ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

пятница, 2 сентября 2011 г.

В Москве посчитали число верующих, пришедших на праздничную молитву

В Москве посчитали число верующих, пришедших на праздничную молитву


02 сентября 2011 11:34
Версия для печати
Постоянная ссылка
Комментарии (1)

Праздничный намаз в рабочий день 30 августа собрал в Москве, по уточненным официальным данным, около 130 тысяч мусульман это были те, кому удалось взять отгулы на работе, сообщает сайт СМР.
По сводкам, более 75 тысяч человек слушали проповедь и вознесли молитву на улицах, прилегающих к Московской Соборной мечети.
Около 30 тысяч мусульман молились в Мемориальной мечети на Поклонной горе; у Исторической мечети, по официальной оценке, - более 15 тысяч прихожан; 7,5 тысяч - в мечетях в Отрадном (район Москвы).
360 человек пришли в арендованный муфтием из Чувашии Альбиром Кргановым павильон № 2 в парке Сокольники. Праздничная молитва была совершена также в Московском исламском университете, двор которого едва вместил всех пришедших, и в Южном Бутово, где активно работает община, входящая в состав ДУМЕР.
По информации, которую передал имам-мухтасиб Московской области Рушан хазрат-Аббясов, в тридцати зарегистрированных общинах в Ид аль-Фитр намазе в мечетях и молельных домах области и в праздничных мероприятиях приняли в общей сложности около 60 тысяч человек. В некоторых мечетях намаз пришлось проводить в несколько приемов. Так, в Подольске, где рядом с мечетью нет возможности выделить даже небольшую площадку, настоятель мечети читал праздничную хутбу и намаз девять раз!
Фото: http://teh-nomad.livejournal.com/ http://moya-moskva.livejournal.com/

Обращение к гражданам РФ по поводу выборов в Государственную Думу РФ в декабре 2011г


Обращение к гражданам РФ по поводу выборов в Государственную Думу РФ в декабре 2011г
    Президент РФ Д. А. Медведев 29 августа 2011г подписал указ о выборах депутатов в Государственную Думу РФ в декабре 2011г. В этой связи возникает вопрос, какую политическую партию поддержать татарскому и другим коренным народам РФ. По этому НДП Ватан предлагает ряд пунктов от реализации или не реализации которых зависит дальнейшее развитие страны.  Мы считаем, что те партии, которые поддержат ниже перечисленные инициативы, то их и стоит поддержать на выборах в Гос. Думу РФ.
1.     Отмена ФЗ № 204 Об экстремисткой деятельности и как следствие снятие запретов на исламскую и др литературу, запрещенную ранее судами РФ. И освобождение лиц подвигавшиеся уголовным и административным преследованием по этому ФЗ.

2.      Придание татарскому языку статуса второго государственного в РФ, в нашем Открытом письме к Президенту РФ и Премьер Министру РФ от 16 мая 2011г все аргументы приведены, повторять не хочется.
3. Финансирование языков коренных народов РФ из Федерального бюджета, на их развитие, пропорционально численности носителей языка.
4.     Общефедеральный канал ТВ и радио канала вещающий  и на татарском языке и  для освещения национальной жизни народов РФ.

5.      Выборность глав субъектов РФ. Предоставить право региональным и меж региональным политическим и общественно политическим организациям участвовать в выборах в местные органы власти .

6.     Отмена ФЗ № 309. Предоставить условия представителям коренных народов на изучение родного языка в дошкольных и школьных учреждениях.

7.     Государство для человека. Права и свободы человека и гражданина  и коренных народов РФ выше интересов государства.
Реализация этих пунктов позволит РФ стать подлинно демократическим и процветающим государством.

ЦКС НДП Ватан. 30 августа 2011г
ndp.vatan@gmail.com askerbey@gmail.com

Бөтентатар Иҗтимагый Үзәгенең Татарстан Дәүләт суверенитеты турында Декларацияны кабул итү көне турында мөрәҗәгате Бөек бәйрәм

Бөтентатар Иҗтимагый Үзәгенең Татарстан Дәүләт суверенитеты турында Декларацияны кабул итү көне турында мөрәҗәгате

Бөек бәйрәм белән сезне, хөрмәтле туганнар!

21 ел элек, 1990 елда, Татарстан Югары Шурасы Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте, Татарстан дәүләтчелеген торгызу юлында беренче адым ясалды. Декларацияга таянып 1992 елда Татарстан статусы турында референдум үткәрелде, Татарстан Конституциясе, «Телләр турында Закон» кабул ителде. Һичшиксез, бу бөек тарихи документлар иде. Нигә соң без, татарлар, 90-нчы елларда тарих биргән мөмкинлеклекләрдән файдаланмадык, дәүләтчелекне ныгыта алмадык, татар телен дәүләт теле итә алмадык?

Декларациянең 3-нче маддәсендә: «Татарстанда татар һәм рус телләренең дәүләт теле сыйфатында тигез хокуклы куллануы... гарантияләнә» диелгән. Нигә соң татар милләтенең язмышын хәл итә торган канун гамәлгә ашырылмады?

Татарстан Конституциянен 8-нче маддәсе: «Татарстанда дәүләт телләре-татар hәм рус телләре» татар телен үстерүнең, аның дәрәҗәсен дәүләт теле итеп кутәрүнен ышанычлы нигезе иде. Әмма ләкин Конституцияне кабул итүгә берничә ел утте, ә татар теленең дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә адымнар куренмәде. Өлкән яшьтәге кешеләрнен исендәдер, борчылган халык татар газеталарына күп яза иде ул елларда. Татар теле-дәүләт теле булуга карамастан, дәүләт hәм шәhәр хакимиятенә татарча мөрәҗәгать итеп булмый, нигә Югары Совет, шәhәр Советы эшен ике телдә алып бармый, нигә дәүләт хезмәткәрләре өчен татар телен өйрәту оештырылмый, нигә көнкүрештә татар теле кулланылмый hәм башкалар, hәм башкалар…Әмма ләкин президент,парламент халык фикеренә игътибар итмәделәр. Татарстан хакимияте (министрлар Кабинеты, Казан мэриясе) Конституцияны, «Телләр турында Законны» тормышка ашырырга уйламадылар. Президентны, парламентны алыштырырга халыкның 90-нчы еллардада мөмкинлеге юк иде, хәзер ул тагында кимеде. Татар халкы зур ул, сәләтле ул, аның эшлекле, укымышлы уллары-кызлары бик күп. Бер урында егерме ел утырып Татарстан башкаласы автовокзалында ике дәүләт телендә игълан әйтүне оештыра алмаган түрәләр кирәкме соң аңа? «Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар ике дәүләт телен белергә тиеш» - дигән гади таләпне үти алмаган мәгариф министры кирәкме соң Татарстан халкына? Тел турында язабыз, ә бу мәсьәләләр сәясәткә килеп тоташа. ХХI гасырда яшибез бит, хөрмәтле туганнар. Демократия, ирекле сайлаулар, сүз иреге, көчле оппозиция, бәйсез суд булмаса тел мәсьәләрен чишә алмыйбыз. Безнең түрәләр законнарны гамәлгә ашыру турында, халыкка хезмәт итү турында кайгыртмыйлар бит, алар ничек Путинга, Шәймиевкә ярау турында уйлыйлар. Ә демократик илләрдә түрәләр иң беренче сайлаучыларга, халыкка ярарга тырыша. Шуннан соң чагыштырып карагыз, без ничек яшибездә демократик Европа илләрендә ничек яшиләр. Анда зур булмаган халыкларның телләрен саклап калу буенча махсус закон кабул ителде. «Региональ телләрнең Европа Хартиясе». Бу закон буенча барлык халыкларның үз телендә урта һәм югары белем алырга хокукы бар һәм хакимият аны тәэмин итергә тиеш. Европа берлеге бу законны гамәлгә ашыруны бик таләпчән күзәтә. Ә без 90-нчы еллар башында Татар Милли Университеты турында бик күп шауладык, шул шаулаудан эшкә күчмәдек. Милли Университет- милләтне,телне саклап калуның иң әһәмиятле шарты. Шуны аңламаган кешеләр хәзердә хакимияттә. Кызганычка каршы, халыкның укымышлы, яңача уйлый торган кешеләрне хакимияткә сайларга мөмкинлеге юк хәзер.

Татар теленең дәрәҗәсен күтәрүдә телевидение, радионың әһәмияте бик зур бит. Әмма ләкин Дәүләт телерадиокомпаниясен юк иттеләр. Бик кызык- дәүләт бар, ә ДТРК «Татарстан» юк. Аны җимергәндә Дәүләт Шурасы бу мәсьәләне карамады, кибетне япкан кебек яптылар. «Татарстан-Яңа Гасыр»да татар теле үги бала хәлендә бит. Мәсәлән, телеканал җитәкчесе Аминов атналык күзәтү тапшыруын нигәдер рус телендә алып бара. Нигә «Татарстан-Яңа Гасырны» татар каналы итмәскә? Ун миллионлы татар халкының телевидение каналы юк-оят бит бу, гарьлек! Татар матбугатенеңдә хәле аяныч. Гаҗәеп түгел, «Татмедиа» дәүләт оешмасын дәүләт телен белми торган Муратов җитәкли бит. Оят бит бу, туганнар, татар халкын мыскыл итү.

Декларациянең 2-нче маддәсе: «Татарстан территориясендәге җир һәм аның байлыклары... бары тик аның халкының милке булып тора».

Нигә соң без бу канунны гамәлгә ашыра алмадык? 2002 елда Татарстан дәүләтенә, Конституцияга һөҗүм башлангач, нигәдер беркемдә сораулар бирмәде: Россия Федерациясе Конституциясе 1993 елда кабул ителде. Ун ел Татарстан Конституциясе Россия Коонституциясенә каршы килмәде, ничек ул хәзергенә ярамый башлаган? Ничек Федератив демократик дәүләттә ( РФ конституциясе, 1-нче маддә) “туры китерү” үткәреп була? Федерация булгач, күптөрлелек булырга тиеш бит. “Туры китерү” үткәргәч, РФ унитар дәүләткә, империягә әйләнә. Татарстан дәүләтен җимергәндә кая иде соң безнең Дәүләт Шурасы, кая иде президент - “Конституциянең гаранты”? Нигә президент, Дәүләт Шурасы халыкка мөрәҗәгать итмәде, нигә Конституцияне үзгәртү турында референдум үткәрү тәкъдиме белән чыкмады? Татарcтан халкы Конституциядагы үзгәрешләр аркасында җирсез, милексез калды.2002 елдаә яңа редакция дигән булып икенче конституция кабул иттеләр. Анда “суверен дәүләт- халыкара хокук субъекты ” юк, «җир һәм аның байлыклары -бөтен халык милке” дигән маддә юкка чыгарылган, “Татарстан кануннары аның териториясендә өстенлеккә ия” дигән маддә юк һәм башкалар, һәм башкалар... Татарстан дәүләтеннән исеме генә калды.

Хакимиятнең җаваплылыгы турында сорауны без нигә бик сирәк күтәрәбез соң? 2008 елның сентябрендә татар милләтенең изге тарихи һәйкәлен- “Болгар номерларын” җимереп ташладылар. Оят бит, хурлык, бу җинаятьне эшләгән кешеләр нигә җаваплылыкка тартылмады? Министр Вәлиева, шәһәр башлыгы Метшин, шәһәр Дума депутатлары Казан халкы алдында җаваплылык сизсә, бу җинаять эшләнер идеме? Татар телен Казан тормышына кертүдә, татар мохитен булдыруда иң гади адымнар ясый алмыйлар бит. Президентны, Казан башлыгын, депутатларны халык үзе сайларга тиеш. Һичшиксез, халык Дәүләт суверенитеты турында Декларацияне, Татарстан Конституциясен хөрмәт итә торган,татар телен, Казанның мең еллык тарихын хөрмәт итә торган яңа кешеләрне сайлар.

Яманлы даны чыккан №309-нчы Федераль Закон дәүләт укыту стандартларыннан милли республикаларның өлешен юкка чыгара, татар теленең дәүләт теле икәнлеге исәпкә алынмый. Бердәм Дәүләт Имтиханын (БДИ) татар телендә бирүне тыю(2008елның 28 ноябренда Россия мәгариф министрлыгының №362-нче карары) татар мәгарифен юк итүгә өстәмә сәбәп булды. Татарстаннан сайланган депутатлар нигә бу Законга каршы чыкмаганнар соң? Аларны бит халык турыдан-туры сайламаган, шуңа күрә депутатлар җаваплылык сизмиләр.

Хөрмәтле туганнар! Татарлар бөек тарихлы, бөек мәдәниятле,әдәбиятле, бай һәм матур телле, тулы хокуклы Европа милләте. Татарларның күпчелеге бу хәкыйкатне аңласа, татарлар горурланып: ”Мин татар”- дип әйтсәләр, халык ихтияҗлары өчен көрәшүче яңа җитәкчеләр сайласалар Дәүләт суверенитеты турында Декларация гамәлгә ашырылыр, дәүләтебезнене торгызырбыз, туган телебез дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелер, Милли Университет, мәктәпләр,милли кино, радио һәм телевидение булдырырбыз. Халкыбызның суверенитетка, бәйсезлеккә тулы хокукы торгызылыр - без бетүгә тугел, ә яшәргә диеп көрәшергә тиешбез.

30 август 2011 ел.