ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

четверг, 24 декабря 2015 г.

Индус ТАҺИРОВ: КУЛДАН КИТКӘН АЗАТЛЫК

http://www.madanizhomga.ru/tt/hbrl/item/1911-indus-ta%D2%BBirov-kuldan-kitk%D3%99n-azatlyik.html

Индус ТАҺИРОВ: КУЛДАН КИТКӘН АЗАТЛЫК

Индус ТАҺИРОВ: КУЛДАН КИТКӘН АЗАТЛЫК
Бөеклегебезнең дә, коллык чорыбызның да сәбәпчеләре  аерым шәхесләр  түгел, ә милләт үзе. Милли холык гасырлар буе чарлана. Ул бер халыктан икенчесенә күчми, аның төп сыйфатлары  буыннан буынга тапшырыла. Мәгълүм сәяхәтче Иоанн де Плано Карпини, татарларны яхшы сугышчылар, чыдамлылар, 1-2 көн ач торсалар да, бернинди түземсезлек күрсәтмиләр, киресенчә, ныклап ашагандай кебек, уйныйлар, җырлыйлар, дип язган.  Тик, күрәсең, менә ул сыйфатларның уңайлары гына түгел, тискәреләре дә милләтебезнең үзенә тигәнәктәй ияреп йөргән. Шулар харап иткән татарны, шулар аны коллык чорына китереп терәгән.
 
Татар башкаларга ышанучан, аларга юл ачучан халык. Ул берәүне дә сәбәпсез кимсетмәгән, берәүне дә җәберләмәгән. Татар золымы дип тарихка кергән атама тик уйдырма гына.  Ул  берәүне дә диннәреннән яздырып, үз диненә күчермәгән. Киресенчә, башка диннәргә юл ачкан, хәтта аларга  тел тидерүне дә тыйган.  
 
Шулай да, татарның  чын-чыннан тискәре сыйфатына тукталмый булдыра алмыйм. Монысы - аның бердәмлеге булмау. Бердәмлек аны бөеклеккә иңдергән булса, аның юкка чыгуы коллык упкынына ташлый.    Башкалар татарның шушы кимчелегеннән дә бик оста файдалана. Аны бер-берсенә каршы куярга өйрәнә. Казан ханнарын кырымныкыларга каршы куя. Нугай Урдасын аларның икесенә дә каршы юнәлтә. Ахыр чиктә барысын да үз кулларына төшерәләр.
 
Байлык бәрабәренә башкаларга сатылу өске катлам, тәхет тирәсендәге түрәләргә хас сыйфат. Башкалар исә шуннан файдаланып, аларны төрле рәвештәге бүләкләр, мөмкинлекләр биреп, үз якларына күчерә килгән. Нәтиҗәдә, алар ягына йөзләгән морза күчеп, араларына кереп сеңә, югала. Шактыйлары үзләрен барлыкка китергән милләтнең кан дошманына әверелә. Хәтта Шаһгали, Камай морза кебекләре Казанны яулауга да өлешләрен кертеп, милләт тарихында кара эзләрен калдырды.
 
Татарның янә бер тискәре сыйфаты - бер-берсеннән көнләшү. Бу күпләрне хәтта дошманга сатылуга, үз туганнарын кан дошманына әверелдерүгә  кадәр китереп җиткергән һәм, ни кызганыч, һаман да шулай, алардан  арына алмый гомер кичерә. Татар һаман, Тукай сүзләре белән әйткәндә, бер-беренә ук атып яши бирә.
 
Егылдык, инде биш гасырга якын коллык базында яшибез. Ләкин моңа без тик үзебез сәбәпче. Ә үзе егылган еламас, дигән халкыбыз. Елашып, уфтанып, мескенләнеп утыру бер кемне дә бизәми. Мескенне кызганмыйлар,  кыйныйлар һәм тукмыйлар.
 
Бөек чорыбызда дуслар күп булса, коллыкка күчкәч, милләт  япа-ялгыз калды. Бердәнбер таянычы, аңа яшәү көче биреп торучы бердәнбер зат Аллаһы Тәгалә генә икәнлеге ачыкланды. Әгәр дә милләтебез Ислам белән ныгымаган булса, ул 1552 ел фаҗигасеннән соң юкка  чыгар иде.
 
Тарих үзеннән өйрәнүчеләрен зурлый, ә өйрәнергә теләмәгәннәрен хурлый икәнлеген һич кенә дә онытырга ярамый.
 
Ә бит үткән тарихыбыз искиткеч гүзәл. Ул милли горурлык  чыганагы. Башкалар юк тарихларын бар итәләр. Ә татар күп вакыт хәтта үзенең кем икәнлеген дә белми яши. Алай гына түгел, хәтта үз исеменнән, атамасыннан качарга тырыша. Имеш, без татар түгел, татарлар ул -  монгол баскыннары.   
 
Безнең эзләр “татар бугазы”, “татар култыгы”,  “татар биеклеге” кебек атамаларда уелып калган. “Татар авылы”, “Татарстан” атамалары да шул вакытта ук барлыкка килгән. Алар - борынгы бабаларыбызның безгә калдырган әманәте. 
 
Татар моңы күктән төшмәгән. Аны Алтай киңлекләреннән күчеп, Казан тирәсенә килеп урнашкан татар кабиләләре алып килгән. Бу моңның гүзәллегенә сокланган кытайлар аны үз моңнары иткән. Кытай императорлары татарлар янына көйчеләр җибәреп, аларны яздырып алган. Кытайлар шушы моңыбызны барлык Ерак Көнчыгыш илләренә, хәтта Япониягә кадәр илтеп җиткергән. 
 
Мин болгарлыкка һич кенә дә каршы кеше  түгел. Болгарлар да - безнең төрки бабаларыбыз. Алар өчен  монда күчеп килгән туганнары белән кушылу һич кенә дә авыр булмаган. Менә дигән гүзәл шәһәрләр төзү осталыгы да, җир эшкәртеп, зур уңышлар ала белү сәләте дә бүгенге татарга алардан  күчкән. Аларның бүгенге татарга  күчкән иң зур әманәте – Ислам дине, Ислам культурасы. Шунлыктан без болгар бабаларыбызга да мең рәхмәтле. 
 
Сөйләмебезне тел иткән кыпчак бабаларыбызны истән чыгарсак,  шулай ук  һич кенә дә дөрес булмас иде.  Иң зур дәүләтләребезнең берсе Алтын Урда, нигездә, кыпчак далаларында барлыкка килгән. Кыпчаклар - шулай ук төркиләр. Алар шушы җирлектә гомер сөргән башка туганнары белән берлектә бүгенге татар милләтенә нигез салган. 
 
Уйлар мине рус булмаган милләтләргә дәүләтчелекләрен торгызу яки булдыру өчен мөмкинлекләр тудырган 1917 ел  революциясенә китерә.  Бу вакыт илне милли хәрәкәт дулкыны кап­лый. Татарларның төрле рәвештәге милли оешмалары барлыкка килә. Июль аенда Казанда үткән мөселман съездында татарларның Милли мәдәни мохтарияте игълан ителә. Боларны искә төшергәндә,  Садри Максуди, бертуган Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар, бертуган Борһан һәм Галимҗан Шәрәфләр, Галимҗан Ибраһимов  һәм башка дистәләгән милли каһарманнарыбыз күз алдына баса. Шул ук вакытта төрле рәвештә кулдан ычкындырылган мөмкинлекләребез турындагы үкенечләр хасил була. Менә аларның кайберләре. 
 
1917 елның җәеннән башлап Россиянең кайбер төбәкләрендәге гарнизоннарда, шул исәптән Казанда, Симферопольдә татар роталары, батальоннары барлык­ка килә. Хәрәкәттәге  армиядә татарларның армия һәм фронт комитетлары төзелә. Румын фронтында генерал Сөләйман Сөлкеевич җитәкчелегендә мөселман корпусы тернәкләнә башлый.
 
Татар роталары нигезендә Казандагы  95 нче, Уфадагы 144 нче запас полклар мөселманлаштырыла. Бу эшләрнең башында 23 яшьлек прапорщик Ильяс Алкин җитәкчелегендәге Бөтенроссия  Мөселман хәрби шурасы тора.   Шушы көчләргә таянган рәвештә Милли мәҗлес сайлана һәм ул Уфада 1918 елның гыйнварында  Идел-Урал штатын игълан итү өчен Коллегия төзи. Эшне Мәҗлес рәисе  Садри Максудов һәм Ильяс Алкин җитәкли. Күренекле галим Галимҗан Шәрәф Штатның картасын барлыкка китерә. Хәтта  чувашлар да бу Штатка керү теләген белдерә. Башкортлар бераз каршылык күрсәтә күрсәтүен. Тик монысы да аны тормышка ашыруга әллә ни куркыныч тудырмый. Галимҗан Ибраһимов башкортларның юлбашчысы Зәки Вәлидине  бу эшкә күндерә. Дәүләтчелегебезне аякка бастыру өчен тулы мөмкинлек барлыкка килә һәм киләчәккә өмет уята. Ләкин, ни кызганыч, бу изге өмет тормышка ашмый кала.  Нилектән? 
 
Коллегия Штатны игълан итү максаты белән Казанга килә. Бу Бөтенроссия мөселман  хәрбиләренең икенче съездында гамәлләшергә тиеш була.  Ләкин татарларның аерым кавемнәре төрле рус партияләренә кушылып, бер-берсенә каршы гамәлләр кыла башлый. Югыйсә, милли бердәмлеккә өндәүчеләр булмый түгел, була. Әйтик, Казанда чыга торган “Корылтай” газетасында  Фуат Туктаров милләттәшләрен шушындый җаваплы чорда сыйнфый принципларны онытып торырга, берләшүгә өнди. Ләкин милли бердәмлек барлыкка килми, татарлар бер-берсенә ук атуны туктатмый.
 
Гәрчә 1918 елның гыйнварында  Штат Казанда җыелачак 2 нче Бөтенмөселман хәрбиләр съездында игълан итәргә тиеш була.  Тик коллегия әгъзалары җирле татар большевиклары белән уртак тел таба алмый.
 
Әйткәнемчә, татарлар - башкаларга ышанучан халык.  Мулланур Вахитов, Мирсәет Солтангалиев, Шамил Усманов кебек шәхесләр большевикларга ышана, аларга иярә. Алар үз милләттәшләре булган  Ильяс һәм Җиһангир Алкиннарга, Галимҗан Шәрәфкә каршы төшә. Шуларның әмере буенча,  Хәсән Урманов җитәкчелегендәге кораллы кызылгвардеецлар, төнлә өйләренә килеп,  съезд җитәкчелеген кулга ала. Съезд җитәкчелексез кала. 95 нче полк командиры Әкрәм Биглов аңлашылмастай битарафлык күрсәтә. Югыйсә, милли гаскәрнең большевикларга каршы торырлык мөмкинлекләре дә була.
 
Соңрак Солтангалиев тә, Усманов та хаталарын таный. Тик  төзәтергә соң була шул инде. Алар үз милләттәшләренә караганда, большевик К.Грасис һәм Я.Шейнкманнарга күбрәк  ышана һәм алдана. Татар акылы төштән соң, диләр, шул раслана.  
 
Югыйсә, Солтангалиев белән Усманов та - милләтпәрвәр шәхесләр. Бертуган Алкиннардан аермалы буларак, алар ихлас күңел белән Советлар артыннан бара. Аларның татарларга дәүләтчелекләрен торгызуга юл куячакларына ышана. Сталин һәм Вахитов имзалаган Татар-Башкорт республикасы проекты Штат идеясын юкка чыгару өчен барлыкка китерелгән буш кәгазь икәнлеген аңламый. Нәтиҗәдә татарлар үзбилгеләнү хокукын җуя. Бердәмлек булмау  бу очракта да татарның башын ашый.
 
1920 елның 27 маенда Татарстан автономияле респуб­лика төзү турындагы Ленин имзалаган декрет пәйда була.  Дәүләтчелеген татар үзе түгел, Мәскәү игълан итә. Кирәк булса, шушы булыр-булмас дәүләтчелекне юк итү хокукы да аңарда  кала.
 
Солтангалиев бәрелә-сугыла, шушы республиканы туып килә торган СССР ның тулы һәм тигез хокуклы, республикалар рәтенә кертергә тырыша. Ләкин барысы да бушка. 1923 елны ул партиядән чыгарыла, дәүләт эшләреннән азат ителә. Ахыр язмышы мәгълүм. 
 
Аның Сталин палачлары тарафыннан атылуына да  75 ел үтте.  Бәлки аңа, соңармыйча, большевистик поезддан төшеп каласы булгандыр? Әнә бит, поляк социалистларының күренекле җитәкчесе Юзеф Пилсудский, үзе язганча, социалистик поезддан бәйсезлек тукталышында төшеп кала. Ә  Идел-Урал татар большевиклары өчен шулай ук бәйсезлек тукталышы була. Ләкин алар анда төшеп калмый, үз һәлакәтләренә юл тота.  Бөек шагыйребез Дәрдемәнднең “Нинди юллар, кайсы упкын тарта безне җан сорап?” дигән сүзләренә җавап шуннан гыйбарәт. Болар - социализм юллары һәм большевистик упкын. Милләтпәрвәрләребезнең җаннарын нәкъ шулар сораган. 
 
Ни кызганыч, татарның әле булса шушы тискәре сыйфатларыннан арына алганы юк. Элеккегечә, ул башкаларга кирәгеннән артык ышана, бер-берсеннән көнләшә,  башкалар арасына сеңеп юкка чыга бара.  Әгәр милләтебезнең  мәңгелеген тәэмин итүне беренче  бурычыбыз дип саныйбыз икән, без бу сыйфатлардан арынырга тиеш.
 
 

Индус ТАҺИРОВ

Медиа: Кол Шәрифне төзегән төрек ширкәте дә "ак исемлек"кә кергән

http://www.azatliq.org/content/article/27446983.html

яңалыклар

Медиа: Кол Шәрифне төзегән төрек ширкәте дә "ак исемлек"кә кергән

Русиядә эшләрен дәвам итәчәк Төркия ширкәтләре исемлеге төзелгән.
Кол Шәриф мәчете

Русия хөкүмәте Анкарага карата чикләүләр кертелгәч тә илдә эшли алачак ширкәтләр исемлеген төзегән. "Коммерсант" язуынча, исемлеккә эре төзелеш ширкәтләре кергән. Бу хакта газетка федераль түрә белдергән. Бу исемлек әлегә расланмаган һәм бу түрә белдерүенчә, анда Enka, IC Ictas, Renaissance Construction, Ant Yapi, Mebe һәм Odak Group ширкәтләре бар. Контрактлары тәмамлангач бу ширкәтләрнең Русиядән китү мөмкинлеге дә кире кагылмый.
Odak Казанда "Баскет-Холл"ны, Төркиянең Казандагы консуллыгы бинасын, "Park House"ны, Кол Шәриф мәчетен төзегән иде.
Быел җәй Odak-ны Мәскәүдә транспорт-күчеп утыру корылмаларын төзергә чакырдылар. "Коммерсант" язуынча Русиядә эшләүче төрек ширкәтләренең еллык гомум кереме 50 млрд сум тәшкил итә.
Чик бозган өчен Русиянең СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч, Мәскәү һәм Анкара арарсында мөнәсәбәтләр кискенләште, Русия Төркиягә каратачикләүләр кертә башлады. 
http://www.mk.ru/politics/2015/12/21/sammit-odkb-vyyavil-sereznye-raznoglasiya-mezhdu-soyuznikami-rossii.html
Саммит ОДКБ выявил серьезные разногласия между союзниками России

  Саммит ОДКБ выявил серьезные разногласия между союзниками России
Заседание закрыли для прессы 21 декабря 2015 в 21:21,

Предновогодние саммиты постсоветских блоков - ОДКБ и Высшего евразийского экономического совета (ВЕЭС) - вызвали подозрения о наличии серьезных разногласий между лидерами входящих в них России, Белоруссии, Казахстана, Армении, Киргизии и Таджикистана. Вопреки обыкновению оба мероприятия оказались практически закрыты для прессы и закончились не совсем так, как ожидалось. В частности, представитель Армении не смог возглавить военный альянс союзников. Президенты решили, что это будет выглядеть как откровенно недружественный выпад против Турции, на который большинство стран-участниц ОДКБ морально не готовы. Саммит ОДКБ выявил серьезные разногласия между союзниками России фото: Наталия Губернаторова В канун Нового года в Москву по традиции приехали лидеры постсоветских государств, с которыми у России сложились наилучшие отношения - Армении, Белоруссии, Казахстана, Киргизии и Таджикистана. Все они на данный момент объединены в два блока - военный (ОДКБ) и экономический (ЕАЭС), куда не входит только Таджикистан. Остальные страны СНГ от праздничных посиделок у кремлевской елки предпочли держаться особняком. А Украина и Молдавия последнее время игнорируют даже официальные мероприятия содружества, не скрывая, что из двух зол - сотрудничать с Россией или сотрудничать с Западом - выбирают последнее, по их мнению, наименьшее. Хотя лидеров было всего пятеро, церемония их встречи растянулась на добрые 40 минут. Очевидно, что каждому Владимир Путин хотел сказать несколько слов наедине. Дольше всего продолжалось его общение тет-а-тет с Александром Лукашенко. Батька находился в Москве на прошлой неделе и, по всей видимости, озадачил российское руководство очередными запросами - в частности, о предоставлении Белоруссии еще одного кредита на 2 млрд долларов (помощник Путина Юрий Ушаков подтвердил, что тема обсуждалась в ходе визита, но решение не было принято) и о скидке на газ. Состоялась встреча глав государств ОДКБ (19 фото) Вопреки обыкновению, заседание лидеров ОДКБ, любящих публично порассуждать о миссии своего объединения, прошло в закрытом для прессы режиме. Скорее всего это связано со скандалом, разгоревшимся после недавнего совещания военных представителей стран-союзниц. Тогда начальник Генштаба Армении Юрий Хачатуров заявил, что все участники встречи поддержали российскую военную кампанию в Сирии и назвали действия Турции, сбившей российский бомбардировщик СУ-24, "актом агрессии и ударом в спину". Однако эти слова были тут же опровергнуты военными ведомствами других стран ОДКБ, в частности, Киргизии и Белоруссии. Обе страны заявили, что не уполномочивали представителя Армении делать подобные заявления и по-прежнему считают Турцию своим стратегическим партнером. Состоялась встреча глав государств ОДКБ (19 фото) Отправляясь в Москву, Александр Лукашенко и Алмазбек Атамбаев не скрывали своей посреднической миссии и надежды примирить Россию с Анкарой. ОднакоВладимир Путин решил не делать эту неприятную для Кремля дискуссию (а конфликт с Турцией из всех членов ОДКБ, по понятным причинам, на руку только Армении) достоянием широкой общественности. И хотя по окончании заседания президент Армении Серж Саргсян объявил, что военный блок солидарен с позицией Москвы, сделано это было в предельно мягких выражениях, без использования таких слов как "агрессия", "предательство" и "удар в спину". Лидеры ограничились выводом, что инцидент с российским бомбардировщиком никак не способствует консолидации международных усилий, направленных на противодействие терроризму, урегулированию ситуации в Сирии и восстановлению мира в регионе". Кроме того, участники саммита отказались от намерений сделать новым генеральным секретарем ОДКБ представителя Армении, решив, что в нынешних обстоятельствах такое назначение может быть истолковано как желание альянса пойти на обострение отношений с Турцией, чего подавляющее большинство, естественно, не хочет. В результате генсеком еще на год остался Николай Бордюжа, с радостной улыбкой вышедший на совместное фотографирование лидеров. После ОДКБ все президенты (за исключением главы Таджикистана Эмомали Рахмона) остались в Кремле на саммит Высшего евразийского экономического совета (ВЕЭС), и история повторилась. Ничего, кроме взаимных приветствий, прессе опять не показали: экономические проблемы, также как и военные, лидеры предпочли обсуждать за закрытыми дверями. Впрочем, заранее было известно, что главной темой заседания ВЕЭС станет торговый союз Украины и Евросоюза. Россия уже приняла защитные меры, препятствующие свободному проникновению украинских товаров на свой рынок, и надеялась добиться от партнеров аналогичных ограничений. Кроме того, на повестке дня снова стояла Турция - на этот раз как объект антироссийских экономических санкций. Кремль должен был предостеречь союзников от попыток контрабанды турецкой продукции через внутренние границы ЕАЭС. Состоялась встреча глав государств ОДКБ (19 фото) Александр Лукашенко, чья страна председательствовала в союзе в этом году, заявил, что одной из тем саммита стало вступление Казахстана в ВТО. Вместо того, чтобы использовать таможенные стандарты, принятые на евразийском пространстве, Астана сильно понизила ввозные пошлины, тем самым поставив под удар российские и белорусские промпредприятия. "Хотя все документы уже ратифицированы, мы продолжим обсуждать эти вопросы", - заявил батька. Согласованная реакция на соглашение об ассоциации Украины и ЕС также поступит не раньше конца первого квартала 2016 года. По словам Лукашенко, участники экономического союза, в первую очередь Белоруссия и Казахстан, в настоящее время изучают, как им следует поступить, чтобы поддержать "союзническую Россию". Ожидалось, что по окончании саммита к журналистам с разъяснениями выйдет Владимир Путин, но и этого не произошло. Вместо российского президента перед СМИ появился глава евразийской комиссии Виктор Христенко, который в следующем году уступает свой пост представителю Армении. Вслед за Лукашенко он повторил, что механизмы реагирования на поведение Украины появятся в течение первого полугодия. Все это время будет вестись мониторинг последствий подписанного Киевом соглашения для экономик стран-членов ЕАЭС. Кроме того, в рамках союза будет создана электронная система, позволяющая отслеживать все товары, поступающие из Европы. Елена Егорова

Талгат Таджуддин: «Я не говорил о преемнике. Камиль хазрат назначен верховным муфтием. А у меня три должности»

http://m.realnoevremya.ru/today/20570

Талгат Таджуддин: «Я не говорил о преемнике. Камиль хазрат назначен верховным муфтием. А у меня три должности»

Талгат Таджуддин: «Я не говорил о преемнике. Камиль хазрат назначен верховным муфтием. А у меня три должности»
Фото: Михаил Козловский
Верховный муфтий, председатель ЦДУМ России Талгат Таджуддин после своего заявления о назначении верховным муфтием Камиля Самигуллина ответил на вопросы корреспондента «Реального времени». Предлагаем вашему вниманию интервью со священнослужителем.

Переезжать, может, и не придется

Верховный муфтий России Талгат Таджуддин прокомментировал специально для«Реального времени» свое предложение о назначении председателя ДУМ РТ Камиля Самигуллина на должность «баш муфтий». Как оказалось, председатель ЦДУМ, говоря о новой должности татарстанского муфтия, вообще не имел в виду, что уйдет в отставку.
Тем временем сам Самигуллин заявил «БИЗНЕС Online», что новое назначение надо обсудить с властями Татарстана. Вот его полная цитата:
Не согласовав с руководством своей республики, со своими мухтасибами, мне трудно что-то ответить. Документально это нигде не подтверждено, Талгат хазрат — очень уважаемый человек, это его предложение, поэтому оно открыто для обсуждения
«Пока что это одностороннее предложение Талгата хазрата, которое нуждается в обсуждении. Я могу сказать, что на сегодняшний день я являюсь муфтием Республики Татарстан. И, не согласовав с руководством своей республики, со своими мухтасибами, мне трудно что-то ответить. Документально это нигде не подтверждено, Талгат хазрат — очень уважаемый человек, это его предложение, поэтому оно открыто для обсуждения. Должен быть какой-то съезд Центрального духовного управления, центр которого находится в Уфе. Если они примут такое решение, это одно, но пока ничего не было».
Но, как выяснило «Реальное время», возможно, председателю ДУМ РТ не придется переезжать в Уфу и прощаться с мухтасибами. Обо всем — в нашем интервью.

У меня три должности

— Муфтий хазрат, вы сегодня заявили, что преемником у вас будет муфтий Татарстана Камиль Самигуллин.
— Я не говорил о преемнике. Камиль хазрат назначен верховным муфтием. Моя должность включает три должности: шейх-уль-ислам, верховный муфтий и председатель ЦДУМ России. Председателем ЦДУМ назначен Мухаммад Таджуддинов, мой сын. Камиль хазрат – верховным муфтием. А кто преемником будет – когда помру, пускай решают.
— То есть за вами остается шейх уль-ислам?
— Да.
— Чем вызвано назначение председателя ДУМ РТ верховным муфтием?
— У нас несколько лет налажено братское сотрудничество между духовными управлениями. Мы вместе создали Булгарскую исламскую академию. Первые студенты уже учатся там. У нас многое согласовано, хорошее сотрудничество.
«У нас несколько лет налажено братское сотрудничество между духовными управлениями. Мы вместе создали Булгарскую исламскую академию. Первые студенты уже учатся там». Фото Михаила Козловского
С органами власти Татарстана у нас тоже хорошее сотрудничество: и с первым президентом Минтимером Шариповичем Шаймиевым, и с Рустамом Нургалиевичем Миннихановым. Они полностью поддерживают наше сотрудничество. Рустам Нургалиевич назначен ответственным за политику России в отношении исламского мира. Это стратегический курс «Россия – исламский мир». Если мы не будем едины, о каком сотрудничестве с исламским миром может идти речь?
Сейчас наблюдаются попытки принесения на территорию нашей страны экстремизма и терроризма, когда ИГИЛ [запрещена в РФ – прим. ред.] по всем швам трещит.

«Грамотный, молодой»

— Так почему именно Самигуллин?
— Он грамотный, молодой. Поэтому совершенно естественно его назначение на столь высокий пост. Он будет отвечать за издание фетв, утверждение программ обучения на всех стадиях: в мечетях, медресе, университетах – в Казани, Уфе, Москве. Он будет отвечать и за подготовку программ Булгарской исламской академии. В его ответственности будет и издание литературы, чтобы экстремистские толкования никогда не проникли.
— До этого с Камилем хазратом вели такие разговоры? Или для него ваше заявление было тоже неожиданностью?
— Вели, уже немало.
— А он согласен на ваше предложение?
— Конечно.
— В итоге произойдет ли слияние ЦДУМ России и ДУМ РТ?
— Почему вы считаете, что это плохо?
«Сначала восстановимся, как раньше было. Потом будем говорить о Северном Кавказе. В советское время четыре управления синхронно работали, дележки никакой не было». Фото Максима Платонова
— Муфтий хазрат, я не оцениваю потенциальное слияние. Уточняю: войдет ли татарстанский муфтият в состав ЦДУМ?
— Он всегда был в составе ЦДУМ, пока не стали ваххабиты вмешиваться в наши дела во времена Абдуллы Галиуллина и Гусмана Исхакова. Позже, во времена Ильдуса хазрата [Файзова – прим. ред.] и Камиля хазрата, эти отношения стали самыми тесными. В будущем, несомненно, это слияние должно произойти.
— То есть утверждение верховного муфтия и председателя ЦДУМ произойдет 4 мая 2016 года?
— Да. У нас будет съезд по восстановлению всех мусульман России, как было в советское время.
— То есть в нем примут участие ДУМ РТ, ЦДУМ России и Совет муфтиев России?
— Да, надеюсь, СМР будет. Приглашение им выслали.
— И Северный Кавказ тоже будет представлен?
— Сначала восстановимся, как раньше было. Потом будем говорить о Северном Кавказе. В советское время четыре управления синхронно работали, дележки никакой не было.
— Спасибо большое за ответы!
Тимур Рахматуллин

Мәскәүдә "Идел" татар мәдәни үзәге ачылды


http://www.azatliq.org/content/article/27443459.html

татар дөньясы

Мәскәүдә "Идел" татар мәдәни үзәге ачылды

Мәскәүдә яшәүче ике эшкуар татар егете – Ринат Абдрахманов белән Равил Камалетдинов “Идел” ресторанын яңартып, татар мәдәни үзәге оештырганнар. Үзәк яңа ачылуга карамастан, берничә кызыклы очрашу да уздырганнар.
"Идел" ресторанында кунакларны каршылаучы кызлар


Мәскәүдә татар мөселман халкы очрашып мәҗлесләр уздыра торган хәләл ашлы рестораннар аз, ләкин алар бар. Беренчесе – мәдәни үзәк булган Әсәдуллаев йортында урнашкан “Идел” рестораны иде. Аны оештыручылар ярым җимерек бүлмәләрне үзләре төзекләндереп, татарча нәкышләр белән бизәкләп ике кечкенә залдан торган ресторан ачкан иделәр. Халык хуҗалары кем дип сорамый, кем пешерә дип сорый һәрвакыт. Пешекче Рафаэль Сафинның ризыкларын бик яратып ашыйлар иде.
Рафаэль СафинРафаэль Сафин
Биредә нинди генә чаралар узмый торган иде. Никахтан башлап ифтарга кадәр. Халык әле чиратны бер ай алдан алып куя торган иде. Мәдәни үзәктәге чуалышлар нәтиҗәсендә “Идел” ресторанын да бу бинадан китәргә мәҗбүр иттеләр. Шуннан соң Рафаэль Сафин “Шәех Палас” дигән ресторанда эшли икән, анда да барысы да хәләл, барысы да татар халык ашлары икән, диделәр. Халык үз мәҗлесләрен уздырырга шул ресторанга йөри башлады.
​Рафаэль Сафинның әйтүенә караганда, соңгы вакытта ул ресторанда шул хәтле күп очрашулар уза торган булган. Хуҗалар бер мәҗлес уздырырга бары тик ике сәгать вакыт кына бирә башлаганнар. Көненә алтышар мәҗлес уза торган иде, әлбәттә, халыкка рәхәтләнеп күрешеп, сөйләшеп утырырга да вакыт калмый иде, дип сөйләде ул.
Ринат Абдрахманов (с) белән Равил КамалетдиновРинат Абдрахманов (с) белән Равил Камалетдинов
​Татарларның хәләл ризыклы аш йортларына шундый ихтыяҗларын күргән ике татар егете – Ринат Абдрахманов белән Равил Камалетдинов Рафаэль Сафинны да үзләренә чакырып “Идел” ресторанын яңартырга ниятләгәннәр. Алар үзләре төзегән ресторанга кайчандыр татар мәдәни үзәгендә булган ресторан исемен генә биреп калмыйча, бу ресторан каршында татар мәдәни үзәге дә оештырганнар. Ул мәдәни үзәк Мәскәүнең көньяк көнчыгышындагы татар милли мәдәни автономиясе бүлекчәсе каршында булачак диделәр. Бу автономия бүлекчәсенең җитәкчесе булып күп еллар инде Гаяз Янбаев эшли.
Ринат Абдрахмановка Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (у) һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин (с) рәхмәт хаты тапшыраРинат Абдрахмановка Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (у) һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин (с) рәхмәт хаты тапшыра
​Бу мәдәни үзәк ачылуга бер айдан артык кына вакыт узуына карамастан, алар инде берничә очрашу да уздырганнар. Бер очрашу - яшьләрнең "Интеллектуал клубы" очрашуы булса, икенчесе - Мәскәү татарларының футбол такымы белән дә шушы яңа мәдәни үзәктә очрашу уздырганнар. Футболчылар белән очрашулар биредә еш булырга охшый. Чөнки Мәскәү татарларының “Дуслар” дип аталган ун елдан артык беренчелекне бирмәгән футбол такымының җитәкчесе дә бу ресторан хуҗаларының берсе булган Ринат Абдрахманов икән. Ринат спорттагы уңышлары өчен быел Мәскәүдә узган Татарстан мәдәният көннәре вакытында Татарстан президенты кулыннан рәхмәт хаты да алган.
Без яңа "Идел" рестораны ачылу уңаеннан аның хуҗалары Ринат һәм Равил белән әңгәмәләштек.
Ресторанның банкет залыРесторанның банкет залы
– Без Мәскәүдә татар халкының бу ихтыяҗын күрдек. Без инде Рафаэль белән күптәнге дуслар. Ул оста пешекче. Менә шулай уйладык та әле – ул җитәкләгән "Идел" ресторанын яңартырга булдык. Беренчедән, метро янында булсын дидек. Халыкка эзләп йөрерлек булмасын. Менә Кожуховская метросы янында беренче каттагы бу бина бик ошады. Без аны сатып алдык. Ул безнең шәхси карамакта хәзер.
​Без кредитка берни дә алмадык. Безнең төзелеш ширкәтебез бар иде. Шуның бер өлешен саттык. Гомумән, без кризис башланган вакытларда үзебезнең эшчәнлекне бераз үзгәртәбез. Аның файдасы күбрәк була. Ә менә бу ресторанны торгызып, без акча артыннан кумыйбыз. Биредә бары тик хәләл ризыклар гына. Монда исерткеч эчемлекләр кермәгән.
Без Алланың бәрәкәте булыр дип эшлибез, шуңа ышанабыз. Безне тикшерделәр инде. Монда эчү дә юк, үзе шәрыкъчә бизәлгән, ләкин кальян да юк, кем бирә микән боларга акча дип тә әйткәннәр. Ләкин күпме генә тикшерсәләр дә, бездә канунга ярамаган бернинди нәрсәләр юклыкка ышандылар кебек. Чынлап та шулай.
– Бизәлешләре бик матур. Җиһазлар кайдан кайтарттыгыз?
Ресторанның зур залыРесторанның зур залы
– Бизәлешләрне махсус дизайнерлардан эшләттек. Җиһазлар Төркиядән кайтарылды. Хәтта савыт-сабалар да Төркиянең Күтаһия шәһәреннән. Үзебез Грузия аша машиналар белән барып алып кайттык. Ходай саклады, шушы хәлләргә кадәр алып кайтып өлгердек. Тагы бер атнага гына соңа калсак та, бу эшләр барып чыкмас иде. Яктырткыч лампалар, люстраларны Испаниядән кайтарттык.
– Сезнең биредә ничә зал бар һәм күпме кеше сыйдыра аласыз?
– Әлегә ике зал эшли. Берсенә 100 кеше, икенчесенә 38 кеше сыя. Болары инде чаралар, ашлар үткәрү өчен махсус заллар. Әле тагы бер залда ремонт бара. Анысы урамнан ук икенче ишектән керә торган булачак. Анысы “Чәй, бар” кафесы булачак. Тиз тукландыра торган ашханә инде. Анда барлык татар халык ашларын да тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Өчпочмак-пәрәмәчтән башлап, коймагы да, бәлеше дә, өлеше дә булачак.
Чәй пешерү җайланмасыЧәй пешерү җайланмасы
– Чәй пешерә торган җайланмагыз бик матур икән...
– Анысы да Төркиядән кайтарылды. Чәйнекләре дә Төркиядән. Бик уңайлы. Андый чәйнекләрдә чәй бик тәмле пешә икән. Өйләребезгә дә шундыйларны алып кайттык.
– Ашларны кунакларга кемнәр тәкъдим итәчәк?
– Бездә кызлар да эшли, егетләр дә. Кыргыз егетләрен алдык эшкә. Алар тыңлаучан, эшләрен җиренә җиткереп эшлиләр. Төп пешекчебез Рафаэль белән без балачактан таныш, дус. Мәскәүләр Рафаэльның ашларын бик яхшы белә. Ресторанга килгән кунакларның аралашып, сөйләшеп утырырга вакытлары күбрәк булсын өчен без “Идел”дә мәҗлесләрне көненә ике тапкыр гына уздырырга карар кылдык.

татар дөньясы Мөселманнарны газаплау турында язучы блогер Илмир Имаевка колониядә инфаркт булган

татар дөньясы

Мөселманнарны газаплау турында язучы блогер Илмир Имаевка колониядә инфаркт булган

Чиркәү яндыруда гаепләнеп кулга алынган мөселманнарның полиция вәкилләре тарафыннан җәзалануы турындагы мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә ирештергән блогер Илмир Имаевка колониядә инфаркт булган. Имаевны чиркәү яндыручы дип иң кырыс бүлеккә утыртканнар.
Илмир Имаевка хөкем карары чыгарылды. 18 декабрь 2014 ел

ландыш харрасова

Татарстанда 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгәнблогер Илмир Имаевка Барнаулның Калманский районы икенче санлы колония-утырмасында инфаркт булганы турында Азатлыкка аның хатыны Равилә ханым сөйләде. Имаевка хөкем карары чыгарылганнан соң, аны Барнаулга җибәргән булганнар.
“Ул хәзер Калманский районы хастаханәсендә ята. Ике атна элек табиб шалтыратып аның хастаханәгә эләгүен һәм полис кирәк булуын әйтте. Инфаркт турында шуннан гына белдек. Мин табиб белән сөйләштем. Ул бик зур инфаркт диде. Хәзер аңа шунтирование ясау мәсьәләсе тора, әмма колония-утырма җитәкчелеге әлегә шунтирование ясатудан баш тарта икән, чөнки аның өчен Илмирны Барнаул шәһәре хастаханәсенә илтәргә кирәк ди.
Мин табибтан телефон сорап Илмир белән сөйләштем, ул нерваланмадым, кыйнамадылар, юктан гына начар булды да, ашыгыч ярдәм машинасы алып китүен әйтте. Өч-дүрт көн реанимациядә яткан. Хәзер инде терапия бүлегенә күчергәннәр”, диде Равилә Имаева.
Аның әйтүенчә, ул колониядә иң кырыс беренче бүлеккә билгеләнгән, чөнки аны моннан җибәргәндә чиркәүләр яндыручы, качуга хирыс, аралашу өчен зарарлы дигән белешмәлек белән озатканнар.
“Беренче бүлеккә нигездә колониядә тәртип бозганнарны утырталар икән, шуннан туп-туры штраф изоляторына (ШИЗО) җибәрәләр. Ә моны алдан ук инде беренче отрядка билгеләгәннәр. Ул анда бердәнбер мөселман. Намаз укыган өчен ул да ШИЗОга эләккән. Шуңа да карамастан, намаз укуын дәвам итә. Илмир бит ул оптимист, ШИЗОда да утырырга була, берни түгел, ди. Бары аралашырга кеше булмаудан гына зарлана”, диде Имаева.
Колониянең үз дуңгыз фермасы булуы сәбәпле, күп ризыкны чучкадан әзерлиләр икән. Шуңа ул бары ипи һәм ботка пешергәндә ботка ашавын гына әйтә.
“Мин Барнаулда аны утыртканнан соң өч көн булдым. Ашамлыклар илттем. Әмма ерак юл, шуңа даими йөреп булмый. Посылкалар җибәрергә тырышабыз.
“Ул аралашу җитмәүгә зарлана. Колониягә китерелгәннән соң, җитәкчелектән Барнаул мәчетенә шалтыратып имаммы яки берәр мөселман рухание килүен үтенгән. Китаплар сорамакчы, ислам турында сөйләшеп утырырга теләгән, чөнки аның бөтен дини китапларын, календарьларын тартып алганнар. Ул анда бердәнбер мөселман.
Колония җитәкчелеге мәчеттән имам сорап мөрәҗәгать җибәрүләрен әйткән. Җәй көнне имам ялда дигән җавап булган, шуннан соң килүче булмаган. Православ атакайлары килә дип әйтте. Мәчеттән килмәүләренә үпкәли”, ди Равилә ханым.
Азатлык радиосы Барнаул мәчете имам-хатыйбы Фәһим Әхмәтгалиевка шалтыратып, колониядән мөрәҗәгать булу-булмау белән кызыксынды.
“Бәлкем мөрәҗәгать булгандыр. Җәй көнне мин Татарстан, Башкортстан якларында йөреп килдем. Шуңа бу мөрәҗәгать миңа килеп җитмәгән булырга да мөмкин. Гаеп миндә дә була ала”, дип Илмир Имаевның кайсы колониядә утыруы турындагы мәгълүматны язып алды.
Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкиле булуда шикләнелгән 63 яшьлек блогер Илмир Имаев 2014 елның 18 декабрендә 3,5 елга хөкем ителде. Полициядә мөселман егетләрнең җәзалануын интернетта фаш иткән Имаев көч структаралары һәм ил җитәкчелеге эшчәнлеген тәнкыйтьләгән язмалар бастыруда гаепләнде.
Билгеле булганча, инде олы яшьтәге Имаев төрле янаулар, кисәтүләрбулуга карамастан сак астына алынуга кадәр Чистайда чиркәү яндыруда шикләнелүче мөселманнарны яклап Вконтакте челтәре битендә яңалыклар урнаштырып барды. Әлеге егетләрне газаплау нәтиҗәсендә, көч структураларның үзләренә кирәгенә ирешүен курыкмыйча сөйләде. Үзенә генә түгел, хәтта кызына да басым булуына карамастан, бу эшен туктатмады. Адвокатлар белән элемтәдә торды.

Главный муфтий России передаст свой пост главному муфтию Татарстана

https://news.mail.ru/society/24367088/?frommail=1

Главный муфтий России передаст свой пост главному муфтию Татарстана

Талгат Таджуддин, являющийся верховным муфтием РФ, заявил о передаче своего поста главному муфтию республики Татарстан Камилю Самигуллину, об этом стало известно в ходе торжественных мероприятий в Болгаре, посвященных дню рождения пророка Мухаммада.


Главный муфтий РФ заявил, что ежедневно ему приходится совершать так много дел, что даже не остается времени на отдых и принятие пищи.
 — Я уже восьмой год на пенсии. 35 лет служу на этой должности. Сейчас идет взаимопроникновение структур: Совета муфтиев России, Центрального духовного управления мусульман России и Духовного управления мусульман Республики Татарстан. У нас корень один — в Булгаре. Поэтому мы его (Камиля Самигуллина прим. авт.) попросили исполнять обязанности и назначили верховным муфтием всех мусульман России, — сказал Таджуддин.
Официальное утверждение Самигуллина в этой должности произойдет 4 мая 2016 года во время съезда ЦДУМ России.

Весь парламент Татарстана раскритиковал обязательное обучение только на русском языке

https://slon.ru/posts/61713
Весь парламент Татарстана раскритиковал обязательное обучение только на русском языке


 Весь парламент Татарстана раскритиковал обязательное обучение только на русском языке 19:53 4 503 просмотра Депутаты Госсовета Татарстана единогласно проголосовали за отправку обращения спикеру Госдумы Сергею Нарышкину с критикой проекта Концепции преподавания русского языка и литературы, передает «Интерфакс». Как отметили парламентарии, проект предполагает «введение единой государственной системы обязательного обучения основным предметам только на русском языке на всех этапах образования в сочетании с изучением родных языков и литератур лишь в качестве отдельных дисциплин». «Получение образования только на одном языке в многонациональной Российской Федерации нарушит конституционный принцип равноправия народов», – говорится в обращении к Нарышкину. Разработкой концепции занимается рабочая группа при председателе нижней палаты парламента России. В составе группа есть подгруппа «по проблемам преподавания русского языка в условиях ограниченной и иноязычной языковой среды», созданная по инициативе Нарышкина. Обращение депутатов Татарстана принято 23 декабря, в день окончания осенней сессии Госдумы.