ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

среда, 21 октября 2015 г.

Под видом боевиков ИГ опять задержаны члены Хизб ут-Тахрир

http://golosislama.com/news.php?id=28086

Под видом боевиков ИГ опять задержаны члены Хизб ут-Тахрир


Под видом боевиков ИГ опять задержаны члены Хизб ут-Тахрир

(На фото - пародия на съемки ролика ИГИЛ как символ медийного пугала, используемого для борьбы с Исламом)

Компания устрашения силовиками российского населения с целью обоснования траты миллиардов бюджетных средств на ненужную простым россиянам войну в Сирии продолжается. В прошлый раз, напомним, силовиками была устроена комедия с "предотвращением теракта", который планировали устроить то ли сирийцы, то ли кавказцы, то ли сторонники ИГИЛ, то ли члены Хизб ут-Тахрир, то ли сотрудник российского ГРУ.
На этот раз ФСБ Москвы и Московской области при поддержке спецподразделения «Зубр» МВД РФ задержали 20 якобы членов ИГИЛ (запрещено в России как террористическая организация). При этом официально (!) объявлено, что 14 из них являются членами Хизб ут-Тахрир (тоже запрещена в России как террористическая организация). 
Надо признать, что уровень сценаристов этих кампаний в России остается неизменным на протяжении многих лет, то есть, предельно низким. Ведь о том, что "Хизб ут-Тахрир" является противником ИГИЛ, и более того, несколько раз его члены были убиты ими в Ираке и Сирии, уже пишут не только мусульмане и не только вступающиеся за них правозащитники, но такие исламофобы как "Спутник и Погром", которые откровенно издеваются над тем, как российские силовики стряпают подобные дела.
И на всем этим можно было бы и дальше от души смеяться, если бы не одно но - переломанные судьбы реальных людей, попавших под маховик этой репрессивно-пропагандистской машины, выбирающей себе жертв не из реальных террористов, а из тех неблагонадежных мусульман, кто уже давно был намечен на эту роль. 
Автор

Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесендә Барда кызы җиңде


http://www.azatliq.org/content/article/27310665.html

татар дөньясы

Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесендә Барда кызы җиңде

16 октябрь Чиләбедә үткән Русиякүләм "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финалында җиңүче таҗын Пермь өлкәсе Барда районнынан Алинә Аптукова киде. Ул Русиянең иң матур, иң уңган татар кызы дип бәяләнде.
16 октябрьдә Чиләбенең җиде мең кеше сыйдырышлы "Трактор" боз аренасы матурлык һәм сәләт бәйгесенә бирелде. Финал тамашасы бик купшы итеп оештырылган иде. Анда катнашу өчен Татарстанның җыр һәм бию ансамбле, Русиянең "Голос" тамашасы йолдызлары, Татарстан артистлары килде. Тамашачылар арасында ул көнне Чиләбегә рәсми сәфәргә килгән Татарстан премьер-министры Илдар Халиков та булды
Дөнья татар конгрессы, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм башка оешмалардан да бәйгегә вәкилләр килде.
Без, без, идек, без 12 кыз идек
Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" тамашасыннан бер күренеш
Русия төбәкләре бәйгеләрендә җиңеп чыккан кызлар арасыннан финал алдыннан булган өстәмә яршыларда Татарстан, Башкортстаннан, Чиләбе, Түбән Новгород, Удмуртия, Төмән, Кемерово, Томски өлкәләреннән 12 кыз сайлап алынган иде.
Алар профессиональ артистлар белән бер сәхнәдә биеде, җырлады һәм башка саләтләрен күрсәтте, реклама йөзеннән милли итеп тегелгән заманча кием күрсәтте.
Ә аңарчы ярым финалга чыккан кызлар Чиләбедә һәм Казанда сынаулар да үтте. Мәсәлән, Чиләбе Сабантуенда чибәрләр бию, сәхнә осталыгы һәм чигүдән тыш, тракторлар да йөртеп карады. 
Бәйгедә катнашучы Алия ӘпсәләмоваБәйгедә катнашучы Алия Әпсәләмова
Шулай ук кызлар тел, тарих һәм әдәбиятне белү ягыннан да ярышты. Казанда булганда үз төбәкләрендә җиңгән Төмән, Түбән Новгород, Уфа, Йошкар Ола һәм башка яклардан чакырылган татар кызлары милли аш-су әзерләүдә осталыкларын, Болгарга барып чигү, тегү һәм башка күл эшләрен күрсәтте.
Шулай итеп бәйгенең бөтен ярышларында иң күп балны Пермь өлкәсеннән Алинә Аптукова җыйды.  Оштыручылар сүзләренчә, Барда районы вәкиле баллар саны белән Чиләбедәге төбәк бәйгесендә җиңгән Юлия Юртеева һәм Алия Әпсәләмовадан аз гына алгарак киткән.  
Барда кызының җиңүе очраклы түгел
Алинә Аптукова бөтен яктан уңган кыз булып чыкты. Ул йөзе белән матур булудан тыш, профессионал дәрәҗәдә җырлый, милли аш-суга да, тегү-чигүгә дә оста. Ул гомерен музыкага багышлаган,  Барда районында музыка мәктәбендә укытучы булып эшли, Казан федераль университетында читтән торып музыка белгечлеге ала. 
Җиңүче 400 мең сумлык асыл ташлар белән бизәлгән таҗ һәм "Lada" машинасы белән бүләкләнде.  Ул 2016 елга кадәр күп чараларда "Татар кызы" бәйгесен вәкиллек итәргә тиеш була.  
Алинә өчен залда аның әти-әнисе, туганнары, дуслары җан атты. Иң булган татар кызлары бәйгесендә "Перм өлкәсе, Барда районы кызының җиңүе очраклы түгел", дип язылган оештыручыларның рәсми хатында. Алинә гаиләсендә дә милли мохит тудырылган, Барда районында да татар, башкортлар гөреф-гадәтләрен бик каты саклап яши. 
Финалга чыккан һәр кызга иганәчеләр һәм оештыручылардан берәр исем бирелде.
Чиләбе кызы Алия Әпсәләмова бүләген ала
Чиләбе кызы Алия Әпсәләмова бүләген ала
Чиләбе кызы Алия Әпсәләмова  "Иң нурлы йөзле кыз", Төмәннән Анжела Абдрәшитова  "Иң камил кыз", Кемерово өлкәсеннән Алсу Алтынбаева "Иң тырыш кыз",  ә җиңүче Алинә Аптукова  тагын "Иң гүзәл кыз" итеп тә танылды.  
Иҗаудан Алисә Әхмәтҗановага  "Сандугач телле кыз", Мари республикасыннан Ралина Галимяновага "Иң назлы кыз", Томскидан Зарина Идрисовага "Иң серле кыз", Татарстаннан Миләүшә Морзахановага "Иң нәзәкатьле кыз", Ульяннан Ләйсән Усмановага "Иң илһамлы кыз", Уфадан Альбина Хамматовага "Иң сөйкемле кыз", Челәбенең Чибәркүл районыннан Юлия Юртеевага "Иң нәфис кыз" , Түбән Новгородтан Тәнзилә Смелова "Иң уңган кыз"  дигән исемнәр бирелде.
 
Миләүшә Морзаханова
Миләүшә Морзаханова
Ә бәйгенең рәсми сайтында барган тавыш бирүдә Татарстаннан Миләүшә Морзаханова җиңде. Аның өчен 3452 тавыш бирелгән иде.
 "Татар кызы" бәйгесе зур итеп Чиләбенең үзендә берничә ел рәттән үткәрелеп килә. Быел Чиләбеләр үз бәйгеләрен ул беренче тапкыр Бөтенрусия дәрәҗәсенә күтәрә алды.
Узган ел 7 декабрьдә Мәскәүдә Русия күләмендә дип игълан ителгән "Татар кызы-2014" бәйгесенә йомгак ясалган иде. Башкортстаннан Алинә Гыйззәтуллина 20 кыз арасыннан бу бәйгедә җиңеп чыкты.

Казанда төрки халыклар өчен газет чыга башлады. Урыс телендә

http://www.azatliq.org/content/article/27310265.html

татар дөньясы

Казанда төрки халыклар өчен газет чыга башлады. Урыс телендә

Казанда урыс телендә "Төрки караш" ("Тюркский взгляд") дип аталган газет чыкты. Ул төрки халыкларны берләштерүче басма буларак уйланылган.
Наил Нәбиуллин (с) һәм журналист Рафыйк Кәримулла

Казанда "Тюркский взгляд" ("Төрки караш") дигән газет чыга башлады. Аны "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин чыгара. Беренче саны Хәтер көненә багышланган. Нәбиуллин белән шул басма хакында сөйләштек
–  Наил, газетаны ник андый исем белән атарга булдың?
– Русиядә бүгенге көнгә төрки халыклар өчен бердәм мәгълүмати мохит тудырырлык газет булмады. Ул бушлыкны тутырыр өчен Русиядә төрки халыклар турында сөйләүче, аңлатучы матбугат чарасы булдырырга карар кылдык. Татарның үз хәле болай да җиңел түгел, әмма Русиядәге башка милләтләрнеке тагын да аянычрак. Без аларга бер маяк кебек булырга тиешбез. Аларда белем арттырып булса да ярдәм күрсәтергә тиешбез.
Русиядә башкортлар, алтайлар, ногайлар, кумыклар, якутлар һәм башка бик күп төрки халыклар яши, моннан тыш әле БДБ илләреннән казакълар, кыргызлар, гагаузлар һәм башкалар бар. Аларның барысы да урыс телен аңлый, шуңа газетны урыс телендә чыгардык. Әлбәттә басмада татар теленә дә урын биреләчәк.
"Тюркский взгляд"ның беренче саны "Хәтер көне"нә багышлап 12 сәхифәдә биш мең данәдә чыкты. Теркәлүен инде күптән узган иде. Ул русиякүләм басма буларак Мәскәүдә теркәлде.
–  Интернет заманында, басма газетаны укучы булыр микән?
– Әйе, миңа да интернет заманында басма газет нәрсәгә кирәк дигән сүзләр әйтүче булды. Әлбәттә, бүген социаль челтәрләр үсеш алды. Икенче яктан уйлап карасаң, интернет уен-көлке, күңел ачу чарасына әйләнеп бара. Интернеттан кирәкле җитди мәгълүматны табуы авыр. Мәгълүмати чүплектән тиешле мәгълүматны кешегә җиткерү мөһим. Безнең максат - газетаны төрле милләт халыкларына кулларына тапшыру.
– Димәк, газетны интернетта укып булмаячакмы?
– Газетның Facebook сәхифәсе дә булдырылыр, интернет сайтын да ясау планы юк түгел. Ләкин бу эшләр тора-бара эшләнәчәк.
– Газетны укучыларга җиткерү нинди тәртиптә башкарылачак?
– Төрки дөнья белән элемтәбез бар. Милли оешмаларны да беләбез. Алар аркылы эшләячәкбез.
Аннары газетның иҗтимагый-фәнни шурасы төзелде. Аның җитәкчесе галим Рафаил Мөхәмәтдинов. Шурага 7-8 кеше керде. Анда тарихчы Искәндәр Гыйләҗев, Истанбулдан Надир Дәүләт, Мәскәүдән Әгъдәс Борһанов һәм башкалар бар. Алар да газетны таратуга өлеш кертер дип уйлыйм.
– Газетның беренче санында күбрәк фәнни язмалар урын алган. Мондый язмалар белән укучыларны җәлеп итү кыен булмасмы?
–  Газет күпьяклы булырга тиеш. Кызыксындыру уятырлык "җиңелчә” язмалар да булачак. Беренче санда "Төрки автомобиль" дигән бер мәкалә урын алды. Ягъни, фәннни мәкаләләр генә түгел, күңел ача торган язмалар да булачак.
Шулай ук беренче санда урын алган “тюркский полиглот” дигән сәхифәдә төрки телләрне өйрәнү мөмкинлеге каралган. Ягъни, бер сүзне бөтен төрки телләрдә язып чыгабыз. Беренче санда шундый алты сүз бирелде. Газет бер белем бирү остаханәсенә дә әйләнәчәк.
– Басма нинди даимилек белән чыгачак?
–  Матди яктан булдыра алсак, айга бер чыгачак. Беренче саны 5 мең данә белән чыкты, киләчәктә аны арттыру уйлары бар.
– Киләчәктә газетка яздыру каралмыймы?
– Булыр дип уйлыйбыз, әмма моның өчен дә шактый чыгымнар да кирәк. Әлегә андый мөмкинлекләр юк.

