ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

вторник, 28 июля 2015 г.

Тел үсешенә иҗтимагый-социаль шартлар кирәк

http://www.azatliq.org/content/article/27118770.html

Тел үсешенә иҗтимагый-социаль шартлар кирәк

Татарстанда сыйфатлы икетеллелек урнаша алмады.



атарстан Республикасында 2015-2030 елларда Милли мәгариф системын үстерү" дигән яңа концепция булдырылу уңаеннан сораштыру уздырыла икән. Миннән дә "Яңа чор милли мәгариф концепциясе нәрсәгә игътибар итәргә тиеш? Нәрсәгә игътибар бирергә, нәрсәне исәпкә алырга кирәк?", дигән сорауларга җавап бирүемне сорадылар.
Җавабымны язу озакка сузылды шул – өзлексез өч көн утырдым шуның белән. Шунда язган фикерләремнән берничәсен генә сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм. Текстның тулысы озакламый басма рәвештә дөнья күрер дип ышанам. 
Бүген җир шарында булган 7 меңгә якын телләрнең 95 проценты бу гасыр азагында юкка чыгуга дучар. Белгечләр раславынча, телләрнең югалу процессы аерым җәнлекләр һәм үсемлекләр юкка чыгуыннан да кызурак бара. Мәшһүр Америка тел белгече Кеннет Хейл җир шарында бер телнең юкка чыгуын Лувр музееның юкка чыгуына тиңли. Тел ул – гади аралашу чарасы гына түгел, ул шул телне кулланучы этник группаның мәдәнияте белән үрелеп бара, ул халыкның рухи эшчәнлеген чагылдыручы чара. Телдә халыкның рухы да, табигате дә һәм тормыш-көнкүреше дә ачык чагыла. Тел өйрәнү ул тарихчылар һәм археологлар ирешә алмаслык серләрне ача төшә, халыкның рухият тамырларын ачып сала. Телдә халыкның көнкүреш һәм рухи тормышы, үткәне, хәзергесе һәм киләчәге чагыла. Шуңа күрә җир шарында кечкенә генә бер халыкның да юкка чыгуы кайтарылмаслык мәдәни югалту фаҗигасенә тиң.
Моны истә тотып, алдагы 15 елга Татарстан республикасында Милли мәгариф системын үстерү концепциясен булдыруны, hичшиксез, гаять актуаль hәм выкытлы чара дип бәялисе генә кала. Шулай булуга карамастан, асылына карасак, бу концепция милли мәгарифнең төп максатына ирешүгә ярдәм итә ала микән? Максат дигәндә, матур, купшы, фәнни сүзтезмәләрнең асылында, минем аңлавымча, ялгышмансам, ике әйбер ята: милли үзаңы югары дәрәҗәдә булган, туган телендә сөйләшүне гамәлгә керткән, үзенчәлекле югары сыйфатлы мәдәниятле милләт тәрбияләү. Ләкин мәгариф өлкәсе белән генә чикләнеп, мәктәп кысаларында гына бу максатка ирешеп булмый шул. Ни кадәр методик яктан алга киткән, инновацион, камил педагогик алымнар, уку-укыту җиһазлары, әсбаблары куллансак та, күпме ачык дәресләр, бәйгеләр һәм башка чаралар уздырсак та, күпме туган телдә сөйләшүне, милли мәдәниятне үзләштерүне бик кирәкле, мөһим нәрсә дип сөйләсәк тә, әгәр дә аларның үсешенә иҗтимагый-социаль шартлар тудырылмаса, нәтиҗәгә ирешеп булмый. Моңа дәлил буларак соңгы ике дистә ел эчендә дәүләт тарафыннан телләр үстерү сәясәтенә карата кулланылган  чараларны искә төшерә алабыз.
Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы канун кабул ителгәнгә ничәмә-ничә еллар узды, бу канунга инде үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында да тагын бер канун кабул ителгән иде. Татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә ашыру дәүләт програмы эшләп килә. Ул програм республикабызга башта 50 миллион сумга төшкән иде. 2004 елда 9 елга дип кабул ителгән яңа програм бу саннан икеләтә күп бюджетны тәшкил итте. Сорау туа – әлеге чаралар нәтиҗәсендә татар теле чын мәгънәдә дәүләт теле була алды микән?
Иң беренче чиратта телнең яшәеше, киләчәге буыннар дәвамчылыгы, яшьләр белән бәйле. Соңгы елларда татарча сөйләшергә теләүче яшьләр саны арта дигән фикер йөртүчеләр шактый. Чыннан да, Казанда гына ел саен төрле мәктәпләрдән, урта белем бирү йортларыннан 16 меңгә якын бала татар телен өйрәнеп чыга. Ләкин, шуңа карамастан, гамәлдә бөтен дөнья татарларының башкаласы булган Казанда татар телендә сөйләшүчеләр саны әллә ни артмый. Татар яшьләренең күпчелеге туган телен белми, белергә омтылмый да. Ә тел бит ул сөйләмдә кулланылыш тапкан очракта гына яшәргә сәләтле. Татар теленең киләчәген күзаллау өчен гади генә социологик күзаллау ясау житә. Үзебезгә гади генә бер сорау куеп, аңа ихлас рәвештә җавап биреп карыйк: кайсыбызның балалары, оныклары татар телен яхшы белеп, аны дуслары, яшьтәшләре белән даими рәвештә аралашу теле буларак куллана? Әгәр дә жавабыбызны дөреслеккә, хакыйкатькә хыянәт итмичә, реаль ситуациядән чыгып бирәбез икән, “әйе” дип авыз тутырып әйтә алучылар саны бик аз булачак шул.
Әйе, рәсми саннар, хисап ясау ягыннан карасак, татар теле үсешен чагылдыручы үзгәрешләр шактый. Ләкин, моңа карамастан, чын мәгънәдә яхшы сыйфатлы икетеллелек Татарстанда урнашмады. Бу парадоксаль күренешнең төп сәбәбен белгечләр дә, киң җәмагатьчелек тә хөкүмәтебезнең татар теленә карата булган эзлексез, икеләнүчән сәясәтендә күрәләр. Соңгы вакытларда Татарстан хөкүмәте тарафыннан татар теле статусын ныгыту өчен бернинди диярлек ныклы чаралар күрелми, дигән фикер еш очрый. Шәһәр администрацияләре органнарында һәм муниципаль оешмаларда, төрле сәнәгать ширкәтләрендә һәм оешмаларда эш итү теле буларак урыс теле генә кулланыла. Дәүләт телләрен куллануны регламентлаштыру норматив-хокуки нигез, квалификацион база булмавы ул милли мәгариф алдында гына торган проблем түгел, бу башка өлкәләргә дә кагыла.
Тел гамәли яктан куллануда булсын өчен, аңа ихтыяҗ булдырырга кирәк. Менә монда инде гаилә көче дә, хәттә җәмәгатьчелек көче дә җитми бугай. Һичшиксез, телебезнең киләчәген булдыру өчен Татарстан хөкүмәте һәм шәһәр хакимияте татар телен яклау һәм үстерү максатында хәлиткеч чаралар күрергә тиеш. Күптән түгел генә интернет челтәрендә Анатолий Волков дигән тел белгече бу мәсьәләгә багышлаган "Языковая политика в России: вытеснение нерусских языков в сферу факультативного" исемле мәкаләсен чыгарган иде. Шуннан бер өзек китерәм: 
“Димәк, әгәр дә без системалы рәвештә эш алып бара башламасак, бу концепцияләр бары тик кәгазьдәге концепция булып кына калачак. Һәм моны аның төзүчеләре үзләре дә бик яхшы аңлый булса кирәк. Моның өчен мәгариф өлкәсеннән тыш дәүләт күләмендә һәм регионнар җитәкчелеге дәрәҗәсендә, сәүдә, транспорт, идарә итү, көнкүреш хезмәте өлкәләрендә дә сәяси, икътисади механизмнарны җигеп, берьюлы системалы, комплекслы рәвештә эш алып бару зарури. Югыйсә, торгынлык заманындагы анекдоттагы сыман паездыбыз бик житез алга чаба дип күз буяу ниятеннән туктап торган поездның вагоннарын селкетү кебек була бу.
Резедә Сәфиуллина
Тарих институты галимәсе, филология фәннәре кандидаты
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

Интернетта татарча өйрәнәм дисәң


http://www.azatliq.org/content/article/27134353.html

Интернетта татарча өйрәнәм дисәң

Яңа татар сайтлары ясаудан кала булган татар сәхифәләрен популярлаштыруга да игътибар булырга тиеш дип саныйм. Шуңа бәйле рәвештә, кулланылышта кулай булган сайтларга кыскача күзәтү ясап үтәсем килә.



Туган тел" татар корпусы  web-corpora.net​

Әлеге сайт филологлар, лингвистлар, типологлар, галимнәр, тәрҗемәчеләр һәм, гомүмән, тел, бигрәк тә татар теле белән кызыксынучылар өчен актуаль була ала. Бу сәхифә Русия фәннәр академиясе президиумының "Корпуслы лингвистика" фундаменталь тикшеренүләр програмы ярдәмендә эшләнгән. Анда шулай ук башкорт шигърияте корпусы да тупланган. 
Тәрҗемә факультетында укучы студент буларак, тәрҗемә процессында бу сайтларның кулай якларын билгеләп үтәсем килә. Еш кына тәрҗемә барышында, тәрҗемәчегә, синонимик рәттән, үзенә кирәк эквивалентны сайлап алырга кирәк була.
Мисал итеп, рус телендәге “Душа” сүзенең татар теленә тәрҗемәсен карарга мөмкин. Әлеге сүзнең татар теленә тәрҗемәдә, контекстка карап, “күңел, җан, йөрәк, үзәк, калеб” дигән вариантлары очрарга мөмкин. Кайсы очракта нинди сүзне сайларга соң дигән сорау туа.
Бу сорауга җавап табарга безгә “Туган тел” корпусы ярдәм итә ала!
Сайтның эзләү юлына “күңел” һәм “җан” сүзләрен кертәбез һәм аларның кулланылыш ешлыгын ачыклыйбыз. Шулай итеп без "Күңел" сүзенең 1697,  Җан сүзенең 1487 мәртәбә кулланылганын беләбез. Моннан нәтиҗә ясап, әдәби телдә “күңел” сүзе ешрак кулланганын ачыклыйбыз.
Шулай ук бу сайтта кайсы сүзнең сүз башында, ахырында яки уртасында ешрак килүен карага да була: "күңел" сүзе, сүз җөмлә башында 4176, җан сүзе 1656 мәртәбә кулланылган.
Шулай ук җан сүзенең ешрак “җан иясе” дигән контекстта кулланылуын күрәбез, Ә күңел сүзе “күңелле” сыйфаты рәвешендә актив.
Әлеге сайтның чит телләрдә аналоглары юк. Ул тел белгечләре, тәрҗемәчеләр өчен кызыклы булырга мөмкин. Бу сайтта Русиядә яшәүче татарларның, татар авылларының бер өлеше диалекталь аспектта өйрәнелеп кертелгән.
Үз эченә лексика, фонетика, морфология, синтаксисны алган 215 сораудан торган гомум сораштыру буенча төзелгән. Сорауларга жаваплар картага төшерелеп, интерактив формада күрсәтелгән. Мәсәлән, лексика өлешендә, 125нче харитада, без ишегалды сүзенең 15 төрле вариантын күрә алабыз: ишегалды, кура, өйара, кәртә, йорт һәм башкалар. Ә фонетика өлешендә 15нче харитада “инә” сүзенең төрлечә әйтелү күренешенә тап булабыз. (Мин үзем Казанда туып үссәм дә, әби-бабаем Башкортстаннан. Шуңа күрә мин “инә”не “энә” дип әйтергә ияләшкән). Шулай итеп телнең җирлеккә карап ничек үзгәрүен карарга була. 
Әлеге сайтның берничә кимчелекле ягын да ассызыклып үтәсем килә. Сораштыру инде күптән алынган булганга, кайбер әйберләр хәзерге чынбарлыкта булганнарга туры килмәскә мөмкин. Әлбәттә, атласка бөтен авыллар да кертелмәгән, сораштыру алынган вакытта зур һәм кеше күп яши торган авылларга өстенлек бирелгән. Моннан тыш, төрле җирлектәге татарларның традицион үзенчәлекләрен дә билгеләп узарга булыр иде.
Ана теле  anatele.ef.com
Әлеге сайт татар телен үзлектән өйрәнүчеләр өчен бик файдалы һәм уңайлы булыр. Анда һәркем электрон адресын теркәп, кыска гына вакыт эчендә теркәлү үтә ала. Сайт кунакларына, ягъни укучыларга, төрле күнегүләр тәкъдим ителә. Шулай ук сайтта татарча кыска видеороликлар карау, яки аерым сәгатьләрдә укытучылар белән элемтәгә керү мөмкинлеге бар. (Укытучылар Казан федераль университетыннан).
Ә менә видеоларның кайберләре татар телен яхшы белүчеләр өчен бик кызык булып тоелырга мөмкин. Артистлар сүзләрне сузып, җөмләне тутырып, инде телдән төшеп калган һәм актив сөйләмдә кулланылмый торган сүзләр кулланып сөйләшә. Шулай да телне өйрәнүчеләр өчен бу бик кулай.
Сайтка теркәлүчеләр телне белү дәрәҗәсен сайлый алалар, күнекмәләрне дөрес үтәп барган саен телне белү дәрәҗәсе арта. Сәхифә бик сыйфатлы башкарылган, ул кулланылышта уңайлы һәм күзгә рәхәт.
Сайтның барлык кулланучылар өчен дә бушлай булуы шатландыра. Ләкин интерфейста (ягъни төп биттә) сайт белән танышу, сайт турында мәгълүмат юк диярлек. Теркәлү өч телдә: Татар, рус, инглиз телендә генә башкарыла. Шуңа да карамастан, мондый сайт татарларага бик кирәк. Татар телен өйрәнүдә һәм саклап калуда ул төпле нигез була ала. 
Татар теленә ихтыяҗ арткан саен, интернетта татар сайтлары артачак, татар сайтлары арткан саен, ихтыяж барлыкка киләчәк. 
Таныш бул һәм рәхим итеп куллан.

