ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

суббота, 27 июня 2009 г.

Эт - этке, эт - койрыкка

Эт – эткэ, эт – койрыкка...
Соңгы вакытта мин әдәби әсәрләр һәм фәнни хезмәтләр иҗат итәсе урында, Милли Мәҗлескә каршы ачылган мәхкәмә эшләре буенча туктаусыз гаризалар һәм шикаятьләр язарга мәҗбүрмен. Шушы соңгы алты ай вакыт эчендә мин Татарстан Президентыннан алып, Чаллы прокуратурасына кадәр, алардан тыш Татарстан прокуратурасына, хокук яклаучыларга һәм саклаучыларга, газета-журналларга, сайт һәм блогларга дистәләрчә тапкыр мөрәҗәгать иткәнмен икән. Рәсми хакимиятнең кеше язмышына карата битрафлыгын, хокук сакларга тиешле оешмаларның ертлачлыгын һәм мәкерен, газета-журналларның куркаклыгын мин инде чамалап белә идем, әмма бу хәлләр үз башыма төшкәч, кешенең бу явыз система алдында ни кадәр ялгызлыгын һәм көчсезлеген тагы бер кат аңладым... Әйе, тегермән эшли башлаган икән, ул инде тарттырырга тиеш – кеше язмышларын, кеше башларын, кеше гомерләрен...
Мин Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевка, ярдәм сорап, ике тапкыр мөрәҗәгать иттем – 6 гыйнварда һәм 31 майда, әмма икесендә дә җавапны Шәймиевтан түгел, аппаратның гаржданнар белән эшләү идарәсеннән алдым. Ягъни, бу – формаль җавап, эшне өстән төшерү өчен генә язылган “отписка”лар иде. Президент аппараты минем Шәймиевка язган хатларымны прокуратурага һәм ФСБга җибәргән булып чыкты, ягъни, минем язмышым миңа каршы җәза эше башлап җибәргән оешмаларга тапшырылды.
Татарстан прокуратурасына да мин берничә тапкыр мөрәҗәгать иттем, Чаллыда миңа карата җинаять эше бөтен хокук нормаларын, әхлак тәртипләрен бозып, бик кешелексез рәвештә алып барылуын яздым. Әмма минем Татарстан прокуроры Кафил Әмиров исеменә язган хатларыма анда эшлүче бүлек хезмәткәрләре тагы формаль җавап, отписка бирделәр – алар минем Чаллы прокуратурасы өстеннән язган шикаять-гаризаларымны ... Чаллыга, шул тикшерүчеләрнең үзләренә җибәргән булып чыктылар.
Чаллы прокуратурасына мин тикшерү эшләренең закон бозып алып барылуы турында фактлар һәм дәлилләр китерә-китерә, берничә тапкыр мөрәҗәгать иттем, әмма һәрвакыт кире җавап алдым. Минем эшне татарча алып баруны сораган гаризаларым да, үземә каршы җинаять эше ачылу турында карарны соравым да, мине ни өчен Чаллы аэропортында кулга алып, ФСБ сагы астында прокуратурага китерүләрен закон нигезендә аңлатуны соравым да җавапсыз калды, чөнки аларга җавап юк иде, аларның бу гамәлләре барысы да канунсыз иде. Әмма болар Чаллы прокуратурасының, тикшерүче Рөстәм Галимуллиның миңа карата 29 майда эшләгән законсызлыклары һәм оятсызлыклары алдында шактый кечкенә булып калдылар...
Ул көнне миннән дүрт сәгать сорау алырга тырыштылар, әмма тәрҗемәченең компентсызлыгы, әзерлексезлеге, тикшерүченең инде үзе өчен барысын да хәл итеп куюы, миңа карата гаять дорфалыгы һәм тәккәберлеге ахыры чиктә эшне өзде – минем сәламәтлегем кискен рәвештә начарайды һәм миңа “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакырырга мәҗбүр булдылар һәм мин прокуратурадан чыгып киттем. Миңа кадәр инде эшли алмыйча тәрҗемәче кайтып киткән иде, миннән соң исә адвокатым да кайтып киткән, чөнки бу вакытта вакыт кичке сәгать җиденче иде инде. Кыскасы, 29 май көнне миңа карата гаепләнүче булу карары укылмады, гаепләнүче буларак миннән сорау алынмады, ул документлар минем кулыма тапшырылмады. Әмма 3 июнь көнне Татарстан прокуратурасы хезмәткәре Эдурад Абдуллин рәсми рәвештә халык алдына чыгып, мине бу җинаять эшендә ГАЕПЛӘНҮЧЕ /ОБВИНАЕМАЯ/ дип игълан итте. Тикшерүче Рөстәм Галимуллин бу эшләрнең барысын да миннән башка гына эшләгән булып чыкты, бу исә законнарны тупас рәвештә бозуга керә.
Мин, әлбәттә, болар турында тагы Казанга, Татарстан җитәкчелегенә, прокуратурага язып җибәрдем, алар бу гариза-шикаятьләрне яңадан Чаллыга җибәргәннәр. Шушы көннәрдә мин Чаллы прокуратурасыннан рәсми җавап алдым һәм телсез калдым – алар мине һәм адвокатымны гаепләү карары чыгарганда тикшерүче янында булган, дип баралар һәм мин беркетмәгә кул куюдан, җинаять эше ачылу турында карарны алудан баш тартканмын икән! Русча ул менә болай яңгырый:
“При предъявлении обвинения Байрамова Ф.А. и ее защитник адвокат Батаев А.К. отказались от подписи в постановлении о привлечении в качестве обвиняемого, а в дальнейшем и в протоколе допроса обвиняемого. Отказ от подписи был засвидетельствован при понятых. На предложение получить копию о привлечении Байрамовой Ф.А. в качестве обвиняемой и копии постановления о возбуждении уголовного дела, последняя ответила отказом.”
Менә сина мә! Миннән башка миңа гаепләү карары чыгарып куйганнар һәм үземне үк гаепләп тә калдырганнар! Бу кадәр оятсызлыкны, бу кадәр цинизмны һәм наданлыкны әле минем беркайда да күргәнем юк иде, ә бит болар – хокук саклаучылар! Кемнен хокукын саклый алар, үзләренең алдауларын, мәкерләренме, урлашкан түрәләрнең иректә йөрү хокукларынмы, кемне саклый һәм яклый соң бу ялганчы юристлар?! Болар бит гади халык өчен бармакка-бармак сукмыйлар, кыйнап, җәзалап үзләренә кирәкле күрсәтмәләрне алалар да, тизрәк төрмәгә тыгып куярга ашыгалар. Ә безнең кебек үз хокукларын белүчеләргә карата аларның менә шундый алдау һәм мәкер алымнары уйлап куелган.
Шушы көнгә хәтле минем кулыма җинаять эше ачылу турында карар да, башка карарлар да бирелмәгән, шул сәбәпле мин судка да мөрәҗәгать итә алмыйм. Шулай ук мине 29 майдан бирле сорау алуга да чакыртканнары юк, могаен, миннән башка тагы нидер әвәләп яталардыр. Болар өстеннән язарга урын да калмады, чөнки Шәймиевка язган хатларга Килкиева җавап биргәндә, Әмировка язган хатларга Сәлимуллин, Сәлимуллинга язган хатларга Галимуллиннар ялган җаваплар биреп утырганда, кәгазь әрәм итүдән ни мәгънә?! Татар халкында “Эт- эткә, эт – койрыкка”, дигән әйтем бар, бу нәкъ менә шушы очрак турында инде. Кыскасы, беркем бернәрсәгә җавап бирми, кеше язмышы алар өчен чүп тә түгел, бу хәлләрне халыкка җиткерергә тиешле газеталар авызларына су капканнар... Әмма бу илдә һәркем шушы хәлдә калырга мөмкин бит, кеше язмышларын империя тегермәнендә тарттырып утырган шәймиевлар, әмировлар, килкиевалар, сәмигуллиннар, галимуллиннар шул турыда уйлыйлармы икән? Бүген – без, иртәгә - сез шул тегермәндә булырга мөмкин бит, әфәнделәр, шуны онытмагыз!
Миңа еш кына, “Нигә дип Шәймиевка язасын, ул сиңа барыбер ярдәм итмәячәк бит!” – диләр. Мин “Сталин белмәде” дип әйтмәсеннәр өчен язам, еллар үткәч, Шәймиевны яклаучылар да табылыр, имеш ул бу хәлләрне белмәгән, шуна күрә ярдәм дә итмәгән, дип әйтергә тырышырлар. Белде, бик яхшы белде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бу хәлләр турында, әмма аны татар милләтчеләренең чит ил шпионы булулары турында органнар ышандырып куйган булып чыкты. Имеш, без Америка белән берлектә Россияне җимерергә телибез икән, имеш, Милли Мәҗлес тамырларын бөтен дөньяга җәелдергән куркыныч яшерен оешма икән! Күрдегезме, нәкъ 37нче еллардагы кебек – кешесе булса, статьясы табылыр! Югыйсә без бит шушы хәвефле елларда үз милләтебезне, телебезне, динебезне саклап калырга дип утка кергән, югалган дәүләтчелегебезне торгызырга дип көрәш мәйданына ыргылган соңгы татар милләтчеләре идек бит...
Фэузия Бэйрэмова,
Татар халкынын Милли Мэжлес рэисе. 2009 ел, 21 июнь.
2009 ел, 21 июнь.

IDEL URAL

Искэндэр Гыйлэжевка жавап



Искэндэр эфэнде, язмаларыгызда гел минем исем «кире» яктан искэ алынганга курэ, мин дэ кайбер сорауларыгызга жавап биреп утим эле.

Эйе, хич шик юк, хэзергэ сез «Идел-Урал» легионы буенча татарлар арасында ин куп эшлэгэн хэм материал туплаган кеше. Эмма сезнен бу эшчэнлегегез иске идеялэрне раслау очен сарыф ителэ, ягъни, материал яна, э фикер – иске, советчыл, органнар кунеленэ муафыйкъ килерлек. Сез бу легионер татар ирлэрен китабыгызнын башында ук «коллаборационистлар» дип атыйсыз, ягъни, дошман белэн хезмэттэшлек итучелэр. Э дошман белэн хезмэттэшлек итучелэр, топтэнрэк карасан, шушы Россиядэ яшэуче татарлар бит, алар узлэренен дэулэтлэрен юк иткэн миллэт хэм дэулэткэ хезмэт итэлэр! Мин Икенче донья сугышы вакытында Германия ягында сугышкан легионер татарларны «дошман белэн хезмэттэшлек итучелэр» дип бэялэмим, э форсаттан файдаланып, миллэтебезне азатлыкка алып чыгарга тырышучылар, дип атыйм.

Сез мине хаман «Гариф Солтан сузлэренэ генэ ышанып яза» дип тэнкыйтьлисез, э ни очен мин анна ышанмаска тиеш? Ул шушы вакыйгаларнын эчендэ кайнаган кеше, зур галим-хокукчы, милли сэясэтче, гомер иткэн акыл иясе – ни очен мин ана ышанмаска тиеш? Аннан, Гариф абый узен тарих алдында бизэп курсэтугэ хич мохтаж тугел, эгэр ул андый вак кеше булса, «азатлык»та эшлэгэндэ ук шушы юнэлештэ булыр иде, э ул бары тик миллэт очен эшлэде!

Мин «Идел-Урал» легионы турында язганда, башка чыганакларга да таянам, сез моны яхшы белэсез. Эле 1990 елнын маенда ук мин Мюнхен шэхэрендэ булып, ул вакытта исэн булган легионерларнын кайберлэрен куреп, шактый материал алып кайткан идем. Эмма мин аларны доньяга чыгармадым, чонки миллэт эле мона эзер тугел идее. Хэзер дэ эзер тугел, шуна курэ мин Жэлил турында язмыйм. Миндэ буген дэ Энвэр Галим, Шихап Нигъмэти хэм башкаларнын бух акта язганнары бар, алар уз вакытларын котэ.

Сез мине Грайфсвальд корылтае турында рус телендэ бары тик интернета гына донья кургэн мэкалэм очен «Звезда Поволжья» газетасында саннан-санга кучэ-кучэ, бии-бии тападыгыз, минем бу язмам ул газетада басылып чыкмаган идее бит, нигэ анда таладыгыз? Сез узегезне Татарстан КГБсы белэн бу темада яхшы эшлэвегезне язган идегез, алар куштымы мине «Звезда Поволжья» газетасында шулай тетэргэ? Галимнэр арасында мондый хэл ин зур эдэпсезлек дип санала, чонки хэркемнен уз фикере бар хэм ул ревизия ясауга мохтаж тугел. Мин дэ сезнен «Легион «Идел-Урал» китабыгызда бик куп ялгышлар таптым , эмма аны халыкка чыгарып селкуне кирэк тапмадым, бигрэк тэ – урыслар алдында. Миндэ, нигездэ, русчага тэржемэ сэбэпле , хэреф хаталары кубрэк булса, сездэ МЭГЪНЭ хаталары тулып ята, тарихи тогэлсезлеклэр дэ бар. Эйтик, сез Зэки Вэлидине Икенче донья сугышы вакытында Германиядэ булмаган, дип язасыз, э ул 1942-1943 елларда анда булган, бух акта мэгълумат алу очен торекчэ китапларны ачып карау да житэ иде. Китабыгызда шулай ук Эхмэт Тимер, Шэфи Алмаз, фон Менде турында да тогэлсезлеклэр бар. Э «Тукай маршы»нын авторы дип Захид Хабибуллины курсэтуегез, гомумэн, зур наданлык, чонки соныннан «Идел-Урал» легионынын маршы булып киткэн «Тукай маршы»нын авторы – Захидулла Яруллин, ул легендар Фэрит Яруллин хэм Мирсэет Ярулиннарнын этисе!

Сез хаман «Гитлер татарларга дэулэт бирми иде» дип тэкърарлыйсыз, э сез аны кайдан белэсез, нэрсэ, Гитлер шулай дип язып калдырганмыни? Аннан, Германия бит эле ул Гитлер гына дигэн суз тугел! Алманнарнын татарларга мостэкыйль дэулэт биру идеясе Беренче донья сугышы вакытында ук була, сонгы сугышта ул устерелэ генэ. Татарларны Кончыгыш фронтка сугышырга жибэрмэулэренен топ сэбэбе мифик яшерен оешмалар тугел, э татарларга карата хэерхак булган алман генераллары хэм фон Менде кебек галимнэре була! Эгэр алманнар татарларга ышанмаган булсалар, бер батальон урыс ягына чыгуга /эле чыкканмы-юкмы?/ яки жэлилчелэр эшеннэн сон ботен татар легионын концлагерьларга озаткан булырлар иде. Алманнар татарларга ышанычлы СОЮЗНИКЛАР итеп караганнар, нигэ сез бу нэрсэдэн куркасыз хэм ояласыз хэм гел акланасыз? Грайфсвальд корылтаенда да атна буе суз бары тик ТАТАРНЫН БЭЙСЕЗ ДЭУЛЭТЕН тозу турында барган, сез аны бик яхшы белэсез бит!

Сез Гариф абый турында «бэхетсез кеше» дип ялгыш уйлыйсыз, ул бэхетсез тугел! Э менэ монда кол патриотизмы белэн тэмам агуланып, узенен беткэнен дэ белмичэ калган татарлар чын бэхетсезлэр! Гариф абый гомер буе халкын империя коллыгыннан азат иту очен корэшкэн, кулыннан килгэннен барысын да эшлэгэн, анын бу мэсьэлэдэ Аллах алдында да, миллэт алдында да йозе ак! Сез аны миллэт барыбер танымады, дисез, э миллэт буген кемне таный сон? Хэтта Гаяз Исхакый да 90нчы елларга хэтле «халык дошманы», «сатлыкжан» булып йорде, ул вакытта миллэт кайда иде? Халык тану очен куп вакыт «остэн кушканны» котэ, э Гариф абыйны остэн танырга кушмыйлар.

Сезнен «Муса Жэлилнен батырлыгы очен татар халкын соргенгэ сормэгэннэр» дигэн фикерегез дэ тамырдан ялгыш, чонки миллэтлэрне соргенгэ соргэн чакта Жэлил эле узе дэ «сатлыкжан» булып исэплэнэ иде.

Алай да, Искэндэр эфэнде, сез бер нэрсэдэ хаклы – сез монстр тугел, сез – татар зыялысы, эмма татар легионерлары темасына читтэн берэу башка фикер белэн килеп керсэ, анын остенэ сезне остерэлэр. Сез бит заманында Пугачев яуларын ойрэнгэн галим, сезнен кандидатлык темагыз да, ялгышмасам, 18 гасырдагы крестьян чуалышлары темасы иде. Эмма сез анда да халкыбызнын кахарман улы Батыршанын батырлыгын тубэнэйтеп язарга жай тапкан идегез, чонки империя очен Батырша – явызлык символы иде… Сез алар артыннан бармагыз, Искэндэр эфэнде, хаклык артыннан барыгыз, бары тик милли мэнфэгатьлэрдэн чыгып эш итегез, шул чагында сез дэ халыкнын соеклесенэ эйлэнерсез, иншаллах!



Фэузия Бэйрэмова,

Татар халкынын Милли Мэжлес рэисе.



2009 ел, 24 июнь.