ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

пятница, 11 сентября 2015 г.

НДП Ватан Об очередном запрете исламской книги - Мольба к Богу, ее значение в Исламе

НДП Ватан Об  очередном запрете исламской книги -  Мольба к Богу, ее значение в Исламе

12 августа 2015 года судьей Южно-Сахалинского городского суда Перченко Н.Л. признан экстремистским материалом очередной исламский богословский труд "Мольба (дуа) к Богу: ее значение и место в Исламе".Запреты исламских книг стали печальной традицией. В данной книге были написаны аяты из Корана, которые так же попали под запрет. ФЗ на основании которого суды запрещают в том числе и исламскую литературу, по своей сути противоречит Конституции РФ, так как создаёт условия для цензуры. А цензура  запрещена Конституцией РФ. Непонятно мотивы данных запретов исламских книг, что это желание сделать карьеру отдельных личностей или целенаправленная политика государства, которая через местные суда запрещают исламские книги. Напрашивается вывод, что все вместе. Антиисламская истерия, которая немного спала в последнее время, дает повод отдельными личностям на фоне антиисламской истерии развернутой в государственных СМИ, говоря «правильные» слова и совершая «нужные» действия делать себе карьеру. Мы еще раз говорим о необходимости отмены ФЗ о противодействию эктримистской деятельности как противоречащий Конституции РФ и ставший средством борьбы с инакомыслием.  Власть может прекратить эту печальную практику, но видимо не хочет.
Мы считаем запрет исламской и другой литературы анти конституционным, нарушающим права человека на свободу слова, мысли и информации.  Необходимо отменить данный ФЗ и снять все запреты на книги.

ЦКС НДП Ватан ndp.vatan@gmail.com  askerbey@gmail.com  11сентября 2015г г Москва

татарстан Президент сайлавы Татарстанда бар республиканы саклап калуга тиңләнә

http://www.azatliq.org/content/article/27237112.html

татарстан

Президент сайлавы Татарстанда бар республиканы саклап калуга тиңләнә

Якшәмбедә узачак президент сайлавын Татарстанда республиканың үзен, президент институтын саклау өчен дә тавыш бирү буларак күрәләр, үзенә күрә бер халык референдумы дип атыйлар. Азатлык аралашкан белгечләр сайлаудан соң федераль үзәкнең Татарстанга карата мөнәсәбәте үзгәрергә мөмкин, ди.


