ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

среда, 26 августа 2015 г.

Фәүзия Бәйрәмова: "Декларация – безнең киләчәк ул дип халыкка аңлату кирәк"

http://www.azatliq.org/content/article/27208168.html

татарстан

Фәүзия Бәйрәмова: "Декларация – безнең киләчәк ул дип халыкка аңлату кирәк"

Фәүзия Бәйрәмова суверенит Декларациясен беркайчан да әһәмиятен югалтмый торган тарихи документ буларак бәяли. Гади халык Декларациягә йөз белән борылсын, җитәкчеләрне, дәүләтчелекне яклап урамнарга чыгардай булсын өчен бу документта язылганча республикада матди яктан да гаделлек булырга тиеш дип әйтә
.
Фәүзия Бәйрәмова

30 август Татарстанның суверенитет турында Декларациясе кабул ителүгә 25 ел тула. Шушы уңайдан Азатлык 90нчы елларда бәйсезлек өчен көрәштә актив катнашкан шәхесләрнең хәтирәләрен тәкъдим итә. Әңгәмәдәшебез – җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова. 
Ул гаделсезлекне төзәтергә, эзәрлекләүләрне туктатырга, булган байлыкны халык белән дә бүлешергә, яңадан демократик сайлаулар уздырып халыкка үз сүзен әйтергә ирек бирергә кирәк дип белдерә. 
– Русиянең бүгенге сәяси кырында Декларациянең көчен никадәр дип бәялисез?
 Аның көчен күрмәмешкә, сизмәмешкә салыналар, әмма Татарстанның шушы Декларациясе һәм референдум нәтиҗәләре барлыгын Русия, бигрәк тә, сәясәтчеләре һәрвакыт тоеп, сизеп тора дип уйлыйм.
Без Декларацияне һәм референдум нәитҗәләрен теләсә кайсы вакытта өстәлгә чыгарып салып сөйләшүләрне шуннан башларга мөмкинбез. Болар искерә торган документлар түгел, мин аларны хәтта Татарстанның хокукый нигез ташлары дип тә әйтер идем. Болар мәңгелек, бары тик Татарстан белән генә юкка чыгарга мөмкин.
Татарстан әле аягында тора, шуңа күрә Татарстан җитәкчеләре, Татарстан халкы теләсә кайсы вакытта шушы ике документны чыгарып Русия каршында үзенең хокукларын яңадан даулый башларга мөмкин. Күзгә күренмәсә дә, үзе сизелмәсә дә, аның барлыгын телгә алмасалар да һәм Татарстан җитәкчеләре һәм халык, һәм Русия җитәкчеләре аның барлыгын белеп яши.
 Соңгы вакытта миллилеккә, милли телләргә каршы кануннар кабул ителде. Мисал өчен, мәгариф канунын һәм бу канунгатөзәтмәләрне алыйк. Русиянең милли сәясәт стратегиясе милли республикаларга каршы икәнлеген күрсәтте. Дөрес, Татарстан дәүләт шурасы бу документлар кабул ителгәндә аңа үзенең каршы икәнлеген белдерде, әмма Декларациягә таяну сизелмәде кебек. Бу кануннарга каршы торганда Декларациягә таяну отышлырак булмас иде микән? 
 Татарстан җитәкчеләре дә, милли сәясәтчеләр дә, хәтта зыялылар да Русиянең бу кануннары әшәке һәм көтелмәгән нәтиҗә бирер дип уйламады, ышанып бетмәделәр. Бу милләтләргә каршы, телләргә, милли үзенчәлекләргә каршы кануннар иде. Стратегияне алсак, анысы канун гына түгел, ә стратегик максат ул.
Безнең халык һәрвакыттагыча ышанучан, явызлык булыр дип уйламый. Алдан аяк киенмәделәр һәм Декларацияне чыгарып салырга ашыкмадылар. Ничектер үзеннән үзе сеңәр һәм бетәр дип уйладылар. Ә моның нәтиҗәсе  милли мәктәпләрнең юкка чыгуы, Бердәм дәүләт имтиханнарының килеп керүе, милли телләрдә укытуны юкка чыгара торган 309нчы канун булды. Стратегия  милләтләрне юкка чыгару буенча эшләнгән програм һәм ул озак еллар буенча барачак әле.
