ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

пятница, 24 января 2014 г.

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең бөтендөнья татарларына Мөрәҗәгате Хөрмәтле милләттәшләр!

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең
бөтендөнья татарларына Мөрәҗәгате
Хөрмәтле милләттәшләр!
          Бүген, 2014 елның 22 январенда  Казан башкарма комитетының манкорт түрәләре Татар Милли Йортын ( К. Маркс урамы, 41 йорт) канунсыз  рәвештә басып алдылар һәм 5 татар оешмасын  - Бөтентатар иҗтимагый үзәген, Татар морзалары мәҗлесен, “Азатлык” Татар яшьләре берлеген, “Мәгариф” шәһәр комитетын, “Шәрекъ” клубын  урамга куып чыгардылар.
           16.12.2013 Бөтентатар иҗтимагый үзәге Вахитов район мәхкамәсенә гариза бирде. Анда  Бөтентатар иҗтимагый үзәге 20 сентябрьда үткән Татар Милли Йортын сатуны канунсыз икәнен исбатлый.  Шуңа күрә татар оешмаларын биналарыннан куып чыгару канунсыз  
          20 сентябрьдә Казан башкарма комитеты  Татар Милли Йортын аукционда сатты.  26.09. 2013 № 33988  Казан ш. Башкарма комитеты  аппарат җитәкчесенең хатында, № 19278/КЗИО-ИСХ  07.11. 2013 Казан ш. Башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты җитәкчесе хатында татар оешмаларына түләүсез файдалануга яңа бина бирү рәсми рәвештә вәгъдә ителгән иде.        Әмма ләкин  Казан ш. Башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты  бу эшне  эшләмәде, безгә “була-була” дип  вәгъдә  итеп,  мыскыл итеп, 4 ай алдап йөрде.        Ике ай ярым көтеп  без ике тәкъдим алдык. Алар Ютазинская урамында һәм Арбузова урамында урнашкан, безнең эшчәнлеккә  ярамый торган биналар.  Арбузова, 6  урнашкан  бина яз көне су баса торган ярымподвал булып чыкты. Татар иҗтимагый оешмаларына белә торып яраксыз биналарны тәкъдим итүне татар халкын  мыскыл итү, аны кимсетү дип бәялибез.
             Татар милли хәрәкәтенең, милли яңарышның, татар дәүләте, мәдәнияте, мәгарифе өчен көрәш билгесе  булган бинаны сатуны татар милләтенә каршы җинаять дип бәялибез. 1552 елда исән калган татарларны Казаннан кудылар. Бу хәлнең ХХ1 гасырда кабатлануы мөмкин түгел.  Казан хакимияте, уяныгыз,  ХХ1 гасырда яшибез бит! Татарларны  Татар Йортыннан куып чыгаруга бөтендәнья татар җәмәгатьчелеге ничек карар?   Оят бит бу, хурлык- татар түрәләре татар милләтчеләрен Казаннан куалар! Казанда яшәүче татарлар Казан хакимияте өчен кеше түгел инде, әмма ләкин бу куып чыгару  дөнья җәмәгатьчелеге алдында татар милләтен ничек күрсәтә соң?  “Без булдырабыз!” дип кычкыра-кычкыра бер-берсен ашаучы үрмәкүчләрне хәтерләтмибезне?!
         Туганнар, милләт өчен сынау көннәрендә  бердәм һәм бергә булыйк. Үзебезне көчле һәм оешкан милләт итеп күрсәтик.   Татар йортын кире кайтару өчен акча җыюны башлыйбыз!  Татар дәүләтчелеге, мәгарифе, теленең язмышына битараф булмаган милләтәшләрдән ярдәм сорыйбыз!    
    Карта Сбербанка    40817810562197163442
    яндекс- кошелек   410011654583803          тел.  89046618534                                                               
    Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Президиумы       

    Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең рәисе                                       Нуриәхмәт Г. З.     22.01.2013