ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

воскресенье, 11 мая 2014 г.

Җиңү көне. на татарском и День Победы. на русском языках М Миначев

Җиңү көне.

            Җиңү көне, җиңү бәйрәме? Нәрсәсе бар шушы көннең, ике дәүләт сугышкан, бере җиңгән, икенчесе җиңелгән. Шуның белән фабула тәмам бит, тик ул безнең Рәсәйдә түгел шул, менә 1945 елдан бирле шушы җиңү көнен бәйрәм итеп киләләр, әле 1945 елдан соң, шушы көн гап-гади көн иде, ә совет системасы торгынлыкка килеп кергәч, шушы көнне бәйрәм итә башладылар, ел язмаларында (каленьдарда), җиңү көне кызыл төс алды, елдан-ел, шушы җиңү көнен күккә күтәреп мактый башладылар, сугыш чоры кинолар туктаусыз күрсәтәләр, имештер, алар шулай ватанпәрвәрлек хисләре тәрбиәлиләр яшләрдә? Белмим кирәкме икән бу кадәрле шапрыну, сугышның түгәрәк даталарына истәлекле акчалар сугу? Ярый инде, сугыш ветеранарына фатирлар бирә башладылар, сугышның чын каһарманнары хәерчелектә яшәп, күптән инде үлеп беткәч, кайсыларына машинада бирелде, кайсына акчалата. Монысы шәп, алар моңа лаеклылар. Ә нәрсәгә бу кадәрле шапрыну, шашу, кешеләрдән дә оялмыйлар хәттә, шул кадәрле масаюдан, баралар колонага тезелеп, борынары югарыда, әйтерсең әллә кемнәр киләләр, син күргән белгән кешеләрдә түгел? Бер уйласаң ике тоталитар ил сугышкан, берсе җиңгән, ә икенчесе.. билгеле инде җиңелгән. Бере фашизм иле, икенчесе большевизм иле, турыдан әйтсәк икеседә бер тигезләр, тегесе дә, монысы да, юкка гына Ауропада тигезләмәделәр бит шушы ике явыз илне? Чынлапта шулай бит, белмим ничек булгандыр хәлләр Һитлер вакытында Алманиядә, ә бездә бик начар иде ул заманнар, юкка гына әйтмиләр бит Сталин Гулагы дип, чөнки шушы большевиклар кырган кадәрле, бернинди фашизм ул кадәрле кырмады кешеләрне, бигрәктә татарларны.
Бу раскулачивание барды 1928-че елдан алып, 1934-че еларгача, шунан ук  туктамыйча башланды 1937-че еллар, һәм шушы репрессияләр тутаусыз барды Сталин бабай үлгәнче. Бу репрессияләр сугыш елларында да бик каты барды. Мин хәтерлим ул чакта бала идем, ничек авыллардан карт бабайларны, хатын-кызларны бөтенләй бер гаепсезгә утыртканнарын? Хатынарны төрмәгә утырталар, өендә тулы балачагалар кала, ә әниләрен 5-6 башак өчен бер 5-6-8 елга төрмәгә озаталар, балалырын детдомга озаталар иде. Ә бит ач-ялангач, яшли шушы сугыш аркасында ирләреннән аерылып газап чиккән хатынар бит алар? Менә шушы хатынар чын сугыш каһарманары булырга тиешле иделәр, тик безнең илдә түгел шул. Көне буе кырда хатынар, йә чәчәләр, йә печән чабалар, кышка колхозга туарларына азык әзерлиләр, йә урак уралар. Аркаларына бәләмнәр асып шуны колхозга ташыйлар, татар хатиыннары сугыш елларында, соңгыдан да ат урынында иделәр бит. Минем әнием, урак белән бер гектар арыш ура торган иде. Шушы ат урынында эшләгән хатынарны 5-6 башак өчен 5 елга төрмәгә утырталар иде. Шундый хәлләр бер безнең Сергач якларында гына булмаган, бар татар төбәкләрендә дә булган хәл. Бер карашка бик кызык тоела торган ул еллардагы хәл, кайсы ел саен кабатлана торган иде. Көзен уңышны җыя иделәр, колхоз амбарларына тии иделәр игенне, киптерәләр, арчыйлар һәм итеп, шушы игенне тапшыралар дәүләткә, колхоз амбарында бер грамм да игенне калдырмый иделәр. Ә, яз башында шушы ук хатынар аркаларында элеватордан ташый иделәр семена колхоз кырларын чәчәр өчен? Ни өчен аркаларында хатынар ташыдылар, чөнки яз башында җигәрди ат булмый иде, атларга азык җитәрлек булмаганга, атларны аранарда махсус күтәргечләр ясалган күтәргечләрдә тота иделәр. Кайда аларны җигү, җәйгә ничек булса аларны чыгару иде бар авылның кайгысы. Үзләредә ач, балаларыда ач, атларыда ач иде ул заманарда. Шуңа күрә хатывнар 25 чакрымнан (бездән Сергач 25 чакрым) аркаларында берәр пот (16 кг) ташый иделәр. Ә яз башы, кар эри тирә юн карлы су, ә хатыннар чабатадан семена ташыйлар? Шулай ел саен кабатланып килде сугыш беткәнче. Ни өчен шулай эшләткән совет НКВД-сы, билгесез, дәүләт сере. Хәзер чамалап була, бу дәүләтнең явз ниәте булганы көн кбек ачык, йә татарлар ачтан үлә, ә үлмәсәләр бирербез үзләренә семена, чәчәр өчен! Ә ул еллардагы ачлык безнең авыларда, авылыбыз зур иде мең өстенә йортлар иделәр. 1942-че елгы җәй башы, яз көннәре халык шул кадәрле күп ачтан үлде, мәетләр урамда берничә көн яттылар. Барган җирдән егыла да үлә иде кешеләр. Яз башында күп кешәләрнең мич торбалары гына тырпаеп тора иделәр. Бүген телевизордан күрсәтәләр, янгын ничек ызбаларын яндырган, тырпаеп калган морзалары гына. Безнең авылда шулай сымаграк иде, тик ызба башлары юк иде, ә кайберәүләрнең ишек аллары да юк иделәр. Инде без ачлыктан интеккән тик, берәүдә интекмиәгәндер?
 Шушы күренеш теге Волга бурлакларынан, кайсын сүрәтләгән Саврасов, бердә ким түгел, әле артык булмаса. Тик бу вакытта шундый сүрәтләр ясардый кешеседә юк иде, булсада ясамас иде, чөнки аны шундук аткан булырлар иде. Ул чакатагы иң куркыныч янау кешеләр өчен: “Син совет властена каршымы?!” Чөнки шушы сүзләрдән соң, еш кына атып үтерә торганар иде. Судсыз нисез, тотада ата, аның наганы бар! Ә вәкәләте бармы-юкмы кем сораган анардан? Атада үтерә, шуның белән эш беткән. Менә шушы елларда аттылар бандит Абдулланы, атучысы Косолапов, исеме инде онытылган, милиционермы шунда НКВД-ы кешесеме булган ул. Ә бандит дип безнең якларда гап-гади кешегәдә әйтә иделәр, бераз кешеләр белән сугышса, шунда ара-тирә бераз аракы да эчкәләсә, менә ул бандит була да инде.
            Менә шушы җиңү бәйрәме мине тоттыда шундый хәтирәләргә алып керде дә куйды. Ни эшлисең, кемдер күрмәгән, кичермәгән шушы хәлләрне, әле бүгенге яшләр бөтенләйдә белмиләр, нинди бәлә-казалар күрергә туры килгән аларның әби-бабаларына яшли, бала чакларында? Инде шушы ат урнында эшләгән хатынар, бүгенге яшләрнең борынгы әбиләре булалар. Әй, дөнья, аларда бит яшь иделәр ул вакытларда, аларныңда сөйәсе-сөеләсе килгәндер, һәр кайсы үз гөмерен уздыра бит, ә алар бичаралар аркаларында колхоз кырын чәчәр өчен орлык ташыдылар?!?
            8-нче майда Мәскәү татарлары җыелдык чәчкәләр куярга Билгесез хәрби мәетенә. Быел икенче мәртәбә чәчкәләр куярга бардык, чакырды безләрне Татарстанның Вәкәләтле Вәкиле, халык бу юлы күбрәк иде былтыргысына караганда, шулук вакыт, генераллар азрак иделәр. Бер генерал-полкаовникны гына күрдем, былтыр алар өчәүме-дүртәүме иделәр. Кем белә, кешеләр чирләп китүләредә бар бит, быел күрмәдем генерал Акчуринны, килмәгән, әллә чирли инде, әллә бүтән сәбәп? Угзан ел мин кызыксынган идем, Равиль Кәлимуловичтан, ник юк Татарстаннан венок дип? Чөнки венок иде Союз офицеров исеменнән, быел да шушы Союздан булды венок. Равиль Кәлимулович, сүзне икенче якка борды, “сиңа барыбер түгелме”? Юк түгел дим, багам Полпредка сүзем ошамады, димәк сугышка катнашырга безнең хокук бар, ә Билгесез хәрби мәетенә Татарлар исеменнән чәчәкаләр кую юк, тыелган! Менә тагы шушы башта әйткән фикерем төп-төгәл туры килә түгелме соң? Сугышта үләргә рөхсәт бар татарга, ә чәчкәләр куярга Татарлар исеменнән ярамый булып чыга! Шуны һич кенәдә аңлый алмый аптырыйм гөмер буе, бу ил минем дә туган илем бит. Биредә митнем атам - анам туган, бабаларым-әбиләрем туып яшәгәнәр, көн күргәнәр, элгәре заманарда, хәттә алар бу җирләрнең төп хуҗалары булганар, ә бүген безгә рөхсәт юк үз исемебездән чәчәкләр дә куярга?? Ничек без шундый хәлгә төшкәнбез икән?..
Анда һәр килгән кешегә георгий ленточкаларын бирәләр, аларны матур иттереп  булавкага беркеткәннәр, алда түшеңә када! Бар татарларда ябырылып алалар, түшләренә тагалар, бер мин генә баш тартым шушы тасмадан. Минем атам шундый байрак астында, Икенче Ватан сугышында сугышмаган бит. Хәттә аңа 1-че Дөня сугышында, булгандыр андый байрак астында да сугышырга туры килгәндер? Әммә минем фикерем дә бар бит шушы сугышлар турында, ә ул, икенче төрлерәк бүтәнәргә караганда. Минем фикерем буенча раст татарга сугышта үләргә ярый икән, ә ни өчен сугышта һәләк булган татарларога, татарлар исеменнән чәчәкләр куярога ярамый? Мин аңламым.
Күрәсең, мине бүтән чакырмаслар  киләсе 8-нче майда чәчкәләр куярга Билгесез  хәрби зиаратына? Белмим үкнерменме юкмы, шушы хәлгә? Менә сугыш елларында ачлы-туклы безнең әниләр, әбиләргә, колхоз кырларын чәчәр өчен аркаларында 25 чакрым ераклыктан семена ташыган өчен, аларның истәлегенә бер дога булып ирешсен иде шушы язмам! Кичерегез газиз әниләр улларыгызны, сезгә якты дөняда иркенләп яшәргә, сөяргә сөелергә мөмкинлек тудыралмаганыбыз өчен! Сезне шулай ат шикелле эшләткәннәргә ләгнәт булсын! Сезнең эшләгән эшләрегез, шундый авырлыкларны җиңеп, балаларыгызны саклап калган өчен, мең рәхмәтләр, Сезгә Дан! Дан! Дан!
                                               Мохаммәт Миначев, ХД “Ватан” фиркасы лидеры.

9.05.2014 ел.
День Победы.

День Победы, праздник Победы? Что из себя представляет этот день, два государства воевали, одно победило, другое проиграло. На этом фабула и заканчивается, но только не у нас в России. С 1945 года празднуют день победы, вот после 1945 года этот день был самым обыкновенным днем, а когда советская система уперлась в застой, стали праздновать этот день, в летописях (календарях) день победы приобрел красный цвет, из года в год этот день победы начали хвалебно возносить до небес, постоянно транслируют фильмы о войне, якобы они, таким образом, воспитывают чувство патриотизма у молодежи? Не знаю, нужно ли до такой степени пыжиться, печатать памятные монеты к круглым датам войны? Хорошо, что начали давать квартиры ветеранам войны, после того, как настоящие герои войны, прожив в нищете, давно уже скончались, некоторым выдали машину, некоторым деньгами. Это хорошо, они этого достойны. А зачем настолько пыжиться, безумствовать, даже не стесняясь людей, кичиться до такой степени, что ходят строем, задрав носы, можно подумать, что идут бог знает кто? Если подумать, воевали две тоталитарные страны, одна победила, а вторая… известно, проиграла. Одна – страна фашизма, другая – страна большевизма, если говорить прямиком, то обе равны, и та, и другая, не зря же в Европе приравнивают эти две жестокие страны? И ведь действительно так, не знаю, как все было во времена Гитлера в Германии, а у нас очень плохие были тогда времена, не зря же называют Сталинским Гулагом, потому что никакой фашизм так не истреблял людей, особенно татар, как большевики.
С 1928 года по 1934 год шло раскулачивание, и тут же начались 1937-е годы, шли сплошные репрессии вплоть до смерти Сталина. Эти репрессии шли и в годы войны. Я помню, я был еще ребенком, как в деревнях сажали абсолютно безвинных стариков, женщин? Женщин сажали в тюрьмы, дома оставались дети, а их маму сажают на 5-6-8 лет за 5-6 колосков, а детей отправляют в детдом. А ведь они голодные, бедные женщины, которые молодыми остались без мужей из-за войны? Вот эти женщины должны были стать настоящими героями войны, но только не в нашей стране. Дни напролет женщины работали на полях, готовили корм на зиму для скота. Таскали на своих плечах связки, татарские женщины и в годы войны, и после были сродни лошадям. Моя мама жала серпом целый гектар ржи. Вот таких женщин, которые работали как лошадь, за 5-6 колосков сажали на 5 лет в тюрьму. Такие события происходили не только в наших Сергачских краях, но и во всех татарских районах. Кажущееся на первый взгляд очень смешным обстоятельство повторялось каждый год. Осенью собирали урожай, заполняли колхозные амбары, сушили, чистили и сдавали государству, а в колхозных амбарах не оставляли ни грамма хлеба. А весной эти же женщины таскали на своих плечах из элеватора семена для колхозных полей? Почему таскали женщины на своих плечах, потому что ранней весной не было лошадей, пригодных для запряжки, за неимением корма для лошадей их держали в стойлах, оборудованных специальными подъемниками. Куда там их запрячь, сохранить бы их как-нибудь до лета – вот что было главной заботой.  В те времена и сами были голодные, и дети, и лошади. Поэтому женщины по 25 верст (от нас до Сергача 25 верст) на плечах таскали по пуду (16 кг). Весна, тает снег, вокруг талый снег, а женщины в лаптях таскают семена? Так продолжался каждый год, пока война не кончилась. Почему так заставлял делать советский НКВД, неизвестно, государственная тайна.  Сейчас можно догадаться, ясно как день, что это было жестоким государственным замыслом, или татары вымрут с голода, а если не вымрут, дадим им семена для посева! А голод в наших деревнях в те годы, деревня наша была большая, больше тысячи домов. Весной 1942 года столько людей вымерло от голода, что тела умерших лежали на улицах по несколько дней. Люди гибли прямо на ходу. В начале весны у многих торчали одни печные трубы. Сегодня по телевизору показывают, как торчат трубы после пожаров. Наша деревня примерно таким и выглядела, крыш не было, а у некоторых не было и двора.  Уж как мы страдали от голода, наверно так никто не страдал?
Это зрелище ничем не хуже той картины про бурлаков на Волге, которую написал Саврасов. Только в то время не было человека, который мог бы написать такие картины. Даже если был бы, не нарисовал бы, потому что тут же расстреляли бы. Самая страшная угроза в те годы: «Ты против советской власти?!» Потому что после таких слов очень часто расстреливали. Без суда, берет и расстреливает, у него есть наган! А есть ли полномочия, нет ли, кто его спрашивал? Расстреливает и дело с концом. В те годы застрелили бандита Абдуллу, стрелял Косолапов, имя уже позабылось, то ли милиционером он был, то ли человеком из НКВД. А бандитом в наших краях называли самых простых людей, если кто-то подрался, если при этом иногда еще и водку пил, то таких и называли бандитами.
Вот этот праздник победы взял и окунул меня в такие воспоминания. Что поделаешь, кто-то пережил такое, кто-то нет, нынешняя молодежь вообще не знает,  какие беды пришлось испытать на себе в детстве их бабушкам и дедушкам? Те  женщины, которые работали вместо лошадей, годятся нынешней молодежи в прабабушки. О, земля, они ведь тоже были молодыми тогда, им тоже наверно хотелось любить и быть любимыми, каждый ведь проводит свою жизнь, а они, бедняжки, таскали на своих плечах семена для посева колхозных полей?!?
8 мая Московские татары собрались на возложение цветов к могиле Неизвестного солдата. В этом году второй раз пришли возлагать цветы, нас пригласил Полномочный представитель Татарстана, народу в этом году было больше, чем в прошлом, в то же время генералов было меньше. Увидел только одного генерала-полковника, в прошлом году их было то ли 3, то ли 4. Кто знает, люди могут и заболеть, в этом году не видел и генерала Акчурина, не пришел, то ли болеет, то ли другая причина? В прошлом году я поинтересовался у Равиля Калимулловича, на счет того, почему нет венка от Татарстана? Потому что венок был от имени Союза офицеров, в этом году тоже от того же Союза. Равиль Калимуллович повернул разговор в другую сторону, «тебе не все ли равно»? Нет, говорю, смотрю на Полпреда, мой вопрос не понравился, значит, участвовать в войне мы имеем право, а возлагать цветы на Могилу неизвестного солдата от имени Татар нельзя, запрещено! Никак я не пойму, всю жизнь удивляюсь этому, это же и моя родина тоже. Здесь родились мои родители, бабушки и дедушки прожили свою жизнь, в давние времена они даже были главными хозяевами этих земель, а сегодня нам нет разрешения на возложение цветов от своего имени?? Как мы докатились до этого?
Там каждому пришедшему раздавали георгиевские ленточки, к ним прикрепили булавки, бери и прикрепи к груди! Все татары гурьбой берут, прикрепляют к груди, один я отказался от этой ленты. Ведь мой отец  не сражался под таким знаменем во Второй Отечественной войне. Наверно ему приходилось воевать под таким знаменем  в 1-ой Мировой войне? Но ведь у меня есть собственное мнение об этих войнах, а оно отличается от других. По моему мнению, раз татарину разрешается умирать на войне, то почему нельзя возлагать цветы погибшим татарам от имени татар? Я не понимаю.
Видимо, на следующее 8 мая на возложение цветов к Могиле неизвестного солдата меня не пригласят? Не знаю, буду ли я жалеть об этом или нет? Пусть вот эта моя запись дойдет молитвой в память о наших матерях, бабушках, за то, что они в годы войны голодными таскали на спинах семена для посева колхозных полей! Простите дорогие мамы своих сыновей, за то, что мы не смогли предоставить вам возможность спокойно жить, любить и быть любимыми на белом свете! Да будут прокляты те, кто заставил вас работать как лошадь! За вашу работу, за то, что вы смогли сохранить своих детей, победив такие трудности, тысячи благодарностей, Вам Слава! Слава! Слава!
Мохаммет Миначев, лидер НДП «Ватан»
09.05.2014г.



Комментариев нет: