ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

суббота, 21 июля 2012 г.

Сабантуйга - өч мең ел!


Сабантуйга - өч мең ел!
http://www.tatar-gazeta.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=1672%3A2012-07-20-17-47-29&catid=82%3A2011-07-13-22-22-11&Itemid=152

Сабантуй – бернинди дә "праздник плуга" да түгел, праздник бороны да, праздник сеялки да, яки тагын башка бер эш коралы бәйрәме дә түгел. Кызганычка каршы, әле һаман да, бүгенге көнгә кадәр, татарның билгеле бу бәйрәмен артык гадиләштереп, примитивлатырып, "праздник плуга" дип атау дәвам ителә, шул исәптән массово мәгълүмат чараларында да. Сабантуй – сабан бәйрәме, сабан эшләрен, язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу бәйрәме, яз бәйрәме, хезмәт бәйрәме, авыл хезмәтчәннәренең олы бәйрәме. Татарлар бу бәйрәмне, утрак тормыш белән яшәүгә күчкән дәверләрдән бирле, инде мең ярым ел диярлек, шулай язгы кыр эшләре белән бәйләп үткәрәләр дә.
Тик гел алай булмаган. Бу бәйрәмне элеккеге, борынгы вакыттан ук, татарлар күчмә тормыш белән яшәгән вакыттан ук калган бәйрәм булган исәпләргә дә нигезләр аз түгел. Минем “Сабантуй – праздник плугамы?” дип язылган мәкалә астындагы, аннан соң бу темага багышланган башка басмаларда, сайтларда, массово мәгълүмат чараларында булган материаллар, фикер алышулар шул турыда да сөйли ...

Татарларны, бер татарларны гына да түгел, гомумән, күчмә тормыш алып баручы халыкларны, гадәттә, артта калган, түбән мәдәниятле халык вәкилләре итеп күрсәтергә яраталар. Күчмә тормышның үзенә генә хас культурасы, сәнгате, авыр табигать шартларына яраклашкан хуҗалык итү рәвеше булган. Күчмә халыклар, дәүләтчелекнең бар институтлары да булган зур дәүләтләр, державалар төзегәннәр, үз күршеләренә сизелерлек йогынты ясаганнар, кешелек цивилизациясе үсешенә лаеклы өлешләрен керткәннәр. Гумилевның "Кара легенда"сында бу турыда дәлилләр җитәрлек. Борынгы заман һәм урта гасырлар (б.э.ның беренче меңьеллыгы) төрки-татарларына килгәндә исә, алар гадәттә, ярымкүчмә тормыш алып барганнар, безнең эрага кадәрге чорларда ук күчмә тормыш алып барудан тыш, игенчелек белән дә шөгыльләнгәннәр, һәм дә иң мөһиме, урта гасырлар төрки-татарлары, чагыштыргысыз тимерчеләр булганнар, кытайлылар белән фарсыларны металл белән тәэмин итеп торганнар. Кытай императоры төрки каганны кимсетергә теләсә "Син, тимерчем минем!", - дип яза торган булган, бу – конфликтларга, сугышларга китергән.
Сабантуйның борынгы күчмәләр бәйрәме булуына аргументлар аз түгел. Беренчедән, сабантуй исемен аңлатуның икенче версиясе дә бар. Бу версия буенча, сабантуй – саба туе дигәннән алынган. Саба – бөрдек дигән сүз. Ә бөрдек – ул вакытта, күчмәләрдә төп савыт-саба булган, керамика, агачтан эшләнгән савытларга караганда күбрәк кулланылган. Сабан туеның борынгы күчмәләрдән калган бәйрәм булуы тарафдарлары фикере буенча, бу бәйрәм кыш үтеп, маллар җәйләүгә чыккан вакытта, беренче кымыз кою вакытында, табигатьнең уянуы, яшәрүе, дала яшәреп, үләннәр баш калкытып, һавада тургайлар сайрый башлаган вакытта, елның иң матур мизгелендә үткәрелгән. Шул вакытта инде төрки-татарларның бабалары, җыенга җыелып корылтай корганнар, анда ыру-кабиләләрнең төрле проблемаларын хәл иткәннәр, көтүлекләрне бүлешкәннәр, мәҗлесләр үткәргәннәр, беренче кымыздан авыз иткәннәр. Шул ук вакытта төрле спорт ярышлары да үткәрелгән. Сабантуй – кичертелгән нәүруз бәйрәме, җәйге Кояш тору вакыты белән бәйле бәйрәм дип аңлатучылар да юк түгел. Кайбер себер халыкларында, хакасларда (тадарларда) мәсәлән, сабантуй нәкъ шул вакытта, малларның җәйләүгә чыккан вакытында үткәрелә дә. Бәйрәмнәренең исеме дә хакасларда – саба туе (Тун Пәйрәм, И.Шиһапов буенча).
ЮНЕСКОның дөнья культурасы институты (институт культуры мира ЮНЕСКО) ректоры профессор Энгель Таһировның тикшерүләреннән күренгәнчә, татар сабантуена - өч мең ел. Профессорның фикере буенча, күчмә халыкларда сабантуйның прототибы безнең эрага кадәр беренче меңьеллык башында ук булган. Аны маллар җәйләүгә чыккач үткәргәннәр. Бу бәйрәмнең төп өлеше төрле бәйгеләр, көч сынашулар, башка ярышлар булган. Галим бу бәйрәмнең авыллар, кабиләләр арасында гына түгел, ә бар Дала күләмендә үткәрелгән булуын да фараз итә. Сабантуйның прототибы дип исәпләнүче күчмәләрнең беренче яз бәйрәмнәре – беренче Олимпия уеннары булганнар кешелек тарихында, Энгель әфәнденең версиясе буенча. Анда даланың иң яхшы мәргәннәрен, иң көчле батырларын, иң җитез чабышкыларын ачыклаганнар, аларны олылаганнар, бүләкләгәннәр. Борынгы сабантуйлар вакытында кабиләләр арасында бар сугышлар, үзара ызгыш-талашлар бер айга туктатылып торган. Таһиров борынгы гомумдала уеннарын грек Олимпия уеннарыннан борынгырак та дип исәпли, һәм дә, бу ярышларның шул вакытта көнчыгыш Европа күчмәләреннән (киммериялеләр, аларга кадәрге кабиләләр) грекларга кергән булу версиясен дә инкарь итми. Чынлап та, антик грек Олимпия уеннары белән борынгы татар сабантуе арасында аналоглар җитәрлек. Ярыш төрләрен генә алыйк: антик Олимпия уеннары программасында татар сабантуендагы кебек үк озын һәм кыска дистанциягә йөгерү, озынлыкка сикерү, сөңге ыргыту, шул ук көрәш, атланып һәм җиңел арбаларда – ат чабышлары. Грек Олимпия уеннары татар сабантуе кебек үк табигать бәйрәме, уңыш, муллык бәйрәме буларак үткәрелгән. Ул гына да түгел, - грек Олимпия уеннарының төп максаты, дала сабантуйларындагы кебек үк, халыклар, илләр, шәһәрләр арасында тынычлыкны, үзара аңлашуны, солыхны пропагандалау булган. Грек Олимпия уеннары, аларның югары аллалары Зевс хөрмәтенә, ә татар сабантуйлары – ул вакыт Дала халкының төп табыну объекты - Тәңгрегә багышланып үткәрелгән. Борынгы сабантуйларда Тәңгрегә табыну белән бәйле күп кенә элементлар күрә Энгель Таһиров, мәсәлән колгага менү ярышында. Алда әйтелеп кителгәнчә, борынгы төрки-татарлар Мәңгелек Зәңгәр Күк рухына - Тәңгрегә табынганнар, шуңа да, никадәр биегрәк торасың, - шулкадәр Тәңгрегә якынрак буласың дип исәпләнгән. Мөмкин кадәр өскәрәк менү – Тәңгрегә мөмкин кадәр якынлашу булып саналган. Борынгы камнар (тәңгречелек руханилары, төрки шаманнар) дини йолаларны тау башларына менеп башкарганнар, һәм ул йолаларны башкару өчен иң биек тау сайлап алына торган булган. Алтай тауларында борынгы төрки-татарларның җыеннарын үткәргән тау башы мәйданнары бүгенге көнгә кадәр дә сакланган. Евразиянең иң биек тау массивларының берсен без русчалатып, аларның кытайлылардан алган формасында Тянь-Шань дип атыйбыз. Ә чынбарлыкта исә, бу тау борынгы төрки-татарларның, иң биек тау, Тәңгрегә иң якын тау булу сәбәпле, изге дип исәпләнүче, - Тәңгре тавы. Татарның Тәңгресе кытайлыларга Тянь булып кереп, алардан кытайлыларның тау сүзен аңлатучы Шань кушымчасын ияртеп, татарга Тянь-Шань булып кире кайтып кергән. Мәктәп дәреслекләрендә булса да, бу тауга үз татар исемен кире кайтарырга вакыттыр, җитмәсә, андагы җирле халык (уйгырлар, кыргызлар, казахлар) бу тауны бүгенге көнгә кадәр шул борынгы татар исеме белән, Тәңгре тау дип атап йөртәләр дә. Ә бу таулар массивының иң биек нокталарының берсе – Хан-Тәңгре яки Хантау дип атала. Тауларның тавы, тауларның ханы, Тәңгрегә иң якын торган тау буларак, - Тәңгре тавы. Тәңгре белән, Күк белән бәйли дә Энгель әфәнде колгага үрмәләүне; колгага менү, биеклеккә менү – Тәңгрегә якынлашу, аның белән кушылу, профессорның аңлатуы буенча.
Хәзерге татар сабантуеның күчмә тормыш алып баргандагы бик борынгы бәйрәм булуы турында андагы милли уеннар, милли ярышлар да сөйли. Аларның күбесе – күчмә халыклар, дала халкы тормышы белән бәйле. Иң беренче, сабантуйның иң күрекле ярышы булып ат чабышының исәпләнүен әйтергә кирәк. Күчмә халыклар өчен ат иң кирәкле, иң якын җан иясе булган. Утрак тормышка күчкәнгә кадәр ат дала кешесен ашаткан да, эчерткән дә (кымыз), хуҗалык эшләрен дә башкарган, яуда исә, аларның төп көче булган. Ә татарлар үзләре чагыштыргысыз җайдаклар булганнар. Җәяү йөрергә өйрәнгәнче үк атта йөрергә өйрәнгәннәр, аларны өч яшьлек вакыттан ук ияргә утыртканнар. Шуңа күрә дә сабантуйның иң төп ярышы ат чабышлары булган да борынгы күчмәләрдә. Хәзер сабантуйларда атларны ике генә төрдә чаптыралар: җайдаклы чабыш атлары, һәм җиңел арбалы югыртаклар. Элек, җир эшкәртүдә атлар төп көч булган вакытта, атлы бәйгеләр күп төрле булган, шул исәптән чабышлар да, төрле категория атлар, төрле дистанцияләргә.
Ә борынгы күчмәләрнең, шул исәптән төрки-татарларның да, сабантуйларында ат белән бәйле бәйгеләр тагын да күптөрлерәк булган, аларның кайберләре бүгенге көнгә кадәр кайбер халыкларда сакланып та калган. Иң билгелеләре: атта джигитовка, йөгереп барган атта мишеньгә уктан ату, сөңге ыргыту, мишеньгә аркан ташлау, аркан ыргытып икенче атны тоту, йөгереп барган ат белән җирдәге акча янчыгын иелеп алып китү, шулай ук йөгереп барган атта сөңге очына боҗра элеп алып китү һ.б. Гумилев язуынча, атта татарлардан да шәбрәк җайдаклар булмаган. Алар атны бар көченә куып алып килеп, җир өстендә ике бармак арасында тотып торган йөзекне сөңге очына элеп алып китә алганнар. Бүгенге кыргызларда күк бүре (улак тартыш) уены бар. Бу – футбол кебек уен, тик атта уйнала торган футбол уены, капкалар урынына символик казан, туп урнына – кәҗә (сарык) түшкәсе. Уен вакытында җайдак уенчылар җирдәге шул кәҗә түшкәсен күтәреп алып шул казанга илтеп ташларга тиешләр, каршы як моңа мөмкинлек бирмәскә тиеш. Кем күбрәк "гол" кертә, ягъни сарык түшкәсен казанга күбрәк илтеп ташлый, - шул команда җиңүче булып исәпләнә. Кыз куу уены яшьләрнең үзләренә пар ярлар сайлавы белән бәйле. Бу ярыш буенча, үсеп җиткән кыз атта чабып китә дә, кыз артыннан билгеле бер ара калдырып аңа дәгъвә иткән егет кузгала атта. Егет кызны куып тотып, кочаклап үбәргә тиеш. Борынгы татарларның бу йоласы, чыгышларында шактый гына татар-төрки, дала компоненты булган рус казакларында бүгенге көнгә кадәр сакланган, казаклар аны кузку диләр. Бу йола казахларда хәзер дә үткәрелә туй вакытында, кияү егете туй алдыннан кызны куып тота алмаса, - туй үткәрелми кала. Атта көрәш аударыш диелгән төрки-татарларда. Көрәш шарты буенча, анда катнашучылар бер-берсен иярдән бәреп төшерергә тиешләр. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик, атны иң беренче тапкыр, хәзер татарлар, ә элеккеге вакытта татарларның бабалары яшәгән көньяк Урал алды җирләрендә кулга ияләштергәннәр. Иң борынгы кулга ияләштерелгән атлар калдыклары хәзерге Башкортстанның Дәүләкән районы җирләрендә табылган.
Сабантуйда күчмә халыкларга гына хас башка ярышлар да бар. Багана өстендә капчык белән сугыш мәсәлән. Бу ярыш вакытында катнашучылар баганалар өстенә утыртылган горизонталь бүрәнәгә атланып эченә салам, коры үлән тутырылган (хәзер опилка тутыралар) капчыклар белән бер беренә сугып каршы якны бәреп төшерергә тиешләр. Бусы инде җайдак сугышчылары алышын турыдан туры имитацияләү. Катыктан акча эзләү уены да борынгы вакыттан ук килгән дала халкы уены дип, беренче кымызга үзенчәлекле дегустация эшләү дип интерпретацияләнә. Ә билбау белән көрәш исә, - турыдан туры җайдаклар көрәше, җайдаклы сугышчылар сугышкан вакытта каршы якны кушакларыннан эләктереп алып җиргә ташларга тырышканнар, шул алышка әзерлек формасында билбау көрәше барлыкка килгән дә.
Шулай итеп татарларда бик борынгы, өч мең еллык тарихы булган бәйрәм – бүгенге көнгә кадәр сакланган. Ул зур үзгәрешләр кичерсә дә, күчмәләр бәйрәменнән утрак тормышлылар бәйрәменә, аларның яз һәм хезмәт бәйрәменә әйләнсә дә, үзенең борынгы ямен, милли колоритын югалтмаган. Тарихчылар өчен дә, культуролог белгечләр өчен дә бу бәйрәм бик әһәмиятле булып кала бирә. Ә татарның борынгы сабантуе башка халыкларга, Олимпия уеннары булып кереп калган. Аны дөньяның бар халкы да билгеләп үтә.
Тиздән Лондонда борынгы татар сабантуеның бөтендөнья дәвамчысы булган Олимпия уеннары башлана. Анда күп сандагы якташларыбыз, милләттәшләребез дә катнаша. Якташларыбызга, милләттәшләребезгә уңышлар телик Лондондагы бөтендөнья сабантуенда, Лондондагы Олимпия уеннарында.
Әлфир Гафуров. 2012 ел.
Рисунок: Фаттахов Лотфулла Абдульменович, "Сабантуй"

Комментариев нет: