейбе образы гәүдәләндерә,  корпорация символы булган профессор мундиры шамакай киеменә әйләнә.
 
Казан турындагы бүлекләрдә репрессияләр картинасы да шулай ук хилафлыклар белән күрсәтелә. Әйе, 1929 елдан М.Солтангалиев һәм аның көрәштәшләренә карата репрессияләр башлана. Нәтиҗәдә татар партия эшлек­леләренең кайберләре Соловкига җибәрелә. Партиялеләрне эш урыннарында кулга алмыйлар, башта аларны вазифаларыннан төшерәләр, аннары төнлә төрмәгә алып китәләр. Бер генә обком сек­ретаре дә партия комитеты бинасында кулга алуларны булдырмас иде. Романда милли интеллигенция вәкилләренең исемнәре аталмый. 1932 елда республиканы репрессияләрнең икенче дулкыны - «сәгыйдулловчылык» тетрәтә. Партия эшлеклеләрен башта урыннарыннан төшерәләр, республикадан сөрәләр, аннары кулга алалар. Казанда туып-үскән язучының 1920-1930 еллардагы чын Казанның үлемсез образын тудыра алмавы бик кызганыч.
 
СССРдагы репрессияләрне аклау исә акылга сыймаслык әхлаксызлык һәм корбаннарны мыскыллау булып тора: янәсе, акыл зәгыйфьлегеннән дәваланыр өчен, профессор Лейбе репрессияләнергә тиеш булган; рәссам каторгада гына остага әверелгән, үзенең Иконников фамилиясен аклаган... Сөрелгәннәр язмышы Аттарның Сәмруг кош турындагы суфичылык риваятен материальләштерә. Әлеге легенда үз-үзеңне рухи камилләштерү стадияләрен - суфичылык тарикатенең җиде дәрәҗәсен символлаштыра. Совет кешесенең рухи камилләшүендә кирәкле баскыч булган репрессияләргә мәдхия җырлаган Г.Яхинага афәрин кычкырасы гына кала!!! Менә ул Яхинача бәхет рецепты: милли мәдәният «базыннан» - совет лагереның кошлар тавышы, җилләр шавына тулы зур дөньясына... Миллионнарның һәлак булуы - бу бары тик «рухият юлының» чыгымнары гына...
 
Ситсы пәрдә төште... Һәм укучыга «псевдотатар» колониаль романының арзанлы үрнәге килеп иреште. Татар әдәбиятының рус дворян әдәбиятына хас мондый тәҗрибәсе әлегәчә юк иде әле. Мәсәлән, А.Эткинд үзенең «Внутренняя колонизация. Имперский опыт России» (2014) монографиясендә болай яза: «... в своих меланхолических размышлениях Лебедев и Погодин сравнивали крестьян с животными; Грибоедов и Лебедев описывали океанское различие между гос­подами и крепостными, уподоб­ляя их разным, несоплеменным группам; и все они ссылались на Рюрика. Эта серия рассуждений, уподоблявшая дворян пришлым колонизаторам, а крестьян диким туземцам и, далее, домашним животным, была не исторической моделью, а скорее моделью памяти, верной или неверной, но выразительной и острокритической».
 
Г.Яхина үз кабиләдәшләренә колониаль империяләрнең хуҗа расасына әйләнергә тәкъдим итә. Игътибар итсәгез, Мортазаның улы Йосыф Иконников ясаган Париж һәм Петербург күренешләренә мөкиббән. Әлеге башкалаларның заманча кыяфәте Наполеон III һәм Россия императорлары хакимлегендә чакта формалаша. XX гасыр башы мөселманнары өчен бу империяләр үз дәүләтчелекләрен югалту белән ассоциацияләнә. Татар телендә басыла торган «Аң» журналындагы иллюстрациядә «Казан» һәм «Әстерхан» дип язылган кабер ташлары «Фәс» (Марокко) һәм «Тунис» (Тунис) дип язылган кабер ташлары янәшәсенә куелган була. Беренче ике дәүләтне XVI гасырда  -  Россия, соңгы икесен  XIX гасырда Франция «йота».
 
Шунысы аяныч һәм моңсу: бу романны республикабызда күпләр якташыбызның Әдәбият елына бүләге дип кабул итте... Әлмәт театры роман буенча спектакль куярга җыена. Татарстан китап нәшрияты тәрҗемә өчен акча бүлгән. Г.Яхина үзе кинофильм турында хыяллана. Рес­публика газеталары сокланулы рецензияләр бастыра. Бер презентация икенчесен алыштыра... Хәтта О.Арзямованың гыйльми хезмәте дә пәйда булган.
 
Татар милли мәдәниятен наданлык дулкыны каплый.
 
Г.Яхина романын татарчага тәрҗемә итү «акрынайтылган хәрәкәтле минага» әйләнергә мөмкин...
 
Яңа колониаль романга мөкиббәннәргә бөек Дәрдемәнднең үлемсез юлларын хәтерләтәсе килә:
 
Мөгзе бар куйның бары да  кучкар түгел,
Очкан кошның барысы да  шоңкар түгел.
Кемнәр әйтмәс шигырьне, әйтер берүк,
Чукаңлаган аксак ишәк  толпар түгел.
 
Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА, 
филология фәннәре кандидаты.
 

Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА

Не поддержав Казань в нужный момент, другие тюркские народы позже и сами разделили ее горькую участь

http://www.turkist.org/2013/02/padenie-kazani.html

Не поддержав Казань в нужный момент, другие тюркские народы позже и сами разделили ее горькую участь


Постер подготовил: Амир Эйваз 

Падение Казани открыло путь Москве для дальнейшей агрессии против других народов. Через два года в руки царя уже попало Астраханское ханство. В 1561 году пало Сибирское ханство. Туркестан и Сибирь оказались перед открытой угрозой порабощения.

В 1773 году (Исхаки, скорее всего, указывает на начало экспансии; окончательный захват Крыма Россией произошел в 1783 году) царская Россия захватила Крым. Таким образом, царская экспансия расширялась все далее и далее на восток и юг. В 1864 году после многолетней войны, которую вели кавказцы под предводительством Шамиля, царские войска покорили Кавказ. В 1876 году царский агрессор захватил Туркестан.

Трагедия Казанского ханства не замедлила распространиться на другие тюркские народы. Царский агрессор прибрал в руки вслед за Казанью и другие тюркские страны.

Падение Казани, служившей форпостом тюркских народов, стало началом общей трагедии тюркских народов. Не оказав своевременно действенной помощи Казани, тюркские народы вскоре пожали плоды своей пассивности - они разделили горькую участь Казани...
  • Гаяз Исхаки (1878-1954), выдающийся татарский писатель, публицист, общественный и политический деятель, лидер национально-освободительного движения тюрок Идель-Урала.

Хазарский каганат: формирование, расцвет и падение

http://www.turkist.org/2011/03/nikolai-huseinov-khazary.html?m=1

Хазарский каганат: формирование, расцвет и падение

khazar
В середине VII века на обширных территориях Предкавказья и Нижнего Поволжья возникло сильное тюркское государственное образование - Хазарский каганат, созданный кочевым народом огузского происхождения - хазарами.

Первоначально хазары являлись одним из многочисленных кочевых азиатских племён, оказавшихся на юго-восточной окраине Европы в ходе Великого переселения. Первое упоминание хазар относится к VI веку, в качестве их новой родины фигурирует область Берсилия, которая локализуется на территории Восточного Кавказа (предположительно равнинная часть Дагестана).

В первой половине VI века хазары находились под сюзеренитетом другого крупного тюркского народа - савиров. Савиры сумели консолидировать все огузские племена Северного Кавказа и неоднократно вторгались во владения Сасанидского Ирана. В этих походах активное участие принимали и хазары. Для защиты от натиска тюрок, иранский правитель Хосров Ануширван (531-579 гг.) приказал выстроить серию укреплений в районе древнего города Чола (Дербент), от Кавказского хребта до Каспийского моря, получивших в дальнейшем название Дербентских.

Также шаху Хосрову приписывается строительство будущих хазарских городов - Семендера и Беленджера. Однако эти меры так и не уберегли иранские территории от нашествий савиров и хазар. Тем не менее, в 562 году савиры были разгромлены персидской армией и вместе с частью хазар были переселены в Закавказье. Осколок савирской тюркской конфедерации некоторое время продолжал существовать в Дагестане, и был известен как «гуннский», хотя к тюркам-гуннам и не относился.

Возвышение хазар связано с образованием в 551 году мощного Тюркского каганата, охватившего огромные территории Средней Азии, Восточного Туркестана и Северного Кавказа, населённого хазарами. Вполне возможно, что хазарские правители состояли в родственных отношениях с каганами этого мощного государства. Во второй половине VI века Тюркский каганат распадается на западную и восточную части. Хазары признали над собой власть Западно-Тюркского каганата, но в первой половине VII века он также распался, что привело к возникновению хазарской государственности.

С самого момента своего образования, Хазария вступила в борьбу за гегемонию в Закавказье, где главным её противником оставался Сасанидский Иран. Находясь в конфликте с персами, хазары заключили союз с их главными врагами-византийцами. Это привело к участию Хазарии в затяжной ирано-византийской войне 602-628 годов. Возглавляемое правителем Джебу-каганом хазарское войско в 627 году совместно с византийцами взяло штурмом Тифлис, а в 630 году разорило подвластную Сасанидам Кавказскую Албанию. Тем временем, в Причерноморье возникло новое тюркское государство - Великая Булгария, основанная народом кара-булгар во главе с ханом Курбатом. Причерноморские булгары на некоторое время потеснили Хазарию, распространив свою гегемонию в бассейне Дона и Азова, которые находились в сфере интересов Хазарского государства. Однако расцвет черноморской Булгарии оказался недолгим - после смерти Курбата, его сыновья начали борьбу за власть, что привело к распаду Булгарской орды. Этим воспользовались хазары, нанёсшие булгарам в 60-х годах VII века крупное поражение, что вынудило последних откочевать за Дунай, где возникло Болгарское ханство, тюркское население которого вскоре слилось со славянами.

Разбив своего главного противника, Хазария распространила свою власть на обширные территории Причерноморья, Приазовья и Степного Крыма. Это способствовало превращению Хазарского каганата в одно из сильнейших государств VII-VIII веков, которое в мощи и богатстве соперничало с Византией и Арабским халифатом.

Расширив свои владения на западе до Днепра, хазары обратили внимание на слабо контролируемые восточные рубежи своей державы, через которые в Восточную Европу проникали новые орды кочевников, преимущественно тюркского происхождения. Это показало на необходимость укрепления границ каганата и его обороны от кочевников. Вследствие этого хазары предприняли походы в Заволжье, что привело к расширению восточной границы Хазарии вплоть до Аральского моря и приостановлению нашествий иноземных племён. Это имело положительное значение для всей Восточной Европы а также для славянских племён.

В VII-VIII веках внимание хазарских каганов было обращено на богатые земли Закавказья. Хазарская армия осуществляла регулярные вторжения в этот регион, но вскоре экспансия хазар натолкнулась на натиск Арабского халифата, подчинившего эти земли в середине VII века, после разгрома Сасанидского Ирана. Первое военное столкновение хазар и арабов произошло в 653 году, когда арабское войско во главе с Салманом ибн Раби атаковало хазарский город Беленджер. В ходе разгоревшегося сражения арабы были разбиты, а сам ибн Раби был убит. В дальнейшем из-за внутренних противоречий Халифату пришлось приостановить продвижение вглубь Кавказа, чем умело воспользовались хазары, обложившие данью Кавказскую Албанию (Северный Азербайджан). Владычество хазар продолжалось вплоть до начала VIII века. В это время во главе Халифата встала династия Омейядов, возобновившая завоевательные походы, в том числе и на Кавказе. Это привело к новому военному столкновению Хазарии и Арабским Халифатом и серии войн, шедших с переменным успехом. Крупным успехом хазар был набег на азербайджанский город Ардебиль, который состоялся в 731 году. Хазарский поход завершился сокрушительным поражением арабов. Тем временем отдельные отряды хазар дошли до Мосула, но война на этом не завершилась. В следующем году новая арабская армия выбила хазар со всех захваченных позиций, а в 737 году арабский полководец Марван со своей 120 000 армией внезапно вторгся в Хазарию и штурмом взял её столицу - город Семендер.

Хазарский каган, видя безвыходность положения запросил мира, результатом которого стал вывод арабских войск из Хазарии в обмен на принятие хазарской правящей элитой ислама. Таким образом, арабо-хазарские войны завершились.

Результатом военных столкновений арабов с Хазарией стало приостановление наступление Халифата на север, благодаря чему можно говорить о спасении Восточной Европы от арабского нашествия. Ещё одним последствием этих войн стало массовое переселение хазарского населения в безопасные районы: Подунавье, Приазовье, но при этом Хазарскому каганату пришлось столкнуться со славянскими племенами, некоторые из которых (северяне, радимичи, вятичи) во второй половине VIII-IX веках были покорены.

482_b
Во второй половине VIII века произошёл экономический и политический расцвет Хазарского государства. Хазары выстроили в дельте Волги новую столицу и крупнейший торговый центр Каспийского региона - город Итиль, вступили в тесные экономические связи с Византией, Арабским халифатом, восточными славянами. Хазария распространила свою гегемонию на все Прикаспийские земли, что позволило именовать Каспийское море Хазарским. Хазарам сопутствовал успех, как в экономическом, так и в политическом плане. Так, под властью каганата оказались Алания, Волжская Булгария, а также некоторые славянские земли.

Важной вехой в истории Хазарии являлось принятие иудаизма в VIII-IX веках. Возможно, это связано с распространением по территории каганата многочисленных еврейских общин. Первым хазаром, принявшим иудейскую религию, стал военачальник Булан. Вслед за ним в иудаизм перешла практически вся хазарская знать, а уже в первой половине IX века эта религия стала в Хазарии государственной, потеснив господствующие до того язычество и ислам.

В IX веке произошло ухудшение во внешнеполитическом положении Хазарии. Во многом это связано с новыми нашествиями кочевников. Первыми переселенцами стали венгры, которые на короткое время колонизировали Северное Причерноморье, но при этом признали верховную власть хазар. Однако в 889 году венгры были вытеснены на запад печенегами, которых в свою очередь выбивали с занятых территорий кыпчаки. Всё это привело к утрате хазарами причерноморских степей, в которых теперь господствовали кочевники из других тюркских племен и родов. К концу IX века Хазария ослабела, но продолжала оставаться довольно боеспособным государством. Тем временем у неё появился новый соперник - Древнерусское государство, которое в 864-885 годах вернуло восточным славянам контроль над землями радимичей, северян и вятичей. Это привело к серии русско-хазарских столкновений.

В X веке государство хазар окончательно ослабело, о чём говорят его временный захват Хорезмом, потеря в 922 году контроля над Волжской Булгарией, набеги русов, которым принадлежит главная роль в разгроме Хазарии.

В 964 году войну с хазарами начал русский князь Святослав. Он захватил у хазар вятские земли, а в 965 году штурмом взял и разрушил практически все крупные города Хазарии: Итиль, Семендер, Беленджер, Саркел и пр. Нашествие Святослава считается концом существования независимой Хазарии, хотя в 970-е годы, после ухода русов с разгромленных хазарских земель, каган вернулся в Итиль, получив помощь от Хорезма, в обмен на которую большая часть хазар обратилась в ислам.

В 985 году русский князь Владимир совершил новый поход на Хазарию и обложил её данью, с тех пор история каганата прослеживается неотчётливо. Скорее всего, к X-XI векам хазары окончательно слились с другими тюркскими племенами - печенегами и кыпчаками и тем самым окончательно сошли с исторической арены. Так завершилось существование величайшей державы всей Восточной Европы - Хазарского каганата.

Крымскотатарская автономия: кто даст ответы на главные вопросы?

http://avdet.org/node/16715

Крымскотатарская автономия: кто даст ответы на главные вопросы?


Крымскотатарский национальный флаг
С началом продовольственной блокады Крыма на административной границе Херсонской области с полуостровом появились билборды, информирующие въезжающих и выезжающих о том, что Крым - это «Крымскотатарская автономная республика». После этого в социальных сетях среди украинских пользователей развернулись бурные дискуссии и споры вокруг необходимости такой автономии в случае изменения геополитической ситуации. В результате открытыми остались множество вопросов, ответы на которые инициаторами этой идеи не даны спустя почти полгода. По этой причине образовавшийся вакуум стал заполняться рядом мифов и стереотипов.
Для многих противников крымскотатарской автономии, живущих на материковой Украине, главными остаются вопросы: в каком виде будет существовать новое образование, есть ли в нем место русскоязычным, украиноязычным и другим гражданам, какие для них будут существовать гарантии, не вытеснят ли представители крымскотатарской нации в органах власти другие этносы, не начнутся ли преследования по этническому и религиозному признакам и так далее.
Из-за отсутствия необходимой информации украинские пользователи стали выносить в публичную плоскость вопрос создания крымскотатарской автономии, рассказывать о своих страхах и активно комментировать инициативу участников блокады, установивших те самые билборды. Одни в открытую стали сравнивать такую автономию с непризнанными «ДНР» и «ЛНР», другие начали возмущаться, мол, никого почему-то не интересует мнение украинцев, которые являются вторым по численности народом полуострова, третьи – попросту выступали против, опасаясь преследований в будущем крымскотатарском образовании по этническому признаку. Споры в социальных сетях так и не привели к общему пониманию между пользователями. А спустя некоторое время указанная тема отошла на второй план, несмотря на обещания участников блокады провести специальную пресс-конференцию и ответить на часто задаваемые по этому поводу вопросы. По сей день никаких вразумительных ответов на эту тему так и не прозвучало.
В сложившихся условиях правильным было бы Меджлису крымскотатарского народа, Курултаю или Всемирному конгрессу крымских татар – в зависимости от положения и возможности сбора максимального количества членов и делегатов того или иного органа, по всей видимости, на территории материковой Украины, – провести заседание/съезд/конференцию. В рамках указанных публичных мероприятий и с привлечением максимального количества международных наблюдателей, институтов и СМИ участникам необходимо выработать четкие правила и принципы существования крымскотатарской автономии с безусловными гарантиями для всех этносов, проживающих на полуострове. Только после этого станет возможным диалог.
В противном случае непонимание и недоверие сторон будет только усиливаться, а любые разговоры о создании крымскотатарской автономии, пусть и в обозримом будущем, начнут непременно вызывать неприятие и недоверие у большинства граждан как на территории материковой Украины, так и в Крыму.
Айдер АРАБАДЖИЕВ

Жестокость религии: Библию принимают за Коран

Муфтий Гайнутдин вошел в состав Совета по межнациональным отношениям и взаимодействию с религиозными объединениями при СФ

http://dumrf.ru/common/event/10288

8 февраля 2016 15:54   Москва 

Муфтий Гайнутдин вошел в состав Совета по межнациональным отношениям и взаимодействию с религиозными объединениями при СФ

Председатель Духовного управления мусульман Российской Федерации (ДУМ РФ) и Председатель Совета муфтиев Росси (СМР) муфтий шейх Равиль Гайнутдин распоряжением Председателя Совета Федерации Федерального Собрания Российской Федерации В.И. Матвиенко от 1 декабря 2015 № 220рп-СФ включен в состав Совета по межнациональным отношениям и взаимодействию с религиозными объединениями при Совете Федерации Федерального Собрания Российской Федерации.
В состав Совета также вошли заместитель Председателя Совфеда (первый заместитель председателя Совета) Ильяс Магомед-Саламович Умаханов, председатель Государственного Совета Республики Татарстан (заместитель председателя Совета) Фарид Хайруллович Мухаметшин, руководитель Федерального агентства по делам национальностей Игорь Вячеславович Баринов, главный раввин России Берл Лазар, генеральный секретарь Конференции католических епископов России Игорь Леонидович Ковалевский, председатель Синодального информационного отдела Русской православной церкви Владимир Романович Легойда, начальствующий епископ Российского объединенного союза христиан веры евангельской (пятидесятников) Сергей Васильевич Ряховский и другие. Возглавляет новосозданный орган первый заместитель Председателя СФ Николай Васильевич Федоров.
Как говорится в распоряжении спикера Верхней палаты, Совет по межнациональным отношениям и взаимодействию с религиозными объединениями создан «в целях совершенствования законодательного обеспечения государственной национальной политики Российской Федерации и политики государства в отношении религиозных объединений в Российской Федерации». «Основными задачами Совета являются изучение вопросов законодательного регулирования национальной политики и взаимоотношений государства с религиозными объединениями, участие в совершенствовании законодательного обеспечения», ― отмечается в документе.
В настоящее время ведется разработка плана работы Совета на 2016 год. Первое заседание планируется провести в начале апреля 2016 года.

Jamala - 1944 Eurovision 2016 О депортации крымских татар в 1944 году


Назарбаев приказал отказаться от прусского строевого шага в армии Казахстана


https://lenta.ru/news/2016/02/04/cadence/

Назарбаев приказал отказаться от прусского строевого шага в армии Казахстана

Военнослужащие Вооруженных сил Республики Казахстан

Президент Казахстана Нурсултан Назарбаев подписал указ об отмене в вооруженных силах республики строевого шага и введении другого темпа прохождения войск. Соответствующий указ опубликован на сайте главы государства.
Были внесены следующие изменения в строевой устав: теперь движение шагом осуществляется с темпом 95-105 шагов в минуту, длина шага установлена в 60-70 сантиметров. При этом ногу следует поднимать на 10-15 сантиметров от земли, носок выносить свободно, не вытягивая.

Нафигулла Аширов СРОЧНО! СРОЧНО! СРОЧНО! ОБРАЩЕНИЕ ДОЧЕРИ СУЛЕЙМАН ХАЗРАТА ЗАРИПОВА! ВНИМАНИЕ!

Нафигулла Аширов

СРОЧНО! СРОЧНО! СРОЧНО! ОБРАЩЕНИЕ ДОЧЕРИ СУЛЕЙМАН ХАЗРАТА ЗАРИПОВА!
ВНИМАНИЕ! 
 
По дороге домой, по пути из Мордовии пропал мой отец! 😢 Зарипов Сулейман Гарифович, 1958 г.р. (Сулейман хазрат) Добропорядочный семьянин. Отец шестерых детей. Он ехал на машине из Мордовии в Казань домой. 
Выехал вчера 7- го февраля в 10 часов утра. Последний раз его видели в г. Буинске в 14.30 (7-го февраля), куда он заехал на намаз. 
По нашим подсчетам он должен был быть дома в районе 18-19 часов того же дня, но до сегодняшнего дня до сих пор его нет, как и нет от него ни каких новостей. Ехал с товарищем. Оба пропали между г. Буинском и Казанью.
Телефоны у обоих отключены. Они ехали на Автомобиле "Toyota Corolla", госномер:
У 071 РЕ 116.
Просьба, кто видел данный автомобиль или этого человека, в городе, в сёлах или по пути на трассе, просим сообщите ради Аллаха!!! Вознаграждение.
(В больницах, моргах, у знакомых и друзей искали).
Просьба сообщить имеющуюся информацию о СУЛЕЙМАН хазрате и его спутнике по тел:
tel:89053189810