Хәзер җитәкчеләр дә моны сизенә башлады, чөнки тискәре нәтиҗәсен күрәләр. Ә нәтиҗәсе  милләтне бетерүгә алып бара торган әйбер. Һәм бу нәтиҗәне күргәч яңадан Декларация дә искә төште, референдум нәтиҗәләрен дә әйткәли башладылар, Быел бәйсезлек көнен дә зурлап үткәрергә җыеналар. 
Бу кыерсытулар, хөкем эшләре, ул Бәйрәмовалар, Кашаповлар белән генә тукталмаска мөмкин. Алга таба Шәймиевләр һәм Миңнехановлар белән дә дәвам итәргә мөмкин. Миңа калса, җитәкчеләр һәм милләткә, һәм үзләренә килгән куркынычны аңладылар, шуңа күрә, Декларациянең әһәмиятен яңадан искә төшерә башладылар.
 Сез бу Декларацияне әледән-әле халыкка да, Кремльгә дә күрсәтеп, кулга тотып болгап тору кирәк дип әйтәсегез киләме? 
 Һичшиксез Декларацияне ассызыклап тору кирәк! Декларация биш-алты гына пункттан торса да, аңа безнең бөтен тарих, бөтен язмыш, хәтта ки киләчәк тә салынган. Шулкадәр уйлап эшләнгән документ булган, ул вакытта Аллаһы тәгалә ярдәм иткәндер.
Халык, милли хәрәкәт, Татарстан җитәкчеләре бер рухта, бер тында тарихи форсаттан файдаланып сугышсыз, кылыч күтәрмичә генә, әмма кылыч өстеннән үтеп шушы документны кабул итеп калганбыз бит без.
Бу документка татар халкының, татар милләтенең үзбилгеләнергә хокукы язылган. Халыкара терминнарга тәрҗемә иткән вакытта бу бит дәүләтле булырга хакы бар дигән сүз. Татарстан Конституциясенең, барлык кануннарының Русия кануннарыннан өстен икәнлеге дә язылган, җир асты һәм җир өсте байлыкларының халыкны икәнлеге дә әйтелгән. Анда без үзебез хуҗа, суверен һәм үз кануннарыбыз белән яши торган демократик дәүләт икәнлегебез дә күрсәтелгән.
25 ел буена ташлангач бу документта язылганнарны яңадан күтәрергә курыктылар. Аның сәбәпләре дә бар. Ни өчен Декларацияне шыпырт кына оныттырырга тырыштылар соң? Чөнки ГКЧП көннәрендә Декларациянең тез астына китереп сугу беренче тапкыр булды. Әгәр исегезгә төшерсәгез, Татарстан Декларациянең бер еллыгын уздырмады, билгеләп тә үтмәде. Шулкадәр куркыныч, Татарстан җитәкчеләрен менә-менә кулга алалар дип торган көннәр иде ул, чөнки алар ГКЧПны яклады. Әмма барыбер милли хәрәкәт һәм халык бирешмәде, җитәкчеләр шушы Декларация нигезендә референдум кабул итәргә мәҗбүр булды. 1992 елның ахырында булса да Конституция кабул итеп өлгердек.
Декларациядән тулысынча чигенү, бөтенләй оныттырырга тырышу ул 1994 елның февралендә Русия белән шартнамә төзегәч, ә соңгысы авызны бөтенләй томалау Чечня сугышы башлангач булды. Сугыш башлангач Татарстан җитәкчеләре Декларация дип авыз ачарга да курыктылар.
Аларга шартнамә җитә иде, милекне үзләштерергә зур мөмкинлек килде, Декларация бөтенләй онытылды, ул комачау итә торган бер факторга әйләнә башлады. Һәм менә әле генә аны яңадан искә төшерә башладылар. Яңадан янаулар, яңадан куркытулар башланырга мөмкин. Русиядә булганнар гел кире әйләнеп кайта бит. Шуңа күрә халыкка бу Декларация безнең узган гына түгел, ә безнең киләчәгебез дип тә җентекләп аңлатырга кирәк, чөнки бу документлар теләсә кайсы вакытта халыкара мәйданнарда, парламентларда, мәхкәмәләрдә өстәлгә салып сөйләшә алу хокукы бирә.
Декларацияне парламент кабул итте, халык рефрендум белән раслады, шуңа күрә, Татарстанның бәйсез булырга һәм үзенчә яшәргә тулы хакы бар. Мин мондый документларны Русиянең үзендә дә, хәтта элекке Советлар берлегенә кергән республикаларда да күрмим. 
Декларация белән җитәкчеләргә дә горурланырга, шушы документның барлыгын халык исенә дә төшереп торырга һәм, кирәк икән, бөергә таянып шушы документларны тотып Русия белән тигез дәрәҗәдә сөйләшә башларга вакыт дип уйлыйм мин.
 Деларация кабул ителгәч 25 ел эчендә яңа бер буын үсеп җитте, бәлки алар элекке халык рухын белми дә торгандыр. Хәзер Мәскәү тарафыннан урыслаштыру, бердәм русияле ясау сәясәте үткәрелә.Бу Декларацияне янә халык күңеленә иңдерү өчен нинди адымнар ясарга кирәк дип уйлыйсыз? 
 Иң беренчесе  гаделлек кирәк! Беләсезме халыкның ни өчен Декларациядән күңеле кайтканлыгын? Онытканга түгел, әле онытмаганнар бик күп, әле урта буын, өлкәннәр бар. Бу Декларация нәтиҗәләре белән җитәкчеләр генә файда күргәнгә халыкның хәтере калды, рәнҗеде. Халык сукыр түгел бит, бөтенесен дә күреп тора.
Сез халыкара миллионерлар исемлегендә кемнәр, кемнәрнең балалары, кемнәрнең нәселе торганын карагыз. Ә халык очын-очка ялгап яши. Халык йөрдегез, тырыштыгыз, мәйданнарда ачлык тоттыгыз, Декларацияләр кабул иттегез, ә бу халыкка нәрсә бирде дип тә әйтә. Халык менә шулай итеп китереп сорый бит хәзер. Җир астындагы һәм җир өсте байлыклары халыкныкы дип игълан ителсә дә, халыкны булмады. Татар теле дәүләт теле булып китә алмады. Татарстан кануннары өстенлектә булмады. Суверен демократик дәүләт төзи алмадык. Боларны халык күрә бит, сукыр түгел. 
Шушы бәйсезлек өчен көрәшеп йөргән кешеләрнең мәхкәмә юлларында йөрүен, төрмәләрдә утыруын да халык күрә. Менә шушы гаделсезлекне төзәтергә, эзәрлекләүләрне туктатырга, булган байлыкны, мөмкинлекне халык белән дә бүлешергә, яңадан демократик сайлаулар уздырып халыкка үз сүзен әйтергә ирек бирергә кирәк. Әгәр шушылар булса, халык яңадан Декларациягә йөз белән борылачак, Декларацияне дә, җитәкчеләрне дә тагын урамнарга чыгып яклаячак. Бу гаделлек юк икән, халык урамнарга чыгып беркемне дә якламаячак. Бу Декларация халыкның да хәлен җиңеләйтергә тиеш иде.
Мин югары фикерләр дә, азатлык ул сатыла торган әйбер түгел, мең елга бер килә торган вакыйга, аның кадерен белергә кирәк, миңа нәрсә бирде дип түгел, ә мин нәрсә бирдем дип карарга кирәк дип тә әйтә алам. Әмма бөтен кеше дә безнең кебек уйламый бит.
Без, ярар, фәкыйрьлектә калдык, әмма барыбер Декларациябез бар, референдум уздырдык дип сөенәбез. Мин, мисал өчен, 40 китап яздым дип сөенәм. Әмма халыкка матди ягы да кирәк бит. Булырга тиеш иде ул. Ә безнең җитәкчеләрнең күзләре тонып үзләре турында гына уйлады. Хәзер Болгарлар һәм Зөяләр белән бу тишекне ямарга тырышалар, әмма алай гына булмый. Гаделлек кирәк! Кайчан гаделлек кайта - халык Декларациягә дә, Татарстанга да, аның бәйсезлеге өчен көрәшкә дә йөз белән борылачак!

Путину влупили пощечину!

http://elise.com.ua/?p=148832

Путину влупили пощечину!


Об этом политический аналитик, эксперт по вопросам международной политики Тарас Чорновил заявил сайту glavred.info.
«Эта была встреча в «нормандском формате» минус Россия. Показательно, что такой формат сложился не в результате демарша России — ее просто не пригласили. Судя по комментариям, в России были растеряны из-за этого, не ожидали такого результата, до последнего ждали, что приглашение придет. То, что РФ не стала участником переговоров, было для Путина «пощечиной», у России сегодня не те позиции, чтобы в ответ начать демонстрировать силу.
Показательный момент сводится к тому, что в понимании мира Россия продолжает оставаться опасным государством, но уже не является великой. Понимание того, что Путин врет и не выполняет никакие договоренности, стало абсолютным в Европе. На пресс-конференции Меркель сказала фразу о том, что они созваниваются с Путиным и вернулись бы к полноценной нормандской модели переговоров, но не уверены в том, что переговоры при участии России дадут какой-то результат. Европейские лидеры осознают, что переговоры можно проводить с одним и тем же результатом, что с Путиным, что без него — все равно договоренности он не выполняет.
Сложно сказать, влияет ли это на деэскалацию конфликта, но в некоторой степени это помогает Украине доносить свою позицию и создавать общий фон, который позволяет сдерживать российскую агрессию. Ведь именно экономические санкции, определенная блокада в сочетании с катастрофической ситуацией в самой России как раз и привели к тому, что Москва сейчас не способна идти на большую агрессию и противостоять либо Украине, либо всему миру. Так что формат переговоров был очень красноречивым.
Некоторые аналитики нашли совершенно постороннее заявление министра иностранных дел Германии, который принадлежит к партии Шредера, главного партнера Путина. Он сказал, что «о безопасности все равно придется говорить с Россией». Конечно, придется — без нее невозможно говорить о безопасности, потому что именно она опасность и создает. И это заявление попытались противопоставить всем словам Меркель и Олланда, прозвучавшим на этих переговорах.
Тональность переговоров для Украины была очень выгодной. К нам нет претензий. Не так давно Тягнибок говорил, что на Украину оказывается давление и ее заставят признать выборы, которые пройдут осенью в ДНР и ЛНР. Это не так. В Берлине было четко сказано, что выборы могут проходить только по украинским законам, только при надлежащей подготовке, только по европейским демократическим принципам. Несмотря на все крики и истерики Лаврова, представителей ДНР и наших радикальных политиков, Евросоюз поддержал план изменений к Конституции. Это позитив. Все боялись, что Россия додавит европейских партнеров по переговорам, чтобы они добивались от нас не изменений к Конституции о местном самоуправлении и децентрализации, а изменений о федерализации и реальном особом статусе Донбасса. Но так не случилось, и ЕС поддержал наш вариант. Это значит, что у нас есть союзники в этом вопросе, и эта проблема для нас снимается.
Можно сказать, что переговоры прошли в позитивном для Украины и негативном для Росси формате.
Что касается звонка Меркель Путину во время переговоров. Участие в переговорах — это минский вариант, когда все участники, включая Путина, около 18 часов вели переговоры, где российский президент мог отстаивать свою позицию и что-то навязывать. Тут же, в Берлине, три стороны обсудили, договорились, перезвонили Путину и поставили перед фактом. Это несколько разные вещи: Путин при этом не участник переговоров и не участник вырабатывания позиции. Но от него зависит, будет ли дальше большая война, будет ли продолжаться позиционная гибридная война, либо будет мир. Поэтому ему звонили и с ним говорили, но это совсем другой вариант: договариваются партнеры, а потом звонят противнику, которого в данном случае даже не пригласили за стол переговоров.
Не иметь контактов с Путиным можно только в одном случае — если у России нет армии (а она у нее есть), или если Европа готова по этой армии ударить. К этому никто не готов. В любом другом случае с Россией будут разговаривать. Но Россия — не участник переговоров.
Что касается пересмотра формата переговоров. Да, хотелось бы идеала, но он возможен только тогда, когда на него согласятся все стороны. Основное — чтобы на другой формат переговоров согласился враг. Мы ведь переговоры ведем не для того, чтобы пообщаться с друзьями, а для того, чтобы договориться с врагом. Если враг не согласен на «женевский формат», то что бы ни делали, такого формата не будет.
Очевидно, что формат с привлечением к переговорам Польши вряд ли реалистичен. Слабо себе представляю согласие Путина на включения Дуды в переговорный процесс, когда тот напрямую обвиняет Путина в убийстве президента Качиньского.
К тому же, на мой взгляд, пока что Дуда занимается политической риторикой. Он еще не приступил к полноценному выполнению функций президента. Для него важно, чтобы его президентские полномочия были подкреплены полномочиями его однопартийцев в правительстве. То есть завершив президентскую кампанию и победив, он продолжает избирательную гонку — теперь парламентские выборы впереди. Все, что говорит сегодня Дуда, я бы пока расценивал как предвыборную риторику, агитацию и элемент популизма. Каждое заявление проверяется делами. Дуда сделал заявление о том, что хотел бы быть участником переговоров — ну и что? Это будет иметь значение тогда, когда будет дипломатическое обращение, отправленное участникам «нормандского формата», с просьбой Польши быть включенной в эти переговоры. Официально Польша ни разу не обращалась ни к одной из стран «нормандского формата». Поэтому, думаю, это лишь заявления для польской прессы, которые озвучиваются накануне выборов в польский Сейм, не более.
Поэтому пока что речь об изменении формата переговоров по урегулированию ситуации на Донбассе не идет», — заявил он.

ВАЖНО! Боевики начали открытую войну против загранотрядов РФ

http://elise.com.ua/?p=148820

ВАЖНО! Боевики начали открытую войну против загранотрядов РФ


Как сообщает источники из зоны АТО, “ополченцы” Донбасса массово дезертируют со своих позиций. По дороге домой их встречают заградительные отряды внутренних войск РФ. Между боевиками и российскими солдатами завязались бои.
Согласно данным перехвата донесений от подразделений ВС РФ на Донбассе, последние новости АТО сообщают о том, что “ополченцы” Донбасса массово дезертируют со своих позиций. Их пытаются остановить “заградотряды” внутренних войск РФ.
Как выяснилось, российская армия на Донбассе констатирует массовое дезертирство боевиков со своих позиций на передовой.
Случай зафиксирован возле населенного пункта Новоласпа.
“При попытке остановить несанкционированное оставление позиций подразделениями ополчения (первый эшелон) в результате боестолкновения потери подразделений ОДОН ВВ МВД РФ “200″ – 1 “300″ – 3. К месту боестолкновения выдвигаются мобильное подразделение 25-й опсн (*отдельный полк специального назначения, Ставрополь)”, – говорится в донесении.
Как сообщили в штабе Антитеррористического центра, в последнее время факты дезертирства боевиков в последнее время фиксируется все чаще.
“По данным разведки боевики бегут с передовых позиций. Причина проста – российская армия подходит к передовой, совершает несколько обстрелов, а потом уезжает. Согласно приказу, ВСУ открывают адекватный огонь по местам, откуда был обстрел. Естественно, что там россиян уже нет. А под раздачу попадают боевики, которые по-прежнему находятся на позициях. Жертвы неизбежны, а оставить позиции – они не могут. Позади стоят заградотряды ВВ РФ.
Кроме того, “ополченцы” изрядно поумнели. У них дома семьи, которые надо кормить. А в свете обещанной амнистии от украинского правительства, боевики начинают задумываться над тем, что их ждет в будущем в так называемой “ДНР”. И что может измениться для них в Украине в том случае, если они перестанут воевать и все-таки сдадутся. По крайней мере, их семьи, их дети смогут жить на мирной территории, работать, ходить в школу и не бояться за свою жизнь”, – сообщили в АТЦ.

Украинский премьер обещает вернуть закон в Крым, а крымским татарам их права

http://ru.krymr.com/content/news/27205347.html

Украинский премьер обещает вернуть закон в Крым, а крымским татарам их права

Арсений Яценюк

Премьер-министр Украины Арсений Яценюк считает, что «цивилизованный мир никогда не проглотит аннексию Крыма», поэтому полуостров обязательно будет украинским.
Об этом глава правительства заявил 23 августа в «10 минутах с премьер-министром» по случаю Дня независимости Украины, сообщается на сайте Кабмина Украины.
«Полуостров, в который украинцы вложили столько своего пота и труда, обязательно будет украинским. Это значит, что украинская власть вернет в Крым уничтоженный сейчас Россией закон, свободы, права крымских татар, национальных меньшинств и человеческое достоинство», – отметил глава правительства.
Яценюк также заявил, что «те, кто захватил Крым, отправил террористов в Донецк и Луганск, будут осуждены международным судом и историей».
В апреле 2015 года Генпрокуратура Украины подготовила материалы по факту аннексии Крыма Россией для передачи их в Международный уголовный суд в Гааге (Нидерланды).

Дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларациягә 25 ел: бүгенге вәзгыять һәм киләчәгебез нинди?

http://beznen.ru/basma/2015-34/deulet-mostekiyllege-turinda-deklaratsiyage-25-el-

bugenge-vezgiyat-hem-kilechegebez-nindi/

Дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларациягә 25 ел: бүгенге вәзгыять һәм киләчәгебез нинди?

Татарстан

2015нче елның 30нчы августында татар халкы тарихында, Татарстан тарихында бөек вакыйганы бәйрәм итәчәкбез. 25 ел элек, 1990нчы елда, Татарстан Югары Шурасы Дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итте. Татарстан дәүләтчелеген торгызу юлында беренче адым ясалды. Декларациягә таянып, 1992нче елда Татарстан статусы турында референдум үткәрелде, Татарстан Конституциясе, «Телләр турында Канун» кабул ителде. Һичшиксез, бу бөек тарихи документлар иде. Нигә соң без, татарлар, 90нчы елларда тарих биргән мөмкинлеклекләрдән файдаланмадык, дәүләтчелекне ныгыта алмадык, сәяси һәм икътисади коллыкка төштек, татар мәгарифе юкка чыкты, татар телен дәүләт теле итә алмадык?

Декларациянең 3нче маддәсендә: «Татарстанда татар һәм рус телләренең дәүләт теле сыйфатында тигез хокуклы куллануы… гарантияләнә» диелгән. Нигә соң татар милләтенең язмышын хәл итә торган канун гамәлгә ашырылмады? Тел турында язабыз, ә бу мәсьәләләр сәясәткә килеп тоташа. ХХI гасырда яшибез бит, хөрмәтле туганнар. Әмма Русия һәм Татарстан ХVI гасырда калдылар, аларда феодал сәяси төзелеш хөкем сөрә. Демократия, сәяси көндәшлек, ирекле гадел сайлаулар, сүз иреге, көчле оппозиция, бәйсез мәхкәмә булмаса, тел мәсьәләләрен чишә алмыйбыз. Безнең түрәләр кануннарны гамәлгә ашыру, халыкка хезмәт итү турында кайгыртмый, ничек Путинга ярау турында уйлыйлар. Ә демократик илләрдә түрәләр иң беренче сайлаучыларга, халыкка ярарга тырыша. Шуннан соң чагыштырып карагыз, без ничек яшибез дә, демократик Европа илләрендә ничек яшиләр. Анда зур булмаган халыкларның телләрен саклап калу буенча махсус канун – «Региональ телләрнең Европа Хартиясе» кабул ителде. Бу канун буенча барлык халыкларның үз телендә урта һәм югары белем алырга хокукы бар һәм хакимият аны тәэмин итәргә тиеш. Европа берлеге бу законны гамәлгә ашыруны бик таләпчән күзәтә. Мәсәлән, Испаниянең автономияле өлкәсе булган Каталониядә урта мәктәп, университетлар каталан телендә белем бирәләр, дәүләт оешмаларында эш каталан телендә алып барыла. Каталониядә яшәүче барлык кешеләр каталан телен белергә тиеш. Ә без 90нчы еллар башында Татар Милли Университеты турында бик күп шауладык, шул шаулаудан эшкә күчмәдек. Милли Университет – милләтне, телне саклап калуның иң әһәмиятле шарты. Шушы хакыйкатьне аңламаган кешеләр хәзер дә хакимияттә. Кызганычка, халыкның укымышлы, яңача уйлый торган кешеләрне Дәүләт Шурасына сайларга мөмкинлеге юк. 2014нче елда сайланган яңа Дәүләт Шурасында татар телен камил белүче, татар телендә кануннар кабул итәргә сәләтле бер депутат бар. Бу Татарстанны, Татарстан Конституциясен, татар халкын мыскыл итү түгелме? НИЧЕК ДӘҮЛӘТ ТЕЛЕН БЕЛМӘГӘН КЕШЕЛӘР ДӘҮЛӘТ ШУРАСЫНДА ЭШЛИ АЛАЛАР?
Декларациянең 2нче маддәсе: «Татарстан территориясендәге җир һәм аның байлыклары… бары тик аның халкының милке булып тора».
Нигә соң без бу канунны гамәлгә ашыра алмадык? 2014нче елны Мәскәү Татарстанның 740 миллиард сум салымын талап алды. Дөньяда бу дәрәҗәдә таланган бер генә колония дә юк! Татарстан дәүләтенә, Конституциягә һөҗүм 2002нче елда башланды. Янәсе, РФ Конституциясенә «туры килми» дип, Мәскәү 1992нче елда кабул ителгән Конституцияне үзгәртүне таләп итте. Ничек Федератив демократик дәүләттә (РФ конституциясе, 1нче маддә) «туры китерү» үткәреп була? Федерация булгач, күптөрлелек булырга тиеш. «Туры китерү» үткәргәч, РФ унитар дәүләткә, империягә әйләнде.
Татарстан дәүләтен җимергәндә кайда иде соң безнең Дәүләт Шурасы, кайда иде «Конституциянең гаранты»? Нигә хакимият халыкка мөрәҗәгать итмәде, нигә Конституцияне үзгәртү турында референдум үткәрү тәкъдиме белән чыкмады? Татарcтан халкы Конституциядәге үзгәрешләр аркасында җирсез, милексез калды. 2002нче елда «яңа редакция» дигән булып икенче Конституция кабул иттеләр. Анда «суверен дәүләт – халыкара хокук субъекты» юк, «җир һәм аның байлыклары – бөтен халык милке» дигән маддә юкка чыгарылган,«Татарстан кануннары аның территориясендә өстенлеккә ия» дигән маддә юк һәм башкалар, һәм башкалар… Татарстан дәүләтеннән исеме генә калды.
БЕЗНЕҢ ӨМЕТЕБЕЗ НӘРСӘДӘ СОҢ, МИЛЛӘТТӘШЛӘР? Без – Төмәннән Кырымга кадәр чиксез җирләрне берләштергән, бөек дәүләтне – Алтын Урданы төзегән бөек татарларның варислары. Татарлар – бөек тарихлы, бөек мәдәниятле, әдәбиятлы, бай һәм матур телле, тулы хокуклы Европа милләте. Татарларның күпчелеге бу хакыйкатьне аңласа, татарлар, горурланып: «Без – татарлар», – дип әйтсәләр, халык ихтыяҗлары өчен көрәшүче, татар телен белүче депутатларны, Президентны сайласалар, Дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация гамәлгә ашырылыр, дәүләтебезне торгызырбыз. Туган телебез дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелер, Милли Университет, мәктәпләр, милли кино, радио һәм телевидение булдырырбыз. Халкыбызның мөстәкыйльлеккә, бәйсезлеккә тулы хокукы торгызылыр – без бетүгә түгел, ә яшәргә дип көрәшергә тиешбез. Татар халкы финнардан, каталан, шотланд халкыннан, латышлардан ким түгел, безнең дә заманча Европа дәүләте төзергә хакыбыз бар, иншәАллаһ.
Фәрит ЗӘКИЕВ,
Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе.

Тарихта калган мөһим документ

25 ел элек, 1990нчы елның 30нчы августында, Татарстан Югары Шурасы Дәүләт мәстәкыйльлеге турында Декларация кабул итте. Татар халкы үзенең дәүләтен төзү юлына басты. Менә нинди документ иде ул…
Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында ДЕКЛАРАЦИЯ
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Югары Советы, республиканың күпмилләтле халкы язмышы өчен тарихи җаваплылыкны аңлап; Россия Федерациясендә һәм Совет Социалистик Республикалар Союзында яшәүче барлык халыкларның суверен хокукларына ихтирам белдереп; автономияле республика статусының аның күпмилләтле халкының киләчәктә сәяси, экономик, социаль һәм рухи үсеше мәнфәгатьләренә туры килмәвен күрсәтеп үтеп; татар милләтенең, республикада яшәүче бөтен халыкның үзбилгеләнүгә булган аерылгысыз хокукын тормышка ашырып; демократик хокукый дәүләт төзергә омтылып,
1. Татарстанның дәүләт суверенитетын игълан итә һәм аны Татарстан Совет Социалистик Республикасы – Татарстан Республикасы итеп үзгәртә.
2. Татарстан ССР территориясендәге җир һәм аның байлыклары, башка табигый байлыклар һәм башка ресурслар бары тик аның халкының милке булып тора.
3. Татарстан ССР үз территориясендә яшәүче барлык гражданнарга, нинди милләттән булуларына, социаль чыгышлары, диннәре, сәяси инанулары нинди булуга һәм башка аерымлыкларга карамастан, кешегә тигез хокуклар һәм ирек гарантияли. Татарстан ССРда татар һәм рус телләренең дәүләт теле сыйфатында тигез хокуклы кулланылуы, башка милләтләрнең телләрен саклау һәм үстерү гарантияләнә.
4. Киләчәктә Конституциядә, башка хокукый норматив актларда, дәүләт тормышында дәүләтнең рәсми исемен «Татарстан Совет Социалистик Республикасы» (Татарстан ССР яки Татарстан Республикасы) дип кулланырга.
Республика дәүләт властеның югары органын – «Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы» дип, ә ул кабул итә торган актларны – «Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы актлары» дип исемләргә.
5. Бу Декларация Татарстан ССР Конституциясен эшләү, Татарстан ССР законнарын үстерү өчен, Татарстан ССРның Союз договорын РСФСР һәм башка республикалар белән договорлар әзерләүдә һәм төзүдә катнашуы өчен, Татарстан ССР дәүләт төзелешенең аеруча мөһим мәсьәләләрен һәм аның ССР Союзы, РСФСР һәм башка республикалар белән мөнәсәбәтләрен аның халкы тикшерүенә чыгару өчен нигез булып тора.
Татарстан ССР Конституциясе һәм законнары Татарстан ССРның бөтен территориясендә өстенлекле.
6. Татарстан ССРның яңа Конституциясен, башка законнарны һәм норматив актларны кабул иткәнгә кадәр Татарстан ССР территориясендә Татарстан ССРның, РСФСР һәм ССР Союзының Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турындагы Декларациягә каршы килми торган законнары һәм закон актлары гамәлдә булуны дәвам иттерә.
Бу Декларация аны кабул итү вакытыннан көченә керә.
Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы
Рәисе М. ШӘЙМИЕВ.
Казан, 30 август, 1990 ел.