Казанда татар телендәге фәннең үсешенә киртәләр турында сөйләшәчәкләр


http://www.azatliq.org/content/article/27314541.html

Казанда татар телендәге фәннең үсешенә киртәләр турында сөйләшәчәкләр

21 октябрь Казанда "Татар телендәге фәннең үсешендәге киртәләр нинди?" дигән темага түгәрәк өстәл оештырыла

Казанда татарча фәнни терминология төзү проблемалары, гыйльми проектларның эш үзенчәлекләре турында фикер алышу оештырыла, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте. Форум һәм "Гыйлем" проектының уртак очрашуы 21 октябрь Бөтендөнья татар конргессы бинасында узачак. Чарада югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм галимнәр, шулай ук "Гыйлем" проектының волонтерлары катнашачак. Очрашуның темасы "Татар телендәге фәннең үсешендәге киртәләр нинди?"
Моннан тыш, түгәрәк өстәлдә татар телендә эшли торган фәнни-популяр проектларның берсе Гыйлем.про сайтының эшчәнлеге дә яктыртылачак. Аны Актаныш татар гимназиясе мөгаллимнәре һәм укучылары алып бара, гимназиянең тәрбиячесе Ленар Хөсәенов һәм укучысы Айдар Шәйхи башлап җибәргән. Махсус сайтта алар татар телендә фәнни-популяр формада математика, психология, биология, тарих, техника, сәнгать, астрономия һәм башка өлкәләргә караган яңалыклар, кызыклы хәбәрләр, инфорграфикалар, видео- һәм аудио-язмалар урнаштырып баралар

Төркиядә Идел-Урал төркиләренә багышланган җыен узды


http://www.azatliq.org/content/article/27314866.html

Төркиядә Идел-Урал төркиләренә багышланган җыен узды

Төркиянең Европа өлешендәге Кыркларели Университетында 16-17 октябрьдә “Милләтләр очрашкан нокта: Идел-Урал халыкара фәнни очрашуы” исемле конференция узды.
Конференциядә катнашучылар

Казан, Уфа яки Чабаксарда татар, башкорт һәм чуаш халкын уртак рәвештә тикшергән бер фәнни очрашу булуын хыял да итеп булмас. Әмма Төркиянең Европа өлешендәге Кыркларели Университетында 16-17 октябрьдә “Милләтләр очрашкан нокта: Идел-Урал халыкара фәнни очрашуы"ның икенчесе уздырылды.
Мәгълүм, Казанда кем дә кызыксынмаган, беткәннән соң гына игълан ителгән имеш фәнни җыелышлар үткәрелә. Ләкин шундый зур күләмдә фәнни очрашулар инде ничә дистә еллардыр ясалмый. Академиядә дә юк, университетларда да юк. Чөнки аларның җитәкчеләренә, күрәсең, эшләмәгән өчен түлиләр.
Ярар, безнең Идел-Урал халыкара очрашуына кире кайтсак, шуларны әйтергә мөмкин. Доцент Бүлент Байрам үткән елдагы җыелышларның материалларын инде күптән басып чыгарган иде. Бу юлы да, аңлашылганча, чыгышларның күпчелеге татарлар турында булды. Тулаем 33 чыгышның 21е татарлар, 8-9ы чуашлар, 3е башкортлар һәм икесе православие миссионерлары турында булды.
Чуашстаннан Ирина Софронова белән Елена Чекушкина катнашты. Татарстан белән Башкортостаннан бер генә кеше дә бу җыелышка махсус килмәде, яки килә алмады. Сәер кебек тойыла. Шулай да, Төркиядә укучы доктор яки академикларга мине дә кушсак, Ильяс Мифтахов, профессор Рәмилә Яруллина, доктор Гүзәл Туймова, доктор Чулпан Зарипова, очраклы рәвештә Төркиядә булган, Чаллыдан килгән доктор Радик Галиуллинны санаганда алты татар бар иде. Шулай ук докторлар арасында бер ногай Саидали Кудайнетов белән бер башкорт егете Рифат Суйургулов та Анкара университетының Ислам факультетыннан килгәннәр иде.
“Милләтләр очрашкан нокта: Идел-Урал халыкара фәнни очрашуының” икенче очрашуы моны оештырган Агымдагы төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы җитәкчесе доцент Бүләт Байрамның кыса чыгышы артыннан Кыркларели университеты ректоры профессор Мостафа Айкачның тәбрикләү һәм бу эшнең нинди мөһим булуына басым ясаган чыгышы белән башланды.
Аннан соң төп чыгышны мин “Русиядәге төрки телләрнең һәм халыкларның киләчәге” исеме белән ясадым. Шушы чыгышта кыскача болар әйтелде: Русия федерациясендә 142 миллионлап кешенең һәммәсе русча белә дип фараз ителә, җиде миллион исә инглиз телен белә, татарчаны белүчеләр биш миллионны бераз аша дигән статистикалар булуы турында языла. 2010 елгы җан исәбен алуга күрә, азчылыклар 20% һәм шуларның 12 миллионнан бераз артыгын төрки халыклар тәшкил итә. Ләкин шулар арасында саннары 38 дип билгеләнгән төрки халыклардан татар, башкорт һәм чуашлардан калганнарының саны бер миллионнан артмый. 400 мең тирәсендә булганнар исә якут, азәрбайҗан, казакъ һәм кумыклар. Саннары аз булганнарның телләре куркыныч астында.
Моңа өстәмә буларак, руслар Алабуга татар ногай, Әстерхан (ногай карагаш), Бараба татар, боҗнурд, урум кебек төгәл ничә кеше сөйләшкәне беленмәгән телләрне һәм керәшен, себер татары, мишәр кебек этник төркемнәрне халык исәбен алу белешмәләренә керттеләр. Нәтиҗәдә 7 кеше Әстерхан татары, 786 кеше мишәр, бер кеше исә үзен урум дип яздырган.
Асылда руслар бүлмәсә дә, хәтта башкорт, чуаш, кумык, якутча кебек телләр куркыныч астына. Долган, карагас, хакас, шор, алтай, чулым һәм тофа телләре бер-ике елдан юк булачак.
Табигый, бу телләрнең юк булуында Мәскәү сәясәтчеләре зур роль уйный. Мисал өчен, быел мәгариф министры Димитрий Ливановның 5нче сыйныфтан башлап ике чит тел өйрәтеләчәк дигән белдерүе бигрәктә рус булмаган халыкларга зур орым булды. Чөнки нәтиҗәдә туган телне өйрәтеп булмаячак. Шушы чыгыш тыңлаучыларның күңелен ачмаса да, залдагылар тарафыннан алкышланды.
16 октябрьдә иртәнге утырышта татарларны кызыксындырган чыгышлар 1917 елга кадәр басылган тәэсирле татар матбугаты, "Шура" журналы, "Әхбар" газеты белән көлке журналы "Карчыга"га багышланган иде.
Аспирант Йолдыруымның кытай чыганакларында татар сүзенең төрле рәвешләрдә кулланылуы турында әйтүе, бу сүзне ачып салуы да татар исеме тирәсендә барган дискуссияләргә яңа бер караш буларак бәяләнде.
Төштән соң исә “Сызгыра торган уклар” романының татар теленә өстәгән яңа сүзләре турындагы чыгышы белән доктор Әхмәт Туран Түрк дикъкатьне җәлеп итте. Асылда, яшь төрек академикларының татарча, башкортча яки чуашчаны шул дәрәҗәдә яхшы өйрәнеп бу телләр турында анализлар ясардай дәрәҗәгә килүләре бу халыклар өчен шатланырлык хәл булырга тиеш. Иң кимендә, бу халыклар үзләре туган телләрен онытсалар да, белүче төрекләр булачак дигән сүз.
Фәнни җыелышның икенче көнге утырышларында исә профессор Ибраһим Марашның “Төрек-татар аңының уртага чыгуында байларның роле”, профессор Рәмилә Яруллинаның “Агымдагы татар әдәбиятында милли идея”, доцент Исмагыйль Түркоглуның “ 1908-нче елларда Истанбулдагы татар провокаторлары”, Казандагы Йоныс Әмрә фонды җитәкчесе Иһсан Демирташның “Русия федерациясендә ислам политикасы”, доктор Гүзәл Туймованың “Татарларның халык исламында музыка мәдәнияте һәм аң” , доктор Чулпан Зарипованың “Татар һәм русларда өйләнешү белән бәйле юраулар” исемле чыгышлары булды.
Бу шәхесләрнең, татарының да төрегенең дә татарча белүе үзенә күрә кызыклы бер үзенчәлек булды. Чөнки Казанда мондый җыелышларда татар академиклары тик урысча гына чыгыш ясыйлар. Татарча белгәне дә татарча ясарга тартына. Төркиягә килгәндә дә, тыңлаучылар арасыннан “без татарча беләбез, татарча чыгыш ясагыз” дип үтенүчеләр булса да, берсе дә татарча сөйләми.
Фәнни утырышлар тәмамлангач татарлар үзара утырып сәгатьләр буе татарча сөйләштеләр. Чөнки аларның берсе Чаллыдан, берсе Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Адыяманнан, берсе төньяк-көнчыгыштагы Карстан, берсе Анкарадан, икесе Истанбулдан, икесе Бурсадан килгәннәр һәм тансык туган телдә инде кайчаннан бирле гапләшмәгәннәр.
Бу фәнни очрашу бер үк вакытта Идел-Урал төбәге белән никадәр кызыксыну булуын да күрсәтте. Мәскәү ни хәтле тырышса да, биредәге халыкларны оныттыра алмаячак дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.
Берничә айдан шушы чыгышлар басылып чыгачак. Доцент Бүлент Байрам киләсе елга хәтле дип кунаклар белән саубуллашты. Бу арада “Идел-Урал тикшеренүләре” исемле, елына ике мәртәбә чыгачак электрон журналның 2016 елда тәкъдим ителәчәген дә белдерде ул. Инде безгә боларны башкарганнарга рәхмәт әйтәсе генә кала.
Надир Дәүләт
тарихчы галим

Парламент Латвии отклонил предложение о запрете ношения хиджабов


Парламент Латвии отклонил предложение о запрете ношения хиджабов




Сейм (парламент) Латвии отклонил предложение Объединения регионов о запрете ношения хиджабов в публичных местах.
Накануне парламентского обсуждения этой идеи, депутат Объединения регионов Мартиньш Бондарс сказал, что в Латвии следует запретить религиозное ношение платков на лицах как чуждую и отталкивающую для нашей страны практику.

Согласно предложенной Объединением регионов на рассмотрение в парламент инициативе, за нарушение запрета на ношение хиджабов должен был полагаться штраф.
Как ранее сообщал BaltNews.lv, президент Латвии Раймонд Вейонис лично поддерживает введение запрета на ношение паранджи в ЛР — в первую очередь, из-за соображений безопасности.
Источникansar.ru