13 сентябрьдә Татарстан халкы президентны сайлый. Торган саен ешрак анда "бу гади сайлау түгел, аны референдум буларак кабул итәргә кирәк" дигән мәгънәдәге сүзләр ычкына.
Рөстәм Миңнеханов та, аның тирәсендәге җитәкчелек тә президент атамасы өчен көрәшәчәкбез дип ачыктан-ачык әйтергә шүрли, Мәскәү андый белдерүләргә хәзер бик сизгер, әмма казандагылар барыбер бирешми – турыдан-туры булмаса да ишарәләр ясала. Август башында Казан шәһәре активистлары белән очрашканда Миңнеханов: "Киләчәк сайлау – ул үзенә күрә Татарстанның үсеше курсына халыкның ышаныч белдерү референдумы. Соңгы биш елда республика сыйфат ягынннан үсте, Русиядәге башка төбәкләр арасында шактый күп күрсәткечләр нигезендә без алгы сафта. Татарстан башкаласына дөньякүләм дәрәҗәдәге чараларны уздыруны ышанып тапшыралар. 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты булса, 2019 елда – WorldSkills. Мондый нәтиҗәләргә ирешү көчле команданың бергәләп оешып эшләвенә бәйле, без дөньякүләм дәрәҗәдәге эшләрне башкара алабыз", дип белдергән иде.
Татарстанның абруе зур, тик Мәскәү ягыннан басым моңа карамый дәвам итә, анда татарларны авызлыклау теләге зур һәм ул аны даими күрсәтеп тора. Күптән түгел юк кына җирдән “Молодая гвардия” белән чыккан гауга да моны тагын бер тапкыр  ачып салды.
Республика белән федераль үзәк арасында президент иниститутына бәйле тарткалашулар да, республиканы гади бер губерниягә калдыру турында сүзләр дә күптән бара. Шуңа да бу сайлауда халыкның тавыш бирүе аның Татарстанны президентлы республика буларак хуплавын аңлата да. Бу уңайдан тавыш бирергә килүчеләрнең проценты да мөһим.
Әлегә Мәскәү бер елга булса да Татарстанга президентлы буларак яшәргә мөмкинлек бирде. 2015 ел башына Русиядә бер генә президент – Русия президенты  – булырга тиешле дигән канунны махсус бер елга кичектерде. Бу да үзенә күрә Татарстанга карата үзгә мөнәсәбәт турында сөйли. Шулай да болар барысы да сабый бала белән уйнаган кебек килеп чыкмасмы, уенчык бирерләр дә аннары тартып алмаслармы? Күпмерәк процент булыр, сайлау нәтиҗәләрен Мәскәү исәпкә алырмы? Бу турыда без сәясәт белгечләреннән, депутатлардан сораштырдык.
"Көрәшне күрсәтергә кирәк, ә безнекеләр посып утыра"
Рафаил Хәкимов сайлауга, һичшиксез, барам, бер тавышка булса да Рөстәм Миңнеханов исәбендә булсын, ди ул. Галим сайлауда катнашу, тавыш бирү барыбыз өчен дә әһәмиятле, дигән фикердә.
Рафаил ХәкимовРафаил Хәкимов
“Беренчедән, бу – ирекле сайлау, Татарстанга президентны билгеләмиләр, ә ул халык тарафыннан сайлана. Икенчедән, без башлыкны да, губернаторны да сайламыйбыз, ә республика президенты өчен тавыш бирәчәкбез. Шуңа да бу үзенә күрә референдум буларак кабул ителә.
Мәскәү мөнәсәбәте үзгәрер, чөнки халык кемне һәм ничек сайланганы күренеп торачак бит. Рөстәм Миңнехановның чын рейтингы да зур, халык үз итә аны. Процентлар югары булса тагын да әйбәт - Татарстан җитәкчелегенә бу өстәмә куәт бирә, алар федераль үзәк белән аяк терәп сөйләшә алачак.
Әмма начар якка да үзгәрешләр булырга мөмкин, сайлау нәтиҗәләрен кабул итәрләрме – белмим. Шик бар. Урындагы президентларны бетерү кануны Русиянең үз Конституциясенә каршы кабул ителсә дә, хәтта Татарстанның үзендә дә аңа каршы чыгучы юк. Ярар, Бөтендөнья татар конгрессы, яшьләр хәрәкәте кампания алып барды ди. Әмма Татарстан Дәүләт шурасы дәшми бит, посып утыра. Инде күптән ул канунны мәхкәмәгә бирергә кирәк иде! Ә безнекеләр сазлыкка батып Мәскәү нәрсә әйтер икән дип көтеп утыра. Үз урыннары өчен куркалар. Татарстан өченме алар, әллә кәнәфиләре өчен кайгыралармы? Читтән карасаң, Татарстан үзе моңа битараф дигән хис кала", диде ул.
Мәскәү Татарстанга каршы ниләр әзерли?
Татарстан Дәүләт шурасының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов депутатлар президент исемен яклый, әмма әлегә ачыктан-ачык каршы чыгучы гына юк, дип әйтә.
Рафил НогмановРафил Ногманов
“Ничек тә булса саклыйсы иде президент институтын. Якшәмбе көнне дә халык башлыкны да, ханны да сайламый, ә президент өчен тавыш бирә. Президент исеме әле Рөстәм Миңнехановта, тагын 15-20 елдан соң башка кеше булыр, калдырырга кирәк бу исемне. Тик Мәскәү сайлау нәтиҗәләрен ничек кабул итәр – әйтә алмыйм. 2016 елга кадәр әле вакыт бар, Мәскәү дә нишләргә кирәклеген уйларга тиеш. Анда төрле астыртын эшләр барадыр, нинди кәгазьләр язылганын, эшләнгәнен дә белмибез, әле хәрәкәт күренми. Ниндидер сүз рәсми әйтелсә, без дә үз сүзебезне әйтербез”, диде Рафил Ногманов.
"Халык кем һәм нәрсә яклы булуын аңларлар дип уйлыйм"
Русия Дәүләт думасы депутаты Фатих Сибагатуллин Мәскәүдәге хакимият коридорларында – тынлык, берни ишетелми ди, әмма "Татарстанда президент сайлавында Рөстәм Миңнеханов 99 процент белән  җиңеп чыгарга тиеш", дигән фикердә торуын әйтә.
Фатих СибагатуллинФатих Сибагатуллин
“Президент институты сакларнырмы юкмы – ул икенче сорау. Дәррәү 99 процент тавыш бирә алсак, Мәскәүгә турыдан-туры "Менә халык президентны сайлады бит!" дип әйтеп буалачак. Сайлау уңышлы узсын. Барысы да ничек тавыш бирүгә бәйле. Мәскәүдә Татарстанга карата ниләр эшләп ятылганы ишетелми, әмма анда халык кем һәм нәрсә яклы булуын аңларлар дип уйлыйм”, диде ул Азатлыкка.
"Рейтингны күрсәтер өчен матур саннар язачаклар"
Татарстан суверенлыгына ачыктан-ачык каршы көрәшүче, Мәскәү яклы карашлары белән билгеле галим Владимир Беляев, халык Рөстәм Миңнехановны хуплый дигәнне күрсәтер өчен кирәкле саннар язылачак, көндәшсез сайлауларны берничек тә референдум буларак кабул итәргә мөмкин түгел, дигән фикердә.
Владимир БеляевВладимир Беляев
“Татарстан алдынгылар сафында булырга тели, шуңа күрә тавыш бирүчеләрнең 99 проценты сайлау участокларына килде дип язачаклар. Бу мөмкин түгел, чөнки кемдер авырый, читкә эшләргә, укырга китүчеләр була, кемдер чирләп өйдә ята, бала таба, реанимациядә сәламәтлеге өчен көрәшә. Әмма кешеләрнең 99 проценты килү әле чик түгел. Без Чечня белән Төрекмәнстаннан калышмасбыз дип уйлыйм.
Президент күпчелек тавыш җыячагы көн кебек ачык. Ниндидер бәйсез күзәтү булса да, ул шулай булачак, чөнки аның лаеклы көндәшләре юк. Рөстәм Миңнехановның рейтингын күрсәтер өчен матур саннар язачаклар, менә халык аны хуплый дип әйтәчәкләр.
Республикага бернинди дә һөҗүм юк, безгә бары тик заманча федерализм нормаларына кайтырга кирәк. Мәскәүгә барып акча сорап, аннары бурычка батып йөрү килешми. Президент завхоз түгел, ул – республика белән идарә итүче кеше, стратегик карарлар кабул итүче. Президент дәрәҗәсе калыр, әмма аның исеме берсенә дә мөһим түгел. Милләт дип шашкан кешеләр генә аңа ябышып ята. Әмма сораштыру уздырсалар, президент исеме калсын диючеләр аз булачак.
Республикаларның вәкаләтләре 2000-нче еллар башында ук Мәскәүгә күчте, дилбегә – үзәктә. Исеме югалса югалсын, җитәкченең ничек аталуы мөһим түгел, ә менә вәкаләтләр республикага кире кайтсын. Тапкан малның 40 проценты Татарстан казнасында, ә 30 проценты гомумән районнар казнасында калсын”, дип сөйләде Беляев.
"Татарстан белән Мәскәү килешәчәк"
Казан технология университетының профессоры Сергей Сергеев фикеренчә, Мәскәү Татарстан элитасына каршы бармас, алар үзара килешә алачак, дип исәпли. 
​“Татарстандагы сайлауны де-юре референдум дип әйтеп булмый. Сайлау сайлау инде ул. Әмма референдум дигән андый фикер бар. Татарстан җитәкчелеге башта бу турыда сүз ычкындырмады, тик соңгы вакытта кыюрак булулары сизелә.
Сергей СергеевСергей Сергеев
Процентларга килгәндә, Рөстәм Миңнеханов 80-90 процент тавыш җыячак. Мәскәү дә, без дә процентлар аз булмаячагын чамалый. Тик Рөстәм Миңнехановның абруе начар түгел, республикада да, федераль үзәктә дә аны үз итәләр. Ул сайланса,  аптырамаслар да, күңелләре дә кырылмас. Әйе, Татарстанны яратмаучылар, аңа каршы астыртын эш итүчеләр дә бар, әмма хәтта алар да Рөстәм Миңнеханов эшчәнлегенең Мәскәү Кирмәнендәге югары җитәкчелек тарафыннан да, республика халкы тарафыннан да хупланганын яхшы аңлый.
Татарстанны ихтирам итәләр, аның белән исәпләшләр, алай булмаса законны 2016 елга кадәр озайтмаслар иде. Бу юлы да ничек тә булса төбәк элитасы белән килешәчәкләр дип уйлыйм. Уртак тел табарлар. Әлбәттә, президент вазифасын калдырыбыз, гомер-гомергә чиксез кулланыгыз дип бүләк итү булмаячак. Бу канунны бары тик 4-ме, яки 5-ме елга озайтабыз, чөнки фәлән-фәлән сәбәпләр бар дип урау юлларны табачаклар. Әмма бу Русиядә барган сәяси вазгыятькә бәйле булачак. Әлегә хәлләр тотрыклы булса да, киләчәктә үзгәрешләр булмый калмас. Аяз күктә инде кара болытлар куера, кризис, басым, үзәкләштерү көчәячәк”, дип сөйләде ул безгә.

Неизвестная история Магнитогорска


http://tatar-congress.org/ru/blog/neizvestnaya-istoriya-magnitogorska/

Неизвестная история Магнитогорска

8 сентября в Центральной городской библиотеке города состоялась презентация особой книги – «Спецпереселенцы — первостроители Магнитогорска».
Зал библиотекиВ своем выступлении перед аудиторией ее автор — историк, кандидат философских наук Ахметзянов Салават Харисович произнес те самые слова, которых более 80 лет ожидали услышать потомки первых строителей Магнитки:
«Официальная летопись первых лет строительства Магнитки изобилует именами ударников труда, комсомольцев и коммунистов, вклад которых насегодняшний день бесспорен. Но кроме широко известных героев, чьими именами названы улицы города, были и неизвестные. Прежде всего, речь идет о спецпереселенцах, десятки тысяч которых после раскулачивания были сосланы на стройку металлургического комбината».
В 1931 году только из Татарстана, совокупно из всех его районов, на строительство города на Урале было доставлено две трети всего количества раскулаченных (около 30 000 человек). Татары — мусульмане, а также крещеные татары составили более трети всех спецпереселенцев Магнитогорска. По сути, из Татарстана был выслан целый район, состоящий из людей с весьма высоким трудовым потенциалом. Звучали цифры, факты, трагические истории тех суровых лет.
Неудивительно, что зал библиотеки был полон. Книга вызвала большой и жгучий интерес, всколыхнув запрятанную с детства глухую боль детей и внуков репрессированных строителей. А далее последовало бурное обсуждение поистине наболевшей темы.
И в завершение в едином порыве присутствующие поставили свои подписи под петицией к городским властям о необходимости установления памятного знака репрессированным строителям Магнитки.
Большая часть немалого тиража быстро разошлась, однако 20 экземпляров долгожданной книги были переданы автором в дар городским системам библиотек для взрослых и детей, а также в музеи.
Рамеева Г.В.
г.Магнитогорск, Челябинская область

Освободить украинцев и ввести санкции. Европарламент принял жесткую резолюцию по России

http://nv.ua/world/geopolitics/osvobodit-ukraintsev-i-vvesti-sanktsii-evroparlament-prinjal-zhestkuju-rezoljutsiju-po-rossii-68112.html

Освободить украинцев и ввести санкции. Европарламент принял жесткую резолюцию по России


За резолюцию проголосовали 378 депутатов, против - 111, 138 воздержались
Депутаты Европарламента призвали Россию освободить украинцев Олега Сенцова, Александра Кольченко, Надежду Савченко и гарантировать их безопасное возвращение в Украину.
Как сказано в принятой в четверг, 10 сентября, жесткой резолюции ЕП, парламент решительно осуждает вопиющее нарушение территориальной целостности Украины путем незаконного похищения граждан для того, чтобы предъявить им обвинения в российском суде.
В ЕП подчеркнули, что российские суды не компетентны в делах, совершенных за пределами международно признанной территории России.
Депутаты Европарламента также призвали президента ЕП и Верховного представителя ЕС по иностранным делам и политике безопасности "продумать всеобъемлющую политическую стратегию, которая позволила бы ЕС перехватить инициативу и вести более четкую политику в отношении России".
Также депутаты инициировали создание единого европейского списка чиновников, ответственных за похищение, незаконное задержание и осуждение Надежды Савченко, Олега Сенцова и Александра Кольченко. Виноваты в этом будут лишены права посещать Евросоюз, а их финансовые активы в Европе будут заморожены.
За резолюцию проголосовали 378 депутатов, против - 111, 138 воздержались.

татарстан Татар әлифбасын камилләштерү кирәкме? Ике төрле караш


http://www.azatliq.org/content/article/27233194.html

татарстан

Татар әлифбасын камилләштерү кирәкме? Ике төрле караш

Латин графикасын тыйдылар, әмма кириллдагы алфавитны татарларга уңайлы итүнең дә юллары бар. Моның өчен өч хәреф өстәргә тәкъдим ителә. Әмма моңа каршы төшүче галимнәр дә бар.
Татар теле дәресе

Татар язма теле авыр, катлаулы дигән сүзләр күптән бара. Латин графикасы безнең өчен иң уңайлысы булса да, аны кертәбез, кертмибез, нинди вариантны сайлыйбыз дип тарткалашканда Мәскәү Русия территориясендә яшәүчеләр бары тик кириллны гына куллана ала дип латинны тыйды. Сепаратизм чаткылары сизелә дип кирилл графикасын канунилаштырдылар.
Хәзер исә бәхәс кирилл хәрефләренннән торган алфавит тирәсендә чыгарга тора. Галимнәр арасында фикер каршылыгы бар. Берәүләр язма рәвешен үзгәртергә кирәк, бу грамматиканы өйрәтүне җиңеләйтә дисә, калганнары ничек бар, шулай калсын, кулланышта булганы күңелгә якын дип аңлата. Азатлык ике карашта булган галимнәрнең фикерләрен белеште.
Татар алфавитына өч хәреф өстисе бар
Әдәбият белгече Фәрит Хатыйпов татар телендәге кайбер авазларны билгеләүче хәрефләрнең булмавы грамматиканы катлауландыра дигән фикердә. Башкортларның алфавитында булган хәрефләр татарда да булырга тиеш, бу эшне башкарып чыгар өчен бернинди дә каршылык юк, Мәскәү йодрык янамаячак, ди. 
Фәрит ХатыйповФәрит Хатыйпов
“Татар алфавитының иң зур җитешсезлеге – ул өч хәрефнең керми калуы һәм артык кирәкмәгән хәрефләрнең булуы. Каты “гъ” белән каты “къ”, һәм “уау” хәрефләре алфавитка керсә, эшләр күпкә җиңеләер иде. Бездә әлегә бер авазга икешәр хәреф туры килә, ягъни татар алфавитында артык хәрефләр бар. Аларның кирәге юк дип саныйм. Менә шулар аркасанда язуда шактый кыенлыклар килеп чыга да инде. Шул сәбәпле татар телен өйрәтү дә мәктәпләрдә авырлаша, барысы да зарлана. Язу, чыннан да, читен бит. Әнә башкортлар ничек ишетәләр – шулай язалар. Безгә дә ул килешә. Безнең тел башка төрки телләр кебек фонетикага нигезләнә.
Мисал өчен “сәгать”сүзен алыйк. Йомшаклык билгесе телдән әйтелми, ә язуда бер катыландырыр, бер йомшратыр өчен кулланырга мәҗбүрбез. Авыр бит бу алым. Мәрхүм шагыйрь Сибгат ага Хәким дә ахырда кулланмый башлады йомшаклык билгесен.
Артык хәрефләргә килгәндә, мәсәлән, “я” хәрефе ике аваздан тора: “й” һәм “а”,“ә”. Бүгенге кебек “яки” дип түгел, ә “йәки” дип язарга тәкъдим итәм, “яшь” түгел, ә “йәш”. “Ю” хәрефен алыйк, “юкә” дип түгел, “йүкә” дип язарга кирәк, чөнки беренче вариантта укыганда ул “у” хәрефе белән укыла, каты чыга.
Башкорт теле алфавитында кирәкле хәрефләр бар. Алар аны кертте, ләкин артык авазлардан арынмады. Без кайсы ягыбыз белән ким? Мөмкинлек була торып та, кирәкле хәрефләрне кертмәү, артыкларын һаман да алфавитта саклау – минем өчен бөтенләй сәер күренеш. Кирәге юк аларның. Алфавитны уңайлы итүгә берсе дә каршы чыкмый бит?”, дип сөйләде ул Азатлыкка.
Үзгәрешләрне халык кабул итәрме?
Татар теле, аның алфавиты белән эскспериментлар күп булды. Бер калыпка салынганны тагын үзгәртү ничек кабул ителер? Татар телен өйрәнәм дип ашкынып торучылар әллә ни күп булмаганда тагын кагыйдәләр үзгәртеп халыкның гайрәте чикмәсме? Галим, киресенчә, татар телен өйрәнү күпкә җиңеләя, ди.
“Киресенчә, бик гадиләшә. Шул ук “сәгать” сүзе мисалы. Анда гел йомшак “ә” авазлары булса да, язганда икенче өлешендә катлаулы чыга. “Гъ” хәрефен катыландырыр өчен “а” язабыз, аннары “а” хәрефен нечкәртү өчен йомшаклык билгесен куябыз. Нәрсәгә, кемгә кирәк бу катлаулы язу кагыйдәләре? Әгәр үз хәрефләребез булса, бернинди дә йомшарту калынайту кебек катлаулы язу булмас иде. Кирәге калмый, каты “гъ” язабыз да бетте китте. Һәр авазга берәр хәреф булса, кагыйдәләр гадиләшә, укыту методикасы да, укучыларга аңлау җиңелләшә. 
“Меню” сүзен ничек язарга соң дип сорыйлар. Алынма сүзләрен нишләтергә? “Менйү” була. Ничек ишетелә, шулай языла була. Бер дигән килеп чыга бит.
Латинны безгә тыйдылар, әлегә берни эшли алмыйбыз. Аны кузгату кирәкми. Кириллны камилләштерсәк, безгә аннары латинга күчү дә бик җиңел булачак”, дип аңлатты Фәрит абый.
Афавитны алмаштыру сәясәт белән икътисадка бәйле
Фәрит әфәнденең оппонентлары татар теленең язма теле кагыйдәләрен үзгәртүнең икътисади һәм сәяси сәбәпләргә барып төртелә, дип аңлата. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты галиме Айнур Тимерханов сүзләренчә, бу мөгез чыгару, нәтиҗәсез фәнни бәхәс.
Айнур ТимерхановАйнур Тимерханов
“Фәрит абый тәкъдим иткән алфавитны һәм язу кагыйдәләрен үзгәртү тәкъдименнән хәбәрдәрмен. Алфавитка өч хәрефне кертү принципиаль мәсьәләне хәл итми. Буш фәнни бәхәсләр генә китереп чыгарачак. Бердәйлек системасы булырга тиеш. Әлегә без традицион орфография кагыйдәләре белән эш итәбез. Башкасы рәсмиләштерелмәгән, кабул ителмәгән, ныгымаган.
Ярар, бәхәс бар икән, шул уңайдан сораулар туа. Татар сүзләрен “йәки”, “йүкә”, “йаман” дип языйк, ди. Әмма алынма сүзләрне нишләтергә? Язылышларын “татарчалаштырган” очракта “юбилей”, “юмор”, “ямб” һәм шуның ише башка күп кенә сүзләр, бигрәк тә интернациональ саналган терминнар, бөтенләй үзгә һәм чит кебек кабул ителә башлаячак. Моның безгә файдасы бармы? Белмим, зарары күбрәк шикелле. Минемчә сүзнең визуаль һәм яңгыраш образы югала, бердәйлек принцибы бозыла.
Авазлар белән хәрефләрнең туры килмәгән очраклары бихисап. Мәсәлән, музыка сүзе татарча “музыйка” итеп әйтелә, дөрес уку өчен,“музыйка”дип язарга йә махсус билге уйлап табарга кирәк була. Димәк, “ы” хәрефе белән дә проблема бар. Шул ук хәл русчадан кергән вагон сүзендәге “о” авазында.
Кушымчаларның йомшак​-каты вариантларын кушу мәсьәләсе дә тел белән эш иткән галимнәрнең һәрдаим игътибар үзәгендә. “Станция” урыс теле аша кергәнме? Әйе. Анда ничек әйтелә? Каты дип уйларга кирәк, чөнки “ц”ның табигате шундый, димәк “станцыя”. Ә татарчага килгәндә, матбугат битләрендә, беркатлы гына уйлап, аны сингармонизм законына буйсындыру күзәтелә. Ә “кальга”, “фаҗига” кебек сүзләргә нинди кушымча ялгыйбыз? Ә ни өчен ул йомшак булырга тиеш?! Ә сингармонизм законы? Гомумән, урыс теле аша кергән сүзләрне, башка шундый алынмаларны, кайбер галимнәр тәкъдим иткән аерым очракларга ияреп, татар теленә хас әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләренә буйсындыруга таба барабызмы, әллә, күптәннән кабул ителгән кагыйдә нигезендә, чыганак телдәгечә, үзгәртмичә, инде телебездә дә озак вакыт кулланылып ныгыган шәкелдә, безгә таныш сурәттә калдырабызмы? Абсолют күпчелек очракта мөгез чыгаруның кирәге юк.
Дәвам итеп, “э” фонемасының ике төрле хәреф белән күрсәтелүе: сүз башында килгәндә 'э' хәрефе аша (эш, эт, энә), сүз уртасында һәм сүз ахырында килгәндә 'е' хәрефе аша (кеше, тешсез). Бу сүзләр озак вакыт дәвамында безнең аңыбызга нәкъ менә шул формада кергән, ныгыган, аларның сурәте хәтергә шулай уелып калган. Шуңа да карамастан, әллә бу очракларны да ансат кына үзгәртеп куябызмы: тэшсэз, кэшэ, эшэ? Югыйсә, фонетик закон шуны таләп итә: бер хәрефкә бер аваз, бер авазга бер хәреф”, дип сөйләде ул.
“Иң уңайлысы – ул латин графикасы”
Урыс милли хәрәкәте, аларның сафларын тулыландырган урыс телле татарлар да балаларының мәктәпләрдә татар телен укуына каршы чыкты. Төп дәгъвалары: кагыйдәләр катлаулы, укыту методикасы авыр. Айнур исә язу кагыйдәләрен үзгәртеп телне саклау, аның үстерү проблемасы хәл ителми, дигән фикердә. “Балаларым укый, бернинди дә проблема юк”, диде.
“Әйе, бу өч хәрефнең булмавы телнең табигатен боза. Әмма аларның кулланышта булмавы да, фонетикага нигезләнгән язу кагыйдәләре телне өйрәнүне катлауларындыра дип санамыйм. Телнең сакланышына, аның кулланышына тәэсир итми. Орфография мәсьәләсе фәнни булудан бигрәк сәяси һәм икътисади проблема булып тора. Күпме дәреслекләр кыска вакыт эчендә яңадан нәшер ителергә тиеш бит!
Безгә иң уңае – ул латин графикасы, кирилл алфавитын, язу кагыйдәләрен үзгәртүнең әһәмиятен күрмим. Русиядә телгә карата сәясәт үзгәрер дип ышанысы килә. Башка илләр тәҗрибәсе шуны күрсәтә: халыкка телен, мәдәниятен иркен саклау һәм үстерү хокукы бирелә икән, ул илне ныгытуга китерә. Бу – билгеле аксиома”, дип сөйләде ул.

Война закончилась!

http://elise.com.ua/?p=152123

Война закончилась!


Война закончилась!
Возможны конечно локальные эпизоды, но это фактор инерции.
Чуть ли не единственное с чем я согласен с титульными политиками — в военной фазе мы достигли практически всего что могли. Но настоящие итоги войны определяться в последующей невоенной фазе.
Не буду спорить с теми, у кого другое мнение. У меня своё. Начался следующий этап. Менее трагичный, но закрученность сюжета не даст расслабиться зрителям и участникам. На сцену вылетают (чтобы не опоздать на «раздачу слонов») все те пороки, которые трусливо прятались на фоне открытой трагедии. Лицемерие, сделки с совестью, конвертация заслуженной славы в доход, фальшивые герои, обвешанные военной (зачастую не фальшивой) бижутерией, «афганский» (вьетнамский) синдром и прочие издержки всех войн зальют всё медиапространство. Бытовая порядочность, честь, героизм, реальный патриотизм стыдливо уйдут в тень. Многие ветераны реальных сражений с путинизмом уберут или минимизируют из повседневного ношения атрибуты своих убеждений и заслуг, чтобы дистанцироваться от «патриотичных» клоунов.
ВСУ во главе с главными подонками этой войны превратиться в «нормальный государственный институт», в понимании этого термина нынешним военно-политическим руководством. Настоящие воины (подавляющее большинство), которые сейчас ещё подумывают остаться на контракт «дезертируют» на гражданку от засилья «традиционного» армейского долб***изма. Боевая мощь «закалённой в боях» армии будет вызывать кривую усмешку посвящённых. Но страна будет знать, что среди нынешнего поколения живёт более 10 000 обстрелянных демобилизованных бойцов, способных стать прочным скелетом полумиллионной народной армии, если «не дай бог что». Это знание будет успокаивать народ, наших не фальшивых союзников, да и «беспокойных» соседей.
Это же знание будет (какое-то время) беспокоить политиков, из «алчных побуждений» склонных к бессовестным договорнякам.
В общем ничего нового, неожиданного.
Имел честь за последние 1,5 года познакомиться и служить с несколькими сотнями честнейших людей. Предыдущие годы жизни такого подарка мне не делали.
Хлопцы, мы сделали свою работу. Можно и потихоньку (в соответствии с директивами генштаба) по домам. Желательно на последок не набить морду какому-нибудь «полководцу», чтоб не испортить себе несколько следующих лет жизни общением с «правоохранительной» системой.
Автор: Arty Green, участник АТО

Кадыров обвинил президента России в благосклонности к шайтанам?


http://irek-murtazin.livejournal.com/1500224.html

Кадыров обвинил президента России в благосклонности к шайтанам?
июль 2011
irek_murtazin
История с  наездом Рамзана Кадырова на прокурора и судью Южно-Сахалинска приняла неожиданный оборот: Кадыров обвинил президента России в том, что тот назначает судьями злых духов, враждебных людям. 



Напомню федеральный судья Наталья Перченко признала «экстремистским материалом»
книгу «Мольба (дуа) к богу: ее назначение и место в Исламе».

Глава Чечни написал на своей страничке «Вконтакте», что своим решением прокурор и судья Южно-Сахалинска «оскорбили миллионы россиян и полтора миллиарда мусульман мира».

В Генпрокуратуре Кадырову объяснили, что «недопустимо оскорблять судей и прокуроров в сфере, связанной с их профессиональной деятельностью». А тем более, делать это публично. Официальный представитель Марина Гриднева отметила, что правовые вопросы необходимо решать в правовом поле.

Совет Гридневой том, что «правовые вопросы нужно решать в правовом поле», Кадыров назвал «странным», поскольку счел, что «неправовым» является решение суда о признании поясняющей Коран книги экстремистской.

На этом перепалка не завершилась: «Не надо назначать шайтанов на должности прокуроров и судей, тогда их никто не будет так называть», — написал Кадыров в социальной сети «Вконтакте».

На втором плане остался очень важный момент, на который мало кто обратил внимание.

Дело в том, что Наталья Перченко, приянвшая судебное решение, вызвавщее резкую реакцию Рамзана Кадырова, назначена федеральным судьей Указом президента России N 1431 от 27 октября 2011 года. Правда, президентом в то время был не Путин, а Медведев. Тем не менее, выходит, что Кадыров обвинил президента России в том, что он назначает судьями «шайтанов»?  Если кто не знает, напомню, что в исламском богословии шайтан – это злой дух, враждебный Аллаху и людям.

Духовенство Татарстана поддержало Рамзана Кадырова в споре с судьей Южно-Сахалинска

http://sntat.ru/reportages/9425-dukhovenstvo_tatarstana_podderzhalo_ramzana_kadyrova_v_spore_s_sudey_yuzhno-sakhalinska

Духовенство Татарстана поддержало Рамзана Кадырова в споре с судьей Южно-Сахалинска

Духовенство Татарстана поддержало Рамзана Кадырова в споре с судьей Южно-Сахалинска
Служительница Фемиды признала книгу мусульман экстремистской, а глава Чечни решил оспорить это решение.
Автор: Василя Ширшова

Срочно! Москва прессует строительную фирму "Ак таш"



Срочно! Москва прессует строительную фирму "Ак таш"
. В то время, когда все мы готовимся к предстоящим выборам, в Казани проходят обыски в офисах строительной компании "Ак таш", исполнителя многих госзаказов. На сегодня десант сотрудников правоохранительных органов из Москвы провели обыск в офисе фирмы в Казани и в Иннополисе, откуда даже молодых сотрудниц вывели в наручниках. Федеральные органы работают жестко, исполняют конкретный приказ. Поговаривают, директор фирмы подался в бега и уехал за рубеж, хотя официально он числится в отпуске. По версии моих источников, татарстанская строительная фирма " Ак таш" "кинула" на огромную сумму московских крутых парней. А они действуют жестко, даже не смотрят на то, что стоит за фирмой. Пока что в Казань отправили спецгруппу для того, чтобы собрать материал на фирму. А впрочем может быть и так, что они ищут что-то конкретное в документах. И федеральные, и республиканские СМИ пока молчат, видимо в данный момент не нужен шум в прессе, одно ясно точно: Москва прессует "Ак таш" жестко и это что-то означает.