ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

вторник, 16 июня 2015 г.

«Түбәтәемне кире кайтармадылар…»

http://idel-tat.ru/t-b-t-emne-kire-kajtarmadylar/

«Түбәтәемне кире кайтармадылар…»

«Ельцин әйтеп кенә, суверенитетны тоттырмадылар. Милли хәрәкәттәгеләр дә хурландыра башлады. Шуннан, түбәтәйне җибәрүен сорап, Кремльгә телеграммалар җибәрә башладым».
Фотка1
Мин – кечкенәдән Русия белән бер илдә яшәгән кеше. Яшь вакыттан ук аны үз дәүләтем итеп санадым. Гомер гомергә руслар белән дә дус, украиннар, белорусслар, башкалар белән дә тату яшәдек Кызганыч, зур ил таркалды, мөселман кардәшләребез Советлар Союзыннан аерылды. Тора-бара мин дә татарның кысылып яшәвен аңладым һәм… милләтчегә әверелдем.

Аерылышулар башлангач, безне тагын кысарлар дип курыктым шул. Шуңа да кайберәүләргә ышанырга туры килде, без беркатлы бит. Баштарак Ельцинны да уңай кабул иттем. Сүзләренә ышансаң, ул үзе Русияне таркатмау ягында булды, матур итеп суверенитетлар турында да сөйләде.
Борис Николаевич Казанга килгәч, Казан дәүләт университетының зур залында аны тыңлап утырдым-утырдым да, күңел йомшарды: бу безгә тагын да татурак яшәргә мөмкинлек бирүче кеше икән бит дип уйлап куйдым. Шуңа да үзенә килеп, рәхмәт әйтәсем килде. Сәхнә биек, этеп-төртеп менгерделәр. Шул чакларда гына Урта Азиягә барып түбәтәй алып кайткан идем. Әйбәт чигелгән, матур иде ул. Ләкин түзә алмадым: түбәтәйне тоттым да, «суверенитет биргәнең өчен рәхмәт, бирегез генә» дип тапшырдым үзенә. Ельцин исә рәхмәт диде дә, түбәтәйне башына киде. «Берите суверенитет столько, сколько вам нужно» – җавабы шул булды. «Йотыгыз» («глотайте») дигән сүзен хәтерләмим, гәрчә соңрак ул шулай әйтте дип сөйли-яза башладылар. Кулны кысты, аркадан какты да, мин сәхнәдән төштем. Шунда артыгын кыланып ташламадым микән дип үзем дә куркуга калдым: әле бит шунда һәм урамда Ельцинга каршы кешеләр дә бар! Бер-бер нәрсә эшләп куймасыннар тагын дип пошаманга калдым һәм тизрәк залдан чыгып китү ягын карадым. Фотоларга төшерделәрме, юкмы – белмим, миңа эләкмәде. Соңрак бу хакта Венера Якупова язып чыкты.
Гаепләүләр дә булды, әлбәттә. Арадан кайбер милли хәрәкәт вәкилләре, дин әһелләре «Син татарның символын бирдең» диделәр. Мин үзем татарның символы дип аның батыр йөрәген, эшчән кулларын, курку белмәс җанын, тугры юлдашын – атын атар идем. Хәзерге кебек машиналарда, самолетларда дөньяны яуламаган ул, атка атланып, Дунайларны кичкән, Аурупага барып җиткән… Бәлки ялгышамдыр.
Политическая голодовка против проведения в Татарстане выборов президента РФ
Әмма өметләр баштан ук акланмады. Ельцин әйтеп кенә, безгә шунда ук суверенитетны тоттырмадылар. Милли хәрәкәттәгеләр дә хурландыра башлады үземне. Шуннан мин, түбәтәйне җибәрүен сорап, Кремльгә телеграммалар да җибәрә башладым. Үзәк гәҗитләргә дә яздым, басылмады, әлбәттә. Уннан артык булды телеграммалар гына да. Нәрсә яздыммы? «Түбәтәйне кире җибәр, суверенитетың монда бозылган», дигән юллар бар иде анда. Әле күптән түгел генә яндырдым үзләрен… Түбәтәйне шунда ук оныткандыр инде Ельцин. Кире кайтмады ул. Кемнәрдер янәсе, Уфага очканда самолеттан ыргыткан икән дип тә әйтте. Кем белә инде…

Шуннан соң Ельцин тагын килде, катык эчкән чагында Арчага да бардым Сабан туена, ләкин мине бүтән аның янына кертмәделәр…
Политическая голодовка против проведения в Татарстане выборов президента РФ, 1991
Сер түгел, мәктәпләрне яптылар, татар телендә укытулар азайды, җырлап, биеп кенә татарның мәдәниятен үстерә башладылар. Элек тә, хәзер дә шул фикердәмен: татарга иң элек милли мәктәп, татарча уку кирәк. Шәһәрнең яртысы урыс икән – татарча өйрәнсен, татарлар урыс телен белсен – бертигез хокукта булыйк! Без бит булдыра торган халык, кысмасыннар гына иде. Аурупа халкы белән тигез дәрәҗәдә, хәтта инглизләрне, грекларны, итальяннарны да уздыра ала торган халык без. Күпме мәшһүр галимнәребез бар бит дөньяда.

Кызганыч, бүгенге милли хәрәкәт ул безнең вакыттагы милли хәрәкәт түгел инде. Марат Мөлековларыбыз да, Вафирәләребез дә, Рәшитләребез дә юк… Бер Фәүзия Бәйрәмова гына калды бугай инде милли хәрәкәтнең йөрәге булып.

Казаннан кайткач уйланулар: татар галимнәре үз телен санламый

Казаннан кайткач уйланулар: татар галимнәре үз телен санламый

Татарстанның үз рәсми шәхесләре, түрәләре, фән эшлеклеләре, сәнгатькәрләре, зыялылары һәм аларга ияргән халкы үз ана телен кайгыртмаганда, битараф калганда, татар теле бетә дип чаң кагу гомумән кирәк микән?

http://www.azatliq.org/content/article/27051513.html
Надир Дәүләт Казаенда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 75 еллыгына багышланган җыелышта

Май азагында Казанда булып, 28 май көнне Татарстан Фәннәр академиясендә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының төзелүенә 75 ел тулуга багышланганфәнни җыелышта булырга туры килде. Анда Төркия, Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан белән бергә Русиянең төрки субъектлары һәм Идел буе республикалары вәкилләре дә катнашты.
Шушы утырыш вакытында минем өчен гаҗәеп бер нәрсә - Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлаховның бер сүз дә татарча белмәве аныкланды. Президент булып президент Татарстан Конституциясенең ике теллелек принцибы нигезендә татарчадан имтихан тотканда, башка оешма җитәкчеләре өчен дә шундый ук шартлар кирәкми микән дигән табигый сорау туды.
Сәлахов җыелыш барышында тик урысча гына сөйләде һәм әле алай гына да түгел - татарча чыгыш ясаган профессор Җәүдәт Сөләймановны шелтәләп тә алды, аның сүзен тупас рәвештә бүлергә тырышты, чит ил кунаклары алдында оятта калдырды. Казакъстан делегаты, Халыкара Төрки академия президенты Дархан Кыдырәли исә татарча сөйләп татарларга үзенчә бер бүләк ясады. Төркия Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Аҗар Татарстан фәннәр академиясе президентының урысча гына сөйләвенә шаккатты. Ул ачыктан-ачык "Чыгышы татарча булса, 75 процетын аңлаган булыр идем", дип белдерде.
29 майда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Йосыф Акчурага багышланган халыкара конференция ачылды. Халыкара дигәне - шул Төркиядән дә катнашучылар булган өчен иде инде. Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов һәм Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дильмач татарча сөйләделәр. Хәкимов үзе шуннан соң югалды. Казанда ясалган чыгышлар вакытында Төркиядән минем белән бергә килгән Исмәгыйл Төрекулы гына татарча, калганнары төрекчә чыгыш ясады. Татарлардан бик сирәге, булса бер, йә икесе генә татарча сөйләде, ә инде конференциянең Сембердә дәвам иткән өлешендә исә чыгышлар гел урысча гына булды. Татар галимнәре күренекле татар шәхесе турында урысча сөйләүне өстенрәк күрде.
Шушы дүрт көнлек тәҗрибәдән соң татар теленең киләчәге турында беркадәр анализ ясау дөрестер дип уйладым. Соңгы айларда Русиядә милли телләрне тәмам бетерү өчен көчле хәрәкәт башланды.
Мәгариф белгече Сторчков фаразына күрә, Путинның оптимизация програмы мәгариф бюджетын кыскарту һәм берүк вакытта укыту дәрәҗәсен күтәрүне максат итеп куя. Шулай булгач, милли телләрдә укыту әллә ни кирәкмәгән бер "люкс"ка әйләнә булып чыга. Гадилеккә, экономиягә омтылган базар шартларында бу милли мәктәпләрне бетерү дигәнне аңлата.
Мин Казанга беренче мәртәбә 1990 елның маенда кайткан идем. Анда мине бер конференциягә алып бардылар. Чыгыш ясаучыларның барысы да татар иде, ләкин берсе дә татарча сөйләмәде. 25 ел узганнан соң карыйм: хәтта милли тарих белән шөгыльләнгән тарихчыларыбызның, тел һәм әдәбият белгечләребезнең зур күпчелеге бүген дә урысча сөйли. Татарстан парламентында бер Разил Вәлиев кенә татарча чыгыш ясый.
Төркиягә килгән рәсми шәхесләр, төрекләрнең татарчаны яхшырак аңлау ихтималын белә торып та, урысча гына сиптерә. 1990 елда туган бала бүген 25 яшьтә. Димәк, аны шушы елларда татарча тәрбияләмәгәннәр. Татар зыялыларына, сәясәтчеләренә, эшкуарларына, гомумән күпчелеккә татар теле “ни бар, ни юк” кебек, булса да була, булмаса да. Биредә инде Мәскәүнең татар теленә каршы ниндидер өстәмә чаралар күрүенә ихтыяҗ да калмаган. Татарлар ана телләреннән үзләре үк ваз кичә.
Дөрес, татар теле әле 25 елдан соң да бетмәс, әмма аны кулланучылар саны кискен кимер. Русиядә байтак милли телләр куркыныч астында. ЮНЕСКОның телләр атласында бу хакта киң мәгълүмат бирелә. Күрзбез ки, төрки телләр арасыннан сойот теле юк булган, бик көчле куркыныч астында чулым белән тофа телләре тора. Көчле юк булу ихтималы бараба татарчасына, төньяк алтай һәм шор телләренә яный. Шиксез, юк булачак дип фараз ителгән алабуга татарчасы, долган, карагаш, хакас, нугай, себер татарчасы, көньяк алтай, труһман һәм йорт татарчасы бар. Әлегә кинәт югалу янамаса да, үзләрен саклый алырлык көчләре булмаган телләр дип исә башкорт, чуаш, карачай-балкар, тува һәм якут (саха) дип исәпләнә.
Инде сорау шул - мондый шартларда, ягъни Татарстанның үз рәсми шәхесләре, түрәләре, фән эшлеклеләре, сәнгатькәрләре, зыялылары һәм аларга ияргән халкы үз ана телен кайгыртмаганда, битараф калганада, татар теле бетә дип чаң кагу гомумән кирәк микән? Чит илләрдә татар телен саклаган бер уч карт-коры гына калды. Илнең үзендәге хәлләрне күреп кайтканнан соң, Татарстанда да шулай булырмы дигән шикләрем зур.
Татар мәдәниятен Сабантуйлар уздырып, бер шигырен дә аңламаганнарга Тукайны искә алу җыелышлары оештырып, яки чыгыш ясаучылардан башка беркем катнашмаган конференцияләр җыеп коткарып булачак дип уйлаучылар хыял дөньясында гына яши түгелме? Йә инде аларга шундый күрсәтмәләр биреләме? Ничек кенә булмасын, хәлләр аяныч.
Надир Дәүләт
Истанбул Сәүдә университеты профессоры

Татар имамнары җыены. Өч сорауга бер җавап Казанда узган дин әһелләре җыены ясалма тормыш, ясалма дин, ясалма милләт икәнлеккә дәлил булды.


http://www.azatliq.org/content/article/27072692.html

Татар имамнары җыены. Өч сорауга бер җавап

Казанда узган дин әһелләре җыены ясалма тормыш, ясалма дин, ясалма милләт икәнлеккә дәлил булды.

