ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСТИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ
Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

НДП ВАТАН tatar halyk firkasy. Rahim itegez!


ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ РФ ПУТИНУ О ПРЕДОСТАВЛЕНИИ ЯЗЫКАМ КОРЕННЫХ НАРОДОВ РФ СТАТУСА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ЯЗЫКОВ РФ https://irekle-syuz.blogspot.com/2015/05/blog-post_72.html

ХОРМЭТЛЕ МИЛЛЭТТЭШЛЭР ПОДДЕРЖИМ СВОЕГО ТАТАРСКОГО ПРОИЗВОДИТЕЛЯ! ПЕРЕЧЕНЬ ТАТАРСКИХ ФИРМ. СПИСОК ОТКРЫТ!

l

УЯН ТАТАР! УЯН! стихотворение

http://irekle-syuz.blogspot.ru/2015/07/blog-post_79.html

зеркало сайта https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

Азатлык Радиосы

четверг, 29 ноября 2007 г.

Репортаж с митинга Другой России 24 ноября 2007г. проспект Сахарова г.Москва ( на татарском языке)

Андрей Сахаров простпектан репортаж.
(Мәскәү).
“Бердәм Рәсәй”, В.В. Путинны милли лидер дип иглан иткәч, чыгарга булдык аңа каршы көчләр оештырган митингка (чөнки аңлашылмый, нәрсә ул Милли Лидер, безләр өчен зарарлы булмасмы?): “Бүтән Рәсәй”(Другая Россия), “НБП”, “СПС”, яшләр хәрәкәте “Без” (Мы), 24.11.2007 ел. Ошбу хәрәкәтләрне яратып бетермәсәмдә, бүтән көч булмаганга мондый омтылышка каршы, чыгарга булдык алар белән. Башка вариант булмагач, чыгасың инде, чынлапта нәрсә ул Рәсәй өчен милли лидер? җитмәсә Казан кунагы да[1] сорады. Путин Ленин шикеллеме, әллә Сталин шикелле булмакчымы? Тегеләр артында бар иде коммунизм идеологиясе, ә Путин ниди идеологиягә таяна? Билгесез. Чөнки “Көчле Рәсәй” , дигән шигарь, идеология булалмый, ул вакытта нинди “Милли Лидер” күп милләтле дәүләттә булырга мөмкин?
Кызык, беләме икән М. Шәймиев, нинди лидерлык турында сүз баруын? Шушы көннәрдә генә Барвихада Путин кабул иткән иде “Бердәм Рәсәй” фирка җитәкчеләрен, Шәймиевта җитәкчеләрнең бересе. Дөрес, Барвихада сүз бирмәделәр Шәймиевка (әллә сорамаган инде), Путин үзе сөйләде, Лужков, олимпия чемпионы Хорькина, шуның белән булды, башкасын күрсәтмәделәр. Димәк, Татарстанның да, татарларның да абруйлары түбән, шуңа күрә сүздә биреп тормыйлар. Шулай тыйнак кына утыра бирсәк, бүтән шундый урыннарга чакырмый да башларлар. Барвихада Путинның лидерлыгы турында сүз булмагандыр, чөнки андый фикерләр ябык ишекләр артында дөньяга киләләр, мәҗелес яңа фикерне иглан итү урыны гына, киң даирәләргә җәелдерү мәйданы.
Билгеләнгән митинг урыны, әйтелгән “Чистопруд” метросыннан шактый еракта булып чыкты, Садовое кольцоны чыгып, Ленинград кунакханәсенә якынрак җирдә. Милиция, ОМОН күпләп тирә-як урамнарда тулганнар. Метал тикшерү пунктлары алдында күпләп халык җыелган, чират... Узарга комачаулауйчылар да юк түгел шикелле күренде, халыкта күп, гади киемнәрдәге органнар хезмәткәрләре, митингка килүчеләр булып кыланып, юри узарга комачаулап, тоткарлап маташтылар, кирәгеннән артык чиратны озайттылар. Һәр хәлдә миңа шулай күренде. Лев Пономарев әйтүенчә мәйданда кеше 5 меңнән артык, халык чынлап-та күп иде, соңгыдан “кичке хәбәрләрдә” әйтеләр 1 мең кеше булган дип. Шулай, чынын әйтү хөкүмәт файдасына түгел.
Шушы тикшерү капкасын үткәч күтәрдек байракны, шундук берничә кеше кызыксына башлады, нинди бу байрак? Кайдан? кайсы оешмадан?, дип. Кызыксынучы финн җурналисты булып чыкты, “Ә татарлар? Татарстаннанмы”?, ди. Юк, без биредәге татарлар дигәч, сораулары бетә, аларга кызык түгел Мәскәү татарлары. Кызыксыналар нинди карашта татарстанлылар, анда республика, татарларның дәүләтчелеге бар. Ә биредә татар кем ул, нәрсәгә катнаша? “Татарлар Финләндиәдә дә бар”, ди фин җурналисткасы исе китмичә. Шулай, татардан берни тормагач Мәскәүдә, аларның барлыгыннан-юклыгыннан ни нәрсә үзгәрә?
Митингка килгәннәр кулларына тотканнар төрле-төрле плакатлар, барысында да Путинга каршы сүзләр язылган, әләмнәр күп, төрле оешмаларныкы, төсләре дә шактый чуар; ак, зәңгәр, кара әләм өстендә урак белән чүкеч, һ.б., шулар арасында безнең “Ватан” байрагы, безгә килеп кушылдылар тагы икәү, ике Татарстан байрагын тотып.
Митингта бик батыр чыгышлар булды, барда Путинга каршы, “Рәсәй Путинсыз!”, дип кычкырып сүзләрен тәмамлыйлар, җыелган халыкта аларга кушылып кычкыра: “Рәсәй Путинсыз! Рәсәй Путинсыз! Сөйләүчеләр: кеше хокукларын яклаучы, Л. Пономарев, депутат Госдумы В. Рыҗков, шахмат буенча бөтендонья чемпионы, Гарри Каспаров, М. Ходорковскийның ярдәмчесе (фамилиясе хәтердә калмаган) хәрби кеше, депутатлыкка кандидат Мария Гайдар, яшь Лимоновчы (фамилиясе билгесез), бер сакаллы яһүди алып барды митингны. Трибунада күрдем М. Шнейдерны, 90-нчы елларда “Демроссия”ның актив әгзаларының бересе, халык арасында Юрий Чубайсны (А. Чубайсның туганы), тагы шунда танышлар шактый гына булдылар. Чыгышлар бик батыр, бик кискен яңгырадылар, хәйран калырлык усал сүзләр белән тулган иде чыгышлары.
Искә төште 1989-90 еллардагы чыгышлар, кайчан митинглар да Егор Гайдар, шул ук Лев Пономарев һәм башкаларның шундый батыр сүзләре, таләпләре. Менә бүген инде Е. Гайдарның кызы, Мария үсеп җиткән, нинди кискен таләпләр куя: “Путин отставкага кит! Минем сиңа бер генә сүзем, җинаятчегә әйткәнчә генә; Синең хакың бар адвокат чакырырга, бер телефоннан шалтыратырга, шуны да бел, синең һәр әйткән сүзең үзеңә каршы килеп чыгуы бар, дип”.
Аларның яшләре үскән, инде мәйданга чыгып, бердә куркмый шундый таләпләр куя, сүзләр сөйли. Мин чагыштырып карыйм безнең татар яшьләрен, гөмүмән алганда татарларны, яһүдиләр белән. Нинди зур аерма? Кайберәүләребез, үрнәк ал яһүдиләрдән, дип сөйләргә яраталар. Безнең татар шундый батыр чыгышлар ясый аламы? Кая? Мәйданда түгел, үз арада сөйләшергә дә куркабыз, чөнки берәр сәбәп табып җыелсак, бер-беребезгә сүз бирмибез куркудан. Ошанмыйбыз бер-беребезгә, якламыйбыз, тырышабыз андый кешедән, батыррак әйтелгән сүздән баш тартырга.
Митингтан кайтканда Тахир Садердинов гаҗәпләнә, “ничек сөйлиләр бердә курку юк үзләрендә”, ди. Үзләрен яклау ысулларын булдырганнар алар, шуңа күрә курыкмыйлар дим. Утыртмаячаклар үзләрен, төрмәдән коткарачу көчләре бар, утыртсалар, аларга төрмәдә дә җиңеллек оештыралар. Шундый инде, курку белмәс халык алар.
ХД “Ватан” фиркасы рәисе, М. Миначев.
25.11.2007 ел.
[1] Камил Зартдинов, Казанда М. Шаймиев белән очрашуны таләп итеп 15 тәүлек ачлык вахтасында торган, Шәймиев ялга китеп баргач, ачлыктан чыккан да Мәскәүгә килгән, Г. Каспаров оешмасы әгъзасы. “Мин 15 ел сәясәттә”, дип үзен таныштырды, Каспаров хәрәкәтенә таянып сәяси карьера ясамакчы.