ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

пятница, 14 сентября 2012 г.

Europe - The Final Countdown live 1986

И миру вечную свободу Из мрака ссылки завещал …


                               И миру вечную свободу
                       Из мрака ссылки завещал …


2-че сентябрьдә Бородино кырындагы орышның 200 еллык юбилее зурлап билгеләп үтелде. Ул тарихи вакыйгаларның өч мең кеше катнашындагы реконструкциясе үткәрелде, тантаналарда күп сандагы тамашачылар, чит ил кунаклары, югары вазыйфалы кешеләр катнашты. Ил президенты В.В.Путин Бородино орышы геройларына куелган монументка веноклар салды, Можайск һәм Новоярославец калаларына “Сугышчан дан шәһәрләре” таныкламалары тапшырды. Моннан 200 ел элек булып үткән бу вакыйгалар  турында телмәр тотып, дәүләт җитәкчесе бу орышның Россия өчен  зур  әһәмиятле  булуын билгеләп үтте, “Безнең ил тарихында  күп кенә сугышлар һәм трагедияләр  булып  үткән, тик аларның икесе генә Ватан сугышы дигән аталыш алган. Беренчесендә дә, икенчесендә дә  Россиянең, Еропаның һәм бар дөньяның язмышы хәл ителгән”, - диде ул. Бу сугыш вакытындагы халыкның  фидакарьлеген,  каһарманлыгын күрсәтеп, “иң кечесеннән иң олысына кадәр яуга күтәрелде, халыкның чагыштыргысыз батырлыгы, рухи куәте, илебезне баһадирлардай көч белән тутырды”, - дип өстәде  аннан соң президент.
Ил җитәкчесе  мондый тантаналарда шулай итеп әйтергә тиештер дә бәлки. Тик, бу вакыйгаларның, 1812 елгы Ватан  сугышының,  шул вакыттагы тарихи вәзгыять  күзлегеннән караганда, бөтендөнья кешелек цивилизациясе үсеше күзлегеннән караганда, башкача бәя алу мөмкилеге дә бар.
Иң башта ул вакытлар Европасына, ул  вакытлар Франциясенә, Наполеон Банопарт шәхесенә тукталып китик. Тарихтан билгеле булганча, урта гасырлар Европасында  феодализм  чоры булган, илләр белән хокуклары берни белән дә чикләнмәгән монархлар идарә иткән. Гади халык, аеруча гади авыл халкы, крестьяннар – ярымкол сыйфатында, алпавытларның бернинди  хокукы да булмаган милке халәтендә генә, тормыш алып барганнар. Ул заманнарның күп  акыл ияләре (Вольтер, Монтекьё, Руссо, Мабли, һ.б.) җәмгыять  үсешен тоткарлаучы мондый  сәяси тәртипне, мондый формацияне реформалау, үзгәртү кирәклеге турындагы проблеманы  күтәреп, язып чыкканнар. Шундый алдынгы  фикерле шәхесләрнең гадел тормыш,  бар кешеләрнең дә, аларның сословие  вәкиллекләре, социаль хәлләренә карамыйча бертигез хокуклы итү турындагы идеяләре, бар дөньяда иске феодаль тәртипләрне җимерүгә юл ачып  җибәргән, кешелек үсешенең яңа эпохасын ачкан  Бөек француз инкыйлабына китергән. Наполеон Банопарт исә, яшь вакытыннан ук  алдынгы шул идеяләрне үзенә сеңдереп  үскән, инкыйлабта актив катнашкан, үзенең  чагыштыргысыз  таланты һәм шәхси батырлыгы аркасында Франциядәге бу үзгәрешләр вакытында бу илнең императоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән олуг шәхес булган.
Инкыйлабтан соң Франция республика дип игълан ителә, яңа Конституция, һәм Француз  инкыйлабының иң зур казанышы, һәм әйтергә кирәк, бар кешелек алдындагы иң бөек казанышы, - бар кешеләрне дә, аларның милләтенә, расасына, диненә, җенесенә, социаль статусына  карамыйча, тигез хокуклы дип игълан итүче «Кеше һәм гражданиннарның хокуклары  декларациясе» кабул ителә.  Франциядәге вакыйгалар, аеруча бу илнең  монархларына мәхкамә үткәрелеп, алар  җәзага тартылганнан соң, Европа монархларын, аристократиясен, шул исәптән Россиянекен дә, куркуга төшерә, мең ярым ел буена дәвам иткән “Аллаһының үзе тарафыннан урнаштырылган тәртип”не җимерергә  җөрьәт иткән бу ил  белән Европаның монарх режимнары арасында сугыш  башланып китә. Наполеон вакытында французлар бу илләрнең агрессияләренә каршы торып кына да калмыйлар (сугышны мөртәт французларны  урынына утыртырга ниятләгән Пруссия короле башлый), ә башка  халыкларга да коллыктан, монархлар һәм бар казанышлары титуллары һәм  фамилияләренең затлыгы гына булган аристократия изүеннән котылырга ярдәм итүгә күчәләр. Шул  рәвештә Италия, Испания, Германия илләрендә яңа демократик режимнар урнаштырыла. Австрия, Британия, Россия империяләре Франциягә каршы союз төзиләр, акылсыз французларны акылга утыртырга маташудан гына чыккан конфликт – гомумевропа сугышына  әйләнеп китә. Безгә тарих дәреслекләрендә илебезне чит ил баскынчыларыннан азат итү өчен  барган Ватан сугышы итеп күрсәтелүче  Россия белән Франция  арасындагы бу сугыш исә, чынбарлыкта, прогресс  белән регрессның,  искелек белән яңалыкның (искечә, һаман да коллыкта яшәү тарафдарлары белән яңача, хөр, ирекле тормыш алып бару тарафдарлары арасында), демократия белән тоталитаризмның,  ирек белән коллыкның, якты көчләр белән консерватистик кара көчләрнең бернинди компромиссыз көрәшенең соңгы этабы булган. Французлар беркемне дә  басып  алмаганнар,  бары тик ирек, тигезлек, демократия идеяләрен экспортлаганнар гына. Аларның байрагында “Азатлык, тигезлек, туганлык” дип язылган булган, ирек китерүче француз солдатлары “Марсельеза»ны  җырлый торган булганнар яуга кергәндә, ә  Россиянекеләр (шул ук вакытта аларның  союзниклары да) - “Боже царя храни”ны.  Француз солдатлары  ирек өчен, бар кешеләрнең дә тигезлеге өчен үлемгә барганнар, ә рус солдатлары патша һәм Аллаһы өчен (“За царя и бога») башларын салганнар. Россиянең, аның союзникларының бу сугышта җиңүе, чынлап та  бар Европа, бар дөнья өчен зур әһәмияткә ия,  чөнки бу – консерватив көчләрнең җиңүе, вакытлыча гына булса да, тарих тәгәрмәченең алга  таба әйләнүен тоткарларга, туктатырга маташу  омтылышы.
Тик бу монарх режимнары  үз максатларына ирешә алмыйлар, Франция – союзниклар  штыклары белән анда вакытлыча Людовиклар хакимияте торгызылса да, барыбер республика булып кала, аннан соң башка Европа  илләрендә дә, шул исәптән Британиядә дә, республикалар, парламент монархияләре төзелә. Яңа дөньяда Француз инкыйлабы идеяләрен, француз республикасы төзелү принципларын өлге итеп алып, заманының иң демократик иле – Америка Кушма Штатлары оеша. АКШ-та заманының иң алдынгы  конституциясе һәм «Бәйсезлек декларациясе» кабул ителә. Ул декларациянең беренче юлларында:
 “Без үзеннән-үзе күренеп торган шундый хакыйкатьләр бар дип исәплибез:
бар кешеләр дә тигез итеп яратылганнар;
аларның  Аллаһы тарафыннан ук бирелгән, яшәргә, иреккә, бәхеткә омтылуга - билгеле һәм тартып алгысыз хокуклары бар; алар шул хокукларын тәэмин итәр өчен, гадел хаким итүләре идарә ителүчеләрнең ризалыкларына нигезләнгән хөкүмәтләр төзиләр;
әгәр дә нинди дә булса дәүләт строе бу хокукларны боза икән, халык бу стройны үзгәртергә яки аны юкка чыгарырга, һәм дә, шул принципларга нигезләнгән һәм шундый  формаларда идарә итүче, халыкның куркынычсызлыгын һәм иминлеген иң яхшы тәэмин итүче яңа строй төзергә хокуклы”. – дип язылган була.
Әгәр дә без, ирекле, демократик ил төзибез дип исәплибез икән, без  Бөек француз инкыйлабы, демократик АКШ  дәүләте төзелү принциплары һәм тарихына мәктәп һәм вуз программаларында тиешле урын бирергә тиешбез минемчә.  Шул ук вакытта, бу дәүләтләр барлыкка килүенә  сәбәпче булган алдынгы фикер ияләре (Вольтер, Руссо һ.б, Америка демократиясе аталары Б.Франклин, Т.Пейн һәм дә аеруча, Томас  Джефферсон, һ.б.)  хезмәтләренә дә. Бүгенге көндә алар мәктәп дәреслекләрендә генә түгел, ә вуз программаларында да урын алмаганнар.  Безнең бүгенге көндә кол  халәтендә булмавызга, барыбызның да ниндидер хокукларга, тигезлеккә ирешүебезгә, без иң беренче  чиратта, прогрессив шул идеяләрне таратучы һәм тормышка  ашыручыларга, шул нисбәттән Бөек француз инкыйлабына да, - барыбыз да бурычлыбыз.
Россиядә дә француз инкыйлабы  идеяләре киң таралыш ала. Шуның нәтиҗәсе булып декабристлар ихтилалы була, патша самодержавиесе илдә реформалар үткәрергә, чикләнгән  күләмдә булса да, ирекләр игълан итәргә, аннан соң, 1861-че елны, крестьяннарны алпавытларның колы итеп тотучы крепостнойлык хокукын бетерергә  мәҗбүр була. Шунысын да әйтергә кирәк, французларның шифалы йогынтысы аркасында, репостнойлык хокукы көнбатыш, Европага якын өлкәләрдә (Эстляндия, Курляндия һ.б.) 1816-19 елларда ук бетерелә. Ул вакытларда Бөек француз инкыйлабының, гражданнарның тигезлеге,  ирек  турындагы идеяләренең Россиядә ни кадәр популяр булуы турында Пушкинның юллары да сөйли:
 “Хвала! Он русскому народу
Высокий жребий указал, 
И миру вечную свободу
Из мрака ссылки завещал”.
Монда  сүз Наполеон Банопарт, аның Изге Елена утравында сөргендә булу  вакыты турында; аның, бар дөньяга  азатлык, тигезлек китерүченең, атаклы бу шагыйрь бик төгәл билгеләгәнчә, тоткын хәлендә булуына да карамастан, шул сөргеннән бар дөньяга  ирек  васыять итеп калдыруы  турында бара.

Ә Наполеон Банопарт Россия дигән илгә, бу илнең халкына,  бигрәк тә аның крепостной хокук астында изелгән крестьян халкына, француз гаскәрләре кулы астында калган территориядә генә булса да,  вакытлыча гына булса да, чынлап та ирек китергән шәхес!
Иң башта русларның, рус крестьяннарының ул вакытларда ничек яшәгәннәренә экскурс ясап китик. Ә ул заманнарда рус крестьяннарының хәле  чынлап та бик авыр булган, бигрәк тә, шул ук француз крестьяннары белән чагыштырганда. Мисалга, русларга  әсир төшеп Уралга кадәр килеп  чыккан бер французның бу турыда нәрсә язып калдыруын китереп китик (С.Хомченко “1812 году  французы дошли  до Урала. Какими они увидели нас?”. Уфа, “Бельские просторы”):
«Все русские крестьяне – рабы помещиков или государства. Судьба чернокожих, занятых обработкой колоний европейцев, менее жалка, чем у крестьян русских помещиков. Господа рассматривают их животными, необходимыми для эксплуатации земель, они нисколько не заботятся об их существовании, обременяют их побоями и работой. Именно в провинциях за Волгой надо жаловаться на их судьбу. Почти все из них умирают от голода, и можно увидеть, как они устремляются на оставленные им объедки с жадностью своры собак …
Что касается других крестьян, то они обрабатывают земли помещика под командованием управляющего. Два дня в неделю они обрабатывают свои участки, но только не тогда, когда хозяин этого не хочет. Например, каждый хороший день используется, чтобы убирать урожай хозяина, так что несчастные крестьяне заканчивают свой сбор в дождь или снег. Зимой крестьяне транспортируют дрова и работают в поместье. Они счастливы, если находят время запастись лесом и ремонтировать средства сельского хозяйства для себя …
Русские крепостные влачили жалкую жизнь. Их стол стоял из щей с кислой капустой и соленых огурцов с хлебом. Единственным добавлением были большие рыбины, которых там ловили в изобилии. К тому же эти крестьяне рабски преклоняются перед благородными людьми и готовы сгибаться до земли перед любым хорошо одетым человеком …”

Наполеон армиясе тылында французларга зур зыян салып партизан хәрәкәте оештырып йөреп дан алган 1812 елгы сугыш  герое Денис  Давыдов үзенең истәлекләрендә бу турыда бик  тәфсилләп язган. Булачак билгеле шагыйрьнең тасвирлавы буенча,  француз оккупациясе астында калган территориядә эшләр шулай торган:
Бар алпавытлар, байлар, чиновниклар да, французлар килә башлагач, үз йорт-җирләрен ташлап көнчыгышка таба качып киткәннәр. Бар дворян  утарлары да буш торып калган. Билгеле инде, качкан вакытта бу алпавыт-аксөякләр үзләре белән барысын да алып китә алмаганнар, күбесе  шул килеш торып калган. Ул вакытларда әле,  аннан соңгы бөтендөнья сугышларындагы кебек, тоташ фронт сызыгы дигән әйбер булмаган. Француз армиясе зур шәһәрләрне, аңа бара торган юлдагы авылларны гына яулаган, анысы да нигездә Смоленск юлы буенда гына, ә эчтәге, төпкел авылларга гадәттә бернинди  армия отрядлары да кереп тә тормаган, рус крестьяннарының күбесе  ул  французларны  күрмәгәннәр дә хәтта.  Денис Давыдов ташлап калдырылган әнә шул элеккеге  дворян, алпавыт утарларын үзенең ставкалары итеп эшләгән. Бер  утарда яшәгән вакытта ул яшен тизлегендә генә  үтеп баручы француз обозларына, отрядларына, яки зур булмаган шәһәрләрдәге гарнизоннарына  һөҗүмнәр  оештырган, шуннан соң,  ул урынын  бөтенләй ташлап китеп алдан ук  билгеләнгән икенче утарга  күченгән. Ә француз отрядлары, гарнизоннары бары тик шәһәрләрдә генә булганнар, аларда да күп санлы булмаган гарнизоннар гына. Рус авылларында французларның эзе дә булмаган. 
Гомерләре буе алпавытларга бил бөгеп, аларга эшләп интеккән гади крестьяннар  исә ул  алпавытларның, бариннарының  үз милекләрен ташлап китүләрен үзләренчә файдаланганнар. Иң беренче эш итеп алар ул утарларда булган бар мөлкәтне, алпавытларның малларын, бураларындагы игеннәрен,  өйләрендәге бар байлыкны, җиһаз-мебельне өйләренә ташып бетергәннәр. Элеккеге кебек атнаның күп өлешен баринга барщинага  эшләү (крепостной булу аркасында барып бушка эшләү) беткән, оброк түлисе дә булмаган. Крестьяннар иркен сулыш алганнар, бар салымнардан котылганнар,  инде бар вакытларын да үзләренә, үз хуҗалыкларына эшләргә җәлеп итә башлаганнар. Кыска гына шул вакыт  эчендә Россиянең көнбатышындагы крестьян  халкы шактый гына ныгынып калган. Аеруча тырышлары үз  эшләрен дә оештырганнар,  кибетләр, төрле кярханәләр (мастерскойлар) ачканнар (элек моның өчен баринның рөхсәте кирәк булган яки иреклелекне бариннан сатып алырга). Авыл халкы алпавыт  җирләрен сөреп чәчкән, ул гына да түгел,  бернинди каравылсыз калган элеккеге барин урманнарыннан  җаннары теләгәнчә агач ташып алып  яңа йортлар, әйтергә кирәк үз заманы өчен шактый  өлкән йортлар, төзегәннәр, каралты-кураларын төзекләндергәннәр, авыллар тулысынча диярлек яңарган. Рәсәй халкы беркайчан да күрмәгән кадәр ирек күргән Наполеон вакытында, беркайчан да булмаганча, иркен, хөр, бай, мул тормыш белән  яши башлаган.
Ә Денис Давыдов исә, бу вәзгыятьне  үзенчә  файдаланган. Авылга отряды белән килеп керү белән, иң беренче крестьяннарга, аларның  мөлкәтенә ревизия эшли торган булган. Һәм дә инде,  һәрбер йортта диярлек,  барин утарыннан алып кайтылган мөлкәткә  тап булган, ул милекне рөхсәтсез алып кайткан бу крестьянга  патша, алпавыт тәртипләрен исенә  төшергән, шул рәвешчә үз отрядына җитәрлек дәрәҗәдә провизия туплаган. Ул гына да түгел, патша тәртипләрен исләренә төшереп, кайберләрен, гадәттә гаиләләрендә берничә  өйләнмәгән  өлкән ир бала  булганнарын, үз отрядына да  мообилизацияләгән.
Денис Давыдов үз истәлекләрендә  барин утары милкен алып кайтучылар (ә ул массакүләм характерда булган) белән соңыннан ни булганы турында язмый. Тик илдә  җиңү тантаналары булган вакытта, Наполеон һәм француз инкыйлабы аркасында нык кына  шөлләгән патша-алпавытларның ниндидер кискен гамәлләргә барулары - бик икеле. 

Ул гына да түгел, бу сугыш вакытында хәрби  хезмәткә җәлеп ителгән крестьяннарның коллыктан, крепостнойлыктан качып сугыштан соң массакүләм Россиягә кире кайтмавы да күзәтелгән. Франциягә кадәр барып  җиткән гаскәрләрнең 40 меңе Россиягә (гаскәрләрнең, ким дигәндә,  биштән бере), алпавыт колыгына кире кайтмый качып калган. Ул заманнарда гади рус  халкының чын уй-фикерләрен  чагылдыра торган, чынлап та, уйланырлык  цифра бу. Крепостнойлыкта  котылуның рус кешесе өчен бердәнбер  юлы - бары тик азат Франциядә калу гына  булган.
Наполеон сугышларында катнашкан артиллерия офицеры А.М. Барановичның «Русские солдаты во Франции в 1813-14 гг.» дигән язмасында бу  турыда кызыклы  гына итеп сөйләнә: 
“Полковника Засядько денщик, довольно смышленый, вздумал из-под ведомства военного освободиться и жить по-французски, пользоваться свободою, убеждая себя, что в настоящее время он не находится в России, под грозою, а в свободной земле, Франции ... и, пришел к полковнику, сказал: «Отпустите меня! Я вам далее не слуга!» – «Как? Ты денщик: должен служить, как тебя воинский устав обязует!» – «Нет, г. полковник, теперь мы не в России, а в вольной земле, Франции, следовательно, должны ею (свободой) пользоваться, а не принужденностью!». 
Полковник доложил о вольнодумце генералу. Тот назначил судную комиссию, которая «обвинила его в дерзком посягательстве сделаться свободным французом и в подговоре своих товарищей к сему в противность воинских законов, и потому мнением своим положила: его, денщика, прогнать через 500 человек один раз шпицрутенами, что было исполнено в виду французов, дивившихся нашей дисциплинарии. И этим улучшилась субординация”.
Барановичның алга  таба язуы буенча, походтан кайтканнан соң армиянең 40 мең түбән чин вәкилләренә тулып бетмәве ачыклангач, император Александр, рус-инглиз штыклары белән тәхеткә утыртылган Людовиктан “бу качкыннарны тотып кире кайтаруын сорый”. Тик Людовик аңа: “французлар ул качкыннарны яшерәләр, дип үтенечне үтәүдән баш тарта. 40 мең качкынның берсе генә дә Россиягә кире кайтмый”.
Бу турыда, рус армиясендә ул вакытларда күзәтелгән тарихта булмаган кадәр мондый дезертирлыкка бару, качу турында, Граф Растопчинның  гаиләсенә язган хатларында да бар: 
“Суди сама, до какого падения дошла наша армия, если старик унтер-офицер и простой солдат остаются во Франции, а из конно-гвардейского полка в одну ночь дезертировало 60 человек с оружием в руках и лошадьми. Они уходят к фермерам, которые не только хорошо платят им, но еще отдают за них своих дочерей”. Бу граф үзе дә, деспотик Россиягә кире кайтуга караганда, ирекле Франциядә калуны артык күргән. Сугыштан соң Парижда калып, вафатына кадәр шунда  яшәгән.
1812-14 еллардагы Ватан  сугышы турында сөйләгән вакытта, тулы объективлык  булсын өчен, җиңеп чыккан дип исәпләнүче ул армиядән 40 мең сугышчының, анда массакүләм төс алган бу дезертирлык күренешен тыю өчен кулланылган кыргый экзекуция чараларына  да карамастан, качып китүен дә, гади рус крестьяннарының  Наполеон вакытында  чынлап та, вакытлыча гына булса да ирек алуын, бик иркен, хөр яши башлауларын да, ул сугыштан  соң бу илгә яңа идеяләр, азатлык, демократия идеяләре үтеп керүен дә, шуның нәтиҗәсе буларак, Россия  дигән бу илдә күп кенә уңай моментлы реформалар үткәрелүен дә онытмый гына язарга да, сөйләргә дә кирәк инде. 
Ә рус солдатларының  армиядән массово качуының сәбәбе бер генә булган: гади рус мужигы ирекле булырга теләгән, һәм дә ул  ирекне ул бары тик чит  илдә генә таба алган ...  

      Сүз уңаеннан шуны да әйтик, Денис Давыдов – атаклы татар аксөякләреннән. Ул үзенең татар булуы турында мактанып, шапырынып йөрү генә  түгел, бу турыда үз шигырьләрендә язып калдырган шәхес тә:

“Блаженной памяти мой предок Чингисхан
Грабитель, озорник с аршинными усами,
На ухарском коне, как вихрь перед громами, 
В блестящем панцире влетел во вражеский стан.
И мощно рассекал татарской рукою
Всё, что противилось могучему герою.
Почтенный пращур мой, такой же грубиян, 
Как дедушка его, нахальный Чингисхан,
В чекмене легеньком, среди мечей разящих,
Ордою управлял в полях, войной гремящих.
Я тем же пламенем, как Чингисхан горю;
Как пращур мой Батый, готов на бранну прю,
Но мне ль, любезный граф, в французском одеянье
Явиться в авангард, как франту на гулянье, 
Завязывать жабо, прическу поправлять
И усачам себя линдором показать!
Потомка бедного ты пожалей Батыя
И за чекмень прими его стихи дурные!”
Денис Давыдов “Графу П.А.Строганову”.

Давыдовлар, чынлап та  чингизидлар, татарның бөек шәхесе Чыңгызхан балаларыннан. Бу турыда Давыдовларның берсенең (Денис  Давыдовның токымнарынннан берсенең)  интернетка урнаштырган  гнеалогик агачларында бар. Юбилейны үткәргән вакытта почетлы кунаклар арасында бу сугыш геройлары токымнары, шул  исәптән Денис Давыдовның токымнары булуы турында да әйтелгән иде  матбугат  чараларында. Анда ул катнашучылар  үзләренең Денис Давыдов нәселеннән булуларын беләләр, ә  менә татарлардан булуларын, Чыңгыз балаларыннан  булуларын да беләләрме  икән? 
Шагыйрьнең бу юлларында үзенең  татарлыгы, татар чыгышлыгы, атаклы Чыңгыз, Батый балаларыннан  булуы белән горурлануы, үзенең, үз ата-бабаларының тормыш итү рәвешенең, шул исәптән  киеп йөргән татар чикмәненең дә, Россия аристократиясенә ул вакытларда модага кергән Европача, французча  яшәү рәвешеннән, челтәрле ул француз “жабо”ларыннан  бер генә дә ким булмавы турында мактанып язуы да сизелә. Ул гына да түгел, бу сугыш героеның чит культурага ияреп андый кием киеп йөргән “франт”лардан кимсетеп көлүе дә бар. Чынлап та, Денис Давыдов партизанлыкта йөргән вакытта саф татарча, чикмән, татар  бүреге киеп йөргән, аның билгеле рәссамнар иҗат иткән андый рәсемнәре дә сакланып калган. Ә сугыштан французларны җиңеп кайтканнан соң, русларның бар  югары  даирәсе тулысынча французча яшәү рәвешенә, француз киеменә, француз кухнясына, француз гореф-гадәтләренә, француз теленә күчеп беткән. Рус телен кыргый урам теле дип кенә исәпли башлаганнар, алдынгы француз мәдәнияте белән сугыштан танышып кайткан рус аксөякләре. Бу турыда А.С.Пушкинның “Евгений Онегин” шигъри романында да бар. Бу шагыйрь  язуынча, Татьяна русча бик начар белгән: 
“Она по-русски плохо знала,
Журналов наших не читала,
И выражалася с трудом
На языке своем родном,
Итак, писала по-французски...”
Әгәр дә, сугыштан соң  бар руслар да, һәрхәлдә, аларның император  галиҗанәбләренең үзләреннән үк  башлап, иң затлылары, французга, французча яшәү рәвешенә, француз мәдәниятенә, француз теленә күчеп беткәннәр икән, - бу сугышта кем-кемне җиңүе турындагы мәсьәлә дә - ачыкланмаган булып, чишелмәгән булып  кала бирә. Чөнки, кешелек тарихында, гадәттә, җиңүчеләр  үз кыйммәтләрен, үз идеологияләрен, үз яшәү рәвешләрен, үз телләрен, үз  гореф-гадәтләрен җиңелүчеләргә көчләп яки ансыз гына тага торган булганнар.  Ә бу сугыш нәтиҗәсендә, француз кыйммәтләре  Россиягә тагылган гына  түгел, ә аның бар үз милли үзенчәлекләрен төртеп, бәреп тә төшергән.

Сүз уңаеннан, Россия дигән илнең халык героена  әйләнгән, 1812 елгы сугышта рус армиясен җитәкләгән башкомандующий фельдмаршал Михаил Илларионович Кутузов та – татарлардан, татар чыгышлылардан. Бу турыда бар  белешмәлекләрдә дә бар. Аның хатыны Екатерина Ильинична Бибикова, әнисе Анна Ларионовна Беклемишева да – шулай ук атаклы татар морзалары нәселәреннән. Россия дигән илнең икенче бер халык герое Дмитрий Пожарский да - шул ук атаклы кенәз Беклемишевлардан. Наполеон Банопарт үзе дә, үзенең циркуль  белән сызылган диярлек түгәрәк итләч йөзе, коңгырт чәчләре белән татарларны хәтерләтә. Генетик тикшерүләр күрсәтүе буенча, атаклы бу корсиканлының бабалары Кавказдан булуы турында язып чыкканнар иде матбугатта, ә Кавказ халыкларында исә, - төрки-татар компоненты шактый гына. 



Әлфир Гафуров.                                   2012 ел.






ЗАВТРА МАРШ МИЛЛИОНОВ. ПРИДИ И ПОДДЕРЖИ!