ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

среда, 15 апреля 2015 г.

Татар теле – күтәрә алмаслык йөк?

http://beznen.ru/basma/2014-17/tatar-tele-kutere-almaslik-yok/

Татар теле – күтәрә алмаслык йөк?

OLYMPUS DIGITAL CAMERA
Кем өчендер татар теле чып-чын михнәт шул. Әллә кайда да түгел, үзебезнең Татарстаныбызда, ике дәүләт теле булган республиканың башкаласы Казанда. Андыйларның бар икәнен болай да беләбез инде, тик ел саен «Мин татарча сөйләшәм!» концертында татар телен санга сукмаучылар исемлеге белән танышып, тагын бер гаҗәпкә калабыз. Быел да икетеллелек турындагы канунны колакларына элмәүчеләрне игълан иттеләр. Аларның исемнәрен телгә алып кына да калмыйлар, премия дә тапшыралар. Дөресрәге, антипремия. Тик моңарчы әлеге «бүләк»не сәхнәгә менеп алучының гына күренгәне юк.
«Мин татарча сөйләшәм!» проекты быел тугызынчы тапкыр оештырылды. Киләсе елга – юбилей. Аз да түгел, күп тә түгел – 10 яшь. Түгәрәк датага репетиция быелдан ук башланган инде. Беренче эш итеп, «Татар дозор» уенының географиясен киңәйткәннәр. Квест быел Казанда гына түгел, Түбән Кама, Чаллы Иваново шәһәрләрендә һәм хәтта Казахстанда да оештырылган.
Казанда үткән «Татар дозор» турында узган атнада газетабызда язган идек инде. 26нчы апрель көнне уенның җиңүчеләрен бүләкләделәр. IT-лицейның «Тәрәзә» һәм 20нче гимназиянең «Кәләпүш» командалары – II, ә Түбән Каманың 13нче гимназиясе командасы «Илһам килде» I урынга лаек дип табылды. Җиңүчеләргә «Безнең гәҗит» белән «Ирек мәйданы» газеталары да махсус бүләкләр тапшырды.
Концерт барышында күп кенә конкурслар уздырылды. Яшьләрнең бәйгедә катнашырга чират торуы куандыра.
«Мин татарча сөйләшәм!»нең иң җаваплы мизгеле – татар телен авыр йөк буларак кабул итүчеләрне әйтүдер, мөгаен. Ник дигәндә, Казаныбызда татар телен белергә дә теләмәгән оешмалар, ни кызганыч, шактый. Менә шулар арасыннан «иң-иңнәр»ен, ягъни антипремиягә лаеклыларын сайлап алырга кирәк. Быел оештыручылар тискәре дәрәҗәле «бүләк»не «Казан Кремле музей-тыюлыгы», Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, ТР Дәүләт симфоник оркестры, «Әкият» курчак театрына тапшырды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин әйтүенчә, интернет сәхифәләрендә татар теленә игътибарсызлык күрсәткән оешмаларга активистлар хатлар юллаган. Хат язып та аңламаучы оешмалар менә шундый «дәрәҗәле» антипремиягә ия булган да инде. Хәер, премиянең чыны, рәхмәт сүзлесе дә юк түгел. Татар теленә хөрмәт күрсәткән оешмалар дип, быел «Метроэлектротранс» һәм «Майский» агрохолдингы табылды. Әлеге бүләкне алырга, беренчесеннән аермалы буларак, оешма вәкилләре дә килгән иде.
«Мин татарча сөйләшәм!» татар яшьләрен туплый торган чара булып саналса да, анда урыслар да, төрекләр дә, әрмәннәр дә, башка милләт вәкилләре дә җыела. «Сез шундый бердәм икән!» – дип тел шартлата барысы да. Димәк, «Мин татарча сөйләшәм!» брендыбызга әйләнеп бара.
Тукай бәйрәмендә Сөмбел СӘЙФИ булды.

Нурлатта татар теле һәм спорт кушылды

http://beznen.ru/basma/2015-15/nurlatta-tatar-tele-hem-sport-kushildi/

Нурлатта татар теле һәм спорт кушылды

нурлат МТС
«Мин татарча сөйләшәм» акциясен Нурлат шәһәре яңа форматта үткәрде. 10нчы апрель көнне, ГТО буенча нормативлар бирергә дип, шәһәр оешмаларының спорт сөючеләре үзәк паркка җыелды. Төрле оешма хезмәткәрләре спорт ярышларында көч сынашкан арада, шәһәрнең беренче мәктәбеннән бер төркем яшьләр һәм татар теле укытучылары «Минем татарча беренче 150 сүзем» сүзлекләрен, «Мин татарча сөйләшәм» логотипларын һәм Татарстан байрагы рәсеме төшерелгән магнитлар таратты, Татарстанда татар теленең «Дәүләт теле» икәнен сөйләде, бу телнең өч йөз миллионлы төрки дөнья халыклары белән аралашуда ачкыч ролен үтәвен аңлатты. Спорт бәйрәменә җыелган халык бу позитив акцияне яратып кабул итте. Акцияне оештыручылар үзләре дә спортчылар белән ярышларда катнашты. Чарада кызык хәлләр дә булды, әйтик, спортчылар белән йөгерергә чыккан бер егет, йөгергән вакытта буклетларны күрсәтеп, татар теле турында сөйләргә дә өлгерде. «Без татар телен үстерергә һәм сакларга тиешбез. Без бу акция белән шәһәребездә яшәүче кешеләрдә татар теленә кызыксыну уяныр дип уйлыйбыз», – дип сөйләде чарада катнашучылар.
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе байрагын Нурлат шәһәре беренче тапкыр моннан алты ел элек күтәргән иде. Ул вакытта чара энтузиастлар инициативасы белән, җирле хакимият, район башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге ярдәмендә оештырылды. Әлеге акцияне мәктәп укучылары өчен җанлы концерт рәвешендә ел саен үткәрү гадәткә кертелде. Татар телен үстерү һәм популярлаштыру буенча иң кызыклы чараларның берсе булган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе моннан 10 ел элек Казанда кабынып киткән иде. Бу чара республикабызның төрле районнарында гына түгел, Татарстаннан читтә, татарлар яшәгән төбәкләрдә дә зур популярлык яулый алды. 26нчы апрельдә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, Казаныбызның Бауман урамында көндезге сәгать өчтә «Мин татарча сөйләшәм» бәйрәменең төп концерты булачак.
Наил НӘБИУЛЛИН.
Казан-Нурлат-Казан.

СБОР ПОДПИСЕЙ ЗА СВОБОДУ СОБРАНИЙ

СБОР ПОДПИСЕЙ ЗА СВОБОДУ СОБРАНИЙ
Подписаться можно здесь http://svobodasobraniy.ru/home.php
Полный текст
Свобода мирных собраний является одним из основных международно признанных прав человека, обеспечивающим непосредственное участие граждан во власти.
Эти права подтверждены фундаментальными положениями Конституции Российской Федерации, основывающейся на том, что носителем суверенитета и единственным источником власти в Российской Федерации является ее многонациональный народ, осуществляющий свою власть как непосредственно, так и через органы государственной власти и органы местного самоуправления.
В связи с этим конституционное право граждан собираться мирно, без оружия, проводить собрания, митинги и демонстрации, шествия и пикетирование является неотъемлемым.
В целях обеспечения прав граждан на мирные собрания 19 июня 2004 г вступил в действие Федеральный закон Российской Федерации «О собраниях, митингах, демонстрациях, шествиях и пикетированиях».
Уже этот Закон в своей первоначальной редакции существенно отступал от положений Конституции РФ и международных обязательств Российской Федерации. Однако в результате неоднократного внесения изменений и дополнений, трансформировался, по сути, в отдельное репрессивное законодательство, принципиально отличающееся от общего административного и гражданского законодательства РФ.
Это новое «политическое» законодательство характеризуется:
  • принципиальным ограничением свободы собраний, сужением возможностей гражданам выражать свои требования и мнения, в конечном счете – участвовать в выработке политических решений в стране;
  • введением по сути разрешительного порядка проведения мирных собраний, предоставляющего власти неадекватно больших и фактически неконтролируемых и неоспариваемых полномочий по ограничению прав граждан;
  • принципиально повышенными несоразмерными общественной опасности содеянного наказаниями как за административные правонарушения, так и за уголовные преступления по сравнению с иными статьями соответствующих кодексов (в том числе – эксклюзивное применение в этой сфере законодательства таких видов наказания как обязательные работы за административные правонарушения);
  • исключением этой сферы законодательства из зоны действия базовых принципов права, таких как:
    • четкое разграничение административного и уголовного права (ст. 212.1 УК РФ как следствие ст. 20.2 КоАП РФ), принципа недопустимости двойного наказания за одно и то же противоправное деяние (принципа non bis in idem);
    • принципа учета рецидива (повторного противоправного действия в течение определенного срока) исключительно как отягчающего обстоятельства в рамках состава статьи с переходом к квалификации рецидива как специального состава преступления с повышенным уровнем общественной опасности и, соответственно, повышенным наказанием;
    • принципа презумпции невиновности (ст. 212.1 УК РФ);
    • нарушением права прав на защиту с момента предъявления обвинения;
Фактическое обособление законодательства, связанного со свободой собраний из единого правового поля, усугубленное незаконной правоприменительной практикой как органов внутренних дел (полиции), так и органов надзора за соблюдением законности (прокуратура) и правосудия (суды), безусловно, нацелены на подавление гражданской политической активности, и фиксируют установление в стране репрессивного режима фашистского типа.
Сформированное на сегодняшний день «политическое законодательство» принципиально выводит Россию за рамки европейского и международного правового поля и полностью противоречит принятым Российской Федерацией на себя обязательств в сфере защиты гражданских прав и свобод.
Такое положение дел не может быть признано приемлемым.
Российская Федерация обязана в кратчайшее время исполнить свои международные обязательства. Для этого необходимо:
  • отменить все поправки, внесенные в Закон о митингах №54 – ФЗ, Закон о полиции №3 – ФЗ, КоАП РФ, УК РФ, УПК РФ в период после 06 мая 2012 г.;
  • привести положения указанных законов в соответствие с международно признанными нормами ЕКПЧ, МППГП и Руководящими принципами по свободе мирных собраний БДИПЧ ОБСЕ и Венецианской комиссии Совета Европы, в т.ч.:
    • обеспечить приоритетность (презумпцию в пользу) права граждан на мирные собрания;
    • обеспечить гарантии пропорциональности применяемых ограничений;
    • обеспечить заявительный порядок для митингов и шествий;
    • обеспечить возможность проведения срочных собраний;
    • расширить сроки подачи уведомлений и обеспечить право проведения агитации в любое время по усмотрению организаторов;
    • снять с организаторов ответственность за превышение численности по сравнению с заявленной в уведомлении и ограничить их ответственность принятием разумных усилий для поддержания общественного порядка;
    • ограничить ответственность участников пикетирования исключительно случаями реальной угрозы общественному порядку и безопасности;
    • обеспечить оперативный порядок разрешения споров (в том числе, и в судебном порядке), позволяющий провести мирное собрание в заявленные сроки;
    • обеспечить принцип «видимости и слышимости» с целью доведения идей и посланий до сведения конкретных лиц, или организаций и целевлй аудитории.
  • привести правоприменительную практику (имея ввиду действия органов правопорядка, прокуратуры и судов) в соответствие с нормами международного и европейского права.
Без этих неотложных принципиальных изменений невозможно нормальное развитие гражданского общества, а, следовательно, и страны, невозможно предотвращение разрушительных сценариев связанных с применением насилия в качестве единственной оставшейся формы осуществления гражданами своего права на участие в принятии ключевых решений, определяющих пути и перспективы общественного и государственного развития.

Галәмнән алып ризыкка кадәр Русия дөньядан аерылырга тели

дөнья

Галәмнән алып ризыкка кадәр Русия дөньядан аерылырга тели

Русия ГЛОНАСС, Илкүләм түләү картлары системы, Yota һәм башка аякка баса алмаган проектлардан соң салым түләүчеләр хисабына яшәүче Михалковның "Өйдә ашау" челтәрен булдырмакчы.




йдә ашыйбыз"  
Русиянең бертуган режиссерлары Никита Михалков һәм Андрей Кончаловский McDonald's-ка көндәш булырдай туклану челтәре булдырырга тели. Алар моның өчен президент Владимир Путиннан миллиард сумга якын акча сорады һәм бу акчаны 4,8 ел эчендә акларга җыена. Путин бу идеяне хуплап хөкүмәткә ныклап өйрәнергә кушты һәм акча җитмәү сылтавы белән мәктәпләрне яба, ашыгыч медицина ярдәме хезмәтләрен бетерә килүче хөкүмәт шунда ук аларга дәүләт гарантиясе нигезендә дәүләт банкыннан 680 миллион сум чыгарып бирергә карар итте. Инвестицияләрнең калган 30 проценты башка чыганаклардан алыначак. "Өйдә ашыйбыз" ("Едим дома") исемен Кончаловскийның җәмәгате Юлия Высоцкая уйлап тапкан.
"Нигә соң әле бу хосусый проект өчен дәүләттән акча сорыйлар? Ә нигә банктан кредит алмаска? Крылов күптән инде мондый хәл турында "Бөтен бәла итекченең бөккән пешерүендә, ә пешекченең итек төзәтүендә" дигән иде, дип яза болгер Станислав Садальский. 
Журналист Карина Орлова яңа челтәр өчен акча сорауга карата: "Әлбәттә, алар бу акчаны ватандаш буларак Владимир Путинның үзеннән сорыйлар, әмма аның ул кадәр үк акчасы юк һәм булырга тиеш түгел дә. Шуңа күрә актрисаның (Юлия Высоцкая) аш-су киңлекләрендәге чираттагы карьерасы өчен минем шикелле салым түләүчеләр биреп барачак. Бөтен төбәкләрнең дә түләргә хәлләреннән килмәгәнгә табибларны һәм хастаханәләрне кыскартканда, электричкаларны йөртми башлаганда, әлегә пенсияләрне 600 сумга арттырганда һәм башкалар һәм башкалар", дип белдерә.
Илкүләм түләү карталары системасы 
Кырымны аннексияләгәч Көнбатыш 2014 елның мартында Русиянең берничә банкына чикләүләр керткәнгә, Visa һәм MasterCard бу банкалар аша сәүдә үзәкләрендә түләүне һәм халыкара банк челтәре аша хезмәтләндерүне туктатты. Шул сәбәпле Русия үзенең Илкүләм түләү картлары системын (Национальная система платежных карт) булдырырга мәҗбүр булды.
2015 елның февраль башында 2019 елга кадәр илдә 120 миллион карт чыгарылачак дип белдерделәр. Әмма 8 апрельдә Русия Үзәк банкы илкүләм түләү системы 2018 елда түләүләрнең 50-60%-ын гына каплый алыр дип хәбәр итте.
Русия моңа кадәр инде үзенең түләү системын булдырырга маташып карады. Соңгысы 2011 елда булды. Русия хөкүмәте халыкара түләү системнары Visa һәм MasterCard-ны катнаштырмый гына үзенең электрон түләү системнарын булдырырга теләгән иде. "Сбербанк" моның өчен "ПРО100" дип аталган түләү системын булдырды. Берничә ел дәвамында русияләргә әлеге универсаль картларны биреп барырга һәм аны илкүләм системга әйләндерергә теләделәр. Әмма бу проектны тормышка ашырганда техник җитешсезлекләр килеп чыкты, илдәге башка банклар хупламады. Эшләтеп җибәрү вакыты күчерелеп килде, аннан соң гомумән бу системнан баш тарттылар.
ГЛОНАСС
АКШның GPSына көндәш буларак Русия иярченнәр ярдәмендә үзенең навигация системын ГЛОНАССны булдырырга Советлар берлеге вакытында, 1976 елда ук талпынып карый. Бу турыда махсус карар да кабул ителә. Әмма башлап җибәрү вакыты берничә тапкыр кичектерелә.
2001 елда Русиядә "Глобаль навигация системы" дип аталган федераль програм кабул ителә. Һәм аның нигезендә 2008 ел башына Русиянең бөтен өлеше дә бу систем күзәтүе астында алыныр, ә 2010 ел башына систем глобаль масштабта эшли башлар дип планлаштырыла. Әмма ул билгеләнгән вакытка җир шарының теләсә кайсы төшендә дә эшли алмый. 2010 елның 5 декабрендә глобаль навигацияне башларга соңгы адым дип галәмгә тагын өч иярчен җибәрелә. "Протон-М" ракеты галәмгә күтәрелеп китеп озак та үтми Тын океанга җимерелеп төшә. Бу хәлдән соң Роскосмос җитәкчесе Анатолий Перминов эшеннән китәргә мәҗбүр була.
Иярчен системын җәелдерү өчен бирелгән акчаның 6,5 миллиард сумын башка максатларга тоту һәм урлау фактлары нигезендә 2012 елның июль аенда җинаять эше ачылды. Бер ел вакыт узганчы ук 2013 елның 13 маенда "Ялган юл белән зур күләмдә акча үзләштерү" маддәсе нигезендә 85 миллион сум урлау эше турында бер җинаять эше кузгатыла.
Yota (Йота)
2006 елда Петербурдагы "Корус консалтинг" ширкәте хуҗасы Денис Свердлов һәм эшмәкәр Сергей Адоньев Русиянең ул вакытта яңа саналган технология нигезендә эшләүче үз чыбыксыз телекоммуникация операторын булдыру эшенә керешә. Аңа Yota дип исем бирәләр. Төп максат мобил элемтә урнаштыру һәм чыбыксыз интернетка тоташу була.
2008 елның августында 100 мең кеше инде Yota-ны куллана дип белдерелә. 2011 елның мартында Русиянең әлеге ширкәте "Вымпелком", "Мегафон", МТС һәм "Ростелеком" белән илдә LTE системасын җәелдерү турында килешү төзи. 2014 елның 13 августында Yota мобил операторы SIM-карталарын сата башлыйлар.
Интернетта Yota-га карата төрле фикерләр бар. "Yota аша интернетка тоташу макталганга караганда пүчтәк булып чыкты. 4Мб диелсә дә, иң күп дигәндә 0,15 кенә. МТСның гади модемын алудан да шәбрәге юк", дип яза Александр. "Һәркөн элемтә өзелә, бу гадәти хәлгә әйләнде инде", ди Петр. "Бер сүз белән әйткәндә "ноль", иң югары тизлек өчен аена 1400 сум түләү кирәк. Кино карый алмыйм, шулай ук йөкләп булмый. Yota-ны ала күрмәгез, кәефегез кырылачак", дип белдерә үзен Андерсен дип атаучы.
Электрон энциклопедия
Русиянең дәүләт һәм президент китапханәләренең 2014 елның ноябрь уртасында Википедиягә альтернатив булдыру өчен электрон энциклопедия эшенә керешкәнлеге белдерелде. Янәсе Википедиядә төгәлсезлекләр, дөрес булмаган мәгълүмат бик күп. Русиянең яңа интернет ресурсы Русия төбәкләре тормышы турында дөрес, төгәл һәм төрле яклап мәгълүмат бирәчәк диелде.
Интернетта күпләр әлеге проектка карата андагы мәкаләләрнең объектив булачагына шик белдерде. Кайберәүләр Русиянең Кырымны аннексияләве һәм Украинадагы вакыйгалар шундый интернет-энциклопедия ясарга этәргән булырга мөмкин дип тә белдерде.
"Чебурашка"
2014 елның апрель азагында Русия федерация шурасы әгъзасы Максим Кавджарадзе Русиянең үз аралашу челтәрен булдырып аны "Чебурашка" дип атарга тәкъдим итте. Әлеге челтәрнең Европа һәм АКШ өчен ябык булуы шарт. Кавджарадзе бу челтәрне Русия төбәкләре акчасына булдырырга чакырды.

Кавджарадзе Русия өчен аерым интернет челтәре булдыру илнең милли иминлеге һәм территориаль бөтенлеге мәсьәләсе, дип саный. Бу челтәргә керү мөмкинлеген Беларус, Әрмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан халыкларына бирергә була, ди ул.

Әлегәчә Русия хакимияте кайбер кече сайтлар һәм блогерларны чикләү, блоклау яки томалау белән шөгыльләнә иде, мәсәлән, оппозиционер Алексей Навальныйны. Ләкин Мәскәү моның белән генә чикләнергә җыенмый сыман.

"Чебурашка" кебек яңа интернет моделе артык идеальләшкән фикергә охшый, шуңа күрә Русиянең Төркия юлы белән китү ихтималы бар – интернет иреген кечкенә адымнар белән чикләп бару.

Чаллыда Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп иттеләр

татарстан

Чаллыда Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп иттеләр

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге тоткынлыктагы Рәфис Кашаповны яклап пикет уздырды. Чарада Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре вәкилләре дә катнашты.


Чаллы ТИҮе тоткынлыктагы Рәфис Кашаповныяклап Җиңү паркында пикет уздырды. Хакимияттән рөхсәт алып 11 апрельдә оештырылган әлеге каршылык чарасында Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре вәкилләре дә катнашты. Биредә Путин ярлыкавына өмет итүчеләр булуы да күренде.
Без әлеге пикет барышында татар милли хәрәкәтендә эшчәнлек алып барган шәхесләргә дә мөрәҗәгать иттек. Шуларның беренчесе Дамир Шәйхразиев булды.
– Дамир әфәнде, сез заманында Чаллы ТИҮен җитәкләгән, БТИҮ президиумы әгъзасы булган кеше. Менә Рәфис Кашапов кулга алынгач сездә нинди фикерләр туган иде?
Дамир ШәйхразиевДамир Шәйхразиев
– Мин Рәфисне кулга алуны бик яман гамәл дип кабул итәм. Алар аны алдык та сындырдык дип уйлый торганнардыр. Рәфис сына-сыгыла торганнардан түгел. Аның кебек йөзләгән кеше күтәрелеп чыгар. Без аны төрмәдә тотуга каршы, шуңа яклаячакбыз да. Рәфис татар халкының чын батыр егете булып калачак. Куркытабыз, куркыттык дип уйламасыннар.
– Дамир әфәнде, менә Русиядәге вазгыять демократик юнәлештә булган халыкны бераз шикләндерә дә кебек. Куркырга җирлек бармы соң?
– Ничек кенә әле. Шикләнүләр әлбәттә, бар. Татар халкының бүген мәктәпләре бетә. Телен бетерү өчен дә төрле сәбәпләр уйлап чыгарып торалар. Мөселман кызларының яулык бәйләвенә каршы да көрәш башладылар бит. Украинага да кереп, Кырымны яулап алып та үз кануннарын урнаштыралар. Анда да әшәке, кабәхәт эшләрен алып баралар.
– Кырымны алуга елдан артык вакыт узды. Сез пенсиядәге кеше. Кырымны алуның яхшы якларынмы, начар якларынмы, кыенлыклар тойдыгызмы?
– Бүген Татарстанда 13 меңләп Украинадан килгән качак исәпләнә. Һәр качакка көненә кимендә 800 сум акча тотыла. Бер кешегә аена 24 мең сум китә. Ә безнең көне-төне эшләп тә андый акчаларны күрмәүчеләр күп. Беренчедән, бу халык кесәсенә суга. Халыкның тормышы болай да авыр. Дөнья җәмәгатчелеге, БМО Кырымны алуны агрессия дип таныды.
Гамил Камалетдинов Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары. Рәфис Кашапов Казан төрмәсендә чакта рәис вазыйфаларын башкара.
– Гамил әфәнде, Рәфис белән элемтәләрегез бармы, соңгы вакытта аның хәле ничек?
– Элемтәләр, сөйләшүләр юк инде. Безнең белүебезчә, ул инде анда икенче тапкыр ачлыкта булды. Шуңа, сәламәтлеге бик яхшы түгеллеген дә беләбез. Без җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Путин игълан иткән ярлыкауга дә өмет итәбез. Аның шартларында авыр булмаган маддәләр белән гаепләнүчеләрне иреккә чыгару каралган бит.
Рәфис Кашаповның Казан төрмәсендәге икенче ачлык чарасында тоткын мөселманнарга дуңгыз ите ризыклары, башка хәрам ашаулар бирелүе хакында да белдерелде. Шушы күренеш турында сорау белән без шушы пикетта катнашкан Татарстан аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиевка мөрәҗәгать иттек.
– Раиф әфәнде, Рәфис Кашапов төрмәләрдә мөселманнарга хәрам ризыклар бирүне туктатуны да таләп итеп каршылык акцияләре уздырды. Менә сез шушы хәрам ризыклар ашатуга карата нинди фикердә торасыз?
Раиф ГалиевРаиф Галиев
– Бу ил исән калсын дисәк, аның Конституциясендә язылганнар үтәлергә тиеш. Русиядә гомергә эчке һәм тышкы дошман булды. Тышкы дошман турында сөйләп тормыйм. Эчке дошман һаман да шул татарымыз булды. Мөселманнарны җәберләү дәвам итә. Шул ук Чистай вакыйгалары, Рәфис Кашаповның, башкача фикерләүчеләрнең бүген төрмәдә булуы һәм башка күп кенә күренешләр әлеге уйларга этәрә. Тоткын мөселманнарга караш нинди? Югыйсә бит Русиядә даими рәвештә диннәр тигезлеге хакында сүз алып барыла, ислам динен дәүләт дәрәҗәсендә таныган булалар. Шул сүзләрнең бер өлеше генә үтәлсә дә, илдә татулык, тынычлык булыр иде. Бар хәрам, бар хәләл ризык. Хәрам ризыкларны дәүләт үзе чамаларга тиеш. Тоткындагы кешеләрнең моны билгеләргә мөмкинлекләре юк. Без иректә. Иректәге кеше теләсә кайда теләгән ризыгын ашый ала. Төрмәдә бит ирек чикләнгән, шуңа, аның мөселман икәнен белгән хәлдә аңа хәрамны бирмәскә тиешләр. Әле менә күпме кешене җиңүнең 70 еллыгына чыгарырга җыеналар. Әйбәт эш. Ләкин төрмәләрдән кешене нәфрәтләндереп чыгармасыннар иде. Нәфрәт бит сиңа, динеңә булган караштан да туа. Кайвакыт миндә дә, олы кеше булсам да “нәрсә эшләргә?” дигән борчулы уйлар тугалый. Яшьләр бит безгә караганда радикалрак, кыюрак. Шуңа, безнең җәмгыятьтә ызгыш-талашка җирлек тудырылмаска тиеш.
 * * * *

Әлеге пикетта хокук органнары берничә яңа ысул да кулландылар. Аларның хезмәткәрләре биредә таләп-шигарләр күтәреп торучылар каршына басып шигарләрнең эчтәлекләрен телефоннарга кычкырып укыдылар. Кычкырып укулары шактый көчле иде, шигарләр эчтәлеге Казанга гына түгел, Мәскәүгә үк китмәдеме икән дигән уйлар да туды. Шулай ук биредә Азатлык радиосы оештырган әңгәмәләрне дә ачыктан-ачык камераларга яздырып баруны оештырганнар иде.