ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

четверг, 7 октября 2010 г.

праздник-встреча с известным татарским поэтом и общественным деятелем АЙДАРОМ ХАЛИМОМ.


29 октября 2010 года
в Д О М Е      А С А Д У Л Л А Е В А Г. МОСКВА
состоится праздник-встреча с известным татарским поэтом и общественным деятелем АЙДАРОМ ХАЛИМОМ.
Начало вечера в 17-00 часов.

В программе вечера:
1. Лекция поэта на тему "Родной язык и физиологическое здоровье нации."
2. Читка поэтом своих стихов на татарском и русском языках с исполнением популярных татарских народных песен.
На вечере примут участие популярный московский татарский поэт АХМЕТ САТТАР и Заслуженная артистка Татарстана РОЗА ХАБИБУЛЛИНА
Вечер будет вести известный татарский общественный деятель, публицист, председатель Татарской национально-демократической партии "ВАТАН"
М У Х А М Е Т  М И Н А Ч Е В
P.S. Приглашены из Казани; президент ВКТ-Р.Закиров
Т. Миннуллин,
Р. Валиев и из Москвы М.юныс.
Будет организована продажа книг
Адрес Малый Татарский переулок, дом 8,г.Москва
Проезд: станция метро: Новокузнецкая,Павелецкая, далее по Новокузнецкой улице любым трамваем до остановки «Вешняковский переулок», далее возле магазина Алые паруса под арку.

Мордовиәгә сәяхәт.


Мордовиәгә сәяхәт.

            Кичә шалтыраты Марат Дәүләт- Килде; әйтә: “Әйдәгез авылга бер өч-дүрт көнгә. Авылны күрерсез, ял итәрсез”, ди. Мин риза дидем. “Алайса иртәгә өчләрдә шалтыратырмын, дүртләрдә юлга чыгарбыз, әзерләнегез шул вакытка”, ди. Мин ризалык бирәм. Чөнки пензәкләр авылларында булганым юк, ә Марат әфәнденең бабалары яшәгән авыл Мочали исмен йөртә. Миннем туган якларда да Мочали атлы ике авыл бар, бере Иске Мочли, икенчесе – Яңа Мочали дип йөртелә, бу авылларны бер елга гына аера. Түбән Новгород якларындагы Мочали авыллары  шактый әлегә зурлар дип әйтсәңдә ярый, башка татар авыллары белән чагыштырсаң – бу авылларны уртача авыллар исемлегенә кертеп була, .. бүгенгә, билгеле бу авылларда заманында (1910-1930 елларда) зур авыллар булганар, күп халык яшәгән, хәзер шушы ике авылда мең тирәли йортар бар, халкы да бер 7-8 йөзләп.
            Менә Пензә өлкәсенә кергән Мочали авылы, нинди икән ул, зурмы, бәләкәй авылмы, шуны күрәсем килде, биредә нәк безнеңчә ц-лаштырып сөйләүчеләр яшиләр икән. Безнең яктагы Мочали авыллары турында беләләрме икән, кайсы авыл, кайсысыннан чыккан. Бу авылларның тамырлары берүк икәнлеге турында шик юк, ә ниндедер мәглюматлар риваятләр сакланганмы икән? Билгеле, ураклык билгеләре шактый буларга тиешле, менә шуларны бәлки ачыклый алырмын дигән уйем да юк түгел иде.
            Башта мин шушы Мочали авылы Мордовиядә дип уйласам, бу авыл Пензә өлкәсендә, Мордовия чигендә булып чыкты. 1950-нче елда Мордовия автоном республикасы барлыкка килгән икән, менә ни өчен мин шушы республика турында хәбәрсез булыпмын, димәк ки, шушы вакыйга күрәсең үткәрелгән тыныч кына, шаушусыз, Хрушев заманында. Шушы заманда татар мәктәпләрен урысчага күчереп кенә калмаганнар, ә татар яшәгән төбәкләрне таркату-зәгыйфләндерү юлларын да ачып җибәргәннәр. МАССР-ны төзеп пензә мишәрләрен икегә бүлгәннәр, хәзер пензәкләрнең шушы өлеше бетәргә юл тоткан?! Бер карашка, барда гади, татар авылларыннан яшләр китеп беткәннәр, ә картлар яшләрсез яшәү өчен яраксыз булып калганнар, шуңа күрә татар авыллары бетәргә юл тоткан, кай-бер авылларда ике-өч йорта 70-не узган картала яши, шуңа күрә авылларда 95% йортлар буш. Ә кайбер татар авылларына күпләр урыслар күчеп утырган, татарлар әз калганнар, алары да  татар-урыс катнаш никахлардан торалар, балалары татарча белмиләр, авылда татар телен мәктәпләрдә укытмыйлар гына түгел, Татар Лаксында инде чиркәү төзеп куйганнар?!
            Мәктәпләр дә урысча – мукшыча укыталар, татар теле инде бу якларда укытылмый бер 50-еллап. Татарлар, урыс-мукшы белән аралашканда исемнәрен урысчага әйләндерәләр, мәсәлән, тар кешесе милиция башлыгы- Шәүкәт Биктимерович, урысча Александр Викторович дип йөртәләр.
            Марат әфәнде шалтыраты өч сәгать тулгач, инде мин яшәгән йорт янында икән, җыенштырып куйган сумканы алып чыктым. Әйткән булсада дүртә юлга чыгарбыз дип, килгән алданрак, күрәсең барыр юл ерак. Чынлап та шулай булыа та чыкты, авылы урнашкан булсада 500 йөз чакрым ераклыкта, барып җиттек кунасы урынга төнге сәгать берләрдә генә. Юлы начар булып чыкты, тар, ике генә рәтле, без барасы юл бер рәтле, каршы килә торганыда шулай ук, җитмәсә юлда зур-зур пробкалар (?) иде. Гөмүмән алганда Мордовия юллары начар, мин шунда бер мукшы кешесенә әйткәни идем; “Меркушкин юлларны төзекләндерсен иде, дип. “Юллар Саранскийга барганда бик төзек” ди, “менә Волгоград, Вроонеж юллары начар, барырдый түгел”, дип аклады Меркушкинны. Мукшылар Меркушкин белән бик канәгатләр, урысларда зарланмый анардан, тик татарларга гына яман мукшы республикасында.
            Ике төн кундык “НазАватотранс” Мотельдә Пенза өлкәсенең Спас шәһәрендә, икенче көнне киттек Кочетовка дигән татар авылына, кайсы урнашкан Сордовиядә. Аваылда 52 йорт,  башлангыч мәктәпләре бар, урта мәктәп – Горинка авылында, хәзер бу катнаш авыл торалар биредә татар-мукшы, укыталар урыс-мукшы телендә, татарча укытмыйлар
            Цатока (Кочетовка)  авылы борынгы заманнарда ике мәртәбә янган, әллә яндырганнар? Анатолий Миронов сүзләренчә, авылларын чегәннәр яндырган, шушы авыл кешеләре чегәннәрнең атларын урлаган булганнар, чегәннәр килеп сораганнар атларны кайтарыгыз дип, болар әйткәннәр, атларыгыз бездә юк, без урламадык, дип танганнар. Шулай итеп бер җилле көнне авылның төрле ягыннан ут чыгып, авыл тулысынча янып беткән. Шундый янгын ике мәртәбә булган 18- 19-нчы гасырларда. Янгынга кадәр авыл да ике йөз өстенә йортлар булган.
Татарлар чегәннәрнең атларын урлаганнар? Бу ялган сүз булса кирәк, татарны  урлаучы-талаучы итеп күрсәтер өчен уйлап чыгарылган бер мифка охшашлы. Әммә авыл янгач, авылдашларга булышучы табылмый әлбәттә, кемдер яңа йорт төзи ала, ә кемдер юк. Шушы сәбәпле авыл кечерәеп кала, халык саны да азая. Бәлки мукшылар яндырган, алар борынгыдан шушы яклары белән билгеле халык, чегәнәр өстенә япканнар, чөнки чегәннәр бүген бире урнаша, иртәгә башка төбәккә күчеп китә, эзлә син аларны? Бик җайлы үз эшеңне аларга тибәрү.
Кердек Марат әфәндненң ерак карендәше Кадрия тутайга, аңа быел 80 яшь  тулган, яшиләр икәү ирле хатынлы, ире Шазам Мамин, икеседә 80-шәр яшендәләр. Кадрия ханымның кыз фамилиясе Немишева, әнисе Дәүләт-Килде нәселеннән була. Дәүләт-Килде нәселе зур булган, шушы фамилияне йөртүчеләр әледә шактыйлар. Кадрия ханым  кара күзле, күзләре төрки күзләре (кыпчак)  формасында
Шазам Мамин 1930 –енче елда шушы авылда туган, борынгы бабалары мулалар
булганнар. Шазам абзыйның тышкы кыяфәте гаҗәпләндерде мине, зәңгәр күзле, тешләренең аскы кузнесы, гәүрәйләрнеке кебек, өскесен каплый, күз уемнары да бераз аерыла төрки күз төзелешеннән формасы белән. Каян бу гәүрәйләр билгесе кергән безнең мишәр кешесенә?  Күрәсең Хазар каганаты заманында кергәнгә охшый, чөнки шушы вакытта безнең борынгылар булган-хазарлар гәүрәйләр белән нык бәйләнешкә керәләр, туганлашалар, диннәрен кабул итәләр,..һәм тарих битеннән төшеп калалар. Ә аңа инде мең елдан артык. Ул белми үзе, аның нәселедә белмәгән, мең еллык вакыйганы кем хәтерли алсын. Мин соңгы елларда гәүрәй-татар бәйәнеше белән кызыксынганга моңа игтибар иттем. Чөнки хәзер гәүрәйләрне өйрәнә башладылар халыклар, элгәре бар кауымнарны гәүрәйләр өйрәнсә бүтән милләт кешеләре булып кыланып, шөкер Аллага инде халыкларга да вакыт җитте гәүрәйләрне өйрәнергә.
            Әтисе Осман Абдулла улы Мамин, әтисен өйләндергәннәр 14 яшендә. әнисенә булган 17 яшь. Әнисенең кыз фамилиясе Майгелдиева, Чудова авылыннан булган.
Ул заманнарда улларын әти-әниләре өйләндерә булганнар, малайның яшенә карап түгел, ә гайләнең кирәклегеннән чыгып өйләндерә булганнар. Гайләдә эшче куллар кирәк булганга, кайчак егет белән кызның яшләрендә шактый аерма булган, ун-унике яшкә кадәрле. Мондый очраклар булган һәр мишәр татар авылларында, бер Мордовиәдә генә түгел.
Әтиләрне раскулачить иткәннәр, йортларын, мал-мөлкәтләрен талаганнар, үзләрен урамга куып чыгарганнар, кайсы елда булган шушы хәл, төгәл белми.   Йортларын алгач күчергәннәр елга артына, Яңа авылга, кире Кочетовка авылына күчерәләр (үзләре күчкәннәр) 1937 елда.
Цатока (Кочетовка) кырлары 3500 га, булган, җирләрен бер мукшы эшмәкәре  – Кидяев Борис Викторович сатып алган. Башта район башлыгы булып эшләгән, бүгенге көндә Госдума депутаты. Җирләрен саткан булсаларда, үзләреннән үк җир өчен салымны түләтәләр!? “Түләмәсәң пенсиядән алалар”, дип сөйләде Шазам Мамин. Кочетовка авылында татарларга бакчалары гына калган 0,25 –сотык җир.Авылда 52 йорт, кешеләре күпме, әйтәлмәделәр, авылда имаманары, мәчетләре бар, башлангыч мәктәпләре, укыталар урысча- мукшыча, татар теле укытылмый инде ярты гасыр. Күрше авыл Горинка дип атала, авылда татарлар, мукшылар яши, бу авылда урта мәктәп, урысча-мокшыча укыталар татар телендә укытылмый.
Кочетовка авылында куйлар көтүе бар, бер мең куй көтүгә йөри, сыерлар саны 6-7. Пенсия алалар, пенсияләре күп түгел, Шазам абзый пнсиә ала 8800 тәңкә, хатыны Кадрия ханым – 6703 тәңкә.
Мочали авылында яшәүче Али Килдеев (Дәүләт-Килдедән кыскартып, Килдеев кына калдырганнар әйтерсең әйтергә авыр). 1964 –нче елда туган, өйләгән марҗага 4 яшлек кызлары үсә, хатыны Елена, татарча сөйләгәне яратмый, мин татарча белмим дип акланып маташты. Кызларына татарча исем кушканнар- Динара исемле әлегә бәләкәй, 4 яшлек кыз бала, әтисе кызын татарча өйрәтә, бер-ике сүз безгә әйтте. Анасы татарчаны яратиагач, белмим, бу кыз бала өйрәнерме икән безнең телне.
Али Килдеев сөйли-“ Анам карт, Питерда бер братым, старший, аның 5 баласы бар, бер апам шулай ук Питерда яши аның ике баласы. Бу як халкы Питер шәһәрен сайлаган, анда алар заманында күпләп киткәннәр, саклана алганармы, әллә урыслашып беткәннәрме, билгесез. !070-80-нче елларда Ленинградта -50 мең татар дип исәпли иделәр совет статистикасы, ул шәһрдә бер Мордовиядән чыккан татарлар гына түгел, Ленинградта безнең яктан да күбәүләп яшәгәннәре билгеле, шулай ук анда шактый гына Казан татарлары да яшиләр.
Мочали мәктәпсез авыл, урта мәктәп Татар Лакасы авылында, аралары дүрт чакрым, әле биредә чиркәү төзегәннәр!?  Хәзерге вакытта бу авылда татарлар калган дүрт йорта.  Мочалидан чыкан бер марҗа хатыны төзегән, ничек урыслар урнашканнар Мочалида, кай заман, белеп булмады. Биредә яшәгән татарлар берни белмиләр, ничек урнашкан алар арасында урыслар, әллә чукынган татарлармы, ачыклап булмады.
Мочалида элгәре йортлар күп булган, янгыннан соң йортлар саны кимегән, 1929-нчы елда 300 йорт булган. Авылга күпме ел? Али Килдеев сөйли: “Газетада язганнар иде, авыл төзелгән 1717 елда дип. Вадинский р-н, районның исеме елга исеменнән алынган “Вад-ват”. Вадинский авыл (р-н) Керенскиский уезд, соңгарак Вадинскийга әверелгән”, ди. “Тагы янәшәдә татар Искиле авылы бар, Мочалидан 4-5 чакрым ераклыкта, ташланган авыл. Урыс Искиле бар, борынгыдан татарлар яшәгән шул авылда 1936-нчы елгача, аннан соң үзләре күчкәнме, әллә күчергәнәрме, белми.
Менә күрше тирәләрдәге татар авыллары: 1. Татар Искиле,
2. Кочетовка (Цатока)
3. Мучали.
4.Татар Лакасы
5. Чудилка-Чудовка.
6. Татар Шуринкасы.
7. Салдауч (Шеодовис)
8.Таракановка
9.Сыркыды

 Бу авыллар керә Вадин районына. Ниҗне Ломовский р-н:
1.      Танкаевка.
2.      Сорокина

              Пачелма(овский) р-н.
1.Решетина
2.Темников.
 Шушы 13 авылда татарлар яшәгәннәр, ә бүген татар йртлары һәм кешеләрен бармак белән генә санарлык.
Кочетовка авылында тагы бер карчык белән әз-мәз сөйләтек. Чукашкина Разыя Зиннур кызы 1929-нчы елда туган. Азбарда тавыклар, күркәләр ашата иде, шулай ук казлары да бар, сыерлары, куйлар да тоталар. Күренеп тора хәлле хуҗалык, бер кыз оныгы да янында әбисенә булыша. Матур гына бер 18-19 яшләрендә, Питерда укый, яши. Питерда тагы әбинең балалары бар, биредә яши улы-килене белән. Кодагыйсы үлгән, аны җирләргә килене белән улы киткәннәр күрше татар авылына.
Марат әфәнде Дәүләт –Килде бабалары нигезенә йорт сала. Бик үзенчәлекле шәхес, аны әтисе китергән булган бер4-5 яшләрендә, бар бәйләнеше Мочали авылы белән шул, балачактагы хәтирәләр. Моннан ун ел элек, бабалары яшәгән нигезне, кардәшләрен эзләп килә, ярый шушы Мочали авылында яртысы Дәүләт-Килдеевлар, димәк кардәшлләр аңа булып чыгалар. Килә эзләп нәсел тамырларын Кочетовкада таба бер ерак хатын-кыз карендәшен, Кадрия Маминаны,  Кадрия ханымның әнисе Дәүләт_Кидеев нәселеннән, иргә чыга Шазам Маминга. Шулай ире белән картаеп киләләр, икесенәдә 80-шәр яшь  бара, балары юк, Шазам әфәнденең күп тучалары (племәшләре). Менә болар белән танышкач, Мочалида тагы бер ерак карендәшен таба-Али Килдеевны, Али әфәнде фамилисен кыскартып калдырган –Килдеев итеп кенә, күрәсең шулай җиңел урыс-мокшыга әйтергә дип тырышкандыр. Наданлык галәмәте, биредә бирешкәннәр бигрәк, күбесенең карышырга, үз-үзләрен, милләтләрен яклардый сәләтләре калмаган. Али өйләнгән бер марҗа хатынына, Елена исемле, хатыны урыс ирен, ике малаен ташлап Алига чыккан, дүрт яшлек кызлары бар, исем кушканнар – Динара дип, матур гына кызчык үсеп килә, кем булып чыгар инде шушы баладпан? Бер Алла гына белә.
Марат әфәнде бу якларга җан кертмәкче, татарлыкны торгызмакчы, шушы ният белән биредә Мәскәүдә яшәп йорт сала, йорты бик матур булыр, Тәңре Алла теләгенә ирешергә язсын! Изге теләк тормышка ашмый калмас. Төзүчеләре урыс-мукшы, ул аларга тапшырган бар төзү эшләрен. Күренеп тора, төзелештә тәҗрибәсе юк, баштан ук йортның планын-күренешен төземәгән, шулай да төзелеш барышында үз теләкләрен белдерә, ә төзүчеләр аның ниятләрен тормышка ашыралар. Кыскасы, Марат әфәнде төзелеш вакытында төзүчелек эшен үзләштерә, чөнки аңа кирәк төгәл белергә ничек итеп төзергә. Әфәрин, ул шушы төзелеш эшләрен тиз үзләштергән, һәм йортын төгәл күз алдында тота. Йортта эле эшләр күп булсада, иң мөһиме йорт төзелгән, түбәсе ябылган, ишеге куелган, түшәме-идәне түшәлгән, сырланган. Әле калды аңа веранда төзергә, тәрәзәләр уярга, тышкы һәм эчке яктан сырларга, веранда өчен нигез салырга, тышкы яктан веранданы блок-хаус белән тышларга гына. Шулай ук йорт эчендә төрле эшләр, канализация өчен махсус урыннар билгеләү, икенче катка менәргә баскыч ясатулар һ.б.һ.б. Кыскасы, урыслар әйтмешли, начать и кончить.
Район үзәгендә тәрәзәләргә, һәм тагы төрле кирәк яракларга заказ биреп киттек, бер атнадан әзер булачак дип әйте Геннадий. Төзелеш өчен кирәк-яракларны әзерләүче ширкәт/магазин хуҗасы. Бер 30-35 яшләрендәге мукшы ир-егет, шушы ширкәтне ике туган җитәкләләр. Мин әйтәм: “Меркушкинга әйтергә кирәк, юлларны төзәтсен иде”, дип.
Геннадий әйтә, “Юл Саранскийга бара торганы бик шәп, сез күрсәгез иде Волгоград-Астерхан юлларын, анда бигрәк юллар яман” ди.
 –“Саранскийга бара торган юл якшы булса, ә менә биредәге юллар начар”дим.  Геннадий минем белән килешми. Күренп тора мукшылар Меркушкиннан бик канәгатләр, мәктәпләрдә мукшы телен укыталар таталарга һәм төрле ташламалар ясаган мукшыларга, татарларны кыса Меркушкин. Ә бит халык карый югарыда нинди мөнәсәбәт, һәм улда шушы якка борыла. Сизелә, мукшылар күтәрелгәннәр, тарихларын сөйлиләр, ә нәрсәләре бар горурланырдый? Анатолий сөйли, борын вакытта мордвалар ялан килеш киемсез киләләр Владимир кнәзгә, сорыйлар нәрсәдер, кнәз әйтә бирегез үзләренә бу ялан мордввалардан ни алмак, алар бугышып сугышчыларыбызны гына бетерербез, бир дә котыл” Иван Грозный мукшыларны күпләп кырган, бәләкәй (кечкенә) балаларны сәнәк белән кдап үтергән, ди Анатолий. Күренеп тора, мукшылардан татарларга дошман ясаганнар, ахрысы явыз ниятләре тормышка ашкан төсле тоелды. Шулай, үз дәүләтең булмагач, сине җиңгән дошман теләсә ни кыла сиңа карата, без хәзердә шуны татып яшәргә мәҗбүрбез. Бер яктан башкорт Мортаза Рәхимов милләтәләребезне- Уфа татарларын кыса, икече яктан мукшы Меркушкин безнең пензәкләрне бетерә, үзләре бетергән, нәселебезне корыткан гына шушы явызларга әз, алар әле безнең өскә башкортын да, мукшысын да котырта.. Бир Тәңре Алла ярдәм безләргә, тәмам әлсерәде милләттәшләрем. Бер төбәктә дә тормыш юк татарга, авылларын ташлап китсәләрдә котылалмыйлар, әһәрләрдә аларны урыслашу көтә. Бу яклардан күп халык Ленинградка- Питерга киткәннәр, авылларда кар-корылар гына утырып калганна, инде күбесе авылларда картларда теге дөняга күчеп беткәннәр, йортлар-авыллар буш калганнар. Ә бит әле Питерга  киткәннәре үлмәгәннәр, ник кайтмыйлар авылларына? Кайтмас өчен сәбәпләр күп, кайтыр өчен көчләре юк!? Татар авылларында чиркәү төзиләр, татар зыярәтләренә, әби-бабалар өстенә тәреләр куялар, бу хурлык түгелме? Шушы хәлләрне күреп, белеп, күрмәмешкә салышып яшәү җиңелме, үзен аклыймы? Кайда гына яшәсәсңдә, күпме генә тырышсаңда онытырга шушы кимчелекне, ул онытылмаячак бер кайчанда. Ничек яшәргә мөмкин шушы хурлыктан? Ничек урыска өйләнергә, кияүгә чыгарга була шул чакта? Әби-бабаларны ничек онытырга була? Инде безнең кайберәүләр шундый тормышка ризалашып яшәргә күнеккәннәрме?  Нинди оятлык, нинди начар галәмәт, ничек була кешеләр арасында яшәргә, кайчан үз-үзеңне, әби-бабаларың хурланган чакта?
Менә шушы үлеп барган якташларына җан өстәргә дигән теләк белән Марат Дәүләт –Килде бабалары нигезен торгызырга ниятләп йорт сала. Ул анда әчет төземәкче, мулланы үз хисабына тотмакчы, Тәңре Алла ярәмче булсын үзенә, бәлки тагы шундый кешеләр табылыр шушы авыллардан чыкканар арасында. Бу як татарларыда кайчандыр дөняны дер селкетеп яшәгән бит, бәлки әле үлеп бетмәгәндер аларда гайрәт? Шулай булсын. Ә Марат әфәндегә уңышлар телик, хәлдән килгән тик булышыйк, ярдәмләшик.
Мәскәү-Саск-Кочетовка-Мочали-Татар Лакасы-Чудовка. 13-15 август 2010 ел.
М. Миначев.

САТАНИЗМ: В одной из главных англиканских церквей "торжественно" сожгли Коран

САТАНИЗМ: В одной из главных англиканских церквей "торжественно" сожгли Коран
http://azannews.com/2010-10-06-glavnye-novosti-pub1426.php




В небольшом городке Престон, родине Дэвида Бэкхема, "торжественно" сожгли очередной Коран. И в этом случае не было бы ничего примечательного, если не учитывать тот факт, что в Ланкаширском университете, расположенном в городе Престон обучаются грамоте более 20 тысяч мусульман.

Сожжение Корана произошло в одной из главных англиканских церквей в центральной части города. Пастор Эмиль Голдхейм произнес речь о вреде Ислама и жертвах этой религии.

Около ста пятидесяти прихожан, собравшихся на действо, призывали пастора быстрее избавиться от "богонеугодного" предмета. С чем пастор справился не без труда.

По словам очевидцев, он поджигал Коран трижды и лишь облив его горючей смесью, принесенной кем-то из "заботливых" прихожан, сумел сжечь дотла.

После, собравшиеся "праведники" помолились и со спокойной душой разошлись по домам.
 
Всевышний Аллах сказал о Коране : «И даже если от Корана [от его чтения] начали бы [интенсивно] двигаться горы [покидая свое месторасположение]; если [с необычайным треском] начала бы раскалываться земля, а также если бы начали читать его [текст Корана] мертвецы [оживая в своих могилах] ... Если таковое с каким-либо из Священных Писаний и могло бы произойти, то произошло бы именно с ним, с заключительным. Но и это упрямым безбожникам ни о чем не сказало бы, кроме как на время удивило бы их и нарушило те законы, которые неспроста установлены на земле, в том числе и в качестве «завесы» между мирским и вечным]. 


"..Коран - верное руководство для людей, ясные доказательства верного руководства и различение." (2:185)


Напомним, что сожжение Корана стало новой "доброй" английской традицией, в особенности, это касается провинциальных городков. Так, достаточно привести лишь несколько примеров подобных актов вандализма, совершенных за последний месяц : сатанист эльзасского городка Вишгейм на окраине Страсбурга, под псевдонимом «Калимеро», порвал Коран, поджег и помочился на него; в Сан Франциско  за пределами исламского общественного центра в мусорном ведре был обнаружен сожженный экземпляр Священного Корана.


Следует отметить, что ни одного акта сожжения Библии мусульманами, не смотря на провокационные усилия иблисовцев, зафиксировано не было, что еще раз доказывает, какая религия на самом деле является религией мира, добра и терпимости.


Хочется задать вопрос  провокаторам и невеждам: «Не думали ли вы о том, что будет, если он (Коран) – от Аллаха, а вы не веруете в него? Кто может быть более заблудшим, чем находящийся в глубоком разладе с истиной?», и напомнить им слова Аллаха, где Он пообещал:   "...подвергнуть мучениям лицемеров и лицемерок, многобожников и многобожниц, думающих об Аллахе дурное. Их постигнут превратности судьбы. Аллах разгневался на них, проклял их и приготовил для них Геенну. Как же скверно это место прибытия!" (48: 6)


Всемогущий Господь сказал: "Они хотят потушить свет Аллаха своими устами. Но Аллах не допустит этого и завершит распространение Своего света, даже если это ненавистно неверующим" (9:32).