Зөләйха Камалова                                                                                     Казан

Фәүзия Бәйрәмова "Минехановның чукындыру белән котлавы – татар халкын мыскыллау"


"Минехановның чукындыру белән котлавы – татар халкын мыскыллау"

Рөстәм Миңнеханов Русияне чукындыру көне белән татарстаннарны котлады. Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова бу татар халкын, мөселманнарны мыскыллау дип белдерә.



Кнәз Владимир гаскәрләренең Кырымдагы Херсонес шәһәрен чукындыруын тасвирлаган диорама.
Кнәз Владимир гаскәрләренең Кырымдагы Херсонес шәһәрен чукындыруын тасвирлаган диорама

Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов 28 июльдә христианнар бәйрәм итә торган Русияне чукындыру көне белән татарстаннарны котлады.
"988 елда Киевта булган бөек вакыйга күпләгән көнчыгыш славян кабиләләрен рухи көч белән берләштереп безнең дәүләтебезнең киләчәген билгеләде. Узган мең еллыктагы Византия, Алтын Урда һәм Европа мирасын үз эченә алып, христиан, мөселман уңышларын һәм дөньядагы башка цивилизацияләрне үзенә сеңдереп Русия күпләгән милләтләрнең һәм диндарларның ватанына әйләнде ", ди Миңнеханов.
Ул Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Русияне чукындыручы бөек кнәз изге Владимирны искә алу чараларының Татарстанда да үтәчәген дә әйтә.
Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова әлеге котлауны татар халкын мыскыл итү дип белдерә.
Фәүзия БәйрәмоваФәүзия Бәйрәмова
"Миндә бу котлау бик сәер тәэсир калдырды. Дөресен әйткәндә, бу илбашы турында башыма ул мескен дигән фикер килде. Нәрсә язып бирәләр, шуны имзалап утыра ахыры бу. Укып чыга микән, юк микән, белмим. Укып чыккач, ни имзалаганын аңлый микән? Бу ягы да аңлашылмый. Әгәр ул аңласа, бу "крещение"нең татарчага тәрҗемәсе ничек була дип сорау бирер иде. Чукындыру була.
Шушы чукындыру белән Татарстан халкын котлау өчен, белмим кем булырга кирәктер?! Татарстан халкының күпчелге мөселманнар бит, татарлар бит. Нәрсә бу чуыкындыру безгә дә кагыламени хәзер? Безнең әби-бабаларыбыз шушы көчләп чукындырылмас өчен утларга кергәннәр, суларга төшкәннәр, каторгаларда харап булганнар. 
Батыршаларны искә төшерергә кирәк. Батыршага кадәр дә, аннан соң күпме татарлар Иделдә, Уралда, Себердә чукындыруга каршы баш күтәргән. Бу вакытларда күпме мәчетләр, күпме авыллар яндырылган, күпме кешеләр харап булган. Миңнеханов менә шулар турында сорарга тиеш иде. Безне хәзер XXI гасырда котлап утыра, бу коточкыч хәл әлбәттә.
Инде тарих мәсьәләсенә килсәк, монда Византиясен дә, Алтын Урдасын да, Киев Русен дә бөтенесен бер казанга салып болгаткан. Бу өч дәүләт – гасырлар буе бер-берләренә дошман булган, бер-берләре белән сугышкан дәүләтләр. Христиан дине бу өч дәүләтне берничек тә берләштерә алмый, ә сугыштыра гына ала. Христиан дине үзе дә православларга, католикларга һәм протестантларга бүленгән. Үз эчләрендә дә күпме каршылыклар бар аларның.
Миңнехановның бу котлавын мөселманнарны, татар халкын һәм шул исәптән мине дә мыскыллау дип кабул иттем. 
Кнәз Владимир белән хәзер болгаталар да, болгаталар, чөнки Русия хуҗасы исеменә туры килә. Шуңа күрә безнекеләр паровоздан да алдан йөгерәләр. Әмма Миңнеханов татарлар турында да уйларга тиеш иде. Мин бу котлауны мыскыллау итеп кабул иттем.
Аның бу котлавы Татарстанга яңа митрополит Феофанның китерелүебелән бер вакыткарак туры килде. Феофан төлке, елан кебек, ул боргаланып эчеңә керә торган кеше. Имеш ул татар телен дә өйрәнергә тели, имеш тегеләй итә, имеш болай итә.
Аның ахыргы максаты – барыбер, татарларны чукындыру, үз диненә чакыру. Ул моның өчен бөтенесен: татар телен дә, кирәк икән, кытай телен дә, башкасын да өйрәнәчәк. Әмма аның ахыргы максаты синең халкыңны көчләп чукындыру икән, уянырга кирәк, аңа яраклашырга кирәкми, ул үзе безгә яраклашырга тиеш. Ул хәзер безнең җирләрне дә христиан җирләре дип игълан итәргә мөмкин һәм игълан итәчәк тә. 
Бу мөселманнарны төрмәләргә утырту, яки милләтчеләрне хөкем итү генә түгел, бу тәре тотып синең җиреңне минем җирем дип игълан итеп яңа көрәш башлау дип аңлыйм мин моны. Бар үзгәрешләр дә Мәскәүдән килә, ә мондагы эмиссарлар дәвам итә. Бу хакта халыкка җиткереп торган кешеләрне, менә минем кебекләрне, чүпләп торачаклар. Мин тагын әйтәм һәм тагын бер гаеп табарга мөмкиннәр. Ләкин бу сүзләрне кемдер әйтергә дә тиеш.
Бу Феофан миңа кайвакытта Ильминскийны да хәтерләтә. Безне чукындыру тарихындагы Ильминский шулкадәр тирән, мәкерле кеше булган, ул татарларны чукындырырга теләгән, әмма Аллаһы тәгалә ирек бирмәгән. 

Фәүзия Бәйрәмова
Язучы, галимә, җәмәгать эшлеклесе

Стравить мусульман с их защитниками не удастся

Стравить мусульман с их защитниками не удастся

28.07.2015
 
Вчера ГТРК-Курган пригласила члена ОНК для записи эфира о посещении ИК-2 Курганской области. Она указала, что все факты, изложенные в жалобах родителей подтвердились. Человек, называющий себя имамом, Зиёдали Мизробов назвал в эфире ложью результаты проверки ОНК в ИК-2, притом, что заключение ОНК основано исключительно на документах и справках, предоставленных самими сотрудниками колонии. А факты были таковы: мусульман в 9 раз чаще заключают в штрафные изоляторы; больному не предоставлялась медпомощь, пока не вмешалась прокуратура; мечеть закрыта, в то время, как православный храм всегда открыт; на момент проверки было предъявлено в мечети только 4 Корана (именно они были изъяты накануне месяца Рамадан), остальные книги - различные переводы и иное, а имам говорит о 65 Коранах, котрые переданы, якобы в мечеть; мусуульманин, чьи родители пожаловались, был заключен в ПКТ на 6 месяцев безо всяких на то законных оснований в нарушение ст.116 УИК РФ. Вполне допускаю, что на эфир имама записывали предоставив ему не документы проверки ОНК, а инсинуации самих сотрудников ИК-2, рассчитывающих таким образом стравить мусульман с ОНК, защищавших их интересы. Допускаю также, что имам Зиёдали просто отрабатывает у спецслужб своё спокойное существование. Но это дело его совести. Результатов проверки прокуратуры ГТРК-Курган решила не ждать, а просто поучаствовать в стравливании мусульман и их защитников. Приём этот на ГТРК популярен с 2000 года, когда они проиграли мне свой первый суд по мусульманским делам.

Габдулла-хаджи Исакаев

Отображается файл "ЛВ- ИК-2 на ГТРК.jpg"
О проблемах региона и борьбе за законность см.
http://5ugolok.ru/
http://abdallah-haji.livejournal.com/
http://www.facebook.com/gabdulla.isakaev?ref=tn_tnmn
http://narod.zaural.ru/gabd/

"Русский мир" раскачивает Татарстан

http://golosislama.com/news.php?id=27223

"Русский мир" раскачивает Татарстан



В последние недели наблюдаются попытки великодержавно-шовинистических кругов, продвигающих идеи т.н. "Русского мира", дестабилизировать межнациональную и межрелигиозную обстановку в мирном Татарстане.
Поводом для этого стало знаковое событие - отзыв руководством Московской Патриархии с должности Митрополита Казанской епархии РПЦ (т.е. Татарстана) Анастасия (Меткина) и назначение вместо него Феофана (Ашуркова). Обращает на себя внимание крайне провокационный характер такой рокировки по отношению к республике, в которой православная община является одной из важнейших составляющих межрелигиозного баланса.
Митрополит Ашурков был известен своими комплиментарными отношениями с руководством Татарстана, лояльностью к республике. Именно это ему вменяют в вину адепты "русского мира". В своих публикациях современные крестоносцы не скрывают чувств, вызванных знаковой победой: "...татарскую этнократию, давно взявшую «под колпак» владыку Анастасия, просто поставили перед фактом: теперь в республике будет митрополит, свободный от позорных страстей прежнего епископа, а вследствие этого способный отстаивать интересы РПЦ и защищать Православие".   
Новый митрополит, судя по всему, решил не разочаровывать своих сторонников. После первой же службы в Благовещенском соборе Казанского кремля он открыто заявил, что "Казань - русская земля", а также, что жители Татарстана независимо от вероисповедания "находятся под защитой Богородицы". Подобные заявления официального главы православной церкви в Татарстане иначе как провокационными татарским и мусульманским населением республики восприниматься, естественно, не могут.
При этом обращает на себя внимание синхронность раскрутки нового митрополита и нападок на мусульманское руководство республики, с которыми выступили те же адепты "Русского мира" в подконтрольных им ресурсах. Так одиозный Глеб Постнов, из под пера которого регулярно выходят публикации, которые многими татарами и мусульманами иначе как антитатарскими и антиисламскими не воспринимаются, 27 июля 2015 года на страница "Независимой Газеты" выдал очереднойопус провокационного содержания. Объектом нападок стал муфтий Татарстана Камиль Самигуллин, которого его ярая приверженность ханафитскому мазхабу, видимо, не делает благонадежным в глазах шовинистов. Самигуллину вменяют в вину то, что в отличие от Дагестана, в котором мусульманская община расколота во многом благодаря конфронтационной политике ДУМД, он не открывает в Татарстане охоту на ведьм в тех масштабах, что от него ожидают, а пытается сохранять единство мусульман вне зависимости от тонкостей их религиозной практики и убеждений.
Также показательно, что в очередной раз в подобного рода материалах "плохому" Самигуллину, который "покрывает ваххабитов", противопоставляется "хороший" Батров, которого некоторые мусульмане давно склонны считать человеком, приставленным к Самигуллину кем надо.  
Все эти факты вызывают опасения, что после провала или временной заморозки своей авантюры на украинском Донбассе, адепты "Русского мира", химера которого нуждается в постоянной подпитке кровью, попытаются устроить очередную "русскую весну" уже в Татарстане. 
Автор