ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

среда, 25 февраля 2015 г.

Шәмсия Җиһангирова – шагыйрә

Татар китабын базда сатучы Татарстан да Әдәбият елына керде

http://www.azatliq.org/content/article/26864788.html

Татар китабын базда сатучы Татарстан да Әдәбият елына керде

Татарстанда Әдәбият елын узган елга йомгак белән Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты башлап җибәрә. Республикада Әдәбият елын үткәрү язучылар берлегенә тапшырылган. Аның җитәкчесе Рәфис Корбан бу ел өчен дәүләт програмы булырга тиеш иде дип белдерә.



Татарстан да Русия күләмендә игълан ителгән Әдәбият елына кушылырга омтыла. Шул уңайдан 24-26 февральдә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әлеге фән йортының 2014 елда башкарган эшләрен йомгаклауга багышланган конференция уза. Институт мөдире Ким Миңнуллин, Әдәбият елы дип аталса да, моның әдәбият үсешенә, аны өйрәнүгә сизелерлек нинди йогынты ясаячагы билгеле түгел дип белдерә.
"Мин дә уйланам. Узган елда, аннан алдагы елларда да эшләдек. Менә без 2015 елны Әдәбият елы дип игълан итәбез, ул узган еллардан нәрсәсе белән аерылачак? Безнең эшебез яхшырачакмы? Шәхсән үзебезнең оешмага килгәндә, безгә ниндидер үзгә караш, китаплар бастыруны финанслау булыр дигән мөнәсәбәт әлегә сизелми. Тел һәм сәнгать юнәлешендә дә эшләсәк тә, без институтта әдәбиятка зуррак игътибар бирергә җыенабыз. Акча бирәбез дип тормасалар да, тагын өстәмә берничә конференция уздырылыр. Без аны мәктәпләр белән дә эзлеклерәк итеп оештыру ягын карарбыз.
Ким МиңнуллинКим Миңнуллин
Планнарны алданрак корып, мондый ел игълан итү кирәкле әйбер. Мин аны әлегә кадәр эшләнеп җитмәгән, игътибар бирелеп бетмәгән ниндидер катлаулы мәсьәләләргә, бастырылып өлгерә алмаган зур-зур саллы проектларны тормышка ашыруга, мисал өчен безнең "Татар әдәбияты тарихы"ның сигез томлыгы булсын, этәргеч бирә торган ел булырга тиеш иде дип уйлыйм. Бу елда әдәбият өлкәсенә планнар корып, киләчәк юлыбызны ышанычлырак итеп атлау булырга тиеш кебегрәк минем өчен. Хөкүмәттәгеләрнең бу елга аерым бер мөнәсәбәттә икәнен сизә алырбызмы без? Хәл ителмәгән проблемнар хәл ителеп, алга таба җиңеләеп калырмы? Белгечләр әзерләү, аларның кайдадыр белем күтәрүләре? Яшь язучылар, яшь галимнәр өчен үзенчәлекле бер этапка әйләнә аламы бу ел? Бу сорауга уңай җавап биреп бетереп булмый", ди Миңнуллин. 
Татарстан язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан, республика илкүләм чарага кушылгач, дәүләт дәрәҗәсендә эш планы кабул ителергә тиеш иде дип белдерә. Хөкүмәт Әдәбият елын үткәрүне берлеккә тапшырган. 
"Татарстанда бу елны үткәрү програмы юк. Әдәбият елын үткәрүне бер язучылар берлегенә генә кайтарып калдырдылар. Язучылар берлеге генә түгел, ул дәүләт програмы нигезендә үткәрелергә тиеш. Путин Русия күләмендәге бу елны Нарышкинга (Русия думасы рәисе) тапшырган икән, бездә дә дәүләт дәрәҗәсендәге бер кеше билгеләнергә тиеш иде. Бездә мәдәният министрлыгына да тапшырмадылар, "Татмедиа"га тапшырабыз дип әйткән иделәр, аларда да һәм президент аппаратында да бу эш белән шөгыльләнгән кеше юк", ди Корбан.
Үзе ул Русия күләмендәге бу елның исем өчен генә үткәрелүен, аның өчен бүленгән акчаларның хәтта яхшырак бер бина төзү өчен дә җитмәячәген әйтә. 
Рәфис КорбанРәфис Корбан
"Бөтен Русия күләмендә Әдәбият елы дип белдерү – язучыларны мыскыл итү генә ул. Бөтен Русиягә 300 миллион сум акча биргәннәр ди. Безнең язучылар берлеге бинасын төзекләндерү һәм тапшыру шул 300 миллионның яртысына төште. Бу акчалар ниндидер бер театр төзергә генә җитә дигән сүз. Бу акча белән әдәбиятны күтәреп буламы? Хәзер бездә әдәбиятка ихтирам юк дәрәҗәсендә. Әдәбият елы дип игълан итү – мыскыл итү генә", ди язучылар берлеге рәисе. 
Аның сүзләренчә, Татарстан язучылар берлеге башка төбәкләр белән чагыштырганда иң яхшы көн күрүчеләрнең берсе. Әдәбият елы уңаеннан Татарстан президенты берлеккә биш миллион сум акча күчерергә дигән фәрман имзалаган. Корбан бу акчаларны кайларга гына җиткерик икән дип баш вата.
Без әсәрләребезне чит телләргә тәрҗемә итәргә тиеш. Безнең хәттә Тукай да төрек теленә тәрҗемә ителмәгән. 50-60 елларда Хрущевның "җепшеклек чоры"нда гына нәрсәдер эшләнгән. Советлар беткәнгә дә 25 ел, тәрҗемә белән җитди шөгыльләнгән юк. Казанда хәзер Төркиядән бер егет яши башлады. Ул безнең язучыларның әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итеп Төркиянең үзендә алты китап бастырды инде. Киләсе елда Тукайның 130 еллыгы уңаеннан быел аның 130 шигырен төрек теленә тәрҗемә итеп бастырып чыгарырга дип исәпләп торабыз.
Президент махсус акча бирде һәм аңа язучылар татарның тарихи шәхесләренә багышланган күләмле, эпик әсәрләр иҗат итә. Аларны да төрекчәгә һәм русчага тәрҗемә итәргә исәплибез. Ркаил Зәйдулла Кол Шәриф, Галимҗан Гыйлман Шәехзадә Бабич, Ләис Зөлкарнәй Дәрдмәндтурында һәм Рөстәм Галиуллин белән Айгөл Әхмәтгалиева да романнар язалар.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән дә килешүебез бар. Авылдагы бүгенге тормышны чагылдырган әсәрләр язу өчен министр Марат Әхмәтов бер миллион сум акча вәгъдә итте, хәзер бәйгенең икенче өлешен башладык. Бу әсәрләр дә басылыр дип өметләнәбез. Язучыга хөрмәт белән карау кирәк, язучы язганына кергән әҗере – гонорары белән яшәргә тиеш. 
