ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

вторник, 22 июля 2014 г.

РБК: эксперт раскритиковал доклад минобороны РФ по крушению Boeing-777

Почему теракт России против Боинга приведет к свержению Путина, — Виктор Суворов Чи

Почему теракт России против Боинга приведет к свержению Путина, — Виктор Суворов

Читать полностью на http://news.eizvestia.com/news_politics/full/138-pochemu-terakt-rossii-protiv-boinga-privedet-k-sverzheniyu-putina-viktor-suvorov


http://news.eizvestia.com/news_politics/full/138-pochemu-terakt-rossii-protiv-boinga-privedet-k-sverzheniyu-putina-viktor-suvorov

Польские СМИ сообщили об ожидаемым последствиях для Путина еготеракта 7/17 в Украине.
В статье «Суворов: «Мир не прощает Путина. В такой ситуации Путин будет свергнут» (Suworow: Świat nie wybaczy Moskwie. Ta sytuacja pogrąży Władimira Putina) издание Gazeta pl пишет:, информирует еizvestia.com.
— Не существует никаких сомнений в том, кто виновен в этом теракте. Данная ситуация в конечном итоге приведет к свержению президента России, — сказал в интервью газете «Rzeczpospolita» Виктор Суворов, русский писатель и бывший офицер военной разведки ГРУ . Мир не простит Москве, смерть 298 невинных людей, — добавил он.
Виктор Суворов убежден, что Боинг в районе Донецка был сбит Россией.
— Я исключаю участие украинской стороны, у которой не было никакой необходимости использовать такое оружие, так как у сепаратистов нет самолетов — сказал Суворов в интервью «Rzeczpospolita».
Начало конца Путина
Виктор Суворов подчеркнул, что уже во время аннексии Крыма заговорили о начале конца эпохи Владимира Путина.
— Ничего так не повлияет на репутацию Путина, как сбитие пассажирского самолета. Эта ситуация в конечном счете вызовет свержение президента России. Например, передача ракетных установок в Донецк не может произойти без его личного разрешения, — сказал Суворов. Он добавил, что Путин не может сейчас сдаться, но затраты на войну оказались очень высокими».
Между тем комментаторы указывают, что кремлевский пахан явно испуган. Хаотичные движения Путина выдают его панику.
Так социолог Игорь Эйдман пишет:
— «Путин явно испуган. Предпринимает какие-то несвойственные ему суетливые движения: записывает бессмысленные ночные обращения к гражданам, как нимфетка, влюбленная в поп-звезд, достает по ночам звонками мировых лидеров.
Видимо Путин боится повторить казус Шелепина. Был такой видный советский руководитель, претендовавший на одно из первых мест в государстве. Когда он в 50-х годах был главой КГБ, по его приказу советский агент Сташевский убил в Германии двух украинских националистов — Льва Ребета и Степана Бандеру (опять Бандера:).
Потом агент перешел на Запад и слил всю информацию об убийствах и роли в них главы КГБ американцам. После этого Шелепин сменил несколько высоких постов, но, всякий раз, когда он появлялся на Западе, его неизменно ждали демонстрации протеста против «визита убийцы».
Были даже попытки арестовать незадачливого политика. Последний визит Шелепина во главе профсоюзной делегации в Великобританию стоил ему карьеры. Брежнев объявил, что Шелепин провалил визит и отправил его в отставку, намекая, что человек с такой международной репутацией, как у Шелепина, не должен претендовать на высокие посты в государстве.
Американцы уже в отрытую говорят, что у них есть доказательства уничтожения малазийского Боинга ракетой, переданной боевикам Россией. Этого достаточно для того, чтобы юридически рассматривать Путина, как соучастника террористов. Скорее всего, против него возбудят уголовные дела в судах стран, граждане которых погибли во время катастрофы.
Теперь каждый его приезд в ЕС, США и т.д. будет сопровождаться выдачей ордера на арест и скандалом. Конечно, его никто реально арестовывать даже пытаться не будет. Однако осадочек-то останется. Поэтому Путин просто не сможет ездить в ключевые страны. А есть еще Международный уголовный суд в Гааге, который, в свое время, например, выдал ордер на арест действующего президенты Судана Ома́ра аль-Баши́ра.
В общем, Путин больше не сможет выполнять одну из важнейших функций Президента — представлять страну на международной арене. Россия не Судан, она не может позволить себе невыездного главу государства.
Спасти правящую олиграхию способна только формальная замена Путина на посту Президента на кого-то из его окружения, не замаранного в истории со сбитым самолетом (Шойгу и Медведва не предлагать, они тоже причастны к поддержке террористов в Донбассе). Это теперь вполне реальный вариант развития событий.
Он Путина конечно не радует. Вот Президент и нервничает, предпринимает совершенно бесперспективные попытки снять с себя ответственность за произошедшее. Но, как говорится, поздно пить Боржоми…»
По материалам: elise.com.ua


Читать полностью на http://news.eizvestia.com/news_politics/full/138-pochemu-terakt-rossii-protiv-boinga-privedet-k-sverzheniyu-putina-viktor-suvorov




Милләтләрне бетерү өчен Русия империячел ысулларын торгыза

http://www.azatliq.org/content/article/25460507.html

Милләтләрне бетерү өчен Русия империячел ысулларын торгыза

Русиядә рус мәдәниятен, рус тарихын, рус телен генә алга чыгарып, моның нигезендә төрле милләтләрне акрынлап ассимиляцияләү эше бара. Русия империячел дәүләтне торгызу юлында.



Русия президенты Владимир Путин җитәкчелегендә Мәскәүдә үткән Милләтара мөнәсәбәтләр шурасының чираттагы утырышындагы чыгышлар белән танышырга туры килде һәм алар миндә сәер хисләр калдырды.
Путин чыгышы белән танышкан вакытта барсы да тәртиптә кебек тоела. Ул Русия күпмилләтле дәүләт буларак формалашты, бер-беребезне яратырга тиеш дигәнрәк сүзләр әйтә. Аның сүзләренә кушылып башкалар да чыгыш ясый.
Мисал өчен, Путин җитәкчелегендә эшләгән зур түрәләрнең берсе, мәдәният министры Владимир Мединский сөйләгәннәргә күз салсаң, Путин сүзләренең нәкъ киресе килеп чыга. Күрәсең, бу шулай итеп оештырылган – Путин матур итеп сөйли, ә конкрет эшләрне башка түрәләргә куша.
Милли телләрне укыту кимергә мөмкин
Мединский рус теле мәсьәләсенә карата шактый гына сүзләр куерта. Ул милли республикаларда, милли төбәкләрдә рус телен укытуны арттырырга кирәк дигән фикер әйтә. Моның артында БДИ биргән вакытта рус теленнән нәтиҗәләрнең начар булуы ята диелә.
Эш шунда ки, мәктәпләрнең җәдвәле (расписание) резинадан ясалмаган. Әгәр рус теленә сәгатьләрне арттыралар икән, туган телләргә бирелгән сәгатьләр кимиячәк дигән сүз.
Дамир ИсхаковДамир Исхаков
Инде реаль хәлләргә, реаль сәясәткә килсәк, Татарстаннан читтә татар телен укыту бөтенләй бетерелде дияргә була. Мисал өчен, 1990нчы еллар башында Төмән өлкәсендә 90нан артык татар мәктәбе бар иде. Хәзер биш-алтыдан артык түгел. Аларында да туган телне тиешенчә өйрәтмиләр. Русиядә бу процесс алга таба да дәвам итә, һәм шуның өстенә, бу киңәшмәдә рус телен укытуны тагын да көчәйтергә дигән фикер күтәрелде. Мин моны тормышка ашырырлар дип уйлыйм.
Мединский башта бердәм тарих дәреслеген телгә ала, ә аннан соң рус теле һәм әдәбиятыннан да шундый ук бердәм дәреслекләр кирәк дигән фикер җиткерә. Аның фикеренчә, төп геройлар рус геройлары гына булырга тиеш һәм алар турында гына сөйләргә, аларның әсәрләрен генә белергә кирәк дигән нәтиҗә килеп чыга.
Бердәм тарих дәреслеге, бердәм рус теле һәм әдәбияты дәреслеге булдырылса, болар – контрольне көчәйтү өчен эшләнә торган адымнар. Ә чынлыкта милли мәктәпләрдә укыган балаларга рус мәктәбендә өйрәнелгән дәреслекне биреп булмый. Милли мәктәпләргә башка төрле, аерым дәреслек әзерләү кирәк. Бердәм рус теле һәм әдәбияты дәреслеге әзерләгәндә бу ягын да исәпкә алырга җыеналармы, әллә юкмы, билгесез. Әллә рәтләп русча да сөйләшә белмәгән балаларны бу дәреслекләр белән вата-җимерә укытырга җыеналармы?
Бу киңәшмәдә Русия думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе Гаджимет Сафаралиев рус телен дәүләт теле буларак кына түгел, ә туган тел буларак та укытырга кирәк дигән фикер әйтә. Татарстандагы шовинистларның төп теләкләре нәкъ шул иде. Алар татар телен укытмас өчен, рус телен дәүләт теле һәм туган тел дә буларак, икеләтә күбрәк дәрәҗәдә укытырга телиләр, республикада татар телен бөтенләй укытмас өчен көрәшәләр. Бу тәкъдимнәр тормышка ашса, милли республикаларда милли телләрне укыту нык киметеләчәк.
Республикалардагы хәлләрне күзәтү үзәкләре булдырыла
Бу киңәшмәдә тагын бер әйбер турында сүз күтәрелде. Ул да булса, республикалардагы хәлләрне күзәтү өчен өчен аерым бер мониторинг үзәкләре булдыру турында. Моның өчен эшләр бара инде. Мондый  тикшеренүләрне уку йортларына һәм мәктәпләргә дә кертәргә телиләр.
Белүемчә, моның башында үзәге Мәскәүдә булган сәяси институт торачак. Бу институтны Русия президенты идарәсенә буйсындырырга кирәк дигән фикерләр дә бар. Җентекләбрәк карасаң, мондый үзәкләрне иң беренче чиратта милли республикаларда булдырырга телиләр. Димәк, урыслар ышанычлы халык, ә милли төбәкләрдә яшәүче халыклар ышанычсыз һәм дәүләткә каршы бер-бер нәрсә эшләп ятмасыннар өчен, аларны гел күзәтеп торырга кирәк дигән нәрсә килеп чыга.  
Әлегеләр барсы да, элек кулланылган империячел ысуллар һәм аларны тагын яңартырга тырышу булып тора. Бу яңа сәясәт түгел. Ул совет чорында да барды. Советлар берлегенә кадәр булган империячел сәясәт тә шундый иде. Ягъни, милли азчылыкларны төрле юллар белән кысып, рус мәдәниятен, рус тарихын, рус телен алга чыгару һәм шуның нигезендә төрле милләтләрне акрынлап ассимиляцияләү эше бара.
Бу сөйләшү вакытында Европада һәм башка илләрдә алып барылган толерантлык, мультикультирализм сәясәте дөрес юлга илтмәде дигән идея тагын бер тапкыр кабатлана. Һәм моның нигезендә Русия дә толерантлык юлы белән бармаска тиеш дигән фикер сеңдерелә. Аның урынына икенче бер вариант тәкъдим ителә, ул – рус мәдәниятен, рус телен генә беренче урынга куеп, рус теле, рус мәдәнияте һәм рус тарихы нигезендә башка халыкларны бердәм русияле халык итү юнәлешендә эш алып бару. Бу очракта башка милләтләр тулы канлы итеп яши алмаячак. Русиядәге төрле милләтләр ахыр чиктә, бу юл белән барган вакытта, руслар белән ассимиляцияләнергә тиеш була.
Бу киңәшмәдә төрле милләтләрнең традицион мәдәниятләрен сакларга, төрле конференцияләр үткәрергә кирәк дигән сүзләр, ул, минемчә, ялтыравык кына, алдау юлы гына. Бу сәясәтнең төбенә төшеп караганда аның шулай икәнлеге бик ачык күренә.
Бу киңәшмә вакытында әйтелгән фикерләр алга киткән җәмгыятьләр бара торган юл түгел. Империячел дәүләт эчендә генә яшәргә уйлаганнар сәясәте бу. Русия хәзер бу юлга чыккан, чөнки бу киңәшмә шуны күрсәтеп тора.
Федераль мохтарият башлыгы татар телен якламады    
Бу киңәшмәдә рәсми, ягъни федераль автономияләрнең җитәкчеләре дә катнашты. Русия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдиновның әйткән сүзе ишетелмәде.
Ул бу киңәшмәдә ватанпәрварлык тәрбиясен көчәйтү турында чыгыш ясарга теләгән дип әйтәләр, әмма аңа сүз бирелмәгән. Әгәр ул чыгыш ясаса, нәкъ шушы, Русия җитәкчелеге алып барган тегермәнгә су кою гына була иде. Әгәр дә Гыйлметдинов татар телен һәм милли телләрне яклап чыгыш ясарга уйласа, ул вакытта башка әйбер булыр иде.
Путин җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә сөйләнгән сүзләр берсе артыннан берсе эзлекле барган кебек. Минемчә, бу чарада катнашкан һәрбер шәхес алдан ук кисәтелгән һәм аларның нинди рухта чыгыш ясаячагы алдан ук билгеле булган. Кәгазь язып тоттырмасалар да алдан киңәшкәннәр, алдан президент аппаратында ниндидер күрсәтмәләр биргәннәр дип уйлыйм. Чыгышларның алдан ук әзерләнгәне күренеп тора.
Мәскәү сәясәтенә республикалар каршы тора аламы?
Мәскәү алып барган бу сәясәткә каршы тору бик авыр булачак. Ни генә булмасын, республикалар кулында конституцион тәртип бар. Мисал өчен, Татарстан очрагын алсак, татар теле һәм рус теленең тигез дәрәҗәдә укытылырга тиешлеге Конституция нигезендә ныгытылган. Моны бер яклы гына үзгәртү авыр булачак, әмма куркыныч бар.
Әгәр дә рус теле дәүләт теленнән тыш, тагын туган тел дип тә игълан ителсә, ул очракта, Татарстан кануннарын һәм Конституциясен әйләнеп узарга мөмкиннәр һәм Татарстан берни дә эшли алмаячак. 

Дамир Исхаков                                                                                        Тарих фәннәре докторы, профессор

Татарлар хисабына да олы урыс дөньясы булдырыла

Татарлар хисабына да олы урыс дөньясы булдырыла

Русия тел мәсьәләсендә яңа кануннары белән империянең Романовлар чорына кире тәгәрәде. Кремльдә милли мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә Илдар Гыйлметдинов авызына су кабып утыра.
.http://wwwazatliq.org/content/article/25464941.html

Рәшит Әхмәтов

3июльдә Владимир Путин рәислегендә Русия президенты каршындагы миләттара мөнәсәбәтләр шурасының чираттагы утырышы үтте. Ул бердәмлек һәм үзара аңлашып яшәүдә, яшьләрне ватанпәрвар итеп тәрбияләүдә мәдәният һәм мәгарифнең роленә багышланды. Гадәттә мондый утырышлар дүрт айга бер тапкыр үткәрелә.
Президент администрациясенең беренче урынбасары Вячеслав Володин, Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонин, президент администрациясе рәисе урынбасары Магомедсалам Магомедов һәм башка түрәләрнең, министрларның, институт җитәкчеләренең катнашуы – бу утырышның җитдилеген күрсәтеп тора.
Татарлардан бу шурага Русия татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов керә. Гадәттәгечә, Гыйлметдинов бу утырышларда тирән тынлыкка чума. Бу шурага кертелгәннән бирле ул Путин алдында бер генә тапкыр да татарларның җитди проблемнарын күтәреп чыкмады. Мисал өчен, Башкортстанда татар теленә дәүләт теле дәрәҗәсе бирү, йә булмаса, Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә дә бирүне дә тәкъдим итә ала иде. Русия хәзер ана теле мәсьәләсендә үзнең яңа кануннары белән империянең Романовлар чорына кире тәгәрәде.
Гыйлметдинов бу утырышларның берсендә Русия төбәкләрендә татар мәктәпләрен күпләп ябуны да күтәреп чыга ала иде бит. Мәскәүне генә алыйк, Юрий Лужков анда ярты миллионга якын татар яши дип белдергән иде. Шулкадәр татар халкына бүген Русия башкаласында бер генә татар мәктәбе эшләп килә. Гыйлметдинов кырымтатарлар мәсьәләсен күтәрүне дә кирәк санамады.
Гыйлметдиновның дәшми калуы, Татарстан президенты аппаратыннан катгый таләпләр куелу белән бәйле булырга мөмкин. Бу аппарат Путин белән мөнәсәбәтләрнең катлаулануын теләми һәм татар проблемнарын әледән-әле төрткәләп тору Русия президентына ошамас дип бик сак эш итәләр анда.
Бу киңәшмәдә Русия президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы Олег Морозов та катнашты. Ул тумышы белән Татарстаннан, Миңтимер Шәймиев һәм Рафаил Хәкимовның дусты. Хәкимов белән алар яшьлек дуслар, Казан университетының фәнни коммунизм кафедрасында һәм шулай ук КПССның Татарстан өлкә комитетында идеология бүлегендә бергә эшләделәр. Морозовның әтисе Казанда КГБ түрәсе булса да, ул Чехословакиядәге Александр Дубчек реформаларын уңай бәяләде, һәм шул ук вакытта Кытай компартиясе сәясәтенә каршы булды.
Билгеле булганча, заманында Морозов, Русиянең бөтен җитәкчелеге каршы булуга карамастан, Татарстан белән Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы икенче килешүне алга этәрде.
Булган эш булган инде – Шәймиев һәм Морозовның уртак карашы нигезендә бу килешү имзалана һәм Русия кануны дәрәҗәсендә Дәүләт думасы һәм Федерация шурасы тарафыннан раслана.
Миңа калса, Илдар Гыйлметднов бу шурада Олег Морозов контролендә һәм система кешесе буларак, мондый киңәшмәләрнең көн тәртибе алдан әзерләнгәнне, уңга-сулга тайпылу качуга тиң икәнен һәм каравылның кисәтеп тормыйча атачагын да аңлый.
Бу шурага килсәк, Путин илдә 15 яшьтән 29 яшькә кадәр 30,5 миллион кеше (советлар вакытында "комсомоллар" дип әйтер иделәр) барлыгын белдерде. "Аларның дөньяга карашыннан, без сезнең белән моны бик яхшы аңлыйбыз, безнең ил язмышы, Русиянең киләчәге тора", диде. Аның фикеренчә, акыл өчен, идеология һәм мәгълүмати йогынты ясар өчен һәрвакыт көчле көрәш бара.
"Теге йә бу илне көчсезләндерү өчен, сәясәттә һәм икътисадта көндәшлектә тора алырлык шартлар тудыру өчен, низагълар ясалма рәвештә көчәйтелә, һәм шул исәптән милли проблемнар белән бәйле булганнары да... Шуңа күрә ватанпәрварлык тәрбиясенә багышланган дәүләт програмын тормышка ашыруны көчәйтү өчен өстәмә чаралар уйлау кирәк...
Мәгариф министрлыгы яшьләр сәясәтендә өстенлек бирелергә тиеш чараларны, эшләрне барлый. Мин бу эшне тизләтүне үтенәм һәм шулай ук мәгариф өлкәсендә яшьләр арасында экстремистик күренешләр булмасын өчен, профилактикага да да зур игътибар бирү кирәк...
Проблемнар, берсүсез, монда күп. Әйтик, быел БДИ нәтиҗәләре шатланырлык булмады. Бу тагын бер мәртәбә рус телен укыту програмнарына һәм укытучыларның белем бирү сыйфатына игътибар кирәклеген күрсәтә.
Рус теллелеккә булышуда һәм аны саклауда дәүләт сәясәтен камилләштерү мәсьәләләрен чишүдә әле күптән түгел генә булдырылган Рус теле шурасы зур теләктәшлек күрсәтер дип исәплим”, диде Путин.
(дәвамы бар)
Рәшит Әхмәтов                                                                                   "Звезда Поволжья" газеты мөхәррире