ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

суббота, 9 января 2016 г.

Мухаммад аль-Малькави: российское вторжение в Сирию в 2 частях

.youtube.com/embed/l7ZbtXMbIJg" frameborder="0" allowfullscreen>

Язучы Фәүзия Бәйрәмова 65 яшен халык белән уздырды

http://www.azatliq.org/content/article/27456004.html

Язучы Фәүзия Бәйрәмова 65 яшен халык белән уздырды

Чаллының үзәк китапханәсе язучы, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың 65 яше уңаеннан иҗат кичәсе, халык белән очрашу уздырды.
Әдәби кичәне алып барган өлкән китапханәче Исламия Динмөхәммәтова “Фәүзия Бәйрәмованың беренче әсәрләреннән башлап һәркайсында татар тормышы, яшәеше, татарның тарихы чагылыш таба. Аның сәхнә әсәрләреннән әлегә “Безне онытмагыз” драмасы гына куелды. Киләчәктә, аның һәр китабындагы язмаларны сәхнәгә күтәрерлек дип саныйбыз һәм аларны күрербез дигән ышанычта калабыз” диде.
Аннан сүз Фәүзия Бәйрәмованың үзенә бирелде.
– Үзем дөньяга килгән декабрь аенда шәһәрдәшләрем белән очрашуга килүемә мин бик шат һәм бәхетлемен. Динебез буенча туган көннәр уздырып йөрмәсәк тә, илле яшьлектә Чаллының элекке хакиме Рәшит Хәмәдиев “халыкка, милләткә кирәк” дип мәҗбүриләп диярлек тантананы концертлар залында уздыртты. Калганнары иҗат кичәләре исеме астында, менә бүгенгесе дә шул исем астында уза. Шунысын да әйтәсем килә, Аллаһ насыйп иткәч, менә мин сезнең каршыда утырам һәм хисабымны да әлегә сезнең каршыда бирәм. Ахирәт көнендә кылган гамәлләрем өчен хисапны Аллаһ каршында бирермен.
Фәүзия Бәйрәмова (у) һәм китапханәче Исламия ДинмөхәммәтоваФәүзия Бәйрәмова (у) һәм китапханәче Исламия Динмөхәммәтова
Менә 65 еллык гомер бәйрәмем көннәрендә мин сезнең каршыдамын. Үзәк китапханә хезмәткәрләренә, Исламия ханым сезгә, минем бар бәйрәмнәрне – китаплар чыгу, туган көнне берләштереп иҗат кичәсе ясавыгызга зур рәхмәт. Мин күптән түгел генә Төркиядән кайттым. Шулай килеп чыкты, очкыч бәреп төшерелгән көнне билет алырга туры килде. Шушы вакытта Төркиядә “Күчем хан” романының төрекчәсе басылып ята иде. Мине анда татарлар көтә. Мин паникага бирелмәдем, шушындый ыгы-зыгылы, һәр тукталышта тентүләр булган заманда, билет алынгач, тоттым да чыгып киттем. Төркиядәге кадерле милләттәшләрем янында егерме көннән артык булдым. Алар мине кадерләп, зурлап кына йөрттеләр. Күп кенә шәһәрләрдә, татар авылларында булдык. Шул авылларның берсе – Бөгердәлек иде.
Тамаша залыТамаша залы
Ни өчен сугышлар башланырга торган вакытта Сүрия чигендәге шушы авылга чыгып киттегез дип сорасагыз – мин үземнең “Һиҗрәт” дип аталган китабыма материаллар туплау өчен киттем. Чөнки бу авылда Төркиягә Себердән ислам динен саклап калу өчен 1907 елда күченеп килгән татарлар яши. Төркиядә һиҗрәт кылган Урал-Идел татарлары авыллары бар. Аларны без Казан татарлары дибез, алар турында күп сөйләнде. Әмма Себернең биш авылыннан чыгып китеп, Төркиягә барып җитеп урнашкан Бөгердәлек авылы – бердәнбер. Монда инде өченче тапкыр булуым. 2007 елда авылның 100 еллыгында булсам, 2012 елда галим Габдрәшит Ибраһимов истәлегенә урман утырту тантанасында катнаштым. Чөнки шушы якларга халыкны Габдрәшит Ибраһимов алып килгән. Ул 1900 елларда ук халыкны җыеп, “Русиядә бик зур үзгәрешләр көтелә. Патшаны бәреп төшерәчәкләр. Шуннан соң дингә әллә ирек була, әллә юк дип, иманны саклап калу өчен һиҗрәт кылырга өндәгән. Ләкин аларга рөхсәт бары 1907 елда гына бирелгән. Төркиягә китү буенча халыкта фикер төрле булган. Тукай да шуларның берсен бәян иткән. Төркиягә китү өчен патшадан рөхсәт алына. Халык зур газаплар белән шушы илгә барып җитә. Төркия аларны булганча яхшы каршылый. Чөнки Габдрәшит Ибраһимов Төркия хакимиятләре белән күченүчеләр хакында алдан сөйләшеп куйган була. Сөйләшүләр барышында татарлар аларга Себергә охшаганрак табигатьле, кар ява торган җирләргә урнаштыруны сорыйлар. Аларга Анталиядән 300 чакрымлап булган шундыйрак җирне табалар. Анда кар да ява.
Фәүзия Бәйрәмова Төркиягә булган иҗади сәфәре барышында шундагы татарлар тарфыннан: “Биредә генә калыгыз. Сезне Русиягә кайткач та Рафис Кашаповны кулга алган кебек кулга алулары ихтимал бит”, дип кисәтүләре хакында да әйтте. “Туган илем Татарстан, ирем шунда, балаларым шунда дип әйттем“, диде Фәүзия ханым.
Исламия ДинмөхәммәтоваИсламия Динмөхәммәтова
Кичәдә язучыга сораулар да бирелде. Шуларның берсе “Болын” әсәре буенча иде. “Ул чакта болыннарны күпләп сөрделәр, юк иттеләр. Шул исемдә китап та яздым. Аннан инде 90нчы еллар, милли күтәрелеш еллары килде. Аннан тагын мал бүлешү, кеше аеру чоры килде. Шундук кеше үтерүләр дә китте. Монда инде “карурман” чоры, дәүләтне, халыкны сату чоры китте. Тора-бара менә шул “Карурман”, “Намаз”ларга, “Кырык сырт” китапларына күчтем. Шунда уйлар да туды. Без шушының өче көрәштекме? Безне ни өчен үтерәләр, безгә ни өчен террорист дигән ярлык тагалар? Заманы нинди булды – әдәбияты да шундый булды.
ТамашачыларТамашачылар
Тора-бар инде милли каһарманнарыбызны күрсәтүне дә максат итеп куйдым. Моның өчен Сахалинына да, Себеренә дә, Котыбына да барып җиттем. Кырык ике китабымның утыздан артыгы татар тарихына багышланган. Биредә башлап язучылар да килгәндер дип уйлыйм. Алар игътибарына әйтәм, хәзер бик тиз яза башладылар. Урамда бер апаны тотып алалар да, аңа диктофон сузып башыннан үткәннәрне сөйләтәләр. Һәм “роман” дигәннәре әзер. Бу роман түгел. Бу – романга чимал гына булырга мөмкин. Мондый чималлар белән газетларыбыз тулган. Үзләрен чын язучылар дип йөрүчеләр дә шушындый юллар белән “роман”нар яза башладылар. Себергә дә барасы юк, Кытайдагы тарихны да өйрәнәсе юк. Әгәр сез роман хәтле роман язарга уйлыйсыз икән, аның идеологиясе булырга тиеш. Идеология совет чорында да булды. Дәүләте җимерелгән, коллыкка дучар ителгән халыкның идеологиясе бер генә – азатлык, иреккә чыгарга омтылу. Шуның юлларын эзләү, тарихтагы гыйбрәтләрне күрсәтү. Татар язучысының башкага хакы юк.
Беренче әсәрләремдә күңел турында язсам да, 65 яшемә килеп җиткәндә Ходай рәхмәте белән шушы юлга килеп җиттем. Мин дә диктофон күтәреп кенә әсәрләр яза алган булыр идем. Тагын шул сүз, хәзер гайбәт язып роман чыгаралар. Аның идеологиясе нәрсәдә соң? Шундый ук нәрсә белән татар эстрадасы да тулды. Анда күздән яшьләр чыгарырлык бернәрсә дә юк. Язылган әсәрләрдә дә бернинди милләт фаҗигасе дә, татар тарихы да юк. Әгәр биредә булачак татар язучылары утыра икән, уйлагыз, син – халкыңнын язучысы. Әсәреңне нәрсә өчен язасың? Акча өченме? Ул вакытта моны ачыктан-ачык әйт, бу әсәрдә идеология дә, тәрбия дә юк, акчага гына язам диген.
"Зөләйха күзләрен ача" китабы – милләткә каршы китап"
Әле соңгы вакытта гына “Зулейха открывает глаза” дигән әсәр турында бик күп сөйли башладылар. Бар халык үрле-кырлы сикерә. Мин бу язманың кайбер аннотацияләрен, кайбер өзекләрен укыдым. Бу китап – татар халкына каршы язылган китап! Коточкыч китап. Монда әйтелә, татар хатынының урыска чыккач кына күзе ачыла. Урыс белән зина кылып, Себергә китеп баласына урыс исеме биргәч кенә рәхәт чигә башлый. НКВД әфисәре аның ире Мортазаны үтерә. Сөргенгә сөрелгән Зөбәйдә тормышы җәннәт итеп сурәтләнә. Халык, ай, сөрген турында китап юк иде әле дип ахылдый. “Кырык сырт”, Ибраһим Сәлахов, Гурий Тавлин, Аяз Гыйләҗев әсәрләре бар иде. Имеш, бу әсәр урысча чыккан да, Мәскәү күтәреп алган. Мәскәү юкка гына күтәрми. Мәскәүнең үз идеологиясе бар. Янәсе, Теләчеме, Сабамы районында туган, яшәгән Зөләйханы ире йортында кыйнаганнар, кискәннәр. Анда аның кайнанасы Убырлы карчык-Упыриха буларак бирелә. Урыс әдәбиятында Кабаниха бар иде. Шуңа ошатканнар. Монда әле татарлар пычрак, әшәке итеп тә күрсәтелә. Ә монда урыска чыккан Зөләйханың сөргендә янәсе күзе ачыла. Монда дәүләттән ике максат куела. Беренчесе – сөргенне яхшы итеп күрсәтү, икенчесе – татар хатынының урыска тормышка чыкканнан соң гына яхшы тормыш кичерә башлавы, күзе ачылуы. Янәсе, Зөләйха Игнатов белән тора башлагач эшли башлый, әллә кемнәр булып китә.
Тамаша залыТамаша залы
Күрегез әле, милләткә каршы шушы китапны хәзертатарчага тәрҗемә итәләр. Февраль аена тәрҗемә итеп бетерергә диелгән. Димәк ки, февральгә моны чыгаралар һәм Тукай премиясенә тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Шушы китапның Флера Тарханова тәрҗемәсен инде “Шәһри Казан” газеты бастыра башлады. Интернетта да күренә. Февраль дигән сүз чыкты. Чөнки 15 февральдә Тукай бүләге кандидатлары билгеле була. Мәскәү күтәргән һәм дә Мәскәү идеологиясе белән язылган бу китапта, кабатлыйм, татар хатыны урыска тормышка чыкканнан соң гына бәхетле булып, канатланып яши башлый икән. Әлеге әсәр Сабалар белән, Рөстәм Миңнехановның укытучысы белән бәйле булуы турында сүзләр бар. Шулай булганда Гүзәл Яхина Тукай бүләген ала да ала инде.
"Җиде китап – милләтемә бүләк"
Кичәдә “Татар тарихы”ның җиде томлыгы чыгуы уңаеннан да Фәүзия Бәйрәмовага сорау бирелде. “Менә җәмәгать, бу татар тарихына кагылышлы китапларда идеология бар дип уйлыйсызмы? Бар. Әмма татар фаҗигасе турында түгел. Монда татар язмышлары да, милли каһарман да, бәйсезлек өчен көрәш тә юк. 1552 елгы басып алулар да урыс сүз әйтмәслек итеп кенә язылган. Бәлки бу татар тарихыдыр, әмма милләт тарихы түгел. Шушы уңайдан мин дә бераз елмаеп кына булса да шуны әйтәм, минем дә җиде томлыгым бар. Алар милләт тарихы дип атала. Шушы циклдан җиде китап яздым. Исемнәрен дә атыйм:
1. "Таралып яткан татар иле"
2. " Алтын Урда-Алтын җирем"
3. "Туран иле"
4. "Ачылмаган татар тарихы"
5. "Дала Атлантидасы яки Эчкен татарлары"
6. "Сахалин утравы һәм татарлар"
7. "Котыпта татар тормышы"
Менә урыннарга барып, Салехардлардан Сахалиннарга чаклы үз аякларым белән йөреп, кешеләрне күреп, сандыклардагы шәҗәрәләрне өйрәнеп, зиратларда булып, архивларда утырып милләт йөрәге, үз йөрәгем аша уздырган шушы җиде китап милләтемә бүләк булсын. Шуларны яза алуым өчен Аллаһка рәхмәтемне әйтәм".
"Фәүзия Бәйрәмова – Нобель премиясенә лаек язучы"
Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова чыгышыннан, сорауларга җаваплар бирүеннән соң сәхнәгә әдәбият белгече, профессор Әнвәр Шәрипов күтәрелде. Ул: “Фәүзия Бәйрәмова барлык иҗаты, барлыгы белән милләткә бирелгән. Безнең исән булуда аның өлеше бик зур”, дигән фикерләрне җиткерде.
Иҗат кичәсендә Алабуга педагогия университетының 3 курс студенты Алия Жаркова Фәүзия Бәйрәмова әсәрләреннән өзекләр укыды. Мәгариф ветераны Рузалия Уразаева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева һәм башка бик күпләр Фәүзия Бәйрәмова иҗатына матур бәяләрен бирделәр. Тазалык теләделәр.
Айдар ХәлимАйдар Хәлим
Язучы Айдар Хәлим чыгышы да алкышларга лаек булды. “Фәүзия Бәйрәмова – бөек милләтче. Димәк, халкыбызның иң яхшы кешесе. Сез, килгән кешеләр, тын да алмый кичәдә утырасыз. Рәхмәт сезгә. Кичә генә төне буе “Убить империю” дигән китабымны актарып утырырга туры килде. Белгәнегезчә, мине кайсыдыр чыгышта “Убить империю” китабындагы “русская нация, русский народ проспали бога”, “безбожный народ”... дигән сүзләрне әйткәнмен. Бу сүзләрне мин шушы китабымнан алып әйткән идем. “Убить империю” китабы кулга алынганнан соң 1997 елда Русия генераль прокуратурасы тарафыннан азат ителде. Анда инде шушы фикерләр әйтелгән иде. Шушы сүзләр өчен болар мине икенче тапкыр эзәрлекли башлады. Монысы башка мәсьәлә. Җәмәгать, без үз шәхесләребезне күрсәтә белмибез. Фәүзия Бәйрәмованың шушы җиде китабын гына да Стокһольмга җибәрсәк, Нобель премиясенә лаек дип табылыр иде. Гафу итәсез, мескен генә генә бер язучы Светлана Алексевичның китабы, аны кимсетеп әйтүем түгел, Фәүзия Бәйрәмованың милләтләр турында язган китаплары белән тигезләшә алмый. Без бәлки Фәүзияне Нобель премиясенә тәкъдим итә алган булыр идек. Моңа ул лаек.
Безнең әдәбиятта, милләтләр, җир тарихында урыс империясенең никадәр юньсез, мәгънәсез, халыкларның күз яшендә, башка халыкларны талап яшәве турындагы “Убить империю” китабына да тиңнәр юк. Мин моны мактанып әйтмим. Бездә шул булганнарны күтәрү осталыгы юк. Фәүзия ханымның җиде китабы Нобель премиясенә лаек әсәрләр рәтенә керә. Болар – биш гасыр изелеп тә, һаман телле вә динле булган халык турында җир шарының бер почмагыннан икенче почмагына барып язылган китаплар.

"Татар милли хәрәкәте оппозициядә була алмый"

http://www.azatliq.org/content/article/27472389.html

татарстан

"Татар милли хәрәкәте оппозициядә була алмый"

5 гыйнвар Чаллыда Кама аръягының БТИҮ бүлекләре вәкилләре, җитәкчеләре катнашында утырыш узды. Утырышта февраль аенда зур җыен җыярга карар ителде. Айдар Хәлим иҗаты Тукай бүләгенә лаек дигән фикерләр хупланды. "Рәфис Кашапов – милләт каһарманы" бәйгесе башлануы турында хәбәр ителде.


Утырышның максаты, алдан хәбәр ителгәнчә, Чаллы ТИҮе идарәсен һәм рәис урынбасарларын яки рәистәшләрен билгеләү иде. Кайбер сәбәпләр аркасында көн тәртибендә торган әлеге мәсьәләләр кичектерелде. Яңартылган көн тәртибен БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев бәян итте һәм беренче сүзне Түбән Кама ТИҮ рәистәше, Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиевка бирде.
“Без бүгенге милли хәрәкәтне күпме генә алга әйдәсәк тә, файда әллә ни булмаска да мөмкин. Чөнки бүгенге милли хәрәкәткә йөрүчеләр инде шактый картайдылар. Менә Алабугадан, Түбән Камадан, Чаллыдан, Казаннан булганнар да – барыбыз да олыгайдык. 90нчы елларда да шушы ук кешеләр иде, хәзер дә.
Миндә шундый тәкъдим бар: биредә Чаллы ТИҮнең идарәсен оештырырга яки яңартырга. Бу – бер яки ике генә кеше эшли торган урын түгел. Монда исемнәре әйтелгән активистларны да идарәгә кертик. Алга таба Зур халык җыены, бәлки Чаллы яки Кама аръягы ТИҮләре конференциясе уздыру кирәктер. Яңарту мәсьәләләре дә шунда каралыр иде. Аңа күңелләрен уятып, татар җитәкчеләрен дә җәлеп итү зарур.
Раиф ГалиевРаиф Галиев
Без мондый җыелышларда күпме генә тыпырчынсак та, яшьләребез ни татарчасын, ни бисмиллаларын белмиләр. Татар яшьләре бүген татар теленә мохтаҗ түгел. Татар теле үлеп бара. Бу проблемны без дәүләт дәрәҗәсендә кузгата алмасак, шушылай әби-бабайлар гына җыелып берни эшли алмыйбыз. Дәүләт структураларында булган мәдәният, балалар бакчалары, мәгариф идарәләре җитәкчеләре белән эшли алырлык кешеләребезне булдырыйк. Ә булачак халык җыенын бу бүлмәдә түгел, зурлап, башка бер бинада уздыру турында уйларга кирәк”, диде Раиф Галиев.
Аның чыгышыннан соң Чаллы ТИҮ ветераны Наилә Фазлыева сүз алды.
Каюм хәзрәтКаюм хәзрәт
“Чыннан да, безнең яшьләребез юк. Хакимият тә, чиновниклар да татар халкы мәнфәгатьләрен яклый алмый. Татар театры буларак 1995 елларда салына башлаган бинаны бозып, аның урынына торак йорт салып куйдылар. Моны бит үзебезнең татарлар эшләде. Шундый башбаштаклыклар буенча без хакимияткә керергә тиеш. Без монда төп халык һәм татар халкы булып калырга тиеш тә. Ачуланышып, бәхәсләшеп булса да тегесен дә, бусын да эшләргә тиешбез.
Урам җыеннарына да чыгу кирәк. Яшьләргә дә мөрәҗәгать итүләр комачауламас. Еллык җыен өчен бу бүлмә әлбәттә кечкенә. Зур җыенда зурлап сөйләшү, фикерләшү өчен, ТИҮ җитәкчеләрен күрсәтү өчен лаеклы бина табарга да кирәк. Татарлар бит тагын коллык юлында. Монда системада эшләгән үзебезнең татар татарны кол итә. (Бу урында Зиннур Әһлиуллин “системада татарлар түгел, чиновниклар утыра” дигән фикерен өстәде).
Зиннур ӘһлиуллинЗиннур Әһлиуллин
Без чиновникларны җиңәр өчен нәрсә эшләргә тиеш? Аның програмын булдырырга тиешбез. Мин үзем “Русия коммунистлары” фиркасе чараларында да катнашам. Табибка аткан Мисбах бабай хакында да безнең беренче сәркатип Татьяна Гурьева: “Это вынужденный выстрел”, дип бәяләде. Безгә системага каршы бару өчен бергәләп көрәшергә кирәк”, дип белдерде Наилә Фазлыева.
Кәшиф ГатинКәшиф Гатин
БТИҮ президиумы әгъзасы, Казаннан Кәшиф Гатин: "Без үз җиребездә идән асларында эшләргә тиеш түгел. Без җинаятьчеләр мени? Халыкара документларга нигезләнеп, татар һәм башка халыкларның хокукларын тормышка ашыру өстендә эшләргә тиешбез. Мин шуны да күзәтәм, “без – оппозиция”, диючеләр дә бар. Ул сүзне ташлагыз. Инде күрдегез, без оппозициядә эшли алмыйбыз. Безгә административ ресурсларны файдаланып эш йөртергә кирәк. Безнең оппозиция булырга, идән астында эшләргә хакыбыз юк. Аеруча бүгенге шартларда", дигән сүзләрен ассызыклап китте.
Тәлгат МөхәммәтшинТәлгат Мөхәммәтшин
Алабуга ТИҮе аксакалы Тәлгат Мөхәммәтшин сүз алды һәм: “Бүген коммунистлар гына хакимияткә беркадәр оппозиция була ала. Безнең үзебезнең республика, үзебезнең президент бар. Шуңа бу сүзне безгә кулланмаска кирәк. Хәзер яңа шартларда яңача хәрәкәт итәргә өйрәнергә вакыт”, дигән фикерен җиткерде.
"Айдар Хәлимгә – Тукай премиясе"
“Язучы Айдар Хәлим иҗатын зурдан бәяләргә вакыт җитте. Аның хезмәтләре инде күптән Тукай премиясенә лаек. Шушы юнәлештә эшләүчеләргә Айдар Хәлим иҗатына игътибар биреп, аны Тукай бүләгенә тәкъдим итәсе иде”, дигән теләкне БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев белдерде. Әлеге теләк-тәкъдим утырышта катнашучылар тарафыннан бер каршылыксыз, алкышлар белән каршы алынды. Фәрит әфәнде шулай ук Русиядә урысча гына укытуны максат итеп куйган канун өлгесен Дума каравына кертергә җыенуларын, шушы күренешкә Татарстан халкының иҗтимагый фикерләрен тудыру зарурлыгын да искәртте.
Айдар Хәлим (с), Гамил Камалетдинов (уртада), Фәрит ЗәкиевАйдар Хәлим (с), Гамил Камалетдинов (уртада), Фәрит Зәкиев
Утырышта Чаллы ТИҮ рәисе ярдәмчеләре күрсәтелер һәм сайланыр дип фаразланса да, бу гамәлне февраль аеның беренче шимбәсенә билгеләнгән җыен карамагына калдырдылар. Әлегә җиде кеше тарафыннан оештыру комитеты төзелде. Алар арасында Чаллы ТИҮ рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов, язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, милли хәрәкәт активисты Фәнис Гыйләҗев һәм башкалар бар.
“Рәфис Кашапов – милләт каһарманы” бәйгесе
Утырышның көн тәртибенә хәзерге вакытта төрмәдә утыручы Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповның эшчәнлеге уңаеннан бәйге уздыру чарасы турында да әйтелде. “Рәфис Кашапов – милләт каһарманы” дип исемләнгән әлеге бәйге шартлары хакында БТИҮ президиумы әгъзасы Ринат Нургали җиткерде. Катнашкан халык бәйге уздыруны хуплады. Урыннардан мондый өстәмәләр дә әйтелде: “Рәфис Кашапов сәяси эзәрлекләү тоткыны, “намус тоткыны” да. Шуңа аны Андрей Сахаров исемендәге бүләккә тәкъдим итү дә урынлы булыр иде”.
Ринат Нургали бәйге шартларын җиткерәРинат Нургали бәйге шартларын җиткерә
Бәйге шартларында әйтелгәнчә, анда язучы, тарихчы, Рәфис Кашапов эшчәнлегенә бәя бирүче һәркем катнаша ала. Язмаларда бүгенге Русиядә кеше хокуклары ничек яклануы һәм кеше ничек бозылуы хакында да тәфсилләп сөйләргә мөмкин. Язма эшләр татар һәм урыс телләрендә шигырь, җыр, поэма, проза, хикәя һәм башка жанрларда, реферат буларак та кабул ителә. Язмалар 2016 елның 5 декабренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 2016 елның 25 декабрендә билгеләнәчәк. Аларга өчтән алып ун мең сумга кадәр бүләкләр дә каралган.

Гимны некоторых коренных народов

Гимн Татарстана
 Гимн Чувашской Республики
Гимн Тувы

Гимн Республики Карелия Республика Удмуртия Ненецкий Ао

Һиҗрәт FAUZIYA BAYRAMOVA·8 ЯНВАРЯ 2016 Г.

https://www.facebook.com/notes/fauziya-bayramova/%D2%BB%D0%B8%D2%97%D1%80%D3%99%D1%82/969012493185675
Һиҗрәт
 FAUZIYA BAYRAMOVA·8 ЯНВАРЯ 2016 Г.


Һиҗрәт Төркия күгендә Россия хәрби очкычы бәреп төшерелгән көннәрдә, ике ил арасында киеренкелек арткан вакытта, миңа Төркиягә чыгып китәргә туры килде. Бу сәфәремнең сәбәбе – Төркиядә “Күчем хан” романының төрекчә басылып ятуы һәм яңа китабым өчен материал туплау иде. Бу вакыйгаларның икесе дә Кония вилаятендә булганлыктан, башта төрек самолетында Казаннан – Истанбулга, аннан Анталиягә очтым, кояшлы Анталиядән таулар аша автобуста җиләс һәм салкынча Кониягә юнәлдем, аннан себер татарлары яшәп яткан Бөгередәлек авылына юл тоттым... Анысы сәлчүк төрекләренең элеккеге башкаласы Кония белән Төркиянең хәзерге башкаласы Анкара арасында урнашкан, һәм минем бу авылга ун елга инде өченче тапкыр килүем иде... Бу татар авылы турында мин беренче тапкыр 2007 елда, Мюнхен шәһәрендә яшәүче себер татарларыннан ишеттем. Алар бирегә Икенче дөнья сугышыннан соң, эшче көчләр буларак Төркиядән килгәннәр һәм гаиләләре белән Алманиядә яшәп калганнар. Фаяз Каплан исемле милләттәшебез үзләренең себер татарлары икәнлеген, ата-бабаларының Төркиягә моннан йөз ел элек чуындырудан качып килгәнлекләрен сөйләгән иде. Шул җәйне Бөгередәлектә авылның йөз еллыгын уздырасылар икән, себер татарлары мине дә анда чакырды. Мин исә бу вакыйга турында Казанга, татар конгрессына кайтып сөйләдем, мәдәният министрлыгы белән элемтәгә кердек һәм Бөгередәлекнең йөз еллыгына Татарстаннан тулы бер төркем барды, мин исә Төркиягә үз хисабыма юл тоттым... 2007 елның июлендә Бөгередәлекнең йөз еллыгын бик матурлап, зурлап билгеләп үттек, бу хакта мин соңыннан матбугатта да язып чыктым. Һәм шул көннән башлап мин Бөгередәлек белән ныклап кызыксына башладым, моның тагы бер сәбәбе бар иде – себер татарларын бирегә якташлары Габдрәшит Ибраһим алып килгән, ә ул үзе зур хезмәтләр язылырга лаек зат иде! Икенче тапкыр мин Бөгередәлеккә 2012 елның маенда, Габдрәшит Ибраһим белән бәйле чараларда катнашырга дип бардым. Башта авыл башында аның исемендә хәтирәләр урманы утырттык, аннан район үзәге (илчә) Җиһанбәйледә Габдрәшит Ибраһим исемендәге парк ачтык, ә инде өлкә (ил) үзәге Кония шәһәрендә бу бөек милләттәшебезгә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция узды, анда япон, алман, төрек галимнәре катнашты, мин дә чыгыш ясадым. Һәм менә Бөгередәлеккә һәм Конияга өченче сәфәрем, аларның икесендә дә себер татарлары күпләп яши һәм миңа алардан авыл тарихы, Габдрәшит Ибраһим турында җентекләп сорашып калырга кирәк иде... Ә аның өчен алар арасында кимендә берничә атна яшәргә, барысын да күрергә, ишетергә, теркәп барырга кирәк. Һәм мин шулай эшләдем дә... Бүгенге көндә Бөгередәлектә өч йөз тирәсе кеше яши, аларның күпчелеге – себер татарлары, араларында төрекләр һәм көрдләр дә бар. Авыл карап торышка шактый зур күренсә дә, андагы күпчелек өйләр кышларын буш тора, аларның хуҗалары Кониядә, Анталиядә яки Европа илләрендә яши, җәйләрен исә кабат үз нигезләренә җыелалар. Бөгередәлектә бер яхшы гадәт бар – авыл халкы, кайда яшәвенә карамастан, ике гаеткә бирегә кайта, бәйрәмне бергә уздыралар, зиратны тәртипкә китерәләр. Шулай ук Бөгередәлек татарлары, кайда үлсәләр дә, мәңгелеккә үз авыллары зиратына кайтып яталар, аларны озатырга бөтен тирә-яктан милләттәшләре җыела... Бөгередәлек татарларына гына хас тагы бер йола-бәйрәм бар – май аеның икенче якшәмбесендә алар, кайда яшәүләренә карамастан, авылга “Шөкранә көне”нә җыелалар, намазлар укып, догалар кылып, Аллаһка рәхмәт әйтәләр. Бу көнне фәкыйрьләргә ярдәм ителә, байлар ярлыраклар белән үзендәгене бүлешә, шунда саткан әйберләрнең акчасы да ярдәм фондларына китә. Бәйрәмнең икенче исеме дә бар икән – “Яңгыр догасы”, чөнки яз башында халык яңгыр сорап, Аллаһка мөрәҗәгать итә, чәнки барысының да авыл читендә җир кишәрлекләре, өй алларында җиләк-җимеш бакчалары бар, халыкның бер өлеше шуның хисабына яши. Җәйге челләләрдә, 40-50 дәрәҗәле эсселектә яңгырның һәр тамчысы, суның һәр бөртеге биредә Аллаһ рәхмәте итеп кабул ителә. Авылның төп су чыганагы – Бөгередәлек тавыннан бәреп чыккан мул сулы чишмә, ул торбалар белән аска да төшерелгән һәм өйләргә кертелгән. Йөз ел элек себер татарлары бу урынны нәкъ менә суы-чишмәсе, су буйларындагы яшел тал-тирәкләре, иген чәчәрлек, мал йөртерлек тигез җирләре булган өчен сайлап алган. Югыйсә, госманлы хөкүмәте дин-ислам өчен бозлы Себердән эссе Төркиягә һиҗрәт кылган бу татарларга Истанбулда да, Кониядә дә яшәргә урыннар тәкъдим итеп караган. Алар исә, озак уйланганнан һәм эзләнгәннән соң, нәкъ менә шушында, авыл булып укмашып яшәүне кулайрак күргәннәр һәм Бөгередәлек тавы итәгенә килеп урнашканнар... Ул вакытта шәһәрләрдә урнашып калган булсалар, без хәзер аларның эзләрен дә таба алмас идек... Менә мин хәзер шул Бөгередәлек тау башында басып торам... Тау –таш араларыннан чишмә бәреп чыкканга, аны “тишек бөер” – Бөгередәлек, дип атаганнар. Хәер, авыл башта, шул замандагы солтан исеме белән – Рәшадия, дип аталган, җөмһүрият елларында исә аны хәзерге исеменә үзгәрткәннәр. Тирә-күршеләр исә аларны “Татарлар” дип йөрткәннәр. Әнә аста – шул татар авылы җәелеп ята, нәкъ уртада – манарасы күккә ашкан таш мәчет, авыл башында – йөз еллык зират, ерак түгел Габдрәшит Ибраһим урманы шаулый, Кония тарафына таба, су буйлап, яшел куаклар тезелеп киткән... Авыл уртасында туп-туры итеп салыган берничә урам шәйләнә, болары – госманлы хөкүмәте себер мөһаҗирләренә салып биргән иске авылдан калган урамнар... Тирә-юньдә - тау тезмәләре, көнчыгышта – Дуутәпә, көнбатышта – Күктәпә, алар арасында көрд авыллары урнашкан. Биредән Кониягә - 135, илчә-район үзәге Җиһанбәйлегә - 35 чакрым. Якын-тирәдә ник бер татар авылы булсын! Ул заманда һиҗрәт кылган казан татарлары да Иске шәһәр тирәсенә урнашалар, ә ул биредән йөзләрчә чакрым ераклыкта... Ә туган ил – Себер – аннан да ерак, менә шушы биек таулар, тирән диңгезләр, кара урманнар артында... Һәм ак карлар арасында туган, яшел болыннарда яшәгән, кара урманнарның сайрар кошы булган себер татарлары хәзер шушы тау-таш арасында тамыр җибәрергә, тормыш башларга, мәңгелеккә төпләнергә тиешләр... Нәрсә мәҗбүр иткән соң йөзләгән татарны шулай салкын кыш уртасында гаиләләрен, балаларын, әби-бабаларын алып, кубарылып илдән чыгып китәргә? Себер татарларының бу һиҗрәте турында матбугатта берничә язма булды, Төмән телевидениесе алар турында “Кантуган” дип аталган документаль фильм дә төшерде, шулай ук Казан телевиденисе дә Төркиядәге себер мөһаҗирләре турында сюжетлар күрсәтте. Әмма алар да бу бөек күченүнең төгәл вакытын һәм сәбәпләрен ачып бетерә алмадылар. Минем бирегә кабат килүемнең дә төп максаты – шушы бушлыкны тутыру, өлкән буын исән вакытта, ул еллар турында күбрәк мәгълүмат туплап калу иде. Шунысын да әйтеп китәсем килә, себер татарларының бу һиҗрәте турында Төркиядә берничә китап-брошюра да дөнья күрде, аны милләттәшләребез үзләре язган. Бөгередәлек авылының интернет-сайтында да себер татарларының Төркиягә һиҗрәте турында драма әсәрләре һәм поэмалар, аерым мәкаләләр куелган. Әмма боларда да буталчыклар шактый, төп сүз үз нәселләре һәм бар кешегә билгеле вакыйгалар турында гына бара. Алай да, һәр китаптан нидер табарга, чагыштырырга, этәреч алырга мөмкин. Шушы хезмәтләр белән якыннан танышканнан һәм Бөгередәлектә, Кониядә дистәләгән кеше белән очрашканнан соң, шулай ук бу мөһаҗир татарларның туган якларында – Омск өлкәсенең Большеречье районы авылларында, Габдрәшит Ибраһимның туган шәһәре Тарада булганнан һәм галимнең үз хезмәтләре белән танышканнан соң, мәсьәләгә бераз ачыклык кергән кебек булды. Гадәттә тарихчылар казан татарларының Төркиягә һиҗрәтен 1897 елгы беренче халык санын алу белән бәйлиләр, Мәхмүт Галәү дә үзенең “Мөһаҗирләр” романында шуңа басым ясаган. Имеш, татарлар моны яңа чукындыруга әзерлек, дип кабул иткәннәр һәм иманнарын саклау өчен, Төркиягә күчеп киткәннәр. Әмма Россиядә татарларны көчләп христиан дине вәкилләре дип теркәү һәм яңадан исламга кайткан өчен эзәрлекләүләр 1860-1870 елларда иң югары ноктасына җиткән була. Шул сәбәпле, ул вакытта Сахалин каторгалары чукынырга теләмәгән мөселман-татарлар белән тула, чукындыруга каршы эшләгән татар муллаларын Себернең Турухан краена дистәләп-дистәләп судсыз-нисез сөрәләр. Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” әсәре дә шушы фаҗигале хәлләрне тасвирлый. Димәк, татарларның иманны һәм гомерне саклап калу өчен һиҗрәтләре инде шушы көчләп чукындыруларга җавап булып тора. Һиҗрәт – ул инде нәтиҗә. Йөзләгән себер татарларының егерменче гасыр башында дин-ислам хакына мәңгегә туган якларын ташлап китүләре дә - гасырлар буе аларга карата алып барылган рәхимсез чукындыруларның ачы нәтиҗәсе ул. Аларда да бу хәрәкәт инде унтугызынчы гасыр азакларында башланган булырга тиеш, әмма ил-йорт белән һиҗрәткә кузгалу берничә елдан соң гына башкарыла. Моның сәбәпләре дә бар. Аерым кешеләрнең китүен артык тоткарламаса да, йөзәрләгән татарның, аларга карата алып барылган чукындыру сәясәтенә протест йөзеннән илне ташлап китүләренә Россия каршы чыга. Бу татарларга тиешле документлар бирелми, урыннарда һиҗрәт хәрәкәтенә каршы эшләр башлап җибәрелә. Шулай итеп, милләт тә икегә бүленә - берәүләр иманны саклап калу өчен Төркиягә күчеп китүне хупласа, икенчеләр моңа кискен рәвештә каршы төшә. Һиҗрәткә әзерләнгән Аубаткан (Яңавыл), Яланкүл, Үләнкүл, Кумыслы, Чабаклы, Койгалы, Кошкүл, Каракүл, Чарналы себертатар авылларында да шул хәл күзәтелә, гаиләләр, ата-аналар, балалар бер фикергә килә алмыйлар. Бу урында себер татарларын һиҗрәткә күндерүдә танылган якташлары Габдрәшит Ибраһимның да роле зур булуын әйтеп үтәргә кирәк. Ул Россиядә мөселманнарның коточкыч авыр шартларда яшәвен Төркия солтаннарына да сөйли, бу хакта чит ил матбугатында аерым мәкаләләр, хәтта китаплар да бастырып чыгара. 1905 елгы күтәрелештән соң халыкта бераз өмет кабынса да, Россиядә 1907 елларда башланган кара реакция чоры мөселманнарда бу илгә карата бернинди өмет калдырмый. Ул арада Габдрәшит Ибраһимның үзен дә бер елга крепостька ябарга, дигән суд карары чыгаралар, ул илне ташлап качарга мәҗбүр була. Шушы вакытта Габдрәшит Ибраһим яшерен рәвештә туган якларына кайтып килгән һәм фикердәшләренә илдәге вәзгыятьне аңлаткан булырга тиеш. Бөгередәлек халкының сөйләве буенча, Бабай (аны анда шулай дип йөртәләр) Россиядә тиздән бик авыр көннәр киләсен, диннең бөтенләй тыеласын, дин әһелләренең, мөселманнарның күпләп юк ителәсен әйткән. Һәм 1907 елның ноябрь урталарында югарыда телгә алынган 5-6 авылның халкы, ашыгыч рәвештә җыенып, Аллаһ ризалыгы өчен һиҗрәткә кузгала... Бөгередәлектә сакланган истәлекләрдә, бу хакта язылган китапларда, бәетләрдә, шигырьләрдә һиҗрәтнең башы итеп шушы дата күрсәтелгән. Себердән һиҗрәткә кузгалучыларның төгәл саны билгеле түгел, 40-50 йорттан дүрт йөз тирәсе кеше булырга мөмкин. Берничә авылның иң тәкъвә, үз фикерле һәм хәлле татарлары тәвәккәлләп ерак Төркиягә юлга чыккан. Башта алар атлы чаналарда олау белән Омскига кадәр барганнар, анда ун көн буе бер татар баеның мосафирлары булганнар, ул арада мөһаҗирләр өчен Барнаулдан унике вагонлы поезд килгән. Унбер вагонга мөһаҗирләр урнашкан, уникенчесен мәчет итеп тотканнар, намаз вакыты булмаганда анда балалар кереп уйнаган, кыз-киленчәкләр җыелып гәп корган. Бу мөһаҗирләр Төмән-Уфа-Мәскәүләр аша декабрь азакларында Одессага барып җитәләр, анда берничә көн Төркиягә бара торган пароходны көтәләр, һәм ниһаять Кара диңгез буйлап сәфәрләрен дәвам итәләр. Гомерләрендә диңгез күрмәгән себер мөһаҗирләре берничә көнгә сузылган бу юлны бик авыр кичерәләр, Кара диңгезнең дә иң котырган, дәһшәтле чагы була, күпчелек халык бу болгатуларга түзә алмыйча, авырып идәннәргә егыла. Мөһаҗирләр арасында мәетләр күренә башлый, аларны кәфенләп диңгезгә ташларга мәҗбүр булалар. Әмма бу мәетләр батмыйлар, өскә калкып чыгып, пароход артыннан йөзеп килә башлыйлар... Татар мөһаҗирләренең, ата-аналарның үксеп елавы акчарлакларның өзгәләнеп кычкыруы белән кушыла, мәңгелек сагыш булып, бәхилләшү, аерылу ачысы булып, диңгез өстенә тарала... Инде башка мәетләрне авыр әйберләр бәйләп суга салалар, аларны “диңгез шәһитләре” дип, ә мөһаҗирләргә күпме кайгы китергән Кара диңгезне Кара дәръя, дип атыйлар... Соңыннан алар бу турыда җырлар-бәетләр дә чыгаралар: Карлыгачлар очмас карурмандин, Кара кошлар очып барайды. Башмагым төшмәс ят җирләргә Башкынаем китеп барайды. Карлыгачлар үтмәс кара таудин Мөһаҗирләр үтеп барайды... 1908 елның гыйнварында себер мөһаҗирләре Истанбулга килеп җитәләр. Алар Истанбулны “Исламбул” дигән сүз дип аңлыйлар һәм пароходтан җиргә төшү белән, “Җанымны ал!” дип сәҗдәгә тезләнәләр. Төрекләр аларга бик гаҗәпләнеп карыйлар – үзләре җон киемнәрдән, тире туннардан, киез итекләрдән, ә үзләре мөселман! Бу мөһаҗир татарларның кяфер иленнән, карлы-бозлы Себердән Төркиягә һиҗрәт кылуларын белгәч, аларга бөтен ил белән ярдәм итә башлыйлар. Әйткәнемчә, госманлы дәүләте бу мөһаҗирләргә хәзерге Бөгередәлектә өйләр салып бирә, бу эш ике елга сузыла, ул вакытта себер татарлары тирә-күрше калаларда һәм салаларда яшәп торалар. Өйләр таш һәм балчыктан, түбәләре агачтан була, дүрт гаиләгә бер өй, һәр гаиләгә икешәр бүлмә, ике гаиләгә бер уртак ашханә итеп төзелә, ишегалды да уртак була. Шул рәвешле 160 йорт төзелә. Кайберәүләр татарларга мал-туар бирелгәнлеген дә сөйләделәр. Шулай ук мөһаҗирләргә авыл янында зур-зур җир кишәрлекләре дә бирәләр, алар анда игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә башлыйлар. Күрше авыллар башта бу татарларга шикләнебрәк карыйлар, ат ите ашаучы, тире-җон киемнәр киеп йөрүче кешеләрне куркып күзәтәләр. Әмма татарларның ачыклыгы-ярдәмчәнлеге, уңган-булганлыгы, иң мөһиме – дингә бирелгәнлеге күрше көрд-төрек авылы халкын тиз тынычландыра. Татарлар тиз арада үзләрен бик тырыш, һөнәр осталары итеп таныталар – ирләр тирә-юньдә өйләр, ат абзарлары төзеп йөри башлый, алар шулай ук тимер эшләрен башкаралар, ишек-тәрәзәләр, ат арбалары һәм дагалары ясыйлар. Хатын-кызлар исә авылдан-авылга, өйдән өйгә йөреп, тегү тегә, ул вакытта ук Бөгередәлектә һәр ун өйгә бер тегү машинасы була. Себер татарлары яңа җирдә шулай матур гына яши башлаганда, авыл өстенә коточкыч афәт килә - 1910 елда ниндидер яман чир халыкның өчтән берен кырып сала. Истәлек-бәетләрдән күренгәнчә, шушы елның җәендә авыл халкы ниндидер билгесез чирдән үлә башлый – кешеләрнең аяклары шешә, тамактан ризык үтми, бер өшиләр, бер кайнар утка төшәләр һәм мәңгегә күзләрен йомалар... Бу куркыныч үлемнәр Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” романында да тасвирлана, димәк, мондый хәлләр Төркиянең башка җирләрендә дә булган. Кешеләрнең сөйләве буенча, авылда һәр көнне берничә җеназа була, кабер казырга да кеше калмый, бу елда үлгәннәрнең каберләренә таш та куелмаган, монда анасы-баласы, атасы-бабасы төркем-төркем бергә ята... Кемдер йөз йорттан утызы юкка чыкты, дип сөйли, кемдер – йөз кешенең утызы үлде, ди. 1912 елны бу хәлләр турында бәет тә чыгаралар, Нурмөхәммәт улы Мөхәммәтрәхимнең Бөгередәлек фаҗигасе турында озын бәете бүген кассетага язып саклана. Мин ул бәетне тулысынча язып алып кайттым, хәзер шуннан кечкенә генә бер өзек тә бирәм: Әгузе бисмилләдер моның башы, Тыңлар исәң, дин кардәшем, Моңлы назым язаек, Акытма син күзең яшен. Кил, әй, дустым, моны тыңла, Сүземнең асылын аңла. Мин илләремдин чыккандин Бу ел булды, гуй, 4 санә. ........................................................ Килеп кундык, ай, йөз ханә, Калмады, гуй, утыз ханә. Әйтсәм, дәртләрем кузгала, Буламы, дим, төс ханә. ........................................................... Кара ердә ялгыз башы, Иман булсын җан юлдашы. Инде килде, гуй, аугустос, Тотадыр авыру иллә төс, Үлем килеп кыскан чакта, Канлы яшьләр түкәдер күз. Горух-горух китеп бара, Сабыр кылмай нидер чара. Аугустосның бер яртысы, Кеменең үлде барысы, Горух-горух китеп бара, Сабыр итмәй нидер чара. Аякта һич тә йөргән юк, Килеп хәлеңне сорган юк. Агай-эне, әй, карендәш, Бер-берсене белгән юк. Нәләр күрде азиз башым, Күл итмәген күзең яшен. Кеме йөрәк, кеме үзәк, Кеме сыкма, кеме баштан, Кемесе дә аяк шештән, Аерды, гуй, карендәштән. Әя, дустым, әя, дустым, Моны күреп, ничек түздең? Дәртне биргән Аллаһымыз, Сабыр бирсә, ирке бар. Сабыр кылган колына Әҗерен бирсә, ирке бар. Әмма Аллаһ ризалыгы өчен һиҗрәт кылган себер татарлары бу кайгы-хәсрәтләрне дә сабырлык белән уздырып җибәрәләр, моңа Аллаһның сынавы, тәкъдир эше, дип карыйлар. Авыл тагы әкренләп аякка баса, тирә-юньгә үзенең гаделлеге, булганлыгы, тәкъвалыгы белән дан тота. Ул арада Балкан сугышлары, 1914 елгы сугыш хәлләре башлана, госмалы Төркиясенә дә төрле яктан дошманнар ябырыла, бер яктан – французлар һәм инглизләр, икенче яктан –урыслар Истанбулны кулга төшерү өчен һөҗүм итәләр. Яңа күчеп килүчеләр буларак, сугышка бармаска хаклары булса да, Рәшадия-Бөгередәлек ирләре ислам илен саклап калу өчен җиһадка күтәреләләр. Сталинград сугышын хәтерләткән бер Чаннекалә сугышында гына да себер мөһаҗирләре 35 шәһит бирәләр, 37 кеше яралана, аларның исемнәре авыл зиратына ташка уелып язылган. Анда “Дәдәләремез безләр өчен ватаннарын ташлап, Анадулуга һиҗрәт иттеләр вә янә безнең киләчәгемез өчен, гүзәл ватанымыз өчен, иң үнәмлесе Аллаһ ризасы өчен чәпвәйя китәрәк шәһәдат ширбәтене ичмишләрдер. Аллаһ алардан разый улсын!” Әйе, нинди генә авырлыклар күрсәләр дә, Бөгередәлек халкы элек тә, хәзер дә әби-бабаларының бирегә һиҗрәт кылуларын дөрес эш, дип карыйлар, алар өчен һаман рәхмәтләр әйтеп, дога кылалар. Дөрес, ул елларда берничә кеше кире Себергә кайтып киткән, андыйлар да булган. Әмма Беренче дөнья сугышыннан соң, 1919-1920 елларда авылга берничә казан татары килеп эләккән, аларны Габдрәшит Ибраһим 1916 елны Германиянең әсирләр лагерыннан барып алып кайткан була. 2 мең татар-башкорт Иракта инглизләргә каршы сугышларда катнашалар, соңыннан аларның бер өлеше Төркиядә дә төпләнеп кала. Шул әсир татарларның берсе үзенә Россиядән килгән хатны Бөгередәлек халкына укып күрсәткән, анда “Бирегә кайта күрмә, монда хәзер дин-исламга каршы һөҗүм башланды, муллаларны, укыган кешеләрне, байларны юк итәләр”, дип язылган була. Шушы хәлләрдән соң туган ил белән элемтәләр озак елларга өзелә, бары тик узган гасырның туксанынчы елларында гына себер мөһаҗирләренең берничә оныгы анда кайта, андагыларның оныклары монда килә... Шулай ук Омск өлкәсе, Үләнкүл авылыннан Мөнҗия һәм Мәнвия Шиховалар да мөһаҗирләр белән бәйле бик күп мәгълүмат туплыйлар, тара татарларының, бигрәк тә “бохарлылар”ның мең еллык шәҗәрәләрен төзиләр, аның буенча аларның Мөхәммәт саллалаһу галәйһиссәлам нәселенә үк барып чыгулары күренә. Шушы шәҗәрә нигезендә, Төркиядәге себер мөһаҗирләре дә үзләренең нәсел шәҗәрәләрен төзегән, аларны интернетта табарга була. 1926 елда, Габдрәшит Ибраһим тырышлыгы белән, Бөгередәлектә башлангыч мәктәп ачыла, ә мәчет монда инде 1912 елдан эшли башлый, һәр заманда Коръән курслары эшләп тора. Габдрәшит Ибраһим үзе дә 1925-1933 елларда гаиләсе белән Бөгередәлектә яши, биредә язган көндәлегендә ул 1926 елда үз өйләренә чыгуларын хәбәр итә. Ул үзе дә авыл балаларына ислам нигезләрен аңлата, шактый якташларын Коръән укырга өйрәтә, аларны һәрвакыт белем алырга, һөнәрле булырга өнди. Шул ук Габдрәшит Ибраһим тырышлыгы белән, авыл 1928 елда район үзәге (илчә) булып тора, әмма күрше көрд авылы халкы бер елдан үзәкне үзләренә күчертүгә ирешә. Габдрәшит Ибраһим моны авыр кабул итә, Кония һәм Анкара җитәкчелеген ришвәтчелектә гаепләп, парламентларда чыгышлар ясый. Ул арада Төркиядә дин әһелләре һәм Коръәнхафиз, артык туры сүзле Габдрәшит Ибраһимның үз баш өстендә дә болытлар куера башлый. Заманында Габдрәшит Ибраһимнан гыйлем алган төрек хәрбие, маршал Фәүзи Чакмак аңа Төркиядән китеп торырга тәкъдим итә, “Сине үтерүләре бар, без сиңа ярдәм итә алмабыз”, ди. Нәтиҗәдә, 1933 елның көзендә Габдрәшит Ибраһим гаиләсен биредә калдырып, Япониягә чыгып качарга мәҗбүр була. Бу вакытта аңа инде 76 яшь була, һәм ул инде гаиләсен дә, Бөгередәлекне дә, якташларын да, Төркияне дә яңадан мәңге күрми... Ә гаиләсе соңрак Истанбулга күчә, алар Бөгередәлек белән дә араларын өзмиләр, гел кайтып йөриләр, ә авыл халкы үзләрен бирегә алып килгән “Бабайны” да, аның гаиләсен дә сагынып искә ала, догаларыннан калдырмый... Узган гасыр урталарында Бөгередәлек инде дүрт йөзләп йортлы, меңнәрчә кеше яшәгән зур бер авылга әйләнә. Бөгередәлеккә төрле елларда көрд һәм төрек гаиләләрен күчереп утыртсалар да, ул татар авылы булып кала. Иске фотолардан күренгәнчә, хатын-кызлар барысы да яулыкны татарчалап – таратып бәйләгәннәр, туйларда яулык астыннан калфаклар кигәннәр, бу сылулар чишмәдән суны да безнеңчә - чиләк-көянтә белән ташыганнар. Чүпрәк-чапрактан корамалап ясаган корамыш намазлыклары һәм җәймәләре дә нәкъ Идел-Урал татарларыныкы кебек... Мәҗлесләрдә себер татарларының өстәлләрендә һәрвакыт милли ризыкларыбыз – пәрәмәч, бәлеш, бавырсак, онаш (токмач ашы), арпа үрәсе (өйрә) булган, ул хәзер дә шулай. Себер татарларының “озын көй” һәм “кыска көй” дип аталган үз көйләре һәм җырлары бар, мин аларның да язмаларын алып кайттым. Скрипкада уйналган бу озын көйләрнең башы да, ахыры да юк - ул Себер урманнары кебек чиксез, Идел сулары кебек төпсез, татар хәсрәте кебек тиңсез... Милләтнең бөтен фаҗигасен үз башыннан кичергән кешеләр генә аны тудыра һәм аңлый ала... Ә сагынуларның ике якта да иге-чиге булмый, себер мөһаҗирләренең төшләрендә дә, телләрендә дә карлы-буранлы, сандугачлы-былбыллы Себер булса, анда калганнары да балалары, туганнары өчен өзгәләнә, бу хакта бәетләр чыгара. Менә минем кулымда Яланкүл авылыннан Мөхәммәтъяр Сөецбакы улы Шиховның (1850-1937) Төркиягә киткән кызы Бибихөснәгә багышлап язган бәете, аны еламыйча укып булмый. Мөхәммәтъяр бабай Төркиягә күчеп китүгә бик нык каршы була, әмма шуңа карамастан, аның да туганнары илне ташлап китә, иң үзәк өзгече – Мөхәммәтъяр картның телсез-чукрак кызы Бибихөснә дә ире белән һиҗрәткә кузгала. Төркиядә Бибихөснәнең ире һәм кызы үлә, аны икенче бер кешегә кияүгә бирәләр, озакламый ул да үлә, Бибихөснә сабый баласы белән тол-ятим кала, бик авырлыкта яши башлый, телсез-чукрак хатын кешеләргә көнлекче булып яллана. Бу хәбәрләр Себергә, Мөхәммәтъяр картка да килеп ирешә һәм ул елый-елый шушы бәетен яза (кыскартып бирелә): Бибихөснәмә хатирәм (Сак-Сок көенә) Михнәт чигепсең төрек илендә, Озак йөретте атаң күңелендә. Кара диңгездә пароход йөзәдер, Туган-тумачаң эчең өзәдер Миһырбанлы кызым, канатың каерылган, Авыр язмышлар сәңә ябырылган. Көнлекче булып урак ургансың, Бай-бикәчләрдә бала карагансың. Мазлумам идең, җаным-кызкаем, Мосафир кылдың үзеңне, назкаем. Үгетли алмадык, ятып калмадың. Олулар китте тезелеп кыйбладин. Һуштан ауганчы безләр сыктадык. Кайгы-сагыштан бергәләп сыкрандык. Күрешә алмабыз Сак белән Соктай. Сөйләшә алмабыз су белән уттай. Бәхетең ачылсын инде, балакай, Ятлар кулында калдың, колынкай. Исраф ителеп, хәер сорашып, Йөрисең икән чапан уранып. Дәүләтне тибеп, юкка китегез, Безнең башларны әвәрә иттегез. Кошлар җиткерсен бәнем сәламем. Кулда калтырый каурый каләмем. Хәтфә бишмәтем туя кимәдем. Газиз кызымны туя күрмәдем... Маллар табылыр башың сау булса. Кайгың таралыр бәхетең ачылса. Әйе, соңга таба Бибихөснәнең дә бәхете ачыла – Беренче дөнья сугышы әсире, бәләбәй татары Рахматулла (Исмәгыйль) аңа йортка керә, бу никахтан ике бала – Гафиятулла һәм Хәмзә туа. Бүгенге көндә Кония төбәгенең иң билгеле “СӘЛСӨТ” заводының хуҗасы Фазыл Бохаралы – шушы Бибихөснә белән Рахматулланың оныгы, намаз иясе, хаҗи. Хәзер бу завод белән аның дүрт улы идарә итә, ә кызлары Бибихөснәнең ире – армия генералы, ул да шушы Бөгередәлек кешесе. Кайгысыннан кычкырып елый да, җырлый да алмаган телсез-чукрак, әмма намазлы Бибихөснә үзеннән соң менә шундый иманлы, намазлы нәсел, догачылар калдырган, әбекәйнең урыны җәннәттә булсын! Гомумән, Бөгередәлек авылы халкының барысы да диярлек намазлы, хаҗ кылучылар күп, авылдан зур-зур хәрбиләр һәм эшмәкәрләр чыккан, китап язучылар, хәтта Коръәнне тәфсир кылучылар да бар. Ә менә тарих ягы бераз аксый, ерак бабалары Урта Азиядән килгән “бохарлылар” булуны истә тотып, биредә үзләрен үзбәкләр, дип йөрүчеләр дә бар, хәтта матбугатта да шулай язалар. Моны ишетеп, Бөгередәлеккә үзбәкләр дә килеп җиткән, әмма “сезнең телегез дә, ризыкларыгыз да безнеңчә түгел”, дип кире киткәннәр. Бу урында шуны да әйтәсем килә - “бохарлы” (“бухарец) – ул милләт атамасы түгел, ә бары тик катлам-сословие гына. Һәм берничә гасыр элек Урта Азиядән Себергә килгән берничә йөз бохарлы берничек тә төп халык – себер татарлары томышын үзгәртә алмаган, алар милләт дәръясында тамчы гына булган, әмма – асыл тамчылар... 1936 елда авыл халкы фамилияле булган, алар аны төрек түрәләре язып алып килгән исемлек буенча үзләре сайлап алган – кайсы Чыңгыз, кайсы – Каплан, Четин, Урал, Үзбәк, Угыз, Каракүз, Әр, Гүлтәкин, Елдырым, Куртаран, Түнмәс, Өнле һәм башкалар булган. Бөгередәлектә үзләрен Күчем хан нәселеннән, дип әйтүчеләр дә бар, мин алар белән дә очраштым. Ә Фазыл абый Бохаралы элек Каракүз фамилияле булган, 1992 елда әби-бабаларының туган ягы Себергә һәм Урта Азияга кайтып килгәч, үзенең борынгы Шиховлар нәселеннән икәнен белгәч, фамилиясен законлы рәвештә Бохаралыга алыштырган. Бөгередәлекнең иң карт кешесе – йөз яшьлек Маһруй әби Каплан, ул хәзер Кониядә яши. Аның улы Фазыл Каплан Бөгередәлек турында “Юллар” дип аталган китапчык-брошюра язган, ә Фаяз абый гаиләсе белән һаман Алманиядә яши. Ә 95 яшьлек Мөниф бабай Әр туган авылы Бөгередәлектә яшәвен дәвам итә, хәтере яхшы, биш вакыт намазга мәчеткә йөри. Мин Кониядә һәм Бөгередәлектә 80-90 яшьлек себер татарлары белән дә, урта яшьтәгеләр белән дә күп очраштым, тетрәндергеч язмышлар турында ишеттем, аларны булачак китабыма кертермен, ин ша Аллаһ! Инде бу язмамны түгәрәкләп, бераз нәтиҗә дә чыгарырга мөмкин. Әле Себердә вакытта ук мин татарлардан Төркиягә һиҗрәт кылган мөһаҗирләр турында “Юкка киткәннәр, күпме авырлык күргәннәр”, дигән сүзләр ишеткән идем. Төмәндә төшерелгән “Кантуган” документаль фильмының азагы да бу мөһаҗирләр турында “Илне дингә алыштырдылар” (“Родину меняли на веру”), дигән киная белән тәмамлана. Ә булганмы соң ул ил, хәзер бармы? Кяферләр тарафыннан басып алынган, таланган, көчләп чукындыруларга дучар ителгән татарларның үз илләре бармы соң? Әйе, иманны саклап калу өчен ислам иленә һиҗрәт кылган себер мөһаҗирләренең Төркиядә дә хәлләре гел яхшы булмый, әмма алар ахирәткә иман белән күчәләр. Себердә калганнар турында бу сүзне әйтеп буламы соң, әллә алар авырлыклар күрмәгәнме? Себердә калган татарлар өстеннән дә Беренче дөнья сугышы давыллары, 17 елгы революция шаукымнары, 21 елгы ачлык газаплары үтә, аларда бик күп кеше кырыла., хәтта кайбер авыллар бөтенләй юкка чыга. Утызынчы елларда бу авылларның муллаларын атып үтерәләр, мәчетләрне юк итәләр, егермеләп кеше, “халык дошманы” дип төрмәләргә ябыла, аларның күбесе шунда үлә. Бөек Ватан сугышында бер Яланкүл авылыннан гына да 141 кеше үлә, калганнары яраланып, гарип-гораба булып кайта. Бу себер татар авылларында ярты гасыр инде мәктәпләрдә урысча укыталар, кайберләрендә хәзер мәчетләр булса да, намаз укучылар юк диярлек. Финляндиядә имам булып торган Бөгередәлек татары Әнвәр әкә Елдырым Үләнкүл авылына кайтып, анда яшәп, балаларга бераз дин сабагы да биреп караган, әмма үләргә барыбер яңадан Төркиягә кайткан, үзеннән соң “Нурга омтылганнар” дип аталган авыл тарихын язып калдырган. Себердә хәзер иң аянычы – урта һәм яшь буын татарлар инде урыслашкан, 80-90 процент катнаш никахлар. Социаль-икътисадый яктан да бу авыллар авыр хәлдә - патша заманыннан калган юллар, газ кертелмәгән, кайберләрендә суны һаман күлләрдән эчәләр. Дөрес, Бөгередәлектә дә әлегә табигый газ юк, халык күмер яга, әмма юл проблемасы юк, уты-суы өйләргә кертелгән. Шулай ук төрекләр һәм көрдләр белән катнаш никахлар да шактый, чөнки авыл халкы инде дүрт буын буе бер-берләре белән генә өйләнешеп, туганлашып беткәннәр, ә бу бик үк дөрес түгел. Шулай ук Бөгередәлектә беркайчан да татар мәктәбе булмаган, төрекчә генә укытканнар, хәзер, балалар аз булу сәбәпле, анысы да юк. Әмма Бөгередәлектә иман һәм әхлак бар. Мин киткәннәр белән калганнарны бәрелештерергә теләмим, әмма соңгы нәтиҗә барыбер Себер файдасына түгел. Бу хакта үзе дә Яланкүл авылында туып-үскән милләтпәрвәр, берничә китап авторы Хәлил ага Садыйков менә нәрсә яза: “Однако богруделиковцы оказались в выигрыше по сравнению с яланкульцами, аубатканцами и кумыслинцами, - дип яза ул. - ...В условиях Турции богруделиковцы сохранили свою духовную культуру – ислам, живут в большом и малом по законам шариата. А в Яланкуле и среди яланкульцев, где бы они ни жили, с каждым годом растет число уголовных преступлений, участились случаи алкоголизма.” (Х.К.Садыков. Малая моя Родина – золотая колыбель. Ч.1. – Омск, 2011, стр.171-172.) Себер татарларының егерменче гасыр башында иманны саклап калу өчен ерак Төркиягә һиҗрәт кылулары дөрес булганмы-юкмы – моңа тарих җавап бирде инде. Себер мөһаҗирләренең бүгенге буыны аларга бары тик рәхмәт кенә әйтә, дога белән искә ала. Алай да, милли рухлы һәм дини Фазыл Бохаралы үз сүзен башкача итеп әйтте: - Әгәр татарларның үз бәйсез дәүләтләре булса, без шулай дөнья буйлап каңгырып йөрер идекме? – диде ул, ачынып. – Үз дәүләтебездә үзебез тәртип урнаштырыр идек, үз телебездә сөйләшеп, үз динебезне иркенләп тотар идек... Безнең бабайлар ирекле баштан чыгып китмәгән бит! Әмма без кая барсак та, икенче бер милләт кул астында яшәргә, аңа хезмәт итәргә мәҗбүр... Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай... Булсын иде бер бәйсез татар дәүләте, барыбыз да шунда җыелыр идек, үз милләтебезгә хезмәт итәр идек! Нинди дөрес сүзләр! Тырыш, булдыклы, иманлы, гүзәл милләтебез бүген дә кемнәр кул астында гына яшәми дә, кемнәргә генә хезмәт итми! Ул бүген дә, иманын һәм гомерен саклап калу өчен, ислам илләренә, шул исәптән, Төркиягә дә һиҗрәт кыла... Элек мөселман-татарлар чукындырудан качып киткән булсалар, хәзер исә төрмәдән куркып китәләр... Төркия урамнары тагы Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан, Норлаттан, Лаештан килгән мөселман-татарлар белән тулган, мин аларны да күрдем. Монысы инде яңа тарих – егерме беренче гасыр башы һиҗрәте, яктылыкка омтылу, караңгылыктан качу... Болары турында яңа гасыр тарихчылары язар... Фәүзия Бәйрәмова, язучы, тарих фәннәре кандидаты. 2015 ел – декабрь, 2016 ел – гыйнвар. Төркия-Татарстан. \
































||| Национальная татарская музыкальная премия в Большом Кремлевском Дворце

280216
28 февраля 2016г. В 18.00
Государственный Кремлевский Дворец
Впервые в Москве!!!
Телекомпания «ТНВ», радиостанция «Болгар-радиосы и компания «Глобэкс промоушен» представляют:


САМЫЙ ГРАНДИОЗНЫЙ ЭСТРАДНЫЙ КОНЦЕРТ ЗИМЫ!!!
Большой эстрадный концерт и церемония вручения лучшим артистам татарской эстрады III Национальной музыкальной премии
«БОЛГАР РАДИОСЫ» !!!
ВПЕРВЫЕ В ИСТОРИИ, ВРУЧЕНИИ ПРЕМИИ В МОСКВЕ!!!
Национальная музыкальная премия «Болгар радиосы» – ежегодная музыкальная премия, которую учредила радиостанция "Болгар радиосы" .
Лауреатами премии являются исполнители, занявшие первые места в зрительском голосовании в программе «Музыкаль дистэ» на канале ТНВ, которое проводится с января 2015 года. Примечательно, что победителями легко могут стать песни как опытных и знаменитых артистов, так и композиции молодых исполнителей, ведь лучших из лучших определяет зритель.
Именно объективное голосование телезрителей позволяет премии «Болгар радиосы» открывать новые имена в татарской эстраде, а давно знакомым и любимым всеми артистам предстать в новых ярких образах.
Среди номинантов премии, такие знакомые для татарского зрителя имена, как
Хания Фархи, Алсу , Зайнаб Фархетдинова иЗуфар Билалов, Гузель Уразова иИльдар Хакимов, Филюс Кагиров, Ришат Тухватуллин, Радик Юльякшин , Ильхам Валиев, Марсель Вагизов, Фирдус Тямаев, Дуэт Марат&Артур , Данир Сабиров, Жавит и Зульфия Шакировы, Гульнара Тимержанова,Рафаиль и Дина Латыповы, Алсу Абульханова, Казан Егетляре”, Гульсирень Абдуллина,Разиль Камалов и Рафина Ганиуллина, Сюмбель Билалова, дети Аиша и Амина Валитовы, Группа "Шурале", Камиль Ларин и многие другие.
Популярные ведущие телеканала ТНВ и Болгар-радио, предстанут перед вами в совершенно неожиданных интересных и новых форматах!
Всё это и предстоит увидеть всем гостям одного из самых ожидаемых музыкальных событий татарской эстрады, которое станет настоящим праздником живой татарской музыки и татарской эстрадной песни…
Во время концерта, будет производиться ТВ-съемка…
Заказ билетов: 8(499)343-51-01, 8(495)353-97-00, 8(915)387-82-45, 8(903)003-53-09,
8(919)760-67-82, 8(917)515-56-25, 8(985)200-30-20
Контакты:Наша группа «В Контакте» - https://vk.com/tatarkoncert
Наша группа в «Одноклассниках» - http://ok.ru/tatarkoncert
Наша группа в
Facebookhttps://www.facebook.com/tatarkoncert
Instagram– https://www.instagram.com/moscowtatarbilet/

Компания «Глобэкс промоушен»
119313, г.Москва,Ленинский пр-т 95
www.globexprom.ru
Т/ф: +7 (495) 638-07-02

e-mail: globexprom@hotmail.com 

taкbir сайт мусульманских женихов

taкbir сайт мусульманских женихов
http://takbir.ru/
 Ассаламу алайкум, уважаемые братья и сестры. Ресурс TAKBIR.RU - это служба знакомств для мусульман. Мы стараемся помочь верующим людям, исповедующим Ислам, найти свою вторую половину, создать семью. Наша служба включает в себя интернет сайт,сотрудников, офисное помещение, телефоны для связи, базу мусульман разных национальностей, желающих вступить в законные супружеские отношения.
    Основные затраты по содержанию данной службы взял на себя благотворительный фонд. Именно поэтому материальная составляющая, при Вашем обращении, не будет ставиться во главу угла, и останется, скорее, символичной. Дела определяются намерением, и наше главное намерение - помочь нашим братьям и сестрам по вере.
       Если Вы заинтересованы в том, чтобы воспользоваться нашей помощью и начать поиск своей второй половины, то мы готовы вам помочь. Достаточно заполнить анкету-заявку на нашем сайте и выслать ее нам takbirru@mail.ru.

Татарлар INFO Международный татарский портал Новости январь 2016

http://tatarlar.info/
 Татарлар INFO Международный татарский портал Новости