ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

вторник, 11 ноября 2014 г.

Новости А. Навального от 8 ноября 2014 г

Все, что тебя касается
Подробно и с картинками Алексей Навальный рассказывает о том, как санкции, над которыми поначалу было так весело шутить, скоро начнут отражаться на наших кошельках. Насколько подорожают компьютеры, кроссовки https://navalny.com/p/3909/?utm_source=08NOV14-Newsletter&utm_medium=email&utm_campaign=blog_digest-08NOV14

Гена Гангрена
Последние новости о жизни и судьбе нефтегазового миллиардера Геннадия Тимченко, расследование деятельности которого начал американский Минюст. Давний знакомый и добрый друг Путина, подозревается в том, что переводил через финансовую систему США средства, полученные в России предположительно от коррупционных сделок https://navalny.com/p/3923/?utm_source=08NOV14-Newsletter&utm_medium=email&utm_campaign=blog_digest-08NOV14

Диагноз по Преображенскому
На заседаниях патриотического клуба «Единой России» депутаты гуляют от души — предлагают разогнать ВШЭ и РГГУ, признать «Анну Каренину» «небезопасной» книгой и издать речи Путина гигантскими тиражами. А также вслух заявляют о том, что гомосексуализм — это брак на брюхе дьявола, и собираются петь хором на декабрьских заседаниях парламента. Натурально — хором. Филипп Филиппович предупреждал о том, что все примерно так и будет, почти сто лет назад https://navalny.com/p/3917/?utm_source=08NOV14-Newsletter&utm_medium=email&utm_campaign=blog_digest-08NOV14

Случайные связи
Глава российского императорского дома Великая княгиня Мария Владимировна оказалась родственницей пророка Мухаммада, и первыми об этом узнали узбекские журналисты. Как так вышло https://navalny.com/p/3919/?utm_source=08NOV14-Newsletter&utm_medium=email&utm_campaign=blog_digest-08NOW14

Колокольцы-бубенцы
Веселая и звонкая история о том, как министр МВД Колокольцев сначала предложил наказывать научных плагиаторов уголовной статьей, а потом списал свою докторскую диссертацию у главы ФСКН Иванова. Картинки и цифры https://navalny.com/p/3915/?utm_source=08NOV14-Newsletter&utm_medium=email&utm_campaign=blog_digest-08NOW14

Рафаэль Мөхәмәтдинов НИК ТЕЛЕБЕЗ БЕТЕП БАРА ҺӘМ НИШЛӘРГӘ?

                                                                       Рафаэль Мөхәмәтдинов  

              НИК ТЕЛЕБЕЗ БЕТЕП БАРА ҺӘМ НИШЛӘРГӘ?
 
      Мин телебезгә Ясин укымыйм, моны мин тормышыбыздагы күренешләрне күреп һәм тыңлап әйтәм. Мәсәлән, мин соңгы 10 ел эчендә Казан урамнарында йөрегәндә татар балаларының үзара татарча сөйләшкәннәрен ишеткәнем булмады. Олыларның да Казанның халык булган урыннарында: транспорта, кибетләрдә, учреждениеләрдә, татарча аралашу – 5 % тан артмый. Э бит Казанның халкы – 50 % татарлар.
      Телебез бетүнең төп серен урыслар белә икән. Алар, ник татарлар узара да туган телдә сөйлшмәгәч, балаларыбыз мәктәптә татарчаны мәҗбүри өйрәнергә тиешләр, дип зарланалар.
      Бездә татар теле дәүләт теле итеп  Декларация, ягъни теория формасында гына игълан ителгән, ләкин кануннар нигезендә гамәлгә кертелмәгән. Моның сәбәбе - үз дәүләтебез булмауда. Шуңа күрә идарәче түрәләребез халык белән “Башта татар телен яхшырак өйрәник, заманча методикалар кулланыйк, аннары күз күрер...” дигән уенны инде 22 ел уйнарга мәҗбүрләр һәм бу уенның иге-чиге күренми. Димәк, түрәләребез телгә ихтыяҗны сәяси чаралар (канунар) аша тудыра алмыйлар. Ә телгә ихтыяҗ юк икән, аны өйрәнмиләр дә, ул гамәлгә дә керми.
      Бу мәсьәлә буенча бер чагыштыру курсәтәсем килә. Мәсьәлән, кеше шофер буласы килсә, курсларга йөри, теорияне өйрәнә, аннары кечкенә мәйданчыкта гамәли күнегүләр башкара, ягъни машинада йөри. Ләкин чын мәгънәдә шоферлыкка ул шәһәрнең бөтен урамнарыннан шактый вакыт йөрегәннәнсоң гына өйрәнә ала. Татар телен дә мәктәпләрдә, төрле курсларда укыталар, ә кең тормышта аның кирәге юк. Татар тел машинасының шәһәрдә йөрерлек урамнары, юллары юк , шуңа күрә уку да руслар әйтмешли “из под палки” булып чыга, чөнки кешенең өйрәнергә мотивациясе юк.
      Бу мэсьәленең сәяси ягын вакытлыча читкә куеп (чөнки аны һәл итү әле кулыбыздан килми), аны хәл итәр өчен, аерым кешеләр, иҗтимагый оешмалар, халык үзе ни эшли ала, дигән сорауга җәвап эзләп карыйк.
      Формаль логика буенча шулай килеп чыга: Телне өйрәнмиләр, чөнки юридик яссылыкта ул гамәлгә кертелмәгән, ә юридик яктан кертелми, чөнки халыкның күпчелеге татар телендә һаман сөйләшә алмый яки телне белеп тә сөйләшми, э сөйләшә алмый, чөнки өйрәнми. Шулай итеп, йомырка тавыктан төшкәнме, әллә тавык йомыркадан туганмы дигән сорау туа. Болардан нәрсәсе беренчелрәк санала?
      Шул түгәрәк рәвешендәге мантыйкый чылбырны өзәр өчен, аның кайсы буынын тартырга кирәк икән? Минемчә, “телне белеп тә сөйләшми” дигән буынны.
      Туган телне белгән татар нигездә ике очракта гына русча сөйләшә. Беренчедән, шәһәрдәге зыялыларның шактый өлеше көндәлек темаларга яхшы гына сөйләшсә дә, суз югары категорияләр турында бара башлау белән алар русчага күчәләр, чөнки терминологияне белмиләр, бөтенесе югары белемне русча алганнар.
      Икенчедән, бездә, татарда, оят бер гадәт яши. 9 татар бер җирдә сөйләшеп торганда, аларның таныш булган бер “олы быраты” яннарына килү белән бу тугыз кеше рус теленә күчә. Имеш алар культурныйлар, быратны хормәт итәләр. Чынында бу “бырат” эчтән бу куркак папуаслардан көләдер генә. Куркак ирләрне бер кайда да хөрмәт итмиләр. Ул нәрсәдән киләсоң? Ул кеше психологиясенең инерциялелегеннән киләдер. Сәяси һәм мәдәни хәл шактый үзгәргән, урыс та хәзер татар теленә карата элекке замандагыча сугышчан позициядә тормый, ә безнең татарның күзендә инерция буенча урыс һаман да “олы бырат” булып күренә. Безгә уянырга вакыт.
      Бу темага тормыштан бер мисал китерәсем килә. Мин 2010 елда инфаркт кичердем, ә 2011 елда миңа йөрәккә ачык операция ясадылар. Аннары операциядән соң да йөрәккә дүрт өзегү булды. Бу дүрт ел эчендә төрле хастәханәләрдә мин 6 тапкыр ятып чыктым. Чистый хастаханә тавыгына әйләнеп беттем. Бәтен хастаханәләрдә минем белән бер үк хәл кабатланды. Мәсәлән, яңа пациент буларак керәм палатага, анда 3 яки 5 ир кеше ята. Гадәттә, шуларның яртысы, еш кына күпчелеге татарлар була, ләкин бу татарлар (кайберләре хәтта татар акценты белән) үз ара да русча  сөйләшәләр. Мин керү белән хәр берсе белән танышып чыгам. Урыс белән урысча, татар белән татарча. Палатада ятканда (гадәттә 10-15 көн) татарлар белән татарча гына сөйләшәм. Миңа карап, милләттәшләрем дә уз ара туган телдә сөйләшә башлый. Сирәк мирәк “быратларның” йөзләренә карап алалар, тегеләр, әлбәттә, бу хәлдән таңга килмиләр, тешләрен кысып, дәшмичә утыралар. Бернинди дә гауга яисә революция килеп чыкмый. Бу эш нормаль бер хэлгә әйләнә. Бу мисал нәрсәне күрсәтә? Психологиябезне инде күптән үзгәргән чынбарлыкка туры китерергә кирәк.
      Баягы мисалга таянып безнең парламент башлыгы да кинәт кенә парламентта татарча гына сөйләшә башласа, бәлки татар депутаталары да үз чыгышларын туган телдә ясарлар иде. Безнең халык бит башкаручан хәм бик тәртипле, зыялы кеше яисә түрә нәрсә эшли, ул шуны кабатлый, аңа иярә. Димәк, татарча сөйләшер өчен бернинди дә юридик яки рәсми рөхсәт кирәкми, бу эш кешенең яки халыкның үзеннән генә тора.
      Бу өлкәдә нинди чаралар күрергә мөмкин? Беренчедән, баягы телне куллануда психологик инерцияне бетерергә кирәк.
      Икенчедән, баланы туган телгә өйрәтү эшен мәктәпкә генә аударып калдырмаска, тел, гадәтләрне балага ата белән ана сеңдерергә тиеш. Чын татар – ул татарча белгән кеше түгел, ә аның балалары һәм оныклары да татарча белгән кеше генә саналырга тиеш.
      Өченчедән, телебездә заманча төшенчәләрне чагылдырган сүзләргә һәм терминнарга зур кытлык сизелә. Мәсәлән, “парковка” сүзен урыслар ингелез “паркинг” сүзеннән ясаганнар, төрекләр аны “парклама” итеп үзгәрткәннәр, ә бер көнне Г. Камал театыры янындагы шул ук нәрсәгә татарча “парклау” дип язып бирү урынына “машиналарны саклап тору урыны” кебегрәк сүзләр язып “саф татарча” яңа термин уйлап чыгарганнар. Рациональ булмаган тел космик тизлекләр заманабызда үлергә дучар булачак. Телнең бу ягын бездә бер кем дә, бер оешма да уйламый.
      Йомгак ясап шуны гына әйтә алам. Телебезне гамәлгә кертер очен, халкыбыз уз иҗтимагый оешмалары ярдәмендә бер нинди инстанцияләрдән дә алдан рөхсәт сорамыйча бөтен җирдә, бөтен урыннарда туган телдә сөйләшергә, эш алып барырга тиеш. Шулай итеп, ул татар теленнән де-факто дәүләт теле ясаячак.
      Бу зур эшне башкарыр өчен, бәлки, махсус “Татар теле җәмгыяте” исемле бер иҗтимагый оешма да оештыру кирәктер. Аның филиаллары (бүлекчәләре) бөтен җирләрдә булырга тиеш. Бу  оешмада галимнәр заманча татар терминологиясен булдырырлар иде, башкалар исә пропаганда эшен алып барарлар  һәм телне гамәлгә кертү идеологиясен һәм технологиясен халык арасында тарату эшен алып барырлар иде.
      Безгә идеология һәм тоталь пропаганда җитми, мена шуларны бездә иҗтимагый оешмалар кешеләре генә эшли ала, дип уйлыйм.
                                                              
                                                  Бөтен дөнья Төрки Халыклар Ассамблеясе
                                                  (БТХА) Координацион Советы әгъзасы, тарих

                                                  фәннәре кандидаты Рафаэль Мөхәмәтдинов                                           

РЕЗОЛЮЦИЯ МИТИНГА ВТОЦ 6 ноября 2014 г

                       Казанда тәре йөреше
                                       яки
               Конституция көне кемгә кирәк?

   Узган атнада Татарстан халкы ике бәйрәмне билгеләп үтте - Россиядә бердәмлек көнен һәм Татарстан Конституциясе кабул ителгән көн... Беренчесе дәүләт дәрәҗәсендә бик зурлап, Казанда номенклатур митинглар, концерт залларында халыклар дуслыгын данлаган җыр-биюләр белән билгеләп үтелде, 4 ноябрь көнне Казан урамнарында урыс маршлары һәм тәре йөрешләре дә булып узды. Ә Татарстан Конституциясе кабул ителгән көн, республикада бәйрәм көн дип игълан ителсә дә, хөкүмәт тарафыннан бернинди дә мәдәни чаралар уздырмыйча, искә дә алмыйча, үз тарихыбызга тулы битарафлык белән "билгеләп" үтелде, бара тик татар милли хәрәкәте генә 6 ноябрь көнне Казан урамнарына митинг белән чыккан иде...
   Бу чараларның икесенә дә җентекләбрәк тукталмакчы булам, бигрәк тә - тәре йөрешенә. Һәр елны 24 июльдә һәм 4 ноябрьдә  Мәрьям-ана иконасын Казан кремле тирәли әйләндереп йөртәләр, бу тәре йөрешенә бөтен Россия буенча меңләгән кеше җыела. Татарстанның урам җыеннары һәм митинглар турында законы буенча, мондый массакүләм чаралар хөкүмәт биналары янында уздырылырга тиеш түгел. Шул сәбәпле, татар милли-азатлык хәрәкәтенә Казан кремлендә дә, Ирек мәйданында да Хәтер көнен билгеләп үтәргә рөхсәт бирмиләр, шулай ук башка митинг-чаралар да бу биналардан 50 метр читтә үтәргә тиеш.  Татар милли хәрәкәтенә рөхсәт юк, ә тәре йөрешенә ел саен рөхсәт бар!  Моны ничек аңларга - миңнехановларның һәм шәймиевларның урыс тәресен туктатырга көчләре һәм батырлыклары җитми, дипме?!
   Закон бозудан тыш, бу тәре йөрешенең әхлакый ягы да түбән, ул мөселман-татарларның рухын рәнҗетә. Казан кремле - татар халкының милли һәм дини үзәге, барып дога кыла торган урыны, анда борынгы мәчет-манараларыбыз, хан каберләре, зиратлар... Биредә Казан өчен сугышып шәһит киткәннәрнең изге каннары аккан, сөякләре таралып ята...   Казан кремле тирәли тәре болгап йөреп, христиан поплары аларны да чукындыралар, аларның да рухларын рәнҗетәләр, фаҗигаи татар тарихыннан тагы бер тапкыр көләләр... Сөембикә манарасын, аның янында, пыяла төрбә астында яткан Казан ханнарының каберләрен, Кол Шәриф мәчетен, бу изге җаннарның рухын, тарихыбызны  чукындыралар...
   Казан кремле - республикабызның сәяси үзәге, анда Татарстан Президенты утыра, хөкүмәт биналары, музейлар, институтлар, архивлар эшләп тора... Казан кремле тирәли тәре болгап йөреп, урыс поплары анда утырган  шәймиевларны, миңнехановларны, галимнәрне, татар түрәләрен дә  чукындыралар, бүгенге көнебезне, тормышыбызны чукындыралар... Моңа кайчан чик куелыр?!  Казан кремле - тыюлык урыны (заповедник) икән, ул ЮНЕСКО карары белән саклана икән, татарның рухи мирасы, тарихи хәтере дә сакланырга тиеш! Иң беренче чиратта, шул сакланырга тиеш!   1552 елның 2 (15) октябрендә дә Мәскәү гаскәре һәм урыс поплары безнең өстебезгә шулай тәре болгап килгәннәр, әби-бабаларыбыз шушы җирдә дин һәм милләт өчен, ирек һәм дәүләт өчен шәһит киткәннәр, бүген дә Казан кремле тирәсендә тәре болгап йөрү - ул изге җаннарны мыскыллау һәм тарихыбыздан көлү булып тора. Шулай ук борынгы каберлекләр янында һәм зиратлар өстендә, мәчет-манаралар кырыенда һәр җәйне төрле фестивальләр һәм концертлар уздыру да тыелырга тиеш, татар фаҗигасеннән акча эшләү - әхлаксызлык һәм гөнаһ булып тора.
