ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

пятница, 9 октября 2009 г.

Анкарада Хәтер көне узды

Анкарада Хәтер көне узды

08.10.2009 13:03

3 октябрь көнне Төркиянең башкаласы Анкара шәһәрендә Казан алынуның 457 еллыгы уңаеннан, “Сөембикә һәм Казан шәһитләре” дип аталган Хәтер көне булып үтте, аны “Төрек учаклары” оешмасы һәм татар халкының Төркиядәге Милли Мәҗлес вәкилләре берлектә уздырдылар. Хәтер көненә Төркиядә яшәүче татарлар, төрек милләтчеләре һәм сәясәтчеләре, галимнәр һәм студентлар, иҗтимагый оешма вәкилләре, тарихчылар һәм язучылар, күп санлы журналистлар килгән иде. Бу милли җыенда Анкарадан гына түгел, татарлар күпләп яшәгән Искешәһәрдән дә милләттәшләребез катнашты, “Казан татарлары” берлеге җитәкчесе Абдулвахит Ирдән һәм аның сәркәтибе Яшәр Аймәргән, Кыпрыс төрек культура оешмасы җитәкчесе Әхмәт Гоксан, төрекчә яратучылар берлеге җитәкчесе Мостафа Гурбуз, Төркия җөмһүрияте сәүдә министрлыгыннан Нәҗметдин Тәтик, Гази университеты профессоры, “Сөембикә” романы авторы Хикмәт Доган, тарихчы Ләлә Каплан җыенның кадерле кунаклары булдылар.


Хәтер көне Казан өчен шәһит киткән милләттәшләребезне искә алу белән башланып китте, аннан “Сөембикә” җыры башкарылды. Җыелышны “Төрек учаклары” җитәкчесе Нури Гүргүр ачып җибәрде, ул Казан татарларының ничә гасырлар буе Россия басымына каршы көрәшүләрен, азатлык юлында күп корбаннар бирүен бу көрәшнең бүген дә дәвам итүен сөйләде. Хәтер көнен оештыру комитеты җитәкчесе, Милли Мәҗлеснең Төркиядәге вәкиле, тарихчы-әдәбиятчы Роза Корбан татар халкының тарихы һәм бүгенге хәле турында сөйләде, Россия мәктәпләрендә ана телендә укытуның закон белән тыелуы, христиан диненең дәүләт ярдәмендә мәктәпләргә үтеп керүе турында аңлатты, татарларны мәҗбүри урыслаштырудан һәм христианлаштырудан коткару өчен дөнья халыкларының ярдәме кирәк булачагын әйтте. Татар халкының аксакалы Гали Акышның сәламнәрен исә милләттәшебез Сәгыйть Хәйри халыкка җиткерде.

Алга таба Хәтер көне тарихчы-галимнәрнең фәнни чыгышлары белән дәвам итте. “Төрек учаклары” оешмасы рәисе урынбасары профессор Орхан Кавунчы төрек дөньясы өчен уртак тарих язу кирәклеге турында дәлилле доклад ясады, тарихчы-галим Иклил Корбан Казан ханлыгы тарихы турында язган Һади Атласи, Газиз Гобәйдуллин, Михаил Худяков, Нурулла Гариф, Равил Фәхретдиновлар хезмәтләренә җентекле анализ ясады, алда саналган өч тарихчының Сталин чоры корбаннары булуын ассызыклады, бүгенге татар тарихчылары өстеннән дә суд эшләре ачылганлыгын әйтте. Галим Бүләнт Аксуй исә үзенең чыгышында Россиядә милләтләр политикасына тукталды, татарларның демократик юл белән үз хокуклары өчен көрәшүләрен, чеченнарның кулга корал тотып сугышуларын әйтте. Хәтер көнен оештыручылар соңыннан күп төрле сорауларга җавап бирделәр. Бу вакыйга Төркия матбугатында, интернетта киң яктыртылды.

Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге

Комментариев нет: