ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

понедельник, 12 сентября 2016 г.

FAUZIYA BAYRAMOVA Һиҗрәт. Тарихи роман.

Һиҗрәт. Тарихи роман.FAUZIYA BAYRAMOVA·
11 СЕНТЯБРЯ 2016 Г. Һ и җ р ә т


 Тарихи роман Беренче бүлек. “Я - үләбез, я - китәбез!” Мөхәммәтҗан карт ничә көннәр буе җанына урын таба алмый, әле карурманнарга чыгып китә, әле күл буена барып утыра, әле атын җигеп, Тарага юл ала... Кая барса да, күңелендә, телендә бер сүз – “һиҗрәт”, илдән китү, дин-ислам хакына туган яклар белән мәңгегә бәхилләшү. Электән мулла кеше буларак, иманга куркыныч янаганда һиҗрәтнең мәҗбүрият икәнлеген ул белә, әмма шушында тамыр җибәргән, нигез корган, гаилә тоткан ир-ат буларак, аның тота-каба гына кубарылып чыгып китәсе дә килми. Олыгайган көндә анда аларны ни көтә, газеталардан күренгәнчә, Төркиянең үзендә дә әллә ниләр булып ята, яшьләр хакимиятне дер селкетәләр, ирек даулыйлар. Дөрес, анда мөселманнарга, дин тотарга ирек бар, әмма заманалар үзгәреп, аларда да урыс илендәге кебек булмасмы – монысын беркем дә әйтә алмый... Мөхәммәтҗан картның бөтен туганнары һиҗрәткә әзерләнә, инде сатыласы маллар очсыз бәягә сатылган, анда баргач яшәп китәргә бераз мая тупланган, кешеләрдә сәфәр дәрте, юл мәшәкате... Аларны инде бер нәрсә белән дә үгетләп, ниятләреннән кире кайтарып булмый. Мөхәммәтҗан картны иң борчыганы – тумыштан телсез-чукрак кызы Хөснибикәнең дә, иренә ияреп, күз күрмәгән җирләргә чыгып китәргә җыенуы. Җитмәсә, авырлы да. Яшьтән анадан ятим калган, әле үзе дә балалыктан чыгып җитмәгән бу бичаракай ул чит-ят җирләрдә газап чикмәсме, ким-хур булып йөрмәсме – ата кешенең йөрәген менә шул уйлар да телгәли... Шул ук вакытта үзе дә алар белән ерак юлга кузгалырга җыенмый, әниләре баладан үлеп киткәч, итәк тулы ятим белән калды ул, хәзер шуларны кеше итәсе, аякка бастырасы бар. Монда ул һәр куакны, һәр агачны, һәр кошны, һәр җанварны белә, үзе исән чагында балаларын ач итмәсен дә белә, ә менә чит-ят илдә аны нәрсә көтеп тора - әйтә алмый... Менә бүген дә ул, Тулпар атын җигеп, өяз каласы Тарага юл алды. Анда качып кына Габдрәшит хаҗи кайткан, дигән сүзләр йөри, Мөхәммәтҗан карт аның белән очрашырга дип махсус бара. Габдрәшит хаҗи – тирә-юньдә иң күренекле, иң укымышлы кеше, иң гайрәтле, туры сүзле хәзрәт. Атасы ягыннан – җиде буын ахуннар, дин әһелләре, бохаралы, анасы ягыннан – гайрәтле мишәр һәм себер татарлары токымыннан. Яшьтән ятим калып, Аллаһ ярдәме белән Мәккә-Мәдинәләрдә белем алган, Коръәнне яттан белгән, Тара мәчетендә имам булган, мәктәп-мәдрәсәләр тоткан, хәтта ки бөтен Рәсәй мөселманнарының казые булган абруйлы кеше! Халык аны хөрмәт итә, сүзенә ышана, ул әйткәнне эшли иде. Һәм шушы кеше, туган якларына кайтып, авылдан-авылга йөреп, халыкка дөнья хәлләрен сөйли башлады, Рәсәйне бик куркыныч чорлар көткәнен аңлатты, мәчетләр ябылачак, манаралар киселәчәк, муллалар атып үтереләчәк, диде. Халык телсез калды, инде болай да гасырлар буе бу илдә җәһәннәм газаплары күргән татарларны инде милләт буларак, инде мөселман буларак юкка чыгу көтә иде. Исән калу өчен бары бер генә юл бар, ул – бу Аллаһ каргаган илдән китү, дин-ислам хакына һиҗрәт кылу иде... Югыйсә, алар заманында бу җирләргә ислам динен тарату, дәгъвәт кылу өчен килгәннәр иде бит! Себердә яшәп яткан җирле халыкларның ислам диненнән шактый ерак торуларын ишетеп, бирегә әле хан заманнарында ук Бохара якларыннан күренекле дин әһелләре – сәедләр һәм шәехләр, укымышлы галимнәр килде. Дөрес, себер татарларының бер өлеше инде бик борынгы чорлардан – Багдат хәлифәте заманнарыннан, соңрак Үзбәк хан вакытларыннан ук ислам динен кабул иткән булганнар, әмма мәҗүсилектә калганнары да бар икән. Һәм гасырлар буе, бигрәк тә Күчем хан заманнарында Себердә ислам динен тарату өчен Бохара тарафларыннан дәгъватчы-миссионерлар килеп торды, Мөхәммәтҗан картның нәсел башы да шуннан. Картларның сөйләүләре буенча, алар бераз соңрак килгән, Әвәсбакы шәехнең Фәйзи шык, Алим шык, Ашкы шык, Баба шык улларныннан киткән зур нәсел ул, шуңа күрә, Тарадан башлап, шушы Яланкүл, Аубаткан, Үләнкүл, Рәчәп авылларының яртысы – Шиховлар фамилиясен йөртә. Мөхәммәтҗан картның үзенең дә фамилиясе Шихов, ә авыл халкы аларны я – шыклар дип, я бохарилар дип атап йөртә. Шыклар – шәехләр, дигәнне, ә бохари-бохаралы – Бохара тарафыннан килүчеләр, дигәнне аңлата. Ә Бохара тарафыннан дине бер булса да, милләте буенча төрле кешеләр килгән – монда Алтын Урданың затлы татарлары да, зәңгәр күзле, ак йөзле таҗиклар да, кап-кара Африка мөселманнары – гарәпләр дә, халык телендә сартлар дип йөртелгән үзбәкләр дә булган. Соңрак алар барысы да бер исем - бохаралы, дип йөртелә башлаган, дистә меңнәрчә себер татарлары арасында таралып, алар белән аралашып-кушылып яшәп киткәннәр, әмма беркайчан да үзләренең кемлекләрен онытмаганнар. Мөхәммәтҗан карт та җиде буынны гына түгел, кырык буын бабаларын белән, аларның бу дөньяга кайлардан таралганын да яхшы белә. Анда кәҗә тиресенә гарәпчә язылган, уклауга чорналган мең еллык нәсел шәҗәрәсе саклана, һәм ул Мөхәммәт пәйгамбәргә барып тоташа. Әйе, Мөхәммәтҗанның атасы – Мөхәммәтрәхим, аның атасы – Сөецбакы, аның атасы – Мөхәммәтрәхим, аның атасы – Мырза шык, аның атасы – Фәйзи шык, ә ул Әвәсбакының улы, бу – кырыгынчы буын. Ә нәсел башы – Мөхәммәт галәйһиссәламнең кызы Фатима һәм аның балаларыннан китә, шәҗәрәгә шулай дип язылган. Шуңа күрә, нинди авыр елларда да, алар пәйгамбәр нәселе дәвамчылары булуларын онытмадылар, ислам хакына шушы җиргә ябышып яттылар, Себернең кара урманнарын ислам нуры белән нурландырдылар. Һәм нинди авыр вакытларда да, аерым кешеләр китсә дә, алар ил белән кубарылып һиҗрәткә китү турында уйламадылар, үзләрен Аллаһ тарафыннан шушы җирләргә ислам таратырга җибәрелгән илчеләр, дип аңладылар, шушы фикергә гомер буе тугры булып калдылар. Һәм менә өммәт алдына, милләт алдына, бөтен җитдилеге белән, котылгысызлыгы белән һиҗрәт мәсьәләсе килеп басты... Әйе, бу һиҗрәт дигәннәре авылларны гына түгел, гаиләләрне дә икегә бүлде – берәүләр “я китәбез, я үләбез” диделәр, икенчеләр аларны кузгалмаска үгетләде, мондагы тормышның да уңай якларын табарга тырыштылар. Ике якта да хаклык бар иде. Һиҗрәт турында сүз, дин-ислам хакына Төркиягә күчеп китү мәсьәләсе Идел-Уралда гына түгел, Себердә дә күтәрелеп-күтәрелеп ала, илдәге хәлләргә карап, халыкның да кәефе үзгәреп тора. Себер татар авылларында дин Казан якларындагы кебек көчле булмаса да, монда да иман хакына җир читенә китәргә әзер торучылар бар, бигрәк тә бохаралы дип йөртелгән аксөяк нәселләр нык торалар иде. Дөрес, моңа кадәр патша хакимияте аларга артык каты кагылмады, аз санлы катлам, дип, бохаралылардан хәтта гаскәргә дә алмадылар, укымышлы бу татарлар җирле халык белән түрәләр арасында арадашчы булып тордылар. Әмма заманалар үзгәрә, ханнар вакытында ук Себергә ислам динен таратырга килгән бохаралы мөселманнарның да баш очында кара болытлар куера, ил өстенә шомлы афәт киләсен алар җаннары-тәннәре белән тоялар иде... “Һиҗрәт”, “һиҗрәт”, дисәләр дә, дин-ислам хакына бөтен нәселең, хәтта ки авылың белән кубарылып, туып-үскән җирләреңне мәңгегә калдырып, бер белмәгән якларга чыгып китәргә күпләр әзер түгел иде. Шуңа күрә бу мәсьәлә сузылды, сүз куерды, бергәләп китә алмагач, кайберәүләр аерым-аерым да һиҗрәткә дип Төркиягә чыгып киттеләр, әмма төп халык һаман нидер көтте, өмет итте. Китик, диючеләр дә, калыйк, диючеләр дә ул арада тәмам шомарып, чарланып беттеләр, ике яктан да берсеннән-берсе дәһшәтле дәлилләр китерелде, гади халык тәмам гаҗиз булды. Әмма соңгы елларда Рәсәйдә барган шомлы үзгәрешләр, мөселманнарны эзәрлекләүләр, кулга алулар, төрмәләргә утыртулар һиҗрәт яклыларны көчәйтте. “Монда калсак, безне дә шушы хәл көтә”, дип, алар авылдан-авылга йөреп, мәчет-мәдрәсәләрдә чыгышлар ясадылар. Өяз башкаласы Тарада исә һиҗрәткә кузгалырга теләүче себер татарларының исемлекләре төзелде, патшага прошение-гаризалар язылды, инде юл хәстәрләре күрелә башлады. Халыкның ашыга-ашыга туган җирләрен ташлап китәргә җыенуының төп сәбәбе булып чукындыру куркынычы тора иде. Себер урыслар тарафыннан яулап алынганнан бирле, менә инде берничә гасыр буе, җирле халыкларны көчләп чукындырулар беркайчан да туктап тормады. Биредә әлмисактан бирле яшәгән иштәк-остяк-вогуллар, себер татарлары, кыргыз-кайсаклар авылы-авылы белән дә, аерым-аерым да чиркәүләргә куып кертелде, чукынырга теләмәгәннәр төрмәләргә, монастырьларга ябылды, мәңгегә каторгага сөрелде. Көчләп чукындырылган җирле халыкның бер өлеше әкренләп урыска әйләнде, берничә буында үзенең асыл телен дә, изге динен дә, кемлеген дә онытты, әмма каракучкыл йөзләре, кысык күзләре аларның урыс түгеллеген кычкырып тора иде. Һәр патша килгән саен үз тәртибен кертте, чукындыру да бер көчәеп, бер йомшарып торды, әмма беркайчан да ахыргача туктамады. Башка җирле халыкларны урыс диненә куып кертү тизрәк барса да, попларга себер татарлары белән шактый озак изаланырга туры килде. Алар арасына асылташлар булып сибелгән бохаралылар һәм казан татарлары дин-ислам өчен үләргә дә әзер иделәр, алар бу иманны себер татарларына да кертә алдылар. Шуңа күрә урыс поплары чукындырып киткәннән соң да себер татарларының бер өлеше барыбер качып кына ислам динен тотты, түрендә икона булса, сандыгында Коръәне ятты, муенында мәҗбүриләп асылган калай тәре булса да, күлмәк изүендә изге сүрәләр язылган бөти яшерелгән иде. Әмма бу хәл ачылган очракта аларны төрмә көтә, хәтта каторгага сөргән очраклар да була. Урыс поплары бигрәк тә унсигез гасыр башларында нык котыра, башкисәр Ермак һәм Явыз Иван чукындырып бетерә алмаган себер татарларын Петр патша һәм аның патшабикә кызлары, христиан дине әһелләре, архимандритлар, митрополитлар дәвам итә. Губерна һәм епархия үзәге булган Тубылда чиркәү суды оештырыла, анда менә шушы “яшерен мөселманнар”га җәза бирү белән шөгыльләнәләр, шул рәвешле, йөзләрчә, хәтта меңнәрчә себер татарын яңадан исламга кайткан өчен җәзалыйлар. Урыс дин әһелләре һәм хәрбиләре, патша хакимияте белән берләшеп, чукынырга теләмәгән татарларны тереләй утларда яндырудан башлап, мәңгелек сөргеннәргә хәтле сөрәләр, аларның затлы нәселләрен юк итәләр... Себердәге барлык мәчетләр дә диярлек ут төртеп яндырыла, мәктәп-мәдрәсәләр җимертелә, чукынмаган татарлар үз авылларыннан куыла, исән калганнары чукынган милләттәшләре өчен дә салым түли, рекрут бирә башлыйлар. Бу коточкыч хәлләрне Тарада, Иртыш-Ишим буендагы татар авылларында да яхшы хәтерлиләр, чөнки ул хәлләр аларның туганнары, якыннары белән дә булды бит! Шуңа күрә, тагы чукындыру сүзе чыга икән, аңа җавап итеп, һиҗрәткә чакыру яңгырады, милләт фаҗигасенә тиң Гөлбостан авылы тарихы сөйләнде. Ул авыл Иртыш елгасы буенда, Ишим тамагында урнашкан, бик борынгы, хан заманнарыннан калган сала, дөресрәге, элеккеге кала була. Хәзер аның урынында “Керәшен кыры” дип аталган бушлык, тоташ каберлекләр... Гөлбостан халкы борын-борыннан үзенең затлылыгы, шыклар-шәехләр нәселеннән укымышлы бохаралылар яшәве белән аерылып торган, төп халкы исә саргат кабиләсеннән себер татарлары булган. Алар Ермакка каршы да арыслан кебек сугышалар, бирелмиләр, патша гаскәрләре дә аларны тиз генә буйсындыра алмый, ә менә урыс поплары шушы борынгы ханнар авылының башына җитә. Чукындыруга алар тиз генә бирешмиләр, тәре күтәреп килгән урыс попларының да кайберләрен алдалап, кайберләрен куркытып, кайберләрен сатып алып кире боралар. Әмма алар тирәсендәге тимер кыршау кысылганнан-кысыла бара, бу тирәдә алардан башка чукынмаган татар авылы калмый, инде чират Гөлбостанга да җитә. Башта авылның аксакалларын, шәех-муллаларын урлап, Тубыл төрмәсенә ябып канга батырып кыйныйлар, аларга нахак ялалар ягалар, христиан динен кабул итмәсәләр, үлем белән яныйлар. Нәтиҗәдә, бу аксакалларның бер өлеше төрмәдә юкка чыга, бер өлеше, муеннарына тәре асып, авылга әйләнеп кайта. Нәфрәт белән үзләренең йөзләренә төкергән авылдашларына алар болай ди: “Без җанны саклап калу өчен тәреләрен астык, чөнки Коръәндә дә гомерне саклап калу өчен динеңне яшерергә мөмкин, диелгән. Әмма без күңелебез белән барыбер мөселман булып калдык, тормышыбызда да мөселманлыкны алып барырбыз. Урыс поплары авылга килгәндә, аларча булырбыз, алар киткәч, үзебезчә - татарча-мөселманча яшәрбез”, диләр. Һәм шулай яши башлыйлар да – поплар Гөлбостанга килгәндә - икона һәм тәре, алар китү белән – намазлык һәм түбәтәй... Әмма бу уен озакка бармый, поплар килеп, авылның чукынган һәм чукынмаганнарын аера башлыйлар, имеш, пакъ христианнар “поганый басурманнар” белән бергә яшәргә тиеш түгел икән, димәк, мөселман-татарлар туган авылларын ташлап китәргә тиеш булалар. Гөлбостанда мәчет тә тыела, тиз арада чиркәү салып куялар, Казан ягыннан килгән керәшен татарын анда поп итеп билгелиләр. Ә ул һәр кешене күзәтеп, теркәп, билгеләп бара, чиркәүгә йөрүләр, бала тугач, чукындыру һәм язып куюлар, кеше үлгәч, аны христиан гадәте буенча күмүләр аның өстендә була. Шушыларны аз гына бозсаң да, авылга атлы казаклар килеп җитә, тагы яткырып суктырулар, тагы судлар, тагы төрмәләр... Шушы куылулардан, эзәрлекләүләрдән, суд һәм төрмәләрдән тәмам алҗыган, бу хәлдән һичнинди чыгу юлы тапмаган себер татарлары аянычлы язмышлары белән килешә башлыйлар. Кемнәрдер – авылын ташлап сукбайга әйләнмәс өчен, кемнәрдер – калган гомерен төрмәдә уздырмас өчен ыңгырашып булса да поп әйткәннәр белән ризалаша... Дөрес, караңгы төннәрдә авылдан чыгып качып, кара урманнар, төпсез сазлыклар аша кыпчак далаларына барып җитүчеләр, аның аша Бохарага юл тотучылар да була. Хәтта дин-ислам хакына Төркия, гарәп иләренә һиҗрәт кылучылар булганын да әйтәләр, әмма бөтен халык ул юлга баса алмый, күпләр туган авылларында кала һәм яшәр өчен чукынырга мәҗбүр була. Әмма патша хакимияте аларны чукынгач та тынычлыкта калдырмый – бу татарлар яшереп үз диннәрен тотып ятмасыннар өчен, яңа фәрманын чыгара. Бу фәрман буенча, чукынган җирле халык вәкилләре үз милләттәшләре белән гаилә кормаска, бары тик праваслау урыслар белән генә өйләнешергә, кияүгә чыгарга тиеш булалар. Моның белән патша хакимияте берничә мәкерле максатын тормышка ашыра – җирле халыкларны, шул исәптән, себер татарларын да ана теле мөхитеннән аера, аларның берничә буында урыска әйләнүенә юл ача. Икенчедән, элеккечә качып үз диннәрен тотуга, исламча яшәүгә барлык юлларны да яба. Шушы хәбәрләрне алгач, Гөлбостанның мәҗбүри чукынган татарлары катгый карарга киләләр – моннан соң беркемгә дә кияүгә чыкмаска һәм өйләнмәскә! “Без гомеребезне саклап калу өчен кяфер динен алырга мәҗбүр булдык, үлем куркынычы астында муеныбызга тәре астык. Моның өчен Аллаһтан көне-төне кичерү сорыйбыз, без күңелләребез белән барыбер мөселман булып калдык... Инде бездән соң килгән буыннар боларны онытыр, урыслар белән гаилә корып яшәп, урыска әйләнер, кяфер булыр... Шуңа күрә, үзебездән кяфер нәсел калдырмас өчен, васыять итеп әйтәбез – ир балаларыбыз беркайчан да өйләнмәсен, кыз балаларыбыз беркайчан да кияүгә чыкмасын! Бу – безнең амәнәт, васыятебез, соңгы догабыз... “ Һәм шулай була да – Гөлбостан авылы егетләре өйләнми, кызлары кияүгә чыкмый картая, үзләреннән кяфер нәсел калдырмыйча, бу авыл халкы әкеренләп зиратка күчеп бетә... Хәзер ул урын “Керәшен кыры” дип атала... Әлбәттә, бу хәбәр бөтен Себергә тарала, татарлар аны елый-елый тыңлыйлар, башкаларга да тараталар. Халык инде соңгы чиккә килеп җиткәч, мәчетләр беткәч, мөселманнарга кара урманнарда да урын калмагач, бохаралы Алим Шихов исемле кешене Петербургка, патшабикәнең үзе янына җибәрәләр. Пәһлеван кыяфәтле, тавышыннан диварлар дерелдәгән, аяк атлавыннан идәннәр сыгылып торган Алим шыкны патшабикә Елизавета Петровна кабул итә. Үз каршында баһадир кыяфәтле, башы түшәмгә тигән, өстенә затлы киемнәр кигән татар ир-атын күргәч, ул шаярткан булып: - Сездә, Сибирядә, бөтен татарлар да шушындый богатырь-баһадирмы? – дип сораган. Алим шык та югалып калмаган, мыек астыннан гына елмаеп: - Әйе, нәкъ шулай, патшабикә галиҗанәпләре, татарлар барысы да шундый, әмма мин алар арасында әле иң бәләкәе, - дип җавап биргән. Әлбәттә, Алим шәехнең төп сүзе себер татарларының аянычлы язмышы турында булган, һәм төп таләбе – динебезгә тимәскә, халыкны салымнар белән бумаска, татар җирләренә урысларны күчереп утыртмаска! Әлбәттә, бу таләпләрнең барысы да үтәлмәгәндер, әмма патша хакимияте дә вакыты-вакыты белән татар бугазыннан кулын ычкындырып торган, чөнки җирдә эшләргә дә кеше кирәк булган. Инде бу шомлы көннәр тәмам артта калды, заманалар үзгәрде, чукындырулар да яңадан әйләнеп кайтмас, дип торганда гына, дөньялар тагы болгана башлый, Себер өстенә тагы чукындыру шомлыгы тарала... Бу инде егерменче гасырның башлары була... Көтмәгәндә, Тубылда яңа чукындыру үзәге ачып куялар, аны “Противомусульманская миссия” дип атыйлар, ягъни, ул турыдан-туры мөселманнарга каршы эшләргә тиеш була. 1900-нче елның 15 февралендә Синод указы белән ачылган бу карагруһ оешма, бөтен Себергә, бигрәк тә, ислам диненә ябышып яткан татар авылларына таралып, халык арасында христиан динен “кодалый” башлыйлар. Бу мәкерле гамәлләренә алар бик нык әзерлек белән тотыналар – башта себер татарлары өчен аларның үз телләрендә сүзлекләр һәм китаплар чыгаралар, аларны язуда һәм таратуда Казаннан махсус җибәрелгән керәшен татарлары нык булыша. Бу китапларның барысы да диярлек ислам динен түбәнәйтүгә, христиан динен күтәрүгә юнәлтелгән була. Миссионерлар турыдан-туры Коръәнгә мөраҗәгать итеп, аның сүзләрен-аятьләрен бозып, халыкка изге китапны үзләренчә аңлата башлыйлар. Шулай ук себертатар телендә Мөхәммәт пәйгамбәрне хурлаган китаплар да дөнья күрә. Ефрем Елисеев исемле поп-миссионер, керәшен татары, мөселманнарга каршы көрәштә бөтен игътибарын мәктәп-мәдрәсәләргә юнәлдерә, аларда бары тик урысча укытып һәм христиан дине дәресләре кертеп кенә татарларны җиңәргә мөмкин, дигән нәтиҗә ясый. Һәм патша хөкүмәте моны тиз ишетеп ала... Һәм патша хөкүмәте шушы юнәлештә чаралар да күрә башлый. Гасырлар буе барган көчләп чукындырудан соң әле яңа аякка басып килгән татар милләтен мәктәп-мәдрәсәләре аша кабат чукындырырга уйлый. 1905 елның маенда империя хөкүмәте шушы мәсьәлә буенча махсус киңәшмә җыя, анда татарларның әлифбаларын урысныкына алыштыру, мәктәп-мәдрәсәләрдә мәҗбүри урыс телен кертү, балаларны урыс рухында тәрбияләү мәсьәләләре карала. Бер елдан, ягъни, 1906 елның мартында бу кагыйдәләр аерым җыентык булып басылып чыга һәм аларны үтәү мәҗбүри булып тора. Милләт моңа каршы күтәрелә, бу хәлләрне яңа чукындыру, дип атый, хакимият исә каршы чыккан татарларны җәзалау юлына баса. Милләтнең күренекле уллары тагы төрмәләргә ябыла, алар чыгарган газеталар ябыла, мәктәп-мәдрәсәләренә йозак салына... Бу хәлләр ерак Себергә дә килеп җитә... Мәчет-мәдрәсәләрдә тентүләр уздырыла, алардан йөге-йөге белән дини китаплар алып чыгыла, мулла-мөгаллимнәрне берәм-берәм Тара һәм Тубыл төрмәләренә ябып куюлар башлана. Бу хәлләргә ризасызлык күрсәтүчеләрнең үзләрен күзәтү астына алалар, калага алып китеп, полициягә ябып куярга да күп сорамыйлар. Патшаның дин иреге турындагы фәрманыннан соң бераз тынычланган халыкның йөрәгенә тагы шом керә, ул арада Тарадан да берсеннән-берсе куркыныч хәбәрләр килеп ишетелә. Имеш, себер татарларының иң күренекле кешесе Габдрәшит хәзрәтне Петербургта кулга алганнар икән, газеталарын суд белән япканнар, үзен крепостька бикләп куйганнар, ди. Югыйсә, ул бу көннәр киләсен халыкка әллә кайчан аңлаткан иде, кайткан-киткән саен себер татарларын мәчетләргә җыеп, бу илдә мөселманнарга беркайчан да ирек булмаячагын сөйләгән иде бит! Һиҗрәт мәсьәләсен дә бу якларда беренче булып ул күтәрде, иманны саклап калу өчен исламга ирек булган урынга күчеп китәргә кирәк, диде. Бөтен дөньяны әйләнеп чыкканнан соң, якташлары өчен иң кулай андый урын дип Төркияне тапты, хәтта аның патшасы белән дә сөйләшеп-килешеп кайткан, диделәр. Мөхәммәтҗан карт үзе дә хәтерли әле аның Аубаткан, Яланкүл авылларына килеп, мәчет-мәдрәсәләрдә халык белән очрашып йөрүләрен. Бу төбәктә генә түгел, бөтен Себерендә Габдрәшит хаҗи кебек гыйлем иясе юктыр, мөгаен, ә аның сөйләү, ышандыру көче турында инде әйтеп тә торасы юк. Аның белән бер тапкыр очрашкан һәм чыгышын тыңлаган кеше алга таба инде Габдрәшит хаҗиның тарафдары булып китә, аның сүзеннән чыкмый. Ул Мөхәммәтҗан карттан бераз яшьрәк, әмма зур гыйлеме, халык арасында абруе, сүз һәм гамәленең бер булуы аны барысыннан да олы һәм өстен куя. Һәм ышандыра, һәм үз артыннан алып китә... Һиҗрәт белән дә шулай булды – ни авыр елларда да авылга ябышып яткан себер татарлары, бохарилар Габдрәшит хаҗины тыңлагач, алыштырып куйган кебек булдылар, әйтерсең лә аларның өченче яшерен күзләре ачылды. Алар үзләренең тормышларына, узган тарихларына бөтенләй башкача карый башладылар. Ул көчләп чукындыру хурлыклары, ул атлы казакларның авылларга атылып кереп, буйсынмаган халыкны яткырып камчы белән ярулары, кул-аякларга богау салып, сөргенгә сөрелүләр... Милләт, яраларын ялап, кара урманнарга кереп качты, төпсез сазлыкларга барып сыенды, адәм баласы яши алмаслык урыннарда тормыш итә башлады... Габдрәшит хаҗи менә шуларның барысын да яңадан милләтнең исенә төшерде, бүген дә аларның хокуксыз хәлдә яшәүләрен әйтте, алда исә тагы да куркыныч хәлләр көткәнен кисәтте. - Бу илдә иң хокуксыз халык без, ягъни, мөселманнар, татарлар, - дип сөйләгән иде ул. – Ни дин-ислам ягыннан, ни милли нисбәттә безгә урыслар белән тигез хокуклар каралмаган, киресенчә, һәрдаим түбәнсетү, һәрдаим кисетү һәм читкә этәрү бара... Бу илдә урысча имтихан бирмәсәң, муллалыкка указ да ала алмыйсың. Алга таба барлык халыкка шул таләп куелачак, моның өчен инде менә ничә еллар мәктәп-мәдрәсәләребездә урысча укытырга күчәргә мәҗбүр итәләр. Без хәзергә бирешмибез, әмма андый әмерләре бар. Изге Коръән хәрефләрен урысныкына алыштырып, укытуны алар теленә күчерсәк, тора-бара милләт тә шул кавемгә әйләнәчәк бит, Аллаһ сакласын! Алар артында – дәүләт, жандармерия, атлы казаклар, гаскәр, инде ниһаять, тәре аскан поплары тора... Безнең артта – бөек тарихыбыз һәм үз дәүләтебезне югалту сәбәпле шушындый аянычлы хәлгә төшкән бәхетсез милләтебез тора... Эшләр болай барса, алда безне милләт буларак бетү, юкка чыгу көтә... Нишлик, туганнар? Яланкүл мәчетенә җыелган ир-атлар тынсыз калды, авыр эштән изелеп, әле аларның беркайчан да болай төбенә төшеп уйланганнары, мондый катлаулы сорауларга җавап эзләгәннәре юк иде. Әле ул вакытта Хөҗҗәт мулла да авылда иде, Габдрәшит хәзрәткә ул җавап бирергә җөръәт итте: - Хәзрәт, - дип башлады ул салмак кына. – Авылда яшәсәк тә, без сез язганнарны укып барабыз, чыгарган матбагагызны Тарага да барып алабыз, бу тирәдә алдыручылар да бар... Ил белән шушы хәл икәнен дә беләбез, әмма дә ләкин безнең хәлебез – Себер мөселманнарының хәле аерата авыр, без беткәнче урыс арасында яшибез... Бөтен тирә-якта урыс авыллары, анда дуңгызы, хәмере, хәрамы – барысы да бар. Попларның әрсезлеге турында инде әйтеп тә тормыйм – тәреләрен күтәреп, өйдән-өйгә йөриләр, әллә нәрсәләр вәгъдә итәләр, динебезне сүгәләр, пычраталар... Аз гына каршы әйтсәң, артларыннан бастырып атлы казаклары килеп җитә, юк кына нәрсәләргә бәйләнеп, ир-атларыбызны Тара төрмәсенә алып барып ябалар, анда аларны куркытып һәм янап, тагы эшкәртәләр... Шул төрмәләрдән муенннарына тәре асып кайтучылар да күренә башлады, нишләсен, мәңгегә кәтер китмәс өчен чукынырсың да! Әстәгъфируллаһ! Аның авырлыкларына түзәрсең, менә шул чукындыру куркынычы һаман өстебездә тора бит... Халык та хәзер элеккеге түгел, һәркем үз җаен карый. Иманны саклау өчен, динебезне, телебезне, үзебезне саклап калу өчен бер генә юл кала инде, теге вакытта сез әйткәнчә, һиҗрәт, моннан башны алып китү... Хөҗҗәт мулла күптәннән инде моннан китү тарафдары иде, Хаҗ кылу нияте белән берничә тапкыр Мәккә-Мәдинәләрдә булып, барышлый-кайтышлый айлар буе госманлы Төркиясендә яшәгән, һиҗрәт эшләрен белешкән кеше. Бер баруында ул госманлы хөкүмәтенә һиҗрәт мәсьәләсе буенча мөраҗәгать итә, аңа: “Әгәр күмәк рәвештә һиҗрәт кылырга телисез икән, ул чагында үзегезнең хөкүмәтегездән рөхсәт кәгазе алып килегез, югыйсә, документсыз килеп, авыр хәлдә калырсыз, безнең дәүләтебезне дә кыен хәлгә куярсыз”, диләр. Ягъни, аерым-аерым һиҗрәт кылган кешеләргә госманлы иленә килеп урнашу җиңелрәк булса да, инде йөзәрләгән, хәтта меңәрләгән мөселман кубарылып чыккач, Төркия дә, Рәсәй дә рәсмилеккә күчәләр - мөһаҗирләрдән документ таләп итәләр. Патша хакимияте Идел-Уралдан һәм хәтта ки ерак Себерләрдән туган илләрен ташлап чыгып киткән мөселман-татарларга башта каршылык күрсәтмәсә дә, инде авылы-авылы белән, йөзәрләп-меңәрләп китә башлагач, инде моңа чит илләрдә дә игътибар итә башлагач, бу хәлләргә нокта куярга булды – сораган документларын бирмичә, еллар буе йөртте. Шуңа күрә дә бу һиҗрәт мәсьәләсе Себердә елларга сузылды, китәсе кешеләр аерым-аерым китте, авыллар белән кузгалырга һаман рөхсәт булмады. Ул арада, халыкны котыртып йөри, дип, Хөҗҗәт мулланы да төрмәгә утыртып куйдылар, аңа да төрлечә янап-куркытып карадылар, әмма ул нык торды, төрмәдән котылам, дип, тәреләрен дә асмады, һиҗрәт дигән ниятеннән дә кире кайтмады, хәзер дә әнә шул хакта сөйли. - Дөрес әйтәсең, Хөҗҗәт мулла, - дип аны хуплады Габдрәшит хәзрәт. – Ул чукындыру дигәненең туктап торганы да булмады... Илебезне-җиребезне урыс басып алганнан бирле, меңнәрчә-меңнәрчә милләттәшебез кяфер диненә күчәргә мәҗбүр булды. Бөтен мәчет-мәдрәсәләребез полиция күзәтүе астында, мөфти-муллаларны да урыс хөкүмәте билгели. Безгә үз хакыйки тарихыбызны белү тыелган, үз дәүләтчелегебез дип авыз да ачарга ярамый. Ә заманында дистәләгән дәүләт тоткан халык булганбыз бит югыйсә! Үз дәүләтең булмагач, кяфер дәүләтендә алар билгеләгән тәртип белән яшәргә мәҗбүрбез. Ә аларның төп максаты – урыс булмаган бөтен халыкларны әкренләп чукындырып бетерү һәм урыска әйләндерү. Явыз Иван заманында да шул булды, тиле Петр да шул юл белән барды, хәзергеләре дә алардан ким түгел. “Бу хәтле кысуга болар чыдый алмас, диннәреннән чыгарлар, милләтләрен онытырлар, безнең кебек булырлар”, дип уйлый булыр явыз кяфер... Инде гасырлар барышында күпме милләттәшебезне алар казанына салдык. Чират хәзер безгә дә килеп җитте... Җыелган халык тагы аһ итеп куйды, тагы узгандагы авыр хәлләр, керәшен кырына әйләнгән татар авыллары күз алдына килде. Әмма мәчеткә җыелган халыкның барысы да китү ягында түгел иде, хәтта ки моңа каршы эшләп йөрүчеләр дә бар иде. Алар, ярдәм көткәндәй, Мөхәммәтҗан карт ягына борылып карадылар, чөнки Тара кунагына каршы ул гына сүз әйтергә мөмкин иде. Һәм шулай булды да. - Шулаен ул шулай да, әмма яшибез бит әле, - дип сүзен башлап җибәрде Мөхәммәтҗан карт, бу фикергә каршы булуын тавышына чыгарып. - Мәчетләребез эшләп тора, өебездән килеп куып чыгаручы юк, күрше авыл урыслары белән дә тату яшибез... Сугыш заманы түгел, ачлык түгел, нигә әле булмаган хәлләр өчен алдан хәвефләнеп, бөтен авыл белән кубарылып чыгып китәргә? Гаепкә алма, Әптрәшит хаҗи, мин элек тә каршы идем туган җирләрне ташлап чыгып китәргә, хәзер дә каршы... - Каршы булсаң, китмәсең, кем сине мәҗбүр итә? – дип аңа каршы чыкты Юанбаш Мөхәммәди. - Киткән кеше китә, калганы кала, бернинди мәҗбүриләү юк... Әмма син башкаларны котыртып йөрмә инде, Мөхәммәтҗан әкә! Без Аллаһ ризалыгы өчен, иман хакына шундый зур юлга кузгалабыз. Нәсел-нәсәбебезне исламда саклап калу өчен һиҗрәт кылабыз. Исламга ирек булган җиргә - Исламбулга китәбез, Аллаһ теләсә! Госманлы иленә, хәлифәткә, мөселман кардәшләребез янына барабыз! Бу юлда без таш яуса да түзәчәкбез! Ә менә монда калып, нәселебезнең урыслашуы, кяфергә әйләнүе белән беркайчан ризалашмаячакбыз! Халык гөрли башлады, үзара бәхәсләшүләр, сүз көрәштерүләр китте. Халык тагы икегә аерылды, берәүләр “Китәбез!” диде, икенчеләре “Калабыз!” дип күкрәк какты. Инде кемнең нәрсә әйткәнен аңламас хәлгә килгәндә, мәчет диварларын Габдрәшит хәзрәтнең йөрәк түреннән чыккан авазы тетрәндерде, ул мөнбәргә басып, Коръән укый иде: “Бисмилләәһир – рахмәәнир-рахииим! Иннә-лләзиинә тәвәффәәһүмүл-мәләәәикәтү заалимиии әңфүсиһим каалуу фиимә күңтүм каалуу күннәә мүстәдгәфиинә фил-ард...” - Белмәгәннәрегезгә татарчасын аңлатам, Коръәннең “Нисә” сүрәсе, 97-нче аять: “Дин өчен һиҗрәт итү лязем булып та, һиҗрәт итмичә, үзләренә золым кылган кешеләрнең рухларын алучы газап фәрештәләре әйтерләр: “Ни булды сезгә, динегез бик зәгыйфь?” – дип. Ул кешеләр әйтерләр: “Без кяферләр кулында гаҗиз булдык, шул сәбәпле динебездә күп кимчелекләр кылдык”, - дип. Газап фәрештәләре әйтте: “Әя Аллаһ җире сезгә киң иде түгелме? Сезгә дин иркен урынга күчеп китү лязем иде, ник күчмәдегез?” – дип. Күчергә мөмкинлекләре була торып та, дин өчен күчмәгән кешеләрнең урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр.” Бу Коръәндә язылган, җәмәгать, Аллаһ сүзләре, Аллаһ әмере! Бүгенге көндә ислам динен иркен тота торган урыннар бар, ул – госманлы җирләре, алар килегез, дип торалар. Әлбәттә, тормыш башлап җибәрү анда да җиңел генә булмас, әмма монда калып кяфер булганчы, ислам илендә фәкыйрь булуың мең артык! Хәзрәтнең шушы сүзләреннән соң, халык тынып калды, хәтта ки куркыныч, шомлы булып китте. Китәргә мөмкинлек булып та китмәсәң, теге дөньяда җәһәннәм көтә икән бит! Кара урманнарда аюлар белән бил алышкан, диңгездәй күлләрдә балыклар белән узышкан, Себер күкләрендә бөркет булып очкан, агачтан-агачка киек-каплан булып сикергән татар ирләре Коръән сүзе каршында баш иде... Аллаһы Тәгаләнең җәһәннәм белән кисәтүе алдында тез чүкте... Бу дәһшәтле тынлыкны тагы Мөхәммәтҗан карт бозды, ул да Коръән сүзе белән башлады: “Бисмилләәһир – рахмәәнир-рахииим! Илләл-мүстәдгәфиинә минәр-риҗәәли вән-нисәәәи вәл-вилдәәни ләә йәстәтыйгүүнә хииләтәү вә ләә йәһтәдүүнә сәбиил.” - Мин дә белмәгәннәргә татарчасын аңлатам, Коръәннең “Нисә” – “Хатыннар” сүрәсенең 98-99нче аятьләре: “Мәгәр күчәргә көче җитмәгән зәгыйфь ирләргә, хатыннарга һәм балаларга күчмәгән өчен җәһәннәм газабы булмас, алар торган җайларында кяфер кулыннан котылырга хәйлә тапмасалар, яки күчеп китәргә ничек тә көчләре җитмәсә. Бу гозерле кешеләрне Аллаһуның гафу итүе бик өметледер, Аллаһ гафу итүче, ярлыкаучы булды” , дип тә әйтелгән әле монда... Ягъни, карт-корыга, хатын-кызларга, бала-чагага кяфер арасыннан күчеп китмәгән өчен җәһәннәм газабы юк, Әптрәшит хаҗи! Ә монда ярты авыл шундыйлардан тора, кая алар белән андый билгесез юлга чыгарга?! Габдрәшит хаҗи аның белән бәхәскә кермәде, Коръән-хафиз буларак, андый аятьләр барын ул яхшы белә иде, әмма бәхәсләшеп, ил картын уңайсыз хәлгә куярга теләмәде. Мөхәммәтҗан карт – тирә-юньдә билгеле шәхес, дин дисәң – дине бар, кулы алтын, белмәгән эше юк, әле үзе шагыйрь-чичән дә, теленнән гөл коела... Аның кебек Себерне, аның кырыс һәм матур табигатен өзелеп яратучы, һәр җан иясенең, һәр бөҗәкнең телен-көен белүче тагы бармы икән? Ул Себердән китсә дә, читтә яши алмас иде, кышавын өзгән чаптар ат кебек, туган якларына җәяүләп булса да кайтып егылыр иде... Аны һиҗрәткә чакырудан мәгънә юк, әмма башкаларның башын әйләндермәсә, яхшырак булыр иде... Хәзрәтнең уйларын сизгәндәй, сүзгә Хөҗҗәт хаҗи кушылды. - Соң, Мөхәммәтҗан әкә, ул сүрәнең тагы дәвамы бар бит әле: – “Бер мөэмин Аллаһ юлында, дин өчен һиҗрәт итсә, барган җаенда диндә вә тормышта киңлекне һәм яхшы мөселманнарны табар. Бер мөэмин Аллаһ юлына, расүле янына китмәк өчен өеннән юлга чыкса, соңра юлда аңа үлем ирешсә, дөреслектә аның әҗере Аллаһ хозурында сабит булды. Аллаһ мөһаҗир хәлендә үлгән мөэминнәрнең әүвәлдә булган гөнаһларын ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы булды”, диелгән анда. Һиҗрәт кылган мөселманнар Аллаһның саклавында һәм яклавында булачаклар, син әйткән картлар, балалар, хатын-кызлар да... Шуңа күрә, син Аллаһ ризалыгы өчен, аның җәннәтләренә өмет итеп шушындый зур юлга чыгарга ниятләгән кешеләрне кирегә үгетләмә инде, Аллаһ әмеренә каршы барма, Аның ачуына дучар булма... Бу сүзләрдән соң артык бәхәс булмады, әмма һәркем үз фикерендә калды. Мөхәммәтҗан карт та, йөрерләр-йөрерләр дә, туктарлар, басылырлар, дип уйлады, китүчеләргә документлар бирелмәүне дә яхшыга юрады. Ул арада Хөҗҗәт хаҗи да Хаҗга киткән җиреннән Төркиядә урнашып калды, монда башка кайтмады. Әмма аның эшен биредә шул Юанбаш Мөхәммәди Шихов башкара, бик акыллы, зирәк булганга, аны шулай “Юанбаш” дип йөртәләр. Ул үз тирәсенә бер төркем туплый, анда Давыт Шихов, Әбнәзир Князев, Абханнан Әхмәдиев, Вәли Зыятдинов була, алар Яланкүл, Аубаткан, Кумыслы, Үләнкүл, Каракүл, Чабаклы, Койгалы, Кошкүл, Чарналы авылларында йөреп, халык белән эшлиләр. Юанбаш Мөхәммәди исә күбрәк Тара, Тубыл белән эш йөртә, һиҗрәткә җыенаганнарның документлары артыннан берничә тапкыр үзе Петербургка хәтле бара. Авыл старостасы Вәли Зыятдиновны, халыкны китәргә котырта, дип, 7 айга Тара төрмәсенә тыгып куялар, шуннан соң һиҗрәтчеләр яшерен эш алып бара башлыйлар. Тарада дуслары ярдәмендә, Вәли Зыятдинов мәңгелек сөргеннән котыла, төрмә аның һиҗрәткә китү теләген тагы да ныгыта. Әйе, эшләр Мөхәммәтҗан карт уйлаганча булмады – бу көннәрдә яңа хәбәр килде – Юанбаш Мөхәммәди башкаладан һиҗрәт өчен кирәкле документларын әзерләп кайткан, гаеттән соң юлга кузгаласылар икән. Бу хәбәр Мөхәммәтҗан картны иярдән бәреп төшергән кебек булды, ул шунда ук авыру кызы Хөснибикә турында уйлады, бернигә карамый китәргә әзерләнгән ир һәм кыз туганнары, аларның балалары күз алдына килде. Китәләр... Бөтен нәсел-ыру, бөтен туган-тумача, бөтен авыл белән күз күрмәгән, колак ишетмәгән госманлы иленә китәргә җыеналар... Анда аларны кем көтеп торсын?! Кемгә кирәк булыр алар – Себер мөһаҗирләре, урман-дала татарлары? Кем кара көзгә, салкын кышка каршы шушындый озын юлга чыга?! Яшь балалар, авырлы хатыннар, үләргә торган картлар белән?! Себер бит бу, аларның яртысы юлда үлеп бетәчәк! Юк, бу эшне ничек тә туктатырга кирәк, туктатса, моны Габдрәшит хаҗи гына туктатырга мөмкин, чөнки бар эш шуннан башланды. Мөхәммәтҗан карт үзе аның белән аерым очрашыр, халык хәтле халыкны куркыныч астына куярга ярамаганын әйтер. Инде бик китәселәре килә икән, әнә, башта ир-атлар китеп урнашсын, аннан гаиләләрен дә алдырырлар. Сугыш-мазар юк, берсе дә ач-ялангач түгел, өйләрдән килеп куып чыгаручы юк, ничек инде ирекле баштан шушы җәннәттәй җирләрне ташлап китәргә мөмкин?! ... Мөхәммәтҗан карт атның дилбегәсен үзенә тартыбрак куйды, юртак адымнарын әкренәйтте, хуҗасының ни теләгәнен аңлады ахыры. Әйе, Тара шактый ерак булса да, Мөхәммәтҗан картның ашыгасы килми иде, бүген барыбер анда барып җитәрлек түгел, юлдагы берәр татар авылына кереп кунасы булыр. Шагыйрь җанлы кеше өчен моннан да зур хозурлык, моннан да бәхетле мизгелләр була аламы соң?! Соңгы вакытларда эш, дип, тормыш, дип, баш күтәреп карарга да вакыт булмаган, инде игеннәр урылган, амбарлар кышкы азык белән тулган, мал чалырга әле иртә, бер күкрәк тутырып, ял-сахра һаваларын да суларга була... Ул һиҗрәт белән дә күпме җанны ашарга мөмкин, ярар, киткәне китәр, калганы калыр, Мөхәммәтҗан карт үзе ике аягының берсен дә ул тарафка атламаячак. Тик менә... Һаман шул газиз балакай, зәгыйфь колынкай – Хөснибикәсе үзәкне өзә шул... Ире Салих, китәбез булгач китәбез, ди, ә хатынына ул хуҗа, ул ничек әйтсә, шулай булачак, уч төбендә генә үстергән ата сүзе үтми хәзер... Хуҗасының уйга бирелгәнен сизеп, Тулпар ат адымнарын әкеренәйтте, озын муенын борып, юл читендәге үләннәрне чемченеп бара башлады. Чемченсен, аңа да ял кирәк, нәселле юртак булса да, аңа да авыл җирендә хуҗасы белән бергә җигелеп тартырга туры килә. Авыл җирендә шунсыз булмый, шуңа күрә дә ир – ат инде ул, бергә янәшә өстерәсәң генә тормыш бара... Менә Мөхәммәтҗан карт та заманында мәдрәсәләр тәмамлаган, имамлык иткән, балалар укытып йөргән укымышлы бер кеше иде. Артык туры сүзле булуы, үз фикереннән кайтмавы өчен ул да кайберәүләргә ярап бетмәде, төрле гаеп табып, аны да читкә этәреп куйдылар. Ишле гаиләне, авыл тормышын да тәсбих тартып утырып кына алып барып булмый иде, шуңа күрә, китапларын читкә куеп, тормыш арбасына җигелергә туры килде. Игенен дә чәчте ул, иңенә мылтык асып, ауга да йөрде, абзар тутырып, малын да асрады, гаиләсен, бер-бер артлы туып торган балаларын ач-ялангач итмәде. Авыл халкыннан аермалы буларак, әле тимер эше белән дә шөгыльләнде, тимер йорты-мастерскоенда ул төзәтмәгән, ул ясап карамаган нәрсә калмады. Гомер буе матурлыкка омтылды Мөхәммәтҗан карт, гомер буе әллә нинди хыяллар белән яшәде, болын чәчәкләренә охшатып, тимердән чәчкәләр койды, күлдәге аккошларны ясап куйды, капка-коймаларны чәчәкләп-бизәкләп бетерде... Озакка сузылган кышкы салкын төннәрдә аның өендә җәй матурлыгы яшәде, ул үзе чыгарган шигырьләре, җырлары белән бу матурлыкка җан өрде, шушы тормышыннан бер ямь тапты... Әмма өзелеп сөйгән яры, гомер иткән хатыны бала тапканда кинәт кенә үлеп киткәч, аның да кояшы сүнде, тормышының яме бетте... Бу фаҗига моннан ун еллар элек булды, ул чагында әле балалар да кечерәк иде, алар – анасыз, Мөхәммәтҗан үзе пар канатсыз калды... Ир башы белән үксеп-үксеп елады ул, Тайрасының киемнәрен күкрәгенә кысып, аннан сеңеп калган исләрдән иләсләнде, саташкандай, үз алдына сөйләшеп йөри башлады. Юк, саташмады ул, ә Тайрасы-Таһирасе турында кырык көн буе шигырь чыгарды, аны мөнәҗәт итеп әйтеп йөрде. Монысын да гаеп итүчеләр булды, имеш, мулла башы белән, дога кыласы урында, шигырь әйтеп йөри... Юк, догасын да кылды ул, күзләре яшь, күңеле моң белән мөлдерәп тулганда, мөнәҗәтен дә әйтте. Шул хәсрәтле көннәрен исенә төшереп, Мөхәммәтҗан карт Шәм-Шәрифкәй көенә салмак кына җыр сузып җибәрде: Карның агындай тәннәрең, Бак алмадай иде йөзкәең. Кара кашым, карлыгачым, Моңлы карый иде күзләрең. Чәч толымыңда чулпыларың, Чыңлаган күк тоела колакта. Энҗе-мәрвәт муенсаңны Үбеп-үбеп алам аулакта. Көмеш беләзегеңне тагып Йөргән кебек тоеласың. Көләч йөзле, бәгырькәем. Күз алдымнан таясың. Төннәр буе утырамын Шәмдәлләрдә шәм ягып. Зәгъферәндәй саргаеп, Кара япан ябынып. Тәкъдиремдә язылгандыр – Сыктап-сыктап яшәрмен. Тимер өем эчләрендә Ялгыз гомер кичәрмен... Юртак ат, хуҗасының моңга сабышканын тоеп, үлән киртләвеннән туктады да, башын күтәреп, аңа карап тора башлады... Алар инде бергә картаеп киләләр, Тулпар да хуҗасының кайчан кайгырганын, кайчан шатланганын тавышыннан сизә, ул моңаеп җырлый башласа, үзенең дә күзләреннән эре-эре яшь тамчылары тәгәрәп төшә... Бу юлы да шулай булды – урман-дала уртасында ялгыз татар ире сулкылдап җырлый, аның җан дустына әйләнгән аты тын гына елый иде... Мөхәммәтҗан карт, юртагының башын кочып, аңа йөзен яшереп, үзе дә сүзсез генә елады... Инде Тайрасын гына түгел, баласын – телсез-чукрак Хөснибикәсен дә мәңгелеккә югалтасын ата йөрәге белән сизенеп, аты белән бергә кушылып елады ул урман юлында... Баш очында үзәк өзгеч аһылдаган тавышлар ишетеп, Мөхәммәтҗан карт күтәрелеп карады – зәңгәр күкне урталай телеп, кыйбла якка таба аккошлар китеп бара иде... Юк, алар кычкырмыйлар, бары тик сулкылдап-аһылдап кына куялар, бу шундый кошлар иде... Аккошлар... Алар да китә... Һиҗрәтчеләр кебек, кыйбла тарафка китә... Әмма алар кайту өчен китә, язларын шушы күлләрне тутырып, оя ясау, нәсел калдыру өчен барыбер Себергә әйләнеп кайта алар. Шул чакта Мөхәммәтҗан картның йөрәге “жу” итеп китте, бер диңгездәй җәйрәп яткан күлләргә, бер шул күлләрне ташлап китеп барган аккошларга карады һәм тагы йөрәк ярасы исенә төште – “Аккош каргышы!” Аның нәселендә аккош каргышы бар бит, бөтен авыл шулай сөйли, үзенең язмышы да шул хакта искәртә... Яланкүл авылы тирәсендә күлләр бик күп – аларның диңгездәй зурлары да, җыйнак кына булганнары да, бик тирән-төпсезләре дә, тозлы-төчеләре дә бар. Аларның исемнәре дә җырлап тора – Рәчәп, Кошкүл, Еланкүл, Кәккүк, Акпава, Чуар, Мәрәткүл, Куртайлы-Дениз, Кумыслы, Мәүлет күл, Ырыслы... Менә шул Ырыслы күлдән башланды инде аның гаилә фаҗигасе... Бу күлнең ярларын камыш баскан, һәм анда һәр язда аккошлар кайтып, оя кора, бала чыгара, чөнки камыш арасында аларга тынычрак, күрәсең. Әмма алар бу камышлы күлгә башка кош-кортны якын китермиләр, адашып килеп кергән йорт казларын да канатлары белән кыйнап куып чыгаралар, хәтта аларның муеннарын канат белән чабып өзгән вакытлары да булды. Күлгә якын яшәгән Мөхәммәтҗан картның да йорт казлары ничә ел рәттән шулай кырылды, һич түзәр хәл калмады. Һәм бер елны ул бу әрсез аккошларны бераз өркетергә, акылга утыртырга уйлады. Тайрасының Хөснибикә белән авырлы елы иде. Җәен тагы Ырыслы күлдә аккошлар һәм йорт казларының сугышы башланды. Мөхәммәтҗан ау мылтыгын алып, күл ягына юнәлде, исәбе – аккошларны куркыту, йорт казларына күлдә йөзәргә ирек бирү иде. Күлдә йорт казлары күренү белән, аккошлар, канатларын киң җәеп, аларга ташландылар, яман ысылдап, сәер сулкылдап һәм аһылдап, канатканчы чукый, шапылдатып кыйный башладылар, күл өстенә дә аккошлар көтүе җыелды. Алар шулай берләшеп үз ояларын, андагы нәни кошчыкларын саклыйлар иде. Күз алдында казларын аккошлардан талатып үтертмәс өчен, Мөхәммәтҗан гөрселдәтеп күккә атып җибәрде, бу тавыштан аккошларның кайсы күккә күтәрелде, кайсы камышлар арасына кереп качты. Мөхәммәтҗан аккош атам дип атмады, бары тик кисәтергә, куркытырга гына теләде, әмма ул аткач бер аккош, канатларын күкрәгенә кысып, Мөхәммәтҗанның аяк астына килеп төште... Аның канат астыннан ак мамыгына кан бәреп чыккан, ул аккошның бар гәүдәсенә таралып бара иде... Әле җаны да чыгып өлгермәгән аккошны Мөхәммәтҗан канатларыннан күтәреп кулына алды, гафу үтенгәндәй, күзләренә карады, аннан, күкрәгенә кысып, өйләренә алып кайтып китте. Ул юл буе ниндидер авыр җинаять эшләгән кеше кебек кайтты, юлда очраган авылдашларына да күтәрелеп карамады, ә алар аның артыннан башларын чайкап, гаепләп калдылар. Татар авылларында беркайчан да аккош атмадылар, үзләре ачлы-туклы булганда да, аларга ниндидер изге, пакъ кошларга караган кебек карыйлар иде, шуңа күрә алар Яланкүлгә дә һәр язда беренчеләрдән булып очып кайтып җитәләр иде. Һәм менә Мөхәммәтҗан аккош аткан, үз башына язык-гөнаһ алган, моның ахыры хәерле бетмәс, дип сөйләнделәр авылда. Иренең үле аккош күтәреп кайтып кергәнен күргәч, Таһирә дә тынсыз калды, күзләренә яшь бәреп чыкты, аннан алъяпкычына капланып, тыела алмыйча елый башлады. - Гөнаһысын кая куярбыз, нәселебезгә аккош каргышы төшүе бар бит, нишләдең син?! – дип өзгәләнде ул. Мөхәммәтҗан аны юатып та карады, син авырлы бит, болай борчылып, балага зыян килмәсен, дип, тынычландырырга тырышты. Тайраның тынып-моңаеп калганын күргәч, аккошны алып, тизрәк өйдән чыгып китте. Күл буе да тынып-шомланып калган иде, ник бер аккош, ник бер йорт казы күренсен! Һавада әле дары исе дә таралып өлгермәгән кебек, җирдә исә атылган аккошның ак каурыйлары аунап ята, мамыгы җилдә очып йөри... Мөхәммәтҗан үле аккошны шул җиргә куеп калдырды, ул яр читеннән ерак түгел, камышлар тирәсендә иде. Нигә алай эшләде – үзе дә аңламады, пары күрсен, дип уйладымы – белми. Икенче көнне иртән күл буена килеп караганда, атылган аккош анда юк иде инде, суга таба кан таплары гына тамып-тамып калган, озын камышларга мамык йоны уралган иде... Аккошлар бөтенләй күренми, ә күлгә йорт казлары хуҗа булып өлгергән иде... Ә көз көне, аккошлар җылы якка киткәндә, Тайра Хөснибикәне тапты. Нәрсәдер әйтергә теләгәндәй, аккошлар авыл өстендә кат-кат әйләнделәр, аларның сулкылдаган-аһылдаган тавышлары белән күл буйлары тулды. Соңыннан билгеле булды – бер аккош җылы якка китмичә, Ырыслы күлендә калган икән, башкалары аны чакырып шулай өзгәләнгәннәр. Китмәде ул аккош җылы якларга, күл боз белән капланганчы, парын эзләп ялгыз йөзде, аһылдап-сулкылдап, авыл өстендә әйләнде, аның хәсрәте урман-далаларга сыймады. Аның белән бергә, авыл халкы аһ-зар итте, парын атып үтергән Мөхәммәтҗанны гаепләделәр, үз оялары да шулай тузгымасын, дип курыктылар... Инде елга-күлләр боз белән каплангач, инде җир өстен ак кар каплагач, ялгыз аккош күкнең иң биек ноктасына күтәрелде дә, канатларын күкрәгенә кушырып, түбәнгә томырылды... Җирдә ул ак кар белән бергә кушылды, бары тик күкрәгеннән бәреп чыккан кан табы гына монда аккош ятканын белдереп тора иде... Аның гәүдәсе пары белән янәшә ята иде... Бераз үсә төшкәч, Хөснибикәнең тумыштан телсез-чукрак икәнлеге беленде, ул, аккош тавышы чыгарып, сулкылдый-аһылдый гына ала иде... “Аккош каргышы!” дип аһ итте Тайра, баласының телсез-чукрак булуын белүгә. Авыл халкы исә “Мөхәммәтҗан мулланың баласы аккош тавышлы булып туган, аһылдый-сулкылдый гына ала икән, атасы аккош атып зур языклы булганга, баласы шундый булды”, дип сөйләделәр. Мөхәммәтҗан исә Аллаһ алдында да, баласы алдында да үзен зур гөнаһлы исәпләде, шул вакыттан муллалыгын ташлады, ат кебек кара эшкә җигелде. Ә аккошлар шактый еллар яңадан Яланкүл авылы күлләренә кайтмадылар, аларның да нәсел хәтеренә бу фаҗига кан белән язылган иде. Ә менә Тайра баладан үлеп ятканда, язгы ямьле көннәрнең берсендә, авыл өстендә тагы аккошлар күренде. Алар Яланкүл өстендә кат-кат әйләнделәр, әйтерсең лә, үзләренә төшеп оя корыр өчен камышлы күл эзлиләр иде... Тайрасы-җан кисәге, нидер әйтергә теләгәндәй, киң итеп ачып куйган тәрәзәгә текәлде, мәрмәрдәй ак йөзеннән күз яшьләре тәгәрәп төште. “Кайттылар... – диде ул, җиңел сулап. – Мине алырга кайттылар... Каргышларын кире алырга кайттылар...” Кул хәрәкәте белән, ул кызы Хөснибикәне үз янына чакырып китерде, аны йөзе белән ачык тәрәзәгә таба борды. Ә анда, зәңгәр күкне тутырып, аккошлар оча иде, әйтерсең лә, җан биреп яткан үз тиңнәре белән бәхилләшәләр, аһылдап-сулкылдап кичерү сорыйлар... Аларга кушылып, телсез Хөснибикә аһылдый, очып китәрдәй булып, кулларын күккә таба суза, ятим каласын сизенгәндәй, бөтен гәүдәсе белән сулкылдый, елый иде... Аккошлар яңадан Ырыслы күлгә төшеп утырганда, Таһирә җан бирде, парын мәңгегә ятим калдырып, бу дөньядан китеп барды... Шул вакытлардан күңеленә әллә нинди бетмәс сары сагыш кереп оялады Мөхәммәтҗанның, ул аккош моңына әйләнеп, әле шигырь, әле мөнәҗәт булып бәреп чыкты, җырлатты һәм елатты. Мөхәммәтҗан Тара базарында гаҗәеп бер уен коралы – скрипка күреп әсәрләнеп кайтты, ат кылыннан тарттырып, эрбет агачын киптереп, ул да шундый уен коралы ясап карады – көй чыкты! Башта ул анда яшереп кенә тимер өендә уйнады, аннан күл буйларына, урман араларына да чыгып китә башлады, авыл халкы аны бөтенләй җиңеләйгәнгә санады... Ә Мөхәммәтҗан аккош көен уйный иде, мәңгелек мәхәббәт һәм мәңгелек ялгызлык турында сөйли, үз парына тугрылыгын аңлата иде... Бу көен ул күл буендагы аккошларга да барып уйнады, аккош кебек телсез кызына да тыңлатты, менә хәзер дә атында әкрен генә шуны көйләп бара... Бәнем ялгышларым җиттеме икән – Ялгыз аккош авыл-лай күгендә? Аккош каргышлары төштеме икән – Парсыз калдым гомерем-ләй көзендә... Кичерсәнә, Раббым, кичерсәнә, Коткар нәселемне каргыштан. Сакла нәселемне ул ялгыштан – Аккошлардин калган язмыштан... ... Тулпар ат җыр көенә әкрен генә кыр юлы буйлап, Тарага таба атлый... Аның бу җырны инде күп тапкырлар ишеткәне бар, хуҗасы юлга чыккан саен, ялгыз калган саен шуны көйли. Хәзер караңгы төшеп, берәр җирдә кунарга тукталганчы, шулай барачаклар – җырлап һәм елап, елап һәм җырлап... Моны хәтта ки җыр дип тә әйтеп булмый, ул – күңелнең ыңгырашуы, бәндәнең ялгыз калып, үз-үзе белән сөйләшүе, үкенече һәм тәүбәсе, заяга үтеп барган гомеренә нәтиҗә ясавы... Себер урманнары, карагай-каеннары, поши-бүреләре, күлләрдә чуртан-җәеннәре, сазлыкларда бака-еланнары, күкләрдә аккош-бөркетләре белән бер татар картының җырын тыңлыйлар иде... Ул җыр Себер урманнары кебек иксез-чиксез, елга-күлләр кебек тирән-төпсез, дала җиле кебек җитез иде, ул көй зәңгәр күкләрдә аккош канатлары белән язылып, җирдә бәндәләр күңеленә мәңгегә сеңгән иде... Һәм бу җыр әле, мөһаҗирләр көе булып, алар белән бергә ерак Төркияләргә китәчәк, анда туган илләреннән мәңгегә аерылган татарларның йөрәк сагышы булып, тау-ташларга уралачак, амәнәт итеп, буыннан-буынга тапшырылачак, бер гасырдан соң, яңадан Себер туфракларына кайтып егылачак әле... Әмма моның өчен йөз еллык мөһаҗирләр юлын үтәргә, йөз ел буе туган яктан аерылу сагышын йөрәкләрдә күтәреп йөртергә туры киләчәк... Һәм бу мөкатдәс тел, бу аккош моңы, бу мәңгелек иман изге амәнәт булып гомер буе сакланачак... Фәүзия Бәйрәмова.

Комментариев нет: