ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

пятница, 10 февраля 2012 г.

Империя степей История Центральной Азии Ренэ Гроссе Книга


Империя степей
   История Центральной  Азии
                     Ренэ Гроссе

Уважаемый читатель! Если ты татарин или другой тюрк, пожалуйста, познакомься со своей славной историей. Поверь, у русских  нет даже тени такого величия. Верю, придет день и грядущий великий тюрк вновь объединит наши народы во славу и на зависть другим народам! Имеющая такую великую историю нация во-истину бессмертна и она еще раз сделает свой вклад в мировую цивилизацию.
 Посмотреть и скачать https://sites.google.com/site/ndpvatanknigi/ndp-vatan-knigi-fajly

Источник www.mirzayanov.com/images/_1048_1084_1087_1077_1088_1080_1103_1089_1090_1077_1087_1077_1081_.pdf 

МАЕНХЕН-ХЕЛФЕН. МИР ГУННОВ. Книга

МАЕНХЕН-ХЕЛФЕН. МИР ГУННОВ. 
Татарин! Гунны - это тюрки, т.е. твой народ, твои предки. В этой книге ты найдешь для себя много нового и убедишься в том, каким великим народом были гунны. Здесь автор, который практически всю жизнь работал над историей татар, строго на научной основе доказывает, что гунны были развитым во всех отношениях тюркским народом. Книга публикуется здесь впервые на русском языке. Ее нет в России и Татарстане. 
МАЕНХЕН-ХЕЛФЕН. МИР ГУННОВ.
Просмотреть и скачать https://sites.google.com/site/ndpvatanknigi/ndp-vatan-knigi-fajly Книга внизу списка
Источник http://www.mirzayanov.com/images/mirgunnovfinal.pdf 

“Идел-Урал” гәзите басмасы Берлин 1944




                                                                                         Милли мөстәкыйльлек өчен көрәшкә!



                                                                                             Идел-Урал

                                                              Корылтае


                                    Идел-Урал төрек-татарларының милли көрәш берлеге президиумы

                                                                                          тарафыннан чыгарылды



                           
                                                                                          “Идел-Урал” гәзите басмасы


              
                                                                                                  Берлин 1944





                                                                                                   Кереш сүз



   Һәрбер халыкның, гомумән милли, яисә аерым, сәяси, хәрби, мәдәни, дини, тел һ.б. мөhим мәсьәләләрен тикшерер һәм бу мәсьәләләр буенча кирәкле карарлар чыгарып ачык юл салу өчен милли җыелышлар була. Шундый җыелышлар төрек нәселеннән чыккан халыклар тормышында да бик мөһим урын тоталар. Төрек нәселеннән чыккан халыклар телендә милли җыелыш корылтай дип атала.
   3-4 гасырлардан бирле мәгълүм булган төрек-татар халкының тарихына игътибар итсәк, һәрбер тартынкылык, киләчәк тормышны хәлиткеч көннәрдә яңа юл, яңа тәртип тәгаенләү өчен Корылтай җыелганын күрәбез. Димәк, безнең халыкның беренче корылтайлары аның милләт рәвешендә җир йөзенә аяк баскан вакытларыннан ук килә. Төрек-татар халкының дөнья тарихында иң зур урын тоткан вакытларында да сәяси һәм хәрби мәсьәләләр мөһим көннәрдә җыелган махсус корылтайлар тарафыннан хәл ителгәннәр. Мәсәлән, Чыңгыз хан кул астында төзелгән бөек империяне мангуллар белән төрекләр бергәләп җыйган Корылтай дөньяга китерде. Аңа кадәр аерым төркемнәргә бүленеп яшәгән бу ике кабилә халыклары 1206 нчы елда гомуми Корылтай җыйдылар. Шул Корылтайда бердәмлек, дәүләт төзү өчен кирәкле мәсьәләләрне тикшереп, чыгарган карарларны гамәлгә ашырыр өчен үз араларыннан бер оста гаскәр башлыгын, Ясүкәй углы Тимучинны, гомуми юлбашчы Чыңгыз хан (Бөек хан) итеп сайладылар. Моннан соң да милли корылтайлар күп мәртәбә булып уздылар. Хан тәгаенләгән  кебек, ул корылтайларда башка мөһим мәсьәләләр дә хәл ителделәр.
   Патша Руссиясе хакимиятендә яшәгән елларында төрек-татар халкына Корылтай җыярга мөмкинлек булмаса да, Корылтай исеме аларның күңеленнән һәм теленнән чыкмады. Беренче мөмкинлек туу белән, төрек-татар халкы милли мәсьәләләрне ачар, дөрес юл билгеләр өчен, инкыйлабтан соң, тиз вакытта Корылтай җыйды. 1917 нче елның беренче маенда, Мәскәүдә, Руссия мөселманнарының беренче Корылтае ачылды. Икенче Корылай Казанда, июль аенда узды. Өченче Корылтай шул ук елның 22 нче ноябрендә, Уфада җыелды. Беренче мәртәбә Идел-Урал байрагы шушы корылтайлар тарафыннан күтәрелде. Безнең хәзерге көндәге көрәшебез шул нигездән чыга.
   Руссиядә большевизм хакимияте нык аякка баскач, милли мәсьәләләре хәл итү өчен Корылтай җыярга, әлбәттә, мөмкинлек калмады. Ләкин шулай булса да төрле сәбәпләр табып, төрек нәселеннән чыккан халыклар милли корылтай җыярга тырыштылар. 1926 нчы елда яңа әлифбаны кабул итү мөнәсәбәте белән Баку шәһәрендә бөтен Советлар союзында яшәүче төрек халыкларының Корылтае булды. Ул корылтайда Төркиядән килгән вәкиләр дә катнашты. Бу корылтайны оештырган вакытта  Мәскәү хөкүмәтеннән фәкать яңа  әлифбаны тикшерер һәм аны кабул итәр өчен генә рөхсәт бирелсә дә, Корылтайда күтәрелгән мәсьәләләр рөхсәт ителгән чикләрдә генә бара алмады, милли, мәдәни һ.б. мәсьәләләргә дә кагылдылар. Шунлыктан ул Корылтайга актив рәвешендә катнашучыларның кайберләре (Г.Ибраһимов һ.б.) большевиклар тарафыннан шикле саналып, бик авыр хәлгә төшерелделәр.
   Милли хәрәкәттә корылтайның зур әһәмияте булуын истә тотып, большевиклар вакытында чит илләргә чыгып китәргә мәҗбүр булган милли кардәшләребез дә, һәр төрле чаралар белән җыелып фикер беркетер өчен, Корылтай төзәргә тырыштылар. Нәтиҗәдә, Ерак Көнчыгышта ике мәртәбә төрек-татар халкының Корылтае җыйналды. Төрле илләргә таралган милли кардәшләребезнең милли хисләрен саклау, аларны оештыру, рухландыру юлында бу корылтайлар ифрат зур тәэсир ясадылар.
   Хәзерге көндә безнең Идел-Урал халыклары бер зур тарихи борылыш каршында торалар. Бөтен дөньяга диярлек җәелгән хәзерге сугыш, җир йөзендә яшәүче халыкларның тормышын яңа төскә, яңа тәртипкә китерәчәк. Шуның нәтиҗәсендә безнең ата-бабаларыбыз тарафыннан гасырлар буе алып барылган милли көрәш хәзер соңгы тартынкылык һәм хәл иткеч көннәренә якынлаша. Шушы тарихи мөһим көннәрдә: үткән вакыттагы көрәшне тикшереп, андагы уңышларны хәтергә китереп, көрәшчеләрне рухландыру; тарихи хаталыкларны да күреп, алардан дәрес алып, хаталыкларны кабатламау чараларын билгеләү һәм киләчәктәге көрәш юлларын ачу, фикер беркетү, милли максатны хәл иткеч көннәргә кадәр һәрбер кирәкле хәзерлек чараларын тикшереп, аларны вакытында өлгертү өчен милли Корылтай җыелырга тиешле булды.
   Германия хөкүмәтенең рөхсәте һәм ярдәме белән, Германиядә һәм аның тәэсирендэге илләрдә яшәүче төрек-татар халыкларын милли азатлык өчен көрәшкә оештыру нияте белән 1944 нче елның 4 нче мартында Грайфсвальд шәһәрендә Идел-Урал халыкларының милли Коылтае ачылды.
   28-29 нче февральдә, Даргибелдәге легиончылар ял йортында, Корылтай вәкилләре җыела башладылар һәм килгән вәкилләр Корылтайга хәзерлек чараларын үтәргә керештеләр. 29 нчы февральнең кичендә милли җитәкчебез Шәфи Алмаз әфәнденең нотыгы белән таныштылар. Шул ук көндә махсус хәзерлек комиссиясе көн тәртибе мәсьәләсен тикшереп, аны кабул итте. Аерым вәкилләргә махсус эшләр йөкләнелде. 1-2 нче мартта вәкилләр Корылтайга хәзерлек чараларын үтәделәр, бер-берсе белән якынрак танышып, үзара фикер алыштылар, чыгышлар хәзерләделәр, ул чыгышлары белән башка актив рәвешендә катнашучыларны таныштырдылар. Шуның нәтиҗәсендә Корылтай ачылганда вәкилләрнең күбесенә мәсьәлә ачык аңлашылган, фикер берлеге туган иде. Корылтай чын күңелдән бер фикердә, бер рухта, бик югары рухани бер көч тәэсирендэ барды.
  

                                                                                                                        *


   Грайфсвальд шәһәренең иң зур биналарының берендә, Идел-Урал һәм Германия байраклары, шулай ук төрле рәсемнәр белән бизәлгән зур залда, көндез сәгать 10 да Айтуган әфәнде тарафыннан Корылтай ачылды.

                                                                                                                                                        К.Салих.





                                                                     Беренче утырыш. 4 март, 1944 ел.
                                                                    --------------------------------------------


                                                                                        Корылтайның ачылуы

                                         Айтуган әфәнденең Корылтайны ачу нотыгы


   Кадерле туганнар!
   Тарихи Корылтаебыз – безнең көрәшебезгә ярдәм бирүче Бөек илдә, Германиядә, сугыш ялкыннарының көчәйгән чорында җыелды.
   Дошманыбыз – большевиклар, үлем ярасын алган ерткыч кебек котырынган хәлдә, ахыргы көчләрен салып, халкыбызны сугыш кырларына куалар, файдасыз кан түгәргә мәҗбүр итәләр. Үзләренә генә хас ялган пропагандалары белән бер туктаусыз “икенче фронт” хакында кычкыралар. Алар – тамырыннан чергән агач кебек һәлак булу алдында торалар. Барыгызның да хәтерендә: 1917 нче елдагы нигезеннән какшаган урыс империализмы ун көн эчендә берничә вак мәмләкәткә бүленеп китте. Хәзерге көндә дә Советлар илендә 1917 нче елгы кебек күтәрелешләр көтелә. Моны большевиклар сизәләр, өч елдан бирле кычкырып килгән “икенче фронт”ның Европада түгел, Идел-Урал, Кавказ, Төркстан вә башка җирләрдә куркынычлы болыт булып куеруыннан куркалар. Шуның өчен большевиклар, сугышны тизрәк бетерергә ашыгып, яңадан-яңа ялган коткыларга керешәләр. Милли җөмһүриятләргә сәяси, дини иркенлекләр биргән булып алдыйлар.
   Кадерле туганнар!
   Бабаларыбыз 1552 нче елны мөстәкыйльлекләрен югалтсалар да, көрәшүләрен туктатмадылар. 1917 нче елгы үзгәрешләр, сәнәк сугышлары, большевизмга каршы барган башка эчке көрәшләрдә дә халкыбыз катнашып килде. Хәзер дә милләтебезнең гүзәл бәхете өчен меңләрчә күңеллеләр – каһарман егетләребез кулларына корал алып ирек даулыйлар. Әйе, 391 ел буена бөек милләтебез көрәш утын сүндермәде, дәвам итте, корбаннар бирде. Алар, милләтебез өчен барган көрәшләрдә шәһит булган батырлар – барысы да халкыбызының йөрәгендә, аларны халкыбыз зурлый, хөрмәт белән һәрвакыт искә ала. Киләчәктә дә аларның көрәш даны нәфис һәйкәлләр, зур тарихлар, матур-матур шигырьләр, онтылмас хикәяләр, романнар аша киләчәк буынга хатирә буларак горур яңгырар.
   Менә без дә, туганнар, биредә, милләтебезнең тарихи Корылтаенда, изге көрәшләрдә шәһит булган арыслан егетләребезне хөрмәт белән искә алабыз. (Вәкилләр аякка баса, музыка кайгы маршын башкара.)
   Туганнар! Без бу Корылтайда милли азатлык көрәшебездәге бүгенге иң кирәкле чараларны билгеләп үтәргә тиеш. Татар халкы үткән дәверләрдә дөнья тетрәткән көчле милли дәүләткә ия булган. Ул – югалткан иреген даулап килгән өч-дүрт гасырлык каты көрәшләрдә үзен югалтмады. Ул – данлыклы бабаларыбызның азатлык байрагын яңадан җилфердәтергә ашкына. Уйлыйм, тарихи даныбыз һәм намусыбызны бер татар да тарихтан җуярга риза булмас! Без яшәргә хаклы, яшәрбез һәм яшәячәкбез!
   Идел-Урал төрек-татарларының Бөек Германиянең Грайфсвальд шәһәрендә җыелган Корылтаен ачык дип белдерәм.
             
                                                                                                     (Дәвамлы алкышлар.)


   Корылтайның президиумына, мандат, карар комиссияләренә һәм секретариатка әгъзалар тәкъдим итү өчен сүз Чишмәле әфәндегә бирелә.


                                                                    Чишмәле эфәнденең тәкъдиме.


   Корылтайның эше белән җитәкчелек итү өчен президиумга 11 кеше сайларга тәкъдим итәм. Президиум әгъзаларына түбәндәге вәкилләр тәкъдим ителәләр:

   1. Шәфи Алмаз                                   Милли оешма җитәкчесе.
   2. Алиев                                                Милли оешма хезмәткәре.
   3. Айтуган                                             Татар легионы вәкиле.
   4. Оберлейтенант К. Мәҗит              N нче кыр батальоны вәкиле.
   5. Скоблев                                             Чуаш халкы вәкиле.
   6. Чишмәле                                            “Идел-Урал” гәзитәсе вәкиле.
   7. Матвеев                                              Мари халкы вәкиле.
   8. Лейтенант Фәхертдинов                 Татар легионы вәкиле.
   9. Солтан                                                 “Корреспондентция”нең редакторы.
   10. Шасиев                                               Сакчы рота вәкиле.
   11. Солтанов                                            Эшче батальон вәкиле.

                                
                                                           Мандат комиссиясенә түбәндәге вәкилләр тәкъдим ителәләр:

1.    Гобәйдуллин
2.    Кунафин
3.    Скачков


                                                         Секретариатка түбәндәге вәкилләр тәкъдим ителәләр:

1.    Ирек
2.    Салих
3.    Иделле


                                                      Карар комиссиясенә түбәндәге вәкилләр тәкъдим ителәләр:

1.    Алиев
2.    Чишмәле
3.    Салих
4.    Скоблев
5.    Ирек
6.    К.Мәҗит
7.    Иделле
8.    Солтан
9.    Ш.Нигъмәти


   Президиум, мандат, карар комиссияләренә һәм секретариатка тәкъдим ителгән әгъзаларны Корылтай бер тавыштан кабул итә.
   Президиум әгъзалары үзләренең урыннарын алалар. Рәислек итүче Айтуган әфәнде Корлытайның эшләү тәртибен һәм көн тәртибен игълан итә.


                                                           Корылтайның көн тәртибе:


1.    Төрек-татар халкы милли оешмасының җитәкчесе Шәфи Алмаз әфәнденең нотыгы.
2.    Нотык буенча чыгышлар.
3.    Карар һәм мөрәҗәгать кабул итү.
4.    Корылтай вәкилләренең герман хөкүмәте һәм герман хәрби командалыгы вәкилләре белән бердәм утырышы.

   Корылтайның эшләү һәм көн тәртибен игълан иткәннән соң, сүз Шәфи Алмаз әфәндегә бирелә.


                                     Бер милләтнең көче – бер теләктә, бер үк юл белән баруда

                                Шәфи Алмаз әфәнденең нотыгы


   Туганнар!
   Идел-Урал халкының бүген Германиядә җыелган беренче Корылтаена вәкил һәм кунак булып, бу тарихи мәҗлестә хәзер булган бөтен хазирунны Идел-Урал төрек-татарлары мөстәкыйльлеге өчен көрәш берлеге исеменнән чын күңелән тәбрик итәм.
   Бөтен дөнья күләмендә булган бик зур тарихи вакыйгаларның эчендә яшибез. Бу сугыштан соң һич шөбһәсез халыкара тормышта бик зур үзгәрешләр булачак. Әнә шул үзгәрешләр каршында без Идел-Урал халыклары да хәзер һәм хәзерлекле булырга тиешбез.
   Германиядә җыелган Идел-Урал төрек-татар халкы Корылтаеның төп бурычы: милли тәшкиләтебезнең бүгенгә кадәр эшләгән эшләренә күз салып, киләчәктәге милли юлларыбызга маяк утыртып, Идел-Урал халкының төп максаты, милли идеалы булган Идел-Урал истиклалына туры бара торган сызыкларны сызарга тиешбез. Чөнки халкыбызның киләчәге бу тарихи Корылтайның карарларына бәйләнгән.
   Корылтайның карарлары һәм аның киләчәктәге милли юлларыбызга сызган сызыклары – большевиклардан котылган бөтен төрек-татарлар өчен маяк булырга тиеш. Минем үземнең шәхсән күптәннән бирле зур бер теләгем бар иде: ул да булса – Корылтай туплап, аның тарафыннан тәсдикъ ителгән бер үзәк оешма мәйданга китерү. Ниһаять, мин бүген бу теләгемә ирештем. Корылтайдан соң аның карарларына таянып, җиң сызганып эшкә керешергә генә кирәк булачак.
   Безнең хәзерге милли хәрәкәтебез яңа бер нәрсә түгел.
   Казан иле урыслар кулына кергәнчегә кадәр бабаларыбыз Болгарлар 1000 елдан артык мөстәкыйль дәүләтләр төзеп үз мәдәнияте, үз гадәт-горефе белән яшәгәннәр. 1000 елдан артык хөр, мөстәкыйль булган бер халык, әлбәттә, 1552 нче елда Казанда булган милли һәлакәт белән рази булып, язмышына баш иеп калачак түгел иде һәм калмады.
   Мәсәлән, Казан урыслар тарафыннан алынып җимерелгәннән соң, бик күп милли батырлар чыгып, аларның иң мәшһүрләре Мәмәш Бирде җитәкчелегендә истиклал көрәшләрен яңадан 5-6 ел дәвам иттерделәр. Бу көрәшләрдә чуаш-мариларның да безнең белән бергә урысларга каршы бик нык сугышулары да тарихи фактлардыр.
   XVII нче йөзнең башларында Руссия тарихында “Смутное Время” дип йөртелә торган буталчыклардан файдаланып, Казан һәм Әстерхан илләре үзләрен мөстәкыйль дәүләт игълан иткәннәр иде. Бу хәл кызганычка каршы озак дәвам итмәде. 1668 нче елда Идел буенда Степан Разин хәрәкәте башланыр-башланмас, Разинның: милли хөрлекләрен югалткан халыкларга хөрлек, мөстәкыйльлек вәгъдә итүенә ышанып, Разин тарафыннан патша хөкүмәтенә каршы корал күтәрделәр. 1708, 1735 һәм 1739 нчы елларда булган баш күтәрүләр, бигрәк тә бу соңгысы Кара Сакал җитәкчелегендә булган хәрәкәтләр, әлбәттә, барысы да югалткан истиклалны кире кайтару өчен иде.
   Татар-башкорт халкының 200 елдан артык истиклалларын кире кайтару өчен урысларга каршы көрәшләре Пугачев заманнарында, бөтен татар-башкорт халкының катнашуы белән бик зур бер милли хәрәкәткә әйләнеп китеп, 1774 нче елны Пугачев гаскәрләре белән берлектә татар-башкорт гаскәрләре Казанны алалар. Бу вакытлардагы милли хәрәкәтебезнең башында торган Юлай Салават, Батырша һәм Булат батырларның исемнәре хәзер дә әле халкыбызның теленнән төшмиләр.
   1905 нче елдан большевикларга кадәре булган милли, дини, мәдәни, икътисадый һәм иҗтимагый хәятыбыз хакында “Идел-Урал” мәүзугысында легиончы кардәшләремә берничә урында сөйләгәннән соң “Идел-Урал” гәзитәсендә дә басылып чыккан иде. Шул сүзләрне тәкърарламас өчен, бүген ул дәверләргә туктамаска булдым. Ләкин ул вакытларга карата берничә генә сүз әйтүне тиешле табам.
   1890 нчы еллардан башлап 1917 нче елның большевик инкыйлабына кадәр Идел-Урал төрек-татар халкы гыйльми, мәдәни, икътисадый сахәләрдә шундый зур адымнар белән алга киттеләр ки, без мондый кыска бер вакыт эчендә безгә охшашлы зур бер тәрәккыятькә ирешкән бер халык күрсәтергә мөмкин түгел. Моның, әлбәттә, сәбәпләре бар. Бу тәрәккыять безгә тик торганда гына һавадан килеп төшмәде. Моның төп сәбәбен йөз ел артка китеп эзләргә кирәк.
   XIX нчы йөздә Аллаһы Тәгалә татар халкына Мәрҗани, Фәезхани һәм Насыриларны бүләк итеп җибәрмәгән булса, бәлки без дә бәгъзе көнчыгыш халыклары кебек йөзләребезне көнчыгыштан көнбатышка бора алмыйча, Европа мәдәниятеннән мәхрүм калган булыр идек.
   Безнең үзебезнең әдәбиятыбызда алар хакында бик күп йөзәр битле китаплар язылган. Алар хакында европалы галимнәрдән берсенең генә язган сүзләренә күз салып узыйк. Мәсәлән, герман профессоры фон Менде үзенең “Руссия төрекләренең милли көрәшләре” исемле китабында шулай ди: “Мәрҗани, Фәезхани һәм Насыри өчесе дә дин галимнәре иделәр. Дингә, мәктәпкә үзгәртү кертеп, бу өлкәдә реформатор һәм үз халыклары арасында Европа фәннәрен таратучылар булып, татарларны европалаштыруда беренче пионерлар булдылар.” (Der Nationale Kampf der Rusland-Turken”)
    Туганнар! Халкыбызның хөррият, истиклал хәрәкәтләренең тарихына килгәндә, без, әлбәттә, 1917 нче ел февраль инкыйлабы көнендә һәм аннан соң большевиклар вакытында булган милли хәрәкәтебезгә дә кыскача гына булса да туктарга тиешбез.
   Февраль инкыйлабын  Руссиядә  изелгән бөтен халыклар бик шатлык, куаныч белән каршы алган шикелле, без Идел-Урал төрек-татарлары да йөз еллар буенча тилмереп көткән вакытларның сәгате сукты, дип зур шатлык белән каршы алган идек. Инкыйлабның беренче көннәреннән үк башлап халкыбызның укымышлылары, бае-ярлысы, кыскача әйткәндә бөтен татар-башкорт халкы берләшеп, җиң сызганып милли хәрәкәт мәйданына ташландылар. Милли хәрәкәтебезнең алгы сафларында булган укымышлыларыбызның көн-төн армый-талмый эшләүләре нәтиҗәсендә 1917 нче елның беренче маенда Мәскәүдә бөтен Руссия мөселманнарының Беренче Корылтаен җыярга мөмкинлек булды. Бу җыелышта 900 дән артык вәкил булып, тикшерелгән бик күп  мәсьәләләрнең арасында, әлбәттә, иң мөһиме – Руссиянең киләчәктәге дәүләт идарәсе нинди формада булырга тиешлек мәсьәләсе иде. Җыелыш, Руссиянең дәүләт идарәсе “федератив җөмһүрият” булырга тиешле дигән карарны кабул итеп, икенче җыелышны шул ук елның июлендә, Казанда җыярга дигән карарны чыгарып, таралды.
   Беренче Корылтайның карары буенча икенче җыелыш Казанда июль аенда җыелды. Ләкин ул вакытларда Руссиядә башбаштаклык (анархия) булу сәбәпле, тимер һәм су юлларының тәртипсезлегеннән, Төркстан, Кавказ һәм Кырымнан вәкилләр килеп чыга алмадылар. Шуның өчен Казанда булган икенче җыелыш тик Идел-Урал төрек-татар халкының җыелышына гына әйләнеп китте. Шул ук вакытта Казанда руханилар һәм хәрбиләр җыелышы да тупланган иде. Шулай итеп Казанда бер вакытта өч җыелыш булды. Өч җыелышның һәркайсы үз эшләре белән шөгыльләнгәннән соң, бер көнне өчесе дә бергә җыелып, күп вакыт киңәшкәннән соң, Идел-Уралда  милли, мәдәни  мөхтәрият игълан иттеләр. Шул ук зур утырышта Уфада Милләт Мәҗлесе җыяр өчен бер бюро сайланды.
   Идел-Урал төрек-татарларының Милли Мәҗлесе Уфада 1917 нче елның 22 нче ноябрендә ачылды. Милләт Мәҗлесе Казанда булган җыелышларның карарларын кабул иткәннән соң, Милләт идарәсе  сайлады. Милләт Мәҗлесенең мөһим карарларыннан берсе шул иде: әгәр дә Руссиядә бу рәвештә тәртипсезлек дәвам итсә, Идел-Урал өлкәсе Руссиядән аерылып, мөстәкыйль Идел-Урал дәүләте  игълан итәчәк дигән карар чыгарды (ул тәртипсезлек хәзергә кадәр дәвам итә әле).
   Милләт Мәҗлесе, Идел-Уралның төп халкына – “төрек-татар” халкы дип, Идел-Урал Милләт идарәсенә - “Идел-Урал” төрек-татарларының Милләт идарәсе” дигән исемне бирде.
   Менә, туганнар! Күрәсез, “төрек-татар” һәм “Идел-Урал” дигән сүзләр мөһаҗирлектә булган бер төркем кешеләрнең хыялы булмыйча, бәлки 1918 нче елны Уфада җыелган татар халкының иң белемле, аңлы, укымышлы катлавының бик күп вакытлар киңәшкәннән соң кабул иткән карардыр. Ул вакытларда бөтен Идел-Урал өлкәләләренең идарәсе безнең кулда иде. Бу хәрби шура дип йөртелә иде. Ул вакытларда большевиклар бик зәгыйфь иде. Алар шул зәгыйфьлекләрен белеп, бөтен изелгән халыкларга хөррият, хәтта Руссиядән аерылырга теләсәләр – аерыла алалар дигән борчакларын уңга да-сулга да сибәләр иде.   
   Ниһаять, Идел-Урал бер тарафтан Колчак, икенче тарафтан большевик һөҗүмнәренә дучар булып, ике ут арасында калды. Безнең өчен боларның икесе дә шул ук урыс иде. Алар бер-берсеннән берсе – кызыл, икенчесе ак яки кара булып кына аерылалар иде. Безнең боларның икесен дә җиңәрлек куәтебез булмады. Ике төскә буялган урысларның кайсы гына җиңсә дә, боларның берсеннән дә безгә файда булачак түгеллеген аңлап, Милләт Мәҗлесе Идел-Уралда җыелган гаскәрләребезне аларның берсе тарафыннан да кан түктермәс өчен тарату чараларын күрде. Кызганычка каршы бу вакытларда Милләт Мәҗлесенең карарларына буйсынмыйча, бәгъзе авантюристлар чыгып, Урал буйларында яшәгән мәдәни һәм сәяси дәрәҗәләре түбәнрәк булган туганнарыбыздан берничә полк гаскәр төзеп, әле Колчак, әле большевиклар ягына чыгып, халкыбызның канын бушка түктеләр.
   Инде, туганнар! Большевиклар хөкүмәт башына килгәннән башлап соңгы вакытларга кадәрге чирек гасыр бер вакытка күз салсак, большевик террорларына карамастан, милли хәрәкәтебезне большевик терроры, большевик җәһәннәме эчендә дә дәвам иткәнен күрәбез.
   Безнең халык Руссия кул астына кергәннән соң урыс патшаларының халкыбызга каршы кылган золым-җәберләре аз түгелдер. Ләкин гадәләт белән дөресне әйтергә теләсәк,   татар халкы 365 ел патшалар идарәсендә яшәгән вакытларын большевик идарәсенең бер генә елына да алмаштырмаган булыр иде. Большевиклар безне Колчак, Юденич, Деникиннарга каршы сугышырга чакырган вакытларында Идел-Уралны бүленмәгән хәлендә бер халык җөмһүрияте буларак игълан итәчәкләрен вәгъдә иттеләр. Эше узганнан соң Идел-Урал урынына татар, башкорт, чуаш Совет җөмһүриятләре игълан иткән булып, бөтен төрек-татар халкын ЧК, ГПУ богаулары белән богаулап куйдылар. 25 ел буенча халкыбызның большевиклардан күргән золым, җәбер-талау, күпләп үтерүләре хакында меңәр битле китаплар язып та, бу хәлләр үз башларына килмәгән, большевизмны күрмәгән  бер халыкка аңлатырга мөмкин түгелдер. Большевикларның ялган матур сүзләренә ышанып, коммунистлар арасына кереп киткән бәгъзе яшь сәясиләребез халкыбызның бу кадәр җәберләнүенә чыдый алмыйча, яңадан милли хәрәкәтебезнең сафына кире кайтырга тырыштылар. Мәсәлән, солтангалиевчеләр. Солтангалиев үзе октябрь көннәрендә үк  большевиклар белән бергә булган «ата коммунист”ның берсе иде. Соңарак Сталин Наркомнация булган вакытларда ул аның урынбасары иде. Ләкин Солтангалиев чын татар баласы булганлыгы өчен халкыбызның йөз меңнәрчә ачлыктан, ялангачлыктан, боларның өстенә кешелек тарихында күрелмәгән террордан кырылып ятканны күреп, большевиклар арасында калуны татар халкына каршы зур бер хыянәт санап, ул алар арасыннан китте. Ул үзенең коммунистлар арасыннан демонстрация, протест ясап китүе белән татар халкының авыр хәлен бераз җиңеләйтермен дип уйлады! Кызганычка каршы Солтангаливнең демонстрациясе татар халкына бик кыйммәткә төште. 1925 нче еллардан алып соңгы вакытларга кадәр солтангалиевчелектә гаепләп, татар халкының карт, яшь бөтен укымышлыларын кулга алып, НКВД подвалларында, һәм сөргеннәргә җибәреп, үтереп бетерделәр. Шулай ук солтангалиевчелектә гаепләп меңнәрчә төркстанлы кардәшләребезнең дә башына җиттеләр.
   Большевиклар төрек-татар милләтен мәгънәви һәм гади яктан бетерү өчен кулларыннан килгән бөтен чараларны күрделәр һәм күрәләр. Большевикларның сәясәте – урыс булмаган милләтләрдә милли хисне, тойгыны бетерү, әгәр дә милли хисне бетереп булмаса, ул милләтнең үзен бетерүдән гыйбарәт.
   Большевиклар безнең мең елдан бирле килгән милли, мәдәни гореф- гадәтләребезне, ислам динендә булган тугрылык һәм инсафлыкны бетерделәр. Большевиклар боларның урынына үзләренең “тәрбия”ләрен бирергә тырышалар. Большевик “тәрбия”сенең ничек булганлыгы бөтен дөньяга мәгълүм. Ул: каракчылык, ялганчылык, әләкләүчелек, хөрмәтсезлек, шәфкатьсезлек һәм башка бик күп төрле җинаятьчелекләрдән гыйбарәт. Моннан 40-50 ел элек безнең милли шагыйрьләребездән берсе шулай дигән:

                                                         “Мин, мин дисәм мин, миңа зур бер көч бирә;
                                                          Патшалар, шаһлар, тәхетләр булалар бер чүп кенә.”

   Менә, туганнар, безнең бу көнгә кадәре большевик җәһәннәменнән милли калыбыбызны югалтмыйча чыгуыбызның төп сәбәпләре шул: безнең халык “мин минлеген” югалтмады.
   Туганнар! Мин, халкыбызның истыйклал тарихы бик озын дип башлаган идем. Шуның өчен һәр дәвердә булган хөррият, истыйклал көрәшебезнең тарихына кыскача гына булса да тукталырга кирәк булды.
   Дөньяда ватып, җимереп бетерергә мөмкин булмаган бер нәрсә дә юк. Тимер бетоннан ясалган ныгытмаларның да бер минут эчендә көлен күккә очыралар.  Ләкин җимерергә, ватарга мөмкин булмаган бер нәрсә булса: ул да – бер халыкның милли идеалы. Йөз еллар буенча канлы көрәшләр белән канына сеңгән бер халыкның теләген һич бер төрле корал белән дә ватып, җимереп булмый. Бу бер хакыйкать. Урыслар безне бу фикердән ваз кичерер өчен кулларында булган бөтен коралларны безгә каршы куйсалар да, безне бу көнгә кадәр бу фикердән ваз кичтерә алмадылар һәм ваз кичтерә алмаячаклар.
   Без, югалткан истиклалыбызны кире кайтарыр өчен йөз еллар буенча каләм белән, халкыбыз арасында фикер тарату сүзләре белән, уңае килгәндә кулыбызга корал алып көрәшеп килдек.  Ләкин, безгә хәзерге вакыттагы кебек Идел-Урал истиклалы өчен көрәшергә уңайлы вакытның булганы юк иде.
   1941 нче елның 22 нче июненнән соң безнең бу милли оешмабызны һәм шулай ук легионны, легиончыларыбыз өчен милли нигездә корылган гәзитәбезне оештырып җибәрү Берлинда булган берничә кешенең генә өстенә төшкән милли бер бурыч булды. Үзегезгә мәгълүм, мондый зур бер тарихи эшнең зур җаваплылыгы да бар. Шулай булса да мин бу тарихи бер заманда үземә төшкән милли бурычтан качмыйча, бөтен җаваплылыкларны үз өстемә алып, моннан бер ярым ел элек милли тәшкиләтебезне корырга башладым. Большевик террорларыннан башын алып, чит мәмләкәтләргә чыга алган бик күп зыялыларыбыз Уфада булган Милләт Мәҗлесенең карарларына таянып Идел-Урал төрек-татар халкының хөррияте өчен бик күп эшләделәр һәм эшлиләр. Бу фикерне төп нигез итеп алып Берлинда ун елдан артык “Милли Юл” журналы чыкты. Шул ук максат белән Манжу Года, 1935 нче елдан башлап атналык “Милли Байрак” гәзитәсе хәзер дә тәртипле рәвештә чыгуында дәвам итә. Бик күп мәмләкәтләрдә “Идел-Урал” истиклал комитетлары төзелде. Әгәр дә искедән бирле бу милли фикердә эшләп килгән карт һәм яшь зыялыларыбыз үзләре бүген безнең арабызда булмасалар да, аларның рухлары кичә дә, бүген дә, иртәгә дә безнең белән булачак. Аларның безнең арабызда булып актив эшли алмаулары, тик бу сугышның башыннан бирле, бер мәмләкәт халкының икенче мәмләкәткә йөрүләрнең мөмкинлеге булмаганнан гына дип карарга кирәк. Аларның арасында бик зур галимнәребез дә бар. Без хәзер боларга халкыбызның киләчәктәге интеллектуаль көченең резервасы дип карыйбыз. Большевизмның бөтен авырлыкларын үз башларыннан кичергән, үз халкы арасында кайнаган, теге яктан чыккан туганнарым бу эштә минем белән бергә актив эшләделәр һәм эшлиләр. Без бу изге эштә бер нык көч булып оештык.
   Без Идел-Урал төрек-татарлары, мондый тарихи бер чорда, бөтен мәдәни милләтләр большевизмга каршы корал күтәргән бер вакытта, сәерче булып кына бу гомуми көрәштән читтә кала ала идекме? Әлбәттә, юк. Чөнки без, тарихсыз, нәселсез бер халыкның балалары булмыйча, бәлки кешелек тарихында хәзергә кадәр охшашы булмаган зур империя төзегән бер халыкның балаларыбыз. Безнең бабаларыбыз төзегән империя, урыслар һәм соңгы вакытта коммунист кызыл урыслар әйткәнчә: “татар һөҗүмнәре”, “татар-мангулларның талап, җимереп йөргән вакытлары” кебек кенә итеп, аңлатырга тырышулары, әлбәттә, чеп-чи ялган. Талап, җимереп йөрергә бер ел, ике ел мөмкин, әйдә, ун ел мәмкин булсын! Ләкин 3-4 йөз ел буенча бер чиге Япон диңгезендә, икенче чиге Карпат тауларында булган зур бер империяне талап, җимереп кенә кулда тотарга мөмкин булмаганлыгы һәр кешегә мәгълүм бер хакыйкатьтер.
   Шул ук урыс тарихчыларының үз сүзләре белән әйткәндә: татарлар көнчыгыш Европага килгәнче, урысларның  юл нәрсә, почта нәрсә, акча нәрсә, дүәләт һәм тәртипле гаскәр нәрсә икәнен белми торган бер вәхши халык булганлыклары да тарихи хакыйкатьтер. Урысларның дәүләт, гаскәр, акча, юл, почта кебек нәрсәләре безнең кулда өч йөз ел калулары аркасында гына акрынлап-акрынлап бездән өйрәнгәнлекләре урыс тарихын өстән-өстән генә белгән кешеләр өчен дә мәгълүмдер.
   Инде, туганнар, Германиядә җыелган I нче Корылтай хәзерендә бу көнгә чаклы милли оешмабызның эшләгән эшләрен кыскача гына булса да күрсәтеп китүне үземнең бурычым дип беләм. Моннан 18 ай элек Руссиядә изелгән бөтен милләтләрнең легионнары төзелгән, яхшымы-яманмы милли тәшкиләтләре дә аякка баскан иде. Боларның арасында саннары бездән ун тапкыр азрак булган халыклар да, үзенең милли барлыкларын күрсәтер өчен милли байракларын күтәргәннәр иде. Шул вакытларда безнең легионыбыз төзелеп ятса да, герман хөкүмәте тарафыннан танылган бер тәшкиләтебез юк иде.  Бу әхвәл каршысында  әле генә әйткәнемчә, әлбәттә без дә  сәерче булып кына кала алмый идек. Ул вакытлардан элек, бер елга якын вакыт эчендә, мин бик күп урыннарда әсирләр лагерында булганда, әсирләрнең хәлләре һәм теләкләре белән бик яхшы таныш идем. Аларның теләкләре: миңа сүз белән аңлатуларына караганда кыскача шулай иде:
   “Шәфи Алмаз абый! Башка халыклар легионнар төзеп, большевикларга каршы көрәш башладылар. Татар легионы төзәргә тырышыгыз. 25 елдан бирле халкыбызның канын эчкән большевиклардан кулыбызга корал тотып, алардан үч алырга телибез!” Минем исемгә килгән йөзләрчә хатларның эчтәлекләре, барысының да дип әйтерлек, әнә шундый.
   Берлинда бу эшләр белән кызыксына торган герман идарәләренә хатлар язып һәм тел белән йөдәтә торгач, ниһаять, Адольф Һитлер җәнаблары тарафыннан Идел-Урал татарларының да күңелле легион төзәргә рөхсәт бирелде. 1942 нче елның 6 нчы сентябрендә безнең дә милли легионыбыз корылып, 390 ел элек урыслар тарафыннан төшерелгән милли байрагыбыз яңадан күтәрелеп, күңелле рәвештә легион сафларына җыелган милләтче батырларыбызга тапшырылды. Шуның белән безгә, халкыбызның милли максаты булган – мөстәкыйль Идел-Урал дәүләтенең беренче нигез ташы салынды.
   Легионыбызның бер ел ярым вакыт эчендә кирәк сан, кирәк көрәш сафлары булсын бик зур уңышларга ирешкәнлеге һәр кайсыбызга билгеле. Шуның өчен бу турыда күп туктап торырга да кирәкми дип табам. Легионыбызының кыска бер вакыт эчендә мондый бер зур куәт булып, зур уңышларга ирешүе өчен, бу уңай белән легионыбызның командиры – мөхтәрәм Обершлеутнант  фон Зеккендорф бабабызга зур рәхмәтләребезне белдермичә китә алмыйм. “Мулласы нинди булса, мәхәллә халкы да шундый була” диләр. Легионыбызның башында төрек-татар халкын һәм аларның тарихын бик яхшы белгән мөхтәрәм фон Зеккендорф булмаса, бәлки без дә бу кадәр зур уңышларга ирешә алмаган булыр идек.
   Легионыбызның беренче көннәреннән башлап йөзләрчә татар офитсәрләре, меңнәрчә гаскәриләребез, легион башында торучы мөхтәрәм фон Зеккендорф әфәнденең аталарча кайгыртуы нәтиҗәсендә, Идел-Урал истиклалы байрагына тап төшермәделәр. Бу данлыклы батыр яшьләребезнең исемнәре киләчәк хәрби тарихыбызның беренче битләренә, һичшиксез, алтын хәрефләр белән язылачактыр.
   Инде, туганнар, Берлиндә булган милли оешмабызның башлангыч тарихына һәм шулай ук аның бу көнгә кадәр эшләгән эшләренә күз салып китик.
   Шул ук 1942 нче елның беренче ноябрендә, герман хөкүмәте тарафыннан рәсми танылган көнчыгыш эшләре министрлыгы янында Татар җитәкчелек идарәсе мәйданга килде. Дөньяда нинди генә эш булмасын, аны башлап җибәрү җиңел булмаган кебек, безнең оешмабызны корып җибәрү дә җиңел булмады. Каршыбызга килеп баскан эшнең хисабы юк иде. Профессор фон Менде әфәнденең ярдәме белән, безнең бәхеткә каршы, оешмабызны корып җибәрергә адвокат Унглаубе әфәнде тәгаен ителмәгән булса иде, без бу кадәр уңышларга ирешә алмаган булыр идек. Беренче көннәрдә без икебез генә булсак та, тиз вакыт эчендә оешмабыз тирәсенә эшлекле егетләребезне җыйнап, ОКВ белән берлектә, 15 нче ноябрьдә “ИДЕЛ-УРАЛ” гәзитәсенең беренче санын дөньяга күрсәтә алдык. Шулай итеп, атналык “ИДЕЛ-УРАЛ” гәзитәсе һәм татар вә герман телендә айга бер мәртәбә “Корреспондентция” чыга башлады. Болардан башка, кыскача гына булса да, татар тарихы басылып таралды. Хәзерге көндә берничә исемдә сәяси, әдәби җыентык һәм “татар әдәбияты” исемендә айлык журналның беренче саны якын көннәрдә чыгачак. Шулай ук 1925 нче елда Истанбулда басылган 250 битлек  Г. Батталның  “Казан төрекләре тарихы” дигән әсәре Казан шивәсенә якынлаштырып, латин хәрефләренә күчереп басарга бирерлек хәлгә китерелде.
   Легиончылар арасында милли тәрбия алып бару өчен күп кенә яшьләребез милли рухта җитештерелделәр. Көнчыгыштан килгән эшчеләребез хисапка алынып, алар арасында да тиешле булган милли рухта тәрбия алып барыла. Милли әдәбият белән тәэмин ителәләр. Легиончыларыбызга ял вакытларын оешкан вә күңелле рәвештә үткәрү өчен Зимпиндә - 20-30 кешелек, Даргибелдә 40-50 кешелек ял йорты оештырылды. Безнең күп кенә легиончыларыбыз үзләренең ял вакытларын шул ял йортларында үткәреп, киләчәк өчен көч җыйнадылар һәм җыйныйлар.
   Соңгы вакытларда милли вә сәяси эшләребезнең мәйданы бик киңәйде. Шуңа күрә безгә “Җитәкчелек идарәсе” эчендә генә эшләргә урын тар булганга, моннан 3-4 ай элек Идел-Урал төрек-татарларның истиклалы өчен көрәш берлеге исемендә милли оешмабызны корган идек. Бу оешмабыз да герман хөкүмәте тарафыннан танылып, рәсмән эшкә башлады.
   Туганнар!
   Хәзер миңа үзебезнең милли оешмабыз тарафыннан эшләгән эшләрне кыскача күз адыннан кичергәч, түбәндәгеләрне әйтергә рөхсәт итегез!
   Безнең төп максатыбыз – йөз еллар буенча изелгән халкыбызны большевизм коллыгыннан азат итү. Безнең миллионнарча игенчеләребез, эшчеләребез, укымышлыларыбыз бүген большевизм тырнагы астында җәфа чигәләр, аларны камчылап сугыш кырларына куалар. Шушы ярдәмчесез халкыбызны яһүд-большевикларның коллыгыннан азат итү безнең изге бурычыбыз булып тора. Ләкин халкыбызны азат итү корал көче белән генә мөмкин. Без хәзер коралсыз түгел, бу коралны безгә Бөек Германия халкы бирде. Бөек герман халкының булышлыгы белән без меңнәрчә яшьләребезне коралландырдык. Алар хәзер дөнья яһүдчелегенең терәге булган большевизмга каршы көрәш сафында торалар. Большевизм  - большевизм булып калачак, большевизмнан безгә бер төрле дә шәфкать көтәргә кирәкми. Большевизмның һәр төрле хәйләләрен, алдауга нигезләнгән шигарен без бик яхшы беләбез. Большевизм безгә карата мәрхәмәтсез булган кебек, без дә аңар йөз мәртәбәләр мәрхәмәтсез булырга тиешбез. Большевизм Германия халкына каршы бөтен Европаны басып алыр өчен сугыш алып бара.
   Большевизм, илебездә җир мәсьәләсен хәл кыла алмады, миллионнарча игенчеләребезне колхозга куып кертеп, кол итте. Без исә милли социализм өйрәтүе нигезендә җир мәсьәләсен хәл кылабыз һәм игенчеләребезнең җиргә булган тулы хокуклыгын булдырабыз.
   Большевизм, безнең илебездә милли мәсьәләне яһүд Марксның өйрәтүе буенча хәл кылырга маташты һәм барлык милләтләрнең хокукларын юкка чыгарып, милли тойгыларыбызны аяк астына салып таптады. Без исә, халкыбызның тарихына, гореф-гадәтенә, дини-милли традицияләренә таянган нигездә хәл кылабыз вә милләтебезнең хокукларын аякка бастырабыз.
   Большевизм, безнең илебезнең табигый байлыкларын дөнья күләмендә революция ясау өчен кулланды. Алар шул максатлары өчен илебездәге халыкларны ач, ялангач яшәргә мәҗбүр иттеләр. Без, Германия милли социализм үрнәгендә илебезнең байлыкларын, көчен халкыбызның тормыш шартларын яхшыртуга һәм мәдәниятебезне үстерергә кулланачакбыз. Без,  Бөек Германия белән берлектә, аның җитәкчелеге астында халкыбызны азат итү вә истиклалыбызны яһүд-большевикларыннан яулап алу өчен изге көрәш алып барабыз.
   Бу көрәшебез белән турыдан-туры җитәкчелек итүче һәм әхлакый, матди яктан ярдәм бирүче Бөек Германия халкына, аның юлбашчысы Адольф Һитлер җәнабларына чын күңелдән зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Шулай ук безнең азатлык көрәшебезгә бик якыннан торып катнашучы, безгә бик зур хезмәтләре тигән профессор фон Менде әфәндегә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
   Милли оешмабызының 18 айлык гомерендә, көннәр бәгъзе төннәр дә йокламыйча эшләгән адвокат Унглаубе әфәнденең безнең бу милли хәрәкәтебезгә иткән хезмәте бик зур.
   Без үзебезнең милли оешмабыз аша төрле урыннарга чәчелгән туганнарыбызга туры юлны күрсәттек. Без большевизмга каршы кулыбызга корал алган хәлдә, милли оешмабыз тирәсенә җыелган милләтчеләр бер җан, бер тән булып азатлык өчен көрәшне ахырына кадәр дәвам итәбез. Моның өчен безгә берлек, туганлык., оешканлык булырга тиеш. Шуларга ия булган вакытта гына без халкыбызның киләчәге өчен хезмәт итә алачакбыз. Бу сугыштан Германиянең җиңеп чыгуы безгә азатлык китерәчәк. Шуның өчен безгә Германия халкы белән кулга-кул тотынып көрәшүдән башка юл юк.
   Дөреслек Бөек Германия ягында! Дөреслек җиңәчәк! Бу сугыш большевизмның тар-мар ителүе белән бетәчәк!
   Яшәсен милли хәрәкәтебез һәм аның милли гаскәрләре!
   Яшәсен Германия халкы белән  большевизмга каршы көрәшүче халыкларның бердәмлеге!

                                                                 (Дәвамлы алкышлар.)



                                              

                                  Легион командиры Обершлеунант фон Зеккендорф әфәнденең котлавы


   Кадерле кунаклар!
   Сезне, милли көрәш берлеге төзү мөнәсәбәте белән, Идел-Урал төрек-татарларының легионы исеменнән тәбрик итәм.
   Сез бүген үзегезнең азатлыгыгыз өчен большевикларга каршы көрәшкә тагын да ныгырак берләшү  һәм туры юл сызу өчен җыйналдыгыз. Сезбу җыелышыгызда бүгенге көннең иң мөһим чараларын билгеләрсез дип ышанам.
   Сезнең иң зур теләгегез – үз ватаныгызга кайтып, үз тормышыгызны үзегез кору. Ләкин ватаныгызга кайту юлы әле бик ерак һәм авыр. Сезнең көрәш юлыгызда нык коралланган большевизм гаскәрләренең өере тора. Шуның өчен үз азатлыгыгызны үзегезгә яулап алырга, дошманыгызга каршы аяусыз көршә алып барырга туры киләчәк.
   Тәртип, бердәмлек һәм бирелгәнлек – җиңү вә максатка ирешүдә иң кирәкле шартлар булып торалар. Шуңа күрә легиончылар арасында бу сыйфатларны үстерү өстендә тагын да күбрәк эшләргә кирәк. Бердәмлек вә бирелгәнлек булганда гына сез үз ватаныгызга кайтып матур вә бәхетле тормыш төзи алачаксыз.
   Татар халкы – булдыклы халык. Татар халкының батыр уллары алларында торган һәр төрле кыенлыкларны үтәргә сәләтлеләр. Татар легиончылары үзләренә йөкләнгән бурычларны оста һәм җитез рәвештә үтәп, югары бүләк алучыларның саны аз түгел.
   Мин киләчәктә дә татар легиончыларының үз өсләренә төшкән бурычларын намус белән үтәячәкләренә нык ышанам. Һәм чын күңелемнән сезнең туган илегезгә җиңүчеләр булып кайтуыгызны, үз тормышыгызны үзегез төзүегезне телим.

                                                                                (Кул чабулар.)



                                   Милли көрәш берлегенең әһәмияте һәм вазыйфалары

                                            К.Салих әфәнденең чыгышы


   Милли җитәкчебез Шәфи Алмаз әфәнде әйткәнчә, безнең максатыбыз халкыбызны большевизм коллыгыннан коткарып, милли дәүләт төзү һәм шуның нигезендә милләт халкын тәрәккыять юлына чыгару. Димәк, максат ике бүлектән тора. Аның беренчесе большевизмны бетерү. Бу эштә без бөтен Европа халыкларының Бөек Германия җитәкчелегендә алып барган көрәшенә катнашабыз. Дөрес юлда, зур хәрби көч белән бергә барганлыктан, бу максатка  ирешүебезгә һич тә шөбһә юк. Максатның икенче бүлеге – милли дәүләт төзүдән һәм шуның нәтиҗәсендә милләт халкын тәрәккыять юлына чыгарудан гыйбарәт. Бу эшебездә дә Бөек Германиянең ярдәме булачагына ышанабыз. Чөнки хәзерге сугыш, Германия һәм аның беректәшләре тарафыннан, Европада милли азатлык нигезендә яңа гадел тәртип төзү өчен алып барыла, ә безнең теләгебез, әлбәттә, бик гадел. Ләкин бу теләгебезгә ирешү өчен иң авыр мәсьәләләр, әлбәттә, милләт халкының үз өстенә йөкләнелә. Шунлыктан без киләчәктә туачак ул зур мәсьәләләрне хәл итәрлек дәрәҗәдә көч иясе һәм тәшкиләтле булырга тиешбез.
   Бәйсезлеген югалтып күп гасырлар чит милләт хакимиятендә яшәгән халыкка яңадан милли аерым дәүләт төзү, әлбәттә, җиңел мәсьәлә түгел. Төрек-татар халкына урыс дәүләтеннән аерылырлык, бик сирәк очрый торган көннәрнең берсе бик якынлашты. Петр I заманыннан башлап алганда, 1917 нче елда патша төшерелгәч инкыйлаб еллары ул көннәрнең берсе булса, Сталин хөкүмәте бетерелгән көн аның икенчесе булачак. Шул көнгә кадәр калган кыска дәвердә, хәзерге көрәшне алып бару белән бергә, киләчәктә туачак бар мәсьәләләрне тулысынча хәл итәрлек дәрәҗәдә хәзерләнү – милләт халкының бүгенге көнге иң зур вазыйфасы. Тәшкиләтсез таркау булган хәлдә, халык киләчәктәге тартынкылык  һәм хәл иткеч көннәргә, әлбәттә, кирәкле хәзерлек чараларын үти алмый. Шунлыктан, хәзерлек вазыйфасын тулысынча хәл итү, милләт халкын берлеккә китерү һәм хәзерге көрәшне алып бару өчен Корылтай тарафыннан милли оешма, милли тәшкиләт үзәге тәгаенләнеп калдырылырга тиеш. Бу оешманы “Идел-Урал төрек-татарларының мөстәкыйльлеге өчен милли көрәш берлеге”  дип әйтерә мөмкин.
   Милли көрәш берлеге хәзерге көндә фронтның бу ягында булган төрек-татарларның (татар, чуаш, башкорт) һәм шулай ук Идел-Уралда яшәүче мари, удмурт, мордваларның мәнфәгатен яклаучы, аларны мөстәкыйльлек юлына юнәлдерүче булса, киләчәктә ул бу халыкларның хәзердә бүтән җирләрдә калган өлешләрен дә берлеккә ирештерергә тиеш. Чөнки алар фәкать берлектә, бер ният белән, бер юлдан барган хәлдә генә мөстәкыйльлеккә ирешә алачаклар. Дошман күп санлы, зур көч иясе, төрле хәйләле чараларга да оста, бер-беребездән аерып юлыбызны кисәргә дә тырышачак. Боларны хәтердә тотып, көчебезне мөмкин кадәр зуррак җыярга, милли кардәшләребезнең барысын да милли көрәштә бер сафка китерергә кирәк.
   Безнең милләт халкын хәзерге көндә өчкә бүленгән дип әйтергә мөмкин: 1) туган илдә большевиклар тырнагында яшәүчеләр, 2) фронтның бу ягында булучылар, 3) инкыйлаб елларыннан соң төрле илләргә таралган мөһаҗирләр. Боларны берлеккә ирештерү өчен һәр кайсына карата кирәкле рәвештә махсус мөгамәлә һәм сәясәт булырга тиеш.
   Германиядә һәм аның тәэсирендәге илләрдә яшәүче кардәшләребез арасында милли көрәш берлеге түбәндәге эшләрне алып барырга бурычлы дип саныйм:

1.    Көрәш максатын, аның юлларын, чараларын аңлату, дошманнарның кем икәнен, аларның хәйләле чараларын ачып бирү өчен киң күләмдә пропаганда эшен үтәү (гәзит-журнал, аерым китаплар һәм кайбер әһәмиятле урыннарда махсус нотыклар сөйләү).
2.    Кардшәләребезнең мәнфәгатьләрен яклау. Аларның шәхси тормышын яхшырту өчен кирәкле рәвештә ярдәм бирү. Аларның хәзердә актив көрәшчеләр сафына кермәгәннәрен мөмкин кадәр яңа юлга кертү.
3.    Милли көрәштә зуррак эш күрсәтерлек, төрле урыннарга таралган укымышлы яки талантлы һәм тормышта зур тәҗрибәле кешеләрне тулысынча эзләп табу һәм алар белән танышу.
4.    Укымышлы кешеләрне махсус сынау комиссиясе аркылы үткәреп, аларны рәсми таныту һәм мөмкин кадәр үз специәлнесендә эшләп тәҗрибәсен үстерергә мөмкинлек юлы ачу. Шулай ук үстерү нияте белән аларны тел мәктәбендә укытып үткәрү, кайберләрен Германия институтларында укытырг кертү. Башка төрле чаралар белән ничек тә булса милли кардәшләребезне үстерергә тырышу.
5.    Шул ук рәвештә милли командирларны үстерү белән кайбер мөһим чараларны тәкъдим итү һәм шуны хәл итү юлында командалык белән берлектә эшләү. Легиондагы төрек-татар командирлары киләчәктәге милли дәүләтнең хәрби таянычы булачак милли гаскәр өчен, кыр сугышында һәм ил саклау хезмәтендә юлбашчылыкны үз кулына алырлык тәҗрибәдә сыналган командирлар булырга тиешләр. Шунлыктан милли командирлар мәсьәләсе милли көрәш оешмасы каршында бик мөһим нәрсә дип таныйм.
6.    Көрәш дәверендә танылган һәм сыналган кешеләребезгә мөһим эшләр тапшырып, актив сафын арттыру нәтиҗәсендә милли оешманың кадр мәсьәләсен хәл итеп, аның җитәкчелек нигезен беркетү.

   Халкыбызының икенче төркеме, иң зур бүлеге, әле һаман Советлар хакимиятлеге астында яши. Анда фиркалеләр дә аз түгел. Ләкин аларның милли хисләре бөтенләй үк югалмаган күренә. Хәзер дә илебездә, бездән ерак яшәүче кардәшләребезне дә киләчәктә безнең белән бер сафта көрәшчеләр итәргә кирәк. Милли көрәш берлегенең хәзерге көндәге хәрәкәте шул нияткә ирешергә ярдәмче булырга тиешле дип таныйм. Фронтның теге ягындагы кардәшләребезне дошманнар хисабына кертмичә, кире какмыйча, киресенчә, аларны үзебезнең көрәшебезгә тартырга кирәк. Алар арасында эш йөртеп булмаса да, милли көрәш оешмасы үзенең юлын һәм максатын аларга аңлатырлык чаралар таба алачак дип уйларга мөмкин (төрле пропаганда материаллары хәзерләү һ.б.). Шундый чаралар белән илдәге милли кардәшләребезне милли көрәшкә ярдәмчеләр итәргә кайбер мөмкинлекләр бар.
   Төрек-татар халкының зур гына бүлеге төрле илләрдә мөһаҗирлектә яши. Ерак көнчыгышта, бүтән якын Азия мәмләкәтләрендә, Финләндиядә, Европаның күп җирләрендә һ.б. дәүләтләрдә мөһаҗир төрек-татарлар яшәгәне билгеле. Бу төрле урыннарга таралган кешеләр арасында татар халкына вакытында зур хезмәт күрсәткән бәндәләр дә аз түгел. Алар киләчәктә дә милләт өчен көрәшкә көчләрен кызганмаслар дип уйларга мөмкин. Хәзерге көндә безнең сафка кермәсәләр дә, аларны безнең резерв көчебез дип карарга һәм шуңа ирешү юлы белән аларга мөгамәлә итәргә кирәк. Мөмкин кадәр көрәш дәверендә аларны актив көрәшчеләр сафына тартырга кирәк. Бу бер мәсьәлә. Икенче мәсьәлә - чит илләрдә яшәүче милли көрәшчеләр белән элемтә тотып, һәр җирдәге хәзерлек чараларын бер максатка, бер юлга, бер тәртипкә китерү. Элемтәне җанландыру һәм өлкән буын көрәшчеләребезнең көрәш юллары белән танышу, яшь буын милли көрәшчеләрнең рухани көчен үстерәчәк. Шуның өчен чит илләрдә яшәүче кайбер күренекле кешеләрне чакыртып, аларның нотыкларын тыңлау бик зур файда китерер иде дип таныйм.
   Югарыда күрсәтелгән зур мөһим бурычларны үтәү өчен милли җитәкче кулы астында даими эшләүче, көрәш оешмасының президиумы, җитәрлек рәвештә көчле, даими һәм берничә бүлектән торырга тиеш.
   Бу мәсьәләләрне үтәү, әлбәттә, җиңел түгел. Шунлыктан милли оешма үзәгендә даими эшләүчеләр итеп очраган бер кешене куеп булмый. Даими эшләүчеләр безнең арада танылган иң күренекле, укымышлы, булдыклы, җитди кешеләрдән булырга тиешләр. Фәкать шул тәкъдирдә генә милли көрәш оешмасы эш күрсәтә алачак. Милли көрәш оешмасының президиумында Идел-Уралның төрек-татар һәм угар-фин халыкларының да вәкилләре булырга тиешле дип таныйм.
   Туганнар!
   Күп гасырлар дәверендә бөтен дөньяга мәшһүр, бөек дәүләт иясе булган, җитәрлек зур тәрәккыятькә ирешкән төрек-татар халкы югалмас! Милли көрәш берлеге йөкләнгән вазыйфаларын тулысынча үтәп, илебез мөстәкыйльлеккә ирешер, без ирекле тормышта булырбыз!
   Яшәсен милли азатлык нигезендә төзелгән яңа гадел тәртип!

                                                                                        (Кул чабулар.)




                                            Без ни өчен татарлар белән бергә көрәшәбез?

                                                         Скоблев әфәнденең чыгышы


   Хөрмәтле вәкилләр!
   Без яңа ил төзү өчен большевизмга каршы көрәш байрагын күтәрдек. Бу без төзәргә теләгән ил – Идел-Урал моңа кадәр җәгрәфия хариталарында булмаган бер яңа исем. Ләкин бу яңа бер сүз түгел. Аның әләме астына Идел-Уралда яшәүче, VI нчы гасырдан алып XII нче гасырга кадәр борынгы Болгар ханлыгына, XII нче гасырдан алып XIV нче гасырга кадәр Алтын Урдада һәм XIV нче гасырдан 1552 нче елны урыслар басып алганга кадәр Казан ханлыгына кергән халыклар оешалар. Бу халыклар хисабына төрек токымы булып саналган татар, башкорт, чуаш халыклары; фин-угар нәселеннән булган мордва, мари һәм удмурт халыклары керәләр.Тарих күрсәтүе буенча татар һәм чуашларның бабалары бер  - борынгы болгарлар булган. Бу ике милләтнең кан ягыннан бер булганлыгын күрәбез.
   Бу дәүләт эченә кергән фин-угар токымнары – удмурт, мари, мордвалар VII нче гасырдан алып XVI нчы гасырга кадәр бер-берсе белән туганнарча көн иткәннәр. Тарих битләрендә бу милләтләрнең үзара талашлары, тартышлары турында бер нәрсә дә күрмибез. Бу халыкларның борынгы заманнардан алып хәзерге көнгә кадәр туганнарча, бердәм яшәүләрен күрәбез.
   Шушы халыкларның үсү чорларын алып караганда, аларның урыслар колы булып яшәгән дәвердә дә үзләренең тормышларын яхшырту һәм урыслар коллыгыннан котылу өчен бердәм көрәшкәнлекләрен күрәбез.
   Мин чуаш халкының урыслар коллыгыннан котылырга теләп баш күтәрүләре һәм бу күтәрелешләрдә мари, удмурт, мордва халыкларының ярдәм итүләренә тукталып тормыйм, тик нотыкчы әфәнденең әйткәннәрен генә кабатлап үтәм. 1552 нче елны урыслар Казанны уратып алганнан соң, чуаш һәм мордва халыклары үзләренең урыслар коллыгында булуларына карамастан, Сура һәм Волга буе урманнарында урысларга каршы партизаннар сугышы алып бардылар. Партизаннар хәрәкәтенең көчле булуы нәтиҗәсендә урыслар Казаннан 70 километр ераклыктагы Зөя ныгытмасын төзәргә мәҗбүр булдылар. Казан дәүләте җимерелгәннән соң чуаш, мари, мордва, удмурт халыклары татар халкы белән берлектә урысларга каршы ике ел буена партизаннар сугышы алып барып, берничә мәртәбә Казанга һөҗүм иттеләр, ныгытма артыннан ныгытмаларны үз кулларына алдылар.
   1612 нче елгы чуалыш елларында урысларга каршы баш күтәреп чыгып, урыс гаскәрләрен төрле яктан уратып, аларны Казанны ташлап чыгарга мәҗбүр иттеләр. Пугачев кузгалышы вакытында да бу милләтләр Пугачев гаскәренең төп көче булып хисапландылар һәм шәһәр артыннан шәһәрләр алуда зур ярдәм күрсәттеләр. Пугачев гаскәрләренең хәрәкәт иткән юллары да бу фактларны дөреслиләр. Пугачев тарафыннан иң беренче Оренбург шәһәре алына, аннан соң Уфа, аннан соң Кама буе шәһәрләреннән Казан, Чебаксарай, Сембер, Самар, Саратов, Саранск, Пенза, шуннан соң гына инде Саритсынга Донга таба юнәләләр. Мондый әйләнгеч юллар белән хәрәкәт итәргә Пугачевны стратегия мәҗбүр итмәде, ә аның гаскәрендә күпчелек урынны алган азчылык милләтләр аны мондый юллар белән хәрәкәт итәргә мәҗбүр иттеләр. 1917 нче елда да Руссиянең барлык азчылык милләтләре патша хөкүмәтенә каршы көрәшкә күтәрелгәндә без дә үзебезнең азатлыгыбыз өчен Идел-Урал байрагы астына тупланып, аның азатлыгы өчен көрәштек. Хәзерге көндә дә аның азатлыгы өчен булган көрәшебезне дәвам итәбез. Югарыда күрсәтелгән фактлар бу милләтләрнең бер дәүләттән чыкканлыгын, борынгы ата-бабаларының һәм аларның тормыш-көнкүрешләре бер булганлыгын күрсәтәләр. Кыскача гына әйткәндә, бу милләтләр һәммәсе дә бер агач җимешләре. Шулай булса да безнең алга бер сорау килеп баса.
   Ни өчен бу милләтләр урыс дәүләтенең һәм хәзерге большевиклар өстенлек иткән СССР да бер агач җимеше була алмыйлар? Бу сорауга түбәндәгечә җавап бирергә була. Борынгы дәүләттә татар милләте сан ягыннан күп булып, дәүләт белән татарлар идарә итә иде. Алар азчылык милләтләрне – чуашларны, мордва, мариларны һәм удмуртларны изү сәясәтен алып бармадылар. Бу дәүләттәге барлык милләтләр ирекле үсүгә, телдә иреклелек, матбугатта, мәдәниятта һәм дин өлкәсендә бер тигез хокук белән файдаландылар.Ә урыслар бөтен азчылык милләтләрне җир йөзеннән юк итү, урыслаштыру сәясәтен алып бардылар. Большевиклар милли мәсьәләне тагын да  кискен рәвештә куеп, азчылык милләтләргә каршы ачыктан-ачык көрәш игълан иттеләр. Аларның тарихын, мәдәниятен, телен бетерергә, моның белән аларның аерым бер милләт булу билгеләрен юк итәргә теләделәр.
   Казан ханлыгы җимерелгәннән соң төшкән авырлык, татар халкына төшкән кебек, безгә дә төште. Көчләү һәм төрле кысулар аша безне урыс гадәтләренә һәм кануннарына буйсынырга мәҗбүр иттеләр. Безнең туган милләттәшләребез арасында дошманлык кабызырга һәм безнең халыкны татар халкына каршы корал итәргә теләделәр. Ләкин безнең халык аларга ышанмады.
   Үткән көрәшләрдә дә һәм бу көрәштә дә татар халкы безне яклап килде. Шуның аркасында хәзерге көндә дә шушы вак милләтләр яшәп киләләр. Аларның яшәвендә татар халкының күрсәткән ярдәмнәрен бер вакытта да истән чыгармаска кирәк. Күп кенә чуашлар, мордвалар, марилар һәм калмыклар йөзәр еллар моннан элек урыслар арасына кереп, урыслашып киткәннәр. Аларда үзләренең милли аерымлыкларыннан эз дә калмаган.
   Хәзер мин аерым моментларга тукталып үтәргә телим. Хәзерге вакытта безнең арада бар шундый кешеләр ки, кайберләре милли мәсьәләне яхшылап төшенеп җитмичә:  - Безгә урыслар белән булу яхшырак, безнең җиребез урыслар җире белән бер рәттән, урыслар татарларга караганда мәдәниятлерәк. Нигә без татарлар белән? – дип сорау бирүчеләр дә юк түгел. Алар азчылык милләтләрнең зур милләтләр арасына кереп йотылуларын, югалуларын аңламыйлар. Азчылык милләтләр зур милләтләр арасында булганда зур милләтләр азчылык милләтләрне йота, ә азчылык милләтләр бер вакытта да бер-берсен йотмыйлар. Киресенчә, алар бер-берсенә ярдәм итеп, зур милләтләргә каршы көрәшкә тупланалар. Ә ул кешеләр моны аңларга теләмиләр. Яки аңласалар да киләчәктә үзенең милләтен саклап калу турында уйламыйлар. Алар өчен урыс телендә сөйләшүме, яисә үзенең туган телендәме, яисә башка телдә сөйләшәме – бар да бер. Мондый халыкларны мин акылга зәгыйфь, ахмаклар, үз ата-аналарына каршы пычак күтәрүчеләр дип атар идем. Тагын да икенче төркем халыклар бар. Алар: -  Без татарлар белән булырга теләмибез. Безгә, чуашларга, удмуртларга, мариларга, мордваларга оешып, аерым бер дәүләт төзәргә кирәк, - диләр. - Хәзерге вакытта илебез большевизм кул астында булса, монда Германиядә үзебезнең Миттелстеллебезне оештырырга кирәк, диләр. Яхшы, без Миттелстелле оештырырбыз. Ә ул нәрсә эшләр? Гәзитә чыгарырга кирәк. Нинди телдә? Урыс телендәме? Без дәүләт идарәсе оештырганнан соң ул үзенең чикләрен билгеләргә тиеш, моның өчен без тагын да татарлар аркылы үтәргә тиеш. Аерым бер дәүләт төзәр өчен сәяси һәм икътисадый нигез булырга тиеш. Кайда бу нигезләр, алар бар да урыслар һәм татарларда.
   Яхшы, без дәүләт төзедек. Сәяси һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл иттек. Көтмәгәндә генә урыслар яисә татарлар белән аңлашылмаучылык килеп чыкты. Үзебезнең чикләрне сакларга кирәк. Кем белән һәм нәрсә белән? 1,5 миллион чуаш, 800 мең мордва, 600 мең мари һ.б. беләнме? Без менә хәзер тагын да урыслар яисә татарлар кул астына төштек. Хәзер инде без аларның коралдашлары түгел, ә аларның дошманнары, яулап алган коллары.
   Без татар халкы белән һәр вакытта бергә булдык. Хәзер дә бергә, киләчәктә дә бергә булырбыз. Моны тарихи фактлар һәм мисаллар дөресли. Хәзерге көндә безнең, азчылык милләтләрнең, теләге бер – гомуми дошманыбыз булган большевизмны бетерү, илебезне азат итү. Киләчәктә күп милләтле булган Идел-Урал дәүләтен төзү. Шул вакытта гына без Идел-Урал дәүләтенең ирекле хуҗалары, әгъзалары була алабыз һәм үзебезнең саф ана телендә сөйләшә алабыз.
   Бу куелган бурычларны үтәр өчен азчылык милләтләрнең бердәмлеге һәм көрәштә татар халкы белән бергә булуы кирәк. Татар халкы белән бергә булганда гына без үзебезгә тиешле хокук ала алырбыз.
   Яшәсен безнең халыкларның көрәштә бердәмлеге!
            Яшәсен Идел-Урал!

                                                               (Кул чабулар.)



                                                                 Милли максат өчен  кораллы көрәш

                                        Оберлейтенант К.Мәҗит әфәнденең чыгышы


   Кадерле дуслар!
   Без халкыбыз һәм ватаныбыз каршында торган зур мөһим мәсьәләләрне тикшерү һәм аларны хәл итү өчен кирәкле чараларны билгеләү нияте белән бу Корылтайга җыйналдык. Бу мәсьәләләр бөтен кешелек дөньясының дошманы большевизмга һәм инглиз-америкалы плутократларга каршы күтәрелгән көрәш дәверендә тудылар.
   Бу дошманнарга каршы бөтен җир йөзенең моңа кадәр изелеп килгән халыклары күтәрелде. Безнең халыкның киләчәге дә үзебезнең шушы кәрәшкә катнашуыбыз нәтиҗәсендә тәэмин ителәчәк. Бу көрәшкә катнашуыбыз бабаларыбызның гасырлар буе алып барган көрәшләре нигезеннән чыга. Ул нигез – мөстәкыйльлек таләп итү, җир йөзендә      иркен яшәргә хокук алудан гыйбарәт.
   Большевикларның бәйнәлмиләлчелек максаты  белән алып барган сәясәте безнең ватанны тарихта күрелмәгән михнәткә төшерде, милли йөзне югалту дәрәҗәсенә җиткерде. Идел-Урал байрагын күтәреп чыгуыбыз шушы бәйнәлмиләлчелекне бетерәчәк. Хакимият большевиклар кулына күчкәннән бирле халыкның бу ерткычларга каршы көрәшүе туктаусыз дәвам итте. Яшерен көрәш, сәнәк сугышлары, чит илләргә таралган милли көрәшчеләрнең милли хис  таратулары вакытына һәм шартларына карап бүтән төрле юллар белән туктаусыз алып барылдылар һәм хәзер дә дәвам итәләр. Никадәр исемсез каһарманнарыбыз аерым яисә төркемнәр белән үзләрен корбан иттеләр, ләкин моңа кадәр максатларына ирешә алмадылар. Большевизм көннән-көн үзенең явызлыгын көчәйтте һәм сугыш алдыннан аны фәкать эчке көч белән генә җиңүгә өмет бетте дияргә мөмкин.
   Большевизмны бетерү өчен эчке һәм тышкы көчләрне берләштерү кирәк булды. Бу тышкы көч Бөек Германия һәм аның беректәшләре тарафыннан бирелде. Германия гаскәре Руссиягә кергәч, фронтның бу ягына чыккан без, төрек-татарлар, һәм большевизм тырнагында яшәгән башка милләт халыклары Германиянең беректәшләре сыйфатында кулыбызга корал алдык. Германия коралын кулга алганда, бу корал җир йөзендә иң көчле, сугыш мәйданнарында сыналган, большевиклар коралына каршы торырлык  корал икәнлеген белә идек. Фәкать берләшкән милли көчләр генә большевизм коралын юк итеп, большевизмнан халыкны азат итә алачаклар.
   Без ялгыз түгел. Безнең белән бергә үк Европа халыклары һәм шулай ук большевизм тырнагыннан азат ителгән халыклар көрәшәләр. Фронтның теге ягында калган фикердәшләребез дә баш иеп кенә йөрмиләр. Көрәш шартларының бик авыр булуына да карамастан, аларның күбесе большевизмга каршы корал белән күтәрелделәр һәм күп кенә уңышларга да ирештеләр.
   Яшел байрак астында сугышучылар төрле урыннарда большевикларның вак төркемнәрен кыралар, тимер юлларын бозалар, күперләрне җимерәләр, эшелоннарын туктатып коралланалар, большевикларның хәрби складларын һәм башка мөһим урыннарын тар-мар итәләр. Большевизмга каршылык аларда ифрат көчле. Большевикларның көчен бетерүдә аларның ярдәме дә шулай ук зур. Фронт сызыгының ике ягында булучыларның да большевизмга каршы көрәштә булулары, большевизмны җиңүебезгә ышанычны тагын да көчәйтә. Безнең сафларыбыз көннән-көн үсә. Моңа кадәр кызыл гаскәр сафында мәҗбүри хезмәт итүчеләр йөз-меңәрләгән төркемнәр белән аннан чыгып, большевизмга каршы көрәшер өчен безнең сафка керәләр. Легиончылар үз милли фикерләре, халык бәхете өчен көрәшкә бөтен күңелләре белән бирелделәр. Дошман кулына эләксәләр, алар үзләрен батырларча тоталар. Чөнки алар, хәзерге дөнья тормышын яңа юлга салу өчен барган сугыш вакытында милли максатка ирешүне яулап алырга мөмкин булганын яхшы аңлыйлар. Фәкать корал көче белән генә явыз дошман – большевизмны бетерергә мөмкин икәнлеген беләләр.
   Безнең юл – большевизмга каршы көрәш. Бу юл җиңел түгел. Ул юлда зур кыенлыклар тора. Аларны җиңәр өчен зур түземлек, күңел батырлыгы кирәк. Ләкин нинди генә авырлык булмасын, халык бәхете өчен көрәшүебезне аңлаганлыктан, безне ул авырлыклар туктата алмаслар. Без алга бару хәрәкәтен дәвам итәбез. Шуның өчен безгә нерваларыбызны нык тотарга, рухани көчебезгә таянырга һәм хәрби осталыкны һәр яктан үстерергә кирәк. Үз арабызда милли берлек тәэсирен көчәйтергә һәм германлы корал сафташларыбыз белән дуслыкны үстерергә кирәк.
   Хәзерге вакытта без, һәр сәгатьтә дошманны кирәкле рәвештә батырларча каршы алырга тиешлебез. Дошманның һәрбер хәйләсен, көтелмәгән нәрсәләрен тиз аңлап, кирәкле рәвештә җавап бирергә бурычлыбыз. Дошман явыз, хәйләкәр һәм көчле. Шунлыктан безгә аннан һәр вакыт сак булырга кирәк.
   Дошман кайдан гына һөҗүм итмәсен, тиешле җавап алачак. Бу фикернең дәреслеген, мәсәлән, N. нче батальон солдатларының һәм офицерларының әйткән сүзләре ышандыралар. Алар: - Европа ярының без саклаган урыннарына дошман аягы басмас, дип без сүз бирдек, бу сүзебез фәкать без үлгән хәлдә генә бозылып, дошманның ярга аяк басуы мөмкин, - дип әйтәләр.
   Без хәзер Европаның көнбатыш чиген саклыйбыз. Инглизләр безнең сафларыбызны зәгыйфьләндерер, кайбер җиңел фикерлеләрне үзләренә тартыр өчен зур пропаганда алып баралар. Ләкин аларның кулларына төшкән легиончыларны Сталин хөкүмәтенә тапшырырга махсус килешү төзегәннәре безгә мәгълүм. Бу килешү шартлары буенча, инглиз-америкалыларга әсиргә төшкән көнчыгыш куңеллеләр гаскәриләре, алар гаскәри бүлегендә махсус билгеләнгән НКВД агентына тапшырыла. Һәм төркем-төркем ителеп җыелгач, Советлар союзына җибәрелә. Инглизләр кулына төшеп, НКВД га тапшырылган бу төркемнәрнең киләчәге безгә бик ачык аңлашыла. Аларның шул ук вакыт атылмый калганнары сугышның иң куркыныч җирләренә җибәрелеп, барыбер үлемгә хөкем ителгән кебек булалар.
   НКВД һәм инглиз разведкасының тактикасы бик хәйләле һәм куркыныч. Башта алар безнең егетләрне акча һәм бүтән чаралар белән кызыксындырмакчы булганнар иде. Ләкин легиончыларның чын күңелдән милли хискә бирелгәнлекләрен аңлагач, шул милли хис белән уйнамакчы булалар. Ләкин нинди хәйлә капкыннары корсалар да, инглизләр безне алдый алмыйлар. Безнең егетләр арасында бу капкынга барып керүчеләр булмас. Алар үзләренең милләт, халык файдасына хезмәт итәргә биргән антларын бозмаслар. Бу ант ватаның, халкың, туганнарың файдасына хәтта корбан булуга кадәр күңелеңне биреп хезмәт итәргә куша. Безнең егетләр Идел-Урал байрагын утлар аша чыгарырга риза торалар.
   Без, татар егетләре, большевизмга каршы көрәштә һичбер нәрсәдән шөбһәләнмибез һәм курыкмыйбыз. Чөнки безне Адольф Һитлер җиңү юлына алып бара. Ачык рәвештә һәм намус белән дошманга каршы чыгып, без аның көчен тар-мар иткәнгә кадәр коралыбызны кулдан төшермәбез. Татар егетләре үзләренең батырлыкларын  югалтмаслар. Яңа гадел тәртип төзелер, ватаныбызны мөстәкыйльлеккә ирештергәнгә кадәр җиңелмәс Германия гаскәре сафында алар кораллы көрәшләрен дәвам итәрләр.
   Бу эшләрне гамәлгә ашыру өчен без сафларыбызны тагын да тыгызларга тиешбез. Безнең каршыда торган эшләр аз түгел:

1.    Дошманны җиңү өчен безгә милли командирларыбызны үстерергә һәм аларга юлбашчылыкны өсләренә алып, үзләренең осталыгы һәм батырлыгын таныттырырга мөмкинлек бирергә кирәк.
2.    Милли командирларны үстерер өчен югары тәҗрибәле, ләкин әле безнең сафка кермәгән командирларны үзебезгә тартырга, алардан гыйлем алырга кирәк.
3.    Пропаганда эшен тагын да югарырак күтәрергә кирәк. Безнең ни өчен көрәшкәнебезне һәрбер легиончыга аңлатырга һәм большевикларның ялган пропагандаларын ачып салырга кирәк.

   Кадерле дуслар, Идел-Урал егетләре!
   Без җәмгыятьтә үзебезне ничек тотабыз, шуңа карап Европа халыклары бөтен татар халкына бәһа бирә. Шунлыктан үзебезне әдәпле тоту безнең беренче бурычыбыз.
   Дошман юк ителергә тиеш. Фәкать большевизмның юк ителүе безнең милләтнең аяз тормышын тәэмин итәчәк.Европа халыклары белән дус булу – безне дошман тырнагыннан коткарып, яңа бәхетле тормышка чыгарачак.
   Яшәсен безнең җиңелмәс дусларыбыз һәм батыр легиончыларыбыз!

                                                               (Кул чабулар.)



                                        Безнең башка милләтләр белән мөнәсәбәтләребез

                                            Габдулла-Солтан әфәнденең чыгышы


   Дөнья тарихында, үткән сугышларга үзенчәлеге белән һич тә охшамаган, ә киресенчә, аерым бер характерда булуы белән аерылган икенче дөнья сугышы кискенләшүен дәвам итә. Әгәр дә, чыннан да, дөнья сәясәтенең һәм хәтта моңа идеологик даими кебек тоелган аерым сәяси фиркаләрнең вакытлыча яки гомумән юлларыннан, кайбер мәсьәләләрдә, борылыш ясау хәленә килүләре, шулай ук аерым дәүләт һәм халыклар арасындагы сәясәтнең, икътисадый һәм дипломатик бәйләнешләрнең көтелмәгән рәвештә үзгәреп китүе икенче дөнья сугышының аерым бер характерда булуын раслыйлар. Элеккеге сугышлар, икътисадый кыенлыклар, дини каршылыклар һәм династия өчен талашлардан башланган булсалар, хәзерге сугыш үзенең идеологик төсе белән дә аерыла.
   Безне тик сугышның иң мөһим булган кайбер моментлары һәм Европа милләтләренең яңа теләккә тупланулары кызыксындыра. Болар хисабына, әлбәттә, большевизм хакимлеге астында яшәгән милләтләр дә керәләр.
   Икенче дөнья сугышын кискенләштерүче дүрт төркем сәяси көч мәгълүм. Һәр сәяси төркемнең үз аерым идеясе һәм проблемасы бар. Бу төркемнәрнең һәр икесе, ялгыз хәлсез булуыннан, бер-берсе белән кушылмыйча, өченче тышкы көчнең җиңүеннән курыкканлыктан, яки проблемаларның гадел булуыннан берләшкәннәр. Болар бер яктан – идеологик яктан бер-берсенә дошман булган, ләкин икенчесенең көченнән башка хәрәкәткә килә алмый торган Руссиядәге большевизм сәяси төркеме белән Англия-Америка капиталистик сәяси төркеме блогы. Икенче яктан – идеяләре белән охшашлыгы булган, кешелекне яңа тәртипкә, яңа тормышка алып баручы Германия авангардлыгындагы яңа Европа сәяси төркеме белән бөек Азия төзәргә омтылган Япония сәяси төркеме блогы.
   Сугышның башында Германиягә дошман булган һәм аңа каршы көрәшкән Норвегия, Голландия һәм башка дәүләтләр, көрәш барышында зур борылыш ясап, Европадагы яңа тәртип төзүчеләрнең башында барган Германия ягында, инглиз-америка һәм большевизм блогына каршы көрәшкә катнашалар. Совет Руссиясе халыкларының тормышында да зур үзгәрешләр булды. Әле кичә генә бөтенләй каршы хис белән сугарылган Совет халыклары әсирлектән идеологик көрәш юлына чыктылар. Яңа тәртип проблемасы өчен көрәшчеләрнең сафы тыгызайды. Бу хәлне тарих тик беренче мәртәбә күрә. Димәк, шушы вакыт эчендә Европа халыклары революцион бер борылыш ясадылар. Әлбәттә, Руссия халыкларының большевизмга каршы корал күтәрүләрен революция дип атарга хаклыбыз. Бу революцияне тәртипкә омтылучы Европа революциясе  дип атарга кирәк. Хәзерге сугышны, чыннан да, идеологик блокларга берләшкән халыкара яшәү өчен дип атый алабыз.
   Европа яшәү өчен көрәш алып барганда, вакытлыча дәүләтләр арасындагы чикләр турында сүз алып барылмый. Монда буыннан-буынга бирелгән мәдәниятне һәм халык байлыкларын саклап калу бер бурыч. Шуның өчен, Европа халыклары, Германия җитәкчелегендә, яңа, зур көчкә ия булган иҗтимагый төзелеш проблемаларын күтәреп чыктылар. Бу проблема Европа халыкларын хуҗалык ягыннан берләшкәнлеккә һәм сәяси мөстәкыйль булган Европа дәүләтләренең бергәләп эшләүләре өчен көрәшә. Яңа тәртип моңа кадәр мөстәкыйльлекләрен югалткан вак милләтләргә дә дәүләтчелеккә мөмкинчелек тудыруы белән зур адым атлый алачак. Гомумән Европада яшәүче кечкенәдән алып зур милләтләргә кадәр милли-сәяси ирек бирелеп, Европа халыклары бер дәрәҗәдә үсәргә тиешләр. Европа белән Европа җитәкчелек итәргә тиеш. Шуның өчен Европада яңа тәртип сәяси төркеме башка сәяси төркемнәрдән үзенең гадел көрәше – прогрессив хәрәкәт булуы белән аерыла. Дөньядагы сәяси төркемнәрнең физик һәм рухи көчләре Руссия җирләрендә хәрәкәткә килеп, яшәү өчен көрәшкән чорда, шул җирдә яшәгән халыкларга да сәяси һәм милли уянуга килү һәм үз тарихының үткән көннәренә фикер йөртү бер табигый бурыч булырга тиеш. Идеологик көчләр көрәшкән чакта Руссия халыкларының большевизм хакимлегеннән азат булуы һәм киләчәккә көрәш нигезе салучы юлы ачык булырга тиеш.
   Идеологик көрәшнең Руссия җирләрендә берләшүе белән, анда яшәүче башка милләтләргә азатлык өчен көрәш шартлары туды. Руссиядә соңгы чирек гасырда большевизм хакимчелеге астында изелеп яшәгән һәм бәйсезлеккә сусаган Украина, Татар, Төркстан, Азәрбайҗан, Әрмән, Белорус һәм Казакъ халыкларының үз истиклалларын яклап чыгу өчен Европада яңа тәртип сәяси төркемендә тулы хокуклы урын табылды. Көнчыгыш халыклары легиончыларының Германия ягында көрәшүе, аның беренчедән, Германия большевизм Руссиясенә каршы көрәшүче бер тышкы көч булуыннан булса, икенчедән, аның халык теләкләрен эченә алып, яңа тәртипкә атлавында һәм яңа Европа идеясенең шулай ук безнең мәнфәгатебезне дә үзендә тотуында.
   Профессор Леош, төрек-татарларны Европаның көнчыгыш чигендә яшәүче европалылар, ди. Гомумән, Урал әле Европа халыклары белән Азия арасындагы чик түгел. Европалылар буларак, безнең көрәшебез тик Европа көчләре белән генә барырга тиеш. Һәм шул вакытта гына безнең уңышларга ирешүебез мөмкин. Безнең һәм Руссиядә яшәүче башка милләтләрнең аерым гына большевизмга каршы көрәшә алмавыбыз яшерен бер нәрсә түгел. Моның сәбәпләре күп һәм тарихы ачык.
   Дәүләтчелек хокукы өчен гасырлар буе көрәшеп килгән милләтләрнең берләшкән фронт оештырулары гына яхшы нәтиҗә бирә алачак. Профессор фон Менденең әйтүенчә, 32 миллион украиналы һәм 25 миллион Руссия төрекләре Руссиянең киләчәк үсешендә зур роль уйнаячаклар. Киләчәктә Руссиядә яңа тәртип һәм андагы халыкларның алачак урыннары турында сүз барганда, зур иҗтимагый проблеманы күз алдына китерергә кирәк. Руссия җирләрендә яшәгән башка милләтләр өстеннән хакимчелеген кулыннан ычкындырырга теләмәгән урыс шовинистларына, Руссия халыкларының киләчәге турында сүз барганда, бераз тешләрен кысарга һәм ризасызылыкларын белдерергә туры килә. Кеше никадәр бай булса, аның нәфсесе дә шул кадәр зур булган кебек, урыс шовинистлары да үзләренең әфәнде булудан баш тартырга мәҗбүр булачакларын күрергә риза булу түгел, хәтта ишетергә дә теләмиләр. Шуның өчен дә тарихта Руссия дәүләтендә яңа системалар барлыкка килү белән милләтләргә караш үзгәрмәде.
   Каты көрәш барышында большевизмның пычрак йөзе тагын да ачыграк беленде. Әле моннан берничә йөз еллар элек милләтләрнең “иреклеге” , аларның дуслыгы һәм өстенлек итүче колонизаторларның инде бетерелүе турында шапырынган большевизм “бөек Руссия” хакында җырларга кереште. Урыс колонизаторларының Төркстан, Идел буе һәм Урал халыкларын, Кавказ һәм Украина, Белорус халыкларын икътисадый-сәяси яктан изгәне кебек, большевизм да милләтләрне авызлыклап алганнан соң хәзер яшерен хәрәкәт итүдән, ачык рәвештә «Бөек Руссия” нең басып алучанлык-колония юлына басты. Большевизм үзе ишелеп төшәчәк чокырның  тирәнлеген күргәннән соң, иске архивларны казырга кереште. Үзләре тарафыннан чүплеккә ташланган погоннар тагы аякка бастылар. Александр Невский, Кутузов, Суворов орденнары барлыкка килде.
   Хәзер, Руссиядә яшәүче халыкларның көчләре көрәш юлына күчкән вакытта, безнең – төрек-татарларның милли хәрәкәт сәясәтебез көзге кебек ачык булырга тиеш. Милли сәясәтебез Европа тарафыннан расланган һәм безнең мөстәкыйльлегебез танылган чорда, аны дөрес аңламаучы татар булырга тиеш түгел. Милләтебезнең кайбер әгъзаларының моңа ялгыш карашта булуы һәм кайберләренең моңа төшенмәве яшерен бер нәрсә түгел. Шуның өчен милли хәрәкәтнең тоткан юлы, икенче төрле әйткәндә, сәясәте турында сүз барганда, аңа өстән генә карап төрле фикерләр тудырырга кирәкми. Бу мәсьәлә турында фикер йөрткәндә үткәннәребезгә ягъни тарихыбызга уй йөртеп, киләчәккә атлаганда безнең милли көрәшебез тарихи нигезләнгән булсын. Әлбәттә, хәзерге бөтенләй яңа һәм башка иҗтимагый төзелеш чорында, кешелек җәмгыятенең тәрәккый иткән дәверендә, теләгебезне үткәннәр белән сугару дөресрәк булмас иде. Ләкин тарихыбызның сабаклары һәм халкыбызның күргән газаплары реаль бер дәлил булганлыктан, аны күз йомып калу һич мөмкин түгел.  Тарихыбызның үткәннәре безгә милли көрәшебезнең сәбәпләрен бирәләр. Ул сәбәпләр безнең белән җитәкчелек итәргә тиеш.
   Легионыбыз йөзендә барган милли азатлык хәрәкәтебезнең башка дәүләтләр һәм халыкларга карашы безне уратып алган халыкларның тарихына һәм сәяси көчләрнең һәр күзәнәгенә зур күрсәтә торган пыялалы күзлектән карап, анализ ясау белән ачык булырга тиеш. Безнең дусларыбыз һәм дошманнарыбызның кем булуы халыкка ачык булсын. Бер милләтнең көче бер теләктә, бер үк юл белән баруда булганлыктан, шул көчне хасил итүче сәяси юлның бер генә булуы белән, аның тарихи чаралардан чыгып нигезләнүе,  һич шиксез, мөмкин бер нәрсә. Шуның өчен бер дәүләтне корган милләтнең сәясәте, дәүләт эчендәге системалар үзгәреп торсалар да, үзенең төп юлын нәселдән-нәселгә калдыра килә. Шуңа күрә халыклар арасында барган, бер идеяне күтәреп чыккан көчләрнең көрәше, һич шиксез, тарихи сәбәпләргә кагылмыйча калмый. Менә бу хәл безне, Идел буе һәм Урал төрек-татар халыкларын, милли сәясәтебезнең үз халкыбызга киләчәктә нәтиҗә бирерлек хәлдә алып бару өчен, аны тормышка ашыру мөмкинчелекләренә һәм безне уратып алган көчләрнең карашларына багышлап корылырга тиеш. Әлбәттә, безнең сәясәтебезнең тактикалы булуы иң мөһим мәсьәләләрдән санала. Шуның өчен киләчәктә Руссия турында сүз барганда, кайберәүләрнең бу мәсьәләгә йөрәксез, җиңел генә каравы бетерелергә тиеш.
   Руссия тик ул урыслар мәсьәләсе. 32 миллион украиналы, 25 миллион Руссия төрекләре, әрмән, грузин, белорус һәм казакъ халыклары урыс дәүләте рамкасыннан чыгып, үз истиклаллары өчен көрәшергә тиешләр.  Германия җитәкчелегендәге яңа Европа көчләре Совет Руссиясендәге гаделсезлеккә корылган милләтләр мәсьәләсен андагы милләтләр өчен уңай хәл итәчәк. Шуның өчен безнең көрәш символы Яңа Руссия түгел, ә Европада һәм без торган аның көнчыгышында яңа тәртип. Руссия җирендә яшәгән милләтләрнең мөстәкыйльлеге – большевизмга каршы көрәш байрагы – менә болар безнең принципларыбыз.
   Без, тарихыбызның барысын белгән халыклар, большевизмга каршы көрәшү белән, шулай ук Руссия дәүләт рамкасыннан үзгә чыгышын һәм яңа Европа тәртибенең аның көнчыгышында да урнашуын телибез. Бу хәл урыс милләтен бетерүгә, я булмаса аны капитуляция аркылы уздырырга юнәлдерелмәгән. Без урыс милләтенә каршы түгел, ә берлектә большевизмга каршы көрәшәбез. Ләкин үз мәнфәгатьләрен яклап чыккан кебек безнең өчен дә милләт азатлыгы бер табигый нәрсә. Алар үзләренең тарихи җирләрендә үз дәүләтләрен төзеп, башка милләтләрнең җирләреннән колонизатор кулларын кире алалар һәм бу милләтләрнең истиклалларын таныйлар икән, ул вакытта безнең арада ызгышулар булуы мөмкин түгел.
   Руссия хөкүмәтенә каршы алып барылган көрәшләр, аларның урыс милләте булуыннан түгел, ә урыс хөкүмәтенең милләтләрнең дәүләтләрен җуеп ташлауларыннан, аларның басып алучы һәм икътисадый-сәяси яктан изүче булуларыннан килеп чыкканнар. Әгәр дә генерал Власов җитәкчелегендә барган урыс милләтенең большевизмга каршы көрәше, урыс милли мәнфәгатен күзәтү белән, тагын да бүленми торган тоташ Руссия турында мәсьәлә күтәреп чыккан хәлдә, без моның белән килешә алмаячакбыз. Руссия җирләрендә яшәгән халыкларның киләчәкләре яңа Европада тәртип сәяси көчләре белән бәйләнгәнлектән, ул мәсьәлә һәр милләтнең мөстәкыйльлеген тану һәм шулай ук һәр милләтнең мәнфәгатен саклау, хөрмәтләү белән чишеләчәк.
   Хәзер безнең урыныбыз Германия җитәкчелегендәге яңа Европа сәяси төркемендә. Ә бу хәл безне, төрек-татарларны, кайбер мөһим бурычлар алдына китереп куя. Киләчәк яңа тәртиптә милләтләр үзләренә тигез хокуклы урын яулап алуы өчен аны төзү көрәшендә я үзенең хезмәте,  я булмаса көрәше белән тигез катнашалар. Без дә, көнчыгыш Европадагы яңа тәртип төзүчеләр булганлыктан, большевизмга каршы көрәштә актив катнашырга һәм шуның белән Европаның көчләре алдында үзебезгә хөрмәт яуларга тиешбез. Тик безнең көрәшебез генә безнең мөстәкыйльлегебезне Европа алдында таләп итә ала. Без үзебезнең булдыклылыгыбыз белән киләчәккә нигез салырга тиешбез. Хәзер төрек-татар халкы безнең сәясәтчеләребез һәм корал тоткан егетләребез алдына киләчәккә нигез салу бурычын куя.Сәясәт өлкәсендә халкыбызның хокукын яклаучыларның әһәмиятләре халкыбыз өчен иң зур хезмәт. Милли сәясәтебезне корал көче тормышка ашыра һәм ул сәясәт өлкәсендә көрәшүче милләтчеләребезне яклый. Тик Европа сәясәтендә генә үзебезнең булдыклылыгыбызны таныту һәм татар халкы турында тик яхшы тәэсир калдыру безнең теләккә нәтиҗә бирәчәк. Әлбәттә, безнең көрәшебез авыр булу белән,  көрәш юлыбыз да озын.
   Руссия революциясе әле бетмәгән. Большевизм аның бер вакытлы күренеше генә. Бу революция  тик милли мәсьәләне радикаль рәвештә хәл итү белән генә бетәчәк һәм милләтләрне азатлыкка чыгарачак.
   “Руссия бер милләттән генә тормаганга, андагы большевизмның җимерелүе һәрбер җирдә җирле милләтчелекне җанландырачак һәм җирле милләтчелеккә бик зур көч бирәчәктер. Бу көчне халкыбызның һәм илебезнең файдасына бору, большевизмның җимереге астыннан илебезнең истиклалын алып чыгу безнең хезмәтебезгә, милли көчебезгә багълы. Моны алдан күреп хәзерләнү көннең вазыйфасы”, - ди татар милләтчеләренең атасы.

                                                                (Кул чабулар.)




                                                    Пропаганда турында

                                   Ш.Нигъмәти әфәнденең чыгышы


   Туганнар!
   Җитәкчебез Шәфи Алмаз әфәнде үзенең нотыгында, хәзерге сугыш башланганнан соң ачыктан-ачык милли көрәш юлына күчкәннән бирле безнең бу юлда нәрсәләр эшләгәнебез турында әйтеп китте.
   Сугыш – ул, сәяси максатларны корал көче белән тормышка ашыру өчен көрәш. Шуның өчен кораллы көрәш вакытларында да пропаганданың әһәмияте зур. Бигрәк тә хәзерге сугыш вакытында пропаганда иң көчле коралларның берсе булып санала. Менә шуның өчен мин, кыскача гына бу мөһим мәсьәлә буенча безнең җитешсезлекләребез, уңышлыкларыбыз һәм киләчәктәге бурычларыбыз турында тукталып китмәкче булам.
   Әгәр дә без, милли оешмабыз бер елдан артык яшәү дәверендә бик начар эшләде, яисә бик яхшы эшләде, һичбер җитешсезлекләребез юк дисәк хата булыр иде. Милли оешманың хәзерге эшләре күзгә күренеп торган фактлар булганлыктан, юк дип әйтеп булмаган кебек, аның җитешсезлекләрен дә уңышлыклар рәтенә кертеп булмый. Яшь, яңа төзелгән оешманың җитешсезлекләре булуы табигый. Шуның өчен мәсьәләгә туры күз белән карап, акны ак, караны кара дип әйтеп, уңышлыклар белән бергә җитешсезлекләрне дә күреп, аларны киләчәктә булдырмау чараларын күрергә кирәк. Әгәр дә без бүген үз җитешсезлекләребезне күрмәсәк, большевиклар шикелле «тарихи уңышлыклар” дип кычкырып кына торсак, үзебезне алдаган, киләчәгебез өчен зарар иткән булыр идек.
   Безнең милли идеябез иске, мөстәкыйльлек максатыбыз йөзәр еллар буенча алга куелып килгән булса да, хәзерге халыкара хәлләр, без яши тоган дәвернең сәяси шартлары көрәш тактикасын үзгәртүне, шул максатка ирешү өчен яңа юллар белән баруны таләп итәләр. Менә шул юлларны аңлату, халыкка төшендерү өчен безгә көчле пропаганда кирәк. Хәзерге көрәш дәверендә безнең пропаганда эше халкыбызның милли хисен көчәйтү, дошманга каршылыкны арттыру, үз халкыбызны Европага таныту, милли әдәбиятне үстерү бурычларын алга куярга тиеш. Халкыбызда милли хисне көчәйтү, анда киләчәккә ышанычны тудырырга тиеш.
   Биредә халкыбызның тик бер өлеше генә. Безнең халкыбызның күпчелеге илебездә. Шуның өчен, безнең биредә алып бара торган милли эшебез, максатыбыз белән теге якта яшәүче күпчелегебезне таныштырырга, аларга аңлатырга. Аларны киләчәктә халкыбызның бәхете өчен барган тарихи көрәштә безгә ярдәмгә, дошманга каршы көрәшкә чакырырга кирәк. Халкыбызның биредәге һәм теге яктагыларына бу көрәштә безнең Бөек Германия халкы белән бәйләнешебез, Германиянең җиңүе безнең җиңү, Германиянең җиңелүе безнең җиңелүебез икәнлекне аңлатырга тиешбез. Германия коралы җиңгәндә генә безнең үз максатыбызга ирешүебез мөмкин. Шуның өчен, фронтның нинди генә өлешендә, Германиянең нинди генә дошманына каршы көрәшсәк тә, үз милләтебез өчен көрәшкәнебезне халыкка аңлатырга кирәк. Безнең милләтнең башка халыкларга карашы ачык булырга тиеш.
   Халкыбызны Европага таныту эше, шулай ук, бик мөһим мәсьәлә. Мөстәкыйль ил төзү өчен корал белән генә сугышу җитми. Аерым ил булып яшәү өчен бу халыкны милләт булу ягыннан башка илләрнең тануы кирәк. Безнең халык үзенә аерым мәдәнияткә ия булса да, үзенә аерым ил булмаганлыктан моңа кадәр Европада танылып җитмәгән.
   Милли оешма үзенең бер елдан артык яшәү дәверендә пропаганда өлкәсендә күп кенә нәрсәләр эшләде. Легион белән оешманың бәйләнешләрен алып бару вакытында легиончыларга төрле темаларга нотыклар сөйләнде. Көрәш максаты турында җитәкчебез Шәфи Алмаз әфәнденең нотыкларында һәм милли матбугатта ачык әйтелгән булса да, халкыбыз бу мәсьәлә буенча тулысынча танышып җитмәде әле.
   Моңа кадәр сөйләнгән нотыклар һәм матбугатта язылган әйберләрнең күпчелеге тарихи темаларда булды. Милли хисне тирәнәйтү һәм милли көрәшне көчәйтү өчен милләтнең тарихын белү, әлбәттә, кирәк. Ләкин һәр адым саен үткәннәребез, югалган бөеклегебез турында гына сөйләп, бүгенге һәм киләчәктәге бурычларыбызны онытырга ярамый. Безнең бүгенге һәм киләчәк бурычларыбыз, гомумән киләчәгебез турында рәсми күрсәтмәләр булмаганлыктан, мәсьәлә халкыбызның киң катлавына тулысынча аңлашылып җитмәгән булса кирәк. Шуның өчен без бу Корылтайда үзебезнең милли хәрәкәтебезнең программасы булмаса да, программа төзелгәнгә кадәр аны алмаштыра алырлык, безнең төп максатыбызны һәм көрәш юлларын күрсәткән резолюция кабул итәргә тиешбез. Корлытайдан соң инде пропаганда эшләре менә шул карардан чыгып алып барылырга тиеш.
   Мин биредә тарих турында тукталып китүне кирәк табам. Без, татарларның борынгы бөеклеге турында күп сөйләргә яратабыз. Бу, әлбәттә, яхшы эш. Ләкин аны сөйли белеп сөйләргә, үткән көннәребезне хәзерге көрәшкә бәйләргә, бу көрәшнең уңышлыклары өчен файдаланырга тиешбез. Электә татарлар бөек бер халык булганнар. Аларның мөстәкыйль генә түгел, башка илләрне үзенә буйсыындырып торган дәүләтләре булган дип сөйләгәндә, кайда соң ул бөек дәүләт, кайчан һәм ни өчен егылды, - дигән сорау туа. Менә шул вакытта инде татарларның бөеклеген һәм мөстәкыйльлеген югалтуының сәбәпләрен тулысынча һәм дөрес иттереп күрсәтергә, безгә хәзер һәм киләчәктә бу тарихи хаталарны кабатламаска кирәклеген аңлатырга кирәк.
   Пропаганда эше бик катлаулы һәм җаваплы эш. Шуның өчен, безгә хәзерге төзеләчәк “Идел-Урал истиклалы өчен көрәш берлеге” ндә пропаганда бүлеге булдырып, моңа эштә сыналган, ышанычлы һәм сәясәттән аңы булган, белемле кешеләребезне куярга кирәк. Пропаганда бүлеге безнең милли идеябезне тарату эшен тиешле дәрәҗәгә куярга тиеш. Әлегә кадәр турыдан-туры безнең милли идеябезне теге якка тарату эше бөтенләй алып барылмады. Киләчәктә теге якка, халкыбызга үзебезнең милли идеябезне төрле брошюралар, листовкалар ташлау һәм башка юллар белән аңлату кирәк. Безнең изге максатыбызны, милли хәрәкәтебезне большевиклар халыктан моңа кадәр яшереп килергә теләделәр. Ләкин нинди генә юллар куллансалар да, алар моны яшереп кала алмаячакларын сизеп, хәзер безнең хәрәкәтнең төп максатын халыктан яшереп, безне халык алдында “пычрак сатлык хыянәтчеләр” итеп күрсәтергә теләделәр. Ләкин без сатлык түгел, милләтебезнең азатлыгы, халкыбызның изге теләге өчен көрәшүчеләр. Менә шуңа күрә без үзебезнең теге якта калган туганнарыбыз арасында, бөтен булган мөмкинлекләрдән файдаланып, аңлату эше алып барырга тиешбез. Фронтта большевизм өчен кан түгүче миллионнарча халыклар арасында Идел-Урал халыклары да күп. Тиешле оешмалар белән бәйләнештә булып, аларны большевизм өчен кан түкмәскә, бу якка чыгарга чакырырга кирәк.
   Биредә эш турыдан-туры “бу якка чыгыгыз” дип чакыруда гына түгел, аны чакыра белеп чакырырга кирәк. Большевизм хәйләкәр һәм оятсыз. Алар, максатка ирешү өчен барысын да эшләргә ярый, - дигән лозунг белән, пропаганда өлкәсендә бөтен пычраклыкларга хәзер торалар. Халкыбыз арасында, тегендә һәм биредә яшәүчеләр өчен дә, милли хисне күтәрү белән бергә, аларда дошманга каршылыкны көчәйтергә кирәк. Халык алдында большевизмның чын йөзен ачып салып, аның безнең халыкның дошманы, ә герман гаскәрләре безнең халыкның дусы һәм алар җиңгәндә генә безнең халык большевизм колыгыннан азат ителәчәк һәм мөстәкыйль дәүләт булып яшәячәк.
   Большевиклар, бу сугыш башланганнан соң Совет халыклары арасында большевизмны яклап сугышырга теләүчеләр саны артуын, халыкларның большевизмга каршы көрәш башлаганнарын күреп, коралланган халыкны НКВД белән генә куркытып буйсыныдырып булмаячагын аңлап, гадәт буенча төрле реформалар ясарга тотындылар. Большевиклар, Совет системасын иң яхшы система, Советлардагы тормыш иң яхшы тормыш, дип сөйлиләр иде. Шулай, аннан да яхшы тормыш булмагач, нәрсәгә соң реформа? Аннан яхшы итүе мөмкин түгел ич! Соңгы реформалар Совет “оҗмахы” нда тормышның яхшы булмаганлыгын күрсәтәләр. Биредә утыручыларның күпчелегенә Совет “оҗмахы” таныш. Алар бу “оҗмах”та 20 елдан артык газап чиктеләр.
   Большевиклар 20 ел буена дингә каршы булып, аңа каршы аңлату эшләре белән генә чикләнмичә, дини оешмаларның гыйбадәтханәләрен ябып, руханиларны төрмәгә ябып, сөргеннәргә җибәреп, “халык дошманы” дип игълан иттеләр. Динне халыкка агу дип аңлаттылар. Ә хәзер инде, диннең дошманнары большевиклар «дин дусты” булып, аңа ирек биргән булып халыкны алдыйлар. Бу вакытлыча гына, әгәр большевизм җимерелми калса, руханилар өчен Себердә, Ерак Көнчыгышта концлагерьларның ишекләре ачык. Аларны газап көтә. Дин халык өчен агу түгел, тик большевиклар гына аны агу урынына файдаланырга уйлыйлар. Дин буенча гына түгел, башка мәсьәләләр буенча да большевикларның реформа ясаулары вакытлы бер хәл. Уңае килгән вакытта алар барысын да оятсыз рәвештә үзгәртәчәкләр. Большевизмның тарихын белгән һәрбер кешегә бу мәгълүм һәм бу турыда беркем шикләнергә тиеш түгел. Үзләренә куркыныч туа башласа алар үзләрен чын халык дуслары итеп күрсәтер өчен, бөтен мәсьәләләр буенча да халык файдасын яклаучылар маскасын кияләр. Әгәр үзләрен нык туфракта сизсәләр, вәгъдәләрен онытып, халыкны рәхимсез рәвештә кыса башлыйлар.
   Большевизмның принцибын һәм тактикасын аңларга һәм аны халыкка ачык итеп күрсәтергә кирәк. Большевизм тактикасын үзгәртеп, дәверенә карап җайлашып килсәләр дә аларның принциплары үзгәрми. Әгәр без пропаганда эшен дөрес куя белмәсәк, большевизмның пропагандасы көчле; әгәр дөрес итеп аларны фаш итеп барсак, алар сабын куыгы гына булачак. Без менә шул тактикаларны, аларның ялган пропагандаларына каршы үзебезнең дөрес пропагандабызны каршы куеп, халыкка дөреслекне аңлатырга тиешбез. Без үткән елгы темаларга сөйләп йөргәндә, большевик пропагандасы төрле ялган темаларга халыкны алдап башын әйләндерсә, без пропаганда фронтында инциативаны большевизм кулына тапшырган булабыз. Шуның өчен пропаганда бүлеге сәясәттә бер көнгә дә артта калмый, дошманның һәрбер яңа лозунгларына, адымнарына каршы тиешле бәһа биреп, аның дөрес йөзен ачып салырга, аңа каршы үз идеябезне куярга тиеш.
   Халкыбызның киләчәге өчен, аны Европа алдында танытуыбыз да бик мөһим. Безнең милли оешмабер елдан артык яшәү дәверендә, Идел-Урал халыкларын Европада таныту буенча күп кенә нәрсәләр эшләде. Татар һәм герман телендә айлык җыентык чыгарылып бара. Бу җыентык барлыгы 9 сан чыгып, 5.400 данә таратылды. Бу җыентыкта татарларның бөек кешеләре, кыскача тарихы турында күп кенә материаллар урнаштырылды.Татар телендә милли мәсьәләләр буенча 31 мәкалә, герман телендә татар тарихыннан, татарларның бөек кешеләре, татар мәдәнияте турында 40 мәкалә урнаштырылды. Бу җыентыкта җитәкчебез Шәфи Алмаз әфәнденең нотыгы, җыентык мөхәррире Солтан әфәнденең, Скоблев, Янгурази, Чишмәле әфәнделәрнең сәяси һәм фәнни мәкаләләре герман телендә бирелде. Бу җыеынтык безне Европага танытуда зур роль уйнады. Ләкин бу әле җитәрлек түгел. Киләчәктә бу җыенткның сыйфатын яхшыртырга, күләмен киңәйтергә кирәк. Моннан башка тагын Өязебәк әфәнденең кыскача татар тарихы басылып чыкты.
   Пропаганда эше тик лекцияләр уку, нотыклар сөйләү белән генә барырга тиеш түгел. Бу эштә матбугат зур урын тота. Безнең биредә халкыбызны тәэмин итә алырлык әдәбиятыбыз юк. Халык аңа сусый. Шуңа күрә киләчәктә пропаганда бүлеге матбугат эшенә зур әһәмият бирергә тиеш. Аны үстерү чараларын күрергә кирәк. Яңа чыга башлаган сәяси-әдәби журналны, үзенә махсус кешеләр билгеләп, яхшы сыйфатлы итеп даими рәвештә  чыгарып барырга кирәк. Тиз көндә татар халкы җырлары, шигырьләре басылып чыгачак. Бу эшләрне күбрәк кулланып, милли әдәбиятне халкыбызны тәрбияләүдә корал итеп алып, аны тагын да үстерергә һәм безнең мәдәниятле, әдәбиятле бер халык икәнебезне Европада танытырга кирәк.
   Пропаганда бүлеге милли көрәш берлегенең иң мөһим бүлеге булып, аның эше дошманга каршы, аның тәнен таркатучан, әҗәлен тизләтүчән, ә халкыбыз өчен файдалы, милләтне ныгытучан, сәламәтлеген саклаучан бер дару булып хезмәт итәргә тиеш.
   Туганнар!
   Дошманның халкыбыз өчен эшләгән коточкыч әшәкелекләрен, урынсыз җәберләүләрен онытмагыз! Бөтен көчебезне милли азатлык өчен көрәшкә бирик.
   Үлем большевизмга!
   Яшәсен Идел-Урал азатлыгы өчен көрәшүчеләр!
   Яшәсен Бөек герман халкы һәм аның җитәкчесе Адольф Һитлер!

                                                  (Кул чабулар.)



                                          Көрәш берлегенең милли фондын төзү

                                             Ирек әфәнденең чыгышы


   Туганнар!
   Милли көрәш берлегенең вазыйфалары һәм максатлары хакында алдан чыгып сөйләүчеләр ачык аңлаттылар. Гасырлар буенча кулланып килгән сәяси-иҗтимагый кыенлыклар аркасында таралган халкыбызны оештыру, Идел-Урал истиклалы байрагы астына берләштерү, һәм безнең милли азатлык көрәшебезгә бөек герман халкы тарафыннан бирелеп торган ярдәмнәрдән файдаланып халкыбызның 400 елга якын алып барган тарихи көрәш максатларына ирешү өчен, без хәзерге көндә иң зур активлык күрсәтергә тиешбез. Без чит илдә оешып, көрәш алып барабыз. Мөһаҗирлектә оешкан көрәшнең кыенчылыклары барлыгы һәр кайсыбызыга мәгълүм. Ләкин бу кыенчылыклар безнең эшебезне туктата алмаячак.
   Безнең бу көрәш берлегебез мөһаҗирлектәге һәм илебездәге большевизмга каршы Идел-Урал истиклалы өчен көрәшчеләрнең оештыручы мәркәзе, җитәкче штабы булырга тиеш. Бөтен милли көчләрне берләштерергә һәм туры милли көрәш юлына салырга тиеш. Бүген безнең сафта булмаган милләттәшләребез иртәгә безнең белән булырлар, алар халкыбызның милли-тарихи көрәшләренең максатын төшенәчәкләр. Алар безнең кешеләребез, аларда да милли хис бетмәгән. Шуның өчен дә без мөһаҗирлектәге бөтен Идел-Урал халкының язмышы белән кызыксынырга, аларның язмышы өчен үзебезне мәсүлиятле дип хисапларга тиешбез. Көрәш берлеге авыр көрәш шартларында яшәүче милләттәшләребезгә матди ярдәм бирү эшен оештырырга тиешле. Хәзерге көндә сугыш районнарыннан күчерелгән күп кенә төрек-татар гаиләләре: яшьләр, картлар, хатын-кызлар, хәтта авырулар да бар.
   Безнең азатлык өчен булган изге көрәшебездә яраланган, яки гарипләнгән, хәзерге көндә лазаретларда, шифаханәләрдә, яисә гарипләр өйләрендә ятучы сафташларыбыз бар. Без аларны да онытмаска тиешбез. Тиешле булган вакытларда аларга бүләкләр, ярдәмнәр оештыруыбызның бурычын үтәргә кирәк. Дошман һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә көтелмәгәндә кыен хәлдә калган туганнарыбыз да юк түгел. Аларга да үз вакытында ярдәм оештырып, гомуми кыенлыклардан тартып алу да безнең бурычыбыз.
   Милләт өчен көрәшүче талантлы, аңлы, белемле активларыбызны хәзерләү, аларны йөзәрләп сайлап, Европаның югары мәктәпләреннән үткәзү, киләчәктә көрәшебезнең яхшы уңышларга ирешүенә ышанычлы нигез булыр иде. Менә шундый кирәкләребез өчен милли көрәш берлеге ихтыярында милли фонд оештыру бик кирәкле бер чара булып тора. Шушы ярдәм чараларын оештыруда безнең төрек-татар халкы иң юмартлык белән танылган халык. Халкыбызның “Ил төкерсә күл була!” – дигән мәкале дә шул гомуми ярдәм оештырудагы яхшы ниятнең көчлелегенә бәйләнгән. Большевиклар дәүләт башына чыкканга кадәр, халкыбыз шундый иганәчелек хәрәкәте белән файдаланып бик зур эшләр эшләде: бик күп мәчетләр, мәдрәсәләр корды, аерым кешеләргә күп ярдәм оештырды, бик күп ярлы шәкертләр иганә ярдәме белән мәктәпләрдә укыдылар.
   Большевиклар халкыбызның бу мәсьәләдәге юмартлыгыннан файдаланып, аны үзләренең явыз ниятләренә багышлап, күп миллиардлар җыйдылар, хәтта халкыбызның актык сынык икмәген дә тартып алырга оялмадылар.
   Большевизм тырнагыннан качып чит илләргә күчкән күп төрек-татарлар, фәкать үзләренең тырышлыклары белән, тормыш шартларының кыенчылыкта булуына карамастан, милли тәрбия эшләрендә күп уңышларга ирештеләр. Манҗурия, Япония, Финляндия һәм башка илләрдә яшәүче Идел-Урал төрек-татарлары үзләренең иганәләре белән мәчет һәм мәдрәсәләр ачтылар, үзләренең аз санда булуларына карамастан, гәзит, журнал һәм урыны белән милли дәреслек китаплары да чыгардылар.
   Без хәзерге көндә чит илдә оешкан иң күпчелек Идел-Урал халыкларының вәкилләре булып хисапланабыз. Шуңа күрә иң кирәкле милли ихтыяҗларыбызны үтәүдә, аптыраган,  кыен хәлдә калган милли кардәшләребезгә ярдәм оештыруда, без милли көрәш берлеге карамагында даими керемле милли фонд оештырырга тиешлебез. Милли фондны оештыру чаралары минемчә түбәндәгеләрдән тора:

1.    Милли фондка даими керем булып торсын өчен, бөтен төрек-татарларга милли салым оештыру, аның күләме айлык хезмәт хакының бер %.
2.    Ихтиари иганәләр җыю белән милли фондны баету.
3.    Вафат булып васыять калдырмаган, яки аның милкен дауларга хаклы кешеләр булмаган тәкъдирдә, ул милекне фондка үткәрү.

   Милли фонд банкта сакланып, аны сарыф итү катгый хисаплы һәм җаваплы булып оештырылырга тиеш. Милли фондны оештыру эшләрен бөтен роталарда, төрек-татар эшчеләре арасында киң аңлату юлы белән башлап җибәрергә кирәк.
   Безнең халкыбыз күп кыенчылыкларны кичерде. Шуның өчен хәзерге көндә милләттәшләребездән безнең ярдәмебезгә мохтаҗ булган ятимләребез, сабыйларыбыз, хатын-кыз һәм картларыбыз, авыру-зәгыйфьләребез, яки бәла-казага очраган башка туганнарыбызга ярдәм итүдән һич беребез баш тартмаячак. Бүген сәламәт, ярдәмгә мохтаҗ булмаган кешенең иртәгә авыр хәлдә калуы мөмкин. Бигрәк тә хәзерге авыр сугыш еллары, бу эшне тиз оештырып җибәрергә безне мәҗбүр итә. Бу мөһим мәсьәләне бөтен төрек-татарларга төшендереп, аңлатып бирү – һәр бер милли көрәшченең изге бурычы.
   Яшәсен Идел-Урал халыкларының берлеге!

                                                   (Кул чабулар.)



                                    Дин – милли әхлакъның төп нигезе

                                      Габдуллан  әфәнденең чыгышы


   Бу көндә дин безнең милли азатлык өчен көрәшебездә бик зур урын тотарга тиеш. Чөнки дин - әхлакъ нигезе. Ләкин берничә йөз еллар буенча дин үзгәрә, бозыла башлап, халыклар әкеренләп диннән читкә китә башладылар. Һәм шуның нәтиҗәсендә аларның тормыш хәлләре көннән-көн начарлана барды. Ләкин киләчәктә дин безнең көрәштә һәм тормышта зур урын тотуына мин ышанам.
   Солтан әфәнде үзенең чыгышында бүгенге көрәшнең теләкләрен бик дөрес рәвештә әйтеп бирде. Безнең кайбер кешеләребез бу мәсьәләгә өстән генә карап, кораллы сугыш белән милли көрәшне бер-береннән аера алмыйча икесен дә бер мәгънәдә аңлап, күп ялгышлыкларга очрыйлар. Кораллы сугыш ул үзе милли көрәшнең бер өлеше булып, көрәшкә тагын төрле көчләр катнашалар. Бу көчләр бар да халыкларның идеологиясенә буйсынганлыктан, идеология көрәштә юлбашчылык ролен ала, идеологияләр күп төрле булса да, бу көнге көрәштә алар бар да тик ике фикер янында гына тупланганнар. Беренче фикер: Бөтен дөнья табигый байлыклары, бөтен халыклар арасында гаделлек рәвешендә бүленеп, һәрбер милләт, һәрбер халык шул байлыклардан файдаланганда үзләренең табигый урынында булып, үзенең үсешенә бөтен мөмкинчелекләрдән файдаланырга хокуклылар – дигән фикер – табигый халык фикере. Икенче фикер: Бер төркем кешеләрнең бөтен дөнья байлыкларын үз кулларына алып, үзләреннән башка кешеләрне фәкать эшче хайваннар сыйфатында калдырып, үзләре генә кеше булып яшәргә теләүчеләрнең фикере. Шулай итеп чынбарлыкта бүгенге көрәш дөнья байлыкларын бүлү һәм алардан файдалану өчен булган идеяләрнең көрәше. Югарыда әйтелгәнчә, аерым идеяләр күп төрле. Мәсәлән: материализм, идеализм, демократизм, социализм, интернационализм, фарицизм, национализм һәм башкалар шикелле фәлсәфәләр һәм сәяси кануннар белән берлектә дин дә үзенә аерым бер идея булып тора.
   Бүгенге көрәштә фарицизм белән национализм көрәшәләр. Калганнары барысы да аңлапмы яки аңламыйчамы шул ике идеологиягә ярдәмчеләр рәвешендә калалар. Шулай булганга, бөтен көрәшнең барышын һәм нәтиҗәсен кораллы сугыш көчләре генә хәл итми, ә шул ике идеология көчләре хәл итәчәк. Югарыда әйтелгәнчә, дин дә башка аерым идеологияләр белән берлектә, шул көрәшүче идеологияләргә ярдәм ролендә тора. Дин белән ике як та файдаланалар. Ләкин берничә сәбәпләр буенча бу көндә, дин белән күбрәк фарисистлар файдалана. Дини көчне алардан тартып алып, үзебезгә зур файдалы көч итү – безнең беренче бурычыбыз. Шул мәсьәләне хәл итү өчен минемчә бары тик бер генә юл бар, ул да булса – диннәрне, бигрәк тә безнең динне фарисистлар агуыннан тазалап безнең халкыбызны чын дин тәрбиясе белән тәрбияләү.
   Нәрсә соң ул фарисистлар идеясе? дигән сорауга җавап рәвешендә мин кыска гына диннәрнең тарихына һәм эчтәлегенә тукталып үтәргә мәҗбүр булам. Яһүдләр, христианнар һәм мөселманнар диненең атасы булып – Ибраһим пәйгамбәр хисаплана, шул сәбәптән аларның өчесенең дә төп нигезләре һәм тоткан юллары бер төсле. Алар өчесе дә идеалистик карашта, кешеләрне җир шарында иң югары урынга куеп, бөтен байлыклар кешеләр өчен дигән фикерне тараталар. Кешеләр арасында дуслык, ярдәмчелек, гаделлек, эшчәнлекләргә, мәдәнияткә ирешергә, үсәргә чакыралар. Бу диннәр бер вакытта башланмыйча берсе артыннан берсе килгәннәр. Беренче булып Муса пәйгамбәр, ягъни яһүдләр дине башлана. Ул вакытта шул дингә кергән яһүдләр дин әләме астында үзләрен коллыктан коткаралар, үзләренең мәдәниятләрен күтәреп бер көчле халык булу дәрәҗәсенә киләләр. Ләкин берничә йөз еллар эчендә алар диннән чыгып, динне бозып, аларны оештырган көчне җимереп, башка халыклар кулына әсирлеккә төшәләр һәм югалу дәрәҗәсенә барып җитәләр. Соңырак  үзләренең хәлләрен яхшыртып әсирлектән котылсалар да, Бабил әсирлегендә вакытта аларның берничә кешеләре – фарисистлар, халдиләрнең “кеше үзе алла” дигән фәлсәфәләренә ияреп, бөтен яһүд халкын үз кулларына алыр өчен  халыкның дини хисләреннән файдаланып, үзләренең Каббала дигән фәлсәфәләрен, алдау юллары белән халыкка чын диннән югарырак дәрәҗәдә танытуга барып җиттеләр. Бара-тора шуны яһүд халкы хәзер дин дип таный. Шундый ялган юлга кереп китүнең киләчәк өчен ике нәтиҗәсе кала. Беренчедән, яһүд халкы бөтенләй таралып бетә. Икенчедән, яһүдләрнең канында, аңында башка халыкларга нәфрәт карашы, бары тик яһүдләр генә кешеләр, ә башкалар дуңгызлар, ишәкләр белән бәрабәр. Киләчәктә бөтен дөнья яһүдләргә генә, ә башкалар коллар булачак дигән ерткыч хайваннар хисен фарисистлар калдыра. Бу көндә шул фарисистлар үзләренең теләкләренә ирешер өчен бөтен халыкларның эчке рухани, милли, сәяси хисләреннән файдаланып, алдап, куркытып бөтен халыкны бик зур һәлакәтлек алдына китереп куйдылар.
   Мөселманнар диненә тукталып китсәк, моннан 1300 еллар элек Мөхәммәт пәйгамбәр, беренчедән, динсезлеккә каршы булса, икенчедән, шул фарисистларга каршы, чын динне яңадан тудыру нияте белән чыкты. Бу дин чыгу белән таралган гарәп һәм башка халыклар шул дин әләме астында бик зур нәтиҗәләргә ирештеләр. Шул дин белән бу халыклар бөтен Гарәбстанны, төньяк Африканы, Урта Азияне, Перини ярымутравын һәм башка илләрне бергә оештырып, зур көчле хөкүмәт төзеделәр һәм халыкларның мәдәниятен югары күтәрделәр. Ләкин чит ил капиталистларының алдау сәясәтләреннән һәм шул ук фарисистларның агуыннан агуланып ислам дине бик нык бозылып, үзгәреп китте. Чын ислам дине булган Коръән янына фарисистлар һәм чит халыклар капиталистларының алдаулары белән тулган кануннар дөньяга килделәр. Бу кануннар дин исеменнән хәрәкәт итүләре сәбәпле, халыклар арасында алар ислам диненең төп нигезе дип танылдылар. Шәригать ислам диненнән башка. Ислам диненең бозылуы халыкларны көчсезләндерде, таратты һәм артка калдырып, коллар дәрәҗәсенә илтеп җиткерде. Әгәр без халыкларның тарихларына карасак – дин хәтле көчле халыкларны оештыра алган, дин хәтле халыкларны күтәрә алган һәм көч бирә алган бер нәрсә дә юклыгын күрәбез. Шәфи Алмаз әфәнде үзенең нотыгында бик дөрес итеп, Мәрҗани һәм башка дин галимнәренең безнең милләтне күтәрүдә бердәнбер урын  тотуларын әйтеп үтте. Дин безнең милләтне Болгарлар заманыннан ук саклап килде. Дин безнең әхлагыбызны төзде, дин безгә күтәрелергә иң зур бер көч булып торды.
   Әгәр дә хәзер дә күп мәртәбләр тарихта булган вакыйга тагын бер мәртәбә гамәлгә ашса, бу көтелмәгән бер нәрсә булмас, шундый вакыйгының булуына без динчеләр ышанабыз. Ничек кенә булмасын бүгенге көрәштә дин безнең ярдәмчебез булырга тиеш. Шуңа ирешер өчен динне фарицизмнан һәм башка агулардан тазартырга кирәк. Чын дин һәрвакыт халык яклы, халыкның тормышын күтәрүдә һәм аны бәхетле итүдә ярдәм итә.
   Фарисистларның бер авангарды, алдынгы бүлеге булган большевизм сугышка кадәр бөтен көче белән дингә каршы иде, ә бүген дин исеменнән хаклыкны алдарга маташа.Ул ни өчен? Иң зур сәбәпләрнең берсе булып түбәндәге вакыйга тора:
   Фарисистлар үзләренең программаларында, үзләренең фикерләрен тик бөтен дөньяны, бөтен рухани-сәяси көчләрен җимергәч кенә гамәлгә ашыра алачакларын аңлаганлыктан, аларның авангарды – большевизм Руссиядә җиңгәч тә динне дә җимерергә кереште. Ләкин большевизм үзе җимерелү хәленә килеп җиткәч, үзен-үзе саклап калыр өчен, халыкларның дини көчләреннән тагын бер мәртәбә файдаланырга теләде. Бу вакыйга большевизмның аерым бер идея булмыйча, тик шул фарисистларның алдынгы отряды икәнлеген күрсәтә. Әгәр бу сугышта большевизм җиңсә, фарисистлар динне җимерүләрен дәвам итәчәк.
   Дин безнең милли әхлагыбызның нигезе. Безнең бөтен әхлагыбыз дингә бәйләнгән. Бүгенге көрәштә бары тик үзләренең милли әхлакълары булган халыклар гына мөстәкыйль булып, көрәшеп җиңә алалар. Бу табигый канун. Милли әхлакълары булмаган халыклар югалырга яки башка халыклар кулы астында калырга мәҗбүрләр. Шул сәбәпле, безгә динне күтәрергә, бары тик коръәни булган динне генә алырга кирәк. Дин ихтыяри булырга тиеш һәм динне көрәш нигезе итүдә зур көчле эш алып барырга кирәк. Халыкның милли әхлагын күтәрүдә дин безгә зур ярдәм бирәчәк!

                                                           (Кул чабулар.)



                                        Без Германия белән берлектә көрәшәбез

                                       Алиев әфәнденең чыгышы


   Минем уйлавым буенча, без күбрәк вакытыбызны тарихи мәсьәләләргә сарыф итәбез. Тарих, әлбәттә, кирәк. Безнең тарих бик бай һәм көрәшкә рухландырырлык. Ләкин ул максатны хәл итә алмый. Безнең каршыда хәзерге көндә тарихтан тыш һәм аннан мөһимрәк мәсьәләләр тора. Мин шушы мәсьәләләрнең кайберләренә тукталырга уйлыйм: Без нәрсә телибез һәм ничек ул теләккә ирешергә? Бәлки без тарихыбызны иске рәвештә яңадан 400 елга тартырга телибездер? Бу эш авыр түгел. Хәзерге көндәге мөһим мәсьәләләрне хәл итү авыррак. Ул мәсьәләләр:

1.    Милли максатыбызны фәкать үз көчебезгә таянып хәл итү мөмкинме?
2.    Әгәр дә юк икән, ул хәлдә кем ярдәменә таянырга?
3.    Әгәр дә Германия ярдәменә таянган хәлдә, ул җитәрлек дәрәҗәдә көчлеме? Ул бит һәр яктан дошманнар белән уралган?

   Шундый ук мәсьәләләр күп, ләкин боларны иң мөһимнәре дип таныйм. Беренчедән, без үз көчебезгә генә таянып максатыбызны хәл итә алмыйбыз. 400 ел дәвам иткән көрәшнең нәтиҗәсез булуы, бу фикергә ышандыра. Икенчедән, көлке хыялилар рәвешендә булырга теләмәсәк, юл тәгаенләнгән, халкыбызының язмышын Германия тәкъдире белән бәйләгән вакытта, аның хәрби көче җитәрлек ышанычлымы дип уйларга һәм аның көче нәрсәләрдән торганын хәтергә китерергә кирәк.
   Чынбарлыкны тиккшергән хәлдә без дөрес юлда баруыбызга ышанабыз. Германия бөтен Европаның икътисадый көченә таяна һәм хәрби сәнагәтен бик көчәйтте. Хәзер ул үткән сугыш вакытына караганда 5 мәртәбә көчлерәк. Күптән түгел министр Шпеер хәрби сәнагәт эшләп чыгарган нәрсәләрнең күләме 400-500 % артканын күрсәтте. Германиядә хәзер 34 миллион кеше хәрби сәнагәттә эшли. Хәзерге Германия – үткән сугыштагы биш Германия белән бәрабәр. Шунлыктан аңа каршы торган өч дәүләтнең (Советлар союзы, Англия һәм Америка) көче биш мәртәбә үскән Германияне җиңәрлек түгел.
   Германия гаскәре маддәни һәм рухани яктан бик көчле. Кызыл гаскәр көннән-көн зәгыйфьләнә, ә аның беректәшләре хәрәкәтсез торалар. Сугыш хәлләрен тикшерсәк тә, Германия белән язмышыбызны бәйләвебезнең дөреслегенә ышанабыз. Бу зур күләмдә барган сугыш дошман җирен алу белән хәл ителми, ә беренче нәүбәттә дошман гаскәрен тар-мар итү белән хәл ителәчәк. Шуңа күрә дә киң далада барган көрәштә дошман гаскәренә кайда катгый һөҗүм бирү мәсьәләсе  хәрби командалыкның карашы белән тормышка ашырыла. Бу катгый һөҗүм ерак Идел буендамы, яисә Днепрдамы, Днестрдамы, аның әһәмияте бер: ул да булса – дошман гаскәрен тезләндерү, аның көчен бетерү.
   Үткән елның икенче яртысында барган сугыш нәтиҗәсендә, герман гаскәрләре фронт сызыгын кыскартып, төп көч белән илдәге хәрби сәнагәт бәйләнешен якынайттылар. Моның аркасында фронтны тиз арада кирәкле кораллар белән тәэмин итү мөмкинлеге туды.
   Совет гаскәрләренең алга китүе, хәзерге көндә алар өчен бары тик бер пропаганда ягыннан гына әһәмиятле. Киресенчә, хәрби яктан бу вакытлы алга китү Совет гаскәрләре алдында гадәттән тыш авырлыклар тудырды. Совет хәрби сәнагәте урнашкан ерак Себердән һәм Уралдан, җимерелгән юллар аша, корал һәм азык белән гаскәрне тәэмин итү көннән-көн кыенлаша. Күп һәм еш тимер юллар белән бәйләнгән герман фронты, җимерелгән, сирәк юллар белән генә бәйләнгән Совет фронтына караганда берничә мәртәбә артык һәм кыска вакыт эчендә гаскәри шулай ук ук хәрби көч белән тәэмин итә ала. Бу мәсьәләнең хәрби яктан булган әһәмияте сезнең һәр кайсыгызга билгеле. Алдагы киләчәк һөҗүмдә кем фронт сызыгын тиз арада күп сандагы гаскәри һәм корал белән тәэмин итә ала, өстенлек шул якта булачак. Фронт сызыгын кыскарту нәтиҗәсендә, хәзерге көндә бу өстенлек герман гаскәрләре кулында.
   1943 нче елда герман хәрби көчләре, аның алдында булган авырлыкларны зур батырлык белән башыннан кичерде. Төрле фронтлардагы хәрби хәлләргә дөрес бәя биреп, салкын канлылык белән, киләсе катгый һөҗүмгә үзенең куәтен туплады. 1944 нче елда герман гаскәрләре фронтның төрле бүлекләрендә дошманга каршы хәрәкәт башларга хәзер торалар. Германиянең хәрби куәте какшамаслык дәрәҗәдә көчле.
   Әгәр дә без җитди рәвештә милли байракны күтәреп чыгабыз икән, без үзебезгә ярдәм бирүчеләр сафында булырга тиешбез. Германия безгә милли көрәш берлеге һәм комитет төзәргә, милли гәзит чыгарырга, легион җыярга мөмкинлек тудырды.
   Безнең каршыда бер мәсьәлә - я без гомуми көрәшкә катнашып милли азатлыгыбызны яулап алабыз, я язмышка буйсынып тарихыбызны иске хәлдә калдырабыз.
   1944 нче ел – хәл иткеч ел!

                                                    (Кул чабулар.)



                                     Ватаныбыз бүген кан эчендә

                                      Ибраһим ага чыгышы


   Мин Германиягә килүчеләр арасында иң соңгыларыннан берсе. Шуның өчен илебездә нәрсәләр булганын яхшы беләм. Ватан бездән ярдәм көтә. Без халкыбызны большевизм тырнагы астыннан коткарырга тиешбез.
   Корылтайда сөйләнгән сүзләрне тормышка ашыру өчен бездән бердәмлек, оешканлык сорала. Әгәр дә без һәммәбез дә чын күңелдән халкыбызны азат итү өчен көрәшсәк, бөек максатыбызга ирешербез. Бу юлда милли оешма күп кенә эшләр эшләгән һәм киләчәктә бергәләп ярдәм итсәк, эшебез тагын да алга китәр. Хәзерге вакытта читтән генә карап тору гафу ителмәслек җинаять булачак.
   Милләт безнең һәммәбезне эшкә, үзен азат итү көрәшенә чакыра. Ватаныбыз бүген кан эчендә һәм ул сездән, яшьләрдән, ярдәм көтә. Без аңа ярдәм итәргә хәзер булырга тиешбез.
   Ватаныбызга җиңүчеләр булып кайту өчен большевизмга каршы көрәшне яхшырак, җитезрәк рәвештә оештырыйк!

                                                        (Кул чабулар.)



                 Икенче утырыш. 5 март, 1944 ел.
                   --------------------------------------------



                                                     Өч система көрәше

                                     Чишмәле әфәнденең чыгышы


   Кадерле туганнар!
   Бу сугышта төп өч сәяси система көрәшәләр: капитализм, большевизм һәм милли социализм. Һәр системаның тоткан юлын, тормышта сәләтлеген аңлау өчен кыскача аларны аерым рәвештә күзәтеп үтик.
   Капитализм. Сезнең күбегез капитализм системасының тууы һәм тарихи адым белән сәяси матбугат аша яхшы таныш. Хәзерге көндә безне бу сәяси системаның киләчәк тормышта сәләтлеге нигезе бармы яки юкмы икәнлеге кызыксындыра. Безнең алдыбызда ачык сорау баса: капитализм системасы кешелек җәмгятендә булган тышкы һәм эчке каршылыкларны гадел рәвештә хәл кыла аламы һәм хәзерге дәвернең үсеш таләпләрен канәгатьләндерәме? Хәзерге көндә капитализмның эчке һәм тышкы каршылыкларында баш-аягы белән батуын, чыга алмаслык тыкрыклыкка керүен күреп, без бу сорауга ачыктан-ачык : - юк, хәл кыла алмый! – дип җавап бирәбез.
   Капитализм үзенең эчке лагерында ике ара дошман булган өч җәмгыять төркемен тудырды:
   Беренчесе, үзенең кулында гадәттән тыш зур байлыкны туплаган акча һәм сәнагәт капиталы. Бу капитал эшче-игенчеләр хезмәтеннән файдалану, илнең җир асты һәм табигый байлыкларын үз кулына алу аркасында үзенә рәхәт гүзәл тормыш корды.
   Икенчесе, көндәлек мохтаҗлыкта, хәерчелектә тормыш кичерүче хезмәт ияләре төркеме. Монополист капиталистлар арасында туктаусыз конкуренция дәвам итүе нәтиҗәсендә бу икенче төркем эченнән елдан-ел эшсезләр, ачлыкта, ялангачлыкта калучылар саны арта барды.
   Өченчесе, колониаль һәм ярым колониаль ил халыклары. Чит ил капиталы аларның җир байлыгын талап, алар хезмәте белән ерткычларча файдаланып, колониаль халкын мохтаҗлыкта, ачлыкта, хәерчелектә калдырды.
   Беренче төркем, соңгы ике төркемне үзенә капма-каршы куйды. Эшсезләрнең баш күтәрүе, миллионлаган эшчеләрнең ачлык намаешлары һәм колониаль илдә милли азатлык хәрәкәтенең көннән-көн үсүе, бу бер-беренә дошман төркемнәрнең арасында булган каршылыкларны үзара килешү белән хәл кылына алмаячагын ачык исбат итәләр. Сезнең күбегезнең алдына: “Ни өчен соң плутократиянең лагерында шул кадәр зур тышкы һәм эчке каршылыклар булуына карамастан, милли азатлык өчен көрәшкә күтәрелгән көчләргә каршы ул дәвамлы сугыш алып бара ала? Ни өчен капитализм илендә эшче-игенчедән кулларындагы корал белән плутократлар кызыксынуы өчен сугышалар? – дигән сорау туарга мөмкин. Бу сорауга җавап бирү өчен, миллионлаган хезмәт ияләрен капитал кулында корал итеп тотучы ике төп фактны күрсәтеп үтик:
   Беренчесе, милли социализм илендәге халыкларның бәхетле, ирекле тормыш итүләрен үз халкыннан яшерүче, зур оятсызлык белән милли социализм идеологик эчтәлеген бөтенләө бозып, башка кара төстә күрсәтүче, ялган плутократ пропагандасы.
   Икенчесе, капитализм үзенең кулында ышанычлы корал итеп югары дәрәҗәдә тормыш итүче эшче аристократиясен тормышка китерде. Кайдан соң бу эшче аристократиясе алынды, аерым илләрдә капитализм аны тормышка китерә һәм киңәйтә алды? Моңа бик гади җавап бирергә мөмкин: чиксез күп колонияләргә ия булган Англия, Америка, Франция, Бельгия һәм Голландия капиталистлары колониаль халыкларны талауда, аларның газап чигүендә һәм ачлыкта-ялангачлыкта яшәвендә үзләренең эшче аристократлары  өчен яхшы тормыш мөмкинлекләре булдырдылар. Эшче аристократлар/ны/ үзләренең ышанычлы коралы иттеләр. Әгәр дә капиталистлар кулында бай колониаль илләре булмаса, алар эшче аристократлар төркемен тудыра ала алмаслар иде һәм эчке каршылыкының бәрелеше нәтиҗәсендә үзенең үлемен табачак иде. Моның дөреслеген исбат итү өчен мисал итеп беренче бөтен дөнья сугышыннан соң Веймарда туган герман хөкүмәтен искә алып китик.
   Колонияләргә ия булмаган Германиянең демократ хөкүмәте берничә ел эчендә миллионлаган эшчеләр төркеме тудырып, илне чыга алмаслык буталчылыкка, баткаклыкка кертте. Бу черек нигезле капиталистик хөкүмүт урынына герман халкы арасыннан милли социализм хәрәкәте күтәрелде. Илдә капитализм системасын бетергәннән соң, милли социализм хөкүмәте зәгыйфьләнгән Германияне берничә ел эчендә аякка бастырды һәм шуның белән герман халкын шиксез үлемнән коткарып калды.
   Колониаль илләрдә милли азатлык өчен көрәш хәрәкәте көннән-көн көчәя һәм ныгый бара. Аларның үз иң башларыннан капитализм золымын алып ташлау сәгатьләре якыная. Шулай итеп колонияләрен югалткан капиталист системаның үлеме һич шиксез, аның тарихи киләчәге юк.
   Большевизм.  Большевизм системасы ничек булуын без үз тәҗрибәбездә татыдык. Бер яктан большевизм теориясенең нигезендә тар, үзара каршылыклы урыннары күп булса, икенче яктан большевизм теориясенең тормышта ашырылуы, теория белән тормыш тәҗрибәсе күренмәслек зур тупкын булып торалар. Бу ике аерма большевизмның соңгы дәверләрендә үзенең югары ноктасына җитте.
   Бу аерымлыкларны ачыграк аңлау өчен, безнең илдә большевизм хакимияткә килгән чордан башлап карап узыйк. Бу мәрхәмәтсез хөкумәт алмашынуы чорлары карт буыннарның әле дә күңелләреннән чыкканы юк.  Ләкин яшь буыннарның күбесе бу чордагы тарихны бары тик Совет дәверендәге чыгарылган тарихи матбугат аша гына беләләр.Совет матбугатында фирка түрәләренең мәнфәгатен саклау аларны яхшы яктан таныту теләге белән тарих чынбарлыгы бөтенләө үзгәртелгән килеш күрсәтелде. Бу чорда большевиклар бары тик аларга хас булган хамелеонлык белән, патша хөкүмәтенең консерватив сәясәте, төрле сәяси фиркаләр арасында булган килешә алмаучылык, каршылыклар һәм фронттагы солдатларның мәгънәсез озакка сузылган сугыштан арулары белән бик оста файдаландылар. Большевиклар теориясендә иң авыр булган мәсьәлә - аграр мәсьәләсе иде. Аларның күп миллионлы игенчеләрне үз якларына тарта алырлык аграр программалары булмады. Ләкин миллионлаган игенчеләрне үз якларына аудармыйча үзләренең хакимияткә менә алмаячакларына большевиклар яхшы төшенделәр. Шуңа күрә дә игенчеләрне үз ягына аудару өчен, большевиклар урыс алпавытлары тарафыннан бөлгенлеккә төшерелгән игенчеләрнең теләкләрен тулысынча таләп иткән эсерлар фиркасенең аграр программасын алып, игенчеләргә үз аграр программабыз дип мөрәҗагать итәләр. Алар: - Бөтен җир, табигать һәм җир асты байлыгы халык байлыгы булып саналырга тиеш, алпавытлар җире игенчеләргә бирелергә тиеш! – дигән шигарьләр ташладылар.
   Игенчеләр большевикларның биргән вәгъдәләренә ышандылар. Ләкин большевикларның хакимияткә килүләренең беренче көннәрендә үк игенчеләрнең бу ышанычларыннан күңелләре кайтты. Үзендә бераз көч барлыгы сизелгәч тә, большевиклар авылның барлык азык-төлеген алу өчен авыр күләмдә булган өлешмә салым (продразверстка) керттеләр. Большевикларның бу катгый чаралар куллануларына каршы Уралда, Воронежда, Орелда, Кубаньда һәм Украинада игенчеләр көчле баш күтәрүләр белән җавап бирделәр. Большевизм хакимияте какшады. Большевиклар үзләренең аграр сәясәтләрен үзгәртергә мәҗбүр булдылар. Илдә хәрби коммунизм урынына хосуси милек үсешенә киң иркенлек бирүче Яңа икътисад сәясәте (НЭП) кертелде. Тиз арада хосусый инциатива үзенең иҗабый нәтиҗәсен күрсәтте. Сугыш һәм инкыйлаб вакытында авыр хәлгә калган ил беръярым-ике ел эчендә икътисадый яктан нык аякка басты. Большевиклар тарафыннан төзелгән коммуналар тормышта яраксызларын күрсәтеп, үз-үзләреннән, җилдә очкан йомычка кебек юк булдылар. Игенчеләр үзләренең тәҗрибә сизгерлеге белән күмәкләшүнең авыл хуҗалыгы өчен куркынычлы булуын аңладылар, коммунадан кире әйләнделәр. Һәрбер игенче үзенең хезмәтенә үзе ия буласы килде. Ул вакытта игенчеләрнең коммунага каршы булуларын, Ленин бары тик авыл хуҗалыгы техникасының түбән дәрәҗәдә булуы белән аңлатырга теләде. Ул: “Әгәр дә без бүген авылга 100.000 трактор бирә алсак, һәрбер игенче: - Мин коммуна өчен, - дияр иде” – диде.
   Еллар үтеләр. Авыл икътисадый яктан көчәйде. Көннән-көн югары тормышлы хуҗалыклар арта, авыл бәхетле, бай тормышка ия була барды. НЭП – большевизмны чиксез икътисадый банкротлыктан саклап калды.Ләкин авыл хуҗалыгында хосусый милекнең үсеше большевиклар сәясәте өчен куркынычлы булды. Ул үзенең хезмәтен большевикларның бөтен дөнья инкыйлабын яндыру өчен корал итүгә, милкен таратырга риза булмады. Большевиклар үзләренең бәйнәлмиләл хәрәкәтләрен дәвам иттерү өчен күп мая кирәк булды. Бу маяны алар игенчеләрдән генә ала алалар иде. Шуңа күрә дә 1929 нчы елны “Күмәк хуҗалык төзү нигезендә кулакларны сыйныф булу ягыннан бетерергә!” – дигән шигарь астында большевиклар игенчеләргә каршы икенче катгый һөҗүм башладылар.

                                                   Илне күмәкләштерү һәм сәнагәтләштерү

   Ни өчен большевикларга авыл хуҗалыгын күмәкләштерү кирәк булды?
   Беренче һәм төп сәбәп: киләчәк сугышка хәзерләнү өчен, авыр сәнагәтне авыл хуҗалыгын мәрхәмәтсез рәвештә талау аркасында үткәрү. Большевикларны авыл хуҗалыгы өстеннән тикшерү (контроль) итү генә канәгатьләндермәде. Алар авыл хуҗалыгының бөтен эшләп чыгарышына, игенчеләрең хезмәтенә хуҗа булырга теләделәр. Илне күмәкләштерү мәсьәләсендә большевиклар фиркасе эчендә күп каршылыклар, төрле сәяси агымнар булды. Мисал өчен бу сәяси агымнардан берсе булган троцкизмга тукталып үтик. Үз вакытында яһүд Троцкий бары тик авыл хуҗалыгы байлыгын талау юлы белән генә илдә чиктән тыш сәнагәтләштерү (сверхиндустриализация) планын тормышка үткәрүне тәкъдим итеп чыккан иде. Сталин, Троцкий планын, - игенчеләр белән Совет хөкүмәте арасында каршылыкны тудыруга юнәлтелгән план, - дип Троцкийга каршы һөҗүм башлады.
   Троцкизм тар-мар ителде. Ләкин чынбарлыкта Сталин игенчеләрне талау юлы белән үзе шул ук чиктән тыш сәнагәтләштерү планын тормышка ашырды.
   Ни өчен соң Сталинга үзе үк Троцкий планы белән илне сәнагәтләштерү планын тормышка үткәргәч, троцкизмга каршы көрәшү, сәяси гаугалар чыгару кирәк булды? Моның сәбәбе ачык. Халыктан үзенең төп сәясәтен яшерү – ул, большевизмның тормыш методы. Троцкизмны тар-мар итеп, аның сәяси агымын тәнкыйтьләп Сталин халык алдында игенчеләр мәнфәгатен яклаучы булып күренергә теләде. Шул вакытта әкрен генә, астыртын рәвештә Троцкийның явыз планын тормышка ашырды. Сталинның бу ерткыч сәясәте авыл халкын авыр хәлгә калдырды. Күмәкләштерү нәтиҗәсендә игенчеләр коллар хәленә әйләнделәр, авыл таный алмаслык бөлгенлеккә төште. Күмәкләштерү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгында терлекчелек түбәнге % ка кимеде:

                                         Башкортстанда            Татарстанда
   Атлар...............................43.....................................39...............
   Сыерлар..........................39....................................38...............
   Сарык һәм кәҗә.............66.....................................65..............
   Дуңгызлар........................43.....................................64..............

   Колхоз төзелеше шартларында алгы елларда игенчеләр терлекчелекнең бу куркыныч рәвештә кимүен яңадан элеккеге дәрәҗәгә җиткерә алмадылар. Бу авыр югалтуларны бары тик 1921 нче ачлык елда терлекчелек кимүе (64%) белән генә чагыштырырга мөмкин. Ул вакытта хосусый милек нигезендә корылган авыл хуҗалыгы берничә ел эчендә терлекчелекне сугыш алдында булган санга кадәр якынайтып үстерә алды. Чөнки ул аны үзенең хосусый милке, хосусый байлыгы итеп таныды.
   Әгәр дә игенчеләр 1920-22 нче елларда коммунага берләшүгә каршы булсалар, алар 1929 нчы елны колхоз төзелешенә үзләренең каршы булуларын белдерделәр. Ул вакытта Ленин авыл хуҗалыгы өчен бары 100.000 трактор сораган иде. 1929-30 нчы елларны Сталин авыл хуҗалыгына берничә йөз мең трактор бирде. Ләкин шулай да авыл колхозга каршы булды. Димәк, чынбарлыкта эш тракторда түгел, ә тирәнрерәк – колхоз төзелешенең тормышка яраксызлыгында иде.
   Колхоз төзелеше, колхоз рәисләре, бригадирлар, хисапчылар, МТС, район вәкилләреннән авыл хуҗалыгы эшендә мадди хезмәт күрсәтмәгән үзенә күрә “колхоз алпавытлары” төркемен барлыкка китерде. Һәрбер унынчы колхозчыга шундый бер “яңа алпавыт” туры килә. Аларның гомуми хисабы һәр кемнең үзенә хисаплавы авыр түгел.
   Илне сәнагәтләштерү безнең ватаныбыз һәм халкыбыз өчен нәрсә бирде соң?
   Илдә сәнагәт сугышка хәзерләнү өчен катлаулы булып, авыр сәнагәт кенә үсте. Дөрес, авыр сәнагәт үсеше нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы күп санда авыл хуҗалыгы машиналары алды. Ләкин бу машиналар колхоз хуҗалыгына бирелмичә, икенче төрле әйткәндә, дәүләт кулында калдылар һәм авыл хуҗалыгы эшләп чыгарган милекне талау коралына әйләндерелделәр. Хезмәт ияләренең көндәлек сорауларын, кирәк-яракларын тәэмин итүче – җиңел сәнагәт бик йомшак үсте. Беренче кирәк-ярак, киң куллану әйберләре дефицитка әйләнде, аларны Совет базарларында табып алу бик авыр булды.
   Милли мәсьәлә. Милли мәсьәлә белән большевиклар үзләренең тарихында күп мәртәбәләр файдаланып килделәр. Патша Руссиясе, Руссиядә милләт мәсьәләсен гаделле рәвештә хәл кылырга теләмәде. Большевиклар 1917 нче елда Руссиядә төрле милләтләрнең милли хәрәкәтләре белән патша хөкүмәтен аяктан егу өчен бик оста файдааландылар. Алар: - Бөтен милләтләргә азатлык биреләчәк, милләтләр үз теләкләре белән үзләренә аерым бәйсез дәүләт төзүгә рөхсәт алачаклар, - дип күп милләтчеләрне үз якларына аудардылар.
   Большевиклар  хакимияткә килгәннән соң милли автономияле җөмһүриятләр төзелде. Ләкин бу “автономия”нең чынбарлыкта ничек булуы сезнең үзегезгә ачык. Бу курчак җөмһүриятләрне төзегәннән соң, юлбашчылык эшен үз кешеләренә тапшырып, большевиклар урынлы милләтчеләргә каршы көчле һөҗүм башладылар. Алар тарафыннан Идел-Урал, Төркстан, Кавказ, Украина халыкларының чын милли идеаллары юкка чыгарылды. Милләтнең алдынгы вәкилләре кулга алындылар, яисә мөһаҗирлектә калырга мәҗбүр булдылар. Шулай итеп большевикларның “ысулы белән милли, эчтәлеге белән социалистик”  милли сәясәтләре – “ эчтәлеге белән яһүдлек һәм шовинистик” милли сәясәткә әйләнде.
   Төрек-татар халкының Милләт Мәҗлесе тарафыннан сайланган милли оешмабызны тар-мар итеп, большевиклар Идел-Уралда вак курчак автономияле җөмһүриятләр төзи башладылар. Ләкин бу милли җөмһүриятләр халкыбызның милли кызыксынуын берничек тә канәгатьләндерә алмадылар, 6.000.000 якын булган татар-башкорт халкыннан, Татарстан җөмһүрияте – 1.500.000, ә Башкортстан җөмһүрияте – 1.400.000 татар-башкорт халкын үз эчләренә алдылар. Бу сәясәт аркасында 3.000.000 га якын татар-башкорт халкы милли мәдәнияттән, милли гореф-гадәтләрдән аерылу белән, шиксез урыслашу юлына кертелделәр. Большевиклар безнең халыкның милли берлеген ясалма бүлү белән генә тукталмадылар, безнең ана телебезгә һөҗүм итеп, милләтлегебезне бетерергә яңа адым ясадылар. Яңа әлифне бетереп, большевиклар тарафыннан урыс хәрефләрен кертү – төрек-татар халкының милләтлеген бетерүдә булган һөҗүм, Казан ханлыгы җимерелгәннән соң иң авыр һөҗүмнәрнең берсе дип аңларга кирәк. Бу сәясәт нәтиҗәсендә безнең милләт берничә ун елдан соң үзенең саф әдәби телен югалтачак иде. Моңа карата бер фәлсәфәченең: - Телне саклау милләтне саклау дигән сүз, - дип әйтүен китерү бик урынлы. Шулай итеп большевикларның чын милли сәясәте дөнья күләмендә хакимиятне үз кулларына алу өчен азчылык милләтләрне бетереп, үзенең хәрби көче итеп туплауга юнәлтелгән сәясәт булды.
   Сынфый көрәш. Большевикларның 25 ел хакимият дәверендә Совет илендә туктаусыз рәвештә сыйнфый көрәш бару нәтиҗәсендә миллионлаган халык вафат булды, җәберләнде, алар арасыннан бу сәяси системага каршы килешә алмаслык дошманнар булды. Большевик террорларның корбаннары, Руссиядә үткән беренче дөнья сугышында булган корбаннардан күп дәрәҗәдә артты. Советлар илендә халыкка каршы большевиклар тарафыннан эшләнгән ерткычлыкларны күреп, чит ил халыклары да бу системага каршы булдылар. Большевикларның бөтен дөнья күләмендә хакимиятне үз кулларына алырга теләүләренә каршы көч туплый башладылар. Большевизм, аның чигендә мөстәкыйль дәүләт төзеп торган азчылык милләтләрне алу теләге белән аларга каршы үзенең канлы кулларын сузды. Аларны көчләп Совет дәүләте сафына кертте.
   Прогрессив кешелек җәмгыяте, большевиклар тарафыннан аңа каршы хәзерләнгән куркынычлыкларга читтән күзәтүче булып кала алмады. Ул үзенең киләчәген куркынычлы большевистик хаостан сакларга тиеш иде.
   Сугыш башланды. Ике бер-берсенә каршы булган сәяси система – капитализм һәм большевизм, үзләренең эчке лагерында һәм башка халыклар белән тышкы мөгамәләләрендә буталганнан соң, үзләренең якын үлемен сизеп, изелгән милләтләр азатлыгы өчен көрәшүче прогрессив көчләргә каршы сугышта «беректәш” булдылар.
   Милли социализм. Берсе дөнья яһүдчелеге акча капиталының хакимияте, икенчесе шул ук дөнья яһүдчелеге мәнфәгатен күзәтүче, бөтен җир йөзендә хакимиятне үз кулына алырга теләүче – капитализм һәм большевизмга каршы милли социализм идеясе халык арасыннан чыгып, кыска вакыт эчендә ил эчендәге эчке каршылыкларны кан түгүсез хәл кыла алды. Милли социализм илендә дәүләтнең бөтен байлыгы,  авыл хуҗалыгы һәм сәнагәте бары тик милләт мәнфәгатен генә күз алдында тотып үсә һәм эш итә. Кыска вакыт эчендә милли социализм бөтен милләтнең икътисадый тормышын күтәрде, илдә булган халык мохтаҗлыгын, хәерчелекне бетереде. Җәмгыять кызыксынуы аерым кешеләрнең кызыксынуыннан өстен куелды. Һәрбер кеше бер дәрәҗәдәге хокуклы дәүләт әгъзасы булды. Милли социализм илендәге бу уңышлыкларны хәзер без барыбыз да үз күзебез белән күрәбез.
   Милли социализм башка халыкларның аерым дәүләт булуларына, аларның мөстәкыйльлекләренә каршы үзенең кулын сузмый. Киресенчә, үз илендә гадел тормыш кору белән бергә, шулай ук башка милләтләр мәнфәгатен дә саклый. Азчылык милләтләргә үз илләрендә бәйсез милли дәүләт төзәргә, аларның ерткыч большевизм һәм плутократиягә каршы көрәшләрендә ярдәм итә. Бу сугыш барышы дәверендә хорват, словен халыклары Германия ярдәме аркасында үзләренә мөстәкыйль дәүләт төзеделәр. Германиянең гаделлек катнашы белән Румыния һәм Болгария, Венгрия һәм Румыния дәүләтләре арасында булган чик мәсьәләсе кан түгүсез хәл кылынды. Хәзерге көндә Германия белән берлектә Европа халыкларының күбесе плутократия һәм большевизмга каршы сугыш кырларында көрәшәләр.
   Милли социализм хәрәкәте, алда торган бөтен авырлыкларны җиңеп, җир шарындагы халыклар өчен ирекле, бәхетле тормыш китерәчәк.
      Әсаз һәм әсассызлык. Большевизм һәм плутократиянең әсассыз (нигезсез)  сәясәтләре, бу бер-беренә дошман булган ике системаның милли азатлык өчен көрәшүче халыкларга каршы “беректәш” булырга мәҗбүр итте. Бүген большевик-плутократлар авызларыннан төкрек чәчеп, караны ак дип күрсәтмәкче булалар. Сугыш нәтиҗәсендә большевизм үзенең көчсезлеген сизеп, сәясәтенә күп үзгәрешләр кертергә, халык теләгенә вакытлыча юл куярга, халык һәм большевизм арасында бердәмлек юклыгын ачарга мәҗбүр булды. Ләкин без бу вакытлы юл куюларның, сәяси үзгәрешләрнең чын мәгънәсен яхшы аңлыйбыз. Большевиклар яңадан НЭП ны кабатлап, алар алдавына ышанган халыкны яңадан кан эченә батырырга уйлыйлар. Кем бүген большевизмның үзгәрешенә ышана, шул киләчәге өчен куркыныч һәм тирән хата ясый.
   Үтә зур сугыш авырлыкларына карамастан, милли  социализм үзенең идеясенә һәм тоткан сәясәтенә тугрылыклы булып калды. Хәзер милли социализм идеясе изелән халыклар арасында көннән-көн киң күләмдә тарала. Милли азатлык өчен көрәшүчеләр сафының бердәмлеге арта һәм көчәя. Хәзерге көндә бу көчне өч төп бүлектән тора дияргә ярый:
1.    Европаны большевизм тырнагыннан һәм плутократ гангстерларыннан саклаучы Германия һәм башка Европа халыкларының көрәшчән бердәмлеге.
2.    Большевизмга каршы көрәшкә милли азатлык өчен күтәрелгән, кулларына корал алган көнчыгыш күңеллеләре гаскәрләре.
3.    Колонизаторларга каршы күтәрелгән, изелгән Азия халыкларының Япония белән берлектә көрәшүләре. Хәзер Азиядә электән изелеп килгән күп милләтләр үзләренә мөстәкыйль  дәүләт төзеделәр, капитализм коллыгыннан котылдылар. Азиядә сугыш Һиндстан чикләрендә бара. Инглиз-Америка капиталы/н/ бөтен көнчыгыш Азиядән куып чыгару хәзер тик вакыт мәсьәләсе генә булып хисаплана.

   Безнең милли азатлык хәрәкәтебезнең нык нигезе бар. Бары тик милли социализм идеясе генә кешелек дөньясында булган эчке һәм тышкы каршылыкларны гадел хәл кыла алачак.
   Гаделлек һәм киләчәк милли азатлык өчен көрәшүчеләр ягында!

                                         (Кул чабулар.)



                                    Пропаганда эшләрен көчәйтик

                        Легиончы Касыймов әфәнденең чыгышы


   Безнең беренче бурычыбыз булып – легиончылар арасында пропаганда эшләрен көчәйтү мәсьәләсе тора. Пропаганда эшләренең тиешле дәрәҗәдә алып барылмавы нәтиҗәсендә, легиончылар арасында күп кенә аңлашылмаулар туа. Минем уемча, һәр ротада бер пропагандист булдыру чарасын күрергә кирәк. Шулай ук рота командирларының пропаганда эше белән шөгыльләнүләрен, үз солдатлары арасында аңлату эшләре алып баруларын юлга куярга кирәк.
   Пропагандист һәм рота командиры, безнең легиончыларыбыз арасында милли тәрбиягә киң урын бирергә, аларда үз милләтен сөю тойгыларын үстерергә тиешләр. Безнең арада төп максатыбызны аңлауга сусаган егетләр күп.
   25 ел большевизм тырнагы астында изелгән яшьләребез арасында дәвамлы, нигезле пропаганда булганда гына, без максатыбызга ирешәчәкбез!

                                         (Кул чабулар.)

                                                           ***



                                    Корылтайның чыгарган карары


   Күп гасырлар буенча бөек дәүләт иясе булган һәм тәрәккыятькә ирешкән төрек-татар халкы бәйсезлеген югалтканнан соң, азатлыгын кире кайтарып алу өчен 400 елга якын туктаусыз көрәш алып барды. Заманында төрек-татарлар белән бер дәүләттә, бер хокукта, туганнар кебек яшәгән мари, удмурт, мордва кебек башка Идел-Урал халыклары да бу авыр көрәштә төрек-татарлар белән һәр вакыт бер сафта булдылар.
   Хәзерге көндә төрек-татар халкының бәйсезлеге өчен көрәш тарихында мөстәкыйльлекне яулау өчен иң уңайлы вәзгыять  туды. Чөнки, бөтен Европа халыклары, бөек Германия җитәкчелегендә, безнең дошманыбыз большевизмга каршы, милли азатлык нигезендә яңа гадел тәртип урнаштыру өчен зур көрәш алып баралар.
   Большевизм юк ителгән вакытта гына, безнең милли азатлыгыбызның хәл ителәчәк икәнлеге бик ачык аңлашыла. Шунлыктан, Идел-Урал халыкларының фронт сызыгының бу ягында булган өлеше, большевизм тәртипләренә каршы көрәшкә катнашып, милли максатка ирешү өчен оешырга керештеләр. 1942 нче елда Шәфи Алмаз әфәнде җитәкчелегендә милли оешма эшли башлады һәм төрек-татар легионы төзелде.
   Идел-Урал төрек-татарларының Грайфсвальд Корылтаенда милли оешмабызның җитәкчесе Г. Шәфи Алмаз әфәнденең  нотыгын тыңлаганнан соң, милли оешмабызның 18 ай эчендә эшләгән эшен һәм юлын дөрес дип табарга. Көрәш шартларының авыр булуына карамастан, аз вакыт эчендә таркау хәлдә булган көчләребезне җыеп, милли хәрәкәтебезне аякка бастыруда зур хезмәт күрсәткән Г. Шәфи Алмаз әфәндегә Корылтай үзенең зур рәхмәтен белдерә. Шулай ук Корылтай, милли оешмабызның зур гына уңышларга ирешүендә, Германия хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән адвокат Унглаубе һәм профессор фон Менде әфәнделәрнең хезмәтләрен аеруча күрсәтеп үтә. Шулардан соң Корылтай түбәндәгеләрне күрсәтеп китүне тиеш таба:
   Төп дошманыбызга каршы көрәш мәйданын киңәйтү, большевизмга каршы милли азатлык өчен көрәш сафына милләттәшләребезне тагын да күбрәк тарту максаты белән, Корылтай түбәндәгеләрне оештырырга, эшләргә кирәк дип таба.

I.                   Ни өчен без көрәшәбез?

1.    Без, Идел-Урал халыкларын (татар, чуаш, башкорт, мордва, мари, удмурт) мөстәкыйль милли дәүләт сафына берләштерү өчен көрәшәбез.
2.    Идел-Урал дәүләте сафына кергән бөтен милләтләр бер дәрәҗәдәге хокукка ия булган дәүләт әгъзалары булып хисапланачаклар.
3.    Җир эшчән игенчеләргә булырга тиеш. Колхоз төзелеше авыл хуҗалыгын хәерчелеккә төшерде. Без колхоз төзелешен бетерү һәм җирне, авыл хуҗалыгы байлыкларын игенчеләрнең хосусый милегенә бирелүе өчен көрәшәбез.
4.     Җир асты байлыгы, урманнар, сулар һәм илебезнең бүтән табигый байлыклары милләтнең хосусый байлыгы булып саналырга тиеш.
5.    Сәнагәт, сәүдә, юл һәм милли хуҗалыкның башка тармаклары, беренче нәүбәттә милләт мәнфәгатен күз алдында тотып үстерелергә тиешләр.
6.    Без, милли мәдәниятебезне, милли гореф-гадәтләребезне һәм ана телебезнең сафлыгын саклау һәм алга үстерү өчен көрәшәбез.
7.    Дингә ышану һәм гыйбәдәт кылуларның иреклеге дәүләт кануннары белән сакланырга тиешлеген яклыйбыз.

II.                Оештыру эшләре буенча

1.    Хәзерге милли азатлык өчен көрәшне алып бару, бөтен милләт халкын берләштерү, халкыбызның язмышын хәл иткеч көннәргә кирәкле хәзерлекне тулысынча өлгертү өчен, Корылтай даими эшләүче милли оешманы тәгаенли һәм шушы эшләрне алып бару мәсъүлиятен аның өстенә йөкли.
2.    Милли көрәш оешмасы, хәзерге көндә фронтның бу ягында калган Идел-Урал халыкларының (татар, чуаш, башкорт, мари, мордва, удмурт һ.б.) мәнфәгатен яклаучы, аларны мөстәкыйльлек өчен көрәш юлына оештыручы булса, киләчәктә мөһаҗирлектәге һәм илебездәге Идел-Урал истиклалы өчен көрәшүчеләрнең милли, сәяси, мәркәзи җитәкчесе булырга тиеш.
3.    Милли көрәш оешмасы, Германия һәм аның тирәсендәге илләрдә яшәүче кардәшләребез арасында түбәндәге эшләрне алып барырга бурычлы:

                 a)  Большевизмга каршы милли азатлык өчен көрәш бурычлары турында киң пропаганда алып бара.
                 b) Милли кардәшләребезнең мәнфәгетен яклау, аларның шәхси тормышларын яхшырту өчен кирәкле ярдәм оештыра вә таралган көчләребезне милли азатлык өчен көрәш сафына тарта.
                 c) Милләтебезнең талантлы, белемле кешеләрен эзләп табуны дәвам иттерергә һәм аларны милли азатлык өчен көрәш сафына тартырга. Аларны Европа югары мәктәпләре аша үткәрү яисә башка юллар белән белемнәрен үстерергә һәм киләчәктә көрәшебезенең яхшы уңышларга ирешүе өчен ышанычлы нигез хәзерләргә.
                 d) Милли командирлар һәм легиончылар – милли көрәш юлында зур таяныч булганлыктан, милли көрәш оешмасы аларны тәрбияләү һәм үстерү максатын күздә тотып, легион командалары белән нык элемтәдә булырга, аның белән берлектә эшләргә тиеш.

4.    Илебездә большевизм тырнагы астында яшәүче халкыбызга көрәш максатын, юлын мөмкин булган чаралар белән җиткерү чарасын күрергә һәм гомуми көрәшкә аларны да тартырга тырышырга.
5.    Төрле илләрдә мөһаҗирлектә яшәүче, вакытында төрек-татар халкының милли азатлык өчен көрәшенә зур хезмәтләр күрсәткән өлкән көрәшчеләребезне үз сафларыбызга тартырга. Милли максатка ирешү көннәренә кирәкле хәзерлек чараларын һәр җирдә бер максатка, бер юлга, бер тәртипкә китерергә.
6.    Югарыда күрсәтелгән мөһим бурычларны тулысынча үтәү өчен, милли көрәш берлегенең берничә бүлектән торган даими эшләүче президиумы – комитетын төзәргә һәм анда эшләүчеләр сафына Идел-Урал халыкларының вәкилләрен кертергә. Милләтнең укымышлы, булдыклы, җитди кешеләре милли көрәш берлегенең җитәкчелек нигезе булырга тиешләр.
7.    Иң кирәкле милли ихтыяҗларыбызны үтәүдә, мохтаҗлыкта калган милләттәшләребезгә ярдәм оештыруда, милли оешмабыз карамагында даими керемле милли фонд оештырырга. Милли фондны оештыру чараларын түбәндәгечә билгеләргә:

a)      бөтен солдатлар, офицерлар, хезмәткәрләр һәм башка төрек-татарларның айлык килереннән 1% күләмендә милли салым оештырырга.
b)      Моннан башка ихтыяри иганәләр җыйнау юлы белән милли фондны баету чаралары алып барырга.

III.             Көрәш берлегенең программасы турында

1.    Корылтайның карар комиссиясенә “Идел-Урал төрек-татарлары мөстәкыйльлеге өчен көрәш берлеге»нең сәяси программасын эшләп чыгаруны һәм раслау өчен киләсе Корылтайга кертүне тапшырырга.
2.    Корылтайның барлык материалларын аерым китап рәвешендә татар, урыс һәм герман телләрендә бастырырга.

   Без, Корылтайда катнашучы Идел-Урал халыкларының вәкилләре, югарыда күрсәтелгән теләкләрнең тормышка ашырылуына ышанабыз һәм без үзебезнең мөстәкыйльлегебез өчен большевизмга каршы көрәшкә барлык Идел-Урал халыкларын чакырабыз.  


                             Корылтайга өстәмә рәвештә Корылтай вәкилләренең тәкъдимнәре

1.    Легиончы Касыймов әфәнденең тәкъдиме:

-       Безнең хәзерге көрәшебезне башлап җибәрүче, шуның белән милли азатлыгыбыз өчен көрәш тарихына яңа бер шатлыклы сәхифә яздыручы Шәфи Алмаз әфәндегә милләт халкының зур рәхмәтен белдерү белән бергә, аны милли көрәшнең юлбашчысы дип танырга.

2.    Ш.Нигъмәти һәм С.Габдулла әфәнденең тәкъдиме:

-       Легион һәм эшчеләр батальонының бүлекләрендә даими эшләүче пропагандачылар хәзерләү, аларның белемен күтәрү өчен махсус бер курс оештырып, пропагандачыларны шул курста укытырга һәм аларны махсус пропагандачы дип танырга.

   Искәрмә:Корылтайда хәрби эшләр буенча да аерым карар кабул ителде.


                                                                  ***


                        Туган илебездә яшәүче бөтен төрек-татар халыкларына

                                     Корылтайның мөрәҗәгате


       Данлыклы төрек-татар халкының уллары һәм кызлары!
   Идел елгасы белән Урал таулары арасындагы җирләрдә безнең бабаларыбыз дөнья тетрәткән көчле милли дәүләтләрен корып, иркен, шатлыклы гомер кичергәннәр. Бу җирләрдә бөек Болгар, данлыклы Алтын Урда, аннан соң кодрәтле Казан һәм Әстерхан дәүләтләре яшәде. Безнең ватаныбыз Идел-Урал урыс патшалары кул астында изелеп яшәгән дәверләрдә, иреккә омтылучы батыр халкыбыз азатлык өчен шушы изге көрәштән туктамады. 1917 нче елгы инкыйлаб вакытында большевиклар, халкыбызга иркенлек турында вәгъдәләр биргән булып, оятсыз рәвештә алдадылар. Азатлык, иркенлек урынына патша Руссиясенә караганда да авыррак коллыкка төшерделәр. Игенчеләребезне көчләп колхозга куып кертеп, бөлгенлеккә, хәерчелеккә алып керделәр. Шунлыктан күп туганнарыбыз илебезне ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булдылар. Явыз большевиклар, халкыбызның дини-милли хисләрен аяк асларына таптап, 25 ел буена туктаусыз халкыбызның канын эчтеләр.
   1920 нче елны большевикларга каршы күтәрелгән халкыбызның сәнәк сугышлары, милләтебезнең бәхете өчен корбан булган Солтангалиев һәм аның сафташлары, 1930 нчы елны колхозга каршы күтәрелешләр һәм 1937 нче елда күп меңләгән туганнарыбызының НКВД базларында газапланып, вакытсыз шәһит китүләре безнең хәтеребездән һич чыкмый. Урыс патшаларының 400 еллар халкыбызны көчсезләндерү, милләтебезне бетерү өчен алып барган сәясәтләрен большевиклар тагын да көчлерәк дәвам иттеләр. Большевиклар, үзләренең хыяли җиныятьчел ниятләре белән бөтен дөньяны (дөнья революциясе аша) басып алу өчен бай илебезне таладылар. Халкыбызны ач-ялангач калдырдылар. Безне меңәрләп куып лагерьларда җәзаладылар, газаплы сөрген – Төньяк баткаклыкларында үлгәнче эшләттеләр.
   Туганнар! Хәзерге көндә бөтен Европа халкы берләшеп, Бөек Германия җитәкчелеге астында большевикларга каршы көрәшәләр. Шуның белән бергә Руссиянең урыс патшалары, аннан соң большевиклар тарафыннан изелгән халыклары да үз легионын оештырды, көрәш берлегенә кушылдылар.  Идел-Урал халыклары (татар, чуаш, башкорт, мордва, удмурт, марилар) бер байрак, ягъни әвәлге азатлык иле булган хәзерге Идел-Урал байрагы астына җыелып, большевизмны юк итү өчен милли дәүләт төзү көрәшенә корал тотып батыр атлыйлар.
   1944 нче елның 4-5 нче мартында, Бөек Германиянең Грайфсвальд шәһәрендә җыелган Идел-Урал халыкларының милли мәҗлесе – тарихи Корылтае Сезгә, якын туганнарыбызга, мөрәҗәгать итә:
   Кадерле туганнар!
   Халкыбызның гасырлар буенча алып барган азатлык көрәшенең төп максаты булган азат ил, милли дәүләт төзү фәкать ерткыч большевизмны бетергән хәлдә генә гамәлгә ашачак. Безнең азатлыгыбыз мөстәкыйль Идел-Урал дәүләте төзү идеясе, хәзерге көндәге милли оешмабыз бөтен Европа мәмләкәтләре тарафыннан танылды. Ерткыч Сталин, хәйләкәр инглиз-америкалы капиталистар мәнфәгате өчен Сезнең каныгызны түгәргә мәҗбүр итеп, сугыш кырларына куа. Өйдә калган туганнарыгыз, хатын, бала һәм ата-аналарыгыз ачлык-ялангачлыкта һәм чыдый алмаслык авыр хезмәтләр белән җәфа чигәләр.
   Онытмагыз, туганнар! Безнең халкыбызның бәхете, азат тормышы большевикларны юк иткәндә генә тәэмин ителәчәк. Халкыбызны кол иткән большевиклар файдасына кан түкмәгез! Бөек Германия һәм бөтен Европа халыклары белән берлектә без, большевикларны тар-мар итеп, илебезне азат итәчәккбез.
   Большевикларның иң ахыргы көчләрен салып, фронтта казанылган кайбер “уңышлыклары” хәзерге сугышны хәл итә алмый. Киресенчә, миллионнарча алданган туганнарыбызның каннарын файдасызга гына түгү булып калачак. Якын киләчәк көннәренең берендә  большевизмга каршы хәзерләнгән дәһшәтле көчләр хәл иткеч һөҗүм ясаячак. Шуның белән большевизм юк ителәчәк. Большевиклар тарафыннан үлемгә хөкем ителгән вак милләтләргә тиздән балкыган кояш туачак. Шуның өчен без Сезне, туганнарны, большевизмга каршы милли мөстәкыйльлек яулап алу өчен көрәшкә чакырабыз. Үзебезнең милли дәүләтебезне, азат Идел-Уралны төзегән вакытта гына киң иреклек, мул җир, якты тормыш алачакбыз. Без большевизмга каршы азат илебез өчен гадел тормыш дөреслеген урнаштыру өчен көрәшәбез.
   Большевизм тырнагы астындагы төрек-татар улары! Коралларыгызны ташлап, безнең якка, Германия ягына, азатлык өчен көрәшүче үз туганнарыгыз ягына чыгыгыз! Бу тарихи, изге көрәшкә катнашырга ашыгыгыз! Сезне без көтәбез!



                               Корылтайның Идел-Урал легиончыларына мөрәҗәгате


   Хөрмәтле легиончылар!
   1944 нче елның 5 нче мартында, Идел-Урал халыкларының Грайфсвальд шәһәрендә үткәрелгән милли Корылтае, зур әһәмиятле карарлар чыгарып, эшен тәмам итте. Бу тарихи милли Корылтай авыр сугыш дәверендә, каты сынау көннәрендә булды. Хәзерге көннәр – бөтен Европа халыкларының һәм шулай ук моңа кадәр изелеп килгән, ләкин милли горурлыкларын югалтмыйча, азатлык өчен көрәшүдә төрек-татарларның да киләчәген хәл иткеч көрәш дәвере дип таныла.
   Корылтай, бу көрәшне корал белән сугышып, большевизмны җиңеп, милли мөстәкыйльлеккә ирешкәнче дәвам итәргә бер күңелдән карар бирде. Милләтебезнең меңнәрчә батыр уллары легион сафында хезмәт итәләр. Аларның күбесе сугышларга катнашып, үзләренең батырлыкларын, каһарманлыкларын ачык күрсәттеләр.
   Хөрмәтле легиончылар!
   Сезнең көчле кулыгызга халкыбызның язмышы, бәхете тапшырылды. Бөтен милләт халкы, хәтта фронтның теге ягындагы туганнарыгыз да, сезнең уңышларыгызга чын күңелдән шатланачак, сезнең батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз белән мактаначак. Безнең өстебезгә алган эшебез – авыр, катлаулы һәм тиз көндә генә бетерелмәслек түгел. Киләчәктә дә кыенлыклар булуы мөмкин. Ләкин кораллы батырларның истиклал, милләтебезнең бәхете өчен көрәшчеләр сафына чын күңелдән баскан булуыгыздан һәр төрле уңайсызлыкларны җиңеп чыгуыгызга һәм авыр мәсьәләләрне тиз арада хәл итүегезгә ышанабыз.
   Безнең чын күңелдән гомуми дошманны җиңеп, үзебезнең бәхетебезгә ирешү максаты белән көрәшкә катнашырга теләвебезне Германия ачык аңлады. Шуның кадерен саклау рәвешендә безгә, беректәш сыйфатында, көрәшкә катнашырга мөмкинлек тудырды һәм зур ярдәм бирде. Шуның нәтиҗәсендә:
   1.Идел-Урал төрек-татарларының мөстәкыйльлеге өчен милли көрәш берлеге төзелде.
   2. Милләтнең кораллы таянычы – Татар легионы көннән-көн үсә, көчәя.
   3. Милли гәзитәбез “Идел-Урал” ел ярымга якын дәверендә чыгуында дәвам итә. Халкыбызга милли тәрбия бирә, көрәшчеләрнең сафын ныгыта.
   4. Ниһаять, милли Корылтай җыеп, көрәш мәсьәләләрен тикшерде һәм кирәкле карарлар чыгарды.
   Корылтай, уңышларга ирешү юлында зур хезмәт күрсәткән легион командиры Оберстлеутнант фон Зеккендорф әфәндегә һәм эшче батальон командиры Оберст Боллер әфәндегә, үзенең зур рәхмәтен белдерде.
   Хөрмәтле легиончылар!
   Гомуми дошманга каршы мөстәкыйльлегебез өчен көрәшнең хәзер иң тартынкылык вакытына җиттек. Максатка ирешүне хәл иткеч, соңгы көч сынау вакытына кадәр, санаулы көннәр генә калды. Фәкать бөтен көчне берлеккә китереп, рухани яктан да бер күңелдән омтылган хәлдә генә, без киләчәк хәл иткеч көннәргә хәзерлек чараларын тулысынча үтәп, дошманны җиңә һәм максатыбызга ирешә алабыз.
   Корылтай карарлары, командалыкның әмерләре һәм милли көрәш берлегенең күрсәтмәләре хәзер сезнең өчен иң изге нәрсәләр дип танылалар.
   Көчебезне күп мәртәбә үстерик, милли байрак астына җыеп сафларыбызны тыгызлыйк! Биргән антыбызга тугрылыклы булып, дошманыбызны җир йөзеннән юк иткәнчегә кадәр коралыбызны кулга нык тотыйк һәм мөстәкыйльлеккә ирешкәнчегә кадәр көрәшик! Безнең көрәшкә чакыручы шигарьларыбыз шушыларадан гыйбарәт.
   Сезнең җиңүчеләр булачагыгызга, милли байракны тап төшерми азат илебезгә алып кайтуыгызга Корылтай чын күңелдән ышана. Шулай ук Корылтай мөрәҗәгатен сез тырышлык, батырлык күрсәтеп гамәлгә китерерсез, аңа җавап рәвешендә хәрби тәртипне тагын да югарырак күтәрерсез, гаскәри хәзерлекне, сугыш осталыгына өйрәнүне тагын да көчәйтерсез дип ышана. Югарыда әйтелгәннәр халкыбызның бәхете өчен иң кирәкле мөһим нәрсәләр.
   Яшәсен безнең бөек дустыбыз – Германия халкы!
   Яшәсен берләшкән көчләрнең юлбашчысы Адольф Һитлер!
   Яшәсен үз мөстәкыйльлеге өчен батырларча көрәшүче данлыклы төрек-татар халкы!
   Яшәсен Идел-Урал халыкларының бердәмлеге!
   Яшәсен аларның кораллы көчләре – милли легион!


                                                    ***



                                     Гомуми утырыш


   5 нче мартта, сәгать 4 тә, Грайфсвальд шәһәр залында Корылтай вәкилләренең, Корылтайга килгән кунаклар белән бергә, гомуми утырышы булды. Кунаклар арасында герман хәрби командалары һәм герман көнчыгыш министрлыгы вәкилләре, шулай ук кан кардәшләребез Кырым татарлары, төркстанлылар һәм азәрбайҗанлылар вәкилләре булдылар.
   Гомуми утырышны Татар җитәкчелек оешмасының шефы адвокат Унглаубе әфәнде ачты. Адвокат Унглаубе әфәнде үзенең чыгышында Корылтайга килгән кунакларны Татар җитәкчелек оешмасының бер ел ярым вакыт эчендә эшләгән эше белән кыскача таныштырып үтте.
   Корылтай вәкилләрен котлау өчен беренче сүз көнчыгыш легионнары командиры генерал-майор фон Һейгендорф әфәндегә бирелде. Корылтай вәкилләре һәм кунаклар генерал-майор фон Һейгендорф әфәндене зур алкыышлар белән каршы алдылар:

                              Генерал-майор фон Һейгендорф әфәнденең котлавы

   Күңелле гаскәрләр командиры булуым белән, Сезне, төрек-татар Корылтае әгъзаларын, чын күңелдән тәбрик итәм. Бу Корылтай герман-татар дуслыгын тирәнәйтеп, аларның берлектәге эшләрен тагын да ныгытып, яңа төзелгән милли көрәш берлеге татар легиончылары күңеленә көчле сугышчан рухы урнаштырыр, фәкать Германия җиңгән хәлдә генә татар халкына бәхетле язмыш туачагын ачык аңлатыр, дип ышанам.
   Дошманнар 1943 нче елда Италиянең сугыштан чыгуы белән дә файдалана алмаячак, без хәзер үзебезнең җиңүебезгә һич тә шөбһәләнмәскә хаклыбыз. Шунлыктан безнең Идел-Ураллы дусларыбызга, Германия хәрби көче белән большевизмнан коткарылган туган илләренә, үз гаиләләренә кайтырга мөмкинлек туачак. Хәзерге сугышта бер сафта туганнар кебек булуыбыз, сугыш беткәч тә Германия халкы белән татарлар арасында чын дуслык бирер. Үзебезнең гомуми көрәш юлбашчыбызны чын күңелдән котлыйбыз, биргән антыбызны нык тотарга сүз бирәбез.

   Генерал-майор фон Һейгендорф әфәндедән соң сүз төрек-татар легиончыларының командиры Оберстлейтенант фон Зеккендорф әфәндегә бирелде. Оберстлейтенант фон Зеккендорф әфәнде  үзенең чыгышында Идел-Урал төрек-татарлары легионының төзелеше, легиончыларның гомуми дошманга каршы көрәштә катнашулары турында тукталды. Чыгышының дәвамында:

-       Үткән бөтен дөнья сугышында мин үзем Идел-Урал халыклары арасында торуым аркасында, аларның тормышы, гореф-гадәтләре белән якыннан таныш булдым. Шуңа күрә дә хәзерге көндә милли азатлык өчен көрәшкә корал алган төрек-татар легиончыларының командиры булуым белән бик шатланам. Безнең легионыбызда вакытлыча туган илләреннән аерылган төрек-татар легиончыларына сөйгән ватаннарын искә алу өчен бөтен булган мөмкилекләр тудырырга тырышыла. Легион төзелешенең беренче көннәреннән үк оештырылган милли оркестр легиончыларның буш вакытларын күңелле итеп үткәрүдә һәм туган ил мәдәниятен, милли музыканы искә алуда бик зур урын тота. Легиончылар легион сафында хәрби өйрәнүләрдән башка, шулай ук киң күләмдә милли тәрбия алалар. Герман командирлары һәм легиончылар арасында дуслык көннән-көн арта. Ике ара дуслык көчәюе безнең киләчәк җиңүнең нигезе булып тора, - диде.

   Колоннефюрернгштад командиры Оберст Боллер үзенең чыгышында эшче батальоннарында булган төрек-татар легиончыларының хезмәтенә югары бәя бирде: - төрек-татар легиончылары тәртип һәм эшне сыйфатлы үтәү ягыннан иң алдынгы урында торалар, - диде.
   Көнчыгыш министрлыгы вәкиле профессор фон Менде әфәнде үзенең чыгышында Идел-Урал төрек-татарларының милли азатлык өчен булган көрәшләренең тарихи агымына тукталып, Корылтайдагы кунакларны төрек-татар халкының милли хәрәкәте белән таныштырды.
   Шәфи Алмаз әфәнде үзенең чыгышында Корылтайга килгән кунакларны Татар җитәкчелек оешмасы исеменнән тәбрикләде. Төрек-татар халкының милли азатлык өчен көрәшенә гаять тә зур ярдәм күрсәтүче Бөек герман халкына безнең зур рәхмәтебезне белдерде.
   Шәфи Алмаз әфәнденең чыгышыннан соң, Корылтай вәкилләреннән Габдулла-Солтан, Оберлейтенант Мәҗит, Скоблев әфәнделәр чыгыш ясадылар. Корылтайга кунак булып чакырылган кан кардәшләребез Кырым татарлары, Төркстан һәм Азәрбайҗан вәкиләре, милли оешмалары һәм легиончылары исеменнән Корылтай вәкилләрен котладылар.

                                             Кырым татарлары исеменнән
                                     К.Тахтаров әфәнденең котлавы

 
   Кырым татар комитеты исеменнән мәҗлесегезне тәбрик итәм. Яңа гына мәйданга килгән милли-сәяси оешмагызга үзенең бөтен эшләрендә зур уңышлыклар телим. Безләр мәдәни һәм дини өлкәләрдә берләшкән бер халыкбыз. Безнең үзебезнең тулы тарихыбыз бар. Патша золымы, аның төрек-татар халыкларының башына китергән авырлыклары бер вакытта да онытылмас. Патша сәясәте безнең халыкларыбызга каршы гомуми бер сәясәт иде. Большевик дәвере чирек гасыр буе барыбыз өчен дә әсирлек һәм золым көне, безнең халыкларыбыз өчен фаҗигале бер тарихтыр. Большевикларның бу сәясәтләре патша сәясәтеннән дә яманырак һәм куркынычрак булып чыкты.
   Безнең бүгенге төп теләгебез – большевизм коллыгыннан котылып, халкыбызны азатлыкка чыгару, аңа истиклал казанудыр һәм аны башкалар һөҗүменнән саклаудыр. Бу юлда без үзебезнең көч һәм куәтләребезне һич тә кызганмастан эшләячәккбез. Биредә булган легиончы кардәшләребез үз теләкләрен бик яхшы аңлыйлар. Алар үз халыкларының азатлыклары һәм истиклаллары өчен көрәшәләр, теләкләренә ирешәчәкләренә нык ышаналар. Бүген Кырымда 30.000 нән артык Кырым-татар яшьләре сугыш кырларында шанлы герман гаскәрләре белән берлектә явыз дошманыбыз булган большевикларга каршы көрәшүләре һәм кан түгүләре белән безнең халыкларыбызның истиклалы өчен мәңге онытылмаслык бер эштер.
   Бүген төп теләк – сезнең алдыгызда корылып яткан яңа Европа җәмгыятендә безнең халыкларыбыз да үз урыннарын алачакларын онытмаудыр. Бу герман гаскәрләре белән берлектә безнең халыкларыбызның да бүгенге сугышларда катнашуы белән ныгытылачактыр.
   Яшәсен бөек герман халкы белән безнең халыкларның дуслыгы!

                              (Кул чабулар.)


                Идел-Урал һәм Төркстан халыклары бер максат белән,
                            бер юлда көрәшәләр

                                     Төрек-татар халыкларының Грайфсвальд шәһәрендә җыелган
                                     Корылтаен тәбрикләү рәвешендә язылган бу мөрәҗәгатьне,
                                    милли Төркестанның Берлиндагы комитетының президенты
                                    Вәли Каюм-хан әфәнденең таапшыруы буенча, ул комитетта
                                    эшләүче Әхҗан әфәнде сөйләде.


   Милли Төркестанның Берлиндагы комитеты Идел-Урал татар кардәшләребезнең бүген җыелган корылтаен чын күңелдән тәбрик итә.
   Идел-Урал татар халкы, без Төркстанлыларның дус кардәшләре бүген татар халкы, Төркстан халкы кебек үк, үз азатлыгы юлында бөек Германия җитәкчелеге астында, кулына корал алып көрәшә. Бүген җыелган татар дусларыбызның корылтае үткән хезмәтләренең нәтиҗәләрен туплап, киләчәк эшләрен активлаштыра һәм зур мәгънәле юл ача.
   Татар халкының милләтчеләре, сез дусларыбызның бу көнгә кадәр үз кулларыгыз белән ирешкән уңышларыгызны без Төркстанлылар күреп чын күңелдән куанабыз һәм сезнең милли хәрәкәттәге юлыгызга чын күңелдән кушылабыз. Татар халкының тәкъдире, без Төркстан халкының язмышына охшый. Төркстандагы михнәтләр татар халкының да башында булды. Безнең азатлыгыбыз бер-беребезнекенә бик нык бәйләнгән. Бу бәйләнеш тарихта язылган һәм күрсәтелгән.
   Безнең дошманыбыз Мәскәү империалистлары Төркстан һәм Идел-Урал халыкларын бер-берләреннән аерырга ни кадәр тырышсалар да, бер эш тә чыгара алмадылар һәм алмаслар! Төркстан халкы һәм безнең татар кардәшләребез үз милли идеяләре белән мөстәкыйль илләр төзү өчен көрәшәләр. Без чын милләтчеләр булып, үз милли байрагыбыз астында үз милли идеябезне күтәреп чыктык. Безнең өчен моннан башка юл юк. Безнең бу эшләребезнең дөрес булуын Төркстан һәм Идел-Урал халыкларының сугышчан егетләре фронт мәйданнарында үзләренең батырлыклары белән күрсәтәләр.
   Германиянең ярдәме белән без үз азатлыгыбыз өчен кулларыбызга корал алып, шушы корал көченә таянып үз милли ниятебез, милли ватаныбыз өчен көрәшәбез. Әгәр дә фронтта һәм эшче батальоннарда Германиянең ярдәме булмаса, ул безгә кул сузмаса, без үз милли юлыыбыздагы уңышларга ирешә алмаган булыр идек. Без Төркстанлылар һәм сез Идел-Ураллы кан кардәшләребез германнар белән бер сафта булып, үз максатыбыз юлында көрәшебезне дәвам итәбез.
   Без, сез туганнырыбыз белән бер максатны, бер вазыйфаны алдыбызга куеп, аларны гамәлгә ашыру өчен көрәшне үзебезнең иң мөһим бурычыбыз дип саныйбыз. Милли Төркстанның Берлиндагы комитеты сезнең эшләрегезгә уңышлар теләп, Төркстанның көрәшчән егетләре исеменнән ялкынлы сәламнәр тапшыра һәм уңышларга ирешүегезгә чын күңелдән ышана.


                                                               ***


   Гомуми утырыштан соң, Идел-Урал төрек-татарлары легионының милли һәм духовой оркестрлары Корылтай вәкилләре, кунаклар һәм урынлы халык өчен зур программада концерт бирделәр.
   Аллагулов әфәнде җитәкчелеге астында башкарылган милли концерт зур уңыш белән үтте. Милли музыка, милли җырлар һәм биюләр концертны караучыларда тирән тәэсир калдырдылар. Концертның күп күренешләре кунакларның алкышлы кул чабулары белән берничә кат кабатланды. Духовой оркестр Европаның атаклы композиторларының әсәрләрен башкарып, төрек-татар халкының Европа мәдәниятенә нигезле адым атлавын күрсәтте.


                                                             ***


   Корылтай вәкилләре һәм кунаклар өчен Штадесһалленең бер залында эшче батальоннардагы төрек-татар легиончыларының төрле кул эшләре күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә агачтан эшләнгән матур портсигарлар, уенчыклар һәм бигрәк тә саламнан үргән төрле өстәл тартмалары, кул сумкалары кунакларда һәм урынлы халыкта аеруча кызыксыну тудырдылар. Күргәзмәдә булган бөтен экспонатлар истәлек өчен урынлы халык тарафыннан сатып алындылар. Урынлы халык күргәзмә җитәкчесенә почта аша бу истәлекләрне җибәрү өчен чиктән тыш күп заказ бирделәр. Сәләтле кулларның һөнәрен күрсәтүче милли күргәзмә туган илебезне искә алу күренеше булды.


                                                          ***


   9 нчы мартта Германиянең иң матур табигать почмакларыннан берсе булган Ратһен курортында Корылтай вәкилләре пропагандачылар курсына җыелган легиончылар белән очраштылар. Пропагандачылар Корылтайның эше һәм карарлары белән танышканнан соң, үзләренең зур канәгатьләнүләрен белдерделәр.

   10 нчы мартта “Идел-Урал төрек-татарлары көрәш берлеге”  президиумының утырышы булды.



                                                                   Эчтәлек

                                                                                        Бит
   1. Кереш сүз. (К.Салих)                                                                                  5
     2. Корылтайның ачылышы (Айтуган)                                              11
     3. Президиум, комиссияләр һәм көн тәртибе                                             12
     4. Милли оешманың җитәкчесе Шәфи Алмаз әфәнденең
                         нотыгы                                                                                              16
5. Легион командиры Оберстлейтенант фон Зеккендорф
                                  әфәнденең доклады                                                 26
6. Милли көрәш берлегенең әһәмияте һәм вазыйфалары (К.Салих)  27
    7. Без ни өчен татарлар белән бергә көрәшәбез (Скоблев –
                   чуаш халкы вәкиле)                                                         30
    8. Милли максат һәм кораллы көрәш (К.Мәҗит - Оберлейтенант)       33
   9. Безнең башка милләтләр белән мөнәсәбәтләребез
                  (Габдулла-Солтан)                                                         37
    10. Пропаганда турында (Ш.Нигъмәти)                                           42
    11. Көрәш берлегенә милли фонд төзү (Ирек)                                           47
    12. Дин – милли әхлакъның нигезе (Габдуллан)                                      49
    13. Без Германия белән берлектә көрәшәбез (Алиев)                            53
     14. Ватаныбыз бүген кан эчендә (Ибраһим)                                    55
    15. Өч система көрәше (Чишмәле)                                                 55
     16. Пропаганда эшләрен көчәйтик (Касыймов)                              68
      17. Корылтайның чыгарган карары                                                             69
      18. Туган илебездә яшәүче туганнарыбызга мөрәҗагать                     72
       19. Легиончыларга мөрәҗагать                                                                   74
        20. Гомуми утырыш                                                                                       76



                              -----------------------------------------------------------------------------------


   Бу китап 1944 елда Берлинда басылып чыккан. Аны язучы һәм тарихчы Фәүзия Бәйрәмова 2008 елның октябрь аенда Германиянең Мюнхен шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Гариф Солтаннан Татарстанга алып кайтты һәм 2009 елның февраль аенда китапны латин хәрефләреннән бүгенге кирилл хәрефләренә күчереп басты.
   Китаптагы кайбер искергән сүзләрнең бүгенеге мәгънәсе:
    Инкыйлаб – революция, күңелле – үз ирекле, доброволец мәгънәсендә дә, шат күңелле мәгънәсендә дә килә, истиклал – азатлык, ирек, бәйсезлек, мөстәкыйльлек, тәсдикъ ителгән – хупланган, расланган, хәят – тормыш, тәкърарлау – кабатлау, кат-кат әйтү, тәрәккыятъ – прогресс, алга китеш, хөррият – ирек, гадәләт – гаделлек, тәшкиләт – оешма, тәгаен ителү – раслау, шивә - диалект, җирле сөйләм, шигаръ – лозунг, әләм – байрак, мөһаҗир – эмигрант, фирка – партия, сәнагәт – промышленность, нәүбәт – чират, вәзгыять – хәлнең торышы, тормыш, иганәчелек – хәйрия ярдәме, благотворительность, бәйнәлмиләл – интернационализм, беректәш – союзник.

                                                              -----------------------------------------------------------------------