Әдәбият елы диләр икән, китап чыгару, китапны тарату ягын да уйлау кирәк. Безнең Казанда бердәнбер татарча китап сата торган кибет бар, ул да булса базда. Ул кибет Татарстан китап нәшрияты мөдире Дамир Шакировның китапка булган хөрмәте аркасында гына эшләп килә. Шакиров ул кибеттә китап сатудан бернинди дә файда күрми. Сатылган китаплардан кергән акчага аренда хакы түләп ята. Китап ул үзәктә, Бауман урамында булырга тиеш. Безнең Беренче санлы китап кибете бар иде, әгәр өстәге абзыйларыбыз язучыларга, әдәбиятка игътибар итәбез дип сөйләнәләр икән, бу китап кибетен яңадан кайтару кирәк. Безнең Кол Галиләрдән башланган мең еллык әдәбиятыбыз бар дип сөйләнәбез, ә Әдәбият музее юк. Мондый музейлар бөтен республикаларда да бар. 
Әдәбият елы уңаеннан безгә биреләсе биш миллион сумга килсәк, әллә нәрсәгә җитми ул. Безгә опера театрында Әдәбият елын зурлап үткәрик әле диләр. Опера театрында бер концертка бер миллион акча җитмәскә дә мөмкин. Без Әдәбият елына биреләсе биш миллион акчаның бер миллионын бер концертка биреп әрәм итәсе, күз буяу белән шөгыльләнәсе килми. Безгә тәрҗемә белән шөгыльләнү, язучыларны иҗатка рухландыру кирәк", ди Рафис Корбан.
Тукай музееТукай музее
Әдәбият музеенның кирәклеген язучылар, җәмәгать эшлеклеләре әледән-әле күтәреп килә. Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев та Әдәбият елы уңаеннан 2014 ел ахырында "Мәдәни җомга"да Мәдәният елына йомгак ясап, алда Әдәбият елы торганлыгын белдергән һәм Татарстанда әлеге музей белән бергә мәдәният өчен дә, әдәбият өчен дә әһәмияттәге күп мәсьәләләрнең хәл ителмәвен барлаган иде. 
"Без күптәннән инде Татарстанда, Казанда әдәбият музее булырга тиеш дип сөйлибез. Теләсә кайсы халыкны аның мәдәнияте дәрәҗәсеннән чыгып билгелиләр. Бер халыкны да менә мең ел элек алар шулкадәр нефть чыгарган, шул хәтле иген үстергән, мал үрчеткән дип искә алмыйлар. Һәр халыкны аның әдәбият, сәнгать, фән өлкәсендә шундый казанышлары булган дип искә алалар. Менә бу яктан караганда, безнең әдәбият музее нинди халык булуыбызны башкаларга күрсәтеп торыр иде... 
Разил ВәлиевРазил Вәлиев
Күп кенә халыкларда бөек шәхесләренә багышланган менә дигән музейлар бар. Ә безнең Тукай музеебыз һаман ярымҗимерек хәлдә. Бу хакта без инде чирек гасыр сөйлибез. Болгар номерларын да җимереп ташладылар. Анда Тукайның мемориаль музеен төзергә вәгъдә иткәннәр иде. Әлегә ул да күренми. Тукай яшәгән урыннар буйлап даими эшләүче туристлык маршруты оештырылыр дип уйлаган идек, анысы да барып чыкмады... 
Дөрес, Мәдәният елында музейларга игътибар арта төште. Шунсыз мөмкин дә түгел. Василий Аксеновка менә дигән музей салып куйдылар. Евгений Боратынский, Максим Горький, Лев Толстой музейлары төзекләндерелә. Болары бик яхшы. Ә Габдулла Тукай музее ни хәлдә, Шәриф Камал, Салих Сәйдәш музейлары?.. Татар халкының күренекле шәхесләре музейларына шулай ук беренче чиратта игътибар бирергә кирәк иде", дип язды Разил Вәлиев.
27 февральдә Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында Әдәбият елына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе булачак.

29 гыйнварда "Башкортстан" дәүләт концерт залында республикада Әдәбият елын рәсми ачу тантанасы узды. Башкорт халкының "Урал батыр" эпосын язып алуга 100 ел тулу уңаеннан эпосны яттан сөйләүчеләр республика бәйгесе, "Илһам чишмәләре" төбәкара шигърият фестивале һәм башка чаралар үтәчәк. Әдәбият елы уңаеннан Уфа урамнарындагы баганаларга язучыларның әдәбият хакындагы фикерләре, мәкаль һәм әйтемнәр язылган плакат-баннерлар да эленде.

Казанда Гаяз Исхакыйны флешмоб белән искә алдылар

Казанда Гаяз Исхакыйны флешмоб белән искә алдылар

23 февральдә Бауман урамында Гаяз Исхакыйның тууына 137 ел тулу флешмоб белән билгеләп үтелде. "Азатлык" татар яшьләре егет-кызлары узып баручыларга Исхакый рәсеме төшерелгән календарьлар таратты, аның турында мәгълүмат җиткерде һәм теләге булучылар белән Исхакый рәсемен тотып фотога төште.



Чараны оештырган "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, алар бу флешмобка халыкка татарның бөек шәхесен искә төшерү һәм аларның Гаяз Исхакыйхакында белү-белмәүләрен тикшерү максаты белән чыккан.
"Кызганыч, кайберәүләр аның турында бөтенләй белми. Күпләре Гаяз Исхакыйның туган көне булуын бездән белеп шатланып искә төшереп киттеләр. Ансы да бик мөһим.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге 2015 елны Гаяз Исхакый елы дип игълан итте. Бу елны без март аенда башлап җибәрергә уйлыйбыз. Бу елга дип махсус Гаяз Исхакый рәсеме белән календарьлар да бастырдык. Биш мең данәнең өч меңен инде халыкка тараттык. Бүген дә таратабыз.
Бу чараны уздыру файдалы булды дип уйлыйм. Флешмоб аша кемдер Гаяз Исхакый турында уйланды, кемдер, интернеттан күргәч, кара нинди чара үткән икән бүген дип әйтәчәк. Кемдер аның әсәрләрен эзләргә тырышачак, бүгенге чараны күргәч.
Кызганыч, Гаяз Исхакый бүген рәсми рәвештә искә алынмый. Әмма без аның киләчәктә искә алыначагына ышанабыз. Хәтерләсәгез, без моннан берничә ел элек шушындый флешмоблар белән Татарстан байрагы төсендәге тасмалар тараткан идек. Һәм менә узган 30 август Татарстан мөстәкыйльлеге көнендә Татарстан хөкүмәте вәкилләре түшләренә шушындый тасмалар тагып чыктылар. Кем белә, шуның кебек берничә елдан Гаяз Исхакый да хөкүмәт тарафыннан искә алына башлар.
Әле берничә ел элек кенә "Азатлык" татар яшьләре берлеге урамда Нәүрүз бәйрәме оештырган иде. Узган елны хөкүмәт тә рәсми дәрәҗәдә әлеге бәйрәмне оештырды. Димәк, астан килгән инициативалар үз урынын таба бара һәм алга таба да табачак", дип белдерде Нәбиуллин.
Флешмобның бер өлешенә үзе дә катнашкан, галимә, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Лена Гайнанова Гаяз Исхакыйны татар халкының феномены дип атады.
"Гаяз Исхакый илендә чагында башы төрмә-сөргеннәрдән чыкмаган. Ягъни, ул патша Русиясендәге формациягә ярамаган. Ул сөргеннән котылгач та ил-йортында яшәүдән мәхрүм ителгән. Чит илгә китәргә мәҗбүр булган. Чөнки ул совет формациясенә дә ярамаган. Ә чит илдә чагында бөтен кыйтгаларны йөреп чыгып туктап алган бер җирендә нәшриятлар корып, газет-журналлар чыгарып татарның теләген, фикерен аңлатып йөргән. Гаяз Исхакый кебек бөтен кыенлыкларны кичеп, искиткеч зур мирас калдырган кеше татарда юк әле", дип белдерде ул.
Галимә Лена Гайнанова, Татарстанда Гаяз Исхакыйга багышланган 12 томлык чыгарылган булса да, әле эшләнергә тиешле бик күп эшләр булуын, хөкүмәтнең аңа карата игътибарлырак булуы кирәклеген дә әйтеп үтте.
"Казан урамына чыгып карасаң, Гаяз Исхакыйны искә төшерә торган бер әйбер юк. Дүрт йортлык кечкенә генә элекке Володарский урамын Гаяз Исхакый урамы дип атаган булдылар. Гаяз Исхакыйның исеме Казанда яңгырап тора торган бер урында булырга тиеш. Әйтик, без Галимҗан Ибраһимов проспектына, Фәйзи урамына һәм башка урамнарга барабыз дип сөйләшәбез. Гаяз Исхакый урамы да шундый зур урамнарга бирелергә тиеш иде.
Икенчедән, Казанда Гаяз Исхакый музеен төзергә кирәк. Ул музей туган ягы Яуширмәдә бар. 115 еллыгында ачылган иде. Ә Казанда аның музее юк. Казанда музей өчен урын да бар, югыйсә. Гаяз Исхакый Күл Буе мәдрәсәсендә укыган һәм хәзерге көндә бу бина буш тора. Менә шушында аның музеен ачарга була.
Өченчедән, Казанда Гаяз Исхакыйның бюсты куелырга тиеш.
Гаяз Исхакый ул-татар әдәбиятына идеал китергән кеше. Һәм шулай ук татарның күңел төпкелендә яткан фикерен, идеалын, дәүләтчелек идеясын торгызган кеше", дип сөйләде галимә Лена Гайнанова.

Бегство Путина будет не таким комфортным, как он себе представляет 23 февраля, 2015 - 19:42

Бегство Путина будет не таким комфортным, как он себе представляет


http://ehorussia.com/new/node/10566
Через три месяца золото-валютные резервы России закончатся и что будет потом гадают все, но никто не может предвидеть возможной реальности во всех деталях.
И причины у этого прогноза три. Во-первых значительное увеличение нагрузки на Российский бюджет, в который заложены колоссальные расходы на армию, полицию и спецслужбы. А во вторых – огромная коррупционная составляющая экономики, когда 70% средств  просто размывается в неизвестном направлении. И наконец – огромные средства, затрачиваемые на поддержание курса рубля, которые закончатся уже через 100 дней.
  Россияне, кричащие “крымнаш” и “жидобандеровцы”, вдумайтесь в цифры: только за одну неделю правительство в Кремле потратило из резервов более 15 млрд. долларов США, в основном на поддержание курса валют.
Тот, кто купил эти средства на межбанке в Москве уже давно их вывел из страны, снова продал и ждет, когда можно будет купить еще несколько миллиардов долларов у бездарного российского правительства. Спекулятивные цены российской валюты привели к тому, что издание Bloomberg назвало операции на долларе, как самые эффективные в уходящем году.
“В течение недели с 12 по 19 декабря золотовалютные запасы Банка России сократились на $15,7 млрд. и составили $398,9 млрд, сообщается на сайте ЦБ. Этот уровень резервов соответствует их состоянию на конец августа 2009 года: 21 августа запасы равнялись $398,3 млрд, но уже 28 августа увеличились до $405 млрд.
Основным фактором сокращения резервов ЦБ РФ стало проведения аукционов валютного РЕПО, на которых коммерческие банки получили более $7 млрд, передает Reuters. Также Банк России совместно с Минфином предложил рынку около $5 млрд в виде валютных интервенций и продажи валютных остатков бюджета”. – пишет издание РБК. То есть при такой тенденции через 100 дней будет продано более 220 млрд. долларов резервов России, что составит более половины всего, что в этих резервах есть (но есть еще и понятие степени ликвидности, а мы не знаем уровня ликвидности в скудеющих резервах - ЭР).
Кроме того, в зарубежных изданиях проскакивала неоднократно информация о том, что в действительности этих резервов намного меньше, как минимум в 1,5 – 2 раза. Многие экономисты в подтверждение приводят косвенные данные, сообщая, что вялые интервенции Центробанка только подтверждают эти подозрения. Это значит, что расплата за непродуманную политику и разворовывание национальных богатств наступит гораздо быстрее. И Путину не удастся уплыть на самой дорогой в мире яхте, которую заказали по его распоряжению для прогулок в окружении юных спортсменок.
Бегство будет не таким комфортным, как он себе представляет. Скорее всего он сядет со своей подругой в вертолет, пилот которого имитируя поломку, сбежит как можно скорее от опального диктатора. Пока двойники Путина будут развлекать публику, Путин пересядет на автомобиль и успеет доехать только лишь до ближайшего  города. Ну, а дальше историю вы знаете.

ВАЖНО: В Чечне активизировались ополченцы! Всю ночь гремели взрывы, молодежь уходит в горы!

ВАЖНО: В Чечне активизировались ополченцы! Всю ночь гремели взрывы, молодежь уходит в горы!


http://elise.com.ua/?p=86616

Источники КЦ сообщают о взрыве прогремевшем накануне ночью, примерно в 22 часа по местному времени, в поселке Черноречье в Джохаре.
Бомба взорвалась на дамбе, по которой проходит автомобильная дорога. На месте взрыва были обнаружены тела 3 человек.
По предварительным данным, это могут быть муджахиды, которые переносили или устанавливали бомбу.
Местные жители сообщают, что после взрыва в районе рынка «Беркат» была слышна интенсивная перестрелка. Подробности не известны.
С ночи город перекрыт. Муртады нагнали в Джохар большое количество своих вооруженных собак и техники. Кадыровцы опасаются новых атак.
Так же сообщается, что в последние недели в горы к муджахидам ушла группа молодежи. Жители Джохара рассказывают о нескольких парнях из Масхадовского района, ушедших в лес. Есть также сведения об уходе в горы молодых чеченцев из других районов и населенных пунктов.
Разъяренный Кадыров грозит родным новобранцев-муджахидов жестокой расправой и требует от родителей «пойти в лес и вернуть своих детей».
Тем временем продолжаются карательные рейды. Муртады задерживают молодежь, смотрят на внешний вид, проверяют телефоны. При малейшем подозрении хватают и увозят на пытки.
Так были запытаны на смерть 4 молодых людей. В Джохаре в последние дни похищены около 50 парней. В Гудермесе похищены 20 местных жителей. Точное число похищенных в других районах вилаята Нохчийчоь неизвестно. Некоторых из похищенных обвинили в желании уехать на Джихад в Сирию. Других – в симпатиях к «ваххабитам». Сообщает Кавказ Центр

Начальника охраны Исторической мечети Москвы избили на глазах у посетителей ТЦ Отрада

Начальника охраны Исторической мечети Москвы избили на глазах у посетителей ТЦ Отрада





Крупный скандал разгорается вокруг московского торгового центра «Отрада» на Пятницком шоссе, где охранники избили начальника охраны Исторической мечети Москвы  Владимира Махди Зарубина за желание совершить вечернюю молитву.
По словам Владимира, он боялся пропустить намаз магриб и решил помолиться в торговом центре. Мужчина нашел укромный уголок  и уже расстелил коврик, как нему подошли несколько сотрудников охраны, заявивших, что молиться в центре запрещено.
«Я отошел в сторону, где выдают на прокат детские машинки. Людей на тот момент там не было. Я расстелил коврик, снял обувь, встал на намаз. Сначала ко мне подошел один охранник, заявил, что читать намаз здесь нельзя. Я сказал, что мне нужно буквально пару минут – прочитаю и уйду. Начал читать молитву. Ко мне подбежало еще порядка 7-8 охранников. Дочитать намаз они мне уже не дали», – вспоминает 51-летний начальник охраны Исторической мечети.
Мужчина заявил, что сам является гражданином России, офицером запаса, и право на совершение молитвы гарантируется Конституцией. Сотрудники охраны ему на это ответили, что законы РФ не действуют на территории торгового центра, являющегося частной собственностью. А один из охранников заявил, что его ребенок вздрагивает, когда видит молящихся мусульман.
Владимир попросил показать ему инструкцию, где указано, что молиться запрещено. Просьба мужчины была встречена дружным молчанием.
По словам потерпевшего, когда он уже хотел уйти, охранники схватили его, начали выкручивать руки, достав наручники. В завязавшейся потасовке Владимира выволокли на линию магазинов, повалили, прижали голову к полу и нанесли несколько ударов. Причем все это происходило на глазах у испуганных покупателей.
«Бороться с ними я не хотел. Сказал, что они имеют никакого права так поступать. Чтобы не усугублять ситуацию, руки под наручники я им все-таки дал. Меня повели в дежурку. По дороге нанесли еще несколько ударов по корпусу», – сказал Владимир.
В кабинете, где, судя по всему, находился начальник охраны,  мужчине продолжили наносить побои. Ему пригрозили «переломать руки и ноги», также в его адрес были отпущена  нецензурная брань. Кроме того, охранники применили к Владимиру пытки.
«Я потребовал вызвать полицию. Один охранник начал поднимать меня за наручники. Боль была очень сильная, даже в горле пересохло. На руках у меня до сих пор остались синяки», – добавил сотрудник Исторической мечети.
Насколько правомерны были пытки и избиение посетителя ТЦ “Отрада” со стороны охранников, теперь предстоит определить правоохранительным органам, куда потерпевший обратился с заявлением на следующий день. Не меньший интерес для полицейских, вероятно, могут представлять и утверждения сотрудников ТЦ “Отрада” о том, что комплекс является фактически государством в государстве, живущим по собственным законам.
Источникislamnews.ru

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Белдерүе 21 февраль – Халыкара туган тел көне


Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең
Белдерүе

21 февраль – Халыкара туган тел көне

1999 елда 21 нче февраль ЮНЕСКО( Мәгариф,фән һәм мәдәният мәсъәләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы) тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.Бу көн юкка чыгып баручы телләрне саклау, үстерү, туган телдә белем алу, милли гореф-гадәтләрне киңрәк тарату максатыннан оештырыла. Туган телебез- татар теле, бөек тарихлы, җырлы, моңлы тел. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, татар теле үзенең төзеклеге, формасы, эзлеклелеге һәм камиллеге буенча дөньяда 4 нче, ә күпьяклы, киң танылган булуы белән 14 телнең берсе булып тора.
 Татар телен дәүләт теле иткән Татарстан Конституциясен  кабул итүгә 22 ел узды. Үзе бер гомер. Кызганычка каршы, бүгенге көнгә кадәр татар түрәләренең, Татарстан Дәүләт Шурасы депутатларының күп өлеше Татарстан дәүләтенең Конституциясен, “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында”  Татарстан канунын  белмиләр һәм аңламыйлар.
       Татарстан түрәләренең һәм Татарстан Дәүләт Шурасы депутатларының игътибарына! Татарстан Конституциясенең 8 маддәсе:
“1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.
2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла.”
     Бик ачык язылган. Конституциядә(Төп канунда) сүз ике тел арасында ирекле рәвештә сайлап алу турында бармый. 8-нче маддә нигезендә татар теле дәүләт теле буларак дәүләт һәм муниципаль оешмаларның эшенә мәҗбүри рәвештә кертелергә тиеш.
    22 ел вакыт эчендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрен өйрәтергә, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкин иде, әлбәттә.  “ Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм ТР башка телләр турында”гы  Татарстан канунының 4 маддәсендә ике телне белгән хезмәткәрләрнең эш хакына  15% өстәмә билгеләнү дә каралган. Әмма ләкин Татарстан хөкүмәте бу маддәне дә гамәлгә кертә алмый.
 Шулай итеп, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрә алмадык, киресенчә, татар теле упкын алдында тора. Татарлар надан, караңгы, булдыксыз халык булгангамы? Юк, телебез бай, матур, көчле, халкыбыз укымышлы, сәләтле.
Сәбәп Татарстан хакимиятенең татар телен дәүләт теле итәргә теләмәвендә, татар түрәләренең, Дәүләт Шурасы депутатларының Конституцияне танымавында. Оят бу, хурлык- 22 ел үтте,Татарстан Дәүләт Шурасында карарларны татар телендә кабул итүне һәм утырышларны татарча алып баруны һаман оештыра алмыйлар! Яңа сайланган Дәүләт Шурасында татар телен(дәүләт телен!) белүчеләр бик аз.Татарстан хөкүмәтен(Кабмин) әйтәсе дә юк. Хөкүмәт башлыгы(премьер-министр) дәүләт телен белми! Татарларны мыскыл итү түгелме бу! Казан хакимиятенә(Башкарма комитет) татарча мөрәҗәгать итеп карагыз! Анда хезмәткәрләр татар теленең дәүләт теле икәнен белмиләрдә! Татарстан башкаласы Казанга бөтен дөньядан туристлар киләләр, ашханәләргә керәләр. Гарьләнеп үлерлек татарлар өчен – Казан ашханәләрендә татар телендә меню юк, официантлары да татарча белмиләр!
     22 ел эчендә татар мәгарифе дә артка чигенде. Бөтентатар иҗтимагый үзәге 2008 елдан башлап Рәсәй мәгариф министрлыгына мөрәҗәгатьләр яза.  Бу мөрәҗәгатьләрдә Бердәм Дәүләт Имтиханын татар телендә бирүне  һәм аның нәтиҗәләре буенча югары уку йортларына кабул итүне таләп итә. Бу таләпләр Рәсәй Конституциясенә нигезләнгән. Әмма ләкин Мәскәүдә бу хатларга игътибар итмиләр. Нәтиҗәдә татар урта мәктәбе юкка чыгарылды, укыту рус теленә күчә.  1992 елда Бөтендөнья татар конгрессы Татар Милли Университетын ачу турында карар кабул иткән иде. 1997 елда шундый ук карар кабул ителде.Дәүләт Шурасы да Университет ачу турында карар кабул иткән иде. Кая соң ул Университет? Татарстан дәүләтендә Татар Милли Университеты булырга тиеш. Бу һичшиксез хакыйкать, әмма ләкин татар түрәләре һәм Дәүләт Шурасы депутатлары моны аңламыйлар.
     Нишләргә соң, милләттәшләр?  Ничек телебезне, милләтебезне коткарырга?  Коткару юлын без “Каталония юлына” басуда күрәбез. Безгә Каталония үрнәгенә игътибар итергә кирәк. Каталония- Испаниянең  автономияле өлкәсе. Дәүләт телләре- каталан һәм испан телләре.  Каталония Татарстан кебек дәүләт түгел, автономияле өлкә генә, әмма ләкин урта мәктәп, университетлар тулысынча каталан телендә укыталар, дәүләт оешмаларында эш каталан  телендә алып барыла. Университетка кергәндә беренче имтихан- каталан теле буенча.Каталан телен белмәсәң, югары белем алып булмый. Бу казанышларның сере - Испаниянең демократия хөкем сөрә торган, хокукый дәүләт булуында. Анда сүз иреге, бәйсез мәхкамә, ирекле гадел сайлаулар бар. Халыкның парламентка үзенең депутатларын сайларга мөмкинлеге бар. Конституция үтәлсә, ирекле гадел сайлаулар булса дәүләт телен белмәүче, Конституцияне танымаучы депутататлар  Татарстан Дәүләт Шурасына килеп тулырлар идеме? Юк, әлбәттә.
   Татарстан халкына  чын халык депутатларын Дәүләт Шурасына сайларга мөмкинлек бирергә кирәк. 1990 елда халык парламентка чын татар милләтпәрвәрләрен сайлады(Фәндәс Сәфиуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Марат Мөлеков, Раиф Галиев һ.б.) Менә шушы парламент 1990 елда суверенитет турында Декларация кабул итте, 1992 елда бәйсезлек турында референдум үткәрде,1992 елда Татарстан Конституциясен кабул итте, дәүләтебезгә нигез салды. Булдыра алабыз, һичшиксез! Ирекле, гадел сайлаулар кирәк, халык ихтиярын үтәүче Дәүләт Шурасы кирәк! Татарлар башка милләтләрдән ким түгел, үз телебезне, мәгарифне, дәүләтебезне төзерлек көчебез бар, иншалла!


21.02.2015           Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе                     Ф. В. Зәкиев