   Инде Татарстан Конституциясе көне турында фикеремне әйтеп үтәм. Татарстан хакимияте бу көнне зурлап, бәйрәм итеп уздырырга курыкты, дип уйлыйм, шуңа күрә ул шыпырт кына узып китте. Хәер, 90нчы еллар башында да Татарстан җитәкчелеге зур куркуда иде, суверенитет турыында Декларацияне дә, бәйсезлек буенча референдум уздыруны да, Татарстанның яңа Конституциясен дә ул халык басымы астында, бигрәк тә, татар милли хәрәкәте басымы астында кабул итәргә мәҗбүр булды. Милли хәрәкәт, атом бозваткычы кебек, Татарстан хакимиятен бәйсезлек юнәлешендә күкрәге белән этеп алып барды.
   Ул вакытта татар милли-азатлык хәрәкәте мәйданнарга 30-40ар мең кеше җыя ала иде, урам җыеннары, митинг-концертлар, төрле милли һәм сәяси чаралар берничә ел буе һич туктамыйча алып барылды. Бу елларда сәяси ачлык акциялары да, юлларына ятып, трамвайларны туктатулар да, Әлмәткә "Дуслык" нефтеүткәргечен туктатырга барулар да, биналардан Россия флагларын алып атулар да - барысы да булды. 1992 елның мартында татар халкының Милли Мәҗлесе сайлап куелды, анда дистәләгән Татарстан депутаты да керде, һәм Татарстан җитәкчелеге алдында катгый таләп куелды - әгәр алар бәйсезлек юнәлешендә эш алып бармыйлар икән,  парламентны Милли Мәҗлес алыштырачак һәм бәйсезлек буенча барлык хокукый актларны да кабул итәчәк. Менә шушы кискен шартларда, татар милли хәрәкәтенең көчле басымы астында, Татарстан Югары Советы яңа Конституция кабул итәргә мәҗбүр булды. Бу - татар халкының, татар милли-азатлык хәрәкәтенең зур җиңүе иде, чөнки анда Татарстан - суверен демократик дәүләт, дип язылган иде.
   Дөрес, бу тарихи еллардан соң Татарстан Конституциясе, Россия хокук саклау органнары таләбе белән, берничә тапкыр үзгәртелде, йомшартылды, бәйсезлек турында шактый статьялар юкка чыгарылды. Әмма Татарстанның суверен ДӘҮЛӘТ булуы турында матдәләр үз көчендә калды. Әйе, Татарстан Конституциясе буенча - без суверен ДӘҮЛӘТ, бездә ике тел - татар һәм рус телләре дәүләт телләре, без Татарстаннан читтә яшәгән татарларга, милли ихтыяҗларын хәл итәргә, төп канун нигезендә ярдәм күрсәтә алабыз, безнең Россиядән аерым булган үз бәйрәм көннәребез бар.
   6 ноябрь - әнә шундый дәүләти бәйрәм көне, әмма аны Татарстан дәүләте бәйрәм итмәде. Татарстанның бәйсезлеге, төп кануны кемгә кирәк - алар аны яулап та алды, билгеләп тә үттеләр, бу - ТАТАР МИЛЛИ-АЗАТЛЫК ХӘРӘКӘТЕ! Мин шушы тарихи вакыйганы урам җыеннары белән билгеләп үткән милләттәшләремә - Татар иҗтимагый үзәгенә, "Азатлык" татар яшьләре берлегенә, бу көнне мәйданга чыккан халыкка, татар зыялыларына зур рәхмәтләремне белдерәм! Әмма исемнәре чакыру белдерүләрендә булып та, 6 ноябрь көнне митинг-концертка килмәгән татар артистларына мин гаҗәпләндем. Шулай ук бу мәйданда татар язучылары, галимнәр дә бармак белән генә санарлык иде, элеккеге депутатлардан без нибары өч кеше булдык...
   Бәлки кайберләрәүләр инде күптән бәйсездер, аларның бар нәрсәләре дә бардыр, алар шуңа күрә мәйданнарга чыкмыйлардыр, ә бәлки кайберәүләрнең бернәрсәләре дә юктыр, алар бу бәйсезлек чорыннан берни дә ала алмаганнардыр, бәлки шуның өчен рәнҗеп мәйданнарга чыкмыйлардыр... "Татарстан Конституциясе халыкка нәрсә бирде соң?" дип сораучылар да бар. Ул безгә үзебезне милләт итеп тоярга, үз телебездә канун нигезендә сөйләшергә, динебезне тотарга, йөзләгән татар мәктәпләре, меңләгән мәчетләр ачарга мөмкинлек бирде. Татарстан Конституциясе, Декларация һәм референдум нәтиҗәләре - бәйсез Татарстанның кануни нигезләре алар. Шуларга таянып без, бәйсезлегебезне һәм хокукларыбызны тануларын сорап,  халыкара оешмаларга да, дөнья парламентларына да, мәхкәмәләргә дә мөраҗәгать итә алабыз. Һәм ул көн киләчәк әле, безгә бу хокукый документлар бик кирәк булачак - милләт булып сакланып калу өчен, дәүләтле, илле һәм җирле булыр өчен, Татарстан Конституциясе дә, Декларация дә, референдум нәтиҗәләре дә кирәк булачак.
  
    
    

   

Татар халык җыры - су буйлап (Супер!!!)

«Мин марҗа. Мин татарча белмим!»

«Мин марҗа. Мин татарча белмим!»

Республикабызның дәүләт учреждениеләренә йомышың төшә калып, гозереңне татарча җиткергән очракта җавапны үз телеңдә ишетү мөмкин эшме? Бу юлы без шуны сынап карарга булдык.
Пенсия фондының бер бүлекчәсенә шалтыраттым.
– Исәнмесез!
 
– Здравствуйте.
 
– Яңа пенсия законына кагылышлы соравым бар иде минем.
 
– Я вас не понимаю.
 
– Мин дә сезне аңламыйм шул.
 
– Говорите по-русски.
 
Әңгәмәдәшемнең сабырлыгы бетә башлады. Соңгы җөмләләрне канәгатьсезлек белдереп, усалланып әйтә башлады. Ахырдан түзмәде, янәшәсендәге бер кызга эндәште: «Подойди, пожалуйста. Я – ее, она меня не понимает».
 
Трубканы ягымлы тавышлы кыз алып, татарча эндәште. Адресымны сорап, яшәгән урыным буенча кайсы бүлекчәнең якынрак булуын әйтеп, аларның телефон номерын хәбәр итте. Икенче кеше аша булса да, алар мине «ишетте». Тагын бер район бүлекчәсенә шалтыраттым. Трубканы бер ханым алды:
 
– Исәнмесез.
 
– Здравствуйте.
 
– Мин кем белән сөйләшәм?
 
– Мин марҗа. Мин татарча белмим (һәр сүзне иҗекләп-иҗекләп әйтеп чыкты).
 
– Янәшәгездә татарча сөйләшүче кеше юкмы соң?
 
– Мин марҗа. Мин татарча белмим.
 
– Ә мин русча белмим.
 
– Мин марҗа. Мин татарча белмим.
 
«Автоҗавапкайтаргыч» белән борчак пешереп булмыйсын аңлагач, саубуллашырга ашыктым.
 
Берочтан Казан шәһәренең мәшгульлек үзәгенә шалтыратып карарга булдым. Телефонны алган кыз минем белән матур итеп татарча сөйләште һәм мәшгульлек үзәгенең үзем яшәгән райондагы бүлекчәсенә шалтыратырга кушты. Нинди йомыш белән шалтыратырга кирәк икән дип баш ватарга туры килмәде, интернеттан өлкән яшьтәгеләр өчен «Интернет–долголетие» программасы эшли башлаганын укыган идем, күрше әби кызыксынган иде дип, шуның турында сорашасы булдым. Мин сөйләшкән ханым рус кешесе булып чыкты. Кая эләктем, мин кем белән сөйләшәм ише кереш сорауларыма, русча сөйләгез әле, мин аңламыйм, дип җавап кайтарды. Чираттагы соравыма шул әлеге дә баягы «Интернет–долголетие» сүзләре кереп киткәнгә, ә, сезне шул программа кызыксындырамыни дип, аның турында бөтен кирәкле мәгълүматны да җиткерде ул. «Долголетие» сүзенә рәхмәт яусын, мин – русча, ул татарча белмәсәк тә, шул сүз ярдәмендә аңлаштык та куйдык.
 
Транспорт буенча кайнар элемтә операторы да рус кешесе булып, русча сөйләшүгә күчүемне үтенде. Татарча белгән кеше юкмы соң анда дип сорагач, бездә бер генә оператор, диде.
 
Инде ике ай домофоным эшләми иде, берьюлы ике куян койрыгын тотам дип, торак-коммуналь хуҗалыкның дежур диспетчерына шалтыратырга булдым. Домофонымның эшләмәве турында татар телендә җиткердем. Татарчамны аңласа да, минем белән ул русча сөйләште һәм икенче бер номер белән шалтыратырга кушты. Ул әңгәмәдәшем дә татарчаны аңласа да, рус телендә сөйләшүне уңай күрде. Аның каравы мине монда да «ишеттеләр».
 
Булгач булсын инде дип, үзебездән ерак түгел урнашкан бер дәваханәнең дә телефон номерын җыеп карадым. Регистратурадагы ханым мине аңлады, ләкин җавапны рус телендә бирде...
 
Телләр турындагы закон дәүләт учреждениеләрендә үтәлеп бетмәсә дә, дәүләт органнарына юлланган мөрәҗәгатьләргә, татарча язылган хатларга җавапларны татар телендә бирәләр икән. Казан шәһәре башкарма комитеты белән Татарстан Дәүләт Советының хатлар белән эшләү бүлекләренә шалтыратып шуны белдем. Татарстан Дәүләт Советы аппаратының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Бәдретдинов әйтүенчә, Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында»гы законның 5 нче маддәсендә «гражданнарның тәкъдимнәре, гаризалары, шикаятьләренә җаваплар мөрәҗәгать ителгән телдә бирелә» диелгән.
 
– Бездә әлеге закон төгәл үтәлә. Татар телендә язылган хатларга җавапны бары татар телендә генә бирәбез, – диде Илнур Бәдретдинов.
 
Татар телен белмиләр дип зарланырга яратабыз, чынлыкта исә телне яхшы белү безнең үзебездән тора. Телефон аша аралашкан вакытта минем татарча сөйләвемне аңлап та, рус телендә җавап кайтаручылар күп булды. Татар теленең кулланылышта булмавы татар телен белмәүдә түгел, аңа карата хөрмәт булмауда икән ләбаса.
 
Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
 
– Татарстанда дәүләт учреждениеләрендә эшләүчеләрнең ике дәүләт телен дә белүләре мәҗбүри дигән закон юк. Әмма, телләр законында телләрне өйрәнүгә кызыксындыру максатыннан, ике телне дә белүчеләргә 15 процентка кадәр өстәмә түләү каралган. Мәгариф һәм мәдәният системасында ул өлешчә үтәлә. Әйтик, мәдәният өлкәсендә ике дәүләт телен белүчеләргә хезмәт хакын алты процентка артыграк түләү каралган. 1992 елда кабул ителгән телләр турындагы законда ике дәүләт телен дә мәҗбүри белергә тиешле һөнәрләр исемлеген булдыру тиешлеге турында аерым маддә бар иде. Хөкүмәткә шул исемлекне төзеп, Дәүләт Советына тапшыру каралган иде.Тик ул эшләнмәде, моны кеше хокукларын бозу дип таптылар. Имештер, ул исемлек расланса,татар телен белмәүчеләр үзләре теләгән һөнәр буенча эшли алмаячаклар. Әлеге аңлашылмаучанлыктан чыгу юлын да таптык без. Тел өйрәтү буенча түләүсез махсус курслар уздырып, аны тәмамлаганда имтихан бирдереп, телне белү турындагы сертификат тапшырырга тәкъдим иттек. Кызганыч, монысына да каршы чыгучылар табылды.
 
Дәүләт учреждениеләренә мөрәҗәгать итүләргә килгәндә, татар телендә бирелгән сорауга сез шул ук телдә җавап алырга хокуклы. Әгәр дә берәр дәүләт оешмасына гозерегезне татар телендә җиткергәнсез икән, җавапны шул ук телдә бирүләрен таләп итә аласыз. Җавап бирмәсәләр, аларны административ җаваплылыкка да тартырга мөмкин, чөнки ул телләр турындагы законны бозу очрагы санала.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА 
Шәһри Казан 
№ |

Ровно 95 лет назад был поднят флаг первой независимой тюркской республики

Ровно 95 лет назад был поднят флаг первой независимой тюркской республики

Однажды поднятое знамя никогда не падет!
Расулзаде




Ровно 95 лет назад, 9 ноября 1918 года над Азербайджаном было поднято трехцветное знамя первого независимого тюркского демократического государства - Азербайджанской Республики.

В этой связи предлагаем читателям ознакомиться с небольшой инфографикой по теме.

Сколько было татарами основано государств, истории которых мы не знаем...

Сколько было татарами основано государств, истории которых мы не знаем...

Сколько было татарами основано государств, истории которых мы не знаем...
В рамках спецпроекта"Факты своими глазами"публикуем очередной материал о тюркской истории. На этот раз - это цитата известного французского философа Шарля-Луи Монтескьё (1689-1755) о татарах (и в целом, тюрках) и империях, ими созданных.

При этом философ указал на самую главную проблему - тюрки всегда были столь уверены в своих победах и вечности своего могущества, что не считали нужным записывать свою историю для будущих поколений.

Продолжая мысль французского философа, можно отметить следующее: из-за этой дурной черты, свойственной тюркам, даже сегодня нашу историю пишут за нас другие. И как результат - искаженные факты, лживые обвинения и домыслы - вот из чего сегодня состоит оболганная история некогда великой, свободолюбивой, а ныне разделенной на множество народов тюркской нации.
Автор: Амир Эйваз