VI Бөтенрусия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы

Казанда узган дин әһелләре җыеныннан соң, өч сорауга җавап эзләдем:
1. Ни өчен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, өйләгә хәтле дин әһелләре җыенына килмичә, Чаллы Cабантуенда йөрде?
2. Ни өчен мөфтиләр Таҗетдин һәм Гайнетдин президиумга өйләдән соң, җыенга Татарстан президенты килгәч кенә менеп утырдылар һәм чыгышларын да ул барында гына ясадылар?
3. Ни өчен Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров җыенда Миңнеханов барында башына түбәтәй киде, ул киткәч, аны салып куйды?
ҖАВАП: Бу аларның дингә, милләткә, бер-берләренә карата булган МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕН күрсәтә... Ягъни, ясалма тормыш, ясалма дин, ясалма милләт...
Ә чыны кайда? Чыны бармы? Һәрхәлдә, бу купшы залларда ул сизелмәде...
Фәүзия Бәйрәмова
Язучы, галимә, җәмәгать эшлеклесе

Татарский язык в Татарстане пытаются уничтожить

Если кто и имеет право на самоопределение в Крыму, так это крымские татары

Если кто и имеет право на самоопределение в Крыму, так это крымские татары

http://www.turkist.org/2015/06/self-determination-crimean-tatars.html?spref=fb


Русские в Крыму, согласно уставу ООН, не имеют никакого права на самоопределение, русский народ уже самоопределился. Так считает известный российский политик, лидер оппозиционной Партии народной свободы, бывший премьер-министр РФ Михаил Касьянов.

По его словам, то же касается и украинцев.

"Не считаю, что русские или украинцы, проживающие в Крыму, имеют право на проведение референдума в соответствии с уставом ООН на самоопределение. Русские уже самоопределились, у нас есть свое независимое государство, оно называется Российская Федерация, украинцы уже самоопределились, у них есть Украина. Крымские татары не самоопределились. Вот кто имеет право, так это крымские татары", - сказал Касьянов в интервью "Радио Свобода".

По словам российского экс-премьера, территориальные претензии, если они существуют, должны решаться за столом переговоров.

"У России не было территориальных претензий к Украине, основание [для аннексии Крыма] было лживое, надуманное: якобы русских в Украине и в Крыму, в частности, ущемляют. Нет там никакого ущемления. За все 25 лет существования Украины не было ни одного зарегистрированного случая, жалобы в какие-либо органы, будь то украинские, будь то российские или международные в части ущемления прав русских и русскоговорящих граждан", - заявил Касьянов.

По его словам, подобных проблем тем более не было на востоке Украины, а потому весь мир понимает, что происходящее вокруг этой страны - прямая агрессия и незаконная аннексия территории.

"Все решения, принятые российским парламентом и президентом по Крыму, являются нелегальными, незаконными, не соответствуют международному праву, как бы они ни интерпретировались. Это не соответствует международному праву и никто [в мире] это никогда не признает", - уверен российский политик.


Для справки: В марте 2014 года российские войска (без опознавательных знаков) оккупировали территорию Украины - Крымский полуостров. С целью придания этому акту агрессии легитимности Москва в считанные дни организовала на полуострове референдум, проведенный под дулами автоматов. По результатам этого "плебисцита" Россия и включила Крым в свой состав.

Ни сама Украина, ни большинство коренного населения полуострова - крымских татар, ни остальной цивилизованный мир, в том числе Евросоюз, США и Япония не признали этот шаг России легитимным. Для международного сообщества Крым остается оккупированной территорией. В этой связи США и Европейский союз ввели ряд экономических санкций в отношении агрессора-оккупанта, с целью принудить его к соблюдению международного права и прекращению оккупации.